Сардекбашская сельская библиотека - филиал № 33

Ринат Мөхәммәдиев Ак кәгазь нидән саргая? (11)

Дәвамы...

Башын чайкап, шактый ара ни дияргә дә белми хәйран калып тыңларга мәҗбүр булды  Нигъмәт Хәким. Шаярып түгел, уйнап түгел, чынлап сөйли түгелме соң бу?.. Ничек моны җиргә төшерергә икән, юкса, менә-менә очып китәчәк. Очып китә калса, һич тотармын, димә үзен...

-Якташым, – дип, үз итеп, аның җилкәсенә кулын салды хуҗа. – Әллә нинди тузга язмаган сүзләр сөйли башладың түгелме? Син бит зыялы яшь кеше, шуның өстенә әле, ничә буын мулла нәселеннән. Кешедән курыкмасаң, Ходайдан куркыр идең...

Бу юлы авыз ачып бер сүз әйтмәде, аның сүзләренә җавап бирмәде якташы. Үзалдына елмая төшеп, кеткелдәп кенә алды. Нигъмәт нәрсәгә юрарга да белмәде болай тотышын.

- Зур эшләргә алынуың яхшы булган, хуплыйм, – диде фикерен дәвам итеп. – Матур итеп яшәргә хыяллануыңны да аңлыйм. Кем теләми икән андый тормышны. Әллә минем менә шушындый шартларда, чит-ят бер кешенең юеш һәм салкын ярымподвалында, гаиләмнән аеры яшәүгә эчем пошмый торгандыр дип уйлыйсыңмы?.. Пошу гынамы соң... Ләкин бер кая да китеп булмый, вакытлыча дия-дия түзәргә туры килә. Башкаларны түбәнсетеп, кимсетеп әйткән бу сүзләрең ошап бетмәде миңа. Алай гына да түгел, башыма сыйдыра алмадым ул сүзләреңне. Син әйттеңме, уйлап әйттеңме, ышанасым килми хәтта.

- Максатым сезне ышандыру түгел иде, – дип, куйды кунак. – Сез бөтенләй башка. Әйттең ни дә, әйтмәдең ни, сез мине аңлаячак кеше түгел, Нигъмәт абый. Карагыз инде, кайда, нинди шартларда яшисез!.. Сез... Сез – сирәк очрый торган бер фанатик ич... Фанатикларның да төрлесе була. Ә сез фанатикларның мескене!

Нигъмәт Хәким кирәк чакта үз-үзен тота белә, бу юлы якташы авызыннан чыккан соңгы сүзләрне, гүя ишетмәде ул. 

- Якташым, халкыбызның авыз иҗатын элек-электән фидакярләр туплый килгән. Каюм Насыйри, Риза Фәхретдиннәр, мәсәлән... Безнең заманда Җамал Вәлиди, Гали Рәхим кебек затлы адәмнәребез күп көч куйды бу юлда. Бересе дә байлык артыннан кумаган, дөньясының артына тибеп алтын сарайларда яшәү турында хыялланмаган.

- Юкны сөйләмәгез, остазым, Вәлидинең, Рәхимнең, йә әйтегез, халык авыз иҗатын өйрәнүдә ни хезмәтләре булсын да, ни эш майтарганнары бар... Алар сөйләнеп йөрүдән узмаган. Хезмәт ул йә бар, йә – юк. Хезмәт – китап киштәләрендә, тузып беткән капчыкларда яисә таушалган папкаларда түгел...

- Алар туплаган бихисап зур хезмәтне мин үз күзләрем белән күргән кеше...

- Буш сүз! Күрсәтегез, кайда ул хезмәтләр?..

- Әйтә алмыйм, әмма эзсез югалмаслар дип уйлыйм...

- Аларны сез, Нигъмәт абый, эзсез югалдылар дип саный аласыз. Үзләре дә юк, хезмәтләре дә. Киңәшем шул, онытырга вакыт үзләрен...

