Сардекбашская сельская библиотека - филиал № 33

Ринат Мөхәммәдиев Ак кәгазь нидән саргая... (7)

Дәвамы..

Өченче тарих                                                        1

1930 нчы елның җәендә Казандагы Көнчыгыш педагогия институтына Ленинградтан, исеме һәм гыйльми хезмәтләре татар зыялылары даирәсендә шактыйдан ук билгеле галим кайтып төшә. Ленинградның Көнчыгыш институтын тәмамлаган, академик А.Самойлович җитәкчелегендә аспирантурада укыган. Күренекле тел белгече, академик Н.Я.Маррның хәер-фатихасы белән җибәрелгән ул Казанга.

“Нигъмәт Хәким Казанга килгән, Көнчыгыш педагогия институтында укытачак икән...” дигән хәбәр тиз арада таралып өлгерә. Татар зыялылары арасында аның белән күрешергә, танышырга теләүчеләрнең исәбе-хисабы юк. Тик менә үзе генә артык тыйнаклыктанмы, бер дә кеше-кара күзенә чалынып йөрүне мәгъкуль күрми. Кайда урнашып, кайда яшәгәнлеген дә белүче юк, галим-голәмә һәм язучы халкы белән дә элемтәдә тормый, шау-шу һәм ыгы-зыгылы тамаша һәм очрашуларга, гомумән, йөрми. Уртачадан бераз калку гәүдәле, чандыр йөзле бу ир уртасының  институтка килгәнен һәм киткәнен күрсә дә, шул бик сирәк кеше күргәндер. Көннәр- төннәр буе ниләрдер эзләнә, яңа гыйльми хезмәтләр өстендә эшли икән...  Дөрес булса, ул татар, рус, гарәп, фарсы, төрек һәм үзбәк телләрен су кебек эчү белән генә чикләнмичә, тагы утызбиш-кырык чамасы саналган төрки телләрнең барысында да иркен сөйләшә һәм аңлаша да белгән бердән бер галим булып чыга. Ә татар, рус һәм үзбәк телләрендә дөнья күргән хезмәтләрен саный китсәң, санап бетерерлек түгел. “Борынгы Көнчыгыш коммунизмы”, “Ислам диненең килеп чыгышы”, “Дөньяның яралышы”, “Исламда һәм Советлар илендә хатын-кыз хокуклары”, “Ураза һәм аңарга гыйльми күзлектән караш”, “Күңел музыкасы” – һәркайсы җитди эзләнүләр нәтиҗәсендә туган, колачлыйм дисәң колачка сыймас олы хезмәт. Шуның белән генә бетсә икән, аның татар, үзбәк һәм төрек телләренең формалашу тарихы, орфографиясе һәм грамматикасына багышланган хезмәтләре ил күләмендә танылган һәм югары бәя алган.

Ә инде “Идегәй” дастаны – үзе бер дөнья... Нигъмәт Хәкимнең “Идегәй” дастанын халыкка кире кайтару юлында эзләнүләре байтак еллар дәвамына, бер легенда сыман, телдән телгә күчеп йөри.  Бу дастан хакында күпләр ишетеп белә, әмма аның тулы вариантын шушы көнгәчә һичкемнең күргәне дә, укыганы да юк. Татарның героик тарихын чагылдырган бәяләп бетергесез бу әдәби җәүһәр әле дә китап булып басылмаган, төрле төбәкләрдә үзгә вариантларда халык авыз иҗаты үрнәге буларак яшәвен дәвам итә. Күпме галим-голәмәсе, бай тарихы булган әдәбият һәм мәдәниятне һич кенә дә бизәми торган күренеш. Нигъмәт Хәкимгә тынгылык бирмәгән, берөзлексез аның җанын әрнетеп торган хакыйкать иде бу. “Идегәй” дөнья күрми торып, бу әдәби җәүһәр халыкның үзенә әйләнеп кайтмый торып тынычланачак түгел ул. Нигъмәт татарлар яшәгән бик күп төбәкләрдә йөреп, ерак Себер тарафларында, тайга эчендә урнашкан татар авылларына барып, бу мәдәни җәүһәребезнең дистәләгән вариантларын туплады. “Идегәй”нең кулъязма дәфтәрләрдә сакланган һәм өлкән яшьтәге әби-бабайлардан сөйләтеп, язып алынган дистәдән артык нөсхәләрен җыйды. Дәверләр дәвамына һичкемнең кулы һәм буе җитә алмаган зур хезмәт көтә татар дөньясын. Нигъмәт Хәкимнең якын араларда “Идегәй”не татар һәм рус телләрендә аерым китап буларак бастыру хыялы белән янып яшәгән көннәре. Казанга ашкынып кайтуының беренче һәм төп сәбәбе дә шуннан гыйбарәт иде бит...

 Институтта үзен шактый ук рәсми, коры каршыладылар. Хуҗалык эшләре өчен җаваплы юан гына бер ханым аңарга кабинет һәм аның ерак почмагында урнашкан эш урынын ягъни өстәлен күрсәтте. Укылачак лекцияләрнең тәртибе белән коридорда танышырга киңәш итте. Һәм шуның белән вәссәлам, китеп тә барды. Бер ялгызы зур, әмма салкынча һәм беркадәр шыксыз, караңгы да тоелган бүлмә уртасында басып калды Нигъмәт. Ул утырырга тиешле өстәл буп-буш, күзне җәлеп итәрлек соң чиктә ник бер ак кәгазь кисәге булсын, шуңадырмы ул тарафка аягы тартмый торды.

Бәхетенә каршы, нәкъ шул мизгелдә ишек ачылды һәм аннан кулына шактый ук таушала төшкән портфель тоткан калку гәүдәле ир-ат килеп керде. Кабинетта кеше барын күрмәдеме, әллә күрмәмешкә салындымы, ул ипле генә атлап тәрәз каршындагы икенче бер өстәл янына узды. Аның өстәле, киресенчә, китаплар, таудай өелеп яткан кәгазь һәм язу-сызу кирәк-яраклары белән шыплап тулган иде. Өстәл өстеннән күзлеген алып киде ул, һәм шунда гына бер читтә дәшми-тынмый башка берәүнең басып торуын абайлады кебек.

