Сардекбашская сельская библиотека - филиал № 33

Ринат Мөхәммәдиев Ак кәгазь нидән саргая? (12)

Дәвамы...

9

Кулъязмаларны кайтарырга ашыкмады аның якташы. Бер ай көтте, ике ай – юк! Күршедә генә яшиләр югыйсә, бер булмаса бер очрар дип көтте ул аны. Әмма Нәкис күзенә чалынмады. Әдәбият һәм шигырь мәйданына мөнәсәбәте булган таныш-белешләреннән дә сораштырып торды аның хакында. “Ара-тирә күренеп китә үзе. Әмма бик эреләнде “Нәкис”, эшлекле затка әверелеп китте соңгы араларда, Черек күл тарафында еш чуала имеш...”, дип җавап кайтардылар.

- Нәкис... Ул ниткән Нәкис тагы, аның үз исеме бар ич, – дип, колагы ишеткәнгә ышанмыйча торды галим бертын.

- Ишеткәнегез юк идеме, гаҗәп, аңарга бу кушаматны байтактан тактылар кебек инде...

Нигъмәт сүзне озынга сузып тормады, баш какты да үз юлында булды.

Көннәрдән бер көн, башка чарасы калмагач, фатир хуҗасына мөрәҗәгать итеп карарга җыенды Нигъмәт Хәким.

- Ул моннан күптән күчте, фатир алганына биш былтыр, ишетмәдегезмени, үзенә фатир бирделәр ич аның, – дигән җавап ишетте ул.

Боларны ишеткәчтен чираттагы мәртәбә хәйран калды. Үз сүзләренә караганда, һич кайда җүнле-башлы эшләмәгән Нәкис фатир алган, фатирлы булган... Анысы яхшы, әлбәттә. Ишле гаиләсе, балалары бар. Әмма шунысы гаҗәп, күпме очрашып, аралашып та шушы көнгә кадәр бу хакта ләм-мим бер сүз кузгатканы булмады бит.

- Кайда икәнлеген белмисезме, адресын калдырмадымы?

- Мин сорамадым, ул калдырмады... Шушы тирәдә генә булырга тиеш, малайлары безнең ишегалдында еш күренә. Иптәшләре монда ич, уйнарга киләләр... Тәрбиялеләр, әллә каян танып, “Здрастуйте, тётя Марфа” дип, килеп исәнләшәләр минем белән. Хатыны да шундый тыйнак һәм сөйкемле иде... Алар киткәчтен ишегалды гел ятим булып калды...

Бер сөйләшә башласа Марфа ханымны һич туктатам димә, ул әле иркенләп дәвам итәргә әзер иде бу әңгәмәне. Ләкин Нигъмәтнең институтка ашыгып китеп барган чагы, шул сәбәпле, гафу үтенеп, юлын дәвам итәргә мәҗбүр иде...

                                   ***

Көннәрдән бер көнне бөтен илгә Ленинградтан кайгылы хәбәр таралды. Газеталарның беренче битендә атналар-айлар буена гел шул хәбәр булды: Күренекле революционер, Сталинның көрәштәше, өлкә партия оешмасы лидеры Сергей Миронович Кировны вәхшиләрчә атып үтергәннәр. Гәрчә, Кировның үзен танып белмәсә дә, күпмедер гомерен шул шәһәрдә уздырган, халык массаларының аңарга җылы мөнәсәбәтен күргән кеше буларак, Нигъмәт Хәким дә битараф кала алмады бу хәбәргә. Үзеннән сораштырган таныш-белешләренә һәм шул исәптән студентлар каршында да бу вакыйгага үзенең мөнәсәбәтен белдерүдән тайчынмады.

Анысы бер хәл, әмма иң элек Ленинградта, аннан бөтен ил күләмендә өр-яңабаштан Совет иленең дошманнарын эзләү һәм фаш итү кампаниясе башланып китүгә дә сәбәпче була шул вакыйга. Җинаять кылучы, үтерүче һичшиксез җавап бирергә тиеш, анысы бәхәссез. Әмма сәясәттән шактый ерак торган фән эшлеклеләре, академиклар, профессорларның, тел белгечләренең бу җинаятькә нинди мөнәсәбәте булырга мөмкин, шунысы аңлашылмый. Бик күп башка гыйлем ияләре исәбендә Нигъмәт Хәкимнең остазы, академик Самойлович та кулга алына шул көннәрдә. Билгеле инде көне-сәгате белән бу хәбәр Казанга да килеп җитә. Ә Казанда Самойловичның шәкерте, Ленинград интеллигенциясе белән тыгыз элемтәдә торган Нигъмәт Хәким бар түгелме!..