- Белүемчә, Гали Рәхим әлегә исән-сау. Җамалның да хезмәтләре табылыр, боерган булса... Хәләл җефете Ләйлиҗиһанны гына күрә аламыйм менә. Аның хезмәтләрен дөньяга чыгару юлында мин һичшиксез кулымнан килгән ярдәмне күрсәтәчәкмен.

Кинәт сагаеп калды, дип әйтергәме, якташы күзләрен зур ачып аның каршысына ук килеп басты.

-Менә бу хатаны ясый күрмәгез, остазым! Мин сезгә чын күңелдән киңәш итәм, Нигъмәт абый, кара тамга тагылган кешеләрдән һәм аларның гаиләләреннән мөмкин кадәр ерак торырга тырышыгыз. Онытыгыз, юк диеп санагыз сез аларны, зинһар өчен дип сорыйм...

- Ярар, бу – минем эш. Үзем белермен, – дип йомгакларга ашыкты галим.

- Юк, сезнең эш кенә түгел! Сәяси хата ясаудан сак булыгыз, остазым! Аңлыйсызмы, заманасы шундый...

- Ярар, синең хезмәтләрең дә эзсез югалмас, якташ. Халык-авыз иҗаты очсыз кырыйсыз бер дәрья бит ул, һәммәбезгә колач җәеп эшләргә, эзләнергә мәйдан җитәчәк анда. Эшлә генә, эзлән генә, Габдулла Тукай сүзләрен хәтерлисең булса кирәк, бер дә юкка гына “Халык зур ул...” дип язмаган, сөйләмәгән шагыйрь.

Ниһаять, “сабыр төбе – сары алтын” дигәнне искә төшердеме, бу бәхәсне дәвам итүдән кинәт кенә туктала белде якташы. Ләкин, китәргә җыенуы түгел, тагы бер үтенече калган булып чыкты аның.

- Нигъмәт абый, – дип дәште ул чираттагы мәртәбә ипле сөйләшүгә күчеп, – мөмкин булса, инде  соңгы үтенечемне дә әйтергә рөхсәт итәрсезме?

- Сөйлә, тыңлыйм...

- Сез үз эшегездә булырсыз, миңа сезнең картотекалар, кулъязмалар белән танышырга рөхсәт итсәгез иде?.. Эш тәртибен, гыйльми эзләнүләрне туплау принципларын да белү иде теләгем. Тәртипле генә, тыныч кына актарып утырырмын... Һәр нәрсә, кайда яткан булса – шунда, үз урыннарында калыр.

Шул гына җитмәгән, дип әйтергә иде дә бит... Икенче уйласаң, теләге изге ич, фән белән элек-электән шөгыльләгән кеше түгел, аны аңлап була – тәҗрибә тупласын, өйрәнсен. Ризалашырга туры килде.

Өстәл артына утырып, Ленинградка остазы академик Самойловичка хат язарга кереште Нигъмәт Хәким. Хат алганына ничә көн, җавап язар арасы булмады моңарчы. Ә якташы кыштыр-кыштыр аның папкаларындагы кәгазьләрдә актарына. Үзенә сиздерми генә күз дә төшергәләп алды ул аңа. Борчылыр сәбәп юк кебек, тәртип белән генә актарына, сорау-фәлән биреп тә аптыратмады... Шактый озак утырдылар ул кичне. Төн уртасы җиткәндә генә,  җылы хушлашып, гаиләсе янына кайтып китте якташ дигәне.

8

Икенче көнне таң белән ишегенә шак та шок күн итек белән типкән тавышка уянып китте Нигъмәт Хәким. Ишекне барып ачса, үз күзләренә ышанмый югалып калды: бер үк төрле колакчанлы бүрек, җылы тун киеп алган ике хәрби кеше басып тора иде каршысында. Ул авызын ачып, кемне эзләүләре турында кызыксынырга да өлгермәде, рөхсәт-фәлән сорамый гына бүлмәгә бәреп тә керделәр.

-Сез кемгә? Ялгыштыгыз булса кирәк, – дип авыз ачуы булды, башлаган сүзен ярты юлда бүлдерделәр.