- Гафу итегез, – диде, олы ихтирам белән башын ия төшеп. – Урамда якты, кояш, ә монда кинәт килеп кергәч караңгы. Күз ияләшеп өлгермәде кебек, күрүем болай да чамалы гына.

Янә, ипле генә атлап, әле булса баскан урынында тораташ кебек кымшанмый торып калган Нигъмәткә таба якынлашты ул. Сәлам биреп кулын сузды.

- Җамалетдин булам.

- Нигъмәт.

- Сез мине көтәсезме, әллә башка бер-бер йомышыгыз бармы? Утырыгыз, түрдән узыгыз, - дип, үзенең өстәле каршындагы кара күн белән тышланган кәнәфидән урын тәкъдим итте Җамалетдин.

Нигъмәт тартынып тормады, ул тәкъдим иткән урынга барып утырды. Күз чите белән аның өстәл читенә тезелгән китапларны барларга кереште.. Тукай китаплары, Галимҗан Ибраһимов, Сәгыйт Рәмиев... Һәм шулардан бераз читтәрәк рус телендәге: “Очерк истории образованности татар” китабы.  Җамал Вәлидинең бу хезмәте аның да өстәл китабы ул. Чү... Башыннан кеше үзе түгелме соң, дигән уй йөгереп узды. Һәм ул, кинәт, утырган урыныннан сикереп торырга мәҗбүр булды.

- Инде мине гафу итегез, очраклы рәвештә сез Җамал Вәлиди түгелме? – дип сорарга җөрьәт итте.

- Әйе, очраклы рәвештә, үзе. Танышканда да үз исемем әйттем булса кирәк.

- Ә мин Нигъмәт Хәким булам.

- Нигъмәт Хәким...- дип, хәйран калып торды Вәлиди. – Без сезне дүрт күзләп көтәбез ич. Менә нинди икән сез. Ленинградның үзеннән кайттыгыз, димәк?

- Әйе, Ленинградтан.

Җамал Вәлиди ихлас куанган иде бу күрешүгә, хәтта, кабалана төшеп сорауларын яудыра башлады ул. Ленинградта яшәүче үзе белгән галим-голәмәләрне барлап чыкты, аннан танып белгән татар зыялыларын сораштырырга кереште.

Ә Нигъмәт бар белгәнен түкми-чәчми җавап бирде. Уйламаган-көтмәгәндә килеп чыккан бу очрашуга чиксез бәхетле иде ул да. Әнә ич, кем белән бер кабинетта утырып эшләячәк, кем белән даими сөйләшә, киңәшә алачак. “Бирим дигән колына чыгарып куяр юлына” дигәннәре шул була торгандыр инде. Җамал Вәлиди татар дөньясында гына түгел, үзенең хезмәтләре белән бөтен илгә мәгълүм шәһес. Аны күренекле тел белгече яисә тәнкыйтьче дип кенә чикләнү мөмкин түгел, Тукай, Сәгыйть Рәмиев, Галимҗан Ибраһимовлар белән аралашып, сүз көрәштереп, бәхәсләшеп яшәгән һәм иҗат иткән олы абруйга ия галим бит ул. Озак еллар дәвамына халык авыз иҗаты әсәрләрен җыюы да җәмәгатьчелеккә яхшы мәгълүм. Алай гынамы, Оренбургта Риза Фәхретдинов, Дәрдмәнд, Шәриф Камал кебек дистәләгән фикер ияләре, әдипләр белән даими күрешеп, кулга-кул тотынышып милләткә аң һәм гыйлем тараткан  күренекле мәгрифәтче... 

Шул рәвешле ике олы галим бер институтта, бер бүлмәдә утырып, үзара киңәш-табыш итешеп эшли башладылар. Аларның дуслыгына соклану гына түгел, эчләре пошып һәм көнләшеп караучы хөсетле җаннар да булгандыр, әлбәттә. Әмма бу ике шәхес андый ваклыклардан һәрчак югары торды.  Үзенең гыйльми хезмәтләре белән бөтен төрки дөньяны колачлап алырга омтылган Нигъмәт Хәким үз эше, үз юлыннан башканы күрмәде һәм, гомумән, абайламады. Лекция арты лекция... Ару-талуның ни икәнлеген ул һич белми, фән һәм гыйлем аның стихиясе. Студентлар бик тә кызыксынучан, үзләрен кызыксындырган бар сорауга да җавап көтәләр. Гыйльми дәрәҗәләр алып югары уку йортында укытырга алынгансың икән, яшь буынның күңелендә туган сорауларга җавапсыз калу ярамый. Шуның өчен дә берөзлексез үз өстеңдә эшләргә, укырга, өйрәнергә туры килә. Гыйлем дөньясы “мин күп беләм” диючеләрне яратмый.

Ул Уфада, Златоустта, Ташкентта, Ленинградта һәм тагы күпме шәһәр-авылларда укырга һәм укытырга туры килде аңа. Әмма Казан бөтенләй башка, татар баласы кайда гына туып, кайда гына яшәмәсен, ул һәрвакыт Казанга омтылып, Казанга кайтырга ашкынып яши. Ниһаять, ул да менә Казанда! Габделнасир Курсави, Шиһабетдин Мәрҗәни, Каюм Насыйри, Хөсәен Фәезханов кебек гыйлем ияләрен дә кайчандыр үзенә әйдәп, тартып торган башкала ич бу. Ә Тукай!.. Тукайны кая куясың?.. “ И, Казан, дәртле Казан, нурлы Казан!..” дип ашкынып кайткан ич монда шагыйрь. Казан урамнары буйлап йөргән чакларында бу юлларны бик еш күңеленнән кичерә һәм кабатлый иде ул соңгы араларда. Татарның күпме асыл затлары менә хәзер, шушы минутларда ул атлап бара торган урамнардан йөргән... Һәм йөриячәк!

