Сардекбашская сельская библиотека - филиал № 33

Тәлгат Галиуллин Сукыр Гаваз (3)

Дәвамы...

6

Вакыйгаларның алга таба ничек, ни рәвешле агышын батыр Гавазга тугрылыклы Замир абыйсы үз “кулына алып”, матур тәфсилләде. Арттырса да, ялганласа да, барысы да аның намусында. Дөрес, Замирның өстәп-ялгап сөйләргә, борчак шыттырырга маһирлыгы, үз алдавына үзе үк ихластан ышанып бәян итүе дә дәүләт сере түгел иде.

– Значытсы, ат-арба белән Әмзә тарафларына төшке аштан соң чыгып киттек. Дөньяны эңгер-меңгер үз канаты астына алган вакытларда авылга килеп кердек. Алашабыз, чакырылган кунакка ашыккан шикелле, элдертә генә, малай.

Мин аны хәерлегә юрадым. Хайван сизенә бит ул. Мөнирәләр йортын урамда очраган ерык авызлы бер малайдан белешеп алгач, атны чаптырып, имән баганалы биек капка янына килеп туктадык. Ул эчтән бикләнгән булып чыкты. Шакылдатам, тавыш-тын юк. Бер тәрәзәдән төшкән тонык кына утны шәйләп, өйләрендә кеше барлыгын чамалап, капканы ныграк төя башладым. Шактый вакыт узгач, баскыч башыннан гына, өлкәнрәк яшьтәге бер апаның тонык, әмма усаллыгы бөреләнеп чыккан тавышы ишетелде.

– Син йөрисеңме анда гауга күтәреп, мөртәт. Мөнирә сиңа кат-кат, мине бульше борчып йөрмә, бер киселгән икмәк кире ябышмый, дип өздереп әйтте, тапканны югалтмаска өйрән, – дип, ишеген шыгырдатып аргы яктан ябарга җыенган иде, абзагыз тиз генә чигенә торганнардан түгел, монда што-то ни ту, дип, хәйлә уйлап табып, тавыш бирдем.

– Без – юлчылар, Әсәй авылыннан, эчәргә су гына бирмәссезме? – дидем.

Апабыз, киңәш-табыш итәргәме, су алыргамы, ишеген шапылдатып япмыйча гына, өенә кереп китте. Көтәбез.

Ачылырга ашыкмаган капка янында басып торганда, Гавазның дулкынлануын, өзгәләнүен күз алдына китерүе кыен түгелдер. Хисчән гашыйкның йөрәге тышаудан котылган узышчы ат кебек, тамагыннан чыгып китәрдәй булып үрсәләнә. Җитмәсә, яшәгән өе янына килеп туктагач, Мөнирәсенең сурәте, яктырып, кичә генә күргәндәй булып, Гавазның “янында йөри”.

Үзе юлда сөйләгәнчә, соңгы мәртәбә, военкомат кырында Гавазны суырып үпкәндә, җанашы йомры тез башларын гына каплап, тәненә сыланып торган чәчәкле күлмәктән, тәбәнәк үкчәле арзанлы чүпрәк түфлидән иде. Көлгән чакта аның күзләре хәйлә катыш гаҗәпләнү белән кысылып, як-якка киңәеп, бит очлары чокыраеп киткәне хәтерендә. Ә инде колагына: “Гавазым”, дип пышылдаганда, тавышы халык моңнарына тиң тоелган иде.

Мәңгегә шундый матур булып калды Мөнирә аның күңелендә, йөрәгендә. Шул мәлдә “татар кызының үрнәге, хәтта Ходай Тәгаләнең дә югары казанышы, мөгаен, Мөнирәдер”, дип уйлап куйганы да хәтерендә. Хәзер менә, билгесезлеккә буйсынып, таҗик чегәннәре мисле, ябык капканы бизәп тор инде. Колга буең белән! Гаваз ачылмаган капканың теге ягыннан иңгән усал сүзләрне ишеткәч, татлы уйларыннан аерылып, катгый карарга килеп:

– Замир абый, атыңны кирегә бор да, кайтып китик. Безнең киләсен белгәннәр, кемдер хәбәрне җиткергән. Үзебезне мыскыл иттереп хәерчеләнмик, – диде.

Замир:

– Ашыкма, энем, безне башкалар белән бутыйлар булса кирәк. Атка бер чиләк, безгә бер стакан суыгыз жәлме әллә, – дигәч, шул ук апа капкага якынлашып, курка-курка гына аны ачып җибәрде.

