Сардекбашская сельская библиотека - филиал № 33

Тәлгат Галиуллин Сукыр Гаваз (1)

 

1

Гаваз ял итәргә тиеш иде. Мәгәр аның кулдашы хохол егете Тарасенко яраланып, хастаханәгә эләгү сәбәпле, менә инде ничәнче көн тоташ, немецлар куеп калдырган миналарны эзләргә, сүндерергә аңа чыгарга туры килә. Чигенеп баручы фашистларның үкчәләренә басып, ажгырып килә торган танк армадасына юлны әзерләү, үлем күсәкләрен табып шартлату яисә алып ташлау бурычы минёрлар җилкәсенә төшә.

Пилотка астыннан әрсезләнеп, як-якка сибелеп торган чәчләре, өлгергән шомырттай кара күзле, табак битле, ачык чырайлы, тыгыз гәүдәле татар егете Гаваз Әсәдуллин чираттан тыш “ышанычны” шатланып кабул итте, дип әйтү дөреслеккә туры килмәс иде. Әмма сугыш вакытында приказны тикшереп яисә карышып тору була алмый. Кемнәрдер, чит-ят илләрне күрүне, үзгә лөгатьле халыклар белән аралашуны мәртәбә санап, туган авылларына кайтып масаер өчен, истәлеккә тәти “уенчыклар” җыярга тырышса, Чирмешән буйларында урнашкан, Әсәй авылында туып-үскән егет, Балтыйк диңгезе кырында, Көнчыгыш Аурупада гомер сөргән кавемнәрнең ни табигатенә, ни гореф-гадәтләренә, ни яшәү рәвешләренә таң калып, аһ-ваһ килеп сикереп төшмәде. Һәр милләт Ходай Тәгалә тарафыннан ничек яратылган булса, һәммәсе үзенчә көн күрә, үзенчә яши, башкача бии, җырлый... нәсел калдыра. Эстон, поляк, маҗарлар, безгә дустанә күренергә тырышып, елмаеп исәнләшсәләр дә, совет солдатлары аларның ихласлыкларына ышанып бетмиләр. Командирлары да “җирле халык белән аралашырга туры килсә, сак булыгыз, тәмле сүзләренә балавыз кебек эреп китмәгез”, дип кисәтеп кенә торалар. “Безнең яклы” дигәннәренең дә кесәләрендә нәрсә йөрткәнен, күңелләрендә ни ятканын белеп булмый. Телләре дә, ничектер, күңелгә ятышлы түгел, дигән әрсез уй Гавазны сискәндереп җибәргәндәй булды. Әнә бит, минем нинди төзек, нәзакәтле, моңлы, җырлап торган телемне дә урыслар яратмый, үлем астында дус булып йөргәннәре дә, татарлар белән очрашып, үз телебездә аралаша башласак, “кеше аңларлык лөгатьтә сөйләшегез әле”, дип, төрлечә мыскыллаудан да тартынып тормый. Исемемне Гриша-Григорийга, һич югы Егоркага әйләндерүгә омтылулар бихисап булды. Бу сүз гарәпчәдән алынган, дигәч кенә, бераз тынычланып, бозып, җимереп булса да, метрикәгә язылганча әйтергә тырыштылар. “Уйлап җиткермичәрәк, ялгыш кына, исемем “су астыннан энҗе эзләүче водолаз” мәгънәсен аңлата, дигән идем, шул минем кушаматым булып китте: “Татарин-водолаз”, вәссәлам!

Чит җирләрне өнәп бетермәү, анда яшәүче милләтләрнең телләренә кырын карау Сәвиткә берләшүдән киләдер әле дип тә уйлап куйгалады Гаваз. Кем арбасына утырсаң – шуның җырын җырларга мәҗбүрсең...