Казанга кайтты кайтуын, әмма әле һич ияләнә алганы юк аның бу шәһәргә. Казан, бер карасаң, шундый үз дә, икенче карасаң, әле шактый ук ят та шәһәр иде аның өчен. Аны монда танучы-белүче бик аз, бөтенләй юк диярлек. Очраганда кул биреп, әллә каян ук колач җәеп каршы килгән иске дуслары да, туган-тумачасы да юк. Гаиләсе дә еракта, Урал-тауның аргы тарафларында калды. Туып үскән авылында, ямьле Әй елгасы буйларында...

Нигъмәт Хәким институттан көндәгечә шактый ук соңлап, эңгер-меңгер төшкәчтен генә кайтырга чыкты. “Кайтырга” дип әйттем әйтүен дә, ләкин әле җүнле-башлы фатир табып урнаша да алганы юк бит аның, кеше почмагында идәндә йоклап йөргән көне. Шуңадыр, бүген дә ашыгыр җире юк, үз уйларына бирелеп, ипле генә атлавын белә. Болак аша күпердән чыгып университет  урамына илтүче калкулыктан күтәрелеп барганда, арка тарафтан килеп берәү аның җилкәсенә кулын салмасынмы!

- Нигъмәт абый, бу син булдың түгелме? – дигән тавышка борылды ул.

Ни күрсен, якташы, күрше авыл егете, элгәре елларда Уфада үзе укыткан шәкерте басып тора икән бит. Ялгызлык хакындагы уй-кичерешләре бер мизгелдә таралды да юкка чыкты.

- Якташ, - дип, көтелмәгән очрашуга хәйран калып, кычкырып җибәрә язды ул. Алар, гомер булмаганны, бер-берсен аркадан кага-кага кочаклап күрештеләр. – Нинди язмыш, нинди йомыш белән килеп чыктың әле бу тарафларга?..

- Шагыйрь кешенең, татар шагыйренең Казанга килеп чыгуы гаҗәп түгелдер, остазым, - дип җавап кайтарды якташы.

- Анысы шулай. Күптән килдеңме?

- Мин килгәндә буранлы һәм салкын кыш иде, инде күрәсез, җәйләр узып көзгә кереп барыш, Нигъмәт абый. Сез миңа шулай дәшкән өчен үпкәләми торгансыздыр ич?

- Юк-юк, син нәрсә, үпкә-сапкага урын юк, без якташлар!- дип, тагы бер мәртәбә бу күрешүгә ихлас куануын белдерде Нигъмәт Хәким.

- Кем белә бит, сез хәзер зур кеше... Ленинградның үзеннән кайткан галим... Бәлки, профессор әфәнде, дип дәшү кирәктер.

- Кирәкми. “Якташ” дип, үзебезчә “абый” дип дәшүгә җитәме соң!

- Мин үзем дә шулай уйлыйм, Нигъмәт абый, –дип аның каршысына ук чыгып басты шагыйрь. Ап-ак тешләрен елтыратып елмаеп җибәрде. – Юкса, бу Казандагы рәсмилектән тәмам гаҗиз булган идем.

- Бәй, нишләп болай урам уртасында басып торабыз соң әле без, – дип, кинәт бер фикергә килеп, тәкъдим кертте Нигъмәт Хәким. – Әйдә, булмаса, бер-бер ашханәгә кереп чәйләп алабыз, иркенләп сөйләшеп утырырбыз, туган якны, Уфа хәлләрен дә искә төшерербез... Вакытың булса, әлбәттә...

Шагыйрь бу тәкъдимне бик теләп кабул итте.

- Нәрсә-нәрсә, әмма вакыт бар инде ул бездә. Тик менә акча яклары гына, – дип, тартынган атлы булды ул. – Ашханәдә дим, чәйне акчасыз эчертмәсләр бит.

- Син нәрсә, якташ, - дип, үз итеп, Нигъмәт җиңелчә генә җилкәсенә кагылып алды аның. – Үзем сыйлыйм. Бер очтан тамак та ялгап алырбыз. Карыным да ачкан чакка туры килдең, минем иртән чәй эчкән көе йөрүем бит әле. Лекция дә лекция, үзебезчә әйтсәк, тын алыр ара да булмады бүген.

Әллә тәкъдимгә куанып, әллә остазының сүзләреннән кызык табып, кеткелдәп көлеп куйды шагыйрь. Сөйләшә-сөйләшә университет урамын кисеп чыгып Черек күл тарафына үттеләр. Шунда урнашкан бер ашханәгә кереп, аулак почмакка барып утырдылар. Нигъмәт Хәким, сыйлаучы кеше буларак, поднос белән ике тәлинкә борчак ашы, ике стакан чәй һәм икмәк алып килде.

- Рәхәтләнеп бер сыйланыйк әле, якташ, - диде ул, нигъмәтләрне өстәлгә бушытып.

- Рәхмәт, Нигъмәт абый, бәйрәм итәбез инде болай булгач, - дип, уч төпләрен бер-беренә ышкып, куануында дәвам итте шагыйрь. – Борчак ашының исләре генә дә ни тора бит аның, сезнең янда, гел туган якка кайткандай тоелып китте әле менә.

- Мин дә туган авылны, туган якларны оныта алмыйм, кая гына барып чыксам да, үзебезнең Әй буйларын сагынып яшим...

- Әй буйлары, аның тугайларын оныта торганмы соң, Нигъмәт абый! Минем дә күңелдә бик күп истәлекләр саклана...

- Шунда кайтырга иде дә менә хәзер, елга читендәге яшел чирәм өстеннән, көтү-көтү каз бәбкәләрен куркытып, яланаяк йөгереп китәргә иде бер...

- Шул йөгереп барган көйгә Әйнең җылы суына сикерергә иде, шулай бит, Нигъмәт абый, - дип күтәреп алды шагыйрь. – Учак ягып, яңа тоткан вак балыкларны тал чыбыгына элеп кыздырган чакларыгыз да искә төшә торгандыр әле...

