Сардекбашская сельская библиотека - филиал № 33

Равилә Шәйдуллина-Мурат Үксезләр (1)

– Кызым, уян әле, саташасың, ахры. Бисмиллаңны әйтеп әйләнеп ят!

Айзадә, уянып китеп, күзләрен ачты. Каршында әбисе басып тора иде.

– Төш күрәсең, ахры, кызым, җылыйсыңмы шунда, – дип, әбисе Айзадәнең башыннан сыйпады, өшкергәндәй итте.

Кыз, авырлык белән генә уянып җитеп, кичәге хәлләрне исенә төшерде:

...Кичә әнисен җирләгәнгә бер ел тулды. Туган-тумачаларны, күрше-күләнне чакырып, Коръән укыттылар. Андый көнне бала-чагага да эш җитәр­лек була. Арыган иде Айзадә. Әмма барыннан да бигрәк аның җанын сагыш – әнисен өзелеп сагыну хисе телгәләде. Бигрәкләр дә әйбәт, җылы, ягымлы иде шул әнисе. Ашка килгән әбиләр дә ничек яратып, хөрмәт итеп искә алдылар үзен.

Әбисе уятканда, Айзадә, чыннан да, төш күрә иде.

Җәй көне, имеш. Кыз бер кош артыннан йөгерә. Ул кош шундый матур. Андый матурлык әкиятләрдә генә була торгандыр. Айзадәнең андый гүзәллекне моңарчы бер дә күргәне юк иде әле. Айзадә, инде тотам, дигәндә генә, кошчык буй җитмәс биеклеккә күтәрелә. Менә ул тасма кебек сузылган тимер юлга борыла. Ә ул юлдан ажгырып поезд килә. Кошчык, аны-моны аңышмыйча, бар дөньяны дуылдатып, зур тизлек белән якынлашып килгән поезд каршына оча. Айзадә дә туктый алмый, ул инде поездның җилен дә тоя. «Кошчыгым бәрелеп харап була инде», – дип уйлый кыз. Шулчак каяндыр әнисе килеп чыга. Ул, кулындагы аклы яулыгын күтәреп, поезд каршына баса. Поезд шып туктый. «Кара, ажгырып килгән поезд шулай тиз туктый ала микәнни?» – дип уйлый Айзадә, үзе, кошчык турында да онытып, ашкынып, кулларын җәеп, әнисе каршына йөгерә. Кыз аны өзелеп сагына бит, әнисеннән башка бик авыр Айзадәгә. Ул килеп сарылам дигәндә генә, әнисе һавада эри дә, юкка чыга. Ә Айзадә белән җилпенеп уйнаган матур кош, поезд түбәсен очып әйләнә дә әнисе тавышы белән: «Хуш, балам, сабыр бул!» – дип, урманга таба очып китә. Кыз тыела алмыйча үксеп елап җибәрә...

Уянып киткәндә, мендәре юеш иде кызның. «Әнием башка беркайчан да кайтмаячак» дигән уй менә инде ничәнче кабат Айзадәнең бөтен җанын, йөрәген, гәүдәсен сызландырып ярып үтте. Кыз инде өнендә дә елый иде. Яшьләре яңакларын чылатып акты да акты.

Айзадәнең әнисенә сөйләр сүзләре бик күп. Ул быел, көз җиткәч, мәктәпкә барачак: инде укырга, язарга да өйрәнде. Әтисе бик әйбәт Айзадәнең. Ул аңа яңа мәктәп формасы, матур рәсемнәр белән бизәлгән портфель, күп итеп китап-дәфтәрләр алып кайтырмын, диде. Айзадә зур кыз инде хәзер. Әтисенә ашарга пешерергә булыша, алай тизрәк тә, күңеллерәк тә бит. Әтисенә ярдәм итә-итә, кайбер ризыкларны үзе дә пешерергә өйрәнде. Эх, әнисе күрсә, бик куаныр иде. Тик... үзләренә Гөлназ исемле апаның килеп йөрүен, әтисе белән йокы бүлмәсенә кереп, шунда төн кунуын гына әнисенә әйтмәс ул. Шул хакта уйлый-уйлый, Айзадә тагын йоклап китте.

Кыз кабат күзләрен ачканда, өй эче кояш нурларына күмелгән иде. Айзадәнең колагына әбисе белән әтисенең сөйләшүе ишетелә. Күрәсең, әбисе китәргә әзерләнәдер. Әтисе аны тагын бераз торырга кыстый.

«Әзрәк бездә яшә инде» дигән сүзенә әбисе җайлап кына җавап кайтара:

– Юк, кияү, кала алмыйм, бабаң ялгыз бит. Аңа мал-туар каравы бик авыр. Айзадәне алып китим, бездә яшәп укыр, каникулда синең яныңа да кайтып торыр, безгә бәбкә дә саклашыр...

