Сардекбашская сельская библиотека - филиал № 33

Экояз

Экояз марафоны тәмам.8 атна дәвамында барган марафон үз эченә күп кенә яхшы гамәлләрне сыйдырды. Әлеге атна "Чиста су" атналыгы булды. Максаты тирә- юнебездәге сулыкларның,эчә торган чишмәләребезнең чисталыгын булдыру иде.
Чишмәләр яны чиста булу белән матур да булса,аның суын эчәргә рәхәтрәк кебек. Шул максаттан, Уразай балалары белән чишмә янын тәртипкә китердек. Марафон истәлеге булсын,чүп үләннәренә дә каршы торсын дип матур агачлар да утыртып куйдык. Үсеп китеп,чишмәгә чакырып торсыннар!
#эковесна
#экояз
#сардекбашскаясельскаябиблиотека
#чистаявода