Сардекбашская сельская библиотека - филиал № 33

Ринат Мөхәммәдиев Ак кәгазь нидән саргая... (5)

Дәвамы...

 4

Милләт... Нәрсә соң ул милләт?.. Һич бәхәссез ки, ул гаять мөһим төшенчә. Әмма аны тотып карау кая, тоемлау һәм күз алдына китерү дә җиңел түгел. Шуңа да карамастан, күпме җан иясе үз халкына, үз милләтенә хезмәт итүне беренчел һәм иң изге бурычы санаган һәм шул юлда нинди генә каршылык һәм киртәләр очрамасын, аларны җиңеп чыгарга омтылган. Дөньяда һәм ватаныбызда яшәгән һәр инсанның үз милләте булганы кебек, без татарларның да бай тарихлы, ерак гасырлардан тупланып килгән зур мираска ия милләтебез бар. Милләтнең йөзен аның әхлакый һәм рухи хәзинәләре, бары үзенә генә хас күңел тибрәнеше, шатлык һәм сагышларының кайтавазы булган моң, халык авыз иҗаты һәм, әлбәттә, иң кыйммәтле казанышы – тел билгели булса кирәк.

Бер уйласаң, милләт ул – без, “син” һәм “мин”, “ул” һәм “алар”, җыеп кына әйткәндә, һәммәбез. Тамырларыбыз буталган, әмма күпме генә буталган булмасын – уртак. Шулай дибез икән, ә ни өчен соң гомер-гомергә үз милләте язмышы, аның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге өчен җан атып яшәгән һәм эшләгән инсаннарның гомере аянычлы була. Милләтемне яшәтим дип кылган хезмәт тиешле бәя алмый, киресенчә, гаепкә, эзәрлекләүләргә дучар ителә. Ханнар һәм патшалар заманында булсын, совет дәверендә яисә демократия артына посып килгән кыргый капитализм шартларында булсын, хакимият вәкилләре иң элек үз милләтенә, халкына ихлас хезмәт итүчеләрне эзәрлекли башлаган. Дөньяның кендеге саналырга хыялланучылар өчен “милләтче” дигән ярлык “җинаятьче” сүзеннән дә хәтәррәк тоела. Нигә шулай... Үз милләтеңне, үз халкыңны, башкаларга каршы куймый гына, күтәрергә омтылу, ихлас сөю, ни өчен дип әле гаеп саналырга тиеш булды икән?!.

Җамал Вәлидинең хезмәтләре һәм язмышы хакында фикер йөртергә керештемме мине әнә шундый уйлар биләп ала. Татар баласы булып тугач, үз халкының тарихын, бай рухи мирасын һәм җир йөзендәге һәммә энҗе-мәрҗәннәрдән дә кыйммәтлерәк туган телен кайгыртып, көнне-төнне белми берөзлексез хезмәт кылу кемгә зыян итте икән?.. Ул бит әлеге хәзинәләрне башка берәүләр сыман үз кесәсен яисә корсагын тутырыр өчен җыймый, халыкның үзенә кайтарып бирү турында хыялланнып хезмәт итә.

Колачы җитсә үз милләтен кочып алырга әзер булган, гомеренең иң катлаулы мизгелләрендә дә һичкемгә, һич берәүгә ялгышып та яман сүз әйтмәгән, җылы сүз һәм ярдәмнән башканы белмәгән татар зыялысы кемнең юлына аркылы төште икән соң?.. Бер карасаң, бу большевиклар хакимияткә халык исеменнән, хезмәт халкының авыр тормышын җиңеләйтү дигән, берсеннән икенчесе матуррак лозунглар белән килгән иде. Ә ни өчен соң әле алар җиң сызганып шул халыкны белемле һәм иманлы итәргә гомерләрен багышлаган мулла һәм мөгаллимнәр, язучы һәм тарихчылар, гомумән, һәммә фикер ияләре белән көрәшергә кереште. Һич кенә дә башына сыйдыра алмый иде боларны Җамал Вәлиди. Егерменче еллар башыннан ук тырнак астыннан кер түгел, дошман эзләү дәвам итә. Инде җитәр, инде ниһаять тукталырга, тынычланырга күптән вакыт иде дә бит... Әмма, юк, киресенчә, урак өсте җиткән диярсең, тоташ җыялар, тоташтан кыралар милләтнең асыл затларын. Үзең уйлаганны ярып әйтү түгел, кемнедер яклау яисә хуплау, урамда очраган таныш-белешеңә кул бирү дә гаеп санала башлады түгелме?..

Ул гына да түгел, иң аянычлысы шул, әле кичә генә каләмдәшең яисә мәсләктәшең дип санап йөргән, үз фикерләрең белән эчкерсез уртаклашкан таныш-белешләр яисә үзең тәрбияләп үстергән, белем биргән шәкертләрең сиңа юкны бар итеп яла ягарга мөмкин. Матбугатта бер-бер гыйльми хезмәт, йә булмаса мәкалә белән чыгыш ясарга өлгермисең, уңнан да, сулдан да сине гаепләргә керешәләр, фикереңнең асылына төшми торып тәнкыйтьләргә алыналар. Урамнан узып барган кеше каршына койма астыннан атылып чыккан һәм аның артыннан ямьсез өреп калган әнчекләр мени... Һич кенә дә милләт кайгысы түгел бит үзләрендә, максатларын һич аңлармын димә...

Шуларның барысын күрәсең-кичерәсең дә, кулга каләм аласы килмәгән көннәр була. Илһам кача, күкрәк кыса шундый минутларда. Ә, югыйсә, күпме эш, башлап ташланган яисә тәмамланмаган күпме хезмәт көтә үзен. Милләтнең бүгенге тәрәккыяте, көн кадагына килеп баскан кичектергесез ихтыяҗы өчен соң дәрәҗә кирәк булган хезмәтләр...

