Чишмабашская сельская библиотека - филиал № 42

"Музей - хәтер почмагы"

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Чишмәбаш авылы китапханәсенә үземнең шәхси музеемның бер өлешен күргәзмә итеп урнаштырдым.Музей - кешелек дөньясы, халык, милләт хәтере генә түгел. Алар - килгән кешеләрне тәрбияләү, аларга  педагогик тәэсир итү чарасы да.  Музей – тәрбия учагы. Халыкның, яшь буынның рухи байлыгын саклауда музейларның әһәмияте бик зур. Алар, матди һәм рухи мирасыбыз булу белән беррәттән, укыту–тәрбия эшендә дә зур ярдәм итә. Мәдәниятебезне өйрәнү бүгенге көндә аеруча зур әһәмияткә ия, чөнки заманча шартларда гореф-гадәтләребез юкка чыгып бара. Ә борынгыдан килгән традицияләребезне саклап калу, өйрәнү фәнни яктан гына түгел, гамәли яктан, халкыбызны эстетик тәрбияләү җәһәтеннән дә мөһим санала.Китапханәгә килгән кешеләрнең музей экспонатларын караган мизгелләренең бер өлеше.