Сардекбашская сельская библиотека - филиал № 33

Ринат Мөхәммәдиев Ак кәгазь нидән саргая... (6)

Дәвамы...

Икенче көнне үк балалар, гадәттәгечә, мәктәпкә киттеләр. Укый торган мәктәпләре ерагайды ерагаюын, әмма башыңа төшкәч түзәргә туры килер. Балаларга исең китәр, ник шунда берсенең авызыннан ялгышып кына булса да бер зарлану яисә канәгатьсезлек сүзе ычкынсын икән. Ә Ләйлиҗиһан эшкә чыкты. Эш урыны үзләре тукталган барактан ерак түгел иде. Өстәвенә, якында гына, көрәк һәм себерке кебек эш кораллары саклау өчен җайланган тимер будкадан ачкычлар да бирделәр үзенә. Ул бер карарга килде: Җамалетдиннең язуларын шунда яшереп тору урынлы булыр. Балалар мәктәптә чакта илтеп тә урнаштырды ул аларны. Бала кешеләрнең әлегә бу хакта белми торулары да хәерледер, дигән нәтиҗәгә килде...

Бер атна-ун көн уздымы икән, теге шигырь чыгаручы ыспай адәм тагы эзләп тапты бит үзләрен. Кичкырын өч бала һәм ана бергә җыелып тимер мич – “буржуйка” янында җылынып утырган чаклары иде. Май ае булса да көннәр, аеруча төннәрен, суык тора иде әле. Шуның өстенә, озак вакытлар кеше яшәмәгән подвалда юешлекнең һич бетәсе юк. Шакымый-нитми ишекне бәреп килеп керде теге, исерек һәм дорфа хуҗа үз өенә кайтып керде диярсең. Килеп керде, исәнләшү, хәл белешү юк, авызын ачып ник бер сүз әйтсен икән. Ул да түгел кергән шәпкә бүлмәнең астын өскә китереп актарына, эзләнә башламасынмы, өстәл асларына да башын тыгып алды, ерак почмакта өелеп яткан кием-салым, йорт кирәк-яракларында да казынды.

Бу хәлне ничек аңларга һәм аңлатырга белми, хәйран калып, чарасызлыктан бер-беренә карашып тордылар байтак кына.

-Нишләвең бу, нәрсә эзлисең син?– дип әйтә алды, ниһаять, Ләйлиҗиһан.

– Үземә кирәкне эзлим, – булды җавабы.

– Ни җитми сиңа, нәрсә кирәк бездән тагы...

– Кулъязмалар кайда?

– Әйттек ич, алып киттеләр, – дип, аның каршысына уникенче яше белән барган Әминә барып басты иң элек.

– Синнән сорамыйлар, кызый, – дип җиңелчә этеп җибәрде ул аны. – Әниеңнән сорыйм: табыгыз, бирегез миңа ул кәгазьләрне. Юкса, үзегез өчен проблема чыгуы ихтимал.

– Без сиңа җавап бирдек инде, башка әйтер сүзебез юк, – диде Ләйлиҗиһан.

Аның саен китәргә уенда да юк тегенең, өстәл читендәге эскәмиягә үк килеп утырды. Һәм үзенә күрә хәйләгә кереште:

-Соң, болай гына бирергә теләмәсәгез, сатыгыз соң чиктә, алам. Аз булса да акча да булыр үзегезгә.

Ләйлиҗиһан аның бу сүзләрен шунда ук эләктереп алды.

– Анысы дөрес, акча кирәк... Акча бик тә кирәк безгә.

– Соң, сатыгыз. Ул кәгазьләрнең һичкемгә, һичкайчан кирәге чыкмаячак башкача. Нигә ике уйлап торасыз, сезгә нәрсәгә алар...

– Алай акчаң күп булгач, син теге чакта иремнең бер айлык хезмәт хакын алып киткән идең, бәлки шуны кайтарырсың. Күреп торасың, безнең бик тә авыр чагыбыз...

– Ха, – дип, көлемсерәп куймасынмы теге. – Акча кирәк булган икән боларга. Мин сездән бурычка акча алганым юк.

– Алдың ич, үз күзләрем белән күрдем.

– Күзләрегезне саклап йөрергә киңәш итәм. Күпне күрү, күпне белү хупланмый торган заман, – диде ул һәр сүзенә бер сер салырга теләгәндәй итеп.

– Менә ничек, – диюдән башка сүз тапмады Ләйлиҗиһан.