– Сорама, әби! Динәмне югалттым. Аңардан башка яшәвемә дә бер ел үтте. Җирдә гәүдәм генә йөри... Кызымнан да аерыла алмыйм. Бердәнбер якын кешем ул хәзер. Мәктәбегез дә бик ерак...  – Бу сүзләрне әйткәндә, әтисенең тавышы калтырабрак чыкты.

Айзадә, тиз генә торып, урын-җирен җыеп куйды, йокы күлмәген мендәр астына кыстырды. Әнисе шулай өйрәтте аны: «Нәни кошчыгым минем, – дип сөяр иде ул Айзадәне. – Урын-җиреңне йокыдан торуга пөхтәләп җыеп куя торган бул, ачык ишектән кем килеп кермәс... Бу кыз уңмаган икән, димәсеннәр...»

Әтисе белән әбисе өстәл янына утырганнар иде инде. Табынга кичә Коръән ашыннан калган тәмле ризыклар куелган.

– Кызым, әйдә юын да, бергәләп чәйләп алабыз, – диде әбисе.

Алар артык сүз сөйләшми генә чәй эчтеләр. Аннары әтисе әбисен машина белән вокзалга илтә китте. Кызга әбисе – аны ихластан яратып сөя торган, йомшак куллы якын кешесе белән аерылышу авыр булды, җанын кабат кадерле кешесеннән аерылу хисе өтеп алды. Боегып калган Айзадә тәрәзә каршына килеп утырды да уйга чумды, күргән төшен кабат исенә төшерде.

Ә ул төш бик татлы, бик ләззәтле иде. Төштәге әнисе аңа бер дә үзгәрмәгән сыман тоелды. Һаман да шул яратып кия торган аклы күлмәгеннән иде ул. Поездны туктатканда күтәргән яулыгы да – әтисе бүләге. «Әнием, ник мине көтеп тормадың, ник китеп югалдың?» – дип сөйләште ул аның белән күңеленнән. Шулчак тәрәзә шакыган тавыш ишетелде. Шык! Шык! Төшендә әнисе тавышы белән сөйләшкән кошчык түгелме соң бу?! Айзадә, канатлы дустын куркытмас өчен сак кына тәрәзә янына килде. Ә кошчык шомырт кебек кара күзләре белән кызга карап торды да пырхылдап очып китте. Айзадәнең өне белән төше буталды. Кыз бу халәтеннән чыга алмый аптырады...

Бер атнадан аларга тагын Гөлназ апа килде. Ул Айзадәнең бүлмәсенә керде дә стена-идәннәрне үлчи башлады.

– Монда ике катлы карават куярбыз. Өч кыз шушы бүлмәдә яшәрләр, бергә-бергә күңелле булыр, әйеме? – диде Гөлназ апасы Айзадәнең әтисенә, үзе кызны башыннан сыйпагандай итте. Аннары алар икесе бергә каядыр чыгып киттеләр.

Кызга ничектер авыр булып калды. Нинди өч кыз? Кемнәр алар? Нигә аның бүлмәсендә яшәргә җыеналар? Ник Гөлназ апа Айзадәнең курчакларын җыеп алып, өстәлгә атты? Кыз бу сорауларга җавап таба алмыйча аптырап бетте, күңелен бимазалаган авырлыктан арына алмады.

Кичкә таба өйгә озын-озын такталар, тимерләр ташыдылар. Айзадәнең рәсем ясый торган өстәлен ишек катына этәрделәр.

Әтисе икесе генә калган арада уңайсызланып кына сүз башлады:

– Менә шулай, кызым. Хәзер курчакларың монда булыр инде... – Ул Айзадәнең уенчыкларын ипләп кенә өстәл өстенә тезде. Ә кыз бер сүз дә әйтмичә, өйдәге тамашага шаккатып карап торды. «Гөлназ апа безгә бөтенләйгә күчеп килә микән әллә?» – дип борчылып уйланды ул.

Бераздан ниндидер ят абыйлар килеп, Айзадә бүлмәсенә такта-тимерләрдән бик тә зур ике катлы карават ясап куйдылар. Кызның мондый сәндерәне киноларда гына күргәне бар иде.

Бүлмә эче котсызланып, ямьсезләнеп калды. Карават ясаучыларның берсе: «Девочка, теперь на небе будешь спать», – дип, кызның котын алды.

Кичен әтисе Айзадәне каршына утыртты да ипләп кенә сүз башлады:

– Кызым, беләсең, әниең инде мәңгелеккә безне ташлап китте, – диде ул. – Без синең белән ятим калдык. Тик болай озак яшәп булмый. Әбиең белән дә сөйләштек. Ул сиңа яңа әни алып кайтырга киңәш итә. Мин Гөлназ апаңа өйләнергә булдым. Ул сине бик ярата, ике кызы белән безгә күченеп киләчәк. Кызым, син аңа «әни» дип дәшәрсең, яме? Башта ук шулай димәсәң, соңыннан өйрәнүе авыр булыр...