 5

 Менә тагы чираттагы эш көнен тәмамлап, гадәтенчә, үз уйларына бирелеп Болак читләп ипле генә атлап өенә таба кайтып бара Җамал Вәлиди. Гәрчә Казанда туып-үсмәсә дә, монда һәр йорт, һәр бина таныш һәм берсеннән-берсе җылы истәлекләр белән бәйле иде аның өчен.

Унынчы елларның башында Ырынбурдан туган якларына кайтып барышлый бер атнага Казанда тукталырга туры килгән иде аңарга. “Йолдыз” гәҗите редакциясеннән чыгып барганда, уйламаган-көтмәгәндә, Габдулла Тукай белән очраштылар. Шагыйрь аңарга олы ихтирам күрсәтеп, үзе белән бераз йөрергә чакырды. Бертуган Шәрәфләрнең китап кибетенә чакырып чәй белән сыйлады иң элек. Аннан менә шушы Болак читендә Тукай белән икәүдә-икәү генә милләт һәм шигърият хакында әңгәмә кылып йөрде алар. Тукайның Казанда аеруча үз иткән урыннары шушы Болак буе һәм Кабан күленең әйләнә тирәсе булды кебек...

Ә бер заман әнә теге ике катлы бинаның җир астына яртылаш иңгән бүлмәсендә Гаяз әфәнде Исхакый белән кара каршы утырып, чәй эчеп, сөхбәт итеп утырганнар иде. Гаяз әфәнденең милләтне кайгыртып ачынып сөйләгән һәр сүзе әле дә аның колак төбендә яңгырап тора...

Юллары төшеп Галимҗан Ибраһимов белән кызып-кызып бәхәсләшкән минутлары келт итеп хәтергә килде. Гомумән, Ибраһимов үзе белән бәхәсләшкәнне өнәп бетерми. Шуңадыр, Җамалга каты ук бәрелгән чаклары да булмады түгел. Ләкин, ничек кенә тәккәберлек күрсәтмәсен, Галимҗан Галимҗан инде – татар милләтенең ихтирамга лаеклы олы әдибе һәм фикер иясе булып кала...

 Ә менә бу Болак аша салынган чираттагы таш күпер читендә Ильяс Алкин белән кайчан очрашканнар иде соң?.. 18 нче елның башлары булгандыр. Алкинның һәр адымы, хәрәкәтеннән бетмәс-төкәнмәс гайрәт ташып торган чагы, коңгырт күзләре ут булып яна, якын килсәң, аның ялкыныннан ут кабар сыман үзеңә...

Чү, моннан ике-өч ел чамасы элек Мирсәет Солтангалиев һәм Һади Атласи белән очрашып төн буе фикер алышып утырган бина янәшәсеннән узып бара икән ич. Фатих Мөхәммәдияров фатиры иде кебек. Микъдәт Борындыков һәм телгә үтә дә җор журналист Мәхмүт Бөдәйле дә бар иде араларында. Солтангалиевнең Казанга соңгы килүе булды кебек. Хәзер кайда һәм тагы нинди газап-хәсрәтләр кичерә торгандыр Мирсәет... Шуны белсәң иде дә, үзенә ярдәм итә алсаң иде ул... Атласи белән дә башкача күрешә алмадылар. Берсен алып икенчесен куярлык түгел, милләтнең нинди асыл затлары бит!.. Садри Максудиларыбыз кая, Йосыф Акчура, Рәшит Ибраһимов, Фуад Туктаров?.. Югалган һәм китеп барганнарның исәп-хисабы юк. Милләт горурлыгы саналган шәһесләребезнең кадере бөтенләй калмады! Кая барабыз, алда тагы ниләр көтә икән безне?!..

Әле кайчан гына Тукайның вакытсыз китеп баруы милләт өчен әйтеп-аңлатып бетергесез зур югалту буларак кабул ителгән иде. Алла кушып, ул шушы көннәрне күргән булса нишләр иде икән? Һич шөбһәсез ки, инде әллә кайчан, иң беренчеләрдән булып кулга алыныр һәм юк ителер иде мөгаен. Урыны җәннәттә булсын шагыйрьнең, кадер күрмәсә дә үз кадерен белеп китте якты дөньялардан. Туган халкын, милләтне уятып, безнең күңелләрдә бетмәс-төкәнмәс гайрәт һәм өмет чаткылары калдырып китте. Бөтен халык үз улы, үз шагыйре санап озатты соңгы юлга. Ә бүген исә, озату кая инде ул, туганнарына, балаларына да күрсәтмиләр әнә, “халык дошманы”, “пантюркист” һәм “чит мәмләкәт шпионы” кебек ярлык чәпәп, бер-бер артлы озатып торалар милләтнең иң асыл улларын. Барып баш ияргә, догалар укып искә алырга, хәтерләргә каберләре дә калмый...

Үзалдына шундый уйларга чумып барганда, кинәт, сискәнеп китте Җамал Вәлиди. Каршысына әлеге дә баягы теге, башкорт тарафларыннан килгән, исеме бигүк таныш булмаган шагыйрь каршыга чыкмасынмы. Аның кайту юлында махсус көтеп торганга ошаган иде ул.

-Җамал Вәлиди әфәнде, – диде ул коры гына. Моңа кадәр күрешүләрендә һәрчак, олылап, “Җамалетдин әфәнде” дип дәшә иде түгелме соң?.. Ә бүген, аңламассың, тәртип бозган шәкерт белән сөйләшә мени. Тавышы да, бөтенләй башкача, тамак төбеннән чыга, әнә. – Кичегеп йөрисез, мин сезне инде байтактан көтеп торам, туңып беттем.

– Ни булды, бер-бер ашыгыч йомышың төштеме әллә?– дип кызыксынды Вәлиди, гадәттәгечә, кече күңелле һәм кайгыртучан тавыш белән.

– Йомыш бар инде ул, – дип, сүзне нәрсәдән башларга белми бераз төртелеп калды теге. – Татар әдәбиятының үткәне һәм бүгенгесе турында бер киңәшләшеп утырасы килгән иде дә бит. Аягүрә сөйләшә торган сүз түгел...