– Әйе, менә шулай! – дип көлемсерәде теге. – Әмма дә ләкин мин ул кәгазьләрне барыбер табачакмын, белегез шуны. Яхшылык белән бирмәсәгез, яманлык белән табачакмын, ишетәсезме!.. – дип кычкырынды-кычкырынды да, ничек көтмәгәндә килеп кергән булса, шулай ук саубуллашмый-нитми ишекне каты бәреп чыгып та китте.

 8

-Исемең?..

– Җамалетдин... Җамал, дип кенә дә әйтә аласыз.

– Ничек эндәшергә синнән сорамаслар. Артык сүз кирәкми! Исемең?

– Җамалетдин.

– Фамилия?

– Вәлиди...

– Фамилияңне сорадым. Каян килгән “Вәлиди” ул! Соңгы тапкыр кисәтәм, син буржуаз милләтчеләр мәҗлесендә яисә мәчеттә түгел, ГПУ органнарында.

– Аңлыйм.

– Синең фамилияң ничек дип сорадым? – дип җикеренде тикшерүче Беспалов.

– Вәлидов.

– Син Казанда “Буржуаз-милләтче зыялыларның контрреволюцион төркеме”н оештыруда гаепләнәсең. Гаебеңне таныйсыңмы?

– Оештыру түгел, минем үз гомеремдә бер нинди сәяси төркем яисә группа эшендә катнашканым булмады.

– Дөресен сөйлә, гаебеңне таны, дидем бит мин сиңа.

– Булмаган гаепне ничек таныйм. Мин әдәбиятчы һәм тел галиме, эшем болай да муеннан ашкан. Үз эшләремне башкару өчен дә вакытым җитми.

– Куелган сорауга җавап бирә беләсеңме син, – дип, ярсып урыныннан торып басты тиешерүче. Ашыкмый гына уң кулына кара күн перчаткасын киде һәм көтмәгәндә Җамалетдиннең муен тамырына ике тапкыр кирәмәйләп китереп сукмасынмы. – Менә монысы “әдәбиятың” өчен, ә менә монысы “телең” өчен. Инде аңладыңмы?..

Утырган урындыгында аңын югалтып бөгелеп төште Вәлиди. Тикшерүче исә, шундук аны якасыннан өстерәп, кире урындык аркасына терәп куйды.

– Чираттагы сорау. Солтангалиев белән кайчан һәм нинди шартларда таныштың?

– Ачык кына хәтерләмим. Октябрь революциясенә кадәр, шәкертлек елларыннан ук белә идек бер-беребезне.

– Солтангалиевчеләр группасына кайсы елларда килеп кушылдың?

– Мин андый группа барлыгын белмим. Ул хакта ишеткәнем дә булмады.

– Син бит әле генә “танышлар идек” дидең. Белми, имеш, ничек кенә беләсең әле! Кабатлап сорыйм: Солтангалиев белән соңгы елларда кайда һәм нинди шартларда очраштыгыз? Анда кемнәр катнашты? Советларга каршы нинди чаралар оештыру белән шөгыльләндегез?..

– Мин Мирсәет Солтангалиевне элек-электән таный һәм белә идем. Казанга һәр килүендә, эшләре ничек кенә тыгыз булмасын, күрешеп хәл белешү өчен ара табарга тырыша иде. Аерым гына чәй эчкән чакларыбыз булды, чәй мәҗлесләрдә дә катнашырга туры килде...

– Менә-менә, шул мәҗлесләр турында ачыграк итеп сөйләргә тырыш хәзер. Анда кемнәр катнашты? Нинди мәсьәләләр кузгатыла иде?

– Мәҗлес – ул киңәшмә түгел, анда җитди мәсьәләләр тикшерелми, ашыйлар-эчәләр, хәл-әһвәл белешәләр.

Көтмәгәндә тимер дагалы күнитек үкчәсе белән галимнең шәрә аяк очына китереп басты тикшерүче. Һәм оятсызларча елмаеп карашын аның күзләренә юнәлтте.

-Авыртамы? Аягың, дим, авыртамы?

– Авырта...

– Авыртса, дөресен сөйлә. Ашыйлар-эчәләр, имеш, хәл-әхвәл белешәләр, имеш... Кемнәр, дип сорадым һәм нинди программалар төзедегез?

– Мин күпләрне танып та бетерми торган идем, хуҗа кеше кемне чакырса – мәҗлескә шулар килә инде. Минем бернинди программа турында да ишеткәнем булмады.

