Чишмабашская сельская библиотека - филиал № 42

“Илһам чишмәсеннән ташып чыккан моң!”

21 октябрь көнне Чишмәбаш авылы китапханәсендә шагыйрә, телевизион һәм радиотапшырулар алып баручысы,Татарстанның   атказанган сәнгать эшлеклесе,Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты Шәмсия Җиһангирова белән “Илһам чишмәсеннән ташып чыккан моң” дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрелде . Шагыйрәне күрергә өлкәннәр, урта буын кешеләре, шулай ук яшьләр дә килгән иде. Кичәдә Шәмсия Җиһангированың шигырьләре , җырлары яңгырады. Кукмара районы мәдәният идарәсе җитәкчесе Нуриев Рамил Барый улы очрашуга килеп якты кичерешләр бүләк иткән өчен шагыйрәгә рәхмәт сүзләре җиткерде.