Сардекбашская сельская библиотека - филиал № 33

Ринат Мөхәммәдиев Ак кәгазь нидән саргая... (8)

Дәвамы...

 

Аннан килеп, балалары белән аяк терәп сөйләшергә, алардан нидер таләп итәргә, беркадәр уңайсыз да. Менә ничә еллар инде ул чит-ят җирләрдә йөрергә мәҗбүр, әле Уфада, әле Ташкентта яисә Ленинградта. Һәм ниһаять  – Казанда, татарның Мәккәсе һәм Мәдинәсе дә булган пайтәхеттә. Өенә, гаиләсе янына бит ул кайтса да кунакка гына кайтып китә. Авылда, гаиләсеннән һич аерылмый гына яшәр иде дә, гомер кыска, кешегә ул бер генә бирелгән. Күпме еллар дәвамына, күпме кыенлыклар кичереп алган белемне, зур фидакярлек нәтиҗәсендә ирешелгән табышларын яшь буынга, сөекле халкына кайтасы бар ич аның. Ничек кенә булса да, нинди кыенлыклар кичерергә туры килсә дә ул үз җилкәсенә салган бу миссияне башкарып чыгарга тиешле. Казанга кайтуының төп максаты әнә шуңарда. Аның сөекле һәм кадерле халкы мәңге кимсетү һәм җәбер-золым кичереп яшәргә тиешме? Юк, әлбәттә. Моның белән һич кенә дә килешәчәк түгел. Татарның бай тарихы, күпләрне көнләштерерлек мәдәнияте һәм әдәби җәүһәрләре бар. Ә ул, гүя адашкан бер милләт кеби, үз кадерен үзе белмиенчә, Көнчыгыш белән Көнбатыш арасында бәргәләнә. Аларны күрә, аларныкын ишетә яисә укый да, “аһ” итә, “ваһ” итә – башыннан түбәтәе төшеп китә. Менә бит башкалар, имеш, ә бездә, имеш, боларның берсе дә юк. Үзенең туган халкын наданлыкта да гаепләп куя әле ул. Шулай уйлап, үзе дә белешмәстән үзенең наданлыгын раслый.

Ә бит затлы акыл һәм фикер ияләребез аз булмаган, аз түгел безнең дә. Халкыбызның әүвәл дәверләрдәге казанышлары, телебезнең хәзинәләре, әдәбиятыбызның энҗе-мәрҗәннәре һич кенә дә тарих сазлыгында калып югалырга тиешле түгел. Алар әлегә бездән бик ерак яшерелмәгән, максат куеп эзләсәң табу, яңадан торгызу мөмкин үзләрен – халыкның күңелендә һәм телендә, татарның яшәү рәвешендә, холык-фигылендә сакланалар... Юк, Нигъмәт үзе сайлаган юлыннан һич кенә дә читкә тайпылмас, нинди генә кимсенү һәм югалтулар кичерергә туры килмәсен максатына ирешәчәк. Үз халкыңа хезмәткә сарыф ителгән гомер, ул заяга узган саналмас. Моны аның сөекле хатыны, дүрт бала анасы Бәдринур да яхшы белә, һәрчак аңлап яшәде. Ул бит аның хатыны гына түгел, элек-электән иң ышанычлы таянычы да. Боерган булса, балалары  да аңлар. Аларның да күзләре аңарга текәлгән ич, әнә, ни рәвешле үз итеп, яратып һәм горурланып та карыйлар ич алар үз әтиләренә. Күңеле йомшап китте аның шунда, балаларына бирергә теләп тә бирә алмаган ярдәме өчен уңайсызланды. Балакайлар... Олысы, кечесе һәркайсы бер дәрәҗәдә үз һәм кадерлеләр аның өчен. Аларның да, башкалар кебек, әти-әни янында үсәсе килмәгәндерме әллә. Ә ул берөзлексез юлда, укуда һәм гыйльми эзләнүләрдә булды. Эшләгән, тапкан акчасының да күп өлеше гыйльми китаплар сатып алуга, гыйлем эзләп узган юл масрафларына китеп барды. Ә гаиләсен һәм балакайларын бит ул һич кайчан онытмады, алар һәрчак истә, аның күңле түрендә булдылар. Үзләрен тиешле дәрәҗәдә кайгырта алмавы һәм даими рәвештә яннарында булып киңәш-табыш итешеп яши алмавына аз өзгәләнгәндер дип уйлыйсызмы әллә аны... Шундый уй һәм кичерешләр бу юлы да, инде үзләре каршысында утырганда, ургылып аның бугаз төбенә килеп тыгылдылар. Күзләрен читкә борды ул, әмма үз баларың каршысында җебеп төшәргә ярамаганлыкны да яхшы аңлый иде. Сер бирмәскә, сиздермәскә тырышты.

Чираттагы мәртәбә бер йотым чәй кабып куйды да, тирән сулыш алып, сүзне бөтенләй башкага борды Нигъмәт. Бу балалар, хатыны бит аңардан бер-бер җылы сүз көтә торганнардыр.