Гаваз тагын кәҗәләнеп, каршы сүз әйткәнче, хуҗабикә капканы ябып куйганчы дип, Замир егетне култыклап эчкә узды.

Шул арада өйдән, күңеле нәрсәдер сизенгәндәй, алъяпкычынамы, тастымалынамы юеш кулларын сөртә-сөртә, әле генә агачтан өзелеп төшкән, өлгергән кызыл алмадай чибәр кыз йөгереп-атлап чыкты да ярты юлда туктап-төртелеп калды. Кара күзлекле, ыспай итеп киенгән Гавазга текәлеп бик озак карап торды һәм, күз нурларын теленә күчереп:

– Гаваз, бу синме? Гаваз түгелме? – дигәнрәк сорау төшерде уймак авызыннан.

Аны тавышыннанмы, еш-еш сулавыннанмы таныган егет:

– Әйе, бу мин, Мөнирә, – диде.

– Бу тирәдә нишләп йөрисең? Әни, мосафирларга су чыгар да, юлларында булсыннар.

– Мин, Мөнирә, сине эзләп килдем.

– Хатыныңны кайда калдырдың, ник монда алып килмәдең?

Аралашуга кара томан булып сарыла башлаган киеренкелекне Гавазның шаярту хисен югалтмавы коткарды.

– Капка төбендә калды. Бәйләп куелган.

Чибәркәй, башын тыгып, урамга күз салды.

– И, алдакчы, анда аттан башка җан иясе күренми. Әллә хатыныңны калдырып кайттыңмы, янәдән өйләнергә йөрисеңме? Шәп!

– Минем ялганыма ышандыңмы, Мөнирә? Сиңа мәшәкать тудырмас өчен, киләчәгең турында уйлап алдаштым. Синнән башка берәүгә дә якын килгәнем юк, берәүнең дә кирәге юк.

Шунда әкият-дастаннарда гына очраган гаҗәеп хәл булды. Гаваз, сүзләренә күктән таяныч эзләгәндәй, кулларын әүвәл өскә күтәрде, аннары бер тезен җиргә иңдерде. Мөнирә, кинәт йөгереп килеп, култыклап алып, Гавазны аягына бастырды да, аккош муены кебек ап-ак куллары белән кочаклап алып, ике як битеннән үбәргә тотынды.

Туктап, читкәрәк китеп, зәңгәрсу күзләренә “буяу өстәп”, тутырып карады да, янәдән суга төшкән балтасын тапкандай, “хуш киләсең, Гавазым”, дип, тораташ басып торган егетне янәдән кочагына алды. Ниһаять, булачак кияү, җылы суга тарган шикәр кебек эреп китеп, Мөнирәне куенына тартып, сөйгәненең иреннәрен эзли башлады. Бер-береннән кыска гына вакытка аерылып торган мизгелдә икесе дә, өйрәтелгән йорт тутыйкошлары шикелле, мәгънәләре белән бер үк җөмләне кабатларга тотындылар.

– Зинһар, бәгърем, гафу ит! Мин синең каршыңда гаепле.

– Миңа үпкәләп, ачу саклый күрмә! Сине өзелеп сагындым!

Ошбу җөмләләрнең кайсын кем әйткәнен Замир абайламый калды, чөнки алар бер-берсен кочаклаган килеш әле еладылар, әле көлделәр. Мөнирәнең эре, үтә күренмәле күз яшьләре бите буйлап акканын күрде. Гавазның сукыр күзләреннән дә бу хәтле дулкынлануга яшь бәреп чыкмадымы икән? Кара күзлеге аша чамалый алмады.

Ни өчен шулай бер-берсеннән гафу сорауларының сере соңрак ачыкланды. Гаваз күзләрен сөеклесе өчен саклый алмаганга һәм Мөнирәсен жәлләп, ирсез калдырмас өчен өйләнүе турында ялган хәбәр бирүенә ярлыкау сораса, кызның аңлатуы җитдирәк булды, озынгарак китте.

– Син хатларыма җавап бирмәгәч, йә сугыш кырында үлеп, йә хәбәрсез югалганга юрап, шул ук вакытта могҗизага өмет итеп, ярты ел көттем. Өйләнүең турында хәбәр иткән хатың килеп төшкәч, синең сатлыкҗан булуыңа ышанасым килмичә, күңелем башканы тойса да, гарьләнүем, үпкәм бугаздан ташып чыкты һәм минем тирәдә күптәннән ышкынып, артымнан йөргән, шулай ук фронтовик мужикка кулымны бирдем. Тик боткабыз пешмәде.