Сугышның соңгы елында армия алдына куелган төп максат: җайлана гына барган яшәешебезне пыран-заран китергән илбасарны үз өнендә тар-мар итү, ә Гавазга, исән-имин калып, тизрәк туган авылына кайту, әтиләрен югалтканнан соң, хәсрәт дәрьясына чумган әнисен юату. Сувенир эзләп йөрүчеләрдән көлсә дә, шултиклем үлем белән бил алышып йөреп, берәр истәлек алып кайтмасаң, дөрес булмастыр. Якташлары – фронтовиклар аңламаслар, тәки авыл мокыты булып калгансың, диярләр. Тик кайберәүләр кебек, немецның авыз сыбызгысы дәрәҗәсенә төшмәскә иде. Аккордеон, сәгать, келәм кебек җитдирәк әйберләр кыстырып кайтып, гимнастёрка түшенә медальләрен, ялтыравык билгеләрне тагып, Мөнирәсе алдында, күктән төшкән фәрештәдәй пәйда булып, кәҗүн итекләрне (бәлки әле, немец ботинкаларын), бер-берсенә шакы-шокы бәреп, кызның “ушын” алсаң, иллә кызык тамаша булыр иде. Мине күргәч, матуркаем, үзен ничек тотар иде икән? Әүвәл, һичшиксез, танымыйча аптырап, югалып калыр, аннан тулышкан күкрәген сулыш белән тутырганнан соң: “Гавазым, синме бу, төшемме, өнемме, кайттыңмы, ник алдан хәбәр итмәдең?” – дип, өлгергән чиядәй кызыл иреннәрен турсайтып торыр, шуннан соң, йөгереп килеп кочаклап алгач, елап җибәрергә дә күп сорамас. Нишләтәсең, хатын-кызның холкы, менәзе шундыйрак. Табигать аларны шулай яраткан. Сугыштан кайтып, берничә көн йокысын туйдырганнан соң, Мөнирәгә тәкъдим ясап, миңа – хатын, әнигә килен кирәк, дип кистереп әйтер.

Иң татлы хыялларын бүлдереп, сөйгәненең соңгы хатына һаман да җавап бирә алмаганы исенә төште. Бүген үк гафу үтенеп, җавап мәктүбе язар. Күңел түрендә кат-кат кабатлап йөрткән, әлегәчә беркем әйтә алмаган сүзләрне тезгәннән соң, гади генә итеп: “Сугыш тиздән бетәчәк, җиңү белән тәмамланачак, туй сөлгеләреңне чигә башласаң да, чак булыр”, – дип тә шаяртып куяр!

Бүленгән татлы уйларына ирек биреп, Гаваз кечкенә куаклык уртасыннан агып яткан, суы сасырак тоелган шарлавыкны атлап үтте. Алда кечерәк кенә, тау дисәң, хәтере калырлык калкулык тора. Аны заданиегә озатканда, капитаннарның: “Будь очень внимательным, осторожным, немцы очень озлоблены, ибо им уже нечего терять”, – диюе калкулык янында гына исенә төште.

Кемгәдер артык гадәти күренгән, аның өчен ифрат кадерле хыялларын, йөрәгеннән уздырып, Гаваз озын тимер сапка утыртылган мина эзләгечен әле алга, әле як-якка юнәлтеп, тар сукмактан атлавын дәвам итте. Командирлары, һәр адымда безне үлем афәте сагалап тора, бик сизгер булыгыз, дип, бераз арттыра иде бугай. Әби-бабасы, ата-анасы кадерләп үстергән ирләрне күпләп кыру орышы башланганның икенче елыннан ук, Гаваз Әсәдуллин, берничә ай махсус курсларда шул шөгыльнең нәзари нигезләре белән танышканнан соң, менә инде өченче ел, кешенең башына да килмәслек мәкерле алымнар белән күмеп, яшереп калдырган үлем күсәкләрен – миналарны эзләп табып, юк итү белән мәшгуль. Табышмак чишкән шикелле, башны эшләтүне, җитезлекне сорый торган, ахыр чиктә гаять куркыныч шөгыль. Һәр минут сират күперен кичкәндәй буласың! Беришенең “йомшак җирен” табып, шөребен борып сүндерәсең, чыбыгын өзәсең, күп очракта читкә сикереп (өлгерсәң) шартлатасың! Җитезлегең җитмәсә, ялкын шары эчендә калып эрисең!