- Боерган булса, менә якын елларда зур хезмәтләрем дөнья күрәчәк. Казан шәһәренең уртасыннан зур бер фатир бирерләр үзебезгә. Барыбыз да шунда җыелырбыз, бергә-бергә зур һәм бәхетле гаилә булып яши башларбыз...

- Әй, әтием, шул Казан дигән шәһәрне бер күрсәм дә риза булыр идем әле мин.

- Әдибә, кызым, - дип, урыныннан торып басып кызының аркасыннан сөеп килде үз хыялыннан үзе канатланып киткән галим, - күрү генә түгел, син ул шәһәрдә яшәрсең, боерган булса, укырсың, данлыклы Казан университетында белем алырсың...

- Әнине дә алып барырбызмы соң ул Казанга?

- Әниеңнән башка буламы! Ул беренче булып бара, әлбәттә.

- Ә ул анда ни эшләр? Бәрәңге бакчасы, тавыклар, кәҗә булырмы соң анда?..

- Шәһәрдә бәрәңгене базардан гына алалар, кызым.

- Кәҗәбез дә булмагач, әни ни эшләр соң анда?

- Көндезләрен кулына чәчәкле шәмсия тотып паркларда йөрер. Ә кичләрен театрга барырбыз бергәләшеп...

- Менә бит, ә-ә...-дип, кулларын чәбәкләп, бу әңгәмәне тын гына тыңлап утырган апаларына, абыйсына карап куйды кыз.

- Әтиегез гомер-гомергә шундый хыялый булды инде ул, - дип, әниләре бүлдерде Әдибәне матур хыялларыннан бүлдерде. Аннан иренә таба борылып өстәп куйды. – Нигъмәт, авылда синең кебек хыялыйлар турында беләсеңме ничек диләр: “Алмаган ат, тумаган колын, атланма, улым, билен сындырырсың” диләр. Ташкентларда, Петроградларда йөри торгач, әллә онытткан да инде...

Әниләре сүзеннән кызык табып, кызлар, сүз берләшкәндәй, кеткелдәп көлешеп алдылар.

- Петроград түгел, әни, Ленинград дип сөйләш, ярыймы, - дип, Мөбәшир дә елмаеп куйды. Нигъмәтнең генә исе китмәде.

- Көлегез, көл... Барыбыз бергәләшеп Казанга җыелгач, яңа фатирның ачык террассасында шау-гөр килеп бергәләшеп чәй эчеп утырганда мин сездән көләрмен... Профессор булып киткәчтен, боерган булса, машина да алырбыз әле менә. Күрерсез, ял көннәрендә үзебезнең җилкәнле көймәгә утырып Идел өстендә кәеф-сафа корып, ял итеп, гизеп тә йөрербез, боерган булса...

Бу юлы инде, каршы сүз әйтүче булмады. Ачылган авызларын йомарга да онытып һәммәсе онытылып тыңлау белән мәшгуль иде.

-Әти, син чынлап сөйлисеңме боларны, әллә шаяртуыңмы? - дип, Мөбәшир дә сүз катты.

- Улым, әллә син дә ышанмыйсыңмы? Уйнап сөйлиләр ди мени?.. Чынлап сөйлим. Татиздатта минем бөтен татар халкын, алай гына да түгел, бөтен илне сокландырырга сәләтле зур хезмәтем аерым китап булып басылачак. Остазым академик Самойлович аны Мәскәүдә һәм Ленинградта да зур тиражлар белән басачаклар, дип вәгъдә итә. Аның сүз башы белән, әлбәттә. “Идегәй”, улым, мине генә түгел, татар халкының үзен дә бер башка, юк, ике башка югары күтәрәчәк. Менә күрерсең, ул көнгә күп калмады инде.

- Ышанмаска хакым юк, син күп укыган, күпне күргән кеше, синең һәр сүзеңә дә ышанам мин, әти. Тик менә... - Шул урында, әйтергәме икән, юкмы, дигәндәй, икеләнә калды ул бер мәлгә.

- Йә, башлагансың икән, әйтеп бетер, улым. Сиңа кай җире ошамады?

- Ошамады, дип әйтмим. Тик менә “шәмсияләр тотып паркларда йөрү”, “җилкәнле көймәләргә утырып Идел өстендә гизү” кебек нәрсәләрне эшче-крәстияннәр фиркасе хупламый бит. Алай йөрү ул буржуйларга гына килешкән...

-Тукта-тукта, ә безнең ул буржуйлардан кайсы төшебез ким?

- Ә без җиң сызганып эшләргә, яңа тормыш нигезләрен төзергә тиешбез, әти...

- Соң без, улым, эшләмибез мени, кул кушырып кына утырабызмы? Әтиеңне син ялкауга чыгарасыңмы инде шулай итеп?.. Эшләгән кешенең матур итеп яшәргә һәм ялга да хокукы булырга тиештер, миңа калса.

- Безнең әле искене җимереп, яңаны төзисебез бар, әти, моңарга байтак еллар китәчәк...