- Без ялгышмыйбыз. Киен... Сине – Нигъмәт Хәкимовны алырга килдек.

- Ничек... Минем кемгә кирәгем бар? – дип сорый алды галим, калтырана төшеп. Суыктан гына түгел, куркудан да булгандыр аның бу халәте.

- Киен диделәр бит сиңа. Юкса...

- Менә хәзер үкме? – дип, гаҗәпсенүендә иде әле ул һаман. – Әйтегез, мин кемгә кирәк? Кайда кем көтә, кем чакырды? Чакырган җиргә үзем дә киләм ич. Әле таң да атмаган... Бу вакытта кем мине көтеп торсын икән...

- Күп сөйләшәсең абзый. Җыенырга тагы өч минут вакытың бар, – дип, кул сәгатенә күз төшереп, шактый ук кырыс тавыш белән кисәтеп куйды килүчеләрнең берсе. – Без уен уйнарга килмәдек. Тиз бул. Юкса, ыштансыз көе дә алып китәргә күп сорамабыз.

Бары шунда гына барып җитте аңарга, йөрәге күкрәк читлеген бәреп чыгардай булып ярсып тибәргә кереште. Тар һәм кысан бүлмәсендә анда барып бәрелде, монда килеп сугылды, ни эшләргә белмәде. Әле дә аннан-моннан киенергә өлгерде.

                                           ***

Черек күлгә китереп яптылар Нигъмәтне. Суык һәм тар таш капчыкка төртеп керткәчтен үзе артыннан шалтыр-шолтыр китереп, бер түгел, әллә ничә йозак бикләделәр. Таш капчык дигәннәрендә утырыйм дисәң, урындык юк, карыйм дисәң – тәрәзәсе. Чарасыз калды. Көтте. Болар һич кенә дә аның белән уен уйнаганга ошамаган. Ныклап тотынганнары күренә. Шактый ук ара узгачтын тышкы якта якынлашып килүче берничә кешенең тимер шпорлы күнитек авазы ишетелде, ул бикләнгән тимер ишек каршында тукталды килүчеләр. Шалтыр-шолтыр ачкычлар зеңгелдәде аргы тарафта, аннан тимер йозак сыкрап аваз бирде. Эченә җылы керде, аны алырга килгәннәр. Бәлки, азат итәргә җыенуларыдыр... Кулларын аркасына куйдырып, тоткын сыман җилкәсенә мылтык терәп сорау алучыга озаттылар үзен.

Сорау алучы дигәннәре чит-ят кеше булып чыкмады, теге чакта үзеннән шикаятьләр таләп итеп теңкәсенә тигән адәм икән. Иске танышын сәламләгәндәй кет-кет көлемсерәп каршы алды ул.

-Нәрсә булды, абзый, безгә күчеп килдеңмени? Гелгә килдеңме инде?.. Безгә вакытлыча гына килмиләр шул. Лекцияләрең бар идеме соң бүген?.. –дип, аны мыскыл итүдән башлады ул сүзен.

Нигъмәт дәшмәде.

-Нәрсә, “академик” абзый телеңне йоттыңмы әллә? Тел ачкычларын таптыра торган егетләрне чакырта алам. Керсеннәрме?..

- Белмим. Әйтегез әле, мине нигә монда китерделәр? Нинди гаебем бар?

- Ә син монда гаебе булмаганнарны китерәләр, дип уйлыйсыңмы?.. Безнең башка эшебез юк дип уйлыйсыңмы?..

- Уйламыйм. Әмма минем Совет хөкүмәте каршында бер гаебем дә юк. Монда ниндидер ялгышлык бар...

- Тукта, молчать... Без ялгышмыйбыз, – дип акырды теге адәм. Аның өчен таныш булган зәгыйфь кенә йодрык имән өстәлгә китереп сукты. – Син Советларга каршы агитация алып баруда гаепләнәсең. Гаебеңне таныйсыңмы?..

- Юк, танымыйм.

- Нәрсә белән шөгыльләнәсең?