Гаваз дошман миналарын табып шартлатуның “асы” саналса да, бу һөнәрен яратып, мөкиббән китеп башкара дип санау ялгыш булыр иде. Чөнки аның фикеренчә, тумыштан акылы зәгыйфь кеше генә үлемнән курыкмый. Кем әйтмешли, берәү дә ике тапкыр тумый, ике кат үлми, шуңа күрә һәр инсан якты дөньяның һәр тумыш көнен, һәр сәгатен куанып, сөенеп, ата-ана тансык баланы көтеп алгандай елмаеп каршыларга тиеш. Әнә Гаваз белгән, мина белән бил алышкан минёр егетләрнең күпмесе генә исән-имин калды, нихәтлесе батырларча һәлак булды. Сугышның соңгы көннәрендә, бигрәк тә сөйгән ярың өзелеп көтеп торганда, җан тәслим кылсаң, ифрат үкенечле булыр иде. Хәер, кеше үзенең тууын да, үлемен дә күреп белми. Ахыр чиктә, иртәме, соңмы, барыбер Ходай хозурына күчәсе, ошбу халәт адәм баласының ихтыярыннан тормый. Шул хакыйкать сугышчыларны үлемнән курыкмаска өйрәтә булса кирәк.

Бүген көне дә ташка үлчим, әллә нинди шунда, күңелдә шом, сагыш уята торган. Төрледән-төрле җан ияләренә охшаган, берсе ертык, икенчесе канатлы болытлары да, кояшны ара-тирә, вакытлыча “чапаннарына” яшереп, җирдә шәүләләрен биетеп, күңелне бимазалап торалар.

Берничә ай элек кенә фашистлар кубызына биергә мәҗбүр халыклар, хәзер ду килеп, ирек, мөстәкыйльлек дәгъвалап шаулашалар. Ә немецларның үз хәсрәтләре: сәвит гаскәрләренең һөҗүмен туктата алмасалар да, ниятләре – булдыра алганча аяк чалу, төрлечә зарар ясау, ягъни гомерләрен озынайту. Шул максат белән, элеккеге ахириләренең кырларына, юл буйларына миналар урнаштырып калдыралар. Дөрес, сугышның беренче көннәрендәге мисле үлем күсәкләрен күпләп куя алмыйлар. Безнекеләрнең тын тартырга да ирек бирмәүләре бер хәл, хәчтерүшләрнең шартлаткычлары да бетеп бара торгандыр инде. Миналарын ашык-пошык, аз-азлап куюга карап кына үтергеч көче кимеми, кеше җанын алырга бик аз кирәк шул. Ә аны аякка бастырырга күпме көч түгәргә туры килә.

Аллаһның һәр бирмеш көнен: “Бәйрәм бүген, бүген бәйрәм!” – дип каршы ала Гаваз.

Һәр көн сугышның атнасына-аена торырлык булып, солдат боткасы, консерва, чиле-пешле ипиләре туйдырса да, бер дә яшисе килү дәрте сүнми. Күпчелек солдатлар, атака алдыннан бирелә торган, “Ворошилов йөз граммын” көтеп ала торганнар иде. Беренче мәлне Гавазны әче эчемлек әсир итә алмады, үз өлешенә тигән “көмешен” иптәшләренә биргәләсә, акрынлап хәмер үзенә дә ошый башлады, хәтта ошбу иблис коткысын көтеп ала торган булды. Хәмерне ничек кенә хурласалар да, ул солдат язмышының авырлыкларын оныттырып кына калмый, вакытлыча булса да, дошманга нәфрәтне арттыра, үлемгә битарафлык хисе уята. Ут чәчрәп торган дзотларны күкрәге белән каплаган, граната белән танк астына кереп яткан гаярь егетләрнең батырлыгында хәмернең өлешен инкарь итеп булмас. Мина эзләүчеләргә, пехотадан аермалы буларак, “у вас ювелирная работа”, дигән булып, эчемлекне заданиене үтәп кайтканнан соң гына бирәләр иде.

