Сардекбашская сельская библиотека - филиал № 33

Нәбирә Гыйматдинова Шундый инде без... (2)

Дәвамы...

- Ой,ой! Төкле аягың белән, күгәрченем! Кафил агай шылтыратты инде, сөенчегә - бүләк, ди. Шкафта өч кер сабыны бар, берсе - аңа! Культмассовикка тилмерә идек, күгәрченкәем! Культура өлкәсен җанландырыгыз дип сүгә түрәләр, ә белгечләргә кытлык! Ничә ел ялгызым гына этләнәм, күгәрченем. Авыллар өшәнгәч кенә клуб салдыртты хөкүмәте дә.

 Хатын тыр-тыр авыз пулеметыннан сиптерә генә, ә Мирзам өчен һәр минут исәптә иде.

 - Сәхнәгез иркенме, Фәзилә апа?

 - Әртистләребез ябык, сыярсыз. Рас син эшкә атлыгып торасың икән, иртәгә сәгать тугызда, егетләр-кызлар синең карамакта булыр. Үзең белән якыннанрак танышыйк әле, күгәрченем. Кәттә киенгәнсең, ызначит башкаладан. Яшермә, нишләп ир башың белән безнең авылга ашкындың, ә? Бездә өч тиен хезмәт хакы. Хатының өйдән кудымы? Алименттан качтыңмы? Җә, күгәрченем?

 Мирзамның алдан ук һәр сорауга җавабы башындагы "компьютер"га салынган иде. Ләкин барыбер каушатты. Ялган сөйләргә күнекмәгән тел үзалдында көрмәкләнә иде. Кинәт тыштан ишекне тарттылар да, кысан бүлмәдәге тынчу һаваны соңгы тамчысына кадәр йотып бетерергә теләгәндәй ак мыеклы бер адәм килеп тә керле.

 - Аулакта гына серләшәсезме, мәхәббәт кошлары? - дип Ак мыек түргә ыргылды.

 - Безнең иптәш белән важный сөйләшү, Әмирҗан абзый, - директор аны туктатмакчы иде, Ак мыек:

 - Кума, яме? Минеке сезнекеннән дә важныйрак, - диде. - Без иртәгә җыелабыз, безгә залны бушат! Сәркатибем Сания өй борынча йөреп халыкны собранҗәгә өнди.

 - Хи-хи, үләм! - Юан билле Фәзилә урталай бөгелеп көлә алмады, иренен очлайтып кына хихылдады. - Бездә халык тундрадагы боз төсле, Әмирҗан абзый, собрание дип кенә кузгалыр микән! Ул лутчы телевизордан "Санта Барбара" сериалларын карап елый, синең өндәмәләреңне күтенә дә элми! Хыялланма, ыштансыз партиягез кабат терелми. Монда шәһәрдән кайтып, буржуйларны чүплеккә себереп түгәбез дип, карт-корыны котыртма, кызыл авыз! Кайсыбыз буржуй соң, кайсыбыз?

 - Син! - Ак мыек күркә сыман кабарынды. - Биш сыер савасың, өч үгез асрыйсың! Син дә, иптәш культур-мультур! - Мирзам тәнкыйть утына тотылмаска тиеш, чөнки "коммунист" аның белән беренче тапкыр очраша иде. Тик ул ялгышты. - Башыңда буржуй кипкәсе, өстеңдә буржуй кәчтүме! Пастуй, пастуй! Зөбәрҗәтнең азгын кияве ласа син!

 - Нинди Зөбәрҗәт кияве ди. Яңа культмассовик бу! - Фәзилә дыңгылдатып идәнгә типте. - Шудыр моннан, Әмирҗан абзый, шудыр! Тү-тү сиңа зал!

 - Исем китте, клуб каршындагы мәйдан да бик шәп!

 - Хи, надан, - диде хатын. - Бүген закон каты, җирле үзидарә рәисенең рөхсәтеннән башка аръяктагы тал төбендә дә җыелырга ярамый.

 - Мин синең сурәтеңне "Хурлык тактасы"на элдерәм, Фәзилә! - дип янаган гайрәтле Ак мыек ишеккә юнәлгәндә, әлеге ызгыш-талаштанун граммга ябыккан директор кәефсез генә:

 - Карале, шушы "кызыл"га ияр әле, аның күршесендәге Шәкүрә әбигә фатирга урнашырсың, Илдус кем улы... Әй, исемең белән генә эндәшермен лә!

