Чишмабашская сельская библиотека - филиал № 42

Кошлар- табигать дуслары

21 апрель көнне Чишмәбаш китапханәсендә "Кошлар- табигать дуслары" дигән темада экологик дәрес үткәрелде.Балаларны язучыларыбызның табигать турында язылган китаплары белән таныштырдым.Аннан соң "Кошлар- табигать дуслары" дигән сценарий нигезендә төрле уеннар уйнадык. Һәр сыйныфка сораулар бирелде, ә укучылар шул сорауларга җавап бирделәр.Бутап бирелгән хәрефләрдән кош исемнәре төзү,кошлар, табигать турында табышмаклар әйтешү, кем күбрәк кош исемнәре әйтә һәм башка шундый уеннар булды.Ярышлар бик кызыклы үтте.