- Төшмиме соң? - дип, пөхтә генә тарап куелган коңгырт-кара чәчләрен артка таба сыпырып куйды галим. – Минем үземә елганың Лачын-таш тавы каршында кинәт борылып киткән урыны аеруча ямьле тоела торган иде. Шундагы әрәмәлектә җиләк, бөрлегән җыйган чакларыбызны һич онытасым юк.

- Әйе, минем дә булганым бар ул урыннарда...

Шагыйрьне гүя ишетмәде галим, хыялында бала чакларына кайтып, Әй буйларында бар дөньсын онытып, йөгереп-уйнап йөри иде бугай ул.

- Җиләк белән савытларыбызны тутыргач та бергә уйнап үскән малайлар белән йомшак келәм сыман күпереп торган тукранбашлар өстенә хәл алырга сузылып ята торган идек. Карашларыбыз Лачын-таш тавына төбәлгән. Аның мәһабәтлегенә, биеклегенә сокланып туймыйбыз. Шунда арабыздан берәү, күңелен биләп алган хисләренә түзә алмыйча, яткан җиреннән сикереп тора да  “Лачын-та-а-аш” дип кычкырып җибәрә. Сулыш алырга да кыймый һәммәбез тынып калабыз, таудан җавап көтәбез. Бераздан таулар артыннан безгә тавышыбызның серле кайтавазы яңгырап  ишетелә. “Ничек диде, нәрсә дип җавап бирде тау?” - дип сорап куя шунда арабыздан берәве. “Тау да Лачын т-а-аш” диде түгелме?..” Икенче беребез килешми мондый җавап белән: “Юк, Лачын-таш, димәде. Тау сиңа: “Бетле ба-а-аш” дип җавап бирде” дип куя. Безгә нәрсә, бер-беребезгә бармак төртә-төртә күрсәтеп көлешәбез рәхәтләнеп: “Сиңа әйтте, сиңа әйтте ул “бетле баш” дип. И-их, шул елларны кайтарып алырга иде ул хәзер... Нинди матур еллар булган! Балачак... Балача-а-ак, - дип, янә дә бер мәртәбә сузып кабатлап куйды Нигъмәт Хәким. Күзләре, каядыр, еракка-еракка төбәлгән иде аның бу мизгелдә.

- Матур истәлекләр, - дип җөпләп куйды шагыйрь. Ни сәбәпледер, ерак балачак сәхифәләрен барлаудан ерак иде кебек ул. Шуны раслагандай, борын астыннан гына дигәндәй, мыгырданып алды тагы. – Истәлекләр белән генә яшәп булса икән...    

- Истәлекләр күңелгә дәрт, йөрәккә гайрәт өсти, якташым. Сагындыра шул... Әмма, шунысы яман – ара ерак, гел-гел кайтып йөреп булмый.

- Анда кайтып ни эшлисең...

Якташының туган якларына мөнәсәбәтле бу битарафлыгы галимнең күңеленә хуш килмәде, әлбәттә. Әмма аның белән бәхәс кузгатуны да кирәк санамады. Вакыты да, урыны да ул түгел. “Һәркемнең үз язмышы, үз фикере инде” дип уйлап куйды үзалдына. Сүз сөрешен икенчегә борды:

 – Синең дә гаилә һәм балаларың әлегә анда калгандыр ич?

- Сез нәрсә, хатынны, балаларны калдырып йөри торган вакытмы?!. Шөкер, барысы да монда, үзем белән..., - дип җавап кайтарды шагыйрь.

- Ә менә минекеләр авылда. Әлегә иң кадерле кешеләрем – гаиләмнән аерым яшәргә мәҗбүрмен, - дип, көрсенеп куярга мәҗбүр булды галим. Ул гына да түгел, гаепле кеше сыман моңсулана төшеп башын түбән иде ул. – Синең торырга урының бардыр бит?..

- Бер марҗа хатынга фатирга кердек. Зур бүлмәсендә үзе яши, икенчесендә – без.

 - Ул яктан син бәхетле икән...

- Зарланмыйм. Марҗасы да ялгыз, хатын да янда, - дип, кызык ясап кеткелдәп көлеп тә алды ул үзалдына.

- Ә менә мин, гаиләмә түгел, үземә дә кулай бер фатир таба алмый йөрим. Хатынга, Бәдринурыма рәхмәт инде, әле дә түзә, дүрт бала белән авылда яши. Аның игелеген, кешелеклеген һичничек һәм һичбервакыт бәяләп бетергесез... Авызыннан кара кан китсә дә кеше алдында төкермәс, “миңа авыр, аеры-чөере яшәүдән туйдым” дип әйтәсе кеше түгел. Бәхетемә туган фәрештәм ул минем...

- Хатын-кызны ул кадәрле мактау ярамас, остазым, артыгын очындырып куюыгыз бар.

- Бәдринур очына торганнардан түгел, - дип кистереп әйтте Ниъмәт. Борчак ашы чөмерү белән мәшгуль якташы дәшмәгәч, үзе сорау бирергә булды. – Мин бит синең гаиләне белмим, якташ, кемгә, кем кызына өйләндең диимме?

- Ишетмәдеңме, минем өйләнү бик тавышлы, имеш-мимешләргә бай булды бит ул, - диде шагыйрь башын аш тәлинкәсе өстеннән күтәрә төшеп.

- Тукта-тукта, бу тарих минем дә колакка чалынган иде кебек...  Бик күпләребезнең остазы булган хәзрәтнең яшь хатынын, үз йортына кертеп улы кебек тәрбияләп тоткан, ашаткан-эчерткән бер шәкерте урлап алып киткән, дип ишеткән идем. Ышанмадым. Шул дөрес булып чыгамы әллә? “Берәү” дигәннәре син буласыңмы инде?..

Сорауны ошатмыйчамы, кулындагы тимер кашыкны бушап калган тәлинкәгә ыргытты шагыйрь. Кашыкның шалтыратып төшкән авазына күрше өстәл артында утыручылар да сискәнеп куйды...

