Чишмабашская сельская библиотека - филиал № 42

"Әниемнең алтын куллары"

  Безнең әниләр – иң уңганнары, иң булганнары. Әниләргә бирелгән сәләтнең иге-чиге юк: кием тегү, сөлге чигү, оекбаш-бияләй бәйләү, гөлләр үстерү, милли ризыклар әзерләү һәм башка һөнәрләр. Кыскасы, әни кешенең кулы белмәгән эш юк!Һәр кешегә үз әнисе – иң матуры , иң уңганы.Аның куллары да мамыктай йомшак ,күңеле дә кар бөртегедәй ап-ак ,күзләре дә ярату һәм наз белән тулы.Шундый булуы өстенә минем әнием кул эшләре остасы да.Аның чиккән әйберләре күңелләрне бизи ,матурлык орлыклары сала.Мин дә сезне үземнең әниемнең алтын куллары белән чигелгән кул эшләре күргәзмәсе белән таныштырып китәм.Алтын куллы әниемә сәламәтлек,бәрәкәтле озын гомер телим.Саф күңеле ,нурлы йөзе белән бар дөньяны балкытып ,озак гомер итсә иде Әниебез!