Күптән теш кайрап йөрүчеләргә шул җитә кала. Чираттагы шикаятьләр Татарстанның партия һәм куркынычсызлык органнарына барып ирешә. Нигъмәтне, сәбәпләрен аңлатып тормый-нитми генә институттагы эшеннән куалар... Күпмедер гомер эшсез йөрергә мәҗбүр була ул. Газета-журналларга юл ябыла, кара-каршы очрашканда урамның аргы ягына чыгып китә башлый кайбер таныш-белешләре. Аның артыннан көн-төн күзәтәләр, бер-бер урында, чарасызлыктан, тормышыннан зарланып яисә кемнәрне дә булса гаепләп чыгыш ясаганын көтәләр. Әмма болар  Нигъмәт Хәким холкына хас сыйфат түгел, ул тешен кысып булса да түзәргә, авызы тулы кара кан булса да кеше алдында төкермәскә өйрәнгән зат. Бу хакта дус-ишләре һәм гаиләсенә язган хатларында да ләм-мим сүз кузгатмый галим, кадерле һәм якын кешеләрен борчуга саласы килми аның.

Гомеренең бу дәверендә фән эшлеклесе булырга омтылган әрсезләргә гыйльми хезмәтләр язышып, кайсыларына файдалы киңәшләр биреп көн күрергә мәҗбүр була ул. Аның язмышы турындагы хәбәр Казан дәүләт университеты ректоры Гыйлем Камайга барып ирешә. Ике дә уйлап тормый ректор, Нигъмәт Хәкимне үзенә чакырып китерә һәм университетның гыйльми китапханәсенә эшкә ала. Әмма анда да тынычлап эшләргә бирмиләр. 1936нчы елда НКВД милли зыялылар арасында террористик төркемнәрне юк итү буенча яңа акция башлап җибәрә. Һәм, аңлашыла ки, “Ленинград эшенә”, имеш, бәйләнеше мәгълүм “дошман элемент” Нигъмәт Хәким, һәрвакыттагыча илдә беренче булырга омтылган Казан чекистлары тарафыннан, шундук кулга алына. Бу очракта да берсеннән икенчесе хәтәррәк гаепләүләр белән өстеннән шикаять язучыларга мохтаҗлык тумый.

Кем язды икән дисезме?.. Әлбәттә, үзенә кайчандыр “остазым” дип дәшкән, берөзлексез әйләнәсендә бөтерелгән якташы тора бу эшнең башында. Архивларда ул язган, үз имзасын куеп язган, дистәләрчә документлар саклана әле дә. Ул кәгазьләр күп вакыт узудан түгел, андагы яла, ялган һәм башка сыймаслык нахак тагылган гаеп һәм һич булмаган җинаятьләрдә гаепләүләрдән  саргайган булса кирәк. Ак кәгазь ничек түзсен икән бу кадәрле нәҗес һәм пычраклыкка! Тел галименең, татар халык авыз иҗатын җыючы остазының кайсы буржуаз илләрнең шпионы булуын, нинди террористик оешмаларны җитәкләвен, фашистик идеологияне ничек пропагандалавын, даһи Сталинны кем очраса шуңа көн-төн сүгеп йөрүен һәммәсенә караганда да ул күбрәк белгән булып чыга. Яшереп, качып-посып түгел, үз кулы белән яза Нәкис әлеге шикаятьләрне. Гаепләүләр саллы һәм “дәлилле”, сүз сөрешенә, терминнар белән эш итүенә  караганда бу эштә шактый зур тәҗрибә туплап өлгергән күренә боларны язучы. Имзасын да бит әнә, каләмен өр-яңа баштан карага чумырып алып, матурлап, җиренә җиткереп куярга онытмый.

Ул елларда адәм баласын кулга алу өчен бу кадәр гаеп эзләү кирәк тә булмагандыр, югыйсә.  Аларның берсе дә җиткәндер... Юк, монда ныклап тотынганнар күренә. Кулга алу турындагы документка да Дәүләт куркынычсызлыгы органы бүлек мөдире капитан Веверс үзе кул куя. Комиссариатский дип исемләнгән урамдагы кысан һәм тар бүлмәсеннән аны 3нче бүлек оперуполномоченные кече лейтенант Каменьщиков җитәкчелегендә килеп кулга алалар.

Кулга алу һәм яшәгән бүлмәсендә үткәрелгән тикшерү вакытында нинди документлар табылуы кызыксындырса, протоколга күз төшереп китә алабыз:

Тентү ясаучыларның игътибарын, беренче чиратта, галимнең  “Ислам диненең килеп чыгышы” дигән китабы үзенә җәлеп итә. Аннан килеп Көнчыгыш халыклары институты студенты Аббасовның диплом эше табыла аның эш өстәлендә. Икенче бер галимгә язылган хатның караламасы. Үзен “марксизм дошманы” дип гаепләгән стена газетасы редакторына җавабы. Төрле адрессларга язылган тагы 11 хат. Һәм ниндидер билгесез бер гүзәлгә багышлап язылган шигырьләр бәйләме табылган. Менә сиңа чит ил шпионына “компромат”лар!..