- Беренчедән, - дип, бик төпле рәвешкә китереп аңлатырга кереште шагыйрь. – Әйе, беренчедән, мин аны урламадым. Хәзер бит Сәвит влачы хатын урлаганны хупламый. Икенчедән, хәзрәтнең хатыннары берәү генә түгел иде, аңарга – карт кешегә, болай да җитәрлек калды әле. Ә без бер-беребезне яратышып өйләнештек. Гомер буе качып-посып очрашып йөреп булмый бит...

- Анысы шулайдыр да... Әмма хәзрәт “Галия”дә безгә гыйлем биргән, күпме татар-башкорт яшьләренә изге юл күрсәткән кеше, бик тә игелекле, укымышлы бер остазыбыз иде бит... Ай-һай, аңарга шул тикле дә борчу, кайгы-хәсрәт китерүең  бер дә яхшы булмаган икән. Шуның өстенә бит әле мондый тарих күпме имеш-мимеш, гайбәт  тудыра... - дип искәртергә кирәк тапты Нигъмәт. – Хәтерем ялгышмаса, остазыбызның  ул яшь хатыныннан бер улы да бар иде түгелме соң? Ул бала кем белән?..

- Туганда аныкы булса, хәзер минеке. Аллага шөкер, өч малай үстерәбез, - дип, бер горурлык хисе белән иркен сулыш алып куйды шагыйрь. – Орлыгы Бохарада түгел бит, тукталырга исәбебез юк әлегә...

- Бәхетләре булсын, ниятләрең зурдан икән, - диде Нигъмәт. – Балалар милләтебезнең киләчәге. Еллар гына имин тора күрсен.

- Шулай, - дип, бу юлы да коры гына җөпләп куйды шагыйрь. Һәм кабалана төшеп сүзне башкага борырга ашыкты. – Гел минем турыды гына сөйләшмик әле. Ә үзегез, үзегез ничек урнаштыгыз соң, Нигъмәт абый? Казан ничек, институтта ничек каршыладылар үзегезне?

- Институтта барысы да яхшы. Ә менә тору урыны булмау гына... Үзем бер хәл, китапларым шушы көнгәчә тимер юл вокзалында ята, аларны куяр, урнаштырыр урын юк. Кешеләрне дә аз беләм әлегә, шәһәрне дә дигәндәй...

Кинәт шагыйрь, зур ачыш ясагандай кулларын киң җәеп, бар тавышка кычкырып җибәрмәсенме шунда:

- Нигъмәт абый, таптым, мин сезгә менә дигән фатир тәкъдим итәм хәзер. Вакытыгыз булса, әйдәгез, киттек, хәзер үк бара алабыз. Мин яшәгән йортның күршесендә бер бүлмә тапшырыла, дигән язу бар иде. Сезнең өчен бер дигән булачак. Институтка да алай бик ерак түгел, миңа да якын гына. Күршедә генә торачакбыз. Ризамы?

- Риза булмый хәлем юк. Һич кая ашыкмыйм. Киттек, алайса, барыйк... Сөйләшеп карыйк..., - дип, Нигъмәт Хәким дә урыныннан кузгалды.

- Ничек моңарчы хәтергә килмәгән, шәп булачак ич бу! - дип, Нигъмәтнең үзеннән бигрәк, аның якташы куана иде шикелле. 

... Шул рәвешле ике якташ җәһәт-җәһәт атлап Кекин йорты каршыннан Аркадия бакчасына таба китеп бардылар. Ашыгуларының сәбәбе бик җитди: шәһәрдә фатир табу җиңел эш түгел, башка берәүләр өлгергәнче, барып күрергә кирәк иде бит теге йортның хуҗасын. Шәһәр үзәгеннән дә ерак түгел икән, урыны да кулай булырга ошаган.

                                                 2

“Кадерлем Бәдринур! Менә тагы сезгә хат язарга утырдым. Сиңа һәм балакайларымның һәммәсенә Казан каласыннан күптин күп, чуктыйн чук ялкынлы кайнар сәламнәр юллыйм. Элгәреге хатыма Сезләрдән җавап килгәнне дә көтмәенчә язарга булдым әле. Үзегезне ничек сагынуым һәм юксынуымны аңлатыр өчен сүзләр табып җиткерә алмам кебек.

Ничек яшисез, авылда хәлләр бер көеме, барыгыз да исән-саулармы? Ләбибә белән Мөбәширнең хәлләре ничек, авылга еш кайталармы? Йөргән җирләрендә яхшы кешеләр генә очрасын иде инде.  Аларның укуга, белемгә тартылулары бик яхшы күренеш, мине чиксез куандыра. Фәһимә белән кечкенә кызыбыз Әдибәнең синең янда, авылда укулары да яхшы әле. Үзләре өчен дә, синең өчен дә дип әйтүем. Ашау-эчү якларыгыз ничек, бик җиңел түгелдер инде? Берәүгә дә җиңел түгел шул хәзер. Дөньяның бик тә болганган чагы, шәһәрләрдә дә тынычлык юк соңгы араларда. Илдәге ыгы-зыгының шаукымы Урал тау тарафларына да барып җиткән булса кирәк. Мондый елларда барыбызга да иминлек һәм баш исәнлекләре теләргә кала.

Мин җибәргән посылканы алдыгызмы? Чәй һәм ярма янына бераз шикәр дә тыктым бу юлы, авыл өчен бик тә кадерле күчтәнәч булыр, дидем. Ярма эченә кәгазьгә төреп беркадәр акча да куйган идем. Балалар тиз үсә, аларның өс-башларын карарга бераз ярдәм булыр.

Үземнең хәлләргә килгәндә, куанычлы яңалыгым бар: ярымподвалда гына булса да, ниһаять, фатирга урнаштым. Өч метрга ике метр ярым зурлыгындагы аерым бүлмә, суы һәм башка кирәк-яраклары һәммәсе ишегалдында. Институтка да бик ерак түгел, шәһәрнең үзәгендә дип әйтерлек. Бер кешелек тимер карават, кечкенә генә өстәл һәм аркасыз ике урындык – табуреткасы да бар. Китапларым өчен шкаф-фәлән булмаса да аларны бер як стенага терәп идәннән-түшәмгәчә тәртип белән тезеп чыктым. Эш өчен, иҗат өчен, ниһаять, бөтен шартларым да бар, дип әйтергә мөмкин.

