Сардекбашская сельская библиотека - филиал № 33

Ринат Мөхәммәдиев Ак кәгазь нидән саргая... (9)

Дәвамы...

 

- Каш ясыйм, дип, күз чыгара күрмәгәйләре тагы...

- Миңа да шулай күренә.  Араларында минем бер якташым да бар. Шигырьләре алай бигүк күңелгә ятышлы булмаса да, актив, эзләнүчән һәм өметле генә егет күренә үзе. Мин сезгә аның хакында соңгы хатымда язган да идем кебек.

- Әйе, язган идең. Шигырьләрен белмәсәм дә исеме колакка чалынган кебек. Шигырь язучы аз түгел инде ул безнең татарда... Тукай милләтне уятты.  Уятты һәм китеп барды, – дип, үзалдына моңсуланып та алды кебек Гафури. – Әмма чын шагыйрьләр күп булмый, санарга кулдагы бармаклар да җитә торгандыр.

- Мин дә шул ук фикердә бит, Мәҗит абый. Куанып бетә алмыйм, шигырь белән мавыгуымны да вакытында ташладым. Тукайлар, Сәгыйть Рәмиев, Такташ һәм Дәрдемәндләр сирәк туа торгандыр шул.

Бераз үз уйларына бирелә төшеп, шул урында тамак кырып куйды Гафури. Бу аның нәрсә беләндер килешеп бетмәве турында сөйли иде булса кирәк.

- Килешәм, Нигъмәт, син шигырьне тирәнтен аңлый һәм бәһали белә торган кеше. Әмма... – дип, әйтергәме-әйтмәскәме дигәндәй, икеләнеп торды ул бераз. – Шуны әйтәсем килә, алтын приискалары тоткан Дәрдемәндне Тукай, Сәгыйть һәм Такташлар белән янәшә куеп сөйләшүеңне һич кенә дә кабул итә алмыйм.

- Мин аларның шагыйрьлек кабилиятләрен күздә тотып әйтәм, Мәҗит абый.

- Менә бу урында, Нигъмәт туган, син нык ялгышасың дип уйлыйм. Илдә сыйнфый көрәш әле тәмамланмаган, сыйнфый көрәш әле дәвам итә. Буржуйлар белән эшче-крәстиян вәкилләрен янәшә куеп сөйләшүдән сак булырга кирәк. Мин сиңа шуны киңәш итәм, башкача һич кайда кабатлый күрмә бу хатаңны.

- Мәҗит абый, мин сезне ихлас күңелдән хөрмәт итәм һәм олылыйм. Шулай да үз фикеремне бераз шәрехләргә рөхсәт итәрсез бит?..

- Йә, тыңлап карыйк, – дип, әле генә үзенә яңартып бирелгән чәйне тәмләп куйды Гафури.

- Әдәбиятта, аеруча аның шигырь дигән үтә нечкә вә нәфис бер бабында сыйнфыйлык төшенчәсен  алга чыгару дөрес булмастыр ул. Дәрдемәнд фәлсәфи шагыйрь, үз халкын, үз милләтен ихлас сөйгән, аны укымышлы һәм зыялы итеп күрергә бөтен көчен, кабилиятен куйган шагыйрь. Мин үзем әдәбиятыбызда аның да лаеклы урыны бар дип һәм булырга тиеш дип саныйм.

- Чү, кардәшем, мин һәм минем кебекләр бер кабым ипи хакына ялланып эшләп, тузанлы шахталарда кан төкереп, бөкереләре чыкканчы бил бөгеп эшләгән бер дәвердә алар – алтын приискасы хуҗалары – ак күлмәк якаларына күбәләк тагып күкрәк киереп, табын артында акча санап утырды. Революцияне без шуның өчен ясадыкмы! Һичбервакыт килешәчәк түгелмен бу фикерең белән...

- Ярый, хуш, Мәҗит абый, мин үзем дә күп балалы ярлы гаиләдә туып үскән кеше. Сезнең сыйнфый көрәш рухы белән иҗат ителгән әсәрләрегез минем өчен һич кенә дә ят түгел. Әмма,  Закир һәм Шакир Рәмиевләрнең татар-башкорт һәм казах халыкларының белемен күтәрүгә, тарихын өйрәнүгә, дөньяга карашларын киңәйтүгә керткән өлеше бәяләп бетергесез ич. Алар акчасына чыккан “Вакыт” газетасы һәм “Шура” журналы безнең милли мәсләкле академиябез саналырга лаек. Риза хәзрәт Фәхретдинов, Йосыф Акчура, әле генә үзебез олылап искә алган Җамал Вәлиди, Шәриф Камал, Борһан Шәрәф кебек дистәләгән зыялы фикер ияләребез – һәммәсе дә “Вакыт” һәм “Шура”да язышып бөтен төрки дөньяга танылдылар. Монда Рәмиевләрнең фидакярлеген һич кенә дә инкярь итеп булмастыр кебек...