 Кызылмы ул, сарымы яки яшелме, аларның уртак кушаматы - адәмнәр иде. Йөз чөермә, һәр "төс" белән мөнәсәбәтләрне җайла, бәлки "кызыллар" арасында да яңа планетага лаек вәкилләр табылыр?Монда хисләнмичә, акыл белән уйлап сайлау кирәк иде.

 Әмирҗан чалыштырып атлаган аякларына абына язып бераз теркелдәгәч, егет белән тигезләште.

 - Безнең партиягә гариза язып керәсеңме, культурный иптәш?

 - Сезнең илдә җәмгысе ничә фирка исәпләнә?

 "Аһ, Мирзам, Мирзам! Үзеңне ничек җиңел генә сатасың икән!" - дип ачынды егет. Әнә, Ак мыек шаккатып тел шартлатты:

 - Кичә генә айдан мәтәлдеңме әллә, культурный иптәш? Телевизор карамыйсың, гәзит укымыйсың ахрысы. Миеңә тукы, Рудиядә туксан тугыз партия теркәлгән, безнеке - иң абруйлысы! Без Зизан бүлекчәсе. Төп офис - Москитта! Ну, басасыңмы безнең сафларга? Иртәгә үк таныклык тапшырабыз.

 - Рәхмәт, Әмирҗан абзый. Зинһар, кыстама. Зизанскийга миннән күптин-күп, чуктин-чук сәлам!

 - Синнән сәлам?! Син кем соң әле шул хәтле, хәчтерүш! Кит, артымнан иярмә!

 Ике дистә ел эчендә Сыер авылының эче-тышы үзгәрсә дә, егет адашмас, туп-туры Шәкүрә карчыкларга барып төртелер, чөнки ул Айлиянең туган йорты иде. Ә бит адашырга да мөмкин иде. Авыл кырау суккан төсле шиңгән, бакчаларда былтыргы кипкән алабута тырпаешкан (бәрәңге чәчмиләр!), кайбер хуҗасыз ызбалар ишелеп борыны белән җиргә кадалган, урам гөрләтеп балалар уйнамый, тирә-якта үле тынлык иде. Орыс капкалы йортның да килеш-килбәте ямьсез: түбәсенең буялган калаен кояш "ашаган", ян бакчаның рәшәткәләре сынган, тәрәзәләр умыртка баганасы кәкрәйгән сыман кыйшайган иде. Мирзам туктап тирән генә сулады. Менә хәзер Айлия белән күрешә... Акыл, ярдәм ит! Хис өермәсен тузгыт, тузгыт! Егетнең максаты - пар эзләү...

 Ишегалдында бер карчык ипи турап чебешләр ашата иде. Егет:

 - Саумы сез? - диде. - Шәкүрә әби өйдәме?

 - Кыстамагыз да! Бармыйм сайлауга! Туйдырдыгыз, кыручлар. - Карчык итәгендәге ярмасын җиргә какты. - Как сайлау җитә - боларга минем тавыш кирәк! Бая гына узышлый Әмирҗан безнекен - "Кам-камнар"ны хупла, ди. Кичәгенәк "Алма" белән "Кишер"ләр йөрде. Син кайсы әртил тарафдары инде, сансыз?

 - Мин сине беркая да өндәмим, Шәкүрә әби.

 - Ыһы, җайлап-майлап кына үзеңә авыштырасыңмы? Капчыгыңа нибуч кибеттә сатылмыйча яткән кәнфит-прәнник тутыргансыңдыр. Теге сайлауларда тараткан чәегез искергән, тирес тәме килә иде, кыручлар! Гел алдауда эшегез.

 Егет җилкәсендәге сумкасын сап-сары итеп юылган баскычка шудырды.

 - Мине сезнең авылга - клубка эшкә җибәрделәр, Шәкүрә әби. Хор җитәкчесе мин. Фатирга кертәсеңме? - дип, Мирзам күрешергә дип кулын сузды. Карчыкның усал йөзе язылды, ул аяк астында буталган чебиләрне учын шапылдата-шапылдата ояларына табан кугач, егетне кочаклап ук алды.

 - И-и, кертмәгән кая! Ялгыз башыма бик күңелсез, улым!

 "Ялгыз башыма?" Тыю-тыелуларга карамыйча күңел учагында янган хис ялкынына бозлы су бөркеделәрмени, Мирзам бөреште. Айлия кайда соң? Җирдәгеләр әйтмешли, аның "бәгырь кисәге" кайда? Егет беләзегендәге ак боҗра тишегенә җиңелчә генә басып Айлия турында белешер иде дә, Остаз бу супер төймәчекне сүндертте шул. Җирдәгеләр белән йөрәгең аша гына аралаш, приборларга таянма, диде. Әйдә, Мирзам йөрәге ни кушса, шуны эшләсен, ди. Әнә ул, Айлия, дип тибә! Тизрәк эзләп тап, ди! Юк, синең бурычың бүтән, узынма, дип бармак яный акыл. Нинди каршылык!

