Сардекбашская сельская библиотека - филиал № 33

Ринат Мөхәммәдиев Ак кәгазь нидән саргая... (4)

Дәвамы...

Икенче тарих

 1

Кичке ашны ашап, чәйләр эчкәчтен, көндәгечә, эш өстәле артына барып утырды Җамал Вәлиди. Аның хәзер кырыкмаса кырыкка ярылыр чагы. Көнчыгыш педагогия институтында алдагы атнадан “Татар теленең тарихы” дигән яңа фән укыта башлаячак. Үзе өчен бик тә якын һәм көтеп алынган фән. Шулай булуга да карамастан, беренче лекция беренче инде, махсус әзерләнергә туры килә. Җаваплылык та зур, дулкынлану да бар. Аннан бит әле беренче лекциягә Республиканың мәгариф өчен җаваплы җитәкчеләре һәм соңгы арада бик тә активлашып киткән дәүләт куркынычсызлыгы оешмасыннан да вәкилләр килүе ихтимал. Соңгылары татар тарихы, аның әдәбияты һәм теленә кагылышлы бер генә вакыйганы да игътибарсыз калдырмыйлар бу араларда. Өстәвенә, тагы “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”нең икенче томы корректурасын карап, төзәтмәләр кертеп чыгасы бар. Ашыктыралар... Галимҗан Ибраһимов эшчәнлеге хакында әдәби тәнкыйть мәкаләсе язырга алынган иде, аны да көтәләр булса кирәк, сузарга ярамый. Моннан байтак еллар әүвәл, академик Бартольдның “Кыскача ислам мәдәнияте тарихы” дип исемләнгән хезмәтен тәрҗемә итеп бастырган иде ул. Китап матбугатта югары бәя алды һәм бик тиз таралып бетте. Әмма, ни өчендер, шул китап уңае белән соңгы араларда шактый тәнкыйть сүзләре ишетергә туры килә иде аңарга. Югары органнардан да кызыксынучылар бар кебек. Эшне зурга җибәрмичә, үз вакытында, шул язмаларга да вакытлы матбугат аша җавап бирү кирәк иде. Бу эшне дә озакка сузу ярамас. Татар халкының мәкаль һәм әйтемнәрен дә туплап чыгарыр вакыт җитте кебек. Табышмаклар, кыска җырларны да озак сузу ярамас. Һәммәсе дә, әнә, эш өстәлендә, аның шүрлекләрендә тау-тау өелеп, чират көтеп ята. Яңа чыккан газета һәм журналларны да карап, күз йөгертеп кенә булса да укып, танышып бару кирәк. Институтта көннең ничек узып киткәнен дә абайламый кала, өйдә дә күпме эш көтеп тора үзен. Вакытны гына ничек җиткерәсе...

Ә шулай да һәммәсенә өлгерергә кирәк. Эш күп булудан зарланалар ди мени, эшсезлектән изаланырга язмасын... Балалар өчесе дә әниләре белән чаршау артында. Алар да эштә, дәрес хәзерлиләр. Йоклар вакытлары да җитә булса кирәк инде. Аны эшеннән бүлдермәс өчен аяк очына гына басып йөргән хатыны Ләйлиҗиһан әледән әле “т-с-с-т-с-с” дип, аларны тавышланмаска чакырып тора.

Ниһаять, инде җиң сызганып эшли башладым дигәндә генә тышкы яктан кемдер килеп ишекләрен шакымасынмы.

– Вакытлы вакытсыз кем йөри инде тагы... – дип, аны Ләйлиҗиһан барып ачты. Ишек төбенә килгән кешене кире борып булмый, керергә чакырды үзен.

Вәлиди, эшеннән аерылырга теләмәсә дә, керүченең сүзләренә колак салмый булдыра алмады:

– Соңлам йөрүем өчен, гафу итегез, Җамалетдин абзый, мин сезнең янга килгән идем.

Вакытсыз йөрсә дә, көткән кешесе булмаса да, урыныннан тормый гына ишеккә таба борылырга мәҗбүр булды галим. Егерме биш-утыз яшьләр чамасындагы бу кеше соңгы араларда аның күзенә бик еш ташлана башлаган иде. Юк эшен бар итеп институтка да кереп чыкканы бар. Танышканнар да иде кебек хәтта, әмма исеме хәтердә калмаган. Башкорт якларыннан килгән булса кирәк, мөгаллимлек итә икән.