Замир, арага кысылып, сүзен бүлдереп:

– Тоз салырга оныткансыз, – дип әйткән иде, кыз аңа ник туганына үкендерерлек итеп карап куйды да:

– Абый, киресенчә, тозы күбрәк эләкте бугай, – диде.

– Иремнең, хөрәсәнлеге өстенә, шешә төбен яларга маһир ертлач икәнлеге ачыкланды. – Шул хакта сүз калыккач, Гавазның маңгаена салкын тир тибеп чыкты. – Аның өчен тәти уенчык булуымны аңлап, аерылышуны мәгъкуль күрдем. Мужикның да миңа дәгъвасы җитди, уйландырырлык иде. Төшемдә мин ул чордагы ирем Сахипка: “Гавазым, Гавазым, кил янымарак”, – дип эндәшә торган булганмын икән. Әүвәл аерылышуыбызга риза булса, соңрак, кемне югалтканын аңлап, акылына килеп, янәдән кире кайтаруны сорап, төзәлергә вәгъдәләр биреп, артымнан ялынып йөрсә дә, аны якын китермәдем. Нәкъ шул чорда синең яраланып кайтуың турында хәбәр колагыма килеп иреште.

Икесенең дә бер-берсеннән ярлыкау сорауларының сере киләчәктә кавышуларының ачкычы булып чыкты.

Шул арада чәен җылытып өлгергән хуҗабикә – Мөнирәнең әнисе Зәмзәмия апа: “Эчәсебез килә, дип ялынган идегез, барысы да әзер, өйгә узыгыз”, – дип чакырды...

...Авылга кайткач, Замир болайрак сөйләде:

– Гавазның булачак хатыны Мөнирәне димләүдә абзагызның теле-телгә йокмады, кызган табага борчакны сипте генә. Нәсел-нәсәбен мактап, уч төбендә биеткәннән соң, түбәндәгеләрне өстәдем. Гавазның, стансадан алып кайтканда, юл буе: “Минем асыл зат Мөнирәкәем кайларда тилмереп йөри дә мине күңеленнән чыгарып ташламадымы икән, аны сагынуларымнан сары сагыш бәгыремне телгәли”, – дип, колак итемне ашап бетерде. “Киләчәк тормышымны аңардан башка күз алдыма да китерә алмыйм, дип, Гавазым елап ук җибәрде”, – кебегрәк сүзләрен өстәгән идем, соңгысы артыграк булды бугай, егетем ике кабырга арасына, янтыгыма шулай китереп төртте ки, беркавым сулыш ала алмыйча утырдым. Фронтовиклар белән артык шаярырга ярамаганына төшендем шунда.

Ахыр чиктә, икесен дә килештереп, Мөнирәнең әнисенә алып килгән ифрат затлы бүләгемне тапшырып, эшне кызуында хәл итәргә өйрәнгән абзагыз, дилбегәне үз кулына алып, әүвәл димче, аннары башкода вазифаларын башкарып, өч көн үтәр-үтмәс килеп, инде дуслашып киткән Зәмзәмия абыстайның үзен, кызы Мөнирәне төенчекләре, бирнәләре белән авылыбызга алып кайтып, сәвит семьясы корып җибәрдек...

Соңрак Мөнирәнең әнисе, кызыннан аермалы буларак, кара тут йөзле, өлгергән шомырттай күзле, сөйкемле Зәмзәмия ханым, капканы иртә бикләп, озак ачмый торуының сереннән “йозакны” алып ташлады.

– Ул кичне сарыкларны ашатып, тавыкларны йоклатып, кызымнан: “Бүген урамга, клубка мазарга чыгып йөрмисеңме”, дип сорагач, капканы тимер келәгә утыртып, терәп үк куйдым. Бераздан кемдер кече капканы какты, без чыкмагач, шаку көчәйде.

Теге чукынчык, аерылган ире дулап йөри торгандыр әле, өебезгә “кызыл әтәч” үрләтмәсен, дип котым алынды. Ул шулай еш кына, кибеттән кызмача кайтканда, ачыгыз, ату таныш милиционерга әйтеп, иманыгызны укытам, өтермәгә Себергә үк озаттырам, дип теңкәбезгә тия иде. Капканы барыбер ачмый идек.

