Трышская сельская библиотека - филиал № 37

“Укытучым –канат куючым”

Трыш авылы китапханәсендә 5 октябрь көнне укытучылар бәйрәме  “Укытучым –канат куючым” исем астында үтте. Кичәгә башлангыч сыйныф укытучыларын кунакка чакырдым. 1-4 сыйныф укучылары белән укытучыларга котлау сүзләрен җиткердек. Укытучылар  белән ромашка уенын уйнадык, сорауларга җавап бирделәр. Бәйрәм җыр, шигырь белән үрелеп барылды.Укытучыларга истәлекле бүләкләр тапшырдым. Кичә сәгать 13:00 башланды.