Чишмабашская сельская библиотека - филиал № 42

"Шифалы үләннәр"

24 июнь көнне Чишмәбаш авылы китапханәсенә,”Тылсымлы куллар” түгәрәгенә йөрүче кызлар белән урманга иванчай һәм клевер чәчәге җыярга бардык.Иванчәйнең татарчасы КЫРЛЫГАН була. Кырлыган  – искиткеч файдалы үлән. Ул кан басымын көйләргә булыша, баш авыртуларын баса, кан әйләнешен активлаштыра, канның составын яхшырта. Шулай ук бу үлән иммунитетны көчәйтүгә сәләтле. Шуңа күрә кырлыган үләне янына кипкән җиләкләр, башка дару үләннәре дә өстәсәң, файдасы тагын да күбрәк булачак.

Ә инде клеверның татарчасы ТУКРАНБАШ. Әле тукранбашның (клевер) яланнарыбызны тутырып, шаулап чәчәк аткан чоры.Бу чәчәкне җыеп калырга ашыгыгыз, дуслар. Ул бик тә файдалы үлән.Мәсәлән, колаклар һәм баш шаулаганда тукранбаш чәчәге төнәтмәсе эчәргә кирәк. Моның өчен чәй пешергән кечкенә чәйнеккә берничә данә чәчәкне салып, һәркөнне чәй белән кушып пешерергә кирәк.