– Әллә колагың ишетми инде синең, – дип, бу юлы галимнең колак төбенә җан фәрман китереп сукты Беспалов. Һәм, үзенең тапкырлыгыннан күңеле булып, каһкаһә илә көлеп җибәрде – Инде ишетә башладымы, колагың дим...

– Ишетәм.

– Ә син үзең большевикларга каршы ниләр сөйләдең, хәтерлисеңдер бит...

– Дөресен әйтим, мин большевикларның бик күп гамәлен өнәп бетермим. Үз халкың белән, аның зыялылары белән көрәшү, халыкка белем бирүче, дин һәм әдәпкә өйрәтүчеләрне эзәрлекләү һич кенә дә башка сыя торган эш түгел. Әмма бу фикерләремнән сәясәт ясау теләгем һичкайчан булмады, үз фикеремне башкаларга көчләп такмадым. Сөйләшәм икән, кемгәдер ярарга тырышыып, кемнәндер куркып сөйләшмәдем.

– Большевикларны яратмыйсың, димәк. Монысы өчен, мә, ал, тагы берне,– дип, йөгереп килеп китереп типмәсенме галимгә. Вәлиди бер якка очып барып төште, ә урындык икенче тарафка. – Без дә бит менә, сезнең ише буржуаз милләтчеләрне яратмыйбыз, тамырыгызны корыту эшенә алындык.

Көтмәгәндә китереп тибүдән башы белән таш идәнгә барып төшкән Вәлидинең авыз-борыныннан кан киткән иде. Әмма бер ни дәшмәде ул, бераз хәл алгачтын да, җиң очы белән яраларын сөртә-сөртә кире урындыгын эзләп тапты. Һәм яңадан тикшерүченең каршысына килеп утырды.

-Сорау алуны дәвам итәбез, – дип, зур эш башкаргандай канәгатьлек алып, тикшерүче дә үз урынына барып утырды. – Үзеңне син тел белгече һәм галим, дисең. Тик менә аңлашылмый, ни өчен соң әле син яңа әлифба кертүгә каршы имза куйдың? Үз халкыңның белемле булуын теләмисеңме, әллә үз асылыңны яшерү өчен уйлап табылган маскировка гынамы ул телче, әдәбиятчы дигән сүзләрең...

– Мин үз халкымны белемсез димәдем. Аның күпгасырлык язма әдәбияты бар, бай тарихы, теле һәм мәдәнияте... Гомумән, бездә укый-яза белмәгән кеше юк дип саныйм. Гомер-гомергә һәр авылда мәдрәсәләр булган, бер түгел, җидешәр мәдрәсәле авыллар бар иде. Мин боларны үзем күреп беләм.

– Миңа әкият сөйләмә!.. Татарның надан халык булуын яхшы беләм. Сорауга җавап бир. Яңа әлифбага каршы кул куйдыңмы?

– Куйдым.

– Аңлашыла... Син хәтта асылыңны, максатларыңны яшереп тә тормыйсың. Бу кадәр дә оятсыз һәм явыз “контр”ны шушы көнгәчә очратканым юк иде. Гаҗәп, бик тә гаҗәп!

– Гаҗәпләнер урын юк. Яңа әлифба кертү – милли мәдәният өчен ул чын фаҗига, чөнки бу озак еллардан дәвам итеп килгән традицияләрнең тулысынча өзелүе дигән сүз. Бөтен халык кинәт кенә, бер мизгел эчендә наданга әверелә... Милләтләрне кайгыртып, аларны белемле итү ниятеннән башланган эш түгел бу. Нәкъ менә шуңа күрә дә яңалифне кертүгә каршы имзамны куйдым.

– Сафсатаңны калдырып тор, туктат. Син менә шуны әйт әле, 82 кеше кул куйган ул хатны кем язды икән?

– Сорамадым, белмим.

– Ә сиңа кем алып килде ул хатны, кул куйдырырга?.. Башлап йөрүче, котыртучысы кем? Кулыңны куйгансың ич...

– Кем алып килүе хәтердә калмаган. Әйтә алмыйм.

– Хәтерләмәсәң, хәтереңне дә яңартабыз,– дип, йодрыгы белән нык кизәнеп галимнең күз төбенә китереп сукты ул. Урындык әйләнеп китеп чираттагы мәртәбә башы белән таш идәнгә килеп төште Вәлиди. Аңын югалтты, башка һич ни хәтерләми...