– Ә-ә, син икәнсең әле, – дип, торып, килүчегә ике кулын сузарга мәҗбүр булды галим. Урындык тәкъдим итте үзенә. – Йә, ишек тупсасында басып торма, кил, түрдән уз. Безнең якларга нинди җилләр ташлады үзеңне?

– Эштән бүлдереп йөри дип, берүк ачулана күрмәгез инде, Җамалетдин абзый, – дип, бик тә итәгатьле итеп башлап китте ул сүзен. – Киңәш-табыш итү өчен сездән дә игелекле кеше булмаганга килергә мәҗбүр булдым яныгызга. Зинаһарлар өчен, гафу итә күрегез, Җамалетдин абзый...

– Сөйлә, тартынма, ни булды тагы? – дип, кулына алган китабын кире өстәлгә куйды Вәлиди. – Утыр. Җитди сүз аягүрә сөйләшенмәс...

– Рәхмәт, Җамалетдин абзый, сез миңа һәрчак ихтирамлы булдыгыз. Әдәбият дөньясында яше-карты сезгә рәхмәтләр укып яши. Кая барма, шунда мактау сүзләре белән искә алалар үзегезне. Тукайны яклаган, Фатих Әмирханны һәм Ибраһимовны күтәргән кеше ич сез. Сездәге кайгыртучанлык, ярдәмчеллек җитми шул бик күпләргә...

– Ярар, ярар, мактау сүзләрен калдырып тор әлегә, – дип бүлдерергә кирәк тапты ул аны.

Ялагайлык һәм хөсетлекне җене сөйми югыйсә, шулай да килүченең әлегедәй төче сүзләрен бу очракта колак читеннән уздырды Вәлиди. Тәрбия эше белән шөгыльләнер вакыт түгел.

– Мин уйлаганымны сөйлим, Җамалетдин абзый. Сез бит... Сез бит бүгенге татар дөньясында сирәк очрый торган асыл затларыбыздан...

– Ярар, бу кадәресе аңлашылды... Инде без – татар зыялылары бер-беребезгә ихтирамлы булмасак, бер-беребезне кайгыртып, үзара ярдәмләшеп яшәмәсәк, безне кем кайгыртыр соң! Йомышың бар идеме? Булса, сөйлә.

– Алай да сез бар әле Казанда. Кешеләр бит үз-үзләренә бикләнде, аралашмас булды. Юкса, Җамалетдин абзый, кем янына барып, кемгә сөйләр идек борчу-шатлыкларыбызны.

– Йә, тыңлыйм үзеңне...

– Килүемнең сәбәбе шул, Җамалетдин абзый... Мин бит, белмисездер, мулла нәселеннән. Әтием, бабам мулла булган... – дип башлады ул сүзен.

– Ата-ананы сайлап алмыйлар. Ә мулла малае булуы оят мыни! Киресенчә, горурланырга кирәк. Муллалар начарлыкка өйрәтмәде халыкны. Гыйлемгә, әдәп вә инсафлылыкка өндәде алар. Барыбызның да иң әүвәлге остазларыбыз мулла булды.

– Шулаен шулай да бит... Кемдер менә минем мулла нәселеннән икәнлегемне органнарга җиткергән. Чакырта, сораштыра башладылар. Төпченәләр... Куркыталар... Бу бер дә яхшылык белән тәмамланмас төсле, Җамалетдин абзый. Эшсез йөрүемнең дә сәбәбе шуннан дип беләм. Редакцияләргә якын җибәрмиләр. Киңәш итегезче, ни эшләргә, ничек котылырга бу бәладән?

– Әтиеңнең мулла булуы бәла мени?

– Шулайрак килеп чыга шул.

– Тынычлыгың саклау кирәк, – диде Вәлиди, эче пошкангамы, тирән сулыш алып куйгачтын, – гаепсез кешегә тимәсләр. Аннан, шигырьләреңдә дә син бит алай мөгез чыгармыйсың кебек соңгы араларда.

– Әллә укыдыгыздамы, Җамалетдин абзый?

– Кулга кергән китапны уку кирәк, кардәшем, укыдым...

