Сардекбашская сельская библиотека - филиал № 33

Ринат Мөхәммәдиев Ак кәгазь нидән саргая? (10)

Дәвамы...

                                                                           6

Көн арты көн уза торды... Көндәлек мәшәкатьләр белән атналар һәм айларның узып киткәнен дә абайламый каласың. Татар теленең үсеш проблемалары, аның грамматикасы һәм орфография мәсьәләләре – һәркайсы гыйльми нигезгә салынырга тиеш. Мәгариф эшләре буенча халык комиссариаты да ашыктыра бу эшләрне. Җирле партия һәм дәүләт органнары, теләге бармы-юкмы, сорамый, кызыксынмый гына, ислам диненең килеп чыгышы һәм тарихын диалектик материализм нигезендә яктырткан хезмәтләр язуны аның җилкәсенә салды. Агымдагы тел һәм әдәбият проблемаларына кагылган хезмәтләре дә әледән әле чыгып торды. Әдәбият һәм тел мәсьәләләре буенча яңа дәреслекләр яисә бер-бер  хезмәт нәшриятка килеп керә икән, аларга объектив бәя бирү өчен шулай ук аңарга мөрәҗәгать иттеләр. Берсеннән дә баш тарта торган түгел, телисеңме-теләмисеңме алынырга туры килә. Тюркологларның Бөтенсоюз корылтаена делегат булып сайланды, әлеге тарихи җыенның документларын хәзерләүгә дә җәлеп иттеләр үзен. Көнчыгыш педагогия институтында укый торган лекцияләре дә чамадан артып китте. Шулар өстенә Казан дәүләт университетында да лекция курслары башлап җибәрде, гыйльми эшләр алып барырга туры килә. Ректор үзе үтенеп сорагачтын баш тартып булмый. Ул гына да җитмәгән, Коммуналь төзелеш инженерлары хәзерләү институтында лекцияләр курсын укуны көчләп диярлек тактылар үзенә. Партия органнарыннан төшкән боерыктан баш тарта торган заман түгел, беләсез, булмаган вакытыңны табып,  буйсынырга туры килә.

Кыскасы, Нигъмәт Хәким бер караңгыдан икенчесенәчә тоташ эш белән мәшгуль. Исеме яңгырап торган заман, кайсы аудиториягә килеп кермәсен – зарыгып көтеп алалар. Студентлар һәм яшь галимнәр аңа берөзлексез тартыла, лекцияләр тәмамлангач та сорау арты сорау яудырып, сәгатъләр дәвамында җибәрми торган чаклары була. Аннан, дөресен әйтергә кирәк, студентлар белән аралашу үзе өчен дә шактый мавыктыргыч һәм файдалы. Нинди генә сораулар кызыксындырмый аларны, һәркайсына җавап табарга кирәк, җавап эзләргә.  Кай юнәлештә эзләнергә, тагы ниләр өйрәнергә һәм нинди хезмәтләр өстендә эшләргә кирклеген ачыклый иде ул әлеге әңгәмәләр вакытында.

Шунысы яман, башлаган хезмәтләрен тәмамлау өчен вакыты җитми, вакыт ягы кысан. Шулар өстенә бит әле ярымподвалдагы юеш һәм тар бүлмәсенә кайткачтын аш-су хәстәрләү, кер-фәлән юу кебек мәшәкатьләр дә үз өстендә... Суны күршедәге йортның ишегалдыннан алып кайта, бәдрәф ишегалдының ерак почмагында... Утын табу, утын юнәтү дә үз җилкәсендә...

Боларына гына түзәр идең, соңгы арада әледән-әле Черек күл янында урнашкан оешмага  чакырып аптырата башладылар. Монысы җанга тыңгылык бирми. Менә тагы, университетта лекция укып чыккачтын да, ул шул тарафка узып бара. Аяклары тартмый, әмма барырга мәҗбүр. Ни телиләр, нигә кирәге чыккан, һич аңлармын димә... Тагы кырык-илле минуттан Педагогия институтының актлар залында аны тыңларга дип студентлар җыелачак, әйе, көтеп утырачаклар, ә ул менә, кая барганлыгын кеше-кара күрмәсен дигәндәй, сагаеп кына, гаепле кеше сыман як-ягына карангалап Черек күл тарафына узып бара.

...Ишеген шакып кергәчтен дә чакыручы, кәнагәтьсезлеген белдереп, сәгатенә карап куйды. Дөньяның кендеге диярсең үзен, ни кыяфәт, ни гәүдә, утызы тулыр-тулмас борын түрә булып алган. Синең өлкән кеше икәнлегеңне дә искә алмый, урынлы-урынсыз дип тормый, дорфа сүзләр кыстырып сүгенергә дә өйрәнгән әнә.

- Соңга калып йөрисең, ... шулай иткере, иптәш Хәкимов.

- Вакытында килдем кебек.

- Бер минут та илле секундка соңга калдың! Соңгы тапкыр кисәтәм, тагы бер мәртәбә бу хәл кабатланса, мин сине соңармый торган урынга ябып куячакмын.