Бу фатирны табуда үзебезнең якташ, үзем кебек үк Златоуст өязендә туып-үскән бер шагыйрь ярдәмче булды. Ул да соңгы араларда гына Казанга күчеп килгән. Мин аны Уфада мөгалимлек иткән елларымнан ук танып белә идем, үз вакытында шәкертем булган зыялы егет. Аның белән даими күрешеп һәм аралашып яшәвемә дә куанып бетә алмыйм. Туган якларны сагынган чакларда “якташ” дип бер эндәшүче табылса күңелгә җылылык иңә икән ул...

Институттан тыш язу-сызу эшләрем дә бик күп. Иң мөһиме, әлбәттә, “Идегәй” дастаны. Шул әсәрне татар һәм рус телләрендә аерым китап итеп бастыру хыялын тормышка ашырсам, боерган булса, якын елларда үзегезне дә Казанга күчерә алырмын дигән өмет-хыял белән яшим, Бәдринурым. Балаларның кирәк-яракларын язарга онытма, аларны һич кенә дә ким-хур яшәтәсем килми. Үзеңә бер күлмәклек комач табып җибәрү дигән уем да бар әле.

Яңа елга кергәч, яныгызга кайтып китү хыялы белән дә яшим. Сагынып һәм барчагызны өзелеп яратып калучы Нигъмәт дип белерсез. Казан, 1930 ел, 2 ноябрь.”

                          ***

“Нигъмәт! Хатыңны һәм посылка белән җибәргән күчтәнәчләреңне алдык. Бик зур рәхмәт... Син безнең өчен алай бик борчылма инде, илдә чыпчык үлмәс, дигән кебек, Аллага шөкер, бар җиребез дә җитешле, бөтен. Акча малы түгел, бакча малы белән тукланып яшибез ич без. Син кеше арасында үзеңне кайгырт, өс-башыңны кара, ачлы-туклы йөри күрмә. Ничә ел инде өстеңдә һаман шул бер күлмәк белән бер пинжәк, онытма, мөгаллим кешене киеменә карап каршы алалар.

Балалар барысы да исән-сау, Аллага шөкер! Ләбибә Колмәт авылында башлангыч мәктәптә укытучы булып эшли. Ял көннәрендә кайтып-китеп йөри, аз булса да аның да ярдәме тия хәзер. Мөбәшир, әүвәлгечә, Уфада укый. “Укудан бушаган вакытларыбызда пристаньда күмер һәм тоз бушатабыз, акчага кытлыгым юк” дип яза. Фәһимә белән Әдибә дә тырышып укыйлар.  Өй һәм бакча эшләрендә дә ярдәм итәләр үземә. Әдибә аеруча юксына, сагына үзеңне. Әти кайчан кайта, Казан каласына әти янына кайчан барабыз инде, дип гел сораштырып кына тора.

Бакча эшләрен төгәлләдек. Боерган булса, бәрәңге һәм суган җитәрлек, кайтсаң, берәр капчык син дә алып китәрсең, дип уйлыйм. Үзең беләсең, сыерны сатырга туры килде. Кәҗә сөтенә ияләнеп киләбез, аны бик сихәтле диләр бит. Кышка ике сарык калдырырга булдык, икесе дә буаз күренә төсле... Бездә әлегә менә шундый яңалыклар, бер дә борчылырлык сәбәп юк.

Хезмәтеңдә уңышлар теләп, җавап хатларыңны көтеп, исәнлектә-саулыкта күрешерүләргә  өмет  баглап үзеңне зарыгып көтеп калучы  кызларың Ләбибә, Фәһимә, Әдибә, улың Мөбәшир һәм  Бәдринур, дип белерсең.  29 ноябрь, Еланлы авылы”.

...Еланлы авылы белән Казан арасында хатлар йөреп кенә тора, йөрәк җылысын һәм туганлык җепләрен тоташтырган элемтә ике арада һич өзелми. Кызлары һәм улыннан да әледән әле хатлар килеп тора. Ай саен институттан хезмәт хакы алган көнне үк ул авылга посылка һәм беркадәр акча җибәрә.  Әмма, шул ягы начар, еш кайтып-китеп йөри алмый. Беренчедән, эштән арына алганы юк, институтта эше муеннан. Икенчедән, аралар да якын түгел. Кайтыйм дисә, иң элек тимер юлда бер тәүлек чамасы селкенергә кирәк. Авыл саен туктый торган паровозлар белән әллә кая китеп булмый. Әле аннан соң да, иң якын дигән тимер юл станциясеннән, утыз чакырым җәяүләп кайтасы бар. Ярый да бер-бер атлы кеше яисә юлаучы очраса. Соңгы араларда аның юлга чыгучысы, юл йөрүчеләре дә сирәкләнде, кешеләр бер-береннән ераклашты, җәмгыять, кыл урталай дигәндәй, икегә бүленде. Юлда хәвеф-хәтәр күзгә күренеп арта, анда берәүне талаганнар, тегендә кемнедер үтереп ташлаганнар дигән сүзләрнең өзелеп торганы юк. Йә, Ходаем, үзең сакла...