– “Җидегәнче”ләр белән араны өздем бит мин хәзер, – дип, кош тоткандай, яңалыгы белән уртаклашырга ашыкты килүче. – Җидегәнчеләрне, беләсездер инде, күптән туздырдылар, кайсы кая китеп, аеры-чаеры таралып беттеләр.

– Араны өзеп дөрес эшләгәнсең. Шигырьне бит төркемнәр түгел, аерым шәхес иҗат итә. Кулына каләм алып шигырь язарга алынучыны мин илаһи бер зат итеп күрәм.

– Җамалетдин абзый, сез Тукайның үзе белән аралашып яшәгән кеше, килүемнең сәбәбе башка, әмма сорамый кала алмыйм: шигырь нинди булырга тиеш соң ул? Сезнең фикерне белү бик тә кызык булыр иде... Мине мактап матбугатта бер-бер мәкалә дә язып бастырмассызмы икән? Вәт, булыр иде ул вакыйга-а...

– Ул кадәресен вәгъдә итә алмыйм әлегә. Ә менә шигырь хакындагы соравыңа килгәндә, анысы да җиңелләрдән түгел, әлегәчә төгәл генә һичкемнең җавап бирә алганы юктыр моңа.

– Ә шулай да?

– “Шигырь – ул нәрсә”, дип кат-кат үз-үземә сорау биргәнем бар. Әмма, кистереп кенә җавап бирә алмыйм. Шулай да, шигырь – мәхәббәт авазы түгелме... Ничек уйлыйсың?

– Матур әйттегез: “Мәхәббәт авазы түгелме?..” Шәп бит, шәп! Ә безнең “җидегән”челәр нинди генә мөгез чыгарып карамады.

– Әйе, мөгезне чыгарып күсәттегез. Арагызда сәләтлеләр дә бар кебек, миңа калса. Мисал өчен, Гадел Кутуйны искә алырга мөмкин. Сәйфи Кудаш атлы егетнең дә үз тавышы бар кебек. Кемнең кем буласын, алдагы көннәрдә кем каләме ни юнәлештә үсеп китәсен алдан әйтеп булмый, әлбәттә. Ә шулайда күпчелеге, мин әйтер идем, “тыкы-тыкы, каты-коты...” язалар төсле.

– Сез әйткәнчә, Җамалетдин абзый, мин инде хәзер мөгез чыгармаска да тырышам, тормыш өйрәтә икән ул.

– Дөрес әйтәсең, тормыш өйрәтә. Чыгымлый башласаң, шундый иттереп китереп суга ул...

– Бүген яныгызга килүем дә, Җамалетдин абзый, шул уңайдан иде бит. Тормыштан зарланып килдем. Әтиемнең мулла булуы кара койрык сыман артымнан ияреп йөри һаман. Уфадан качып чыгып китүем дә шуның аркасында булды. Казан еракта, бәлки онытырлар, кызыксынмаслар, белмәсләр дигән идем.

– Белсәләр, ни булган? Син беренчесе һәм соңгысы түгел. Бик күпләребезнең ата-бабасы мулла. Булса соң, гаепмени?..

– Гаеп булмаса да гаеплиләр бит менә.

– Дөнья булгач, гаепләүләр дә булыр. Татар булган өчен дә гаепләгәннәр, динебез ислам булган өчен дә. Нишлисең, барыбыр яшибез бит әле менә... Башка суктылар дип тормыйбыз, күтәреләбез, калкабыз. Республикалы да булдык кебек, әнә...

– Ярый да сез мулла нәселеннән түгел?..

– Анысы ни дигән сүз тагы...

– Сезне ярлы крәстияннардан дип ишеткән идем. Дөрес түгелме әллә?

– Кем әйтте сиңа? Ата-бабаларымнан баш тартырга җыенганым юк әлегә. Тәтеш-Апас якларында минем ата-бабамны белмәгән, танымаган кеше бармы икән?.. Аларның укымышлы кеше – мулла булулары да сер түгел. Мин моны һичкемнән яшермәдем, уема да кереп караганы юк. Киресенчә, ата-бабам белән, аларның мулла булуы белән горурланып яшим.

Колагы ишеткәнгә бик нык гаҗәпләнгәндәй кыланды соңлап килгән кунак. Югыйсә, ул бу хакта хәбәрсез түгелдер... Үзенә күрә, сынап каравы иде кебек...

