Сардекбашская сельская библиотека - филиал № 33

"Итек fest"

"Итек фест " фестивале яшьләрдә Кукмараның борынгы һөнәренә кызыксыну уяту максатыннан барлыкка килгән һәм традициягә әйләнеп киткән бәйрәмнәрнең берсе.Быел ул 9нчы тапкыр оештырылды. Ел саен «Итек фест» фестивале шәһәрнең төп мәйданында уза. Фестиваль кысаларында музыкаль коллективларның матур чыгышлары, кул эшләре, савыт-саба, җирле сувенирлар һәм төрледән төрле бизәлгән итекләр ярминкәсе оештырыла. Биредә өй балы, шәхси ярдәмче хуҗалыклардан сөт продукциясе, кул белән бәйләнгән җылы йон носки-бияләйләр сатып алырга мөмкин.Сәрдекбаш авыл җирлеге белән шушы күргәзмәдә катнаштык. Үзебезнең авылларыбыздагы оста куллы кызларыбызның-апаларыбызның,ир-егетләребезнең кул эшләрен алып бардык.Аларның һәркайсы үзенчә матур һәм зур осталык белән башкарылган хезмәтләр.

Әлеге бәйрәм салкын көннәргә туры килсә дә,халык шат күңел белән үзенең күңелен җылытырга тырышты. Итек бәйрәме булгач салкын булырга тиеш тә бит инде ул! Бөтен матурлыгы шундадыр инде аның! Әлеге фестиваль турында кыскача гына итеп әйткәндә,кешенең көнкүреше өчен нинди әйбер кирәк булса,алар барысы да үзебездә бар икәненә тагын бер кат инана торган фестиваль бу. Кукмарабыз гел шулай һөнәрле һәм тотрыклы район булып кала бирсен!

 #сардекбашскаясельскаябиблиотека

#итекфест

#итекбәйрәме

#кукмара