- Ни сәбәпле икәнен сорарга мөмкинме?

- Монда син түгел, мин сорау алам. Кайда булуыңны онытмаска киңәш итәм! Бу сиңа халык дошманнары мыжгып торган институтыгыз түгел...

- Тыңлыйм, ни өчен чакыруыгызны белергә мөмкинме, иптәш..., –дигәч, ни дияргә дә белми төртелеп торды Нигъмәт Хәким. Сорау алучы үзе белән таныштырмады, аның исем-фамилиясен белми иде ул. Әмма, үзе сорарга кыймады. Хәер, кирәге дә булмагандыр...

- Совет хөкүмәтенең явыз дошманы Җамал Вәлидинең әшнәсе, значыт, – дип мыгырданды ул борын астыннан.

- Җамалетдин әфәнде һичкемнең дошманы түгел. Ул күренекле тел һәм әдәбият белгече...

Аңа башлаган сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмәде сорау алучы, булыр-булмас зәгыйфь йодрыгы белән өстәлгә китереп сукты.

- Кемнең дошман, кемнең түгеллеген, без ачыклыйбыз. Бу әкиятеңне кайткач, әбиеңә сөйлә, ярыймы.

- Бик сөйләр идем дә, әбием исән түгел, – дип әйтеп куймасынмы Нигъмәт.

Алдын-артын уйлап сөйләшкәндә дә таман буласы югыйсә, ялгышрак ычкындырды кебек монысын. Хәер, каршысында басып торган бу кешегә тагы нинди җавап табарга мөмкин булды икән соң...

- Син, иптәш Хәкимов, телеңә салынудан туктыйсыңмы, юкмы? - дип, тагы өстәлгә китереп сукты чакыртып китерүче.

- Уемда да юк... Ә Җамал әфәнде Вәлидигә килсәк, мин аны яхшы беләм. Шуңа да аның хакында яман сүз әйтү хаксызлык булыр. Җамал әфәнде милләтебезнең йөзек кашы саналган зыялы затларның берсе һәм иң күренеклесе. Мин дә, сез дә шул ук бер милләт балалары...

- Сафсата... – дип кычкырды тегесе, Нигъмәт Хәкимне тыңларга теләмичә. – Милләт имеш, зыялы зат имеш... Ул сүзләрне күптән онытырга вакыт! Советлар илендә яшисең, совет икмәген ашап черетәсең... Буржуаз милләтче дип, бик урынлы язалар икән синең хакта.

- Җамал әфәндегә ярдәм итү кирәк...

- Тукта, дидем... Җамалыңны оныт, Вәлидинең эше тәмам, ул инде синең яклауга мохтаҗ түгел! Бер киңәшем бар, син миңа үзегезнең институтта оялаган Советларга каршы булган корткыч элементларның, чит ил шпионнарының исемлеген язып китерергә тиеш, аңладыңмы!..

- Институтта һәм, гомумән, татар зыялылары арасында андый кешеләр булуын мин белмим.

- Беләсең!.. Кара аны, иң беренче булып үз исемеңне язарга онытма! Ха-ха... – дип, кеткелдәп тә алды үзен дөньяның кендеге дип хис иткән тикшерүче. – Аңлашылдымы?..

- Берни аңламадым. Мин үз эшемне беләм, шуннан тыш һичбер нәрсә белән кызыксынганым юк, иптәш... кем.

- Аңладың! Аңламасаң, аңлатырбыз...

- Һични вәгъдә итә алмыйм үзегезгә. Булмаганны бар дип язып булмый, иптәш...

- Язарсың! Алай бик үҗәтләнмәскә киңәш итәм, иптәш Хәкимов. Безгә синең Ленинградтагы элемтәләрең, Һиндстанда ниләр кылып йөрүең, Башкорт тарафларында кемнәр белән аралашуың – һәммәсе дә мәгълүм. Кара аны, без шаярып сөйләшмибез. Аңладыңмы?..

- Аңладым... Инде китәргә рөхсәтме? Институтта лекциям бар, кичегергә ярамый, өлгерергә кирәк...

- Лекциясе бар имеш, эшем кешесе, – дип мыгырданды теге үзалдына. – Уйланырга киңәш итәм, кара аны, озакка сузма...

- Нәрсәне сузмаска?

- Халык дошманнары исемлеген...

- Чынлап әйттем: Мин аларны белмим, дидем бит...

- Белмисеңме!.. Вәлиди белән бер кабинетта утыргансың. Гали Рәхимне белмисеңме?.. Галимҗан Шәрәф, Габдрахман Сәгъди, Бикбулатовларны да күргәнең юкмы... Дәвам итәргәме тагы?..

- Кирәкмәс. Мин аларның барысын да танып беләм, бүгенге татар мәдәниятенең асыл затлары буларак...

-  Молчать... – дип, тагы өстәлне төеп алмасынмы теге, һәм бар булган тавышына җикеренеп җибәрде ул. – Асыл затлар, имеш... Чыгып кит, күземнән югал тизрәк. Мин аның белән кешечә, ә ул... Нишләтергә белербез без сине! Күземнән югал, дидем ич...