Сорау алуга көненә өчәр мәртәбә чакыралар иде аны. Өчесе өч тикшерүче, ә сораулары һаман бер үк. Кыланышлары белән һәм кансызлыкта да берсен алып икенчесен куярлык түгел. Көн-төн кыйналулар эзсез узмый, Вәлиди үз аякларында басып тора алмаслык хәлгә китерелде. Нәтиҗәдә ул бер айга якын төрмә хастаханәсендә “баш мие селкенү” диагнозы белән ятып чыкты.

 ***

Хастаханәдән чыккач та аны төрмә җитәкчесенең урынбасары үзе белән әңгәмәгә чакыра. Саф татарча эндәшә китель киеп алган түрә. Җамалның күңеленә җылы керә, ни дисәң дә татар кешесе ич, бәлки аны аңларга сәләтле булыр...

– Гаепләнүче Вәлидов, үзеңне ничек хис итәсең?, – дип сорый ул. Тавышы һәм үз-үзен тотышы да алай дорфа күренми. Сүзне дә бит, әнә, хәл белешүдән башлады.

– Хәлемме? Авыртмаган җирем, сынмаган кабыргам калмады. Сорау алуларны йодрыксыз һәм тибү-сугуларсыз гына алып бару мөмкин түгелме икәнни?..

– Ник мөмкин булмасын, мөмкин, – дип күтәреп алды ул аның сүзләрен. – Моның өчен нибары куелган барлык сорауларга да җавап бирергә кирәк, совет власте дошманнарының барысын да фаш итәргә, һәм, әлбәттә инде беренче чиратта, үз гаебеңне танырга. Бер дә үтәп булмаслык эш түгел бит, ә... Тагы үтенечләрегез бармы? Башка үтенечегез булмаса...

– Бар, тагы бер үтенечем бар. Мөмкин булса, үз телебездә сөйләшә торган тикшерүче куйсагыз иде миңа. Сезнең белән менә аңлашып та, сөйләшеп тә була. Юкса, кайбер иптәшләргә милли әдәбият һәм тел мәсьәләләрен аңлату авыр була... Аннан бит әле кайсыберәүләр татар милләтен мыскыл итүгә кадәр барып җитәләр.

– Ай-һай, шундый тикшерүчеләр дә бар, дисезме...– дип, гаҗәпләнгән, хәйран калган атлы булып башын чайкап алды теге.

– Бар шул, кызганычка каршы, әллә кемнәр бар икән сезнең монда...

– Аңладым. Сезнең буржуаз милләтче булуыгызны истә тотып, үз милләтегездән тикшерүче дә куелыр киләчәктә.

– Тагы бер үтенеч. Гаилә белән, балалар белән күрешү мөмкин булмасмы? Сагындым... Кирәк-яраклар да бар иде.

– Бу ял йорты түгел... Тәмам! – дип, ярты юлда бүлдерде тегесе, башлаган сүзен әйтеп бетерергә дә ирек куймады ул аңарга. Һәм сулыш алыр ара да калдырмыйча ишекнең аргы ягында сакта торган хәрби кешегә кычкырды. – Чиратта кем бар анда, алып керегез. Ә монысын камерага...

 ***

Озак көттермәделәр, шул көнне үк аны тикшерүче янына чакыртып алдылар. Тикшерүче яңа кеше. Төрмә җитәкчелеге сүзендә тора булып чыкты, килеп керүгә үк саф татар телендә эндәште.

– Җамалетдин Вәлидов буласыз, димәк.

– Әйе, Җамалетдин Вәлидов булам. Ә сезне, кардәшем, кем дип белим?

– “Кардәшем”! – дип, аның артыннан кабатлап көлемсерәп куйды тикшерүче. Һәм ул да түгел, җикереп җибәрмәсенме, сукса утын тумранын бер сугуда урталай сындырырдай зур йодрыгы белән имән өстәлгә китереп бәрде. – Сезнең кебек “контр”лар белән кардәш булырга җыенганым юк, саграк, уйлабрак сөйләшергә киңәш итәм. Ишетмәгән булсаң ишет, мин өлкән тикшерүче Бикчәнтәев.

– Аңлашылды, – дип әйтә алды Вәлиди, тәмам пошаманга төшеп. Үз гомерендә аның ялгышып та башка кешегә сукканы һәм күпме яшәп чит бер кешенең аңарга кул күтәргәне юк иде бит шушы “тәмуг”ка кергәненә кадәр.