– Хәлләрең ничек соң, эш урының бармы? – дип сорарга кирәк санады Вәлиди иң элек. – “Спартак” фабрикасында озак тоткарланмагансың, Әтнәне дә ташлап киткәнсең, дип ишеттем. Нигә алай гел күченеп йөрисең, башка эш тапмагансыңдыр бит?

– Эшем юк әлегә. Фабриканың исен яратмадым, тире исе шагыйрьләр өчен түгел икән. Шигырьләреңнән кәҗә тиресе исе килә дип шаяртучы һәм көлүчеләр ишәеп китте, шуңа ташларга мәҗбүр булдым...

Юл чатында тукталып торудан уңайсызланып Вәлиди тәкъдим кертте.

– Булмаса, әйдә, юл уңаена кайтышлый сөйләшик. Хәрәкәттә – бәрәкәт, диләр бит, җылынырсың да, туңгансың күренә...

– Ашыга торган җирем юк, мин бит сезне көтеп тордым. Булмаса, әйдәгез, озатып куйыйм үзегезне.

Шагыйрь юкка гына көтмәгәндер үзен, йомышым да бар, диде кебек. Ул сүзен башлаганчы Җамал Вәлиди офтанып әйтеп куйды:

– Ишеткәнсеңдер, “Спартак” ның директорын “корткычлыкта” гаепләп кулга алганнар. Син барында булдымы бу , син киткәчтенме?

Көтелмәгән сораудан бит очлары кызарып чыкты тегенең. Тыныч кына янәшәдән атлап барган җиреннән, бер сәбәпсез кыбырсый төшеп, туктап калды кинәт, ялганда яисә караклыкта тотылган диярсең үзен:

– Юк-юк, мин киткәчтен булган бу хәлләр.

– Әтнә мәгариф бүлеге җитәкчелеген дә фаш иткәннәр дип ишеттем...

– Дөрес эшләгәннәр, бер дә җүнле кеше булып чыкмады ул, теге, сезнең Гарифҗан исемле танышыгыз. Авылдагы мулла-мунтагайлар белән чыш-пыш килеп йөрүдән башканы белми. Кулакларны фаш итүгә дә каршы чыккан...

– Ә син катнаштыңмы, фаш иттеңме соң үзләрен – кулакларны һәм мулла-мунтагайларны дим?

Теге тәмам коелып төште бер мәлгә. Әмма, тиз арада үзен кулга алып, шундук һөҗүмгә күчәргә дә кыюлыгы җитте:

– Мин, аның каравы, халык дошманы Солтангалиев белән яшерен фатирларда очрашып йөрмәдем, Җамал Вәлиди иптәш.

– Менә ничек... – дип, әйтүдән башка сүз тапмады галим. Үзенә каты итеп җавап биргәндә дә ярар иде анысы, әмма “Нәҗескә басма – исе чыгар” дигән сүз бар халыкта, түзде. Һәм берара сүзсез генә янәшә атлап баргачтын, бер ни булмагандай сорап куйды. – Ниндидер йомышым да бар дигән идең түгелме соң?..

– Йомыш, дип инде, бер сорау гына иде ул. Сезнең кардәшегез Садри Җәләлне таба алмыйм, белмисезме, аны кайдан эзләргә икән?

– Кайда бару, кем белән очрашулары хакында ул миңа хисап бирми. Аның үз тормышы, минем – үземнеке... Нигә кирәге чыкты соң әле аның сиңа?

– Болай гына, без аның белән яхшы танышлар бит.

– Танышлар булгач, үзең беләсең булыр. Таба-нитә калсаң миннән сәлам тапшырырга онытма үзенә, ярыймы...

– Ә Мәхмүт Бөдәйлене?..

Җавап бирү түгел, бу юлы, хәтта, дәшмәүне артык күрде Җамал. Ә тегенең сораулары бетмәс-төкәнмәс булырга ошаган. Имтихан алырга килгән диярсең... Гали Рәхим хакында да сораулары булып чыкты, Г. Газиз, Ф. Борнаш, К. Тинчуриннар белән дә кызыксынды...

“Ни булган моңарга бүген!.. Солтангалиевкә ишарә ясап узуы да юкка булмады кебек. Инде дә килеп, йомышчы малай белән сөйләшә диярсең, Гали Рәхимне, Садрины һәм Бөдәйлене таптыра. Очраклы рәвештә генә туры килүме бу, әллә моның махсус бер-бер ният белән йөрүеме...” Шулай да үз-үзен булдыра алганча тыныч тотарга тырышты.

– Кардәшем, син нәрсә, миннән сорау алырга килдеңме, әллә... – дип, башлаган сүзен тәмамламый туктап калды Вәлиди. Аның түземлеге тәмам бетеп бара иде инде. Хатын-кыз күңеле сизгер була шул, Ләйлиҗиһан беренче күргәчтен дә искәрткән иде югыйсә: “Җүнле ният белән йөрми бу...” дигән иде кебек. Үзе гаепле, үзе йомшаклык күрсәтте, вакытында ук читкә тибәрергә кирәк булган моны. Шигырь язган, шигырь җене кагылган кешегә аерым бер хөрмәт яши иде шул күңелендә, шуңаргадыр үзеннән читкә тибәрә алмады ул аны.

– Сорауны башка урында, башка кешеләр алыр Җамал Вәлиди әфәнде, анысы минем эш түгел, – дип әйтеп куймасынмы теге.

Ниһаять, Кабан күле читеннән өйләренә борылган чатка килеп җиттеләр. Вәлиди туктап калды. Гаиләсе, балалары яшәгән ишегалдына бу адәмне ияртеп килеп керәсе, кеше-кара күзенә аның белән күренәсе килмәде аның. Үз-үзен тотышы, мәгънәсез сораулары белән гайрәтен чигерүе дә бик җиткән. Ихтимал, балаларның тәрәзәгә күз төшергән мизгеле булырга мөмкин. Күренмәсен аларның күзенә, күрмәсеннәр үзен...

