Сардекбашская сельская библиотека - филиал № 33

"Тәмле тамак"

Сәрдекбаш авыл китапханәсендә "Тамле тамак" кызыксындыру түгәрәге быел да үз эшен дәвам итә. Яңа елның беренче очрашуын балалар яраткан роллылар ясаудан башлап җибәрәсе килде.Сатудагы роллылардан аерылган җирләре булса да, балалар ясаган роллылар да бик тәмле килеп чыккан иде.Чөнки аларны бик яратып ашап та куйдык. Үзең пешергән ризык болай да тәмлерәк булганын беләбез бит. Балалар белән яраткан музыкалаларын тыңлап,күңелле генә сөйләшеп, уеннар уйнап вакытны матур итеп уздырдык.

#Тамлетамак

#сардекбашскаясельскаябиблиотека

#кышкыканикуллар

#каникулы