– Әти, миңа яңа әни кирәкми, минем үземнеке бар. Миңа авыр түгел, бергә яшәдек бит әле. Инде ашарга да пешерәм, идән дә юам, өйне дә җыештырам. Әтием, өйләнмә! – Кыз ачыргаланып елап җибәрде. – Кирәкми миңа яңа әни, кирәкми!

– Йә, җитте, балавыз сыкма! Сиңа Гөлназ апаңның кызлары белән күңеллерәк тә булыр әле! Бу инде хәл ителгән! – дип, әтисе Айзадәне читкә этәреп торып басты да үз бүлмәсенә кереп китте. Кыз аның ишекле-түрле йөрүен, көрсенүен ишетеп торды.

Авыр иде Айзадәгә. Ул үз бүлмәсенә керде дә яраткан уенчыгын – песиен кочаклап, караватына барып ятты. Ике катлы сәндерә – карават аңа бу юлы авызын ачкан зур җанвар булып тоелды. Кызның әнисен дә шул җанвар йоткандыр әле.

Иртән Айзадә, ниндидер әйберләр дөбердәгән, савыт-саба шалтыраган, кычкырып сөйләшкән тавышларга уянып китте. Тик куркып, берара күзләрен ачмыйча ятты. Менә кемдер аның ишеген ачты. «Тут какая-то девочка спит», – дип русча сөйләшкән тавышка кыз торып утырды. Каршында ике кыз басып тора иде. Аларның берсе Айзадәдән шактый зур, икенчесе аның чамасы гына булыр. Аннары бүлмәгә әтисе белән Гөлназ апа да керде.

– Бу кызлар хәзер синең туганнарың була инде,  – диде әтисе. – Әйдәгез, ашап алыгыз да әйберләрегезне урнаштырырсыз.

Кызларның зурысы – Ралинә, кечкенәсе Алинә исемле икән. Әтисе чәй эчкәндә дә, соңыннан да Айзадәгә күтәрелеп карамады. Урыныннан кузгалганда гына уңайсызланыбрак: «Менә шулай»,  – дип куйды.

Кызлар Айзадә бүлмәсенә кереп китте, нәрсәләрнедер төшереп җибәреп, тартмаларның ачылып ябылганы ишетелде. Айзадә ишек янына килеп, аларга карап тора башлады. Менә Ралинә Айзадәнең йомшак песиен сәндерәгә атты. Бер-бер артлы мендәр, матрас идәнгә очты. Инде чират дивардагы шәмаилгә җитте. Аны әнисе элгән иде. «Кызым, бу дога сине шайтаннардан саклар, өстеңдә рәхмәт фәрештәләре канатларын җәеп торыр, йоклаганда, матур төшләр күрерсең», – дигән иде. Ралинә: «Что за ерунда!» – дип, шәмаилне дә алып атты. Аннары: «Эту тётку тоже уберём! – дип, әнисенең фоторәсеменә үрелде. Шулчак Айзадә мәче елгырлыгы белән сикереп, караватына менде дә, әнисенең фоторәсемен алып, күкрәгенә кысты.

– Тимә! Это не тётка, это моя мама! – дип елап җибәрде.

Ралинә аңа кимсетүле караш ташлады:

– Не реви! Ты же будешь спать там – на верху! Приклей свою маму на потолок, всю ночь на неё смотреть будешь! – дип, Айзадәне этеп җибәрде. Шәмаил урынына ярымшәрә кыз кунаклады. – А здесь будет спать моя сестрёнка! Я как скажу, так и будет. Теперь я здесь хозяйка.

Айзадәнең коты очты. Ничек менәрмен, ничек йоклармын мин анда, дип уйлады куркынган кыз. Ул, гомумән, биеклектән курка иде. Кыз әтисенең тизрәк кайтуын теләде, ул бу гаделсезлеккә, Айзадәне караватыннан кууга юл куймас, дип уйлады. Тик әтисе күренмәде, ә Гөлназ апа кереп, әнисенең фоторәсемен шкаф эченә тыгып куйды.

– Айзадә, кешенең әнисе икәү булмый, хәзер синең әниең – мин. Бу «әниең» шкафта торсын,  – диде ул. – Икенче катта тынычрак, син шунда йокларсың. Уенчыкларыңны да шунда менгереп куй! Бүлмәгә өч карават куеп булмый бит – урын тар!

– Гөлназ апа, мин биектә йоклый алмыйм, куркам, үз урынымда гына калыйм инде, – дип инәлеп сорады Айзадә.