– Конкрет сорауга шундый ук тәгаен җавап көтәм. Телеңә салына башласаң яисә ялган-йолган сөйлисең икән, менә моны күрәсеңме,– дип, тагы теге йодрыгын бутап алды ул баш өстендә.– Юеш урын гына торып калыр үзеңнән...

– Аңлашылды...

– Йә, сөйлә, Вәлидов: большевикларга каршы эшне ничек оештырдыгыз? Нинди программа, нинди чаралар...

– Минем бернинди көрәш оештырганым булмады?

– Ә кемнәр аны оештырды?

– Андый кешеләрне күргән-белгәнем булмады.

– Солтангалиевне дә күргәнең булмадымы?

– Очрашкан чакларыбыз булды. Әмма ул үзе большевик бит, үз-үзенә каршы ничек сугышсын икән... Ул һәр килүендә Татарстан республикасын кайгыртып, Советлар иленең милли сәясәтен яклап сөйләшә торган иде.

– Аңлашылды-ы, -дип, уйга калган сыман итеп, күзенә төшеп торган чәчләрен артка сыпырып куйды Бикчәнтәев. – Инде икенче сорау: татар буржуазиясе идеологы Гали Рахимне беләсезме?

– Аны да шәкертлек елларыннан ук беләм. Әмма Гали Рәхим һичнинди идеологиягә мөнәсәбәтле кеше түгел. Ул бит сәясәт белән бөтенләй кызыксынмый, күптән булып узган вакыйгалар турында гына яза.

– Ә менә без аны буржуаз Төркия белән элемтәдә гаепле саныйбыз. Өендә, эш өстәлендә “Төреклек әсаслары” исемле китап ятуын ничек аңлатырсыз?

– Бик җиңел, тикшерүче иптәш Бикчәнтәев, без татарлар үзебез дә төрки милләт ич. “Төреклек әсаслары” – бу бит безнең уртак рухи нигезләребез турындагы китап. Мин дә, сез дә шул милләтнең балалары...

– Сто-о-оп! -дип, кычкырып җибәрмәсенме Бикчәнтәев өстәлне төя-төя. – Мине буржуаз милләтчеләр белән, үзегез белән бер җепкә тезеп сөйләшмәвегезне үтенәм!.. Төрекләр белән бездә нинди уртаклык булырга мөмкин, үз акылыңдамы син!..

– Гали Рәхимне мин чын татар зыялысы буларак кына беләм.

– Стоп-стоп, нәрсә дигән сүз ул “зыялы”? Ялгышмасам, сез буржуаз милләтчеләр, контрлар барыгыз да “зыялы”.

– Зыялы кеше – укымышлы, тәрбияле, белемле, югары әхлаклы, дигән сүз. Мин шул мәгънәне күздә тоткан идем...

– Ә без – большевиклар, эшче һәм крестьян уллары! Җыен сезнең ише “заялылар” белән һич уртаклыгыбыз юк. Аңлашылдымы, – дип, йодрыгы белән тагы бер мәртәбә өстәлгә кундырып алды ул. Имәннән булып чыкты ахры, өстәл, әле дә түзә.

“Заялы” түгел, “зыялы”, дип, тикшерүченең сүзләренә төзәтмә кертергә бик теләсә дә дәшми калуны кулай күрде Вәлиди. Юкса, ачы тәҗрибәсе җитәрлек, үзләрен төзәткәнне, үзләренә киңәш биргәнне бер дә өнәп бетерми шул бу халык. Өч сыйныф белеме бармы-юкмы алар барын да беләләр. Һәрхәлдә, үзләрен шуңарга инандырганнар. Дөньяның кендеге диярсең, күрмисезме әллә, әнә, өстәл артында ничек утыра...

– Гали Рәхим, сезгә мәгълүм булса кирәк, ул бит Галимҗан Ибраһимов белән кулга-кул тотынышып Совет властена хезмәт итә. Кемне-кемне, әмма Гали Рәхимне гаепләү мөмкин түгелдер, дип уйлыйм мин, – дип, бая сөйли башлаган фикерен дәвам итте Вәлиди.

– Ибраһимовка да чират җитәр, ашыкмый тор! Аны калдырып торыйк әлегә. Газиз Гобәйдуллинны беләсезме?