- Хушыгыз, иптәш... – дип, тыныч кына саубуллашып чыгып китүдән башка чарасы калмаган иде Нигъмәтнең.

... Институтка ашыкты ул. Аяклары шул тарафка атлый, ә үзе әле һаман теге кабинетта булган мәхшәрдән аерыла алмый изалана. “Каян тапкан һәм ни өчен чакырган ул аны?.. Каян килеп һәм ни сәбәпле әле нәкъ менә аны чакырганнар?.. Нинди дошманнар таптырырга җыеналар аңардан... Булмаган дошманны бар дип әйтә алмый бит инде. Ни өчен милләтнең иң асыл ир-атларын, талантлыларын, укымышлыларын кулга алу китте... Милләт язмышы өчен мөһим эш башкаручыларны... Аларны зинданнарга бикләп, юк итү кемгә кирәк?.. Югыйсә, менә бу,  аны чакыртып алган адәмне генә алыйк.  Ул да үзебезнең татар кешесе бит. Нигә шул тиклем дорфалык һәм нәфрәт белән ташланды соң әле аңарга?.. Минем дә барлык эшләгән эшем, кылган хезмәтләрем үз милләтем – татар халкы өчен бит. Ул адәм өчен дә чит булмаган, аңарга да ана сөте белән кергән татар телен гыйльми нигездә өйрәнү һәм камилләштерү юлында җан атып йөргән көнем... Ярар, тел гыйлемен санга да сукмасын ди, андыйлар бер ул гына түгел. Ә әдәбият һәм халык авыз иҗатын өйрәнүдән нинди дошманлык эзләргә мөмкин...

Әле ярый, иректә менә, үз аяклары белән Казан урамнары буйлап атлап институтка кайтып килә. Ә Җамал Вәлиди ничек икән анда, ул ничек түзә икән бу мәсхәрәләргә... Уйласаң, исең-акылың китәрлек бит, Җамал Вәлидидән халык дошманы ясарга җыеналар!... Гали Рәхимне, Газиз Гобәйдуллинны, Габдрахман Сәгъдине, Галимҗан Шәрәфне эзәрлеклиләр. Галим-голәмәгә, шагыйрь һәм язучыларыбызга тыңгы бирмиләр... Фәнсез, әдәбиятсыз һәм тарихсыз җәмгыять  төзү мөмкинме? Юк, әлбәттә! Шулай икән, кая барабыз соң без? Кай тарафка тәгәри  бу дөнья дигәннәре?.. Башка сыймый торган хәлләр...”

                                                    7

Дөнья кайный, илдә ыгы-зыгы, урамнарда кызыл байрак. Ораторлар баш очында йодрыкларын болгый-болгый менә ничәнче ел инде буржуазияне дөмбәсли, дөнья революциясе хакында сөйләп, төкерек чәчә. Гәҗитләрдә берөзлексез эшче һәм ярлы крәстияннарны кайгырталар. Ә хезмәт кешесенең тамагы туйганы юк, “анысы ярамый, монысы тыелган”, кебек боерыклар югарыдан явып кына тора, ни эшләргә, кая барып бәрелергә белмәссең. Нигъмәт Хәкимнең дә җанында тынгылык юк. Менә тынычланыр, менә иркенләп, матур итеп яши башларбыз дигән өмет-хыяллары да инде сүрелгәннән сүрелә бара. Гаиләсе була торып, һаман япа-ялгызы яшәгән көне. Күңелендәге хыялларының, соң чиктә, ник бересе тормышка ашарга охшаса икән. Казанда булсын, институтта булсын, өмет чаткысы күренми... Соңгы араларда ул, гомумән, үз-үзенә бикләнде дип әйтергә була, әдәби кичәләргә, клубларга йөрми, хәер, дус-иш белән кунакка йөрешә торган чак та түгел. Гыйльми утырышларны да хәтта өнәмәс булды, мөмкинлек чыкса,   әле бер, әле икенче сәбәп табып, аларда катнашмау җаен карый. Чөнки, хак сөйлисеңме син, ялгышасыңмы, күңелдә булганны ачыктан-ачык әйтеп салу ярамый, шундук “кирәкле җиргә” илтеп җиткерәләр.  Беткән баш – беткән, дип бер тәвәккәлләр дә идең, булмый, милләт алдында башкарып чыгарга алынган берсеннән икенчесе әһәмиятлерәк хезмәтләрне ярты юлда ташларга ярамый. Гаилә бар бит әле тагы, балалар бар... Үз-үзеңне, чаптар атың кебек, тезгенләми, авызлыкламый чараң юк. Көне буе институтта, студентлар арасында, аудиторияләрдә уза аның гомере... Эш сәгатең чыктымы, кысан һәм юеш ярымподвалда урнашкан булса да, үз бүлмәңә кайтып бикләнүең хәерле... Башка һичкайда иркен сулыш алып, тыныч кына ял итә яисә аралаша торган түгел.