Шулчак аларның сүзенә Ралинә кушылды:

– Монда мин – хуҗа, дип әйттем бит инде!  – диде ул, Айзадәгә усал караш ташлап.

Өйнең асты-өскә килде. Җиһазларны күчерделәр, кием-салымнарын урнаштырдылар. Әмма әтисе кайтыр чак җиткәндә, барысы да тәртипкә китерелгән, идәннәр юылган, өйгә тәмле аш исе таралган иде.

Өстәл янына төшке ашка җыелдылар. Гөлназ апа әнисе урынына утырды. Айзадәнең күнеккән утыргычын Ралинә сайлады, аның янына Алинә урнашты, өстәл читендәге тар урын Айзадәгә калды.

– Зуррак өстәл аласы булыр, күбәйдек, – диде әтисе, Айзадәгә карап.

Кыз урыныннан торып китеп барды, аның ашыйсы да, эчәсе дә килми иде. Аннан: «Син нигә ашамыйсың?» – дип сораучы да булмады лабаса. Әтисе бигрәк тиз үзгәрде, үзен гел гаепле санап сөйләшә, Айзадәне дә күрмәмешкә салыша. Кызчыкның күзләреннән туктаусыз яшь акты.

Әтисе тагын каядыр чыгып китте. Кыз йөрәге ярылырдай булып куркып, кичне көтте. Ралинә белән Алинә әниләре янында сырпаланып йөрде. Тулай торак бүлмәсеннән күченеп килгән кызларга өч бүлмәле фатир җәннәт булып тоелды, күрәсең.

Айзадә турында барысы да онытты, ахры. Кыз үзе дә, тәрәзәгә карап утыра торгач, әрнүле уйларыннан беркадәр вакытка онытылып китте, әнисе исән чактагы күңелле көннәрне исенә төшерде. Әмма аңа барыбер бик авыр иде. Шулвакыт кызның уйларын бүлеп, тәрәзәгә тагын теге кошчык килде. Ул чем-кара нәни матур күзләре белән бер Айзадәгә, бер өй эченә карый. Кыз тагын әнисенең тавышын ишеткәндәй булды: «Сабыр бул, балам, сабыр бул! Барысы да үтәр». Кызның җанын кимереп торган газаплы уйлар кимеп киткәндәй тоелды. «Әллә әнием кош булып минем яныма кайта микән?» – дип уйлады ул. Аннары күңеленнән генә әнисе белән сөйләшә башлады: «Әнкәем, кадерлем, ник син мине ташлап киттең? Мин хәзер төн җитүдән дә куркам. Теге караватка менеп йоклыйсы да бар бит әле. Әнием, коткар мине бу бәладән», – дип, күзләрен кошка төбәп ялварырга тотынды.

Ә кошчык чырык-чырык итеп чыркылдады да очып китте. Кызга шунда тагын бер кабат: «Сабыр, сабыр!» дигән сүзләр ишетелгәндәй булды.

«Кошчыкның икенче килүенә ярма салып куярга кирәк. Мин аңа әниемә генә әйтәсе сүзләремне сөйләрмен», – дип уйлады Айзадә. Ул кухнядан ярма алып чыгарга булды. Урындык куйды да, шкафны ачып, тары ярмасы салынган банкага үрелде. Пыяла савытны кулына алуы булды, аның артыннан ук кухняга кергән Ралинә:

– Зачем туда лезешь? – дип кычкырып җибәрде һәм урындыкка китереп типте.

Аяк очларына баскан килеш банканы күтәргән Айзадә урындык өстеннән очып төште. Банка ватылды, пыяла ватыклары кызның тәненә, кул-аякларына кадалды, яралардан кан ага башлады.

– Нишләдең, зараза?! – Бусы Гөлназ апа тавышы иде. – Нәрсә калган иде анда сиңа? Идәннәрне әле генә юып чыгарган идем бит, имгәк! – дип, Айзадәне тартып торгызды ул. Аннары кызның канап беткән кул-аякларын күреп, үзе дә куркуга калды. – Әтисенә нәрсә әйтермен инде?

Кызның яраларын юып бәйләделәр. Ул «Башым авырта», – дип, үз караватына барып ауды. Ләкин Ралинә килеп, аны тартып торгызды:

– Иди, на своё место ложись!

Айзадәнең башы әйләнде, күңеле болганды, күз аллары караңгыланды. Кинәт теге кошчык пәйда булды да кызны үзе артыннан ияртеп алып китте. Караватыннан аерылган Айзадә биеккә очты да очты. Ә анда аны әнисе көтеп тора икән. «Сабыр, балам, сабыр! Барысы да үтәр!» – диде әнисе, кызын күкрәгенә кысып.