Совет мәктәбендә әхлакый тәрбия алган Гаваз үзе тапкан минаның берсен, халкым, илем өчен, дип шартлатса, икенчесен, фин сугышында батырларча һәлак булган газиз әтием хакына, дип, күккә очыра торган булды. Ошбу югалтудан ачык чырайлы, тыныч, мөлаем әнисенең кинәт картаеп, кечерәеп калуын күз алдына китерүгә, Гавазның йөрәге тартышып куя. Авыл советы сәркатибе, туганнары, Фатыймага әйтеп яздырган хатларын укыганда, Гаваз һәрдаим әнисен күз алдына китерә, үтә күренмәле, энҗедәй күз яшьләренең җыерчыклы бите буйлап тәгәрәп төшкәнен күргәндәй була.

Һәр хатында: “Улым, күз нурым, атаңнан соң бу фани дөньяда бердәнбер өметем син калдың! Үзеңне, зинһар, саклый күр...” кебек сүзләрен гел кабатласа да, анасының теләкләре кыйммәтен югалтмый. Гаваз һәр юлы аларны беренче кат укыгандай кабул итә. Соңгы хатында, ни өчендер, “Донбасстан Германиягә озатылган кызлар” турындагы бәетне дә күчертеп яздырган.

Әнисенең соңгы мәктүбе, Мөнирәсенә язасы сүзләре турында уйланып, аз-маз хисләнеп, тыныч кына атлаганда, кулындагы мина эзләгеченең калтыранып алуы аны кинәт чынбарлыкка кайтарды. Болай үзе калкулыкта көзен коелып калган яфраклардан, күптәнге чүп-чардан башка әйбер күренми. Тик нидер сизенгәндәй, аркасы гына тартышып куйды. Игътибар итмәскә, коткыга бирешмәскә, йокы алдыннан әнисе өйрәткән догаларны исенә төшерергә тырышып, алга титаклады. Калкулыкның кыл уртасына күтәрелгәч, яз кайда да – Аурупа дигәннәрендә дә, бездә дә – шул ук икән дип уйлап куйды. Әнә, тормыш җепселләренә тулышкан яфраклар, бәяләрен белеп, үзара сөйләшәләр, серләшәләр. Табигать шундый матур, камил, дошманнар да нәкъ безнең шикелле ике күзле, ике колаклы, бер борынлы адәмнәр ләбаса. Һәркайсыбызның гомере бер генә, ә нигәдер кешеләрне теге дөньяга озатудан тәм табабыз.

Җирнең калтыранып алгандай тоелган өлешеннән читкәрәк үтеп, бер-ике адым ясаган иде, аз-маз гына хәрәкәтләнгәндәй тоелган кечтеки түмгәккә җан кергәндәй булды, ул чүпрә салынган камырдай күперенеп, вулкан төсле, өскә күтәрелә башлады. Гөнаһ шомлыгы – Гавазның шул якка борылуы булды, читкә сикерергә өлгергәнче, кызыл шар дулкыны егетнең тәненә, битенә сыланып, эссе ташкын аны йомычкадай читкә ыргытты. Гаваз, әле берни аңышмыйча, аңын җуйганчы, яшьлек куәте белән урыныннан күтәрелергә, һич югы күзләрен ачарга тырышса да, булдыра алмады, керфекләренә авыр гер элеп куйганнар, диярсең, кул-аяклары ихтыярына буйсынмас булдылар. Көчле шартлаудан соң, тирә-юнь тып-тын калды, әйтерсең лә җиһан дөм караңгылыкка чумды. Гаваз үзен тирән упкынга төшеп киткәндәй тойды. Күршедә мина эзләүче иптәшләре, көчле шартлауны ишетеп, йөгереп килеп, нәрсә булганны бик тиз аңлап, егетнең сәлперәеп төшкән гәүдәсен күтәреп алып кайтып, санчастька тапшырдылар, авыр яралыны аннан Мәскәүгә озаттылар.