 Ызбада берни дә үзгәрмәгән, еллар вакыт дигән узгынчыны мичкә дә кагылдырмаган, ул элеккеге кебек ап-ак кершән ягынып такта белән бүленгән ике бүлмә уртасында "утыра" иде. Карчык зәңгәрсу яулыгын артка чөеп бәйләгәч:

 - Бисмилла, - дип, эләктергеч белән мичтән чуен тартып чыгарды. -Берсәк суынсын! Иртүк ике-өч кенә пүлән ягып, өйрә ашы куйганыем. Син, улым, иң соңгы бүлемтектә яшәрсең, урын-җир чиста, чирканма. Әбекәең сине хәзер пич ашы белән сыйлый.

 Егет эчкә узды. Өмет белән узды. Анда Айлия көтә сыман иде. Караваттагы ап-ак кар түмәре кебек ике мендәр аның белән бергә көрсенде: юк, юк һәм тагын бер тапкыр юк!

 - Улым, кем атлы әле үзең?

 Олы якта табак-савыт шалтырады. Кемгә нәрсә - кәҗәгә кәбестә, ди татай (Мирхамның хәтерендә әллә нинди хикмәтле әйтемнәр саклана иде), хуҗабикәдә кунакны ашату кайгысы.

 - Илдус мин, Шәкүрә әби, Илдус!

 - Үзебезчә икән, чын татайча икән. Иту хәзерге яшьләр очынып нарасыйларын ничек кенә атамый. Безнекеләрнең әнә берсендә Изүлдә, икенчесендә Маргарит. Адәм көлкесе. Имеш кайсыдыр илдә Маргарит Титчәр дигән яман данлыклы патшабикә җитәкче, ди. Булмагае ни! Аның татайга ни катнашы бар!

 Изольдә белән Маргарет кемнең балалары икән соң? Айлиянекеме? Абыйсы Сәлимнекеме?

 Өйрә ашы телеңне йотарлык, тәмле иде. Зур кашык белән аны тиешле җиренә бик тиз "озатты" егет. Тамагы туйгач ул:

 - Фатир бәясен сөйләшик, Шәкүрә әби, - диде.

 - Әй, улым, ялгызлыкка бәя юк ла. Син лутчы, Үзәк базарыннан онын-ярмасын, бәрәңгесен-кишерен апкайт. Түләү шул сиңа. - Карчык дивардагы "күкеле" сәгатькә чекрәйде. - Егерме минуттан ике туламы? Шафур Кафил атна кич базар урый. Авылдагы карт-корыга кирәк-ярагын апкайта. Улым, жәлт кенә җыен да, тукталышка чап! Баручы кешеләрне Кафил шуннан ала.

 Кафил агай аны ерактан ук сәламләде.

 - Гуртта үскән димәссең, җилдән җитез син, - дип мактагач, учына төкереп тәмәкесен сүндерде дә: - Шәкүрәттәй йомыш та куштымыни? - диде. - Хәйләкәр дә соң кортка! Бүген без икәү генә, әйдә, кабинага чум, Илдус бырат!

 - Ялгыз карчыкка көн итүләре читендер.

- Эһе, ялгыз ди сиңа! Аның гуртта улы белән кызы, өчме-дүртме оныгы яши. Олавы белән тәҗел әйберләрен кайтарып аудар! Малае хатыны кубызында биесен дә ди, кызы анасы турында кайгыртырга тиештер бит! Каты бәгырьле Айлия.

 Шофер бүтән Айлияне тиргидер, Мирзам белгән, Мирзам сокланган кыз мәрхәмәтлелек тукымасы белән тукылган изге җан иде. Аңамыни анасын чәй-шикәргә тилмертү!

 Күпер башында кырлы эшләпә кигән карт утыра, ул тактага чиләк-чиләк бәрәңге, кишер, чөгендер тезгән иде.

 - Кем ул? - диде егет, кызыксыну шулай ук чир иде.

 - Һай, күк белән саташкан Хәсән карт инде! Тагын калдык-постыгын сата. Кемгә хаҗәт аның туфраклы бәрәңгесе дә, балчыклы чөгендере! Базарда һәммә нәрсә чип-чиста. Тастымал белән сөрткәннәр диярсең, хет юмыйча аша.