                                        3  

...1931 елның җәй урталарында,  укыту эшләре тәмамланып, студентлар каникулга таралгач та, Нигъмәт Хәким туган авылы Еланлыга кайтырга чыкты. Әтисенең кайтуы турындагы хәбәрне ишеткән кече кызы Әдибә көннәр буе авыл башындагы басу капкасы янында булды. Авыл читеннән урманга таба калкулык һәм үзәннәрне урап сүтелгән тасма кебек сузылган юлда бер-бер җәяүле кеше яисә җигүле ат күренсә, ул кулларын болгый-болгый аңарга каршы торып йөгерде. Килүченең әтисе түгел, чит-ят кеше булуына инангачтын инде менә ничәнче кат кәефе кырылудан башын салындырып кире авыл читенә борылып кайтты. Шул рәвешле, җиде-сигез мәртәбә алданып, тәмам өметен өзеп, инде өйгә кайтып китәргә җыенганда каенлыкка барып тоташкан калкулыклар артындагы борылыштан тагы бер җигүле ат күренде. Әтисенең әлеге атта  булуына бигүк өметләнмәсә дә көтәргә булды кыз. Әмма каршы йөгермәде, көнозын арлы-бирле чабулап йөри торгач шактый ук талчыккан һәм ачыккан да иде инде ул, юл читендә үскән бәпкә үләннәре өстендә үз уйларына бирелеп битараф кына утыра бирде. Ат ничек юыртып килгән булса, башкалары кебегүк аның янын үз көе белән юыртып китеп барды, арбадагы кешеләр аңарга борылып та карамады булса кирәк.

Күңелсезләнеп, урыныннан торды кыз һәм кайтыр юлга борылды. Ул да түгел, берәүнең, бик тә таныш, бик тә җылы һәм ягымлы тавышы яңгырап ишетелмәсенме шунда:

- Кызым, Әдибә, син түгелме соң бу?..

Сискәнеп куйды кыз. Ул арада атның туктаганын да көтеп тормыйча, әле генә узып киткән арбадан аның әтисе сикереп төште. Бер-берсенә, каршы гүя атлап түгел, очып килде кебек алар. Әтисенең кочагына ташланды кыз һәм шатлыгыннанмы, әллә үзе теләгәнчә каршылый алмавыннан уңайсызланыпмы, күзенә килеп тыгылган яшьләрен тыя алмыйча, елап ук җибәрде.

- Әтием! - дип әйтә алды ул нибары.

- Кызым, минем сөйкемле кызым Әдибә. Танымый да торам, күр инде ничек дәү кыз булып үскәнсең син... Елама, кызым, елама.

- Мин болай гына, ...шатлыгымнан. Бик тә сагынганга... - дип, башлаган җөмләсмен тәмамлый алмыйча мыш-мыш сулкылдады ул.

- Кайттым ич, кызым. Инде елама... Әйдә утыр атка, бергә кайтып керик өйгә, - дип, үзләрен көтеп торган җигүле атка якынлашты алар.

 Ул да түгел, бөтерчек сыман, елгыр гына әтисе кочагыннан ничектер шуып төшеп авылга таба җан-фәрман торып йөгермәсенме кыз. Нигъмәтнең: “Кызым, син кая болай...” дигән сүзләренә каршы:

- Сөенче алырга, - дигән тавышы гына ишетелеп калды аның. Кай арада зур урамнан борылып үз тыкрыкларына кереп тә югалды.

...Балалар барысы да өйгә җыелган. Әниләре Бәдринурның самавыры өстәл уртасында түбәтәйләрен биетеп кайнап утыра, ә үзе мич тирәсендә кайнаша. Өйгә тәмле аш, тавык шулпасы исе чыккан. Ул да түгел өлкән кызлары Ләбибә, зур табак белән яңа пешеп чыккан, пар бөркеп торган бәрәңге китереп утыртты. Яңа табадан төшкән кайнар кыстыбый да өстәл уртасыннан урын алды. Бәдринур чоланнан сөт, ире кайтуына дип алдан ук хәстәрләп куелган башкорт балы һәм каймак алып керде. Уртанчы кызлары Фәһимә, болындагы үлән, урман чәчкәләреннән чәй ясарга кереште.

- Ниһаять, без дә бөтен гаиләбез белән бергә җыелырбыз икән, - дип, үзенең куанычын җиткеререгә ашыкты әниләре. Бу аның кинаяләп зарлануы түгел, үзенә күрә куанычы белән уртаклашуы иде. Кай арада рәешкә генә дип тегелгән зәңгәр чәчәкле күлмәген киеп өлгергәндер. Аның өстеннән җыйнак алъяпкыч та кигәчтен, ул бүген яшәреп, яктырып киткән иде. Бер дә авыл мәшәкатьләре белән тулы тормыш арбасын бер ялгызы тартып яшәгән дүрт бала анасы димәссең үзен. Моны беренче булып күреп алучы, әлбәттә, аны сагынып ерак җирдән кайткан ире Нигъмәт иде.

- Ай-һай, танырлык та түгел, минем хатынмы соң бу, бигрәкләр дә чибәр, - дигән сүзләр чыгып очты аның тел очыннан. Әмма шундук янәшәдә буй җиткергән кызлары һәм улы булуны искә төшереп, күкрәген биләп алган ярсу хисләрен йомшарта төште. – Балалар, әниегезне таныйсызмы соң бүген?..

- Безнең әни һәрчак шулай матур ул, - дип, күтәреп алды Әдибә. Аның кече кызы бу юлы да, гадәттәгечә, һәммәсеннән өлгеррәк булып чыкты.

Тыйнаклардан да тыйнаграк Бәдринур, үзенә булган игътибардан тартынып, уңайсызланып куйды. Бит очлары алсуланып чыкты, кулларын кая куярга белмәде.

- Әтиегезгә рәхмәт инде, - диде сүзсез торуыннан уңайсызланып, - бу күлмәкнең комачын ул Һиндстаннан  бүләк итеп алып кайткан иде бит...

- Әтинең зәвыгы әйбәт, ул матурлыкны таный да, бәяли дә белә шул, - дип, бу юлы Фәһимә сүз кыстырды.

- Матурлыкны таный белмәсә, безнең әниебезне табып алыр идеме...

- Кызлар, сезгә җитте, - дияргәгә мәҗбүр булды әниләре.

Нигъмәт тә кушылды аңарга:

- Җитәр, кызым, макташып утыра торган вакыт түгел, бергә җыелган минутларның кадерен белик. Әйдәгез, өстәл янына. Шул рәвешле, бергә җыелышып булмый бит гел-гел, - диде ул, уч төпләрен бер-беренә сыпырып. Үзе бер читкә кысыла төшеп, Бәдринурга янәшәсеннән урын тәкъдим итте.