Шагыйрь тыңламады түгел, тыңлады Нигъмәтнең сүзләрен. Нигезле һәм дәлилле итеп сөйли иде ул. Әмма, аны бүлдерергә форсат чыгуга ук, үзенекен дәвам итте.

- Син, Нигъмәт, нинди дәвердә һәм нинди илдә яшәгәнлегеңне онытасың кебек. Үткәнгә кайту юк! Алга карап эш итәргә кирәк... Ә Дәрдемәндкә минем үз мөнәсәбәтем һәм һичбервакыт үзгәрәчәк түгел. Ул буржуазия вәкиле. Димәк, минем дошманым. Ул үз сыйныфын гына кайгыртты, үз сыйныфы өчен язды.

- Мин килешмим, – дип җавап кайтарды Нигъмәт шундук. – Әмма сезнең белән тарткалашу түгел иде уемда. Бәлки, шушы урында туктатып торырбыз бу бәхәсне.

- Әйе, бик рәхәтләнеп килешәм, – дип күтәреп алды Гафури. – Каршыбызда, әнә, мине оныта күрмәгез, дигән сыман, самавыр кайнап утыра. Гармунның да җырлыйсы килә торгандыр. Дөньялар матур ич, Нигъмәт туган, күр син ул болындагы чәчәкләрне, күр син ул күбәләкләрне... Лачын-таш әйләнәсендә, әнә, карлыгачлар бер-берен куышып уйный.

- Тартып җибәрәсезме соң әллә, Мәҗит абый, шул гармунны, дим?..

- Нәрсә уйныйм икән соң, – дип, кырын яткан җиреннән торып утырып, кулындагы гармунның телләренә баскалап уйга бирелеп торды Гафури.

- Уйнап җибәрегез булмаса, “Бер матурның балдагын, йә калфагын”...

- Килештек. Мин уйнармын, син җырларсың, күңелең тулса, еларсың... Шулай бит, Нигъмәт!

Һәм артык уйлап, ни уйныйм икән дип баш ватып тормый гына борынгы җырларның да иң моңлысын – “Зөлхиҗә”не сыздырып уйнап җибәрмәсенме Гафури. Бу минутта аны һич кенә дә үтә тыйнак, сабыр холыклы олпат шагыйрь димәссең, гүя кичке уенга чыккан шаян һәм җор табигатле, баскан җирендә ут уйнатырга сәләтле авыл егете иде ул. Гармун аңа елдан ел ерагая барган яшьлеген кайтарды кебек,  чалара төшкән кашларын сиккертеп куйды ул, чаяланып, күзләрен кыскалап алган булды. Күз алдында балкып, яктырып китте ул. Кем дә булса шагыйрь Мәҗит Гафуриның шул халәтен тасвирлауны укыса, әлеге мизгелне үз күзләре белән күрмәгән кеше, һич ышанмас иде. Көйнең аккордын тәмамлагач та, кинәт кенә үзгәреп, моңсуланып калды, башын кыңгыр сала төшеп, үзе уйнаган көйгә бераз карлыга башлаган тавышы белән тын гына, ипле генә кушылып җырлап та җибәрде:

Ялан да гына җирдән лә болан килә... Зөлхиҗә...

Уйсу да гына җирдән лә, әй, түтә дип, Зөлхиҗә..

Төн уртасы җиткәч тә бер кыз елый, Зөлхиҗә...

Яшь гомерем заяга, әй, үтә, дип, Зөлхиҗә...

Каян килә бу моң?!. Тальян гармуны төймәләре тудырамы аны?..  Гафуриның тын гына, талгын гына яңгыраган тавышыннанмы ул?.. Урал тау итәгенә елышкан Лачын-таш тарафыннанмы... Башкорт иленең таулар, үзәннәр аша офыкларга барып тоташкан очсыз-кырыйсыз киңлекләреннәнме?..  Ерак тарихларга барып тоташкан халык күңеленнән, аның бәгыреннән саркып агыламы соң әллә бу моң?..

Сызылып та таңнар ла аткан чакта, Зөлхиҗә,

Сандугачлар сайрый ла, ай чут-чут дип, Зөлхиҗә.