– Бә-ә-әй, – дип сузды ул, – һич ялгансыз менә, иманым камил, мин сезне чын-чынлап ярлы мужик нәселеннән дип йөрим тагы.

– Ишеткән булсаң – яхшы. Анкета һәм тәрҗемәи хәлгә “ярлы крестияннардан” дип язу модага керде ич хәзер. Кемдер язган икән, язсын... Үзем ялган-йолган белән көн күрмәдем. Сораганга горурлык белән җавап бирдем: “Әтием һәм җиде буын бабам мулла булган!”

– Сез дә мулла нәселеннән, димәк. Менә ничек, бу минем өчен яңалык бит әле, – дип, куанып куйгандай итте кунак.

– Шуны ачыкларга килмәгәнсездер ич!.. – дип, сүзне кыска тоту ягын кайгыртты Җамал Вәлиди. Сүз булмаганда сүз булсын, өч көн үткәч, исәнме кодагый, дип утыра торган вакыт түгел. Стенадагы күкеле сәгатъ тә әнә шул хакта искәртеп алды. – Миннән нинди киңәш сорыйсыз инде?

Җәелеп китеп сөйләшергә җыенган иптәш өчен хуҗаның сүзне коры тотуы көтелмәгән иде кебек. Сизгер булып чыкты үзе, аңлады. Уңайсызлануданмы, әллә үчләшү яисә ачуы чыгудан, ике бит алмасы кызарып чыкты аның кинәт. Күзләрен челт-мелт йомгалап алды һәм тешләрен кыса төшеп дәвам итте.

– Өч улым бар. Берсеннән-берсе кечкенәләр әле. Хатын эшләми. Казанда кардәш-ыру, туган-тумачаларыбыз юк, Җамалетдин абзый. Икебез дә башкорт якларыннан бит без. Эшсез йөрү бик тә авыр, бер-бер ярдәм күрсәтмәссезме, диеп килгән идем.

– Мөгаллимлек итәм, дисең түгелме?

– Итә идем дә бит, эшләгән җиремнән җибәрделәр...

– Эшсез калгансың, димәк... Эш белән ярдәм итәргәме? Эш табу җиңел түгел шул хәзер...

– Эше дә кирәк инде... Аннан бераз..., сорарга да уңайсыз, теге ни, Җамалетдин абзый...

– Акча кирәкме?

– Әйе-әйе, акча булмасмы дигән идем... – Һәм бертын дәшми торгачтын, кабалана язып тәгаенли төшәргә кирәк тапты. – Бурычка... бурычка соравым, әлбәттә, кайтарып бирү шарты белән.

Бу очракта нидер әйтүне кирәк тапмады Вәлиди, утырган урынында ипле генә борыла төшеп, янәшәдәге өстәл тартмасына үрелде. Ачты. Һәм аннан бер төргәк акча чыгарып аны каршысында торган кунакка сузды.

– Менә, минем бер айлык мәгышем шушы. Бәхетең, бүген эш хакы алган көнебез иде. Кирәк кадәрен ал.

Әйтелгән сүзгә колак салмавы яисә ишетмәгәнгә сабышуы булдымы, уңайсызланып яисә тартынып та тормады теге,педогогия институты доцентының бер айлык хезмәт хакын санамый-нитми генә үзенең куен кесәсенә шудырды.

– Рәхмәт, – диде диюен, һәм урыныннан сикереп үк торды. – Хәзер кайтып китсәм дә була. Хатынны һәм балаларны шатландырырга кирәк.

Ачкан авызын йомарга онытып, тегенең кыланышларын ничек бәяләргә белми, бер тын исе китеп карап торды Вәлиди.

– Ә эшнең кирәге калмадымы инде? – дип, искәртергә мәҗбүр булды ниһаять. Килүченең кош тоткандай куануы һәм кабалануларына хәйран калган иде ул. – Кешедән алган акча тиз бетүчән.

– Оныта язганмын бит... Әллә эш белән дә ярдәм итәсезме?