Кызык яраткан Замир сорау бирмичә кала аламы соң инде?

– Сезне нәрсәдә гаепли соң ул бака кашыгы?

– Мөнирәнең аңардан баш тартып, куып чыгаруы белән килешә алмый.

– Милиция белән килеп, кызыңның кулларын бәйләп алып китмәк буламы?

– Юк, алай түгел. Бездә яшәгән мәлдә минем калхуз кырыннан бер кесә уылган бодай алып кайтканымны күргән иде ул. Шуны күпертә. Янап, куркытып, янәдән кайтмакчы була. Барып чыкмады. Хәзер Мөнирәкәемнең яклаучысы, батыр хәләле бар.

 

7

Яңа гаиләгә килен алып кайтыр көнне Хәмдениса апа күршеләрен, туган-тумачаларын дәшеп, өлешчә сипләнгән өен пычак белән кырдырып, сабын илә юдырып, тәрәзәләрен ялтыраттырып, сугыштан соңгы авыр еллар өчен мөмкин булган тәкъдирдә аш табынын әзерләде, улын каршылаганда гына сандыктан чыгарылган күлмәген киеп, кәшемир яулыгын җилкәсенә төшереп, сөенеченнән балкып, Мөнирәне иң затлы мендәренә бастырып, түргә уздырды.

Бу аның яңа хуҗабикәне тануы иде. Үзен, туа килгән гаилә өчен җаваплы санап, сакал-мыекларын рәвешенә китереп, матурлап кырынган Сәләхетдин карт, бу очракта мулла абзый, яңгыратып никах укыды, Гаваз белән Мөнирәнең Аллаһ каршында ир белән хатын булуларын игълан итте, барысы да бергәләшеп дога кылып, яшьләргә бәхетле тормыш теләделәр. Шуннан соң Гаваз белән Мөнирә, авыл сәвитенә, туганнары Фатыйма апалары янына төшеп, язылышып, таныклык алып кайттылар. Ниһаять, сугыш батыры, сукыр Гаваз – хатынлы, ике ятып бер кат төшенә дә кермәгән Хәмдениса карчык киленле булды. Кичке чәйдән соң, күрше Хәдичә, әни чирләбрәк тора, кунарга керә алмассыңмы, дигән иде, мине югалтмагыз, дип чыгып китте.

Яшьләр аулак өйдә үзләре генә калдылар. Шул төнне үк, кочаклашып, үбешеп утырганда, көтелмәгән бер вакыйга мәхәббәтләренә нокталы өтер куя язды. Хикмәт шунда: адәм баласы, Хода рәхмәте илә, күктән иңгән бәхетенең кадерен белеп, сөенеп яши белми. Инде иң олы морадына ирешкән Гаваз, әллә каян күңеленә иңгән, көнче шайтан вәсвәсәсенә бирелеп, чак-чак кына иң яраткан кешесен – Мөнирәсен югалтмый калды.

Көтеп алынган тетрәндергеч ләззәтне уйламыйча әйткән сүзе, ялган дәгъва белән чак кына нәфрәт ялкынына әйләндермәде Гаваз. Мөнирәсенең ифрат нәзберек, зәвыклы, саф күңелле, кулдан-кулга йөреп таушалмаганлыгына бер кәррә дә шикләнмәсә дә, соңыннан үзе үк бәяләгәнчә, сөяксез теле үтә дә ахмак сорау төшерде:

– Мөнирәкәем, безнең арада, киләчәктә сүз куертмас өчен, бернинди сер калмаска тиеш.

– Соң, – диде Мөнирә, озын кашларын уйнатып, – мин каршы дип уйласаң, бик нык ялгышасың.

– Бу кичтә без бер-беребезгә, киләчәк тормышыбызның алсу таңлы тынычлыгы хакына, иң дөресен әйтеп, ачып бирик!

Хатыны, аның көчәнебрәк әйтелгән сүзләрен, битендәге җыерчыкларның күбәеп китүеннән сизенеп, уен-көлкегә күчерергә ниятләде:

– Мине зөфаф кичебездә иң тирән сереңнең уртасына алып кереп, өйләнүеңнең тарихы турында бәйнә-бәйнә хикәяләп бирергә булдыңмы? Хуш, кем әйтмешли, игътибар белән тыңлыйм.

– Юк ла, – диде Гаваз, чытырманлы кара урманга кереп адаша барганын тоеп. Шулай да “а”ны әйткәч, “б”сын эчендә калдыра алмады.