Мендәркәен кочаклап бер кыз җылый, Зөлхиҗә,

Җанкай ла җанаш, кем, ай юк-юк дип, Зөлхиҗә.

Күңеленнән генә кушылып үзалдына Нигъмәт тә җырламый булдыра алмады. Әмма тавышын  Гафуриның үзенә сиздермәскә тырышты ул. Аңарга кушылып җырлау һичшиксез артык булыр иде. Чөнки тальян уйный, шагыйрь җырлый... Шул гына булса икән дә бит, тальян моңына, шагыйрь җырына кушылып Мәҗит Гафури мышык-мышык елый да иде...

Нигъмәт Хәким дә йөзен читкә борды. Әллә Мәҗит абыйсын уңайсыз хәлгә куюдан читенсенде ул, әллә үзенең күңел йомшаклыгын яшерергә уйлады, аңламассың... Озак кына сүзсез калып, уйлары һәм кичерешләре чоңгылына иңеп, күкрәк тутырып бер сулыш алырга да кыймый тынып торды алар.

- Эх, бу татар-башкортның җырлары! – дип, үзалдына әйтеп куйды Нигъмәт. Тынлыкның артык озынга сузылуына эче пошып әйтте кебек ул моны.

- Кая гына барып чыкма, моң каршы ала, моң озатып кала шул безне. Туган-үскән ил, туып-үскән авылларыбызга да моң чакырып кайтара...

- Безнең халык моңнан яралдымы икән әллә, дип уйланган чакларым була минем дә. Ә сез, Мәҗит абый, халык җырларын үзәкләрне өздерерлек итеп уйный да, җырлый да беләсез.

- Моңның ни икәнлеген аңламаган кеше булмас. Булса, андыйларны туган иленнән, туган җиреннән читкә җибәреп тотар идем. Моң – яратудан гына түгел, ул сагыштан һәм юксынудан да яраладыр кебек тоела миңа...

- Кызыклы күзәтү, тәү кабат ишетүем, – диде Нигъмәт.

- Миңа, бәхет эзләп чит җирләргә киткән шахтёрлар арасында байтак йөрергә туры килде. Аларның җырларын, аларның моңлануын ишетсәң иде син, Нигъмәт. Берәү сузып җырлап җибәргәндә, унар-унбишәр әзмәвердәй ир-атның такта караватларына йөз белән капланып мышкылдап елаганын күреп хәйран калган чакларым булды. Күз алдыңа китерә аласыңмы  шуны?..

- Кайда гына яшәсә дә җырсыз-моңсыз яши алмый торгандыр шул безнең халык.

- Казах авылларында да мөгаллимлек итәргә туры килде бит миңа. Алар да нәкъ безнең кебек. Дус-иш җыелса да, ялгызы калса да казах кешесе кулына думбрасын ала. Һәм дөньясын онытып уйнарга керешә. Ул да, үзе уйный, үзе җырлый һәм шул ук вакытта җылый да...

- Тамырларыбыз уртак, җаннарыбыз уртак, шуңардандыр ул, Мәҗит абый...

- Килешәм, бик килешәм, – дип, башын читкә бора төшеп, йөткеренеп алды шагыйрь.

Үзе сиздермәскә, сер бирмәскә тырышса да, аның сәламәтлеге шактый ук какшаган күренә. Моны Нигъмәт байтактан тоеп утыра. Ул да түгел, йөткеренүеннән арынып, бөтенләй икенче яңа бер көй уйнарга керешмәсенме! Яхшы хәтерли  Нигъмәт, бу җырны теге чактагы очрашуларында да яратып һәм онытылып җырлаганнар иде бит алар.

Ул җырның сүзләрен гармун телләре гүя үзләре үк көй белән бергә яңгырата башлады кебек. Көй белән моң, моң белән җырның сүзләре бергә, тасма-тасма булып үрелгән иде диярсең...

Олы юлның тузанын ла

Үзем күрдем тузганын;

Белми калдым, сизми калдым

Яшь гомремнең узганын...     

  Шул рәвешле, җырлый-җырлый, җыр тәмамланмас борын җылый-җылый язмыш юллары һәм хис дәрьясында йөзде алар. Һәр икесе үз язмышы, башларыннан кичкән һәм кичәчәк вакыйгаларны барлады, күзаллады булса кирәк. Җырдан туктап торган мәлләрендә үзара фикерләшеп алырга да онытмадылар. Җыр артыннан яңа җыр көйләп, эчкерсез сөйләшүләр арасында бер самавыр чәйне эчеп бетергәнче, әйләнә-тирәгә караңгылык төшеп, күктә йолдызлар калыкканчы, дөньяларын онытып утырды алар. Бар дөнья, Лачын-таш һәм Әй буйлары тәмам тынып, тынычланып калган иде. Шул тынлыкта зәңгәр күк йөзендә атылган йолдызлар аларның  мәңгелеккә үтеп барышы булмадымы икән?..