- Мин Совет хөкүмәте корган уку йортында студентларга туган тел, тарих һәм фольклордан лекция курслары  укыйм.

- Ничек укыганлыгың безгә мәгълүм. Инде сөйлә, кемнәр белән аралашасың, кемнәрне совет хөкүмәтенә каршы күтәрергә җыендың?

- Минем эшем пропаганда түгел. Институтта студентлар белән, аспирантларым һәм коллегаларым – укытучылар белән аралашам...

- Тагы кемнәр белән очрашасың?.. Кемнәргә һәм кайчан Совет хөкүмәте алып барган сәясәтне сүгеп, иптәш Сталинны гаепләп сөйләдең.

- Мондый хәлнең булганы юк, бу – яла. Кем уйлап чыгарды мондый яланы?..

- Бер кем дә уйлап чыгармаган, булганны язалар. Менә монда барысы да ачыктан-ачык күрсәтелгән һәм теркәлгән, – дип, кул астындагы кәгазьләрне селкеп күрсәтте ул.

- Булмаганны булды дип кем язарга мөмкин, иптәш тикшерүче?..

- Сине яхшы белгән кешеләр, һәр адымыңны күреп торган кешеләр яза.

- Күрсәтә алмыйсызмы аларны? Бу бит ачыктан-ачык яла!

- Сүзләрегезне уйлап сөйләшергә киңәш итәм, Хәкимов. Без яла ягучылар белән эш итмибез, ышанычлы кешеләр һәм ышанычлы чыганакларга таянабыз. Аңлыйсыңмы, Хәкимов... Менә ак кәгазь, менә ручка, ничек булган, барысын да бәйнә-бәйнә язып бирергә киңәш итәм. Юкса, моннан чыгу юлы юк синең өчен. Монда кергән кеше кире чыкмый...

Шул рәвешле һәр көн... Көненә әллә ничә кабат... Берничә айлар дәвамына сузылды сорау алулар. Янау һәм кул күтәрүләр дә берөзлексез кабатланып торды. Борынын сугып сындырдылар, алгы тешләреннән колак какты... Тышкы дөнья белән һич элемтәсе булмады аның, янына да һичкемне кертмәделәр. Шунысы гаҗәп, инде иреккә чыгу өмете тәмам югалды, дип йөргән көннәренең берендә, сәбәпләрен аңлатмый-нитми генә үзен шәһәргә чыгарып җибәрмәсеннәрме...

Үзе өчен генә түгел, хәтта берөзлексез сорау алу, кимсетү, түбәнсетүләр белән мәшгуль тикшерүчеләр өчен дә көтелмәгән хәл иде булса кирәк.

Ул гына да түгел, институтка үз эшенә кайтты. Һәм, әйтерсең лә берни булмаган, элеккечә үк лекция курсларын алып барды, гыйльми коференцияләргә чакырылды, аспирантлары белән эшләвен дәвам итте. Үз заманы өчен дә башка сыймаслык гайре табигый бер хәл иде бу.

Тора-бара: “Анда бер кергәнне чыгармый торганнар иде... Нигъмәтне сындырганнар... Аның белән саграк эш иткәнең, сөйләшкәнең хәерле булыр...” дип чышын-пышын сөйләшкәннәрен дә ишетергә туры килде. Хезмәттәшләре, хәтта институт җитәкчеләре арасында да булмады түгел  аңарга шикләнеп караучылар.  Боларны тоеп, ишетеп яшәү аның өчен икеләтә-өчләтә авыр җәза иде.

