Чишмабашская сельская библиотека - филиал № 42

“Дини тәрбия яхшылык чыганагы”.

8 май көнне Кара -Елга авылы мәчетендә балалалар белән "Дини тәрбия яхшылык чыганагы" дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрелде.Аннан соң Зәрә боткасы пешереп , кайнар чәйләрдән авыз иттек.

Зәрә боткасы — татар халкының милли бәйрәме.Язгы сабан чоры алдыннан кешеләрне үзара якынайта, хезмәткә дәрт, бердәмлек уята торган татар халык йоласы. Элек сабанга чыгар алдыннан тау башында учак ягып “ зәрә боткасы” пешергәннәр. Бала – чага билгеләнгән бер көнне өйдән - өйгә йөреп ярма, сөт, йомырка, май җыеп йөргәннәр .