Менә тагы Казан урамнарына кичке караңгылык төшкәч тә башын түбән иеп, үз уйларына, борчуларына бирелеп, институттан фатирына таба берьялгызы ашыга-кабалана кайтып килеше. Кышы шулай суыкмы соң бу 1933 нче елның, әллә җанда дөрләп янган учак пыскый башлагангамы, белмәссең... Өстендәге бишмәт чабуларын каерып салкын җил исә, бүрек колакчаннарын йолкып алырга теләгәндәй әрсезләнә җил. Аяк адымнарын санаган кебек берөзлексез шыгыр-шыгыр кар шыгырдый. Иртән бер телем кара икмәк белән чәй эчеп киткәннән бирле  көн буена авызына тәгам ризык капканы юк...

Фатирында көтеп, аш-су хәстәрләп торучысы булса икән. Шуның өстенә әле бүлмәне җылытырга кирәк, мондый салкыннарда иртә-кич якмасаң чәйнектәге суың бозланып ката. Инде кайтып җиттем дип, бер кулы белән салкын ишек тоткасына үрелеп, икенчесе белән кесәдән ачкыч эзләп маташкан мизгелдә, үз итеп, җилкәсенә кемдер кулын китереп салмасынмы!..

Кем булырга мөмкин, сискәнеп куйды ул. Бакса, анда кем булгандыр дисез...

-Бу мин, Нигъмәт абый, алай ук курыкма инде, – дип, соңгы араларда эзе суынган әлеге дә баягы шул якташы көтеп торган икән. Икенче кулына ниндидер төргәк тоткан.

Кемне-кемне, әмма бу кешене һич кенә дә күрәсе килми иде аның. Теге чакта нинди сүзләр әйтеп чыгып киткәнен онытырлыкмы соң... Шуның өстенә, үзе турында каләмдәшләре арасында һәм галим-голәмә даирәсендә төрле имеш-мимешләр дә ишетелеп тора соңгы араларда. Дөрес, ул сүзләрнең урынлы булуын күз алдына да китерә алмый иде ул. Башкалар өчен ул әдәбият даирәсендә соңгы араларда гына чуала башлаган чит бер кеше булса, Нигъмәт өчен алай түгел бит. Нигъмәт Хәким аның нәсел-ыруын, ата-бабаларын белә, үз вакытында әтисенең сүзен тыңлап аны мәдрәсәгә тәкъдим итте, соңгы вакытларгача кулыннан килгәнчә кайгыртып, хәерһаһ булып киңәш-табыш итеп яшәргә тырышты. Шулай да, сүзләр йөри, колак салмыйм дисәң дә керә бит алар колакка. Сакланганны гына саклыйм дигән бит Алла да...

-Кем дип торам, син икәнсең, – диде ул һәм килүчене, табигый ки, үзе артыннан бүлмәгә чакырды. Кире бора алмады Нигъмәт Хәким: элек электән таш атканга да аш атарга күнеккән.

Хәер, бу очракта алай дию урынсыз да була торгандыр. Якташы, соңгы елларда беренче мәртәбә бик тә ярарга тырышып, җылы итеп,  хөрмәт күрсәтеп күреште ич аның белән бүген. Шул гына булса икән, аннан кулындагы төргәкне өстәлгә китереп куйды һәм ачып җибәрде. Кәефе шәп, теле телгә йокмый, әнә...

-Менә, Нигъмәт абый, әле генә табадан төшкән кайнар пәрәмәчләр алып кердем үзегезгә. Минем  хатын бик тәмле пешерә. Эштән арып, ачыгып кайткансыздыр, тамак ялгап алыгыз, булмаса...

- Тамагым тук, бер дә кирәкмәс иде, юкка мәшәкатьләгәнсең киленне, –диде галим сер бирергә теләмичә. Ә чынында, кайнар пәрәмәчләрдән бөркелгән тәмле хуш истән авыз суларың  килерлек. – Ярар инде, алай булгач, өстәлгә куелган ризыктан баш тартуны мактамый бит безнең халык. Чәй куеп җибәрим дә, бергәләп сыйланырбыз... Ә син түрдән уз, әнә теге артсыз урындыктагы китапларны тәрәзә төбенә урнаштыр да утыр.      

Нигъмәт иң элек керосинканы кабызып чәй куеп җибәрде, аннан өстәлгә ике тимер кружка һәм перәннекләр, авырый-нитә калсаң, кирәге чыгар дип саклап тоткан соңгы балын китереп куйды. Ә кунак, гадәтенчә, үз өендәмени, бер дә тартынмый, рөхсәт-фәлән сорап тормый гына тәрәз төбендә таудай өелеп торган китапларны барлау белән мәшгуль иде, билгеле бер тәртип белән өеп куелган кәгазьләрдә актарынды. Нидер эзли дисәң, ошамаган, эзләсә сорарга була бит, хуҗа кеше янәшәдә генә. Эч пошканнан гына актарынуы дияр идең, шактый ук тырыша һәм кабалана да түгелме соң әнә...