“Ә кулъязмалар кайда?” – дип сораучы булыр. Галимнең татар халкының авыз иҗаты өлкәсендә гомере буе җыйган хезмәтләре кайда? Әдәбият, тел һәм фольклар өлкәсендә чыккан һәм китап нәшриятында бастыру өчен әзерләнгән кулъязма хезмәтләре кайда? Уникаль һәм бай китапханәсе... Болар хакында ләм-мим сүз юк! Димәк, кемдер берәү дәүләт куркынычсызлык органнарыннан да өлгеррәк булып чыккан. Алар һәммәсе дә “Идегәй” юлыннан китеп, башка бер-бер затның кабинетына күчмәгәндер диеп, йәгез, кем, кайсыгыз әйтә ала?.. 

Сорау алуны әлеге дә баягы Каменьщиков һәм тикшерүче Якубовлар алып бара. Беренче беркетмәләр Нигъмәт Хәкимнең барлык гаепләрдән дә катгый төстә баш тартуы турында сөйли. Шактый ук саргая төшкән кайбер кәгазьләргә караганда, инде тора-бара үзенә тагылган гаепләрне аз-маз таный башларга да мәҗбүр итәләр аны. Халкыбызның “һич тә тутыкмас саф вә раушан  көзгесе” булган рухи мирасын эзләп татарлар яшәгән барлык төбәкләрне диярлек җәяүләп йөреп чыккан фидакяр зат, ак күлмәк һәм галстуклар тагып хөкем залларына килгән “бөек”ләргә ышансаң, “чит ил шпионы” булган икән бит!  Бер түгел, берничә ил шпионы... Үз гаебен тану дигәннән, аларның  нинди ысул белән һәм ничек алынуын күз алдына китерәсез булса кирәк... Әмма соңгы көннәренәчә, хәтта үзен гаепле дип таныган сәгатьтә дә, таныш-белешләреннән һич кемгә аз гына күләгә төшерерлек тә сүз тартып ала алмыйлар Нигъмәт Хәким авызыннан. Галимҗан Шәрәф, Габдрахман Сәгъди, Галимҗан Нигъмәти, Гали Рәхим кебек күренекле галимнәргә, язучы Галимҗан Ибраһимовка, драматург Кәрим Тинчуринга гаеп тактырасылары килә сорау алучыларның. Рәмиев, Вахитов, Сәйфуллин фамилияләре кызыксындыра... Нигъмәт Хәким кайтып-кайтып аларны бары тик яхшы яктан гына белүе турында җавап бирә. 

Төрлечә куркыту һәм янау ысуллары белән аның таныш-белешләрен чакырталар. Сезнең хакта ул менә шулай дип әйтте, дип, Нигъмәт Хәкимгә яла яга-яга да сораштырырга тырышалар. Нуркин, Вахитов, Нигъмәтуллин, Шәрәф, Сәйфуллин һәм Бурнашев фамилияләрә теркәлә бу уңайдан. Һәм аларның һәркайсы каршында хөрмәт белән баш ияргә кирәк. Араларыннан ник берсе куркыту һәм провокациялар каршында югалып калсын икән! Нигъмәт Хәкимне, үзләренә мөнәсәбәттә төрле янауларга да карамастан, алар бары уңай яктан гына һәм олылап искә алалар.

Нибарысы бер протоколга күз төшереп узыйк. Тикшерүче Якубов күренекле галим Галимҗан Шәрәфне чакырта:

-Нигъмәт Хәкимовны беләсеңме? – дип сорый тикшерүче.

- Беләм. Яхшы беләм, бер институтта эшләдек...

- Аның советлар хакимиятенә каршы эшләгән гамәлләрен дә белә идегезме?

- Бу дөрес түгел, Нигъмәт Хәким советларга каршы авыз ачып сүз әйткән кеше түгел.

- Иптәш Сталинны аты-юлы белән сүккәнен дә ишетмәдегезме?

- Андый сүз чыкканы булмады аның авызыннан. Бу да ялган...

- Авызыңны үлчәп ачарга киңәш итәм! Без синеңчә, нәрсә, ялган сөйләп, гаепсезләргә яла ягып утыручылар булып чыгабызмы!..

- Алай димәдем. Әмма, булмаганны булды дип тә раслый алмыйм.

- Буржуаз милләтчеләрнең, Хәкимов оештырган, совет хакимиятенә каршы яшерен оешма утырышларында катнашканыгыз булдымы?

- Сез нәрсә, иптәш Якубов, татар теле белгечләренең башка эше юк дип беләсезме әллә... Каян килгән яшерен оешма ул, бу хакта да беренче тапкыр ишетүем.

- Тукта, дим... Молчать! – дип җикеренә тикшерүче Якубов. Һәм тиз арада тынычлана төшеп, сүз арасында гына янәсе, тыныч кына әйтеп куя. – Ә менә минем кулдагы бу кәгазьне күрәсеңме, анда, бик беләсең килсә, Хәкимов сине бу оешманың аеруча актив әгъзасы буларак искә ала...

- Ышанмыйм, күрсәтегез, булмаганны булды, дип язмас Нигъмәт әфәнде...

- Язды шул, ничек кенә язды әле.

- Ышанмыйм, күрсәтегез...