– Ярый, мине өйдә көтәләрдер, – диде ул, иркен сулыш алып. – Сүзләрегез шул гына булса, хушлашырга вакыт.

– Ә сез мине өегезгә чакырмыйсыз мени инде?

– Сөйләшер сүзебез бетте кебек, – диде Вәлиди кырт кисеп.

– Ә мин сезне чәйгә чакырырсыз дип өмет иткән идем.

– Боерган булса, башка вакытта, ярыймы. Сулыш алыр ара да юк, эшләрем бик күп җыелган чак.

– Йа-а-ра-ар, – дип сузып куймасынмы теге. – Берәүнең эшләре бик күп икән, аңлашылды.

Тешен кысып булса да түзде Вәлиди, һичбер авыр сүз әйтмәде. Күпме гомер якты дөньяда яшәп, үзе белән шулай дорфа һәм мыскыл итеп сөйләшкән кешене очратканы юк иде әле шул көнгәчә. Хушлаштымы, юкмы – һич хәтерләми, кәефе тәмам кырылган иде инде. Ишек алдына килеп кергәчтен дә, гадәтенчә, гөл һәм чәчәкләргә күмелеп һәрчак балкып торган үз тәрәзәләренә күтәрелеп карар көч тапмады хәтта.

Шулай да әтиләренең эштән кайтуына ихлас куанып үзен каршы алган өч бала һәм Ләйлиҗиһанга ул бу хакта һич ни сөйләмәде һәм сиздермәскә тырышты. Бусагадан, гадәтенчә, шат елмаеп, көләч йөз белән атлап килеп керде.

 6

Төн уртасында алар яшәгән фатирның ишегенә тышкы яктан дөп тә дөп күн итек үкчәсе белән типтеләр. Бер кеше генә түгел, икәү-өчәүләшеп тибенделәр булса кирәк, өй дер селкенеп торды. Үзләре генә түгел, бөтен күрше-күлән сискәнеп йокыдан уянсын дигәннәр булса кирәк...

Җамал Вәлиди эш өстәле артында шактый озак утырган иде ул төнне, ике томлык “Татар халык мәкальләре” җыентыгын нәшриятка тапшырыр вакыты җиткән иде. Утны сүндереп урынына барып яткачтын да күзләренә йокы керми аптыратты. Заманалар бик болгавыр, җан тыныч түгел, анысын уйлыйсың, монысын дигәндәй. Татар әдәбияты һәм мәдәниятенең зыялы һәм затлы әһелләренә, фикер адәмнәренә көн бетте, әле берсен йолкып алалар, әле икенчесен йолкып озаталар. Йолку гынамы, печән өсте диярсең, чалгы белән печән чапкандай кыралар милләтнең асыл егетләрен. Әлегә иректә йөрүчеләр дә күкрәк тутырып сулыш алыр хәлдә түгел, уйларында бер үк сорау: “Кайчан миңа чират җитәр...” Ә урамда яз, Кабан күле боздан арчылды, анда төркем-төркем кыр үрдәкләре, киек казлар кайта. Ачык форточкадан бүлмәгә өй каршында гына үскән шомыртның чәчәк исе кереп тулган.

Ишекне үзе барып ачты Җамал, көттермәде. Штыклы мылтыкларын “атам-чәнчим” дигәндәй алга сузып өч солдат бәреп керде иң элек. Алар артыннан револьверын болгый-болгый кара күн куртка һәм күн итек киеп алган офицер өй түренә узды. Җыенырга, киенергә ара калдырмадылар, ике ягыннан култыклап урамга өстерәделәр хуҗаны. Өстендә йокы өчен тегелгән киң ак ыштан һәм ак күлмәктән башка берни юк, шул көе өстерәп алып чыгып та киттеләр. Йокы аралаш йөгереп артыннан чыккан Ләйлиҗаһанга ул, каерылып, нибарысы: “Балаларны сакла һәм...” дип, эш өстәле өстендәге кулъязмаларына ишарәли алды.

Ә иртәгәсен иртүк өйгә тентү керде. Галимнең гомере буйлап җыйган китапларын кычыткан капчыкларга тутырдылар. Эш өстәле, китап киштәләре шәрә торып калды. “Тентү вакытында 25 кг. тыелган басмалар һәм Лев Троцкий әсәрләре табылды” дигән кәгазьгә Ләйлиҗиһаннан имза куйдырдылар.

Балаларны мөмкин булганча тынычландырып мәктәпкә озаткачтын Ләйлиҗиһан Җамал Вәлидинең бушап калган эш өсәле янына узып озак кына моңсуланып карап торды. Бераздан хәл алырга теләп аның урындыгына ук килеп утырды. Әле узган төндә генә, Ләйлиҗиһан ничә тапкыр күтәрелеп карамасын, тамыр җибәргәндәй, Җамалетдин шушында утыра иде бит. Урындыкта әле иренең тән җылысы да суынмаган иде кебек.

“Үзе кайда икән хәзер?.. Йокларга яткан җиреннән өстерәп алып чыгып киттеләр ич, ут капкан диярсең...” Өс-башына кием, ашарына хәстәрләп илтергә кирәк булыр. Аның соңгы сүзләре һәм ым кагып әйтергә теләгән үтенечен кат-кат искә төшерде ул. Чәче белән җир себерсә себерер, балаларны ким-хур итмәс анысы. Кулъязмаларын да көн яктырып кеше-кара йөри башлаганчы, өлкән улы Искәндәр белән икәүләп, ишек алдының ерак бер читендәге утын сараена чыгарып яшерергә өлгерделәр. Юкса, тентү вакытында аларны да капчыкларга тутырып алып киткән булырлар иде. Җамалетдин үзе сизенгән булса кирәк, дигән нәтиҗәгә килде ул. Юкса, гомер анда-монда таралып яткан язуларын төргәк-төргәк туплап, папкаларга салып әзерләп үк куйган булыр идеме?.. Сизенүен сизенгәндер, урынга килеп яткачтын да күзенә йокы кермәде бит аның, берөзлексез боргаланып чыкты. Әмма хатынына һәм балаларга һични сиздермәде. Хәер, гадәте шундый ич аның, авызы тулы кара кан булса да кеше алдында төкерә торганнардан түгел.