                                                        5

Казанга әйләнеп кайткан көнендә үк, кай арада күреп алган диген, аның янына әлеге дә баягы шигырьләр язгалап йөрүче якташы килеп керде. Килеп керүе булды, рөхсәт-фәлән дә сорап тормый гына, тәрәз каршында торган табуреткага барып утырды. Остазы янына керсә дә үзен монда хуҗа кебек хис итә иде ул.

- Нигъмәт абый, һай озак та йөрдең туып-үскән якларыңда, – дигән яңгыравык тавышы ишетелде.

- Туып-үскән якларда күпме генә торсаң да озакка саналмый якташ. Күргән кебек тә булмадым, санаулы көннәр узды да китте, – дип җавап кайтарды ул аңа.

- Сез югында монда үзегезне ике мәртәбә эзләп килделәр.

- Кемгә кирәгем чыкты икән? Ял вакытым ич...

- Черек күлдән, теге оешмадан.

- Ул халык белән алыш-бирешем юк иде кебек, нигә кирәгем чыкты икән?

- Җамал Вәлиди белән бер кабинетта утыргансыз ләбаса. Ә ул – корткыч – үзе артыннан башкаларны да өстерәргә җыена түгелме икән?.. Сезне күрсәткән булса кирәк.

- Телең ни сөйләгәнне колагың ишетәме! – дип, тавышын күтәрде Нигъмәт Хәким. – Олуг галим турында андый сүз сөйләргә оялмыйсыңмы!

- Кайчандыр галим дә булгандыр, бәлки, әмма бүген – халык дошманы, буржуаз милләтче. Бу мин уйлап чыгарган ярлык түгел. Әллә сез аны якларга җыенасызмы?..

- Мин гаепләүче дә, яклаучы да түгел, якташым. Ләкин Җамалетдин әфәнде Вәлидинең милләтебез тәрәккыяте өчен гомере буе үз-үзен аямыйча эшләгән фидакяр зат булуында һич шигем юк. Менә күрерсең, аның гаепсез икәнлеге ачыкланачак. Киресенчә, яла ягучыларның үзләренә җавап бирергә туры килмәгәе әле...

Нигъмәт Хәкимнең соңгы сүзләреннән якташы сискәнеп киткәндәй тоелды, кинәт, колак очларына кызыллык йөгерде. Бер сәбәпсезгә, ни дияргә белмичә, гаепле кеше сыман як-ягына карангалап торды ул. Һәм җавапсыз калуыннан уңайсызланып, кабалана-кабалана очы очка ялганмаган сүзләрен тезде.

- Яла ягучыларын белмим. Чыгарсалар әйбәт булыр иде анысы. Гаебе бик зур икән бит, Солтангалиев белән дә элемтәдә торган диләр үзен, өендә Троцкий китапларын да тапканнар. Кулъязмаларын да каядыр яшереп өлгергән диләр. Сезгә бирмәгәндер бит ул аларны?

- Ә нигә әле сине аның кулъязмалары кызыксындыра? – дип сорап куймасынмы шунда Нигъмәт.

Бит очларына янә кызыллык йөгерде тегенең. Нигъмәт моны абайламады түгел, әлбәттә. Ләкин якташыннан шикләнергә яисә аңарга мөнәсәбәттә шөбһә белдерергә нигезе юк иде.

- Җамал әфәнденең архивы бик бай булган диләр, шуңа соравым. Югалмасын иде дим. Китаплары да күп булгандыр, Тукайның үзе белән, Риза Фәхретдиновлар белән дус булып, аралашып яшәгән кеше ич.

- Татар дөньясында, зыялылар даирәсендә Җамал әфәндене белмәгән, аны олыламаган кеше аз булгандыр ул... Хәтереңә киртләп куй, якташ, Җамал әфәнде милләтебезнең тәрәккыяте юлында Шиһабетдин Мәрҗәни һәм Риза Фәхретдиновлар кебек үк бәяләп бетергесез хезмәт куйган кеше.

- Сезнең хакта да шулай дип сөйлиләр, остазым, ишеткәнегез бармы-юкмы, ул кадәресен белмим, яшьләр арасында сезгә “академик” дигән кушамат тагылган. “Академик” дисәләр, бу Нигъмәт Хәким дигәнне аңлата икән Казанда.