- Ә җимермичә генә яңаны төзеп булмыймы?

- Булмый торгандыр шул, - дип бераз уйга калып торды Мөбәшир.- Иптәш Сталин белә инде, ул шулай куша.

- Ниләр майтарырга, нәрсәләрне җимерергә уйлыйсыз инде, улым?

- Мәчет һәм чиркәүләрне, буржуйларның завод-фабрикаларын, кулакларны...

Шул урында, тынгысызланып, ике ир-ат арасында кузгалырга торган бу бәхәскә Бәдринур килеп кушылды.

-Менә, Нигъмәт, улың ни сөйләгәнне ишетәсеңме инде, аның телендә гел шул сүзләр хәзер: “җимерәбез дә төзибез, җимерәбез дә төзибез”. Ни эшләтергә бу баланы? Шәһәргә киткәнче менә дигән малай иде бит. Инсафлы, тыйнак иде, динле... Урамга чыкса бар кеше белән бүреген салып, кулын күкрәгенә куеп исәнләшә торган иде. Авыл картларына тикле исләре китеп мактап сөйли торганнар иде үзе турында. Әллә җеннәр алыштырды шул шәһәр дигән җирдә...

- Борчылма, Бәдринур, бер ни эшләтеп булмый. Заманасы шундый. Мөбәширгә ышанам, акылсызлык эшли торган егет түгел ул. Ир кешенең илдә барган вакыйгаларның уртасында булуы хәерле...

- Рәхмәт, әти! - дип әйтеп куйды улы. Әтисенең хуплау сүзләрен үзенә бирелгән хәер-фатихадай кабул итте.

- Шулай да, улым, минем сиңа бер киңәшем бар. Тыңларсыңмы, колак салырсыңмы сүземә?

- Тыңлыйм, әти...

- Булдыра алсаң, улым, син ул “җимерәбез” дигән сүзне файдаланмаска тырыш, ярыймы? Җимерәләр икән, башкалар җимерсен, син катышма. Ә менә яңаны булдыру, төзү, илне төзекләндерү, кешеләрнең тормыш-көнкүрешен яхшырту – игелекле эш, ул эшнең башында торсаң да бер сүзем юк, хуплармын гына.

Мөбәшир уйга калып торды бер тын, җавап бирер сүз тапмадымы, икеләнә идеме, әйтеп булмый. Бу тынлыкны әнисе бүлдерде.

- Нигә дәшмисең, йә, “ярар, әти, киңәшеңне истән чыгармам” диген. Әтиең дә шәһәрдә яши бит, әнә, Казанда. Ул Петроградның үзендә гыйлем алган кеше, мине тыңламасаң, аны тыңла ичмасам...

- Петроград түгел, әни, Ленинград... Ярар, - диде Мөбәшир. Зур авырлык белән генә әйтте ул бу сүзләрне, авызыннан көч-хәл белән тартып алдылар, диярсең. – Йөзегезгә кызыллык китермәм. Әмма, сез дә мине аңларга тырышыгыз, соңгы сулышымача партия сызган юл белән барачакмын.

- Колхозга кер, дип үгетлисе булма мине, ярыймы! – дигән шарты да бар икән әле әнисенең. – Соңгы кәҗәмне илтеп бирәсем юк, ишеттеңме Мөбәшир. Сеңелләреңне ачтан үтерәсең килмәсә, башкача кабатлама ул хакта. Мин сине табып үстергән анаң да бит әле...

- Колхозга керергә кирәк, әни... Юкса, мин авылдашларымның күзенә ничек күренермен, фикердәшләремә җитсә, ни әйтермен?

- Бер нишләтеп тә булмый, минем, әни, шундый киребеткән бер авыл карчыгы инде диярсең..., – дип, елмая төшеп кулын селтәде Бәдринур.

Кызлары, бер-беренә карашып, үзара көлешеп куйдылар.

- Нинди “карчык” дигән сүз ул, син безнең әниебез. Әни кеше картаймый, -дип, төзәтмә кертергә ашыкты өлкән апалары Ләбибә. Сеңелләреннән дә хуплау көтте ул берочтан. – Шулай бит, Фая, шулай бит, Әдибә...

- Ярар, дөнья һәм вакыт үзе юлын күрсәтер, юк өчен баш ватып, кадерле очрашу минутларының ямен җибәреп утырмыйк әле, – дип барын да түгәрәкләп, очраклы рәвештә туган бу фикер алышуны йомгакларга ашыкты Нигъмәт. Ләбибәгә дә искәртергә кирәк тапты. – Кызым, сеңелеңнең исеме Фая түгел, аның мулла кушкан исеме Фәһимә, аны бозып әйтү кирәкмәс.

Дөрес сүзгә җавап юк, дигәндәй, каршы сүз дәшүче булмады. Ул арада балалар, әниләренә рәхмәт әйтеп, өстәл артыннан кайсы кая  тарала ук башлады. Нигъмәт, күптән кабул ителгән гадәте буенча, аларның һәркайсына бүләккә китаплар алып кайткан иде бит. Ә яңа китап кулларына кергәч, таныша башлауны иртәгесе көнгә калдырырга күнекмәгән алар.