Айзадә бер атнадан гына аңына килде. Күзләрен ачса, бар дөнья ап-ак, яп-якты. Ул башта үзенең кайда икәнлеген аңлый алмады. Теге биек сәндерәдә ятмавын аңлап сөенде. Тик кайда соң ул? Бу нинди бүлмә? Монда барысы да үзгә. Әнисе тагын кая китте? Алар әле генә бергәләп болында йөрделәр бит! Ул җирләр шундый матур иде: ямь-яшел чирәм белән капланган болында гаҗәеп матур чәчәкләр үсә, каурыйлары аллы-гөлле булып елкылдап торган кошлар сайрый. Айзадәгә анда шулкадәр рәхәт булды! Әнисе аның битләреннән сыйпады, башыннан, аркасыннан сөйде, күзләреннән үпте.

– Әй балам, әй сабыем, ничек кенә булышыйм сиңа? – дип елады әнисе.

– Әнием, елама! Миңа синең белән шундый җиңел, шундый рәхәт, бер генә кайгым да калмады. Син мине калдырып кына китмә, – дип өзгәләнде Айзадә.

Әнисе аны тау итәгеннән бәреп чыккан чишмә янына алып төште, яраланган аяк-кулларын юды, кан саркып торган урыннарын бәйләде.

– Кызым, бу – изге чишмә, аның суы шифалы, эчсәң, җаныңдагы әрнүләрне дә баса, – диде әнисе.

Айзадә йотлыгып-йотлыгып чишмә суын эчте.

– Әнием, бигрәк рәхәт! Шулкадәр матур монда! Минем әле мондый гүзәл болынны күргәнем, мондый тәмле суны эчкәнем юк иде. Бергәләп барган Кара диңгез дә, Ялантау чишмәсенең тирә-ягы да болай матур түгел иде.

Әнисе чишмә буендагы эскәмиягә килеп утырды да Айзадәне янына чакырды.

– Кызым, сиңа кайтырга кирәк, – дип башлады ул сүзен. – Әгәр бик авыр булса, Сәйдә әбиеңнәргә кайт, алар янында яшәрсең. Ул сине үз канаты астына сыендырыр, ятимлегеңне сиздермәс, сиңа монда килергә иртә әле, балам!

– Әнием, минем монда, синең яныңда каласым килә. Өйдә Гөлназ апа, Ралинә бар, алар миңа биек сәндерәдә йокларга кушалар. Әнием, калыйм инде яныңда, калыйм инде!

Әнисе кинәт кенә урыныннан торды да Айзадәне йомшак кына этеп җибәрде:

– Хуш, кошчыгым! Мин синең яныңа көн дә кайтып йөрермен! Сабыр бул, кызым, сабыр бул!

* * *

Шулвакыт ишек ачылып китте дә, аннан әтисе белән Гөлназ апа килеп керде.

– Уяндыңмы, кызым?! Бик куркыттың бит,  – дип, әтисе идәнгә килеп тезләнде дә Айзадәнең күзләреннән үпте. Әтисенең күзләре яшьле, тавышы калтырап чыга иде.

– Мансур, кызыбыз аңына килде бит! Нинди зур сөенеч! – диде Гөлназ апа, әтисенең башыннан сыйпый-сыйпый. – Айзадәне тиздән өйгә дә алып кайтырбыз.

Айзадәнең: «Мин өйгә кайтмыйм, әбиемнәргә китәм», – дип әйтәсе килде, тик тавышы чыкмады.

Шулчак бүлмәгә шәфкать туташы килеп керде.

– Балага тынычлык кирәк, – дип, ул әтисе белән Гөлназ апаны озатып җибәрде. Аннары кызчыкны сөеп алды да: – Хәзер мин сиңа авырттырмыйча гына укол ясармын. Син, Айзадә, йокларга тырыш, сиңа йокы хәзер бик файдалы, – дип, кызның күлмәген сак кына күтәреп, укол ясады.

Айзадә энәнең чеметтерүен дә тоймады. Аның тизрәк йоклыйсы, тагын әнисе белән очрашасы килә иде. Ул кабат тирән йокыга талды.

* * *

Айзадәне хастаханәдә бер айлап дәваладылар. Әтисе белән Гөлназ апа аның янына гел килеп йөрде. Кызның әтисе белән икәүдән-икәү генә каласы, иркенләп сөйләшеп утырасы килә иде. Әмма ул гел Гөлназ апа белән иде. Бәлки, Гөлназ апасының аны Айзадә янына үзен генә җибәрәсе килмәгәндер.

Бер килүендә әтисе кызына йомшак кына итеп болай диде:

– Айзадә, кызым, моннан соң кирәкмәгән җиргә менеп йөрмә инде. Имгәнерсең. Ярмаларны гел шуннан ала торган идең ләбаса. Аягың таеп киткәндер инде...