– Ник белмәскә, шәкертлек елларыннан ук бер-беребезне яхшы белә идек. Казанда укытучылар мәктәбендә бергә укыдык... Соңрак, көн саен диярлек күрешеп, биш еллар чамасы бер ишегалдында яшәдек.

– Йә, ниләр сөйләшә идегез?

– Милли әдәбият һәм аның тарихы, бүгенге хәле турында фикер алыша идек. Газиз бик тә укымышлы, нык ихтияр көченә ия кеше.

– Буржуйның да ниндие әле, шулай бит?

– Анысы дөрес, чыгышы белән хәлле гаиләдән. Әмма, бар булган мөлкәтен милли матбугатка, милли мәдәниятка сарыф итте.

– Буржуаз милләтче, дип әйтүеңме?

– Киресенчә, чыгышы нинди булуга карамастан, ул революциягә зур өметләр баглады. Хәтта дөнья революциясе белән дә рухланып сөйләшергә ярата торган иде...

– Советлар власте дошманы түгел дисең инде, – дип, утырган җирендә киерелә төшеп, үзалдына мыскыллы елмаеп куйды Бикчәнтәев. – Сине тыңласаң, совет властеның дошманнары, гомумән, юк икән бит...

– Газиз Гобәйдуллин һич кенә дә дошман түгел!

– Садри Җәләл белән сез туган-тумача булып чыгасыз, шулай бит?

– Шулай булып чыга, Садри белән без якын туганнар.

– Синең туганың да булгач, ничек соң әле ул буржуаз милләтче булып китте?

– Буржуаз милләтче булырга, Садри Җәләлнең советка каршы эшчәнлеге, гомумән, булырга да мөмкин түгел.

– Синең кардәшең булганы өченме?

– Аңарда сәясәт кайгысы түгел! Ул бит каты авыру, паралич кичерде, өстәвенә күзләре дә күрми диярлек... Аның үз хәле – хәл.

– Күзләре күрми дисең... Ә ничек итеп ул ак чехлар корпусына барып эләккән һәм буржуаз гәзитләрдә эшләгән икән соң! Милләтчеләрнең мыжгып торган оясы Хәрби шурада секретарь булып та хезмәт иткән!.. Болар синең өчен яңалыкмы, әллә беренче кат ишетүеңме?..

– Ләкин ул сәясәткә катышкан инсан түгел, мин моны яхшы беләм.

– Мулла малае булуын да яхшы беләсең... Хәер, икегез дә бер калыптан ясалгансыз ич! Мулла токымы мулла токымын якламый нишләсен, шулаймы?.. Дәшмисең... Әйтер сүзең юкмы, авызың томаландымы?..

– Безгә әти-әниләрне сайлап алу хокукы бирелмәгән, иптәш тикшерүче...

– Бирелгән булса ни эшләр идең?

– Кулымнан килсә, мин аларны мәңге яшәтер идем.

– Кулыңнан килми, анысы дөрес. Ә без, большевиклар, аларны – сыйнфый дошманнарны, барыбер, яшәтмәс идек. Шул исәптән сезнең үзегезне! Барыгызны да...-дип, гел урынсыз, кирәксә-кирәкмәсә җикеренеп тә алды ул.

– Иптәш Бикчәнтәев, иптәш тикшерүче, мин бит сезгә бер ялган сүз дә әйтмәдем. Дөресе шундый булгач ни эшләмәк кирәк...

Ниһаять, чираттагы мәртәбә урыныннан торып басты һәм, корбанына ташланырга җыенган хәйләкәр арслан кебек, дәшми-нитми ипле генә атлап, Җамал Вәлидигә таба якынлашты Бикчәнтәев.

– Мин синең белән сөйләшеп карадым. Әмма, син кешечә сөйләшкәнне аңлый торган контр булып чыкмадың. Алай икән, без башкача да сөйләшә беләбез, – дип, ике учы белән кинәт галимнең ике колагыннан эләктереп алды ул, һәм утырган җиреннән аны югары күтәрде. Аяклар җирдән аерылгач та колаклар, шытырдады гына түгел, өзелеп чыгардай булып сузылды-тартылды.

Ни түзем булган Вәлиди, авыртуга чыдый алмый, шунда кычкырып җибәргәнен дә абайламый калды. Берара күтәреп торганнан соң, аны кире урындыгына утыртты тикшерүче.