Аш-су өстәле артында Бәдринур белән икесе генә утыра бирделәр.

- Балаларның үскәнен күрми дә калганмын, – дип әйтеп куйды Нигъмәт.

- Инде менә тарала да башладылар. Мөбәшир белән Ләбибәне мин дә әллә нигә бер генә күрәм. Атна саен кайтып-китеп йөри алмыйлар шул, – дип уфтанып алды Бәдринур.

- Син, әнисе, алар белән бәхәскә кермәскә тырыш инде хәзер, ярыймы. Алар зурлар, бу тормышта үз урыннарын эзләгән чаклар.

- Минем өчен барыбер балалар шул...

- Әмма бу яшьтә өйрәткәнне яратмыйлар. Үз-үзләрен шәхес итеп раслый торган заманнары.

- Фаяның да уе шәһәр тарафында күренә.

- Фая түгел, Фәһимә, җан кисәгем, Бәдринур!

- Әй, яшьтәшләре шулай дәшкәч әйтелә инде. Хәзер бит шулай, исемнәрне бозып-кыскартып әйтү китте.

- Бүген исем үзгәртерләр, иртәгә ата-бабаларын онытсалар, аннан ары иманын, динен һәм милләтен алыштырырга да күп сорамаслар. Начар гадәт бу, үз-үзен хөрмәт иткән кеше, үз-үзен хөрмәт итткән милләт, ишетсен колагыгыз, балалар, исем алыштыруга юл куймас!

- Шулаен шулайдыр да, авыл кешесе сөйләшкәндә аны-моны уйлап тормый шул, Нигъмәт. Әйтергә ничек җайлы – шулай кыскарта...

- Бәдринур, кеше нәрсә әйтер?.. Юкса, Нигъмәт Хәким татар халкының әдәби җәүһәрләрен җыя, тел белгече санала, ә үз кызына җүнле-башлы  татарча исем дә куштыра белмәгән, диярләр.

- Ярар, – дип, тирән сулыш алып куйды Бәдринур. Нигъмәтнең ихлас борчылып сөйләгән сүзләреннән аңарга уңайсыз булып китте, әлбәттә. –  Үзеңнең хәлләрең ничек соң? Берни сөйләмисең.

- Барысы да яхшыга таба бара, Бәдринурым. Бар хыялым Казанга кайту иде. Кайттым. Эшкә урнаштым. Яшь буынга белем бирәм. Инде тагы да зуррак теләгем – Казанда үз фатирыбызны булдырып, сине, балаларны халкыбызның пайтәхетенә алып килү. Юкса, гомеребез аеры-чөере яшәп уза...

Дөрес фикергә җавап юк, дигәндәй, Бәдринур бу сүзләрне җавапсыз калдырды, хуплавын белдереп башын гына какты.

- Бер дә өстең-башыңны карамыйсың, дип әйтимме... Ничә ел инде менә, һаман шул бер үк кәчтүм, шул бер күлмәк белән йөриссең. Аягыңа кигән нәмәрсәнең дә табаны ашалган күренә.

Бәхетле елмаеп, башын сак кына янтайта төшеп хәләл җефетенең җилкәсенә салды Нигъмәт. Бу аның рәхмәте дә, хөрмәте дә, хатыны белән тулаем килешүен аңлатуы да иде. Җылы, йомшак һәм шул тиклем якын кешесе бар ич аның...

- “Җаныкаем” дидең түгелме, тагы бер генә тапкыр булса да кабатла әле шул сүзеңне. Сиңа әйтәм, әй, Бәдринурым – нурым минем...

- Йә-йә, җитәр сиңа, балалар барын онытасың, телеңә салынып утырма әле, яме... – дип, тыйнак кына ирен читкә этәрде хатын. – Минем киңәшләрне хәтереңә киртләп куй, кара аны, онытма.

- Бәдринурым... – дип куйды Нигъмәт. Тагы ни әйтсен соң ул.

                                                              4

Нигъмәтнең Еланлыга кайтуына ике-өч көн уздымы-юкмы, авыл капкасыннан затлы тарантаска җигелгән юртак чабып килеп керде. Аны күреп калучылар, һичшиксез кызыл байрак эленгән советлар бинасы каршысына тукталыр, дип фаразлаганнардыр. Әмма алар ялгышкан булып чыкты, юртак ул бинаны гүя абайламады, тузан туздырып ары узып китте. Бераз баргач, каршысына йөгереп чыккан малай-шалайлар янына барып туктады. Тарантаска җәелеп утырган өлкән яшьләрдәге абзыйның карлыккан тавышы ишетелде:

-Яшь коммунарлар, – дип дәште ул яланаяклы малайларга,  –Хәкимовларның өе кайсы урамда, шуны күрсәтмәссезме?