– Син “тегең”нән (“исерек башыңнан”, дип әйтмәкче иде дә, үз үткәнен капылт исенә төшереп, тукталып кала алды) башка ир-ат белән чуалмадыңмы?

Гаваз, Мөнирәнең әле генә өзелеп төшкән алмадай алсу йөзе кинәт нәфрәт катыш төшенкелек белән капланганын күргән булса, оятыннан җир ярыгына кереп югалыр иде.

Кыз, ушын югалткандай, куллары белән битен каплап, бик озак дәшми торды. Аягына басты.

– Ярый, мин сине аңладым. Хәзер җыенам да кайтып китәм. Киемнәремне соңрак килеп алырлар.

Мөнирәнең талканы коры, җитди, үз бәясен тәгаен белә торган кеше икәненә янә бер тапкыр инанган, үзенең нинди зур хата эшләгәнен аңлаган Гавазга, хатынлыкка сорап килгәндә, җиргә уң тезен текәсә, хәзер сулына тезләнеп, хатынның аякларын кочаклап, мең тапкыр гафу үтенеп, иңрәүдән башка чарасы калмаган иде.

– Гафу ит, зинһар, Мөнирәкәем, мин тинтәкне. Телем башыма буйсынмый башлады шатлыктан. Синең намуслы икәнеңне, кияүдә булып кайтканыңны яшермичә әйтүеңне, мине кызганып, элеккеге мәхәббәтебезне аяк астына салмас өчен генә кушылырга риза булуыңны аңлаган тәкъдирдә дә шул хатаны эшләдем. Нишлим соң инде мин җүләр?.. Мондый тилелекне башка эшләмәскә ант итәм. Ташлап китсәң, үземә кул салам! Куркытуым түгел!

Хатын күңеле, җаны белән рәнҗесә дә, элеккеге акыллы, ирләрчә чибәр Гавазны ярату, якын итү катыш гариплегеннән чарасызлыгын аңлап, жәлләп, горурлыгын акылына буйсындыра алды.

– Ярый, тор. Утыр. Син – сугыш батыры, алай түбәнсенмә! Сез шулай фашистларның умырткасын сындырмасагыз, без хәзер немец баена бил бөгәсе кешеләр идек.

Ике яшь йөрәкнең яңа тормыш бусагасын атлап чыккандагы беренче һәм, ышанырга кирәк, соңгы, җитди аңлашуы иде бу.

Тиктормас телле Гаваз да ялгышлыкны, хатаны эшләве ансат, ә аны төзәтү ифрат авыр, мина шартлауны сизми калып, күзне югалту белән бер икәнне аңлады, калган гомеренә җитәрлек сабак, гыйбрәт алды. Үксеп-үксеп елап җибәрер иде дә, ичмасам сукыр күздән яше дә чыкмый, йөрәк әрнүе күренми. Ә соңгысы бик тирәннән, җан сыкравыннан килә. Мондый сүзләр Мөнирәнең бәгырен телгәләп узып, тәкәбберлеге, үз бәясен белә торган шәхес булуы өстенә, ханым тайгак юлдан бик җәһәт кенә чыга да ала икән.

– Булды. Җитте. Балавыз сыгып утырмыйк. Бүген ике җанның, тәннең кавышу, бәхет төне, безгә болганчык суда балык тоту, ягъни сүз куерту килешми.

Мәхәббәтләре җитди сынаулар үткән, кавышулар көткән ике тән, бер-берсенә сыенып, таң атканны, җиһанга яктылык иңгәнне дә сизми калдылар. “Без өйләнгәч, төн кыскара”, дигәннәре шундый кайнар йөрәкләр мисалында тугандыр инде.

Кайнар мәхәббәтләре ташып торган ике яшь йөрәк, күңел-рухлары киләчәккә юнәлеп, өмет белән, тормышның яхшыга үзгәрүенә ышанып яшәп киттеләр. Бер ел узар-узмас, пар күгәрченнәр сөешү җимешен – улларын алып кайттылар. Аңа Сәлим дип исем кушалар.

Гаиләләре ишәеп китүгә иң сөенгән кеше Хәмдениса апа икәнне искә төшереп тору артык булыр. Оныгын бәллүр савыт тоткандай кулына алганда, улының киләчәге (аңардан берүзе калса) өчен кара сөремгә батып яшәгән карчык күзләренә, кан тамырларына иңгән сөенечен яшереп тә тормады; үтә күренмәле күз яшьләре тирә-юньгә нур сирпеп торгандай балкып агылды. Кыскасы, тәүге оныгы туу карчыкны ничек канатландырып җибәрүе янә бер шигъри дастанга лаек иде.