- Юкны сөйләмә, без синең белән Крылов җәнапларының кәккүк белән әтәче түгел!

- Ишеткәнемне әйтәм, Нигъмәт абый, халык арасында шундый сүзләр йөри. Аннан килеп “Идегәй”не көтә Казан, ул дастанның дистәләгән вариантларын туплап, эшкәртеп бастырырга ниятлисез икән. Мин бит әдәбият-мәдәният әһелләре белән көн-төн аралашам, остазым. Барын да ишетәм, бар җиргә өлгерәм. Сезнең хакта легендалар йөри, күзгә күренми торган бер илаһи зат, ягъни фәрештәгә тиңләп сөйлиләр үзегезне. Институтта укыган лекцияләрегезгә керү мөмкин түгел, актлар залы шыгрым тулы диләр.

Бу кайчан туктар икән дип түзде-түзде дә, чамасын онытып юхаланырга керешкән якташын бүлдерергә мәҗбүр булды Нигъмәт.

- Җитте! Мактанышып утыруны җенем сөйми, – диде, һәм өстәлгә, махсус шапылдатып, яңа кайнап чыккан чәйнекне китереп куйды. – Әйдә, якынрак кил, туган як үләннәрен кушып чәй хәзерләдем менә. Бавырсак белән балны да авылдан алып килдем. Сүз сөйләп тамак туймас, чәйләп алыйк башта, аннан  ашыгыч эшләрем   дә бар.

Ашау-эчү дигәндә кыстата торган гадәте юк иде якташының, Нигъмәт моны яхшы белә. Аның бу гадәтен  үз итүе, читләшмәве, якташ буларак якын күрүе дип кабул итә торган иде галим. Нигә кәнфитләнеп маташырга, икесе дә авылда туып үскән малайлар ич, өсәвенә якташлар...

Бер-ике бавырсакны авызга ыргытып йотып та куйгач шагыйрь өрә-өрә чәй эчәргә керешкән иде, әмма авызын пешерде булса кирәк, пыяла тустаганын кире өстәлнең уртасына таба этәреп куйды.

-Минем бит, Нигъмәт абый, сезнең белән киңәшәсе җитди сүзем дә бар иде. Әйләнеп кайтуыгызны көтә-көтә зарыгып беттем.

- Тыңлыйм. Сөйләп кара.

- Сөйлим. Сез менә, Нигъмәт абый, “Идегәй”не бастырырга җыенасыз, Гали Рәхим белән Җамал Вәлидиләр халык авыз иҗатын туплаган, кайсылары тарих яза, сүзлекләр төзиләр, калын-калын китаплар чыгаралар. Һәм шул хезмәтләре белән танылалар, халык теленә керәләр. Ә мин менә шигырь язып йөрим. Аны бастырмыйлар, бассалар да шул дәфтәр калынлыгы китапчык инде. Такташлар, Туфаннар барында шагыйрьгә дә санамыйлар безне, ыбыр-чыбырга саныйлар, бар дип тә белмиләр. Ә бит минем дә башкалар кебек гавам теленә керәсем, таныласым килә, Нигъмәт абый. Беләсез, гаиләм дә ишле... Миңа ни эшләргә, нәрсәгә алынырга кирәк дип уйлыйсыз, бирегез, булмаса, бер киңәш...

- Эшләргә кирәк! – дип, шундук кистереп җавап кайтарды Нигъмәт Хәким.

Башын кашып алды киңәш сораучы.

-“Эшләргә” дип әйтү җиңел анысы, – дип сүз башлады ул бераз кичегә төшеп. – Ул кадәресен мин үзем дә яхшы беләм... Әмма, нәрсә эшләргә, ни нәмәрсәдән башлап китәргә кирәк ул “эш” дигәннәрен?

- Халкыбыз озак еллар дәвамында  үз мирасын, тарихын барлау хокукыннан да файдалана алмый яшәргә мәҗбүр ителгән. Шөкер, хәзер офыклар ачыла төште, дип әйтергә була. Тел белеменең, әдәбият вә мәдәният дөньясының кай тарафына баксаң, анда өйрәнәсе, тәртипкә салынасы, дөньяга чыгарыласы эшләр үз фидакярләрен көтеп тора. Тарихыбыз турында әйтәсе дә  юк... Боларны сез, яңа, яшь буын вәкилләре башкарырга тиешле... Аңлашыламы?

- Аңлашылуын аңлашыла..., – дип суза төште шагыйрь. – Ләкин, нидән башларга, ул эшне башкарырга күпме вакыт кирәк, аңардан мин нинди файда күрәчәкмен һәм кайчан?.. Боларга җавап бармы соң, әллә ул җаваплар барысы да суга сәнәк белән язылганга охшашмы? Шуларны ачыкламый торып, ничек андый эшкә алынырга мөмкин...