– Мулла нәселеннән булгач, ярдәм итми ярамас, – дип, шаярткан атлы булды Җамал Вәлиди. – Менә, ике данә “кемлек кәгаземне” бирәм үзеңә. “Спартак” аяк киемнәре фабрикасына, аның директоры янына кер. Шушы “кемлек”не бир һәм аңлат. Ул сиңа ярдәм итәргә тырышыр. Булмаса, ерак түгел, әнә Әтнәгә дә барып кайт. Анда мәгариф бүлегенә керерсең һәм Гарифҗан исемле агайны сора. Ул һичшиксез ярдәм итәр, соңгы күрешүебездә “Тел һәм әдәбият укытучылары кирәк” дигән иде. Миннән сәлам күндерергә дә онытма үзләренә. Булдымы?..

– Булды. Ничек кенә булды әле, – дип хушлашмый, рәхмәтен әйтергә дә онытып чыгып йөгерде теге. Тупсаның аргы ягына чыккачтын тавышы тагы да көррәк яңгырады. – Бер вакыт табып тагы киләм әле яныгызга, ярыймы, Җамалетдин абзый, сорауларым бик күп сезгә. Рәхәтләнеп сөйләшеп тә утырасы килә. Шигырьләр дә укырмын үзегезгә... Мине мактап мәкалә дә язарсыз әле бәлки, шулай бит Җамалетдин абзый...

Егет шактый әрсез һәм бәйләнчек булып чыкты бит әле. Моңарга ирек куйсаң, башыңа менеп утырырга да күп сорамас. Әмма, шигырь язучының теләкләренә каршы төшәсе яисә үзенә каты бәреләсе килмәде әлегә. Сабыр төбе – сары алтын бит ул.

– Ярар, килерсең, укырсың – дими, ни әйтәсең тагы...

 2

Чакырылмаган кунак чыгып киткәчтен дә чаршау артыннан хатыны Ләйлиҗһан килеп чыкты. Ишекне бикләп килде иң элек. Аннан аяк очларына ипле генә басып ире янына якынлашты, җылы йомшак кулын аның җилкәсенә салды.

– Бер дә тынычлап эшләргә бирмиләр үзеңә...

– Нишлисең, килгән кешене борып чыгарып җибәреп булмый шул.

– Эш урыныңда очратса да яраган бит... Якының, туган-тумачаң түгел. Кеше өенә шушы вакытта килеп керергә...

– Анысы шулай, әмма институтта да тоту җиңел түгел шул мине. Берөзлексез лекцияләр, студентлар, яшь галимнәр... Килүче-китүчедән дә өзелеп торган юк. Һәркемнең үз соравы, үз мәшәкате дигәндәй... Милли әдәбият өлкәсендә, фәндә шактый ук җанлану сизелә соңгы араларда.

-Бу кеше бер дә ошап бетми миңа, Җамалетдин. Син ни диярсең?..

– Хикмәт ошату-ошатмауда түгел, кадерлем. Башка барыр җире, ярдәм сорар кешесе булмаганга килгән бит, рәхәт тормыштан түгел.

-Берәүгә дә җиңел түгел инде, – дип сузып куйды Ләйлиҗиһан. – Акча сораучылар күп булыр ул, акча берәүгә дә җитми. Әнә, Искәндәр белән Ибраһимның да алмашка күлмәкләре юк. Әминәнең аяк кабы тузып беткән. Синең хезмәт хакыңны көтеп дәшми йөри идем...

– Боерган булса, киләсе айда алырбыз. Дөрес сөйлисең әнисе, балаларны ким-хур йөртергә ярамас.

– Бу айда булмасмы?

– Бу айныкы бетте, китте шул инде, аппагым .

– Барысын да бирдеңме?.. Кешегә әйтсәң, кеше ышанмас. И-и-и, Җамалетдин, бигрәкләр дә беркатлы һәм юмарт инде үзең. Хәтерлисеңдер, безнең Апас якларында синең кебекләр турында “ыштансыз да соң” дип әйтә торганнар иде.

Хатыны әйткән комплементтан күңеле булып, рәхәтләнеп бер көлеп алды Җамал Вәлиди.

-Кемнән-кемнән, синнән бу тикле дә җылы мактау сүзе ишетермен димәгән идем, Ләйлиҗиһан. Кил әле, шуның өчен үзеңне бер кочыйм әле, – дип, кулыннан тотып тезләре өстенә тартып утыртты ул аны. Чәчләреннән сыйпап бит уртасыннан үбеп алды.

Хатын-кыз барыбер үзе булып кала. Иренең җилкәсенә башын куеп, бер кавым иркәләнгәчтен, сүзен дәвам итте:

-Белгән кешеңмени, исеме ничек соң аның?.. Теге әле генә китеп барган ыспай егетне әйтәм...