Бер кулына иренең киемнәрен, икенчесенә ашык-пошык булса да хәстәрләнгән ризыкларын күтәреп Черек күл тарафына юл тотты ул. Әмма анда Ләйлиҗиһанны көтүче, аның белән кешечә сөйләшергә җыенучы табылмады.

-Миңа Җамал Вәлиди кирәк иде, аны кайдан табарга икән, әйтмәссезме? – дип, кемнән генә сорап карамады.

– Ул кем, андый кешене белмибез, танымыйбыз, – булды җаваплары.

– Ничек инде белмисез... Күренекле татар галиме һәм әдәбиятчы Вәлидинеме белмисез? Аны Казанда танымаган, белмәгән кеше юк иде бит, – дип тә аңлатып карады.

– Монда галимнәр юк апа, аяк астында буталып йөрмәгез. Монда – “халык дошманнарын” һәм “буржуаз милләтчеләрне” китерәләр.

– Минем ирем дошман түгел, – дип, аңлатырга тырышты ул. – Ничек инде Җамал Вәлиди үз милләтенең дошманы булсын...

Аның сүзләренә колак салучы табылмады. Үзалдына мыгырдану кебек кенә яңгырады ул сүзләр.

Шулай итеп, бер ишектән икенчесенә күчеп, күпме генә йөрмәсен, аны һичкемгә якын җибәрмәделәр. Соң гына, бер нәтиҗәсез, төенчекләрен күтәргән көе, арып-талып, кире фатирларына әйләнеп кайтырга мәҗбүр булды ул. Балалар өчесе дә мәктәптән кайткан, өйдә иделәр инде. Әниләре бусагадан атлап кермәс борын ук каршысына йөгереп килделәр. Йөзләрендә һәрчак балкып торган яктылыкның эзе дә калмаган, олыгаеп, әллә кай арада тартылып киткәндәй тоелды алар бүген.

-Әти кая, кайтмадымы әле? – булды беренче сораулары.

Ничек итеп җавап бирергә белмәде, бер мәлгә югалып калды Ләйлиҗиһан. Балаларны гына түгел, үз-үзен дә тынычландырырга тырышты ул:

-Кайтыр, балакайлар, кайтыр, боерган булса. Бер гаепсез кешене озак тотмаслар...

 7

Ул да түгел, хәрби киемдәге ике адәм шакымый нитми генә ишектән килеп керде. Исәнләшү юк, аңлату юк, яшәгән фатирларын бер тәүлек эчендә бушатырга кушып киттеләр.

– Өч бала белән мин кая барыйм, – дип әйтеп карады Ләйлиҗиһан. Сүзләренә колак салучы да булмады.

– Комиссарлар тар һәм тынчу бүлмәләрдә яшәгән бер вакытта, “халык дошманнары” иркен, якты фазендаларда яшәп ятарга тиешме, – дип җикеренделәр аңарга.

 Аяз көнне яшен яшнәгәндәгедәй тәэсир итте бу хәбәр. Фатирсыз калу, өч бала белән урамга чыгып китү бер хәл. Бу бит әле “менә кайтыр, менә кайтыр” дип тәүлекләр буе ирен көткән хатын өчен өмет чаткыларының тәмам юкка чыгуы дигән сүз иде. Ләйлиҗиһан моны яхшы аңлады, димәк, башка төшкән бу кайгы-хәсрәт вакытлыча гына булырга ошамаган. Алдагы көннәрдә тагы да зуррак сынаулар, әлегә күз алдына да китерергә мөмкин булмаган авырлыклар көтә булса кирәк аларны.

Җамалетдиннең “балаларны сакла...” дигән сүзләре берөзлексез яңгырап торды аның колак төбендә. Әле генә бөтен тирәнлеге белән аңлады ул, менә нинди көннәрнең килү ихтималы турында кисәткән. Балаларны урамда яшәтеп булмый, ашатырга, киендерергә, укытырга кирәк үзләрен. Аларның күңелендә киләчәккә булган өмет нурлары сүнәргә тиеш түгел. Җәмгыяткә, бүгенге хакимияткә дә каршы куярга теләми иде ул аларны. Юкса, бер канатсыз кош балалары сыман хис итә башлаячак бит алар үзләрен. Шуны истә тотып, балалар янында ул һичкемне гаепләп сүз әйтмәскә, тормыш авырлыгыннан зарланмаска тырышты.

Әмма яшәү өчен баш өстеңдә түбә булуы кирәк, эш урыны һәм акча кирәк. Бер-бер ярдәм-фәлән булмасмы дигән өмет белән, Җамалның эш урынына, Институтка барып карады Ләйлиҗиһан. Анда аны күрергә яисә тыңларга җыенучы табылмады, ә җитәкчелеккә якын да җибәрмәделәр. Нәшриятта дөнья күргән хезмәтләре өчен дә аласы акчасы бар иде кебек. Әмма, “нинди акча, безне ут астына салып башкача килеп йөрмәгез” дип, аннан да бик тиз борып чыгардылар. Җамалның таныш-белешләрен дә бик очрата алмады. Гали Рәхим генә, якын көннәрдә, баш исән булса, ярдәм итүнең бер-бер җаен табарга вәгъдә итте. Ул үзе дә канаты каерылган күгәрчен сыман күренде аңарга. Ә иртәгесен өйне бушатырга кирәк... Кесә дә буш, җыйган акчалары булса икән аз гына. Акча тота белмәделәр, Ходайның биргәненә шөкер итеп, киләчәккә ышаныч һәм өмет белән яшәргә күнеккәннәр иде шул.