- Хәкимовлар... – дип кабатлый-кабатлый бер-беренә карашып алды бала-чага. Чөнки авылда кешеләрне фамилияларе белән түгел, нәсел кушаматлары яисә исемнәре белән бер-береннән аеру гадәткә кергән. – Белмибез шул абзый...

- Авылыгызны илгә таныткан Нигъмәт Хәкимне дә белмисез, оят түгелме, ә, яшь коммунарлар? Сездән сорыйм?..

Малайлар һаман аптырашта. Бу мыеклы абзый тәмам табышмак чиштерә бит, җавап табучы гына күренми. Үзләренә күрә гөманларга ук керештеләр.

- Ә ул, нәрсә, Сабантуе батырымы әллә?

- Сабантуй батыры Нигъмәт түгел бит, Рәхмәтулла...

- Соң, Казанның үзеннән кунакка кайткан Нигъмәт Хәкимне дә белмисез, ыштан төбендәге кыңгырауларыгыз төшеп калмагандыр бит?

Күңелләре булып рәхәтләнеп көлешеп алды малай-шалай, “кара әле, синеке төшеп калмаганмы” дип, бер-берләренә төртешеп, үзара кызык таптылар.

- Казаннан дидегезме? Казан тикле Казанга безнең Еланлыдан кем барып җитте икән?..

- Абзый, ә ул Әдибәләрнең әтисе түгелме икән?.. Алар, әнә, теге тыкрыкның башындагы соңгы өйдә яшиләр. Бәләкәй генә өй булыр...

- Белгәч, ник басып торасың, утыр тарантаска, күрсәтерсең, – диде, шаян абзыйлары.

Юл күрсәтүче ялындырып тормады, кемгә әле шундый бәхет тәтегән, үз дәрәҗәсен белеп, бер мәртәбә борынын тартып алды да дилбегә тотып алда утыручы ат хуҗасы янына менеп кунаклады. Тегесе дилбегәне какты, ат юртып китеп тә барды. Малай-шалай дәррәү торып, ат артыннан калышмаска тырышып, йөгерергә кереште. Юл күрсәтүче “таш баш”ның исә авызы колакта, юл күрсәтү белән генә чикләнеп калмыйча, дус-ишләренә дә берөзлексез кулын изәде.

                                    ***

- Өй каршысына ниндидер җигүле ат килеп туктады, әтисе, – дип куйды, ишегалдында тавык-чебешкә җим сибеп йөргән Бәдринур.

Ул да түгел, болдырда Нигъмәтнең ипле һәм тыйнак авазы яңгырады.

- Ходаем, Мәҗит абзый Гафури үзе килеп чыккан түгелме соң?.. – Ул да түгел, йөгереп диярлек барып капканы ачып җибәрде ул. – Әйе, Мәҗит абзый! Хуш киләсең Мәҗит абзый... Безнең якларга нинди җилләр ташлады үзеңне?..

- Синең белән күрешергә дип махсус килдем. Качып кына ятарга уйлаган идеңме әллә, булмас. Кайда-кайда, әмма Башкортостанда миннән кача алмассың, Нигъмәт туган.

Бер-беренә җәт-җәт атлап якынлашты алар. Иң элек, куш уч биреп күрештеләр, аннан бер-беренең аркаларыннан кага-кага кочаклашып алдылар.

- Килеп чыгуың бик тә яхшы булган бит әле, Мәҗит абзый.

- Гомер уза Нигъмәт, бер күрешү – үзе бер гомер, диләр бит... Тәндә җан барында күрешмәсәк, хәл белешмәсәк оятын кая куярбыз?

- Хуш киләсез, әйдә, өйгә керик. Юлда арыгансыздыр...

- Сабыр ит, иң элек юл күрсәтүчене төшерим тарантастан, – дип, әле булса ат хуҗасы белән янәшәдә утырган малайны күтәреп җиргә төшерде ул. – Күрмисеңме әллә, әнә  минем нинди дусларым бар сезнең авылда. Рәхмәт яшь коммунарларга!

Аннан, ат артыннан йөгереп килеп әле булса мыш-мыш сулыш алып торган малайлар төркеменә игтибарын юнәлтте. Кулындагы юл сумкасыннан малайларның һәркайсына берәр кәнфит өләшеп чыкты.

Ә тегеләрнең исә, кәнфиттән бигрәк, әле генә колаклары белән ишеткән яңалыкка ышанырга-ышанмаска белми, телләрен йотып, аптырашта калып торган мәле. “Мәҗит Гафури” дип эндәштеләр түгелме соң бу абзыйга?!. Гафуриның үзен танымасалар да, аның исемен ишетмәгән кеше юктыр. Малайлар тәмам җитдиләнә төште. Соңгы арада өлкәннәрнең телендә гел Гафури исеме бит...

- Абый, сез әллә Мәҗит Гафуриның үзен  беләсезме? – дип сорап куймасынмы, тарантасның түрендә утырып килгән малай.

Шагыйрь, мөлаем елмаеп, аның такыр башыннан сыйпады.

-Ә синең исемең ничек соң?

- Сәми...