– Исемен хәтерләмим, танышкан да кебек идек, онытканмын. Шигырьләр яза дип беләм, яшь булуына да карамастан, гаиләсе зур икән, өч улым бар, диде, әнә...

– Бик төче телле һәм елгыр күренә үзе... Бер дә кыенлыклар кичергән кешегә охшамаган.

– Ярар, җанкисәгем, башка кайгың булмаса, оныт аның турында. Килештекме...

– Син әйткәч, килешми кая барасың. Хәерлегә булсын инде, Җамалетдин, – дип ирен тынычта калдыру нияте белән торып китәргә җыенды хатын.

– Алай ашыкма әле, аппагым, – дип, кочагыннан ычкындырмый торды аны Җамал. – Балалар ничек соң, дәресләрен хәзерләп бетерәләрме инде? Рәхәтләнеп сөйләшеп тә утыра алганым юк бит. Алай да син бар күз-колак булырга...

– Искәндәр олыгаеп китте соңгы арада, өй эшләрен дә үзе башкарып чыга. Мөстәкыйль булырга тырыша. Минем киңәшләргә мохтаҗлыгы юк. Укытучылары да мактап бетерә алмый. Математика һәм төгәл фәннәрне бик ярата, шул юлдан китәр төсле... Ибраһим күбрәк сиңа охшаган, бер өзлексез укый, китаплардан аерып булмый. Әтисе юлыннан китәр төсле, тарих һәм әдәбиятка кагылышлы китап күрсә – дөньясын оныта. Аннан, сүз тыңлаучан тагы, “нинди эшең бар, әни” дип сорап кына тора. Балалардан зарланырлык түгел анысы.

– Ә минем татлы кызым Әминә ничек?

– Әминә бала гына шул әле. Бик шук, кайчак холкын да күрсәтеп ала. Башы эшли үзенең һәм бик кызыксынучан. Абыйларына да, миңа да берөзлексез сораулар яудырып кына тора. Җавап бирми торып, котылам димә...

– Бу бит яхшы, аппагым. Аның яшендә шуклык һәм җорлык бик яхшы күренеш. Шул сыйфатларга дөрес юнәлеш күрсәтә белү генә кирәк. Шулай түгелмени?..

– Хәерлегә булсын инде, кыз балага бераз тыйнаклык турында да онытмаска иде дә.

– Сабый гына бит әле... Барысының да үз вакыты бар. Тыйнаклык та ерак йөрмәс, боерган булса. Исән-сау гына булсыннар берүк.

– Ә син һаман эштә. Көн дип белмисең, төн дип белмисең, кайчан карама шул китап һәм язуларың өстендә. Йокың да юк, ялың да. Бераз һавада йөреп керсәң, ял итеп алсаң да ярар иде дә, – дип, кайгыртуын белгертергә кирәк санады хатын. Бу аның күптән күңелендә, тел очында булып та, шул көнгәчә әйтергә форсат таба алмый йөрткән сүзләре иде.

– Һәр нәрсәнең үз вакыты була, ял да итәрбез, аппагым. Быел җәен, боерган булса, балалар белән бергәләшеп, туган якларга кайтып килербез. Зөя суларында йөзеп, тау итәкләрендә җиләк җыеп, Апас урман-кырларының саф һавасын сулап гизеп йөрербез. Үзебез дә ял итәрбез, балалар да... Туып-үскән якларны һич онытырга ярамас, балалар да нәсел-ыруның тамыры, чишмә башы кайда икәнлекне күреп үссеннәр... Килешәсеңдер ич?

– Килешү генәме! Тик менә син шулай дисең дә бит, соңыннан бер-бер эш йә мәшәкатең килеп чыга тора. Ел да хыялланабыз шул хакта... Тормышка гына ашыра алганыбыз юк.

– Быел, боерган булса, вәгъдәмне бозмам. Үзем дә сагындым, бик сагындым туып-үскән Апас тарафларын...

– Мин бик риза да. Синнән тора, синең вакытыңнан, Җамалетдин.

– Сүз бирәм, кайтабыз дигәч кайтабыз быел туган якларга.

