Чишмабашская сельская библиотека - филиал № 42

“Алъяпкычымның бизәге әллә каян күренә”.

16 декабрь көнне Зур Кукмара мәдәният йортында , Ак калфак оешмасы тарафыннан оештырылган             “Алъяпкычымның бизәге әллә каян күренә”дип исемләнгән бәйгедә катнашып I дәрәҗә дипломга лаек булдым. Татарлардан рухи мирас белән бергә матди мәдәният өлкәсенә караган мирас та калган. Шундыйларның берсе - чиккән алъяпкыч . Бу халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрсәтә. Гасырлар буена халык бу эшкә үзенең кул көчен генә түгел, бәлки матурлыкка омтылышын, хыялын, эстетик зәвыгын да салган .