– Айзадә бигрәк шук кыз икән, – дип, Гөлназ апа да әтисенең сүзен куәтләп куйды. – Син аңа әйбәтләбрәк әйт инде, Мансур. Ул безне бер дә тыңламый бит.

– Кызымның моңарчы бер дә тәртипсезләнеп йөргәне юк иде бит. Бик гаҗәп! Син, Гөлназ, Айзадәгә үзең дә йошаграк бул инде.

Айзадәне хастаханәдән алып кайтканда, май бәйрәме җиткән иде инде: бар дөнья кояш нурларына төренгән, өй янындагы ямь-яшел бөреләр белән капланган тирәктә кошлар чыркылдаша, ишегалдындагы түтәлләр чистартылып, аңа яңа үсентеләр утыртылган, газоннарда ямь-яшел үлән борын төрткән.

Өйгә керүгә, Айзадә каршына Ралинә килеп басты.

– О, сестрёнка вернулась! – дип, кызны кочаклагандай итте ул. Ә әтисе белән Гөлназ апа кухняга узгач, үзе: – Попробуй, әтиеңә әйт кенә, убью! – дип, Айзадәгә йодрык күрсәтте дә бүлмәсенә кереп китте.

Аш бүлмәсенә әтисе зур өстәл алып кайтып куйган.

Җәйге көннәрдә барысы бергә, Казан янындагы бакчаларында яшәрбез, дип сөйләштеләр. Айзадә әтисе белән икесе генә калган арада:

– Әти, минем әбиләргә кайтасым килә, шунда гына яшәп торыйм,– диде.

Әтисе:

– Юк, кызым, әлегә монда бул, сиңа яңа әниеңә ияләнергә кирәк, – дип кырт кисте.

– Миңа әнием үзе дә шунда яшәргә кушты, – диде кыз.

– Кайчан?!

– Авырып хастаханәдә ятканда. Без аның белән бергә йөрдек. Ул мине шундый яратты, яраларымны бәйләде. Аннары: «Бар, кызым, кайт, Сәйдә әбиең янында яшә», – диде. Әти, авылга кайтыйм инде, әбигә дә булышырмын. Ул үзе дә чакырган иде, Мишә буенда бәбкә сакларсың, дигән иде.

– Кызым, син әзрәк ялгышасың, әниең белән дә төшеңдә генә сөйләшкәнсең. Әбиеңнәргә китсәң, яңа туганнарыңнан бөтенләй читләшеп бетәчәксең. Ә минем сезне бергә яшәтәсем килә. Тик әниең сине: «Тәртипсез», – ди. Син аны тыңла инде, кызым. Ул сине начарлыкка өйрәтмәс.

Айзадә Ралинәнең үзен ничек кыерсытуы турында сөйлисе килде. Шул арада Гөлназ апа килеп керде.

– Әтисе, без җыенып беттек, әйдәгез, кузгалыйк, – диде.

«Жигули»га бакчага алып барасы кием-салымны, азык-төлекне төяделәр дә юлга кузгалдылар.

Әтисе янындагы утыргычта барган Гөлназ апа беркавем тынлыктан соң сүз башлады:

– Мансур, хәзер мондый машинада җыен хәерче йөри. Безгә башкаларныкы кебек чит ил машинасы сатып алырга кирәк.

– Гөлназ, акча юк бит әле. Аллаһы боерса, алга таба барысы да булыр! Әзрәк сабыр итик!

– Кредитка алырга да була. Кеше шулай эшли. Бу эшеңнән китәргә кирәктер сиңа. 28 меңгә инженер булып күпме йөрергә мөмкин?!

– Мин башка эш белмим бит, Гөлназ, – диде әтисе.

– Әнә, минем бер танышым дальнякта йөри. Акчаны көрәп ала. Күчәрсең. Хәзер гаиләң дә ишәйде инде.

Әтисе дәшмәде.

Ә Айзадә бу машинаны алгач, бергәләп ничек сөенешкәннәрен исенә төшерде. Әнисе беренче тапкыр «Жигули»га утырып каядыр барырга чыккач, юл буе әтисен мактаган иде: «Мансур җаным, синнән дә булдыклырак кеше юктыр. Шөкер, Аллаһы Тәгалә мине сиңа пар иткән, шуның белән бәхетемне биргән. Фатирыбыз да булды, инде бакчага йөрү дә җиңелләште, көз җиткәч, җиләк-җимеш кайнатмаларын, бар яшелчәне арба белән алып кайта идек...»

* * *

«Гөлназ апа мине дә, машинаны да яратмый»,  – дип уйлады Айзадә. Яңа хатыны алдында җебеп торган әтисенә дә ачуы килде кызның.

Бакчага килеп җиттеләр. Айзадә нигәдер үз йортларына ятсынып карады.