Күзәтеп торды-торды да Нигъмәт:

-Якташ, нидер эзлисең дип әйтимме, нигә шулай кабаланасың? – дип сорап куйды.

- Ә, – дип, яман эштә тотылган кеше сыман кинәт борылырга мәҗбүр булды кунак. – Болай гына... Сездә нинди генә китаплар юк икән бит... Боларны кай арада һәм кайдан җыеп бетердегез соң? Мин сезне тел галиме дип кенә белә идем, ә сез дөньяда нинди гыйлем булса, барысы белән дә кызыксынасыз икән. Монда тарих та, дин дә, сәясәт тә – ни генә юк, һәммәсе бар! Әллә ниткән чит телдә язылган төрле-төрле буржуй китаплары да күренә...

- Галим кеше барыннан да хәбәрдар булып торырга тиеш, якташ. Мин һәр көн студентлар каршына чыгам бит, аларны нинди генә сораулар кызыксындырмый. Укытырга алынгансың икән, “белмим” дигән җавап бирергә синең хакың юк.

Ә теге һаман актарына, әллә махсус, әллә кызык итеп, үзалдына китапларның авторларын да игълан итә башлады: “Самойлович... Радлов... Бухарин... Троцкий... Охо, Мирсәет Солтангалиев!..” Ул да түгел, Солтангалиевнең милли республикалар төзү уңаеннан язылган бер юка гына китапчыгын тотып, дөресрәге, аны болгый-болгый Нигъмәтнең борын төбенә килеп басты кунак.

-Бу китапны өйдә тотарга ничек курыкмыйсыз, Нигъмәт абый?..

- Ә нигә әле мин куркырга тиеш, китап Москвада, Үзәк басмаханәләрнең берсендә нәшер кылынган. Шуның өстенә бик җитди һәм безнең өчен шактый кыйммәтле хезмәт. Ә тагы шунысын да онытмыйк, ул безне республикалы иткән хезмәт! Россия империясендә бик күп хокуклардан мәхрүм булып яшәргә мәҗбүр милләтләрне ихлас кайгыртып язылган хезмәт. Игътибар иттеңме-юкмы,  китап авторның миңа имза куеп биргән бүләге дә бит әле. Имзасын күрмәдеңме әллә?..

- Ә-ә, күрми торам икән, – дип, Солтангалиевнең үз кулы белән язылган автографын укырга кереште ул. – “Милләтебезнең мөхтәрәм фикер иясе һәм галиме Нигъмәт Хәкимгә – якташыма! Бер истәлек булсын, диеп... Мирсәеттән”. Кара инде, язуы матур, имзасы ничек зәвыклы булган икән үзенең, – дип тә өстәп куярга кирәк тапты.

- Язуы һәм имзасы гына түгел, үзе дә искиткеч мөлаем, тышкы яктан гына түгел, бөтен барлыгы һәм күңеле белән дә асыл затларыбызның берсе ул Мирсәет әфәнде.

- Бәлки асыл кеше булгандыр да бит... – дип мыгырданды тегесе.

Ә үзе, нидер эзләгәндәй, берөзлексез әлеге дә баягы шул китапны актаруында иде. Тагы нәрсә күрергә теләгәндер анда?..

- Нигә “булган икән” дисең? Солтангалиев – бүген дә бар! Халкыбыз яшәгәндә ул яшәячәк, һичкайчан онытылмас. Милләтебезнең каһарман уллары кулдагы бармаклар санында гына, алар күп түгел. Кызганыч, кадерләрен белеп бетермибез. Әллә килешмисеңме, якташ, син башкача уйлыйсыңмы?..

Җавап бирергә ашыкмады якташы, кулындагы китапны ничек эләкте шулай тәрәз төбендәге кәгазьләр өстенә кадерсезләп тотып ыргытты да, Нигъмәтнең каршысына килеп басты. Күзләрен түгәрәкләндереп, иреннәренә көлемсерәү төсе чыгарып текәлеп карап тора иде ул. Аның үз-үзен тотышын нәрсәгә дә юрарга белмәде галим.

-Сорау биргән идем кебек, – диде ул, ниһаять, җавап-фәлән ишетмәгәч.

Тагы бер кавым көттерә төшкәчтен, ишетмәсәң ишет дигән сыман, телгә килде чакырылмаган кунак. Бөеренә таянып, муенны текә тотып, тавышын рәсмиләштереп сөйләвен күрсәгез иде сез аның.

-Нигъмәт абый, буржуаз коткыга бирелеп Совет хөкүмәтенең милли сәясәтен бозучы, милли төбәкләрнең лидерларын үз әйләнәсенә туплап пантюркистик оешма төзегән Солтан...галиевне сез “каһарман” дидегез түгелме?

- Дөрес ишеткәнсең, “каһарман” дидем.  Мин кешеләрне кылган хезмәтләреннән чыгып бәяләргә күнеккән, якташым, – дип, шулай ук рәсми төстә җавап кайтарды галим. Соравына күрә җавабы, дигән сыман чыкты инде бу. Һич кенә дә кеше белән сүзгә керү яисә ачуланышу уе юк иде аңарда бүген.