- Вакыты җиткәч күрсәтербез дә, әмма, әлегә ул хакта белеп торуың да җитәр. Ярар, – дип, өстәл тартмасыннан алдан әзерләп куелган чираттагы кәгазь битләрен тартып чыгара Якубов. – Менә шушы протоколга кулыңны куй да мин сине җибәрермен, теге ни дип әйтәләр әле... Биш ягың кыйбла!

- Биш як түгел, “дүрт ягың кыйбла” дип әйтәләр, - дигән төзәтү кертеп, кулына тикшерүче сузган кәгазьне алып укырга керешә Галимҗан Шәрәф. Җентекләп укый башласа да тора-бара күз йөгертеп чыгуга күчә. – Монда бит бер дөрес сүз дә язылмаган, ничек итеп моңарга кул куярга мөмкин...

Һәм ике уйлап тормастан ул кәгазьләрне икегә бөкләп ерта да тикшерүченең каршысына өстәл өстенә ыргыта.

Тикшерүче Якубов урыныннан сикереп үк тора һәм йодрыкларын болгый-болгый тамагын киереп кычкырырга керешә:

- Син ни эшләгәнеңне беләсеңме?.. Кем дип белдең үзеңне! Кайда икәнлегеңне оныттыңмы?.. Мин сине ни эшләтергә белермен... Ун тапкыр, илле тапкыр килерсең... Подвалга утыртырмын... Әмма кул куярсың!

Ничек кенә куркытмасыннар, ничә тапкыр чакыртмасыннар, Галимҗан Шәрәф барыбер башкаларны гаепләгән андый кәгазьләргә кул куюдан баш тарта...       

Әмма, юкны бар итеп, бүрттерә-бүрттерә нахак гаеп тагучыны табалар. Хәер, аны эзләп тә торасы булмагандыр... Үзен Нигъмәт Хәкимнең якташы дип санаган, әлеге дә баягы шул, безгә бик тә таныш булган Нәкис иптәш белән сорау алучы арасындагы протоколга күз салып узыйк:

“1936 нчы елның 2 декабре.

- Сез Хәкимов Нигъмәтне күптән беләсезме?

- Февраль революциясы көннәреннән үк беләм. 1918-1919нчы елларда ул Уфа шәһәрендә аклар тарафында булды, аларга хезмәт итте... Гомумән, ул һәрвакытта буржуаз-милләтче лидерлар тарафдары булды... Шул карашларыннан ул һичкайчан арынмады, әле дә мин аны революция эшенә каршы бер милләтче дип саныйм... Ул һәрчак совет хакимиятенә каршы сүзләр сөйләп йөрде... Күрешкән саен Совет хөкүмәте һәм партиябез җитәкчеләрен, аеруча иптәш Сталинны гаепли, яман сүзләр әйтеп сүгә торган иде... Аның өчен Троцкий һәм Солтангалиев кына авторитет санала...

- Ярар, аңлашылды, җитәр, – дип, аны бүлдерергә омтылып карый тикшерүче.

- Юк-юк, мин әле сөйләп бетермәдем, – дип, әрсезләнеп, теге – авыз өчен чит булган нәрсәне  чәйнәвен дәвам итә Нәкис.

- Йә, тагы ни бар, әмма кыскарак тотарга тырышыгыз, Нәкис иптәш.

- Оныта язганмын. Нигъмәт Хәкимов бит әле тагы иптәш Кировны явызларча үтерүне тормышка ашырган, партия һәм Совет хөкүмәте җитәкчеләренә каршы яңа терактлар әзерләгән троцкийчы-зиновьевчы террористик үзәк белән тыгыз элемтәдә тора иде...

- Фактлар һәм дәлилләр бармы?..

- Дәлилләр күп. Иптәш Кировны үтерүчеләр исәбендә кулга алынган Самойлович һәм теге... академик Марр белән хат язышып, гел хәбәрләшеп торды ул. Хатларын күргәнем бар. Әмма ул аларны миңа укытмады, миннән яшерә торган иде. Яшерерлек серләре булган, димәк...

Тел сөяксез... Шул рәвешле, нинди гаеп тагу кирәксә, шуны раслый килә, теле телгә йокмый үзенең остазын гаепләргә керешкән бәндәнең. Күпме еллар кеше-кара күзенә чалынмыйча архивларда яткан ул кәгазьләрнең йөзенә сары каян төшкән дисез?!.  Үз күзләреңә үзең ышанмас буласың аларны укыганда. Минем дә, мөмкин түгел, чынлап та боларны ул үзе сөйләгән, үзе язганмы икән, дип гаҗәпләнеп, ышанырга-ышанмаска белми икеләнә калып  утырган минутлырым аз булмады...

 ...Максат куелган. Гаепләр тагылган. Нинди генә бит әле гаепләре дә... Шаһитлар шуларны раслап тора. Кем-кем, үзенең якташы китергән ич төп дәлилләрне! Шул рәвешле, Советлар иле һәм иптәш Сталинның куркыныч дошаманын фаш иттек диеп, зур эш майтарган атлы булып, Татарстан НКВДсы Мәскәүгә хәбәр юллый.