Көне буе вакытлыча гына булса да торып торырга бер-бер почмак һәм эш табып булмасмы дип йөреп, Кояш баегачтын гына арып-талып кире өйгә әйләнеп кайтты Ләйлиҗиһан. Әмма бу хәлендә балалар күзенә күренүдән уңайсызланыпмы, әллә бераз хәл алу уе белән икенче катка алып менүче баскыч култыксасына таянып туктап калды. Һәм үзен дә белештермәстән, йомшаклык күрсәтеп, елап җибәрде. Сулкылдый-сулкылдый елады ул, һич туктамый берөзлексез агып торган күз яшьләре борын читләрен өтеп-өтеп алып, түбәнгә – таш баскычка тамдылар. Инде тынычланырга вакыт иде, мондый көндә балаларга йомшаклыгыңны һәм күз яшьләреңне күрсәтү ярамый.

Шулчак, түбән каттагы ишекләрнең берсе ачылып, аннан елга вокзалында җитәкче булып эшләүче күршеләре, бер рус кешесе, килеп чыкмасынмы. Якыннан аралашканнары булмаса да, үзара хөрмәт күрсәтеп, җылы итеп сәламләшеп яши торганнар иде. Ул озаклап сорашмады, сүзсез дә аңлашыла иде бит хәлләре, һәркем күреп, ишетеп, белеп тора.

– Фатирдан да куалыйлар, дип ишеттем, дөресме? – дип сорады ул үтеп барышлый туктала төшеп.

– Иртәгә бушатырга, диделәр... Барыр җир юк.

– Ә үзегез соң кайда эшли идегез?

– Өч бала бит, аларны тәрбияләргә, карарга кирәк. Эшләмим шул...

– Хәлегез җиңелләрдән түгел, – дип, башын кашып алды күрше. – Сезнең хәлдә калучыларны эшкә алу да куркыныч.

– Һәммәсе шуңардан курка. Таныш-белешләр дә күп иде дә бит, югыйсә...

– Урам себерүдән башка эшкә ала алмам әлегә, – диде күрше, ниһаять, бер карарга ккилеп. – Аның каравы, подвалда булса да берәр торыр урын табарга тырышырбыз. Шуңа ризамы?..

– Риза булмый хәл юк. Балаларны ашатырга, кайдадыр яшәргә кирәк бит...

– Бер-ике сәгатьтән минем хатын керер яныгызга. Сорауларның барысын да аның белән ачыклап бетерерсез... Минем ашыгыч эшләрем бар, – диде, һәм җәт-җәт адымнар белән ишегалдына юл тотты күрше.

Менә шул рәвешле, уйламаган-көтмәгәндә үзенә күрә бер җае да чыгып куйды кебек. Күз төпләрен яулык очы белән сөртә-сөртә балалары янына ашыкты Ләйлиҗиһан.

 ***

Икенче көнне таң белән аларның ишегенә тагы күн итек белән типтеләр.

– Өйләгә кадәр фатирны бушатырга кирәк, – диде, ишек катында басып торган әзмәвердәй ир-ат.

– Барыр җиребез ачыкланмаган, берәр көнгә кичектереп булмыймы, – дип аңлатып карады, мәктәпкә җыенучы өч баланы кайгыртып чәй өстәле артында йөгергәләп йөргән Ләйлиҗиһан.

– Барыр җирегез булу-булмау безне кызыксындырмый. Дүрт сәгатътән фатирның үз хуҗалары килә.

– Үз хуҗалары, – дип, үзалдына кабатлап куйганын сизми дә калды Ләйлиҗиһан.

– Әйе, ялгыш ишетмәдегез, үз хуҗалары. Бу фатир бүгеннән алып капитан Шакиров гаиләсенеке.

– Күченеп өлгермәсәк...

– Үзегезгә карагыз, безне андый сорау кызыксындырмый. Өлгермисез икән, чүпрәк-чапракларыгызны чүплектән җыеп алырсыз,– диде теге. – Мебельләргә кагылмыйсыз, китап шкафлары, өстәл-урындыклар барысы да фатирда кала. Ишеттегезме!

– Ничек? Алар безнеке ич, үзебез ясаткан...

– Ясатмагае... Менә бу боерыкта акка кара белән язылган: “Фатир мебельләре белән бергә капитан Шакировка бирелә” диелгән, аңлашыламы?..

– Ә балалар кайда дәрес хәзерләр, алар кайда йокларга тиешле булып чыга?

– Сез диванга ятып камин каршысында җылынып яткан чакта, без идәндә аунап үстек, апай. Заманалар башка, инде сез аунагыз ул чүплектә – буржуйларның чираты җитте. Шуның белән тәмам, дүрт сәгатъ вакытыгыз бар...

– И Аллам, и Ходаем..., – дип әйтергә генә калды.

– Әйе, “Алла” дигәнегез ярдәм итәр микән, карарбыз, – диде дә, ишекне каты шапылдатып күздән югалды теге адәм актыгы.

Тупсага утырып кая куярга белмәгән бер башын ике уч төбенә салып “ух-ах” килде Ләйлиҗиһан. Ул арада тагы ишек шакыдылар. Монысы Елга вокзалы директорының тормыш иптәше Маргарита ханым булып чыкты.

-Сезгә ачкыч керттем, -диде ул кулындагы тимер кисәкләрен сузып. – Вокзалга җитәрәк сул якта ике катлы иске бараклар булыр. Беренче подъездга кергәч тә сул яктан 3 нче бүлмә. Хәзергә шунда яши торсыннар диде... Аннан, онытканчы әйтим, тагы шуны тапшырырга куштылар, күрше-күлән кем булуыгыз, каян килүегез белән кызыксына кала икән, дөресен сөйли күрмәгез. Авылдан күчеп килдек, дип әйтегез. Юкса, эш харап...