Үзен иреккә чыгаруны институт ректорлыгы һәм Татарстан автономияле республикасы җитәкчелеге инициативысы булгандыр дип гөманлаган иде ул. Чөнки алар кушкан бар эшне, һәр үтенечләрен җиренә җиткереп башкара, һәммәсенә төн йокыларын онытып докладлар, чыгышлар әзерләшә иде бит ул. Ләкин ялгышкан булып чыкты. Ә хакыйкатьтә ничек икәнлекне үзе дә шактый кичегә төшеп кенә аңлады. Нигъмәт Хәкимнең кулга алынуы турындагы хәбәр чыбыксыз телефоннар аша  тиз арада аның Ленинград һәм Мәскәүдәге танышларына барып ирешкән булып чыкты. Күренекле академиклардан бер төркем, Самойлович, Радлов, Маар һәм башкалар, Ленинград шәһәрендәге партия оешмасы җитәкчесе  Сергей Миронович Кировка мөрәҗәгать иткән, ә ул – Мәскәүгә. Ул елларда РСФСР ның  Мәгариф эшләре буенча халык комиссариатында җаваплы урын биләгән, Нигъмәт Хәкимне шәхсән яхшы белгән Хаҗи Габидуллин да үз каналлары аша югарыдагы җитәкчелеккә юл тапкан булып чыга.

Тик менә тормышында барысы да ал да гөл, элеккечә дәвам итте, дип әйтү хата булыр иде. Иреккә чыккачтын да фатирына кайтмый, кая барсын. Ишекне ачып керүе булды,  шундук югалып калды. Стена читләп бер тәртип белән өелгән китаплар ишелеп, анда-монда аяк астында аунап ята. Кайсыларының бите ачылган, кайсылары ертылган. Өстәл һәм тәрәзә төбендәге кәгазьләрдә,  папкаларда да актарынганнар. Табыйм дисәң, һичбер нәрсә үз урынында түгел. Барысын да тәртипкә китерә башлагач кына ачыкланды: “Идегә-ә-әй”, – дип кычкырып җибәрде ул үз-үзен белешмичә. Арка яктан килеп башка китереп суктылар, диярсең... Әйе, чын-чынлап “Идегәй” дастаны һәм аңарга мөнәсәбәте булган бер кәгазь дә калмаган иде фатирда. Ничәмә папкага тупланган вариантлар, кулъязмалар, рецензия һәм бәяләмәләр – соң чиктә ник берсе ялгышып кына калсын икән...

Фатирны тапшырган хуҗабикәгә мөрәҗәгать итте ул иң элек. Һичкем ачкыч сорап килмәгән, ул берәүне дә күрмәгән. Ишек-тәрәзләр дә ватык түгел, чит-ятларга ачкыч биргән кеше юк. Сөйләшә-аңлаша торгач, тагы шул кадәресе ачыкланды, хуҗабикә хәтта аның югалып торуыннан да хәбәрдар түгел.

Ә “Идегәй” дастаны юк... Бик күрәсе килмәсә дә ошбу хакта кызыксынып “орган”нарга барырга мәҗбүр булды ул. Анда җилкә генә сикерттеләр: “Протокол һәм теркәүсез без һичкемнән һичбер нәрсә алмыйбыз. Без дәүләт оешмасы, андый эшкә хокукыбыз юк. Ә менә безгә шик белдергәнегез өчен статья элеп куя алабыз үзеңә”, дип җавап кайтардылар.

Шулай итеп Нигъмәт Хәким “Идегәй”сез калды булып чыгамы инде?.. Бу бит аның ничә еллар буена, күпме җирләр гизеп, күпме кешенең күңеленә һәм теленә ачкыч, ышаныч табып җыйган хәзинәсе. Ерак себер тайгалары эчендә югалып утырган татар авылларын эзләп ничәмә-ничә йөз чакырым юллар үтәргә туры килде аңа, күпме аяк киеме туздырырга. Күпме гомерен сарыф итте, моны белсә дә тик үзе генә белә... “Идегәй” аның яшәү мәгънәсенә әверелгән иде бит инде. Бөтен хыялы татарны “Идегәй”ле итүдә иде. Ул гына да түгел, бөтен илгә, дөньяга таныту иде татар халкы иҗат иткән бу гүзәл эпосны. Дөньяда тиңдәше булмаган уникаль  әсәр ич ул...