– Нәрсә, әллә авыртамы? – дип, борынын җыерып, тешләрен ыржайтып, бу юлы инде галимнең каршысына ук килеп басты ул. – Суксам, сугарлык җирең калмаган, мин дә үзегез кебек, теге нәрсә дидең әле, “заялы” гына булып сөйләшәм бит синең белән. Икенче юлы баш түбәңдә калган утыз алты чәч бөртегеңнән эләктереп түшәмгә элеп куячакмын. Мин дә бит “заялы” булырга телим, башкалар күк сукмыйм-какмыйм, урыныңнан торырга гына ярдәм итәм. Ха-ха...

– Иптәш Бикчәнтәев...

– Мин сиңа иптәш түгел, дидем.

– Милләттәшем, дип әйтимме...

– Каян килеп милләттәш булыйм мин сиңа, – дип, искәртү өчен генә, имеш, үз итеп кенә, хәлсезләнеп бөгелеп төшкән галимнең муен тамырына кул кыры белән берне китереп сыдырмасынмы Бикчәнтәев. Шундый итеп сукты ки, Вәлиди аңын җуеп торды бер мәл. Ул да түгел, таш диварларны селкетеп акырып җибәрде тикшерүче. – Кайчан дөресен сөйли башлыйсың син?.. Гаепләреңне кайчан таныйсың, сиңа әйтәм! Синнән сорыйлар, ишетәсеңме...

– Булмаганны, бар, дип әйтә алмыйм бит...

– Безгә кемнең кем булуы барысы да күптән билгеле, “заялы” абзый. Син якладың дип кенә котылмас берәү дә. Гаебеңне танып, башка дошманнарның чын йөзен ачып кына җиңеләйтә аласың үз хәлеңне. Алар бит менә, синең чын йөзеңне ачып салды... Үз гаепләрен дә таныдылар, синең кем булуыңны да... Ни өчен телләре чишелгән дип уйлыйсың? Яшиселәре килә, шуның өчен. Ә син кире кәҗә тәкәсе кебек... Булмый абзый болай, булмый... – Бераз дәшми торгачтын, иләмсез әче тавыш белән кычкырып хәбәр салды. – Әй, охрана, алып чыгып китегез моны, уголовниклар камерасына илтеп ябыгыз үзен. Теге, кеше ите белән туклана торганнары янына, аңлашылдымы?!. Зиһене ачылып китмәсме шунда...

 ***

Шул рәвешле “үзебезнең егет” Бикчәнтәев барысын да уздырып җибәрде. Вәлидинең, тикшерүче Беспалов һәм Дроздовларны искә алып, сагынып елар чаклары да булмады түгел. Тегеләре дә оҗмах кошлары түгел иде, әмма дә моңарга җиткәне булмас... Һич кенә дә үзенең җаваплары белән канәгатьләндерә алмады аны Җамал Вәлиди. Ничек кенә аңлатырга керешмәсен, “Стоп, акыл сатма!”дип туктата да, йодрыгы белән, инде имән өстәлгә түгел, аның яңагына яисә кабыргаларына җан фәрман китереп кенә ора. Кәефе шәп булса, таш идәнгә салып аңын югалтканчы типкәләргә дә күп сорамый. Һәр очрашудан канга баткан, ике-өч җире сынган хәлдә өстерәп кайтарып ата торган булдылар аны.

Ә камерада уголовниклар. Боларының инде үз фәлсәфәсе, интеллигенция вәкилләрен кешегә дә санамыйлар. Утырырга урын, ятарга ятак бирми азапладылар. Таш идәнгә авып хәл алыйм дисә, бер-бер сәбәп табып, торып басарга мәҗбүр итәләр. Явызлыкта, кансызлыкта тикшерүчеләр белән уголовниклар арасында һичбер аерма юк, уйларында бары бер нәрсә – көчсезне рәнҗетү, ярдәмгә мохтаҗ булганны түбәнсетү һәм мыскыл итү... Атналар-айлар буе шул бер үк хәл кабатланып торды, җәбер һәм золымның очы-кырые күренми...

 ***

Көннәрдән бер көнне иртәнге сәгатьләрдә Казанның кыл уртасында урнашкан Пләтән төрмәсенең ишегалдында хәрәкәтсез яткан бер ир-ат гәүдәсен табып алалар. Төнге смена китеп, иртәнге смена эшкә килгән вакыт була бу. Төрмәдә эшләүчеләрдән шактый кеше җыйнала. Әмма җитәкчеләр түгел, аларның әле җылы өй түрендә мамык түшәкләрдә янәшәдә яткан хатыннарына арка куеп изерәп йоклап яткан чагы.