Үрнәк эш башкарганнар бит, әнә, буржуаз милләтчеләрнең  дә иң зурысын фаш иткәннәр, өстәвенә, үзе югары уку йортына кереп оялаган чит ил шпионы да икән бит әле. Бу “үтә мөһим” эшне Мәскәүгә соратып алалар. СССР Югары судының хәрби коллегиясе карый Хәкимов эшен. Кемнәр диген әле... Ульрих, Плавнек һәм Кандыбин – тоташтан “ату турында хөкем чыгаручы” группа.  Эш 1937 елның 3 августында карала. Җиде минут эчендә барысын ачыклап, хөкем дә чыгарып куялар: “Атарга!”.

Хөкем карары шул ук көнне Мәскәүнең нәкъ уртасында, Кремльдан бер чакырым чамасы да ераклыкта булмаган калкулыкта утырган зур һәм шомлы бинаның подвалында җиренә җиткерелә.

***

Башкортостан Автономияле Совет Социалистик республикасының ерак бер почмагында урнашкан Еланлы авылында нәкъ шул кичне унҗиде яшьлек бер кыз бала тәрәзәдән сүрән генә төшеп торган алсу шәфәкъ яктысында Казанга әтисенә хат язарга утыра:

“Кадерле әтием, соңгы араларда хатларың  бик сирәк килә. Аңлыйм, эшең һәм мәшәкатьләрең күп булса кирәк. Мин сиңа, Златоустта фабрика-завод җидееллык мәктәбен тәмамлагач та Уфадагы кооперация техникумына керүем турында хәбәр иткән идем инде. Укуым уңышлы гына бара анысы, бер дә кыен түгел. Абыем һәм апаларым белән күрешеп, хәбәрләшеп торабыз. Җәйге каникулда  авылда, әнием янында булдым. Менә кайтыр, менә кайтыр диеп, сине дә бик көткән идек тә... Вакытың булмадымы, бу җәйдә кайта алмадың. Сине бик тә, бик тә сагындык, әтием...

Аннан килеп, узган елны син миңа үзең эшли торган институтка укырга керерсең, татар теле һәм әдәбиятын җентекләп өйрәнеп укытучы яисә галимә булырсың, дигән идең. Бу кыз оныткандыр, дип уйлыйсыңдыр, онытмадым, әтием... Мин көтәм, нигәдер, чакырмыйсың һаман... Казанга киеп бару өчен күлмәклек тә алдык инде. Шул күлмәкне тектергән арада, күңелем сизә, синнән чакыру да килеп җитәр төсле. Әтием, шул тикле күрәсем килә шул Казан дигән шәһәрне, шунда укыйсым килә... Әллә инде син миңа ышанмыйсың? Бу кыз булдыра алмас, дип уйлыйсың булса кирәк... Тырышыр идем, синең йөзеңә кызыллык китермәс идем әле. Белем алып, әтием, сиңа авыр хезмәтеңдә ярдәмче буласым килә минем. Әнине дә үзебезнең янга чакырыр идек. Шәһәр үзәгеннән зур фатир биргәннәрен көтәсеңдер инде, мине тар бүлмәгә китерүдән уңайсызлана торгансыңдыр. Әни шулай диеп әйтә... Уңайсызланма син, әтием. Бергә-бергә булсак, мин идәндә яисә мич башында да йокларга риза булыр идем әле. Шул яңа фатир өчен дип мин тәрәзә өленгеләре чиктем, әни ашъяулыклар хәстәрләп куйды, сөекле әтиемә дип кенә чиккән кулъяулыкларым да күптән китаплар астында. Тик чакырмыйсың һаман. Ә без синең чакыруыңны көтәбез, әти. Белсәң иде син, минем шундый да, шундый да әтиле һәм әниле булып, әтием һәм әнием янында торып укыйсым, яшисем килә бит. Өйгә кайтып кергән чакларымда синең: “Кызым, хәлләрең ничек?..” дигән ягымлы сүзләреңне ишетәсем килә...

Төшләремдә берөзлексез Казан урамнары буйлап йөримен мин, әтием, Казанга таба китеп баручы поезд вагонының тәрәзәсенә капланып барган җирдән кинәт уянып киткән чакларым еш кабатлана. Аннан килеп, син сөйләгән ак җилккәнле көймә төшкә кереп йөдәтә. Синең белән икәү шул җилкәнле көймәдә Идел елгасының уртасына ук кереп, Казан Кремлен күзәтәбез, Сөембикә манарасының сылулыгына сокланып гизеп йөрибез икән... Белсәң иде, әтием, боларның өнемдә түгел, бары тик төштә генә икәнлеген аңлагач, шул тикле дә моңсу һәм ямансу булып китә.  Ирексездән елап җибәргән чакларым була. Күз яшьләремне әниемә сиздермим билгеле. Озын сүзнең кыскасы шул, әтием, мин Казанга синең яныңа киләм дип хыяллана-хыяллана хыялыйга әверелеп бетәм бугай инде...

