Чишмабашская сельская библиотека - филиал № 42

"Әфганстан йөрәк ярам"

 9 декабрьдә  илебездә  Ватан геройлары көне билгеләп үтелә.Шул уңайдан Чишмәбаш авылы  китапханәсендә “Әфганстан – йөрәк ярам “дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды .Күргәзмәгә куелган китапларда гади генә булган кешеләрнең тормышы,батырлыклары ,авыр сугыш елларында кичергән авырлыкларны җиңү өчен  күп хезмәт куйганнары язылган . Без барыбыз да герой була алмыйбыз ,ләкин геройлар турында китапларны уку ,танышу , безне көчле рухлы ,батыр һәм куркусыз, туган илебезне яратырга өйрәтә.

Әфган егетләре... Аларны тикмәгә генә шулай атамыйлар. Чөнки алар туган илгә кайткач та әфган егетләре булып калдылар. Алар ут-суны кичеп, язмышларына төшкән авырлыкларны, сынауларны бергә җиңеп чыгып, биредә дә бер-берсе белән элемтәне өзмиләр. Тормыш дәвам итә. Әфганчылар завод-фабрикаларда, туган авылларында эшлиләр, өйләнеп балалар үстерәләр. Безнең авылдан да лачындай егетләргә Әфган җиренә, корал тотып утка керергә, Ватан алдындагы патриотик бурычларын намус белән үтәп, иксез-чиксез океаннарны, күкләрне гизәргә туры килә.

     Менә алар авылдашларыбыз : Каюмов Азат Габдулла улы һәм Әхмәтҗанов Рафил Вәкил улы. Алар безнең бүген китапханәбезнең кунаклары.Әфганчы егетләребез белән түгәрәк өстәл артында әңгәмә коруыбызга без бик шат.Чөнки алар балалар биргән сорауларга бик теләп җавап бирделәр,үзләренең күргәннәрен сөйләделәр. Бүгенге очрашуга килгәннәре өчен аларга зур рәхмәтебезне җиткербез. Аларга алдагы көндә саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаилә бәхете, эшләрендә зур уңышларга ирешүләрен телибез.