– Ни булган үзенә?-дип сорый арадан берәве.

– Уголовниклар үтереп аткан.

– Уголовникларга ул нигә, үзе ташланган булса кирәк, – дип, пыш-пыш хәбәрләшкән имеш-мимешләр колакка чалынып кала.

Ул арада эшкә килеше булган бер шәфкать туташы ерып керә уртага. Хәрәкәтсез ятучының баш очына иелә һәм беләген күтәреп, аның кан тибешен тикшерә.

-Ул үлмәгән, ул исән, кан тибеше бар, – дип, тавыш бирә, ярдәмгә чакыра ул.

– Кайсы камерадан? Качарга җыенуы булдымы икән, – дип пышылдый кемдер.

– Пләтәннән кача алган кеше юк әлегә, – дип җавап кайтара икенчесе, төрмә каравылчыларыннан берәве булса кирәк.

– Таныдым, бу бит язучы, бик зур галим. Кем соң әле... Җамал... Җамал...

– Әйе, Җамал Вәлиди, – дип раслый, әлеге дә баягы теге шәфкать туташы. – Аның болай да тәнендә исән җире калмаган иде инде...

– Телеңә салынма!– дип кычкырып җибәрә кулына штыклы мылтык тоткан төрмә каравылчысы.– Телеңне тиз кыскартырлар...

Шәфкать туташы тавышсыз-тынсыз гына күздән югала. Ә бераздан ашыкмый гына бинадан килеп чыккан ике әсир аны, күпне күргән такта носилкага салып, каядыр алып китәләр. Җамал Вәлиди озак вакытлар аңына килә алмый, аяклары-куллары сыну гына түгел, эчке әгъзаларына да зур зыян килгән була. Ничек егылган, төртеп төшергәннәрме, әллә өченче каттан үзе сикергәнме – болар вак мәсьәлә саналган күрәсең, тикшерү-фәлән үткәреп тормаганнар. Һәрхәлдә, архивтагы документлар арасында андый мәгълүмат юк. Соңгы сәгатъләрен кайда уздыруы, кайда һәм нинди шартларда вафат булуы һәм кайда күмелүе хакында да тәгаен генә әйтеп булмый. Ул гына да түгел, 1932 елның 30 ноябрендә Казан төрмәсендә көн-төн каты җәзалаулар нәтиҗәсендә вафат булган күренекле әдәбиятчы һәм тел галименең соңгы көннәрен махсус буташтыру кемгә кирәк булгандыр тагы... Рәсми оешмалар, үз вакытында, Җамал Вәлиди Беломор-канал төзелешендә суык тиеп, хасталыктан үлде, дигән хәбәр тараталар. Әмма моның уйдырма булуы һич шөбһәсез ки... Аның сулышы Казанда Пләтән төрмәсендә өзелә...

 ***

Безне капчыкта яшереп булмый, диләр. Ә бәлки була да торгандыр. Әмма күренекле тел галиме, фольклорчы һәм әдәбият белгече Җамал Вәлидинең вафаты турындагы хәбәр, чыбыксыз телефоннар аша, шул ук көнне Казанның барлык почмакларына барып ирешә. Гомер булмаган хәл, төрмә капкасы төбенә төркем-төркем халык агыла. Хатыны Ләйлиҗиһан, уллары Искәндәр белән Ибраһим һәм кызы Әминә дә була алар арасында. Яңа Бистәнең исән-аман калган дин әһелләре, муллалары килә, галимнең шәкертләре, студентлары җыела. Шау-шу куба, тавыш-гауга чыга.

– Мөселманнарда кабул ителгәнчә җирләү өчен Җамалетдин әфәнденең гәүдәсен бирегез ичмаса, – дип таләп итә халык.

Әмма, гади халык һәм җәмәгатьчелек фикеренә колак салмаганнар булмаган ул заманда, бүген дә алай түгел дип әйтеп булмый торгандыр...

– Юк, – диләр. – Ул ирегеннән мәһрүм ителгән халык дошманы. Дошманның исеме дә, кабере дә булмый. Дошман эзсез югалырга, онытылырга тиеш.

Гозерләп үтенгәнгә колак салу, гаилә һәм балаларның күз яшьләренә игътибар итү кабул ителмәгән заман. Төрмә җитәкчелеге халыкны мылтык прикладлары белән кыйнап, һавага атып, куып таратырга мәҗбүр була...

 

Дәвамы бар.