Сардекбашская сельская библиотека - филиал № 33

"Авылыбыз уңганнары"

Сәрдекбаш авыл җирлегенә кергән 7 авылда тырыш,уңган, һөнәрле кешеләр яши. Күргәзмә соклангыч кул эшләреннән, тәмле ризыклардан мул иде. Ә бит әле монда аның бер өлеше генә сыйган. Әле күпме һөнәр иясенең хезмәте әлеге күргәзмәгә килеп җитмәгән. Алар бик күп һәм алар барысы да матур да, кирәкле дә әйберләр!
Эшләгән эшне четердәтеп күрсәтә белү кыюлыгы җитеп җитми безнең якларга,тыйнаклык өстенлек ала да тора. Ә бит күрсәтерлек һөнәрләр бар,аларны район җитәкчелеге дә искәртеп китте. Сәүдә челтәрләренә кыюрак булып чыгарга өйрәнергә өндәде алар! Рәхмәт барыгызга, безне тыңлап күргәзмәгә биргән һәр эшегез өчен авылдашлар! Эшләгән кул эшләрегез,әзерләгән продукцияләрегез тик җыелып ятмыйча үз хуҗаларын табып торсын дип теләп калабыз!

фотолар монда:

 https://vk.com/wall71420737_2315 

#сардекбашскоесельскоепоселение
#кукморновости