Туй мәшәкатьләре узуга, йорт тирәсен алабута, кычыткан кебек әрсезләрдән тазартып, барлык көндәлек эшләрне үз кулына алган Мөнирә, беренчеләре тугач, яшәреп, тагын да матураеп китте. Һәм бу гүзәллекне, үзгәрешләрне күрмәсә дә, Гаваз күңел күзе белән тоя иде.

Балалары туганчы Мөнирә бар игътибарын никахлы иренә бирде. Сабыйны тәпигә басарга өйрәткән шикелле, Гавазын өйдә, йортта, урамда култыклап йөртте.

– Син, матурым, күрмәвеңне онытырга тырышып, кулың тигән һәр әйберне, аягың баскан җирне күңелеңә беркетеп, хәтереңә тезеп барырга өйрән, шуңа омтыл. Эчемдә тибенеп, усалланып яткан балаң да шул хакта кисәтә, бир әле кулыңны, атасы, аның ничек кымшанып, минем әйткән сүзләрне хуплавын сизәсеңме? – дип, газизенең кулын шактый бүлтәеп чыккан корсагына куйды.

Бер-берсенә тәмам ияләшкәннән соң, Мөнирә Гавазның ике ятып бер төшенә дә кермәгән, мәгәр күңеленә бәлзәм булып сеңгән бер җитди серен чиште.

– Сугышка алыну хәбәреңне ишетүгә, район үзәгенә килеп, үбешеп аерылганчы ук, кавышасы булган икән, дип, бик нык үкендем. Без бит, үзебез теләгәнчә тормыш итүдән бигрәк, кешеләр, әти-әни нәрсә әйтер, дип куркып яшибез. Ходай Тәгалә, минем теләгемә колак салып, синнән балалы булу ниятемне дә хуплаган булып чыкты. – Берәү дә бәхетебезне күпсенмәс дигәнрәк назлы, иркә тавышы белән Гавазын сөендереп, гариплеген тәмам оныттырып, тирәктәге сандугач мисле сайравын белде.

Гавазны аеруча сөендергәне – аш-су табыны әзерләүгә маһир Мөнирәсенең әнисе белән күптәнге танышлар, хәтта кан кардәшләр шикелле уртак тел табуы, әнкәем, чәеңне куертып җибәримме, менә монысын кабып куясыңмы, дип, каенанасы белән җылы аралашып, кабул ителгән гадәт буенча, бераз чик тә калдырып, тормышларын җайлый белүе, татарның кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә иң югары бәясе – өрмәгән җиргә утыртмавы – күңелен җылытып торды.

Әтрәк-әләм белән салмыш йөргәндә, иң якын кешесенең кайгыга батып, саргаюын күрмәс өчен, сукырлыгына да разый булса, хәзер баласын-бәгырен күрә алмавы Гавазның җанын телгәләде.

Сәлимнәре ун айдан йөри башлауга, Мөнирә, Гавазга бернинди ташлама ясамыйча:

– Мәле, улыңның кулын тот та өй буйлап сәяхәткә чыгыгыз, бераздан йортны, тирә-юньне үзләштерегез, елмаюын яшерүне кирәк тапмыйча, яраткан эскәмияңдә дә кунаклап алырсыз, – дип тә өстәүне мәгъкуль күрде. Балалар, кайсы милләттән булуына карамастан, качыш-качыш уйнарга яраталар. Әтисенең сукырлыгын аңлаганчы, Сәлим, өстәл астына, чаршау артына, мич буена качып, Гавазны куллары, янтаулары бәрелеп, кара янып чыкканчы интектереп бетерде.

Улын йоклаткач, Мөнирә Гавазның бер кулына пычак, икенчесенә игәү тоттырды:

– Бармагыңны кисмичә генә үткәреп бир әле, матурым, пычак бәрәңге әрчергә дә ярамый.

Икенче көнне юкә чыгаручылардан мунчала алып кайтты.