- Алай бик яхшы кеше булгач, ә ни өчен соң аны кулга алганнар? Һәм атарга хөкем иткәннәр...

- Белүемчә, Мирсәет әфәнде әлегә исән. Һәм ул һичшиксез акланачак.

- Белмим, белми-им...

- Безнең көннәрдә кулга алынучылар бик күп, якташым, үзең беләсең. Ялгышулар да очрый, көнләшү, яла ягулар... Өлкәннәр, “Яхшы атка гына кыңгырау тагалар” дигәннәр. Кешеләр яшәгән җәмгыятьтә андый хәлләр әүвәле дә булган, кызганычка каршы, бүген дә дәвам итә. Ни эшләмәк кирәк...

- Сез Солтангалиевне күреп һәм танып та белә идегезме?

- Бер мәртәбә Уфада очрашырга туры килде... Ул зур һәм дәрәҗәле кеше, аның чыгышларын тыңларга иде сиңа. Тыңласаң, бөтенләй башкача сайрар идең.

Бу юлы да башан артка чөя төшеп, үзенә генә хас бер вәкарьлек аша телен шартлатып, әлеге дә баягы шул буш сүзләр белән җавап кайтарды ул.

-Белмим, белми-им...

- Ә менә мин беләм! Ленин һәм Сталин янәшәсендә эшләп, алар белән үзен тигез санап, сөйләшә һәм бәхәсләшә алган бердән-бер милләттәшебез ул безнең. Һәм аларга үзенең сәяси идеяләрен аңлата, кабул иттерә белгән кеше.  Шунысы кызганыч, әлегәчә үзе белән күзгә-күз очрашып сөйләшү, фикер алышу форсаты чыкмады... Мин шул хакта хыялланам...  Бу хыялым тормышка ашмаса, бик тә кызганыч булачак...

- Кызганмагыз, куанырга кирәк, Нигъмәт абый...

Бу юлы инде галим аңа башлаган сүзен тәмамларга ирек куймады. Дорфарак чыкса чыккандыр, ярты юлда ук бүлдерде.

-Юкны сөйләп башны катырма, ярыймы, якташ...

- Ярар-ярар, сезнеңчә булсын. Сезнең үз фикерегез, минем үземнеке дигәндәй, ниндидер Солтан...галиев өчен һич кенә дә бәхәскә керәсем килми.

Үзенә күрә остазына хөрмәт күрсәтүе идеме бу аның, белмәссең. Әмма Мирсәетнең фамилиясен, мыскыл итәргә теләгәндәй, махсус икегә бүлеп сөйләшүе ачуын чыгарды Нигъмәтнең. Әмма җавап бирергә, үзенә каты бәрелергә ашыкмады ул. Күрә ич, файда булмаячак, тегенең үз туксаны туксан!

Ул арада чәй кайнап чыкты. Өстәл артына утырдылар. Пәрәмәчләрдән авыз иттеләр... Нигъмәт аларны бик тә яратып, кат-кат рәхмәтләрен кызганмыйча, мактый-мактый ашады. Мактау сүзләре кунакка да ошамады түгел, әлбәттә. Һәм бары шуннан соң гына, шактый кичегә төшеп, инде икесе дә тынычлана төшкәчтен генә баягы сөйләшүне йомгаклап куярга кирәк тапты Нигъмәт.

-Якташ, сиңа шундый киңәш бирәсем килә: Һичкайчан, урынлы-урынсызга, башкаларга хөкем чыгарырга ашыкма син, ярыймы. Күңелеңнән шулай уйласаң да, ул кешене ни сәбәпледер ошатып бетермәсәң дә, ашыкма. Дәшмәвең – алтын, дигәнне ишеткәнең бардыр... 

- Ә мин ашыкмыйм, каян алдыгыз аны?!. Сезнең Мирсәет атлы дусытыгызга килсәк, аңа хөкем күптән чыгарылган, баш ватып торасы юк, көннәре санаулы гына калгандыр дип беләм...

Ипле генә чәй эчүен дәвам итте Нигъмәт. Ә күңелендә төрле уйлар. Бу егет чын-чынлап аның киңәшен тыңлаудан узган күренә бит. Ул аның сүзләренә колак та салмый... Һәм салмаячак! Ни өчен соң әле бу шулай? Акылсыз егет түгел иде бит, югыйсә. Белеме бар, сәләте бар, яхшы нәселдән чыгып, яхшы тәрбия алган кеше. Мөстәкыйль фикер йөртергә, үз тәҗрибәләреннән чыгып нәтиҗә ясарга сәләтле итеп күрә иде ул аны. Нәрсә булган моңа, соңгы араларда күз алдында үзгәрде түгелме?.. Җен алыштырган диярсең үзен...

Бу сөйләшүне шул урында туктатырга карар кылды галим. Чөнки дәвам итү файдасыз булачак.