- Андый исем буламы? Тутырып әйт, исемеңне бозма, – диде аңарга Гафури.

- Каян белдең абзый? – дип, авызын ачып, хәйран калып торды малай. – Бабам миңа Сәмигулла дип исем куштырган.

- Шуннан белдем, “Сәми” дигән исем булмый, ә менә Сәмигулла – исем дисәң дә исем ичмасам!  Җырлап тора бит. Сә-ми-гул-ла... Нинди матур исем! Карагыз аны, икенче юлы исемнәрегезне бозып сөйләшсәгез колагыгызны борырмын. Ул малайларның барысына да ишетелерлек итеп әйтте. Һәм кулын болгап хушлашты да: – Ә хәзер барыгыз, уйнагыз, үз юлыгызда булыгыз, – диде.

Өйгә узып, хәл-әхвәл белешеп чәйләп тә алгачтын Мәҗит Гафури тәкъдим кертте.

-Нигъмәт, хәтерлисеңме, без синең белән теге вакытта, кайсы елда булды соң әле ул, Әй елгасы буенда, Лачын-таш каршындагы бер матур тугайда утырган идек. Гомернең андый мизгелләре сирәк була, шул күңелгә уелып калган.

- Безнең тыкырыкны, өйне онытсаң да, Мәҗит абый, Лачын-ташны онытмагансың, кызык килеп чыга бит әле. Ул күрешү, ялгышмасам, 26нчы елның җәй урталарында иде булса кирәк. Авыл халкының печәнгә төшәргә әзерләнгән чагы. Мин шул көннәрдә генә Ташкенттан кайтып төшкән идем кебек.

- Әйе, болында чалгы кайраган авазлар ишетелеп торганы хәтергә уелып калган. Әй гомерләр...

- Юкка гына ул гомерне аккан суларга тиңләмәгәннәрдер күрәсең... – дип, тирән көрсенеп куйды Нигъмәт.

- Анысы шулай, – дип килеште Гафури. – Әмма онытылмаслык бер хатирә буларак күңелгә уелып калган ул урын. Андагы табигатьнең матурлыгы төшләремә кереп йөдәтә кайчак.

- Килешәм, мин үзем дә туган авылны, авылда узган  бала чакларымны сагынган минутларда  яшел чирәм өсләренә сузылып ятып Лачын-ташка сокланып туймаган чакларымны искә төшерәм... Әйтеп бетергесез матур бит безнең яклар!

- Һәркемнең туган ягы, туган авылы үзенә күрә ямьле һәм кадерледер. Нигъмәт, булмаса, алып бар син мине шул Лачын тавы янына.

- Бүген үкме?

- Әйе, бүген, менә хәзер үк. Икәүдән икәү генә сөхбәт итеп тә утырырбыз шунда. Теге, тешләрне сындырырлык салкын чишмәнең суларын авыз итәрбез...

- Сез өлкән кеше, Уфа якын түгел, ерак юлдан килгәнсез, Мәҗит агай, бәлки ятып бераз ял итеп алырсыз. Ә Лачын-ташка иртәгә барырбыз.

- Юк, Нигъмәт, бүген ниятләгән эшне иртәгесе көнгә калдырмыйбыз. Беренчедән, мине иртәгә Уфада көтәләр. Икенчедән, табигать кочагында утырудан да матуррак ял булырга мөмкинме?.. Самавырың белән чәйнегеңне тарантаска сал да, киттек. Ә мин үзем белән гармун да алып килдем. Онытылмаслык итеп тагы бер утырыйк әле, булмаса...

                                 ***

Өйлә вакыты әле яңа узып, көннең кичкә авышырга-авышмаска белми икеләнеп калган бер мәле иде. Көн җылы, рәхәт, әмма, артык кыздырмый да. Баш өстендә, анда-санда ак болытлар йөзеп йөри, гүя  кояштан сакланыр өчен махсус күтәрелгән шәмсияләр диярсең. Хәтфә сыман җәелгән яшел үләннән, җиләк исләре кушылган салкынча рәхәтлек күтәрелә. Ул гына аз дисәгез, Лачын-таш тарафыннан әллә нигә бер булса да талгын җиләс җил исеп куя. Әй елгасының өсте тып-тын, балыклар көн кызуыннан су төбенә качкан, ә бакалар яр читендәге камышлар арасында йокыга талган булса кирәк. Ара-тирә сизелер-сизелмәс кенә чишмә челтерәгән аваз колакка чалынып китә.

Нигъмәт, хуҗаларча, җәт кенә яшел чирәм өстенә өйдән алып килгән җәймәне җәеп куйды. Чишмәдән  су китереп самавырын көйрәтеп җибәрде. Уртадагы бакыр подноска яңа аертылган башкорт балы һәм Бәдринур пешереп җибәргән җылы коймак килеп кунаклады. Бәхет өчен, күңелләре бер дулкында тибрәнгән, бер-берен ярты сүздән аңлый белгән, бер-берен сагынган зыялы ир-атлар өчен тагы ни кирәк?!.