Әле һаман иренең тез өсләрендә утырган хатын сәгатъкә күз төшереп алды шунда. Чаршау артында калган балаларның, Ибраһим белән Искәндәрнең, нидер бүлешә алмыйча бәхәсләшеп алулары да сүзне йомгакларга этәрде.

-Ярый,мин китим инде...Балаларны үз вакытында йоклатасы да бар. Ни гомер сине эшеңнән бүлдереп утырам икән бит, – дип, ипле генә урыныннан торып чаршау артына кереп югалды Ләйлиҗиһан.

Җамал Вәлиди, ниһаять, эш өстәленә борылды. Тау-тау өелеп торган китаплар, таралып яткан кулъязмалар һәммәсе аның игътибарын көтә. Дөньясын онытып туган тел һәм әдәбият дөньясына кереп чумды ул. Авыр, әмма милләт өчен, үзен шул милләттән санаган һәр адәми зат өчен соң дәрәҗәдә мөһим һәм үтә кирәкле булган хезмәт. Бу эшкә бары күңеле саф, җаны изгелек һәм игелектә булган асыл затлар гына алынса кирәк. Халыкның дәвердән-дәверләргә күчеп туплана торган рухи һәм әхлакый мирасын үз акылы һәм йөрәге аша кичереп, килер буыннарга түкми-чәчми тапшырырга алынган затларның берсе ич ул. Ходай биргән һәр көн, һәр сәгатъ һәм минутның кадерен белеп эшләргә туры килә...

 3

Көндәлек эш һәм мәшәкатьләр белән көн арты көн, ай арты ай үтә торды. Әмма заяга узмый вакыт. Эшләгән эш нәтиҗәсез калмый. Татар теленең ике томлык аңлатмалы сүзлеге үзен зыялы санаган һәр татарның китап киштәсендә тора хәзер, “Коръән” белән янәшәдә. Хәер, изге “Коръән” китап киштәләреннән сандыкларга яшерелә, мендәр асларына күчә башлады бит әле соңгы араларда. Хакимият башында утыручылар дошман арты дошман эзли, дин әһелләре, муллалар белән көрәшә, изге китаплар белән булыша башладылар. Мәчет манараларын аударырга-җимерергә җыеналар икән, дигән сүзләр дә йөри. Халыкның эчен шул пошыра, шундый хәбәрләр тыңгылык бирми...

 Казан, Ырынбур һәм Уфада татар телендә чыгып килүче әдәби һәм гыйльми журналлар Җамал Вәлиди хезмәтләрен зарыгып көтеп ала, ә укучылар тарафыннан исә ул мәкаләләр вакыйга буларак кабул ителә. Көнчыгыш педагогия институтында аның лекцияләрена студентлар гына түгел, яшь галимнәр, әдәбият-сәнгатъ тирәсендә кайнашкан иҗат әһелләре һәм белгечләр төркем-төркем килә тора.

Кичкырын Казанны кыл урталай бүлгән Болак читләп өенә кайтырга чыга ул. Кулында таушала төшкән күн портфеле, башында кара эшләпә. Үз-үзен тотышы, кием-салым һәм тышкы кыяфәте белән гавамнан аерылып торуны өнәмәсә дә әллә каян күреп, танып алалар аны. Узып киткәчтен әледән-әле артыннан чыш-пыш килеп: “Әнә, Җамал Вәлиди шул була инде...” дип, бармак төртеп күрсәтеп калуларга да күнеккән. Юлына каршы чыгып, юк сорауны бар итеп, сораштыручыларга да исе китми. Сәлам бирүчегә сәлам кайтара, сорау белән килүчеләрне игътибар белән тыңлый һәм тәфсилләп җавап бирә. Әдәбият һәм сәнгать белән кызыксынган, милли тарихка битараф булмаган замандашлары һәм милләттәшләре артканнан-арта баруга сабыйларча ихлас куана ул...

Кабан күленә чыгучы тар тыкрыкларның берсендә урнашкан ике катлы агач йортның югаргы катында урамга караган ике тәрәзә булыр. Тәрәз төпләрендә гөлләр, алар һәр заман чәчәктә. Шул гөлләр артында аның эштән кайтуын зарыгып көтеп торучы күзләр булыр. Ул күзләр аның сөекле кызы Әминә яисә уллары Ибраһим белән Искәндәрнеке. Әтиләренең кайтыр вакыты якынлаша башлагачтын да, алар, алмашып, тәрәзә төбендә аны көтәләр. Һәм куанычлы хәбәрне, үзенә күрә сөенчне, беренче булып әниләренә җиткерергә ашыгалар...