 

2

Гаваз үзенең кайда, күпме ятканын хәтерләми. Инде табиблар аның терелүенә ышанычны югалта ук башлагач, беркөнне, гафләт йокысыннан уянып киткәндәй, бер-берсенә җилем белән ябыштыргандай береккән иреннәре арасыннан кысып, егет үз туган телендә сорау чыгаруга иреште.

– Мин кайда ятам? Минем белән нәстә булды?

Тавышы чыгар-чыкмас булса да, аны ишетәләр.

Гавазның колагына ир-ат тавышы белән әйтелгән сүзләр килеп керә.

“Ой-ой, он, кажись, пришёл в себя, что-то попытался сказать”.

Хатын-кыз тавышы:

“А что он сказал?”

“По документам он – татарин. Наверное, на своём что-то пробормотал. Неважно, что он произнёс, главное, наконец, он пришёл в себя. Ведь сколько времени лежит без сознания. Бедняга, он ещё не знает, что потерял оба глаза. А сколько из его тела мелких осколков вытащили! Не сосчитать...”

Болар кем турында сөйләшә соң, кем икән ул, кая югалтты икән ул мескенкәем күзләрен, дип, кемнедер ихластан кызганып, керфекләрен аерып, күз шәрифләрен ачарга тырышып караса да, булдыра алмады. Шунда аның башына коточкыч уй килде: әллә соң алар минем турыда сүз куерталармы! Фани дөньяны күрүдән мәхрүм калган “бедняга” ул түгелме икән?

Шул авыр уйлар Гавазның булыр-булмас хәлен алып, башының сызлавына, укшытуга түзә алмыйча, ул янәдән хушын югалтты. Күпме шулай ятканын да хәтерләми. Аңына килгәндәй тоелгач, үзен капшап карагач, күтәрелергә тырышса да, башын ятактан аера алмады. Шәфкать туташлары ярдәм итешеп, күтәреп, мендәргә яртылаш утыртып, кашыктан тамагын туйдыргач, үзенең аяныч хәле, киләчәк тормышы хакында уйлана башлады. Хәзер бер хакыйкать ачыкланды: димәк, ул газиз күзләрен еракта, чит-ят җирләргә “бүләк” итеп калдырган... Ничек көчле яңгырый... Сукыр Гаваз... Күзсез Гаваз Әсәдуллин... Мина шартлаган урында һәлак булса, хәзер батырлар сафында йөрер, каберенә (тапсалар) чәчәкләр китерерләр иде. Ә болай – ни бөтен, ни пултара... Так себе, гадәти мескен, мәхлук.

Кайсы тарафтан бәяләсәң дә, ни генә әйтсәң дә, безнең илдә сугыш кырында үлеп калу батырлык, югары үлчәү берәмлеге санала. Үзләренең кирәксезлеген, артык кашык булуын аңлаган авыр яралылар “ник шунда тәгәрәп үлеп калмадым, болай газапланганчы”, дип иза чигәләр. Тома сукыр килеш яшәүне Гаваз берничек тә кабул итә алмый. Җитмәсә, борчулы әнисенең “ай бәбкәм, нишләттеләр сине, каһәр суккырлары”, дип йөрүләре төшләренә кереп йөдәтә.

Урман кисеп, утын ярып, печән чабып, мал карап үскән таза егет акрынлап торып утыра, тимер караватына таянып хәрәкәт итә, палатадагы чирдәшләре белән аралаша, фикер алыша башлый. Шәфкать туташлары, табиблар ягыннан җылы, аңлаучан, рәхимле мөнәсәбәт дарулардан да файдалырак тәэсир итә.

Мина чәрдәкләгән аягын киссәләр дә, ике кулы, күзләре исән, үзен Аркадий дип таныштырган ирдән әнисенә хат яздырганда, гариплеге турында ләм-мим сүз әйттермәде. Хатның русча язылуын болай аңлатты: “Уң кулым яраланган иде, хатны күршемә әйтеп яздырдым, минем хәрби хезмәтем әле дәвам итә, кайтуым соңрак булыр, вакытын тәгаен әйтә алмыйм”, – дип, әнисен кызганудан алдашу юлына баса Гаваз.

