"Хуш киләсең, Сөмбелә-Көз кызы"
21 сентябрь көнне китапханәдә, 1-2 сыйныф укучылары белән “Хуш киләсең, Сөмбелә-Көз кызы” бәйрәме үткәрелде. Балалар татар халкының милли йолаларының берсе-уңыш бәйрәме белән таныштылар. Сөмбелә сүзенең нәрсә аңлатканын әйтеп кителде. Укучылар көз турында шигырьләр сөйләделәр, табышмакларга җавап таптылар, кроссворд чиштеләр. Балаларга яшелчә, җиләк-җимешләрнең файдалы икәнлеге турында сөйләп кителде. Шулай ук “Җиләк-җимешне тәменнән белү”, “Кайсы сүз артык?”, “Бер сүз белән әйт” уеннары уйнатылды.