Әмма, шагыйрьнең сөйләшәсе, бу әңгәмәне әле дәвам итәсе килә икән бит. Көтеп-көтеп тә үзенең соңгы сүзләренә җавап ишетмәгәч, икенче баштан тотынырга булды. Ипле һәм шактый ук басынкы иде ул бу юлы.

-Нигъмәт абый, сез зур галим, әлбәттә. Үз өлкәгездә зур хезмәт куйган кеше. Ләкин менә агымдагы сәясәттә заманнан шактый ук артта калгансыз. Хәтерлисезме, моннан ике-өч ел әүвәл безнең арада Җамал Вәлиди уңаеннан бәхәс чыга язган иде. Аны яклап утка-суга ташланырга әзер идегез... Нәтиҗәдә, йә әйтегез, кем хаклы, кемнең сүзләре өскә чыкты? Җамал Вәлиди кайда хәзер?..

Ни тыныч булырга тырышмасын, дәшми кала алмады Нигъмәт. Менә ничәнче ел инде аның күңеле түрендә йөргән төзәлмәс ярага тоз салырга җыена түгелме соң бу? Шул тикле дә мәкер һәм явызлык каян килә икән моңа?!

-Җамал әфәндегә кагылма, – диде ул, шактый кырыс тавыш белән.

- Юк-юк, мин бары тик сезнең ялгышуларны гына искә төшерергә теләгән идем. Сез күкләргә күтәреп мактаган идегез. Ә хәзер ул юк, аны искә алучы да юк. Белүемчә, хәтта, үзе эшләгән институтта да оныттылар. Солтан... галиев белән дә шулай булачак...

Шул мизгелдә бүлмәсенә чакырылмаган кунак булып килеп кергән бу кешене Нигъмәт куып чыгарырга тиеш иде. Әмма бу теләген җиңәрлек көч тапты ул үзендә, тешләрен һәм йодрыкларын кысып булса да түзде. Тагы бер-ике йотым чәй кабып куйды. Якташына да тәкъдим итте.

-Әйдә, суынганчы тагы бераз чәй эчеп алыйк, - дип, тегенең чәен яңартып җибәрде. Әмма кунак бая үзе кузгаткан әңгәмәне кабат-кабат дәвам итәргә омтылып карады. Ләкин хуҗа барыбер  ишетмәмешкә салышты. Аның сүзләренә җавапсыз калу җиңел булмагандыр, моны Нигъмәт үзе генә белә. Һәр сүзе, һәр җөмләсеннән соң, үз-үзен тынычландырырга тырышып, тирән сулыш алып куя иде ул.

Тегенең исә, җен ачулары чыга.

- Сөйләшергә теләмисез, димәк... Мине санга сукмыйсыз... Ялгышларыгызны танымыйсыз... Хәтта ишетергә дә теләмисез...

- Якташым, – диде ул аңа ниһаять, – пәрәмәчләр тәмле булды. Тагы бер кат бик зур рәхмәт инде үзегезгә.

- Пәрәмәчләр... Ә-ә, пә-рә-мәч-ләр... – дип сузып куйды кунак, әйтерсең, алар турында ул инде бөтенләй оныткан иде.

- Башкача йомышларың булмагандыр ич?

Кунак бу сүзләрне дөрес аңлагандыр: “Сиңа чыгып китәргә вакыт җитте”, диделәр түгелме соң... Ләкин үз максатына ирешү юлында аны туктатырлык көч табарга кирәк әле. Андый гына ишарәләр белән куркыттың ди, бар...

- Йомыш... Ә-ә йомышымны һаман әйтми торам икән бит әле, – дип башлады ул, моңа кадәр араларында һичнинди киеренкелек булмагандай, ипле һәм йомшак тавыш белән.  Мин бит сезнең белән киңәш-табыш итәргә дип кергән идем.

- Тыңлыйм...

- Хәтерегездәдер, Нигъмәт абый, сез миңа бер-бер зур хезмәткә алынырга киңәш иткән идегез. Мин бит, сезнең киңәшне тотып, башладым бу эшне.

- Тыңлыйм. Сөйлә, ул нинди эш?

- Халкыбызның мәкаль вә әйтемнәрен, табышмакларын, кыска җырларын җыя башладым. Ни әйтерсез?.. – дип, инде кай арада башка кешегә әверелеп, тыңлаулы шәкерт кыяфәтенә кереп,  остазының авызына текәлеп карап катты ул.

- Бик игелекле эшкә алынгансың, хуплыйм, – диде галим. Бу аның чып-чын, ихлас күңелдән әйтелгән сүзләре иде. Бераз уйга калып торды аннан, һәм нидер әйтергә теләп тә тукталып калды. – Әмма...

- Бу “әмма”сы нәрсә диюегез булды, остазым?

- Күп хезмәт сорый, байтак заман кирәк булачак бу эшне башкарып чыгу өчен дип әйтергә теләгән идем...

- Ә мин аларны инде җыеп та бетердем, дип әйтә алам.

