Чишмабашская сельская библиотека - филиал № 42

"Нарат күркәсеннән кайнатма"

26 май көнне Тылсымлы куллар оешмасының өйгә бирелгән эш нәтиҗәләре белән сезне дә таныштырып китәм..Бергәләп җыйган нарат күркәсеннән кайнатма рецепты.

Башта җыйган күркәләрнең төпләрен чистартып 12 сәгатькә салкын суга салып куябыз.Аннан соң 2 литр суга 3 кг шикәр комы салып сироп ясыйбыз.Сироп кайнап чыккач 1 кг нарат күркәсен салып , кайнап чыккач талгын гына утта 3-4 сәгать пешерәбез. Банкаларга суынгач тутырабыз.