- Якташ, – дип, үз итеп шагыйрьнең җилкәсенә кулын салды Нигъмәт Хәким. – Милләткә хезмәт итү, ул базарда сату итү түгел. Сату-алу, файда һәм керем кебек төшенчәләр базар өчен генә яраклы дип беләм. Халкыңа хезмәт итү фидакярлек сорый, алай итсәм күпме алырмын, болай итсәм күпме керер, дип яшәсәң, бер ни майтара алмассың.

- Юк-юк, сез миңа дөрес киңәш бирмисез! – дип чәбәләнеп каршы төшмәсенме шунда якташы. Һәм берочтан шактый ук кыюланып та китте. Тавышы, күзгә күренеп, бермә-бер көрәя төште. – Мин, нәрсә, сезнең кебек картаеп, чәчләремә чал төшкәнче ачлы-туклы кеше почмагында, шушындый хәерчелектә, марҗа подвалында яшәргә тиешме?! Әллә гаиләмне, балаларымны, сезнең кебек, авылга кайтарып куярга киңәш итәсезме?.. Булмас...

Шул мәлдә күңеленнән генә нәтиҗә ясап куйды Нигъмәт: “Менә ничек! Мин уйлаганча беркатлы һәм эчкерсез зат түгел икән бит бу “якташ” дигәнем. Моның белән саграк булганда һәм тора-бара араларны ерагайта төшкәндә дә бик таманга киләчәк икән”. Ул бит аның иң авырткан җиренә, күңелендә берөзлексез сыкрап торган ярага – гаиләсенә кагылды. Әмма бәхәсләшәсе, юктан давыл чыгарып тавыш күтәрәсе килмәде әлегә, ни генә әйтмәсен, ул аны барыбер аңламаячак. Ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән кермәс, диләр андыйлар хакында. Шуңа да берни булмагандай, һич ни аңламаганга сабышып, тыныч һәм ипле генә әңгәмәне йомгаклап куярга кирәк тапты.

- Син хаклысың, гаилә белән аеры-чөере яшәү бик авыр һәм дөрес тә түгел. Сүзләрең бик дөрес, балаларга, әни генә түгел, әти дә кирәк... Син хаклы! Ә менә минем язмыш шундый булып чыкты. Укырга кирәк иде башта. Питербургка дүрт бала һәм хатынны ияртеп китеп булмый бит. Һиндстанга да алып китү мөмкин түгел. Әлегә, үзең күрәсең, менә Казанда да чакырып кайтарсалар да бик көтеп тормаганнар, бер дә мактаныр урын юк. Тора-бара җайга салыныр дип уйлыйм анысы. Хәзергә менә шулай, үзең күрәсең...

Синең белән сөйләшер сүзем шуның белән тәмамланды дигәнне аңлатып, эш өстәле янына барып кулына китап алды Нигъмәт. Беренче очраган китапны алуы, кирәк булганы өчен түгел иде. “Бар чыгып кит инде” дип әйтәсе бик килсә дә әйтә алмады.

Ә тегенең китәргә уенда да юк. Әрсезләнеп аның янәшәсенә, өстәл читенә үк килеп басты.

- Дөрес аңласам, сез, Нигъмәт әфәнде, мине куып чыгарырга җыенасыз кебек...

- Алай димәдем. Әмма, үпкәләмә якташ, ашыгыч эшләрем бик күп. Тавык та чүпләп бетерә алмаслык.

- Эшегез күп булуын беләм. Менә шуңа күрә дә тәкъдимем бар сезгә. Кайбер эшләрегезне миңа тапшыра аласыз.

- Ничек? Аңламадым... – дип, гаҗәпсенү катыш сорарга мәҗбүр булды Нигъмәт.

- Менә болай. Сезнең тел өлкәсендәге эшләрегездә мин ярдәмче була алмам. Ә менә әдәбият, шигырь кырында тәҗрибәм сезнекеннән аз түгел дип беләм. Шул уңайдан сезгә тәгаен тәкъдимем бар.

- Кызык, ул тәкъдим нидән гыйбарәт була инде? – дип, кинәт борылып әңгәмәдәшенең күзләренә текәлде галим. 

- Бирегез миңа “Идегәйне”...