Сырхауханәдән чыгар алдыннан поездга билетлар алып, тиешле кәгазьләрен кулына тоттырдылар. Гаваз туганнан туганы Замир абыйсына фәлән көнне, якынча шул сәгатьтә стансыдан атың белән каршы ал, дип, телеграмма суктырды. Купеда барганда да, вагоннан төшкәндә дә, аның хәлен аңлаган күршеләре төрлечә ярдәм итәргә тырыштылар.

Замир абыйсының хәзер аты бармы-юкмы, ул кадәресеннән батыр егет хәбәрдар түгел. Элек калхуз эшенә адәм баласы шикелле гаҗәеп акыллы җирән кашка белән йөргәнен генә хәтерли. Атын да тапкан, вакытында килеп тә җиткән иде абыйсы. Соңрак аңлатуынча, җирән кашкасын туган илне азат итү өченгә алып киткәннәр, һәм ул чит-ят җирләрдә “батырларча” һәлак булганмы, әллә сугышчыларның тамагын туйдыруга киткәнме, хәбәре килмәгән, кире авылга кайтмаган.

3

Перронда аркасына чантасын[1] элгән, кулына ниндидер төенчек тоткан кешене, ерактан күз сирпеп алуга, “Гаваз булырга тиеш”, дип фаразлады һәм ялгышмады Замир абыйсы. Тораташ булып басып торган зур кара күзлекле адәм аның ягына борылып та карамады. Ул күзлеклегә якынлашты:

– Гаваз энем, синме бу?

Җансыз басып торган кеше, аның ягына яртылаш борылып:

– Әйе, бу мин, Гаваз булам, Замир абый, – дип, кулын бөтенләй икенче якка сузды.

Замир энекәшенең хәлен шундук аңлады, кочаклап алып, елап җибәрде дә, ни-нәрсә булганны төпченеп тормыйча, арбага җайлап утырырга булышты.

– Да, брат, фашист сиңа гумерлеккә истәлек калдырган. Ничава, кул-аякларың исән, акрынлап яңа хәлеңә күнегерсең. Әнә, тумыштан тома сукырлар да үзләренчә типтереп яшиләр, җырлыйлар, бииләр, өйләнешеп, менә дигән ачык күзле балалар үстерәләр.

Ә Гаваз юл буенча әнисе, Мөнирәсе турында уйланып кайтты, алар сукырны ничек кабул итәрләр? Бигрәк тә әнисе югалып калыр.

Чыннан да, борчылуы юкка булмаган икән.

Замир абыйсы әнисенә: “Улыңны – батырны каршы алырга стансыга барам”, дип кисәткән икән, ат капка янына килеп туктауга, Хәмдениса абыстай, рәешкә генә саклап тоткан күлмәген, ак яулыгын җилкәсенә төшереп бәйләп, тәрәзәдән ат күренүгә, яше мөмкинлек биргәнчә, урамга йөгереп чыгып, “исән-имин кайтып җиттеңме, улым”, дип, арба ягына ыргыла. Гаваз, урыныннан төшеп, тавыш килгән якка баргандай тоелса да, читкәрәк китә һәм чак кына егылмыйча кала. Чит кешеләрдән яздырган хатлары буенча да афәтне сизенгән ана улының, бөтен битен диярлек каплаган зур кара күзлек киеп, әле генә беренче адымнарын ясый башлаган сабый кебек атлавын күргәч, “аһ, балам, нишләттеләр сине”, дип, Гавазны тотарга алга талпына, абына һәм, һушын югалтып, улының аяклары янына сыгылып төшә. Шул арада йөгерешеп килеп җиткән авылдашлары өйгә әнисен күтәреп, Гавазны җитәкләп алып керәләр. Шәфкать туташы, нәрсәдер иснәтеп, ананы айныта.