Әнә мунча кырыенда Актүш оясы. Актүшне нәни чагында әнисе табып алып кайткан иде. «Бу эт баласы автобус тукталышы янында туңып, калтыранып ята. Күрәсең, кемдер китереп ташлагандыр. Көне дә яңгырлы. Бик кызгандым үзен. Ачтыр инде ул. Мансур, син аңа мунча кырыенда оя ясап куй. Күрше-тирәнең дә калган ашлары булыр әле, без югында кертерләр, ашатырлар. Кышын бакча каравылчысы янында яшәр», – дигән иде әнисе. Бу Айзадәнең иң бәхетле көннәренең берсе булгандыр.

– Әти, әти, көчеккә оя яса инде, мин аны үзем карармын. Без аңа матур исем дә кушыйк, – дип инәлгән иде ул.

– Исеме Актүш булсын, түшендә ак табы да бар икән, – дип, кызының сүзен җөпләде әнисе. – Мин кечкенә чакта безнең дә Актүш исемле этебез бар иде.

Шулай итеп Актүш Айзадәләрдә яшәп калды. Кыз белән көчек бик дуслашты, ярыша-ярыша үсте. Эт кыз артыннан бер дә калмыйча ияреп йөрде. Акыллы көчек булып чыкты ул: кеше кишәрлегенә кермәде, кирәк-кирәкмәскә өрмәде. «Нәселле эт баласыдыр ул», – дигән иде әтисе.

Машина килеп туктау белән, эт Хәят апалар бакчасыннан атылып чыкты да арт аякларына басып, Айзадәне кочаклаган кебек итте, аннары битләрен, кулларын ялый башлады.

– Актүш, Актүш, – диде кыз, этне кочаклап. Аның нигәдер елыйсы килде. Эт аңа шулкадәр якын иде, ул Айзадәне әнисе кебек бик нык яратадыр кебек тоелды.

Шулвакыт күрше капкадан Хәят апасы да килеп чыкты.

– Балакаем, килдегезме? – дип, ул Айзадәне кочып алды. – Шундый үскәнсең, тәмам әниеңә охшап матурлангансың. Актүшең сине күптән көтә инде, бакчагыздан китми.

– Хәят апа, Актүш тә матурланып, тазарып киткән...

– Кызым, ул сиңа тиздән бәби көчекләр алып кайтыр, тик аларны кая гына куярсың инде...

Ул арада Актүш, бакчаларында йөргән ят кешеләрне күреп, буыла-буыла өреп, Ралинәгә ташланды. Гөлназ апа Ралинәнең ачыргаланып кычкыруыннан сискәнеп китте дә кызын эттән аралап, уртага керде. Шулчак Актүш хатынның кулын тешләп канатты. Менә өйгә кереп китәргә өлгергән әтисе дә атылып чыкты. Ул йорт стенасына сөяп куелган иске көрәкне алды да бар көче белән Актүшкә китереп орды. Эт ачы чинап, арткы тәпиен өстери-өстери, читкә тайпылды. Актүш аксый-аксый Хәят апалар өе турысына сузылып ятты да ярасын ялый башлады. Аның чем-кара йоны кызгылт-көрән төскә керде. Айзадә йөгереп барып, нәни куллары белән Актүшнең ярасын эзләп тапты, аны учы белән каплады. Әмма кан, кызның бармаклары арасыннан саркылып чыгып, җиргә тамды да тамды. Кызның да, этнең дә күзеннән яшь ага иде. Айзадәнең кул-аяклары, битләре, күлмәкләре дә кып-кызыл канга буялды.

Көтмәгәндә килеп туган бу аяныч хәлгә Хәят апа да аптырап калды:

– Мансур, харап иттегез бит этне. Аның әни булырга әзерләнгән чагы, тиздән көчекләре туарга тиеш иде бит. Гөнаһысын кая куярсың, Мансур?!  – дип, ул Айзадәгә бер зур тастымал чыгарып бирде, үзе күзләренә яшь тулып, өенә кереп китте.

Айзадә тастымал белән этнең ярасын басты. Кан агуы кимегәндәй булды.

– Алып китеп аттырам мин бу мөртәтне, – диде шунда алар янына килеп баскан Мансур. – Эзе дә булмасын! Гөлназ апаң да: «Эт котырган булырга тиеш», – ди. Хәзер инде аңа укол ясатырга кирәк.

– Ул үзе котырган! – диде Актүшне кызганудан нишләргә белмәгән Айзадә. – Кызы да, үзе дә котырган. Мин аларны күралмыйм! Кайтар мине дә, Актүшне дә әбиләремә. Минем монда яшисем килми, яңа кызларың белән бергәләп яшәгез шунда!

