Чишмабашская сельская библиотека - филиал № 42

“Театр яктылыкка , нурга илтә”.

Кәрим Тинчурин театрына экскурсия – мәшһүр театр киңлекләрен күрү, аның бай тарихында тирән эз калдырган шәхесләр – Кәрим Тинчурин, Салих Сәйдәшев, Гали Ильясов, Вера Минкина, Хәлил һәм Исламия Мәхмүтова һ.б. иҗаты һәм тормыш юллары белән танышу мөмкинлеге ул. Кәрим Тинчурин белән бәйле булган истәлекләр, иҗатына һәм гаиләсенә багышланган кызыклы фактлар белән танышып Кәрим Тинчурин театрында булып кайттым әле. Кәрим Тинчурин драматург, актер, режиссер, татар театрына нигез салучыларның берсе . Ул үзенчәлекле режиссер, артист, оста хикәяче, педагог буларак та билгеле. Ә 2022 елның 15 сентябрендә күренекле шәхеснең тууына 135 ел булды. К. Тинчурин иҗат иткән әсәрләр һаман да халык күңелендә яши, укыла, сәхнәдә уйнала. Талантлы драматург, олы гуманист, фәлсәфәче әдип әсәрләре безнең белән киләчәккә атлый.