Туган якларыбыздан, Әй буйлары, Лачын таш тугайларыннан, әнидән, абый һәм апаларымнан  чуктин-чук сәламнәр үзеңә, әтием. Җавап хатыңны зарыгып көтеп калучы кызың Әдибә дип белерсең!

Еланлы авылы, 1937 ел, 3 август киче,

Кояш баеп килгән мизгел”.

Йомгак урынына

Шушы урында нокта куйган идем. Әмма, күңелне тырнап торган сораулар кала икән бит. Аларны бүген кузгатмасак, иртәгесен кем дә булса башка берәү күтәреп чыгармы?  Белмим... 

Узган гасырның егерменче-утызынчы елларыннан соң инде күпме вакыт, күпме сулар аккан. Бер гасыр чамасы вакыт узып бара. Дистәләгән әдипләребез, галим һәм фикер ияләребезнең каберләре кайда икәнлеген шушы көнгәчә ачыклый алганыбыз юк. Ерак тайгаларда эзсез югалган һәм төньяк диңгез төпләренә батырылган меңәрләгән дин әһелләребез һәм мөгаллимнәр, илне ашаткан-эчергән, киендергән, җиң сызганып эшләгән   авыл һәм шәһәр хезмәт ияләренең язмышы да шул ук хәлдә. Алай гына да түгел, гаепсез гаепләнгәннәрнең гаиләләре ниләр күргән, балалары нинди җәбер-золым кичереп яшәргә мәҗбүр ителгән?.. Аларның оныклары кайда? Әби-баба кочагы җылысын, назын күрми үскән оныкларның язмышлары нидән гыйбарәт? Башка сыйдыра алмаслык фаҗига ич болар...

Гаеплене без җиңел таптык, ике уйлап тормадык, илне өч дистә еллар дәвамына җитәкләгән юлбашчы өстенә өйдек тә куйдык барысын. Ул боерык биргән, юл куйган янәсе... Ә  кем оештырган, кем гаеп таккан, кем гаеплене ачыклаган, кем хөкем чыгарган һәм кем башкарган тарихта тиңе булмаган бу террорны?!. Ачыклап торырга кирәк санамадык. Гыйбрәт алганбыздыр, бәлки. Анысы да юк, гыйбрәт алмадык! Менә шул хәл, бу авыр һәм четерекле вакыйгалар өстендә уйлану каләмгә үрелергә мәҗбүр итте мине. Болар безне сагаерга мәҗбүр итәргә тиешле хакыйкать!.. Димәк, югарыдан әмер төшә-нитә калса, әле дә яла ягучылар, хөкем чыгаручылар һәм шул хөкемне тормышка ашыручылар табылачак, алар форсат көтеп арабызда йөри булса кирәк. Сызгыр гына, бүген үк көне-сәгате белән җиң сызганып “эшкә” тотынырлар кебек...

Егерменче-утызынчы елларда гаепсезгә гаепләнелеп юк ителгән яисә еллар дәвамына газап чигүләргә дучар булган татар зыялыларына яла ягу эше белән безнең Казаныбызда, профессиональ рәвештә, (әйе, шулай диеп әйтергә туры килә) күпме адәм заты шөгыльләнгән дип уйлыйсыз? Күп түгел, нибарысы җиде-сигез адәм актыгы. Аларның берсе дә ил белән бергә ачлык-ялангачлык кичермәгән, Бөек Ватан сугышына китеп үлеп калмаган, хәтта яраланмаган. Нигездә, һәммәсе дә үзләренә күрә матур гаилә корып, балалар үстереп, җәмгыять каршында хөрмәт һәм ихтирамга лаек кеше буларак, сиксәнгә-туксанга җитеп дөнья куйганнар. Архивларда боларның һәркайсының үз исем-фамилияләре һәм уйлап чыгарылган кушаматлары, ягъни псевдонимнары астында язылган шикаятьләр әле дә булса саклана. Кызганычка каршы, ябык ишекләр артында саклана.

Җиде-сигез адәм актыгы дидек... Йөзәрләгән шикаять! Милләтнең иң затлы һәм асыл затлары, чын каһарманнары өстеннән язылган алар. Шул шикаятьләр нигезендә күпме гомерләр киселгән. “Нәкис” шуларның берсе һәм аеруча куркынычы, үтә мәкерлесе, төлкедән дә болайрак хәйләкәре. Юк-юк, ул псевдоним фәлән артына качып, яшеренеп маташмаган, пычрак эшләрендә дә тормышта һәм әдәбияттагы үз исем-фамилиясе белән эш иткән. Иртәме-соңмы хакыйкатьнең өскә калкып чыгу очрагын, бу эшләре өчен җавап бирү ихтималын күз алдына да китермәгән күрәсең. “Нәкис” дигән псевдонимны аңарга үзенең замандашлары биргән. Әмма, аның үзенә әлеге кушамат белән дәшүче булгандыр диеп уйламыйм. Милли әдәбият һәм сәнгать даирәсендә эшләгән шәхесләрнең үзара язышканда, качып-посып кына фикерләшкән минутларында  файдаланылган кушамат ул.