- Йә, – диде җәймә өстенә бер кулына таянып кырын сузылып яткан шагыйрь. – Дөньяда ниләр бар? Казан ничек? Казанда нинди яңалыклар, кемнәр белән күрешәсең, кемнәр белән аралашасың, сөйлә... Байтак гомер инде Казанга барып чыга алганым юк...

Нигъмәт, иң элек, бөтнек, карлыган яфрагы һәм әйләнә-тирәдә үскән тагы ниндидер чәчәкләр салып әзерләгән чәй тәкъдим итте кунагына. Шуннан соң гына Гафуриның сорауларына җавап сүзен башлады.

- Казан кайный, Мәҗит агай. Үземнең дә аңлап бетерә алганым юк әле ул шәһәрне. Беләсез ич, мин анда сугылып, монда бәрелеп йөрергә яратмыйм. Минем вакытым да юк. Таныган кеше белән күрешәм, сораганга җавап бирәм. Һәр кемнең үз эше, үз мәшәкатьләре, үз дөньсы. Кешеләр бер-беренә ачылып та бетми кебек, әллә ышанмыйлар да инде, аңламассың. Мин моны үземчә заман шаукымыннандыр дип уйлыйм. Чөнки, дөньялары да бигүк тотрыклы түгел бит әле. Ил генә түгел, милләт һәм аның зыялылары да икегә, өчкә бүленде

- Дөньяны гаепләмә, хикмәт анда түгел, – дип сүзгә кушылды Гафури. – Кешеләр үзләре үзгәрде, миңа калса. Сезнең даирәдә, зыялы һәм укымышлы кешеләр арасында бу аеруча күзгә ташлана торгандыр. Казанны сагынып яшәсәм дә, минем үземә Уфа күпкә якын һәм аңлаешлырак шәһәр. Бездә, ничектер, тыныч, тормышның агышлары да иплерәк дип әйтимме икән...

- Сез хаклы булсагыз кирәк, Мәҗит агай. Минем дә Уфаны сагынган чакларым бик еш кабатланып тора.

- Нигъмәт, тукта әле, болай булмый, – дип, кинәт, ни беләндер килешеп бетмичә, башын күтәрә төште шагыйрь. – Мин сине аңлый алмыйм бүген, син нәрсә, миңа әле “агай”, әле “абзый”, әле “абый” дип эндәшәсең, инде “сез” дип тә сөйләшә башладың кебек. Безнең, бу беренче күрешүебезме, әллә чит итә башладыңмы инде?.. Буржуйлар сыман “Әфәнде” дип кенә әйтәсең калды... “Мәҗит абый” дип, үзебезчә – саф татарча эндәшә идең кебек “Галия”дә укыган чакларыңда. Шул җитмәгәнме?..

- Дулкынланудан булса кирәк, Мәҗит абый. Байтактан күрешкәнебез дә юк ласа. Сез Башкортостанның аксакалы, олы әдибе һәм шагыйре дә бит әле...

- Ә син – төрки дөньяның күренекле тел галиме, бөтен илгә мәгълүм әдәбият белгече.

- Теге, Крыловның “Кәккүк белән әтәч” мәсәлендәге кебек макташып та алдык менә, – дип елмаеп җибәрде Нигъмәт.

Гафури да аңарга кушылып мыек астыннан гына кеткелдәп куйды һәм үзен кызыксындырган чираттагы сорауга күчте.

- Теге елгы очрашуыбызда, Нигъмәт, син “Идегәй” дастанын матбугатка хәзерләү өстендә эшләвең хакында сөйләгән идең. Ул эшнең очына чыга алдыңмы? “Идегәй”не уку бәхете насыйп булырмы безгә дә?

- Эш төгәлләнде дип әйтергә була, Мәҗит абый, тагы бер кат карап чыгасым калды.  Остазым Самойлович та ашыктыра. Боерган булса, якын араларда, дип ышандырам.

- Менә монысы өчен рәхмәт үзеңә, һичкемнең кодрәте җитмәгән зур эшкә алындың. Аны тәмамлап чыгуыңа да шигем юк, ышанам.

- Китап булып басылып чыккач, беренче нөсхәсен үк сезгә юллаячакмын, Мәҗит абый.

- Вәгъдәме?..

- Вәгъдә!

Килешүне теркәп кул бирештеләр үзара. Гафуриның йөзе балкып китте. Дус-ишләренең, милләтенең һәр уңышы өчен ихлас куанып яшәгән риясыз һәм олы җанлы бер зат иде ич ул.

- Инде тагы башка сорау. Әдәбият дөньясыннан кемнәр белән аралашасың Казанда, Галимҗан Ибраһимов белән күрешергә туры килмәдеме?

- Казанга килүемне ишеткәч тә үзе кереп чыкты институтка. Хәлләремне сорашып утырды. Ярдәм кулы сузарга әзер булуын әйтте?

- Бик яхшы, Галимҗан олы язучы һәм дәрәҗәле шәхес. Аның белән аралашуыңны хуплыйм.