Колагы ялгыш ишеттеме әллә, хәйран калды Нигъмәт.

- Кай арада?

- Мин башлаган эшне озакка сузуны яратмыйм, тау-тау җыелды алар. Матбугатка бүген үк тәкъдим итәргә мөмкин.

Үзалдына уйлана, икеләнә калды галим: әле һаман булса “Кай арада?” дигән сорау эленеп торды аның тел очында. Җамал Вәлидинең, нигездә, халык авыз иҗаты  жанрлары буенча дистә еллар буена җыелган һәм тупланган  мирасы эзсез югалган, дип сөйләгәннәрен ишеткәне бар иде... Юк-юк, алай булырга мөмкин түгел. Якташы турында да начар уйларга нигезе юк иде аның. Нәсел-нәсәбендә күрелмәгән хәл. Шулай да уйландыра, бер ел эчендә башкарыла торган эш түгел бу. Дәшми кала алмады, ипле генә сорап куйды:

-Син ул хезмәтләреңне миңа күрсәтә алмассыңмы?

- Ә нигә күрсәтмәскә, – дип әйтеп ташлады шагыйрь. Әмма шундук үзенең ашыкканлыгын аңлап, боргаланырга-сыргаланырга кереште. – Күрсәтүен күрсәтер идем дә, бәлки ашыкмау хәерледер... Эш болай тора бит, Нигъмәт абый. Алар бик күп бит, бу беренчедән. Бер ишеләре картотекаларда, ә күбесе зур-зур папкаларга тәртип белән тупланган. Аларны күтәреп йөреп булмас. Икенчедән, сез укый да алмассыз, ашык-пошык һәм кеше танымаслык итеп язылган. Тәртипкә китәресе җирләре дә бар. Соңрак күрсәтермен, ярыймы, соңрак...

- Алай икән, – диюдән башка сүз тапмады галим. – Үзең беләсең... Күрсәтергә теләмәгәч, мин нинди киңәш бирә алам икән соң?..

- Бу хезмәтләрне дим, кайчан дөньяга чыгара башлау кулай булыр икән? Шул хакта киңәшергә кирәк санаган идем.

- Халык авыз иҗаты әсәрләрен нәшер кылу кайчан да кулай булачак.

- Анысын аңлыйм. Ләкин бу хезмәтләрне дәррәү күтәреп алырлармы икән соң бүген? Минем өчен аларны бастыру кайчан файдалы булачак?

- Аңламадым... Нинди файда, милләт өчен дисеңме?.. Фән өченме?..

- Ташла әле, Нигъмәт абый, фән кайгысы мени соң миндә! Матди файда турында кызыксынуым, дан һәм дәрәҗә турында... Юккамы әллә аларны җыю һәм юнәтү өчен күпме вакыт һәм көч сарыф иттем.

Колагы дөрес ишеттеме соң – нинди дан, нинди дәрәҗә?.. Иң элек син хезмәтеңне күрсәт. Ләкин, бу юлы инде күңелендәген әйтмәде ул аңарга. Барыбер аңламаячак... 

- Матди файда, дан-дәрәҗә дисең инде... Кызганыч, ул кадәресен мин белеп бетермим шул, чөнки күргән-белгән нәрсәләрем түгел,  – дип кенә куйды.

Ә якташының исә, әйтәсе сүзләре, гүя, буылып торган, күп җыелган күренә, тыела алмый сөйләргә кереште ич әнә, һич тә үзен туктатырмын димә.

- Минем бит, Нигъмәт абый, сездән аермалы буларак, мул тормышта, бал-май эчендә йөзәсем, аякны киң җәеп, күкрәкне киереп яшисем килә. Данга-шөһрәткә күмелеп, әйләнә-тирәдәгеләрнең һәммәсен көнләштереп, шагыйрь-шөгрәләрнең артына тибеп, галим-голәмәнең буе җитмәслек кеше булып яшисем килә... Милләткә хезмәт итәм диеп йөрүчеләр белән дөнья тулган, әнә... Йөрсеннәр шунда кесәдәге тиеннәрен санап, ачлы-туклы чит кешенең почмакларында көн күрү ошый икән, яши бирсеннәр. Йә, әйтегез, кайсы татар язучысы, кайсы шагыйрь, кайсы гыйлем адәме яшәгән бездә кешечә?.. Ялгышмасам, һәммәсе милләт өчен дип үз-үзләрен аямыйча хезмәт иткән, күпләренең матур итеп яшәү турында уйлар аралары да булмаган. Ә милләт алар турында уйлаганмы, кайгырткан дисезме!.. Ю-у-ук, мин һич кенә дә аларның язмышын кабатларга җыенмыйм. Фән дип, әдәбият дип, алар кебек мескенлектә, фәкыйрьлектә яшәргәме, үз кадереңне үзең белмиенчә эт типкесендә өстерәлеп йөрергәме?.. Юк, дигәч, юк!.. Без бит бер генә киләбез бу дөньяга! Яшәр өчен, бәхетле булыр өчен туа адәм баласы...

Дәвамы бар