– Шулардан киндерә ишәргә өйрән, хуҗалыкка һәрдаим кирәк булачак, көзгә кураларны, карлыганнарны бәйләргә ярап торыр, эш барышында бармакларың да язылыр, – диде. Авылдашлары яшь киленгә, сер итеп кенә, армиядән алып кайткан начар гадәте турында әйтеп өлгергән булганнар. Мөнирә бик акрын гына, мәгәр әнисе ишетерлек итеп, сөйгәненең колагына: “Бу сиңа эскәмиядә шешә бушатып утыру түгел”, – дип, тәрбияви мизгелне дә файдаланып калырга ашыкты. Ханым Гавазына вак-төяк шөгыльләр табып, вакытлыча булса да гариплеген оныттыру әмәлләрен күрде.

Өч-дүрт еллар узар-узмас, Әсәдуллиннар гаиләсен кыз бала бәхетле итте. Аңа, өй белән урамны бер күреп йөргән абыйсыныкына якынрак исемне хуплап, Сәлимә дип кушалар. Гаваз исә, хатынының йомышларын үтәп, аеруча кызының җиһанга аваз салуына шатланып, күктән иңгән бәхетенә сөенеп бетә алмыйча, үзенә генә буйсынган хыялый дөньясында яши.

Анда ул гына хуҗа. Хатыны, балалары Гавазның элеккеге “юанычларын” оныттыра. Үзе дә ул чорда бушка вакыт уздыруларына үкенеп куя һәм, Мөнирәсе “бер алкаштан котылып, икенчесенә килеп каптым”, дип уйламасын өчен, ул хәмердән бөтенләй баш тарта.

Тормышы ямьләнеп китеп, һәрьяктан килгән, камил күренсә дә, аның бик сирәк кешегә генә чишә торган бер куркуы, борчып торган сере бар иде. Ул, ифрат батыр, тәвәккәл йөрәкле, дәһшәтле миналарны “йөгәнли” алырлык батыр булса да, ошбу куркуыннан, көзге ач чебен кебек бәйләнчек хисеннән котылу әмәлен белмәде.

Өйдәгеләр, кайгы-хәсрәте белән уртаклашкан якыннары аның шиген елмаеп, берише чигәләрендә бармакларын уйнатып, бүтән кайгысы беткән икән, дип елмаеп-көлеп кенә кабул итсәләр, Гаваз исә ошбу сиземләвенә бик җитди карады. Ничек кенә сәер тоелмасын, елга буенда үскән егет зур судан өрки иде. Ни өчен икәнен үзе дә адәм рәтле аңлата алмый. Ә бит малай чакта Чирмешәндә туйганчы коенып, бернәрсәдән дә шикләнмичә үсте. Өлкән сыйныфта укыганда (кайсында икәнен хәтерләми), сирәк исеменең мәгънәсен беләсе килеп, татарда күпчелек кеше исемнәренең гарәп теленнән алынганлыгын чамалап, авылда бердәнбер дини гыйлемле затка – Сәләхетдин муллага мөрәҗәгать итте. Тегесе зиһен шәрифләрендә “актарынып” таптымы, сүзлекләрдән карап ачыкладымы, мәгәр Гавазны тәшвишкә салып, колагына мондый аңлатма-тәрҗемәне ирештерде:

– Гарәп сүзе “гавас” – “энҗе эзләп тирән суга чумучы һөнәрмән”не, безнеңчә, “водолаз”ны аңлата икән.

Ошбу шәрехләүне яшьлек кызулыгы белән, бигрәк тә сугыш юлларын узганда, мактанып диярлек кабул итеп, оныткан ук иде. Фронтка алып китүче вагоннарга төялеп ятканда, биш-алты яшьлек нарасыен җитәкләгән чегән хатыны (мәгълүм булганча, чегәннәр яшь хатыннарын яннарыннан баласыз җибәрми), рөхсәт-мазар сорап тормыйча, зур төркем арасыннан бары тик Гавазның учын кулына алып, “чибәр егет, син сугышта яраланып, исән-сау кайтып, бәхетле буласың, тик үлемеңне зур судан табасың”, дигән сүзен күзенә карап әйтте дә, акча да сорамыйча, ай күрде, кояш алды, дигәндәй, шунда ук юкка чыкты. Гаваз исә бөрмәле кара итәкле, кызыл кофталы, ялт-йолт итеп уйнап торган зур кара күзләр ышыгында аеруча ак күренгән тешле чегән хатынын, аның әйткән куркыныч сүзләрен озак онытмады. Күзләрен югалту хәсрәте генә бу вакыйганы томан эчендә эретте. Сугыш матавыклары онытыла төшеп, гаиләле булып, балалары туып тынычлангач, чегән хатынының сүзләре, келт итеп исенә төшеп, тырнак астына кадалган шырпыдай, гелән күңелен кыбырсытып торды. Дивана чегән кәмпере теленә ни килсә, шуны лыкылдый инде, дип, үзен тынычландырырга, шомлы уйларыннан котылырга тырышса да, барып чыкмады, судан куркуы, бала чакта бүредән өркү шикелле, аны үзеннән җибәрмәде.

