Сардекбашская сельская библиотека - филиал № 33

"Коймаклар пешерәбез!"

Сәрдекбаш авыл китапханәсе балалар бакчасында рус халкының язгы бәйрәме "Май чабу" ("Масленица") уңаеннан "Коймаклар пешерәбез!" дип аталган  күңелле эстафета уены уздырды. Балаларга әлеге бәйрәмнең символлары һәм нинди бәйрәм икәнлеге әйтеп кителде.Уен барышында кызлар коймаклар пешерде, ә малайлар кирәкле продуктларны тиз генә ташып тордылар.