Чишмабашская сельская библиотека - филиал № 42

Тукай яши безнең күңелләрдә

26 апрель көнне Чишмәбаш китапханәсе һәм клубы белән берлектә башлангыч сыйныф укучылары белән "Тукай яши безнең күңелләрдә" дигән балалар иртәсе үткәрелде.Бәйрәмдә Г. Тукайның шигырьләреннән төзелгән монтаж куелды, җырлары, шигырьләре башкарылды,китапларына күзәтү ясалды, презентация карадык.Викторина сорауларына җаваплар бирелде,әкият рәсемнәре кисемтәләрен төзү һәм башка кызыклы уеннар уйнадык.