– Рәхмәт инде. Бик зур рәхмәт, алай да сез бар әле... Менә бит гел көтмәгән җирдән, – дип, кунак итәрлек сые булмаса да күршесен өстәл артына, чәйгә чакырырга кыюлыгы җитте Ләйлиҗиһанның.

– Беләм, сездә чәй кайгысы түгел хәзер, – диде дә, ничек көтмәгәндә килеп кергән булса, шулай ук җиңел генә үз юлы белән чыгып та китте Маргарита ханым.

– Инде ничекләр итеп күчәрбез икән, – дип, үзалдына уйга калып торган әнисе каршысына ул арада өлкән улы Искәндәр килеп басты.

– Борчылма, әни, күчәрбез. Мин барысын да җайлармын, – дип әйтеп куймасынмы шунда. Ана шул мизгелдә беренче тапкыр улының инде буй җиткереп килгән егет булуын тойды.

...Искәндәр белән Ибраһим әллә кай арада ике “уф-алла” арбасы табып ишек төбенә китереп куйдылар. Кием-салым һәм кирәк-яракларны ташый башлаганнар гына иде, әллә каян җигүле ат килеп туктады алар каршысына. Арбадан сикереп төшүчене күргәч телсез кала язды Ләйлиҗиһан. Бу, теге, Җамалетдиннең бер айлык хезмәт хакын бурычка алып киткән шагыйрь иде. Бирәм дигән колына – чыгарып куяр юлына, диләрме әле. Бурычын китерә килгәндер бәлки, дигән уй үтте аның башыннан. Исемен-фәлән белмәсә дә таныган кеше ич, эченә җылы кергәндәй булды.

-Бу арбалар белән күченәләрме инде, – дип кычкырды ул, якын кешеләре белән күрешкәндәгедәй сәлам биргәннән соң. – Әйдәгез ат арбасына төягез.

– Юк, кирәкми, рәхмәт, – дип карышты Ләйлиҗиһан. Чит-ят кешеләрнең белми торуы да мөһим дип кисәттеләр бит әле аларны. Бигүк чит-ят булмаса да, моның да нинди уй белән йөрүен белеп булмый ласа...

Ә теге исә, ике уйлар урын калдырмады үзләренә, “уф-алла”га төялгән төенчекләрне, капчыкларны капшый-капшый ат арбасына күчерергә кереште. Малайлар карышмады, Ләйлиҗиһан гел югалып калды. Бер уйласаң, моның килеп чыгуы әйбәт булды, юкса балаларга авырга килер иде... Икенче уйласаң, сүз чыгу ихтималы инде. Шулай да күңеле тыныч түгел иде аның, моңарга дөресен сөйләү ярамас, бер-бер уйдырма тапканың хәерле булыр... Аннан, нигә соң әле һаман капшана икән ул, төенчекләрдә нәрсә булса да барыбер түгел микәнни аңарга?..

– Кемгә илтәбез боларны, ераккамы? – дип сорады, ниһаять, ат арбасына кирәк-яракларны урнаштыру белән мәш килгән “кунак”.

– Берәүнең ташландык подвалына итеп торырга булдык әлегә, – дип җавап кайтарды Ләйлиҗиһан.

– Ат арбасында урын тагы бар, язу-сызуларны да чыгарыйк булмаса, – дип әйтеп куймасынмы шунда. Менә нидә икән хикмәт!..

Бу тәкъдимгә җавап бирергә ашыгучы күренмәде. Малайлар астыртын гына бер-бер артлы әниләренә карангалап алды. Әниләренең болай да башы әйләнгән чак, әллә ишетмәде сорауны, әллә ишетмәмешкә салынды.

Ә теге исә тавышын күтәрә төшмәсенме шунда:

– Җамалетдин абзыйның кулъязмалары, папкалары кая дим. Сездән сорыйм, ник дәшмисез, телегезне йоттыгызмы әллә?

– Ә-ә, аларны сорыйсың икән,– дип, сорау әле генә башына барып җиткәндәй җавап бирде Ләйлиҗиһан. – Аларны бит, теге, шул көнне үк кычыткан капчыкларга тутырып алып киттеләр. Аңламый да торам...

– Китапларын алып киттеләр. Ә кулъязмалар сездә!

– Юк шул, барысын да алдылар. Әллә ничә кычыткан капчык белән...

Әниләренә сүзен тәмамларга да бирмәде теге адәм, тәмам ярсып кычкырырга ук кереште.

– Сез, нәрсә, мине алдарга җыенасызмы?.. Булмас! Кулъязмалары кая дип сорыйм ич сездән. Яшереп калдырган өчен, беләсезме, нәрсә булачак. Сезне, сезнең барыгызны да аның артыннан озатырга кирәк.

– Алып киттеләр, дидек бит. Кычкырма безнең әнигә...

Бу Ибраһимнең җавабы булды. Теге исә атылып малай каршысына килеп басты һәм тешләрен кысып аның иягеннән каты итеп учлап тотмасынмы:

– Син нәрсә дидең, малай актыгы... Син кемгә тавыш күтәргәнеңне беләсеңме! Мин сине, беләсеңме, нишләтермен.

– Абый, Ибраһимнең гаебе юк, тимәгез аңарга, – дип, энесе белән шагыйрь арасына Искәндәр кереп басты шунда. – Әтинең кәгазьләрен берсен дә калдырмый алып киттеләр бит. Ышанмасагыз, әнә, өйгә кереп үзегез карап чыга аласыз.

– Син дә мине алдарга җыенасыңмы, көчек, – дип, Искәндәргә ыржайды теге. Кыяфәте, үз-үзен тотышына караганда менә-менә малайның өстенә ташланыр да аны шул мизгелдә үк ботарлап атар кебек иде ул. Ачу һәм нәфрәтенең чик-чамасы юк.

– Алдамыйм абый...

– Алдыйсың! Хәер, сез барыгыз да бер калыптан сөрелгәнсез. Кешечә сораганны аңламыйсыз икән, мин белермен сезнең белән ничек сөйләшергә.