Телсез кала язды Нигъмәт. Бу дөньяда аз яшәмәгән югыйсә, кешеләрнең дә ниндиләрен генә күрергә, очратырга туры килмәде. Әмма бу кадәр, моның кадәрне очратканы яисә ишеткәне юк иде әлегәчә. Әллә соң ул аны үз акылында түгел дип саныймы?.. Ләкин, бу юлы да ул якташына каты бәрелергә базмады. Ипле генә җавап кайтарды.

- “Идегәй”не мин ничек бирим, ул минеке яисә башка берәүнеке түгел бит, “Идегәй” – халыкныкы, аны безнең татар халкы иҗат иткән.

- Шуңа әйтүем дә, ул халыкныкы. Сезнеке түгел! Аны дөньга мин чыгарырга тиеш, шагыйрь кеше! Ул миңа дан, дәрәҗә китерәчәк. Ә сез болай да билгеле кеше, сезнең хезмәтләрегез болай да чамасыз күп. Сез илгә, дөньяга мәгълүм тюрколог! Шул җитмәгәнме?..

“Инде бу сүзләренә нинди җавап табарга икән соң моның? Егет бит тәмам җитди рәвештә сөйләшә. Үзенә күрә логикасы да бар төсле... Әнә ич, күзләре уттай яна, иреннәре кысылган, йодрыклар йомарланган... Ризалашмасаң, хәзер үк көч белән тартып алырга, өстеңә арыслан булып ташланырга әзер...”

- Соң, алай бик чыгарасың килгән икән, чыгар, – дими чарасы юк иде галимнең.

Җанланып китмәсенме теге, шул арада бар кырыслыгын онытып, елмаю төсмере йөгерде аның күзләренә. Ике кулын канат урынына җәеп кочаклашмакчы да түгелме соң тагы... Ә сүзләре, сүзләре нинди...

- Килештек, димәк... Бирәсез, димәк... Бүген үкме? Әйе-әйе бүген үк алам...

- Аңламадым, – дип әйтергә мәҗбүр булды Нигъмәт. – Чын-чынлап, мин сиңа нәрсә бирергә тиешлегемне аңламадым...

- “Идегәй”не, әнә теге өстәл читендәге папкаларны.

- Һәммәсен дәме?..

- Әйе, барысын да!

Бер дә гаҗәп сөйләшеп куя бит әле бу... Усал итеп, артына утыртырлык итеп җавап бирергә иде дә бит үзенә. Шулай да ашыкмаска кирәк тапты.

- Ә син “Идегәй”нең ничә папкада саклануын беләсеңме соң? – дип сорап куйды ул, көтмәгәндә, беркатлыга салынган булып.

- Беләм. Сигез папкада. Әнә анда өелеп тора алар, өстәлнең сул ягында...

- Дөрес сөйлисең бит син, белмәгәнең юк ахыры, – дип, үзалдына чираттагы мәртәбә хәйран калып башын чайкап куйды Нигъмәт Хәким. – Ул папкаларга күзең байтактан ук төшкән булса кирәк...

- Бирегез сез аларны миңарга!

- Ә ни өчен дип әле мин аларны бирергә тиеш сиңарга? – диде Нигъмәт, булдыра алганча тыныч һәм ипле тавыш белән. Әмма, бер үк вакытта, сизелер-сизелмәс кенә ирония төсмере дә салырга тырышты ул соңгы сүзләренә.

Тегесе бу сорауны көтмәгән иде булса кирәк.

- Аңлаштык бит инде. Сөйләштек... Килештек тә кебек, – диде ул. Бу сүзләре аның, Нигъмәткә адресланган булудан бигрәк, үзалдына мыгырдануга кайтып калды. – Үзе риза булды башта... Хәзер башкача сөйли. Бирәм дидең ич... Ир-ат сүзе бер булырга тиеш түгелме?!

- Менә ничек, мин сиңа күпме юллар үтеп, күпме кыенлыклар кичереп гомерем буе җыйган хезмәтләремне биреп чыгарырга тиешле булып чыгаммыни инде? Өндәме соң бу, әллә төш кенәме!.. Син үз акылыңдамы соң, якташ?!.

- Мин бурычлы булып калмам, бирегез. Яхшылык белән бирегез... Юкса...

- “Юкса”? Бу ни дигән сүз, син яный да беләсеңме әллә?

Максатка ирешү юлында нинди генә хәйлә һәм мәкерле алымнарга сәләтле кешеләр бар бит бу дөньяда. Шуларның берсе басып тора икән бит Нигъмәтнең каршысында. Ә ул аны якташы буларак үз иткән, якын иткән иде. Аңа элек-электән, шәкертлек елларыннан ук, ярдәм итеп килде, хәзер дә кулыннан килгән бар яхшылыкны эшләргә әзер.