Чегән хатынының авыр яралану, бәхетле гаилә кору турындагы фаразлары рас килүе аны тәмам пошаманга салды. Ышанмаска тырышса да, суга керергә, коенырга яратмады. Мөнирәсе, кулыннан тотып, елгага алып керсә дә, кендегеннән тирәнгә үтәргә базмады. Урыс мәкалендә әйткәнчә, “Аллаһ йоклаган арада, шайтан ни кылмас”.

Елга буенда үскән балаларны тормыш чыганагы – су үзенә тартып, ымсындырып тора. Әсәдуллиннар гаиләсе коенырга гел бергә, дүртәүләп төшәләр. Сеңлесе суга керүдән курыкса да, Сәлим алты яшендә йөзәргә өйрәнде, хәтта су астыннан “энҗе эзләргә” дә күп алмый. Табигый мохиттәге балык шикелле хис итә үзен.

Язмыш уеныдыр инде. Чегән хатынының өченче фаразы – фаҗига буласы көнне, гөнаһ шомлыгына каршы, “өйдә эшләрем күп”, дип, Мөнирә су буена төшмәде. Күрсәтмәләрен генә бирде.

– Карагыз аны, сак булыгыз. Сәлим, син йөзә беләм, дип әтәчләнеп, тирәнгә кермә. Әтиеңне чирәмгә урнаштыр да, Сәлимәсен кочаклап, су тавышын тыңлап утыра бирсен!

Һәм шулай эшләделәр дә. Көн матур иде. Күңелләрне иләсләндереп, йомшак кына җил исә. Гаваз Сәлимгә: “Улым, тирәнгә кермә, миңа тавышыңны ишеттереп тор, кызым, абыеңны күзеңнән ычкындырма”, дип кисәтеп торды.

Балалар, рәхәтләнеп йөзеп-чумып, озак итеп су чәчрәтеп уйнадылар. Барысы да канәгать иде шикелле. Бермәлне Гавазның колагына Сәлимнең каты итеп кычкырган тавышы ишетелде:

– Әти, әти, Җәүдәт бата, аны су йота, аякларын тартып чыгара алмый.

Гаваз, ни-нәрсә эшләгәнен белештереп тә бетермичә, итәгендәге кызын чирәмгә бастыра да, каударланудан галошларын да салырга онытып: “Батам, аякларымны күтәрә алмыйм”, – дигән тавыш килгән якка чумды һәм, күрше малае Җәүдәтне су астында табып алып, бар көченә баткактанмы, шайтаннанмы, әллә балыкчылар куйган җәтмәдәнме тартып алып, мөмкинлеге, хәле булганча күтәреп, бар көченә саерак җиргә, ярга таба ташлый. Шуннан соң гына үзе чыгарга омтылыш ясый башлый. Аякларын берәм-берәм үзенә суырып торган сазлыктан тартып чыгарырга тырышуы берни бирмәвен сизә. Әйтерсең лә аларны тышаулап куйганнар. Ул лайлалы чоңгылга эләгә. Үзен аска сөйрәгән тиле көчкә бирешәсе килмичә, аякларын коткарырга, бар булган көчен куеп, өскәрәк күтәрелергә омтыла. Шул талпынуында бер генә мизгелгә башын судан өскәрәк чыгаруга ирешә. Күзләре кинәт ачылып киткәндәй булып, еракта зәңгәр күк читенең җиргә тоташканын күреп алгандай була. Колагына гына улы белән кызының, ачынып, елый-елый кычкырып: “Әти, әти, судан чык!” – дигән тавышлары фани дөньялыкта ишеткән соңгы сүзләре була. Бу юлы инде ул яртылаш янган күз кабакларын мәңгелеккә йома.

Үзәктән чакырылган белгечләр “су астыннан энҗе эзләүчене” көч-хәл белән тартып чыгара, бөтен авылдашлары җыелып, батыр егетне, изге җанны, зурлап, соңгы юлга озата.

Тәмам.