- Институтта ел дәвамына Җамал Вәлиди белән бер кабинетта утырдык.

- Чү, колагым ялгыш ишеттеме? “Утырдык” дидең түгелме. Җамал белән бер-бер хәл булмагандыр бит?

- Ишетелмәдеме, аны соңгы араларда гына кулга алдылар.

- Нәрсә булды икән, сәясәт белән шөгыльләнми иде кебек. Төпле акылга ия, бик тә зыялы кеше иде бит, югыйсә...

- Үзегез беләсез, хәзер күбрәк акыллы һәм зыялыларны эзәрлекләү китте.

- Андый нәтиҗә ясама, большевикларга тел-теш тидергәнне мин өнәп бетермим, – диде Гафури. Үзе һаман әле генә ишеткән яңалыкка ышанырга да, ышанмаска белми аптырашта калган, шул хәбәрдән айный алмый тыңгысызланды. – Тукайның  иң авыр чакларында аны яклап чыккан кеше Җамал Вәлиди булды. Шигырьне такмактан һәм назымнан аерырга өйрәтүче дә ул. Тел гыйлеме өлкәсендә һәм, тагы да килеп, халык авыз иҗатын туплап аны халыкның үзенә кайтару өлкәсендә кылган хезмәтләре дә бихисап... Кызганыч, бик тә кызганыч. Ишетмәдеңме, нидә гаепләделәр икән үзен?

- “Буржуаз-милли идеяләр таратуда” гаеплиләр кебек. Институтның астын-өскә китерделәр соңгы арада, мине дә чакыртып йөдәттеләр. Җамал Вәлидине “фаш итәргә” димлиләр. Яла яктырмакчы булалар. Юк, дидем, фаш итәрлек һичбер нәрсә белмим, дидем.

- Дөрес эшләгәнсең. Гаепсезне гаепләү ярамый!

- Әмма кемнәрдер шул эш белән көн күрә, – дип, борчылуын белдерми кала алмады Нигъмәт Хәким. – Алладан да курыкмыйлар, имансызлар.

- Хөсетлектән эшләнә бу, – дип нәтиҗә ясады Гафури. – Кулыннан эш килмәгән кеше башкалар белән булышучан. Ярар, тирәнгә кермик әлегә, Җамал әфәнденең гаепсез булуына иманым камил. Озак тотмаслар, чыгарырлар.

- Гали Рәхим һәм Газиз Гобәйдуллиннар белән дә еш кына күрешеп, сөхбәт итеп утырырга туры килә торган иде. Алар Җамалетдин әфәнденең күптәнге дуслары, фикердәшләре, – дип, бая ук бирелгән сорауга җавабын дәвам итте Нигъмәт.

- Менә бит, менә бит, нинди шәхесләр белән аралашасың, – дип, соклануын белдереп башын чайкап утырды Гафури. – Һәркайсы милләтнең каймагы саналган фикер ияләре. Казанның шул ягы бар, Тукай әйтмешли, анда мәгърифәт һәм анда нур... Төрки дөньяның иң затлы гыйлем ияләре тупланган “гыйлем казаны” бит ул. Бу яктан син бәхетлесең, Нигъмәт.

- Анысы шулай. Әмма, төрле имеш-мимеш сүзләр йөри. Бу олуг затларның да җаны тыныч түгел дип беләм. Алар артыннан да бүген булмаса, иртәгә килеп җитүләре бик ихтимал.

Башын чайкап куйды Гафури. Бу хәбәрләрдән кәефе шактый кырылган иде аның. Ләкин сүз куертырга теләмәде.

- Ә шагыйрьләрдән Такташны, Хәсән Туфанны очратканың булмадымы?

- Такташның сәламәтлеге бигүк яхшы түгел диләр. Шигырьләрен укырга керешсәң, аерыла алмаслык, шөбһәсез, сирәк туа торгандыр андый талант. Кызганычка каршы, үзе белән әлегә очрашырга туры килмәде. Ә Хәсән Туфан белән еш кына күрешәбез, уй-фикерләребез дә килешә. Бик тә тыйнак, нечкә хисле һәм нәфис шигъри каләмгә ия бер шагыйрь дип уйлыйм аны.

- Яшьләрнең күбесен белеп тә бетермисеңдер инде. Анда “җидегәнчеләр”нең колакларыннан  борганнар, дигән хәбәрләр йөри.

- Шулай булуы бик тә ихтимал, Мәҗит абый. Әмма, Хәсән Туфан үзе ул хакта сүз кузгатмагач, сораштырырга уңайсызланам. Гадел Кутуй да шаярып кына сөйләшә, зарланганын ишетмәдем. Хәер, аларның гаепләре нидә булуы белән кызыксынганым да юк. Үзләре белә торганнардыр. Үземә калса, әдәбиятта төркемнәр  оешуны мин җитди эш дип санамыйм. Аерым-аерым алсаң һәммәсе, иҗат ягыннан да, шәхес буларак та йолдыздай балкырга сәләтле егетләр, дип беләм.

Дәвамы бар.