Шул көннән башлап, Нигъмәт Хәкимне көндез эшкә барса, төнлә йокыга ятса да үзенә һич тыңгылык бирми, бер генә минутка да уеннан, хәтереннән чыкмый, аны берөзлексез борчып, тыңгысызлап торган проблема – “Идегәй” булды. Казан урамнарында таныш-белешләрен очратамы, Мәскәүдән бер-бер галим килеп чыгамы, Ленинградтан, Ташкенттан яисә Уфадан хат аламы, һәркайсын исәнлек-саулык белешмәс борын, “Идегәй” дастаны кызыксындыра торган иде. “Идегәй” кайчан басылып чыга?.. “Идегәй” ни хәлдә? “Идегәй”не нигә сузасың?” кебек сораулар берөзлексез аның колак төбендә генә түгел, күңле түрендә эленеп торды.

Кем?.. Берөзлексез шушы сорау бимазалады үзен. Дәлилләре булмый торып кемнедер гаепләргә, кемгәдер нахак гаеп тагарга һич нигезе юк. Аннан, монда яшәгәнлеген белүче һәм ул хакта кызыксынучы да бик аз иде. Янына килеп-китеп йөрүче булмады, кунак чакырырлык урыны да юк. Булса да шул институтта, кадрлар бүлегендә теркәлүе ихтимал әлеге адресның. Һәм тагы, әлеге дә баягы Нәкис атлы якташын, шәкерте... Аңарга да шик ташлар урын юк. Үзе яшәгән бүлмәнең ачкычын аңарга бирмәде. Ачкыч каян тапсын, ат башы кадәр йозак ватылмаган, ничек бикләп киткән булса – шулай, үз урынында. Үзеннән сораштырыр иде дә, ни сәбәпледер, соңгы араларда күренми башлады. Бер булмаса, бер күренер, килеп чыгар әле, дип көтте ул аны. Атна арты атна, айлар бер-бер артлы уза. Ә якташ күренми, якташның эзе суынды... Әллә бер-бер якка чыгып киткәнме яисә күченгәнме, белмәссең.

Дөрес, соңгы араларда китап нәшрияты ашыктырмады. Көннәрнең берендә нәшриятта  редактор булып эшләгән бер танышы, сүз ара сүз чыгып әйтеп тә куйды:

-Бездә “Идегәй” кайгысы түгел әлегә. Тикшерү арты тикшерү килеп тора, “милләтчелек, үткәндәге буржуаз тарих белән мавыгасыз” дип, кисәтеп киттеләр җитәкчелекне...

- “Идегәй”нең буржуаз тарихка, милләтчелеккә мөнәсәбәте юк, – дип җавап бирде ул аңа. Җавабын бирде бирүен, әмма ашыктырсалар ни эшләр идең? Басарга әзерләп куелган папкаларны табарга кирәк иде бит әле иң элек.

Шул көннәрдә Ленинградтан академик Самойловичның чираттагы хаты килеп төште. Ул “Идегәй”нең кайчан чыгуы белән кызыксына, сузмаска киңәш итә. Рус теленә тәрҗемә итә башларга кирәк, дигән тәкъдиме дә бар. Тәрҗемәчесен дә тапкан, бу эшкә талантлы яшь шагыйрь Семен Липкин алынса бик яхшы булыр иде, дигән. Эпосның рус теленә юлга-юл тәрҗемәсен сораткан. Чөнки Нигъмәт Хәким, узган хатларының берсендә, бу эшне үзенең башкарып чыгуы турында хәбәр итеп өлгергән иде инде.

Хәбәр итте итүен дә, ул кулъязмадан да җилләр искән.

Шулай да, бу югалту турында башкача тавыш-гауга кузгатмаска кирәк дигән фикергә килде галим. Самойловичка язган җавап хатында да сүз кузгатмады. “Якын араларда, кайбер төзәтү һәм  камилләштерүләрне башкарып чыккачтын да җибәрермен”,  дигән ялган язарга мәҗбүр булды. Угры фаш ителер, кулъязмалар табылыр, дигән өмет белән яшәде. Аның тавыш-гауга кузгатмавы иртәме-соңмы кайберәүләрне тынгысызлый башлар, дип нәтиҗә ясады ул үзенчә. Һәм хаклы булып чыкты.