Бер кавым, икеләнепме, дәшми торганнан соң, ярсуыннан басыла төшеп, ул яңадан Ләйлиҗиһанга мөрәҗәгать итте:

– Соңгы тапкыр сорыйм, апа-җаным, аның кәгазьләрен, папкаларын кайда яшердегез, кемгә бирдегез?

– “Аның” түгел, Җамал Вәлидинең!– дип, басым ясап ачыклык кертер көч тапты Ләйлиҗиһан үзендә. – Бу – бер! Икенчедән, бездә папкалар кайгысы түгел әлегә, моны сезгә аңларга кирәк иде.

– Ярар, сезнеңчә булсын. Ә кулъязмалар кайда, аларны кемгә бирдегез, дип кабатлап сорыйм үзегездән...

– Ни булса, барысын да алып киттеләр, дидек. Бәйләнмә балаларга, аларга болай да бик авыр. Кабатлап әйтәм, кәгазь кайгысы түгел бездә, аңла...

Ә аның исә үз туксаны – туксан.

– Мин, апа-җаным, нәрсә сөйләгәнемне беләм. Аларны мин барыбер табачакмын. Тапмасам, сез аларны үз кулларыгыз белән китереп бирәчәксез миңа. Яхшылык белән сораганны аңламыйсыз икән, ничек сөйләшергә белермен...

Бу адәмне беренче күрүдә үк ошатмаган иде Ләйлиҗиһан, ялгышмаган булып чыга. Кара син аны, ничекләр сөйләшеп күрсәтә ул бүген. Җамалның гомер буе җыйган-туплаган мирасы, кулъязмалары кирәк булган икән берәүгә. Юк инде, болайга киткәч, кем булуың һәм ни өчен безнең тирәдә берөзлексез чуалуың аңлашылды...

-Син инде безне куркытма, ярыймы, янама да безгә. Без болай да җитәрлек куркытылган, – дип әйтә алды ул нибары, башкача сүз тапмады.

Тегесе исә, дөньясын оныткандай, кинәт кызып китеп, ат арбасына менеп басты. Һәм, менә мин кем дигәндәй, гәүдәсен бер турайтып алды да анда төялгән тормыш кирәк-яракларын һәм төенчекләрне уңга-сулга ыргыта башламасынмы. Кайсын кулы белән болгап атты, кайсыларын тибеп кенә очырды арбадан. Күченүчеләр аны-моны уйлап өлгергәнче, арбасын бушатып та бетерде. Һәм дилбегәне кагып куйды.

-Киттек, әйдә бахбай... Син аларга ярдәм итәргә дип киләсең... Яхшылык белән... Кадер белмәгән ишәкләр, – дип, берөзлексез борын астыннан мыгырдана-мыгырдана атын урамга таба чаптырды.

Ул китте. Әмма аның китүенә уфтанучы күренмәде, киресенчә, тынычлана төштеләр кебек әле. Артык күз, артык сүз дә булмас, дип үзен тынычландырды Ләйлиҗиһан. Ә уллары кайсы кайда, аяк астында аунап яткан тормыш кирәк-яракларын бер читтә бушап калган “уф-алла” арбаларына төяргә кереште. Тик кызганыч, арбадан тотып ыргытылган самавырның борыны кителеп төшкән һәм фарфор чәй сервизы челпәрәмә килгән иде.

...Кешедә кеше кайгысы мыни соң хәзер. Бу хәлне күрүче, искәрүче булдымы икән, әйтүе кыен. Әнә, Казан урамнарының берсеннән Яңа Бистә ягъни елга вокзалы тарафына, тәртә эченә кереп, ике үсмер малай бер-бер артлы ике арба тартып бара. Арбаларга ниндидер төенчекләр, капчыклар, тормыш кирәк-яраклары төялгән. Беренче арба артыннан сабый кыз ияргән, ул әллә этә, әллә абына-сөртенә арба артыннан калмаска тырышып йөгерә, аңламассың. Ул да түгел, әнә, юлдагы ташка абындымы, сөрлегеп барып төште, егылып калды кыз бала, аягына кигән сандалилары як-якка очып китте. Икенче арбаны тартып барган малай, абыйсы булса кирәк, тартып килгән арбасын калдырып, ярдәмгә йөгереп килеп җитте. Тартып торгызды сеңлесен, аның күлмәк итәкләренә кунган тузанны кагышты, аяк киемнәрен табып кидерде. Һәм яңадан җәт кенә тәртә эченә кереп юлын дәвам итте. Бераз калыша төшеп башына шәл ураган, ике җилкәсенә ниндидер төенчекләр аскан какча гаүдәле бер хатын атлый. Әллә төенчекләре авырлыгыннан, әллә тормыш кыенлыклары басканга, адымнары салмак, карашы түбән текәлгән.

Бу малайлар кулыннан эш килә. Шул ук көнне, урамга кичке караңгылык төшкәчтен дә, кеше-кара күзенә чалынмый гына, бер арбага төяп әтиләренең утын сараена яшерелгән кулъязмаларын да алып кайттылар.

Юеш подвал кеше яшәү өчен яраклы түгел иде, әлбәттә. Башка барыр җирең булмагач, нишлисең, урнаштылар. Такта идәнгә матрас җәеп салгач йокларга да урыннары булды. Якын тирәдә генә хуҗасыз калган җимерек йорттан Искәндәр белән Ибраһим бер иске өстәл юнәттеләр, аркасыз ике урындыкка гарбил такта сузып куйгач менә дигән эскәмия дә килеп чыкты. Ә кулъязмаларны кая яшерергә? Яшәгән җирдә тотарга ярамый, билгеле. Тикшерү-фәлән килеп чыкса, ни буласын беләсез. Ул гына да түгел, аларны кулга төшерү уенда йөргән теге адәмне дә онытырга ярамас. Ничек янады, ничек ярсыды бит, әнә. Куйган максатына ирешү юлында аңардан барын да көтәргә мөмкин...

Дәвамы бар.