Чишмабашская сельская библиотека - филиал № 42

“Китапның белмәгәне юк “.

Китапханәнең төп байлыгы китаплар булса, иң кадерлесе – андагы китапларны укырга яратучыларның күп булуы.Шуңа да китапханә киштә-киштә китаплары белән генә түгел, ә үзенең укучылары белән яши.Китап белем чишмәсе. Бу сүзләр безгә аңыбыз белән үк сеңәдер. Ә китапханә шушы чишмәнең башы бит. Бирегә безнең татар халкы гомер- гомергә белемен арттыру өчен дә, яңалык эзләп тә бик яратып йөри.    "Китапның белмәгәне юк" дип исемләнгән, махсус укучылар өчен проект кысаларында, Чишмәбаш авылының 3 сыйныф укучылары яңа китапханә белән танышырга килделәр.Без укучылар белән китапханәдә төзелгән күргәзмәләргә күзәтү ясадык.Максат:балаларда китапханәче хезмәтенә карата ихтирам, китапханәдә үз-үзеңне тота белү сыйфатлары тәрбияләү. Китапханә белән турыдан-туры таныштыру аша балаларда күзәтүчәнлек, игътибарлылык, эзлекле фикерләү сәләтен үстерү.Балаларга китапханәче һөнәренең мөһимлеген аңлату.