"Мәдәният укучылар өчен"
11 февраль Чишмәбаш авылы китапханәсендә “Мәдәният укучылар өчен” дигән проект кысаларында 5-7 сыйныф укучылары белән тарихи сәгать үткәрелде. “Тарихы барның киләчәге бар» ди халык. Туган як тарихын, төрле чорларда яшәгән кешеләр тормышын өйрәнү юлы белән патриотик, рухи-әхлакый тәрбия бирү хәзерге заманда зур әһәмияткә ия.