Чишмабашская сельская библиотека - филиал № 42

Җәлил хәзрәт вәгазьләре.

16 январь Кара  - Елга авылы мәчетендә ,Татарстанның баш казые Фазлыев Җәлил хәзрәт белән  “ Әхлак һәм күңел” дигән әңгәмә үтте. Фазлыев Җәлил Васыйл улы — татар дин эшлеклесе, авыл хуҗалыгы белгече, икътисадчы һәм хаҗи-әкбәр. Татарстан республикасының баш казые.Безгә Җәлил хәзрәт әхлак, дин, кеше күңеле,гаилә членнарының бер-берсенә булган мөнәсәбәте турында бик күп вәгазь сөйләде.Үзенең тирән гыйлеме, ихласлыгы, инандыру сәләте, ару-талуны белмәс эшчәнлеге белән Русия ислам җәмәгатьчелегендә иң абруйлы шәхесләрнең берсенә әверелде.