 Шау-гөр килеп, хәл-әхвәлләр белешеп, тирләп-пешеп чәй эчте алар. Хәзинәдә бары - һәммәсе өстәлдә, сүзләре дә сөйләшеп кенә бетәрлек түгел иде. Һәркайсының үз тормышы, үз яңалыклары бар, барысын да ачыктан-ачык уртага салып тагы кайда һәм кем белән сөйләшергә, киңәшергә мөмкин?!.. Ә монда барысы да үз һәм якын кешеләр. Бер-берен бер сүздән аңлыйлар, аңлау гынамы соң, йөрәкләре бер үк дулкында тибә ич аларның... Дөнья хәлләре дә читтә калмады, әлбәттә. Һәр көн үзгәрешләр һәм берсеннән-берсе катлаулы һәм каршылыклы  яңалыклар китереп торган дәвердә яшиләр ич. Уллары Мөбәшир һәм күрше авылда укытучы Ләбибә инде Совет хакимиятенең ялкынлы тарафдарлары булып киткән, илдәге үзгәрешләрне тулаем хуплыйлар икән. Фәһимә дә ата-ана оясыннан очып китеп, укуын дәвам иттерү хыялы белән яши. Ә авылда яшәп яткан әниләрен тормыш авырлыклары баскан. Авылда “влач” кайгысымы соң! Авыл кешесенә анысы да ярамый, монысы да ярамый торган чак. Шуның өстенә гомер буе җыйган мал-туар, бар хуҗалыгыңны тартып алырга җыеналар. “Колхуз” дигәннәрен дә һич аңларлык түгел. Теләгең бармы, юкмы, син шунда керергә тиешле икән... Кешеләрне куркыту дисеңме, мал-туарыңны тартып алу дисеңме, ниләр генә уйлап чыгармый бу яңа власть...

Нигъмәт күбрәк тыңлап утырды. Һичкемгә үзенең фикерләрен тагарга теләмәде әлегә... Үзенең дә төгәл генә ни дияргә белми икеләнгән, көн-төн уйланган чагы. Шулай да бәхәстән читтә кала алмады ул да:

- Беләм, Бәдринур, сиңа җиңел түгел, тормышның бар авырлыгы синең җилкәдә, - дип, хатынын тынычландырырга омтылды ул иң элек.

- Ә улың Мөбәшир, әнә, бәлшәвик булып киткән, - дип, бүлдерде аны әниләре.

- Бу хәбәр сиңа да килеп ирештеме инде? – дип, сорарга мәҗбүр булды уллары. Ул ата-ана сүзенә артык кысылмыйча, үзалдына тыныч кына тыңлап утырырга исәпләгән иде дә бит. Үзенә кагылгач, җавапсыз кала алмады.

- Бөтен авыл сөйли. Чукрак булсам ишетмәс идем дә бит...

- Мин дә беләм, абый, - дип, ул арада сеңелләре Әдибә дә сүз кыстырырга өлгерде. – Миңа да бармак төртеп күрсәтәләр авылда. “Әдибәнең абыйсы шәһәрдә бәлшәвик булып йөри икән” дип үчекли сыйныфташларым.

- Әдибә, кызым, - дип дәште Нигъмәт, – “большевик” сүзе үчек була алмый. Алар илне үзгәртергә, гади халыкның – эшче сыйныфы һәм крәстияннарның тормышын яхшыртырга вәгъдә биреп килгән кешеләр. Күмедер вакыт үтәр, син дә менә үсеп җитәрсең, кем белә, бәлки әле үзең дә шул фиркага кереп коммунар булып китәрсең.

- Вәгъдә бирү җиңел дә, аны үтәү турында онытмадылармы икән, - дип әйтеп куйды шунда әниләре. Бу аның сүз арасында гына әйтелгән фикере иде булса кирәк.

  - Әнием аларны яратмый, - дип әйтеп салмасынмы кечкенә Әдибә. Сораулы карашын, ни әйтерләр дигән сыман, бер әтисенә, бер әнисенә төшереп торды кыз. Һәм тәмам кызып, чын күңелдән тыңгысызланып дәвам итте сүзен. – Әтием, син бит үзең дә бәлшәвик түгел. Юк, мин бәлшәвик булырга җыенмыйм, әтием белән әниемнән аерылырга теләмим...

- Кызым, тынычлан, бер дә исең китмәсен, “бәлшәвик”лек мәҗбүри түгел, язмыш җилләре кая гына ташламасын, кеше булып калырга кирәк иң әүвәле. Үз иманыңа һәм туган халкыңа тугрылыклы кеше булып...

Сүзен шул урында өзеп Нигъмәт уйга калып торды бер тын. Илдә барган вакыйгаларга һәм аның башына килгән хакимияткә үз карашы, үз бәясе бар иде, әлбәттә. Икеләнүләр һәм каршылыклардан гыйбарәт иде ул мөнәсәбәт. Әмма, нибарысы атна-ун көн торып китү өчен гаиләсе янына сагынып кайткан җирендә үзенә дә тулаем аңлашылып бетмәгән сәяси проблемаларга кереп буталасы килми иде аның. Ярый да гомер иткән хатыны белән күзгә-күз карашып серләшү булса. Ә монда аның өчен бик тә газиз балалары: аларның әтиләре авызыннан чыккан һәр сүзне, һәр яңалыкны хакыйкатькә тиңләп кабул итүләре ихтимал. Акылсызлар түгел, тормыш авырлыкларын күреп, эшләп үстеләр, инде үз язмышларын үзләре сайларга сәләтлеләр, дип күрә иде ул аларны. Улы мөбәшир бит, әнә, аның белән киңәшмәде, ә нинди җаваплы һәм җитди карарга килгән. Ләбибә дә, сүз сөрешләренә карасаң, шул ук юлда. Хәерлегә генә булсын, ни өчен дип әле ул балаларының бу тормышта үз юлларын эзләвенә каршы килергә тиеш. Белә, күреп тора ич, күпләр ул фиркагә инанудан түгел, заманга яраклашу максатыннан керәләр...

Дәвамы бар