Тагы шунысын да искәртми узу ярамас, Нәкис дистәләрчә әдип һәм фикер ияләребезнең гомерен юк итүгә хәлиткеч өлеш керткән мәкерле шикаятьче генә түгел. Ул кеше хезмәтен үзенеке санап дөньяга чыгарган әдәби карак, ягъни плагиат  та әле. Җамал Вәлиди, Нигъмәт Хәким, Гали Рәхим һәм тагы күпме зыялыларыбызның гыйльми хезмәтләре, кулъязмалары, һәм тупланган картотекалары аның кулына күчүе мәгълүм. Ә башка берәүнең иҗат җимешен яисә гыйльми хезмәтен үзләштерү, ягъни  әдәби караклык –  иҗат кешеләре даирәсендә элек-электән иң чиркангыч җинаять саналган. Бүген дә шулай саналырга тиешле, киләчәктә дә шулай булып калачак. 

Нәкиснең бу “эшчәнлеге” турында сүзләр элек-электән булган һәм бар иде. Узган гасырның җитмешенче еллары башында ук хөр фикерле татар зыялылары, халык авыз иҗатын өйрәнүчеләр   авызыннан еш ишетергә туры килә иде аларны. Ләкин бу проблеманы кузгату, йә булмаса күтәреп чыгу ул елларда мөмкин түгел иде. Чыш-пышның туктап торганы булмады. “Чыш-пыш”, табигый ки, елдан ел басыла төшә... Чөнки бу хакта шактый киң мәглүматлы зыялыларыбызның күбесе, ни кызганыч, мәңгелек йортларына китеп барды...

Әмма, Җамал Вәлиди гомере һәм аның гаиләсе күргән  җәбер-золым, Нигъмәт Хәким гомере һәм аның нәселе кичергән фаҗига өчен кем җавап бирер икән?.. Мулла кушкан үз исемен онытып, нәсел шәҗәрәсен һәм милләтен яшереп көн күрергә  мәҗбүр ителгән Александр Ивановичның кичерешләре һәм аның әти-әнисе  язмышларына битараф калып буламы?.. Алар еллар буена фидакярләрчә җыйган һәм туплаган мирас кая? Ул хезмәтләрне барлау яисә  дөньяга чыгару түгел, масштабларын да күз алдына китерә алмыйбыз ич бүген...

Безне ул еллар белән бәйләп торган күп җепләр чуалган, бик күп нәрсәләр кайтарып алмаслык булып ерагайган һәм югалган. Әмма болар, барыбер, хакыйкатькә кул селтәү өчен сәбәп була алмый. Без бик тиз онытырга күнегеп барабыз. Онытумы бу, әллә үзебезнең куркаклык һәм битарафлыкны аклау өчен онытканга сабышумы? Хәтерсезлек чиреннән  арынырга күптән вакыт иде инде!..

Халкыбызның гасырлар буена тупланып килгән мөбарәк тәсбихын хәтерләткән дистәләгән фидакярләрнең гомере һәм эзсез югалган мирасы турында бара ич сүз... Шул мираска таянып без килер буыннарыбызны тәрбияләп үстерергә җыенабыз. Халык авыз иҗаты әсәрләре, милли әхлак һәм рухи мирас ялган һәм җинаять белән янәшә тора аламы икән!.. 

Үз-үзеңне фаш итү, ул пычрану түгел, ә чистарынуга илтә булса кирәк. Киләчәктә мондый хәлләр кабатланмасын өчен, үзебезгә һәм килер буыннарга гыйбрәт булсын өчен диеп фаш итү кирәк җинаятьне.

Архивларда казынганда, хәтта ак кәгазьнең йөзе хыянәттән, икейөзлелектән, гаепсезләр өстенә ташланган тау-тау пычрактан саргая дигән нәтиҗәгә килдем мин. Безнең битарафлыктан да саргая торгандыр ул ак кәгазь... Вакытны гаепләү урынсыз, миңа калса...

Дөрес аңлашылсын, мин һичкемне юкка чыгарырга җыенмыйм. Һәм моңарга хакым да юк. Максатым тарихи хакыйкатьне кузгату гына иде бары. Безнең язмыш, безнең тарих шул тикле дә катлаулы ки, вакыт-вакыт асыл затларыбызның эш-гамәлләрен дә яңадан кайтып-кайтып  барларга туры килә. Милләтнең асыл затларын онытырга ярамаганлыкны, алдыбызда аларның мирасын, язмышын, якты исемен торгызу юлында гаять зур бурычлар торганлыгын искәртергә теләвем. Кайчак бит, алтын дигәнебезнең дә очраклы бер сары таш булып чыгуы ихтимал.