...Югалтулардан соң бер ел чамасы вакыт узган иде инде. Гел көтмәгән-уйламаган бер вакытта  Аркадия бакчасында очраклы рәвештә Нәкис белән очраштылар. Нигъмәтнең, гадәтенчә, үз уйларына бирелеп, ипле генә узып барышы иде. Сукмак читендә урнаштырылган эскәмиядә нидер укып утырган ир-атка күзе төште. Игътибар белән караса, бу аның якташы Нәкис...

-Мин сине бөтенләй югалткан идем, якташ – диде ул, аның каршысында тукталып.

Теге сискәнеп куйды, укып утырган китабын кулыннан төшереп җибәрә язды.

-Ә-ә, кем дип торам, бу сез икән... Бу бакчага ничек килеп чыгарга булдыгыз? - диде, үз-үзен тынычландыра төшеп. Бер читкәрәк тайпыла төшеп, янәшәсеннән урын тәкдимъдим итте. – Утырып бераз хәл алыгыз, Нигъмәт абый, күптән күрешкәнебез юк...

- Анысы дөрес, күптән күрешкәнебез юк, – дип кабатлады аның артыннан Нигъмәт, һәм урыннан баш тартмады. – Соңгы араларда бер дә күренмисең, оныттың. Әллә кирәгем калмады инде?..

- Алай түгел, Нигъмәт абый, ничек онытыйм. Эшем дә күп, вакыт та җитми торгандыр инде... Аннан бит, сезне тоту җиңел түгел, кайчан карама ишегегез бикле.

- Гел фатирда гына яту мөмкин түгел шул. Анысы бар, монысы дигәндәй, эштән бушый алган юк бер дә, – диде галим һәм бер мәл уйга калып торды. Аннан тәвәккәлләп, хәйләгә керешергә булды. – Үзең беләсең, “Идегәй”не бастыру мәшәкатьләре белән йөгереп йөргән көнем.

Шагыйрьнең күтенә ут төрттеләр мени, утырган җиреннән сикереп куйды. Һәм сораулы карашын остазына юнәлтте.

- “Идегәй...Идегәй...”, - дип кабатлады берничә кат. – Кулъязмаларны сез, нәрсә, икешәр нөсхәдә хәзерләгән идегезмени?..

Ни булды соң аның белән, нигә шундый хата ясады соң әле ул?.. Нәкис бу сүзләрнең ни рәвешле авызыннан чыгып очканлыгын үзе дә сизми калган иде булса кирәк. Әмма, әйткән сүз – аткан ук дигәндәй, ул сүзләрне кире кайтарып булмый иде. 

Ә Нигъмәт Хәкимнең гүя исе дә китмәде бу хәбәргә. Әллә ишетте, әллә юк... Әллә бу хакта ул инде күптән хәбәрдар. Хәйлә катыш ялганга тотынгансың икән, әлбәттә, аны дәвам итәргә кирәк. Нигъмәт югалып калмады.

- Сиңа да киңәш итәм: Җитди хезмәт һәм документларыңны икешәр нөсхәдә әзерләп, икесен ике урында тотуың хәерле. Белеп булмый, дус бар, дошман дигәндәй... Аннан бит әле ут-күз чыгу ихтималы да бар. Сакланганны гына саклыйм дигән...

- Шулай... Шулай... – дип, балтасы суга төшкәндәй югалып калды, ни әйтергә белми байтак кына икеләнеп торды Нәкис. Бөтенләй көтелмәгән хәвефле яңа хәбәр килеп иреште бит әле аңарга. Авыр хәлдә торып калды түгелме?.. Бу хәлдән  ничек тә исән-имин, буялмый гына чыгарга иде бит... Кем-кем, әмма ул юлын таба белә, тыныч кына аңлатырга керешмәсенме шунда. – Мин бит, Нигъмәт абый, сезнең кулга алынуыгыз турындагы хәбәрне ишеткәч тә “Идегәй”не коткарырга кирәк дигән фикергә килдем. Сезнең өчен ни кадәрле кыйммәтле... кадерле хезмәт булуын яхшы беләм ич. Күпме көч куйгансыз, башка сыйдырырлык түгел. Ә бит икенче көнне үк килеп, барын пыран-заран китереп алып китүләре ихтимал иде. Алып китәләр дә яндыралар, үзегез беләсез... Шуны күздә тотып, ни итсәм иттем, тавыш-тын чыгармый гына җыеп чыккан идем “Идегәй” гә мөнәсәбәтле бар хезмәтләрегезне. Алар миндә саклана. Миндә булган әйбер югалмас ул, Нигъмәт абый, шулай бит, иеме...