Бу сүзләр шулкадәр әрнү, рәнҗү белән әйтелделәр ки, Мансур үзе дә бермәлгә югалып калган­дай булды. Аның эт канына буялып беткән, битләреннән туктаусыз яшь агып торган кызын кызганудан йөрәге кысылып куйды, Айзадәсен кочагына алып юатасы, тынычландырасы килде. Әмма:

– Җитте, булды, шыңшыма этең белән бергә, – дигән сүздән ары юату сүзен әйтә алмады.

Аннары әтисе белән Гөлназ апа, укол ясатырга дип, хастаханәгә киттеләр. Ралинә аларның күздән югалганын гына көтеп торды да ишегалдына очып чыкты.

– Я убью твою собаку! Я ей живот распорю! И оттуда вытащу щенят. И тебя убью! Чтобы ты сдохла! – дип, Айзадәгә китереп типте.

Кызның авыртудан сыны катты. Эт ырылдап, Ралинәгә ташланды. Ләкин шулчак үзе дә авыртуга түзә алмыйча, шыңшып җиргә ауды. Айзадә эте янына сузылып ятты да Актүшне кочагына алды:

– Елама, Актүшем, сабыр бул! Миңа әни гел шулай әйтә иде. Яраң төзәлсен дә, без синең белән авылга кайтып китәрбез. Анда минем әбием белән бабаем бар. Ә хәзергә сабыр ит. Беркемнән дә курыкма! Үзеңә дә, бәбиләреңә дә тидермәм! Мин синең яклаучың булырмын, – диде Айзадә, этне юатып. Ике ятим бер-берсенә сыенып озак ятты, Айзадә шулай йоклап киткәнен дә сизми калды. Эт җылысына изрәп йокыга талган кыз төш күрде.

...Ялантау чишмәсе буенда Актүш белән бергәләп каз бәбкәләре саклыйлар, имеш. Болын аллы-гөлле чәчәкләрдән чуп-чуар булган: тукранбашлар да, зәңгәр кыңгыраулар да, лилияләр дә, тагын ул белмәгән әллә нинди матурлары бар. Шул чәчәкләргә күбәләкләр, энә караклары, бал кортлары килеп куна. Актүш аксый-аксый булса да, яланда көчекләре белән уйнап йөри. Кояш җылы нурлары белән Айзадәнең битләреннән, чәчләреннән сыйпагандай итә. Кызга шушы сәгадәтле гүзәллек эчендә шулкадәр рәхәт. Ул әбисе пешергән тары боткасы белән бәбкәләрне сыйлый. Бәбкәләр дә шулкадәр сөйкемле, йомшаклар. Шунда төш өзелде...

– И-и-и балам, нигә салкын җирдә йоклап ятасың? Әле җир җылынмаган. Гомерлек чир алуың бар. Әллә кайчан чыгып карыйсым калган да бит... Әйдә әле, мунча өлгергән иде. И үксезем, и ятимем минем, – дип, Хәят апа кызчыкны үзләренә алып кереп китте. – Хәзер бергәләп мунча керербез. Бер генә чынаяк кайнар чәй эчеп ал да...

Гомер буе табиб булып эшләгән Хәят апа мунчада Айзадәнең тәнендәге күгелҗем яра эзләрен шундук күреп алды.

– Кызым, кем кыйнады сине? – дип җай гына сорап, баланы куенына алды. Үзе дә ятимлектә үскән табибә ханым Айзадәнең хәлен аңлый иде:

– Аһ кансызлар, аһ оятсызлар! Кайтсыннар гына, күрсәтермен мин аларга! Ятим баланы рәнҗеткәннәр бит...

Кыз Хәят апаның әтисен ачулануын бер дә теләми иде.

– Юк, Хәят апа, егылдым гына мин. Әтинең бер гаебе дә юк, – диде ул, бердәнбер якын кешесен яклап. – Бүген мин сездә генә куныйм әле, Хәят апа! Ярыймы?

– Ярый, Айзадә. Кунарсың.

Күрше апасы Айзадәнең канга буялып беткән күлмәген юды да колгага элеп куйды.

– Без юынганчы кибә ул, – диде.

Мунчадан чыккач, Хәят апа Айзадәгә бөтнекле-мәтрүшкәле чәй эчерде дә йокларга яткырды.

– Йокла, кызым, иртә кичтән хәерлерәк, – дип, үзе тәрәзә каршына килеп утырды.

Айзадә Хәят апаның битеннән җыерчыклы куллары белән күз яшьләрен сөртеп-сөртеп алуына карап ятты-ятты да йоклап китте.

Кызның әтисе белән Гөлназ апа караңгы төшкәч кенә кайтты. Мансур бераздан Хәят апага Айзадәне алып чыгарга керде.

– Уятма, Мансур! Аның болай да җаны яралы. Миндә генә кунсын. Булдыргансыз болай булгач,  – дип, күршесен коры гына озата чыкты.

(Дәвамы бар)