- Янамыйм... Шулай да “Идегәй”не миңа бирүегез хәерле булыр дип саныйм...

- “Идегәй”ле буласың килә димәк?

- Дөресен әйтергәме?..

- Дөресен. Һәм турысын!

- Дөресе шул, Нигъмәт абый, “Идегәй”бик тә, бик тә кирәк миңа. Аны китап итеп бастырып чыгарсам, кеше теленә, кеше арасына керәчәкмен, киң җәмәгатьчелек каршында күтәреләчәкмен, аңлагыз шуны...

- Аңладым, – дип коры гына әйтеп куйды Нигъмәт Хәким. – Инде хәзер син мине тыңла, ярыймы!.. “Идегәй” – минеке түгел. Син халык арасына чык, аягыңа чабата киеп, җәяүләп авылдан-авылларга йөр, эзлә, тайга эчендә югалып яшәгән ерак авылларга бар, якташым. Ак сакаллы картлар һәм карчыклар сиңа аның төрле вариантларын сөйләр. Шуларны язып ал. Бәхетеңә туры килсә, кулъязма хәлендә сакланганнарын да очратырсың. Шуларны тупла, анализла һәм тулы бер шигъри эпос хәленә китер... Аннан соң инде китап итеп бастырырсың. Мине аңладыңмы!

Җавап тегенең бугазына килеп тыгылды булса кирәк, колак очларына тикле кызарып чыкты. Үз-үзен кулга ала алмый торды бермәл, аннан һәр сүзендә төртелә-төртелә мыгырданырга кереште.

- Миннән көләргә җыенасыз кебек, Нигъмәт әфәнде! Тайгага озатмакчы буласызмы?.. Барып чыкмас!.. 

- Көлмим, киңәш бирәм. Хезмәт куймый гына зур эшләр башкару мөмкин түгел, якташ.

- Карарбыз... Ярар... Тайгаларга барып чыгарга киңәш итәсез инде, ә?.. – дип, мыгырдана-мыгырдана ишеккә таба атлады шагыйрь. – Барып чыкмас! Карарбыз әле, кайсыбыз тайгага китәр дә, кайсыбыз Казанда калыр һәм “Идегәй”ле булыр... Карарбыз, – дип тагы бер мәртәбә кабатлады да, ишекне тышкы яктан каты бәреп, хушлашырга да теләмичә, үз юлы белән китеп барды ул. Әллә ишек җиленнән, әллә тетрәнүдән шул мизгелдә ишек катында идәндә торган кәстрүлнең капкачы шалтырап идәнгә килеп төште. Аның яңгырап чыккан тавышыннанмы Нигъмәтнең йөрәге “жу-у” итеп куйды кинәт... Ә идәнгә төшкән кәстрүл капкачы туктарга, тынычланырга һич ашыкмый, иләмсез аваз чыгаруын дәвам итеп, әйләнепме әйләнә, зыр бөтерелә...

Көттереп кенә, ниһаять, бүлмәгә тынлык иңде. Шомлы тынлык... Нигъмәт ярымкараңгы һәм кечкенә бүлмәдә бер ялгызы торып калды. Өстәл артына килеп кулына әле бер китап, әле икенче кәгазьне алды ул... Алды һәм кире куйды... Папкаларын актарган атлы булды. Укыйм дисә, укыганы башына кермәде, кулына каләм алса, язар сүз тапмады... Эш кайгысы идеме соң, ни уйларга да белми, тыңгысызланды ул берөзлексез. Урын җәеп йокларга да тырышып карады. Юлдан килгән көне иде ич, арылган... Әмма барыбер күзенә йокы эленмәде. Әле бер уй, әле икенче уй килде аның башына. Төн ката үз-үзен кая куярга белми изаланып чыкты ул.

“Изаланмаслыкмы соң! Дөнья болай да тыныч түгел... Кешеләр бер-береннән читләшкәннән-читләшә бара, бер-беренә ышанмыйлар. Таныш-белеш кенә түгел, дус-ишләр дә бер-береннән шикләнүчән булып китте соңгы араларда. Кемгә ышанырга белмәссең! Күр инде, “якташым” дигәне, инде күпме гомер туганнарча аралашып яшәгән күршесе дә аңарга янап чыгып китте түгелме? Күз алдына да китерү мөмкин түгел бу хәлне, кайчандыр синең киңәшең һәм ярдәмең белән мәдрәсәгә укырга кергән, үзең укыткан, авыр чакларында ашаткан-эчерткән  шәкертең шундый сүзләр әйтсен инде...”

 

Дәвамы бар