Килешәм, бик күп вакыт узган. Әмма әлегә хәтер яши, хәтер онытырга, кул кушырып утырырга ирек бирми. Җитмешенче еллар башында миңа Казан автовокзалы каршындагы ике катлы ярымҗимерек сары йортның бер бүлмәсендә тоташ кайгы-хәсрәттән гыйбарәт гомерләрен йомгаклау алдында торган Ләйлиҗиһан ханым һәм аның фашист тоткынлыгын кичеп хаста хәлендә әйләнеп кайткан кызы Әминә апа белән очрашып күрешү насыйп булган иде. Ләйлиҗиһан – Җамал Вәлидинең хатыны, Әминә аның кызы. Берничә кич дәвамына сузылган бу эчкерсез сөйләшүләрне һич онытырлык түгел. Җилгә элеп киптерелгәндәй тире белән сөяктән генә торып калган ана белән кыздан үз колагым белән ишеткән ул хатирәләрне күз алдына китерергә дә куркыныч хәтта. Боларны ничек онытырга мөмкин?!.

Урта мәктәпне тәмамлагач та Әминә Вәлитова биология факультетында уку теләге белән кайчандыр әтисе эшләгән институтта кабул итү имтиханнары тапшыра. Фәкать бишле билгеләренә... Әмма аны кабул итмиләр,  туып-үскән шәһәрендә уку турында хыялланырга да ярамаганлыкны аңлаталар үзенә. Кызның югары белем алу теләге шулкадарле дә зур була ки, ул моңарчы күрмәгән-ишетмәгән ераклыктагы Харьков шәһәренә барып университетка имтиханнар бирә. Кабул итәләр. Әмма беренче курсны тәмамлап йөргән көннәрендә илгә фашист илбасарлары бәреп керә. Студент кызларны кулга алып Германиягә озаталар. Әминә шулар арасында. Дүрт ел дәвамына инде фашистлар тарафыннан мәсхәрәгә дучар ителә кыз бала. Бары сугыш тәмамлангач кына, үз әнисе танымаслык дәрәҗәгә төшерелгән чал чәчле инвалид кыз Казанга кайтып төшә... Белгәнебезчә, бер абыйсының юеш һәм салкын подвалда гомере киселә. Икенче абыйсы язмышын да тыныч кына сөйләү мөмкин түгел...

Шул ук җитмешенче елларның ахырында Уфадан “Казан утлары” журналына Нигъмәт Хәкимнең кызы Әдибә апа килеп чыккан иде. Аңарга алтмыш яшьләр чамасы булгандыр. Бу аның Казанга беренче килүе иде кебек. Әйе, унҗиде яшендә Казанны бер күрергә хыялланып төшләр күргән, әтисе укыткан педагогия институтында югары белем алу турында хыялланып хатлар язган кыз шул була инде.

Журналның баш редакторы Зәки Нури аның белән җентекләп сөйләшүне минем өскә йөкләде. Әдибә ханым сөйләгәннәрне, аларның гаиләсе күргәннәрне тыңлаганда чәчләрең үрә торырлык. Җирдә яшәү һәм туган төбәкләрендә эшләү мөмкинлеге өчен, төрле янау һәм куркытулар белән  аның ике апасын әтиләреннән ваз кичәргә мәҗбүр итәләр. Әмма Әдибә, нинди генә кыенлыклар күрмәсен, андый килешүгә бармый. Нигъмәт Хәким балаларының Ватан алдында намуслары чиста. Аның бердән-бер улы Мөбәшир туган илебезне саклап Бөек Ватан сугышы кырларында һәлак була. Дистә еллар дәвамына тоташ түбәнсетү, тоташ җәбер-золым астында көн күргән ул гаиләнең ил каршында ни гаебе булды икән?!.

Онытылырга тиешле тарих түгел болар. Һәркемгә гомер бер генә бирелә. Һәм ул гомер бәхет өчен, тулы канлы имин тормыш, ата-аналы бөтен гаиләдә яшәү өчен бирелә булса кирәк. Бу очракта хәтерсезлектән дә зур җинаять юк миңа калса...

Александр Иванович уйлап чыгарылган шәхес түгел. Ул тамырларыннан өзеп йолкып атылган агач үрентесе хәлендә калганда да кипмәгән,  корымаган, үсүендә дәвам иткән, юктан бар булып дигәндәй, аякка баскан,  күтәрелгән шәхес. Ватан каршында зур дәрәҗәләргә ирешкән кеше Александр Иванович. Кызганыч, аның хакыйкатьтә кем улы һәм соңыннан кем булуын, төрле юллар белән эзләп-эзләп тә, мин әлегәчә ачыклый алмадым. Таныш-белешләрен таба алмадым, белмим. Архивларда аның үзе хакында һичбер мәглүмат юк. Күрәмсең, аның тормыш юлы һәм башкарган хезмәтләре дәүләт тарафыннан әле дә җитди сер булып саклана...

Ә бит Александр Ивановичның да бәхетсезлеге әлеге дә баягы шул шикаятьләрдән башланган. Шундый аянычлы язмышка дучар ителгән Александр Ивановичлар безнең халыкта, илебездә аз булгандыр диеп уйлыйсызмы?.. Без аларны күрмәмешкә салынганбыз... “Күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе – ботак тишеге” дип әйткән түгелме ерак бабаларыбыз...

 

Тәмам