Сардекбашская сельская библиотека - филиал № 33

Ленинград блокадасын тар-мар иткән көн

27 нче январь,Ленинград блокадасын тар-мар иткән көн уңаеннан, Сәрдекбаш авылы "Ләйсән" балалар бакчасы китап укучылары өчен "Ленинград блокадасы" турында презентация күрсәтелде.Презентация барышында балаларга аңлаешлы итеп сугыш авырлыклары,шулай ук Ленинград блокадасы вакытында өстенлек иткән ачлык турында аеруча басым ясап сөйләнелде.Балаларга ипинең кадере турында,аннан башка яшәп булмаганлыгы аңлатылды.Соңыннан сугыш темасына багышланган буяр өчен рәсемнәр таратылды,алар буенча рәсем конкурсы игълан ителде.