Чишмабашская сельская библиотека - филиал № 42

"Тау шуу күңелле"

  8 январь Чишмәбаш авылы китапханәсе балалар белән күмәк тау шуарга бардык.Тау шуу күңелле , ләкин кагыйдәләрне дә онытмаска кирәк.

                      Җанлы тауда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре:

1.Карлы һәм бозлы тауга бары тик баскычлар ясалган урыннан гына менәргә рөхсәт ителә. Башкалар шуып төшкән җирдән менү кискен тыела!
2.  Алдан төшкән кеше торып читкә киткәнче таудан шуып төшәргә ярамый.
3. Шуып төшкәч, тауда тоткарланмаска,  тизрәк шуышып читкә китәргә кирәк
4. Бозлы юлны аркылы кисеп үтәргә ярамый
5. Аякта басып яки чүгәләп шуу җәрәхәтләнүгә китерергә мөмкин. Болай шуарга ярамый
6. Аркаң белән борылып яки корсагыңа ятып шумаска киңәш ителә
7. Әгәр дә ниндидер киртәгә яки кешегә бәрелүдән качып булмый икән,  янга борылып бозлы урыннан читкәрәк китәргә тырышырга кирәк.
8. Боз өслеге тигез түгел икән, бу таудан шумаска киңәш ителә
9. Кем дә булса җәрәхәтләнгән очракта, аңа тиз арада беренче ярдәм күрсәтелергә, 01 телефоны буенча шалтыратып бу турыда хәбәр салырга кирәк
10. Өшү билгеләре була калса, яки үзеңне начар хис итсәң, таудан шууны шунда ук туктатырга кирәк.