Инде Нигъмәт телсез кала язды. Менә бит ничек... Юк, белми..., һич кенә дә бәяләп бетерми икән бит ул үзенең якташын. Утта янмый, суда батмый торган зат булып чыкты түгелме соң әле бу Нәкис дигәннәре?.. Әнә, ничек тапты юлын. Угры түгел, игелек кылучы, аның кулъязмаларын коткару юлында  үз-үзен аямый  утка ташланган каһарманга тиң икән ич ул!

Килешүен белдергән атлы булып, баш кагып тыңлап утырды галим. Иң элек хәйран калды... Һәм шунда ук дулкын булып күңеленә шатлык, куаныч бәреп керде. Табылды... “Идегәй” табылды, дигән хәбәр иде бит бу! Үз-үзен кулга алырга кирәклекне аңлады Нигъмәт, шул мизгелдәге хис һәм тойгыларын һич кенә дә бу иптәшкә сиздерергә ярамый иде.

- Шулай да, ничек керә алдың? Ничек тавышсыз-тынсыз гына барысын җыеп чыга алдың? – дип, бераз кичегә төшеп булса да сорап куйды аңардан.

- Сез сорамагыз, мин әйтмим, остазым, – диде “коткаручы” тирән сулыш алган атлы булып. – Җиңел булмады, билгеле, үзем генә беләм... Ләкин сез бит минем өчен бик тә кадерле һәм үз кеше...

Үз кеше имеш, “бик тә кадерле”... Тешен кысып түзде галим, моның каршысында сер бирергә ярамый. Йомшаклыгыңны сизсә, ике дә уйламаячак, “эһ” тә итми таптап, сытып китәчәк үзеңне...

-Кулъязмаларны кайчан кайтарырга уйлыйсың инде?

-Ашыкмаска киңәш итәм, остазым, – диде ул ягымлы һәм шул ук вакытта ихлас кайгырткан атлы булып. – Үзегез күреп торасыз, сезнең институт әйләнәсендә тагы болытлар куерырга тора. Бераз сабыр итик. Миндә булган нөсхәләрне сез тимер сандык эчендә дип саный аласыз. Алар утта янмас, суда батмас, һич кенә дә югалмаслар...

- Шулай да аларны кайдан алсаң шунда кайтарып куярга кирәк булыр, Нәкис!

- Әлбәттә, кайтарырмын, әлбәттә, – дип килешкән атлы булды ул. Ә үзен инде икенче нөсхә кызыксындыра башлады түгелме. – Үзегездәгеләрне, икенче нөсхәләрен югалта күрмәгез, Нигъмәт абый. Аларны кайда саклыйсыз соң?

Тын да алмый җавап көтә иде ул. Нигъмәт Хәкимнән җавап ишетмәгәч, үзенчә киңәш биргән атлы булды тагы.

- Кеше-кара кулына эләгә күрмәсен тагы, дип әйтүем.

Нигъмәтнең урыннан торып китәргә җыенуын күргәч, “Сүз булмаганда сүз булсын, өч көн үткәч “исәнме кодагый” дигәндәй, шагыйрь тагы үзе тел тибрәтте:

-Ярый, мин сезгә килеп чыгармын. Борчылмагыз, сез дигәнчә булыр, барысын да хәл итәрбез, Нигъмәт абый, – дип, озатып калды ул. Әйтеләсе сүзләре әйтелгән иде инде, Нигъмәт Хәким үз юлында булды.

Дәвамы бар