Чишмабашская сельская библиотека - филиал № 42

"Калфак чигәм бүләккә"

  Тема: Татар хатын-кызларының баш киеме. Калфак эшләү.

Максат : - милли традицияләребез нигезендә ятучы кыйммәтле , милли , әхлаклы сыйфатларны саклау ;

-татар хатын-кызларының милли баш киеме – калфак турында мәгълүмат бирү;

- милли мәдәниятыбызга ихтирам һәм мәхәббәт хисе тәрбияләү.

     “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы төрле төбәкләрдә яшәүче уңган, оста куллы гүзәл затларыбыз арасында милли бизәкле сөлге чигү буенча конкурс игълан иткән иде.Без дә кызым белән шул конкурска катнаштык. Хәзерге буын балаларына чигү , тегү,күнекмәләрен үзләштерү максатыннан оештырылган бу конкурста без татар халкының милли баш киеме калфак эшләү серләренә өйрәндек.

    КАЛФАК хатын – кызларның бик яраткан баш киеме булган. Кичләр утырып кызлар серләшә – серләшә матур бизәкләр төшергәннәр. Шушы матур калфакларны алар бәйрәмнәргә, кунакларга барганда киеп барганнар. Билгеле затлы костюмнаргада бик килешкән бит ул. Шул ук вакытта йола ягыннан карасак йола белән дә бәйле бит ул : татар кызлары беркайчан да чәчләрен күрсәтеп йөрмәгәннәр, һәрвакыт шушы калфакта булганнар.