Күзләрен яу кырында калдыруы, гомумән, гариплеге белән кайнар канлы Гавазның һич кенә дә килешәсе килми. Туып-үскән йортларына кайтып төшүенең икенче көнендә үк каударланып, гимнастёркасын, чалбарын киеп, ызбадан чыга. Баскычтан төшкәндә, нәрсәнедер дөпелдәтеп аудара, аның янына үзе дә сузылып ята. Улын уятмаска тырышып, иртәнге чәйне әзерләү белән мәшгуль әнисе, уфылдап килеп чыгып, улын көч-хәл белән аягына бастыра. Кыскасы, Гаваз беренче тормыш дәресен ала. Адәм баласы барысына да: яхшысына да, яманына да бик тиз күнегә. Баскычта сузылып яту “бушка китми”. Хәзер Гаваз “әтәчләнми”, өй эчендә генә капшанып, тимер караватка, өстәлгә, әтисе ясап калдырган урындыкларга тотынып йөри, акрынлап, кече капкадан чыгып, коймаларына терәтеп куелган, әлеге дә баягы әтисе белән әмәлләгән эскәмияне “бәхетле” итәргә өйрәнә. Стансыдан алып кайткан Замир абыйсы аңа шома кул таягы ясап биргәч, яшәеше бераз җайланып киткәндәй була. Мина эзләгечне йөрткән шикелле, тирә-юньне тикшереп алганнан соң гына аягын атлый. Бәдрәфкә үзе барып кайту, кечкенә капканы шыгырдатып ачып, эскәмияне табып утыру, аякларын берсе өстенә икенчесен атландырып кую аның өчен зур шатлык, рейхстагка байрак элгәндәй зур җиңү иде. Менә, карагыз Гаваз әзиегезне, ул ничек матур итеп, читән башындагы кызыл кикрикле әтәч кебек кукраеп утыра, бәлки, әле кычкырырга да өйрәнер, дия кебек иде аның йөзе. Узып барганда, каяндыр кайтканда, яше-карты Гавазның хәлен белешмичә үтеп китми.

Аның янында иң еш булучыларның берсе – авылның түбән очындарак яшәүче, шулай ук сугышта чирканчык алып, бәхетенә исән-сау кайткан яшьлек дусты Гәзим иде. Бер килүендә Гәзим утыргычның сөрсегәнрәк такталарын яңага алыштырып куя да “эшлекле” тәкъдим кертә.

– Карале, ахири, бик матур, ипле, карап туйгысыз өр-яңа килеп чыкты.

– Ярый, рәхмәт, дустым! Мин сиңа ышанам.

Гәзимнең сүзе тәмамланмаган икән әле.

– Дусы бар, дошманы бар, дигәндәй, әллә, мәйтәм, чылатып җибәрәбезме?

Гаваз аркадашының сүз сөрешен аңламадымы, әллә юри башкага борып җибәрдеме.

– Әнигә әйт, су чыгарсын!

Гәзим, пырдымсызланып:

– Башыңны юләргә салма инде. Юып җибәрәбезме әллә, диюем?

– Соң, барыбер йә су, йә башка берәр сыек нәрсә кирәк була торгандыр инде.

– Риза булсаң, мин мигом кибет әйләнеп киләм.

Эчемлек турында искә төшерүгә, шул мизгелдә үк Гавазның фронтта Ворошилов “күчтәнәченә” өйрәнгән тамагына ниндидер зәхмәтле, төртеп төшергәнче сорап торган төер утыргандай булды. Әүвәл, бер шешәдән арттырмыйбыз дип башласалар да, анысын бушаткач, дусларга “тулы бәхет” өчен тагын күпмедер җитмәгәндәй тоелды. Шуның өстенә, Гаваз үзен бурычлы санады. Бу юлы, табигый буларак, тәкъдимне хуҗа кертте.

– Минем уң як галифе кесәсендә акча булырга тиеш, шуны ал да тагын берне алып кайт инде, булмаса. Әйбәт китте бит әле.

Дәвамы бар.