 - Нужа саттыра микән? - Бу сүзне Мирзам теге чакта ук откан, татайлар "Нужа куабыз", - дип сөйләргә ярата иде.

 - Нинди нужа?! Тәкәбберлек! Минеке агусыз, янәсе. Бишек баласына ашатсаң да зыянсыз, янәсе. Аның ике улы Рудия күләмендә танылган авиаконструкторлар. Москитта эшлиләр. Башлы нәсел үзләре. Хәсән бабай төмсә, беркем белән аралашмый, беркемгә ягылмый. Аның дөньясы - күк. Әкәмәт инде, калхуз чорында агроном Әхсәннең канын эчте, син - халык дошманы, кыр-басуларга агу сибәсең, ди. Утыз сигезенче еллар булса, Әхсәнне аталар иде. Агусыз гына ничек чүп үләне белән көрәшмәк кирәк! Бичәләрегез утасын, дигән бабаң. Утатырсың безнең катыннардан!

 - Нишләп кырларыгыз ялангач, Кафил агай?

 - Кем сөрсен дә, кем чәчсен! Өч ел элек калхуз таралды. Инвестор дигәнең белән мантымадык, ике мең баш савым сыерын төяде дә качты! Ишеттем әле, элгәре бабасы Себергә куылган кулак Әнәс оныгы безнең якларда иснәнә, ди. Шул малай нәрсәдер кайнаштырмакчы бугай. Хәер, син хур җитәкчесенә болар пычагымамы? Сезнең бит күңел юанычыгыз җыр-бию, едритлар!

 ...Базар җәйрәгән, капка төбендә дә капчык-капчык тауар өйгәннәр иде. Кафил күзлеген киеп кесәсесендәге кәгазен укыды:

 - Бәрияттәйгә биш кила бәрәңге, ике кап тоз, дүрт кила писүк. Дамир бабайга кәбестә, эре токмач. Син бар, хур җитәкчесе, Шәкүрәттәйнең заказларын үтә. Кырык минут вакыт сиңа!

 Мирзам яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр рәтеннән китте. Чынлап та, тастымал белән сөрткәндәй, алма-грушалар ялтырый, юылган кишер, чөгендер, баш хәтле кәбестәләр, тузан бөртеге дә кундырмыйча биек-биек агач-куакларда үскән сыман иде. Фатир хуҗасы сөенсен: һәммәсен дә әз-әзләп алыйм дигәндә генә егетнең беләзегендә яшел төймә чыелдады. "Тия күрмә,агулану дәрәҗәсе югары" дип кисәтә иде ул. Ни-нәрсәгә генә кагылсаң да, "яшелкүз"гә ошамады. Ахырдан Мирзам бәрәңге әрҗәсенә иелде. Тавык йомыркасы төсле сап-сары, йом-йомры "җир алмасы"н саткан хатын:

 - Ярмалы, бик тәмле, - дип мактаса да, "төймә" чыелдавын белде.

 Кафил агай әрҗәсен тутырган, машинасы янында чүгәләп дөнья тамаша кыла иде, ике кулын селкеп килгән егеткә:

 - Бәрәч, нишләп буш син? - диде.

 - Кайсысына гына орынма, агулап үстерелгән.

 Шофер бот чабып көлде:

 - Ну сез гурт халкы! Синең кайда чиста ризык күргәнең бар?

 - Бездә... - Мирзам үзенең Җирдә икәнен онытып җибәрде.

 - Кайда ул сездә?

 - Бездә... Әбинең бакчасында.

 Хәерсез, адым саен ялган!

 - Һе, әбисендә икән! Соң, бырат, шушы тиклем миллионлаган авызга кортканың ике-өч түтәл кишер-чөгендере генә җитәмени?! Әнә, телевизордан күрсәттеләр, Себер ягында митайлар безнең җирләргә ташкабак утырткан. Корткыч бөҗәкләр яфракларын тишкәләмәсен өчен дуст өрдертәләр. Противогаз киеп! Ап-ак тузан болыты кырда! Ашыйбыз, нишлисең!

 - Нинди зур бәрәңге бакчаларыгыз елап ята, агай. Һәркем үз тамагын үзе кайгыртсын!

 - Ята, дөрес. Каларад коңгызы белән көрәшеп ардык без, хур җитәкчесе. Хет дару сип, хет артыңны туңкайтып чүплә, файдасыз, минут саен үрчи, буй-буй ыштанлы кабәхәт! Ну, нәрсә, Шәкүрә карчыкка шымытырмы инде?

 - Хәсән карт өргәсендә туктарсың, агай.

Дәвамы бар.