Кабан күле читләп сузылган урамнан килеп, үз тыкырыкларына борылгач та алсу һәм ак чәчәкле гөлләр белән әллә каян балкып торган тәрәзәдән аңарга кул болгадылар. Кызы Әминә өлгер булып чыкты – димәк, сөенче аныкы.

Үз тупсаңны атлап җылы өйгә килеп керүгә, синең өчен иң кадерле кешеләрнең көләч елмаеп каршы алуына ни җитә. Гаилә бәхетен аңлый һәм кадерли белгән кеше өчен моңардан да зуррак тагы нинди куаныч булуы мөмкин?! Колачларын җәеп йөгереп килгән кызы кай арада аның муенына менеп сарылыр, уллары Искәндәр белән Ибраһим да бер-бер артлы ипле генә килеп әтисенең күкрәгенә сыенырлар. Ә Ләйлиҗиһан, чаршау читеннән башын чыгарып, бәхетеннән балкып тыйнак кына елмаеп карап торыр аларга... Өстәл өстендә чыжлап самавыр кайнап утырыр, өйгә тәмле аш исе таралган булыр...

Әтисенең өс киемнәрен салганын да көтмиенчә тынгылык белмәс кызы Әминә, көндәгечә, үзенең уңышлары белән мактанырга керешер:

-Әти, мине тыңла, мине... мәктәптә бүген ике бишле алдым.

– Булдыргансың, кызым, йә, нинди фәннәрдән...

– Туган телдән, аннан хисаптан алдым бишлене.

– Яхшы булган, кызым,– дип, толымлап үрелгән, ике иңбашына сузылып төшкән йомшак чәчләреннән сыйпап ала ата. – Ә тәртип бозмадыңмы соң?

– Тәртип тә бозмадым, әти, – диде кыз, бераз тавышын баса төшеп. – Бер малай чәчемнән тарткан иде, этеп җибәрдем. Бу бит тәртип бозу түгел, шулай бит, әтием.

– Төртешү-этешү кызларны һич бизәми, кызым. Башкача алай итмә, ярыймы.

– Чәчтән тартмасын иде... Ул бит үзе башлады.

– Ә укытучы ни диде, орыштымы үзеңне?

– Орышмады, шелтәләде генә. Ул да синең кебек, кисәтте, соңгысы булсын, диде.

– Дөрес әйткән, укытучының һәр сүзен тыңларга кирәк, кызым... – Шунда, кулында китап тотып, бер читтә басып торган улы Искәндәргә игътибар итте Вәлиди. – Улым, ә синең уңышлар ничек?

– Барысы да яхшы, әтием.

Шуның белән түгәрәкләнде Искәндәр белән хәл-әхвәл белешү, ул, гомумән, күп сөйләшергә яратмый. Кечкенәдән тырыш, тыйнак һәм мөстәкыйль малай.

– Ибраһим, ә син ничек?

– Барысы да яхшы, әтием. Чиреккә дә гел бишлеләр чыгарга ошаган.

– Менә минем улым, дип мактанырлык булсын инде, ярармы!

– Ярар, – дип, тыйнак кына китап-дәфтәрләре янына китеп барды Ибраһим.

Ибраһимның кулындагы китапны танып Вәлиди, кинәт, сискәнеп куйды. Чү, Мирсәет Солтангалиевнең соңгы хезмәте түгелме соң? Әйе, 1928нче елда Казанга соңгы тапкыр килүендә Мирсәет үз кулы белән имзалап бүләк иткән китапчык ич.

-Ибраһим, – диде ул, кырыслана төшеп. – Улым, ул нинди китап синең кулыңда?

Үз чиратында малай да каушап, уңайсызланып калды. Әтисенең китап киштәсеннән рөхсәтсез алган иде шул. Ә ул мондый эшне бигүк өнәп бетерми.

-Мирсәет абый Солтангалиевнеке, әтием. Нәрсә, алырга ярамый идеме әллә?.. Мин аны бик кадерләп кенә тотам.

Ни дияргә соң бу малайга... Теге атнада бер почмакка посып Троцкий хезмәтләрен укып утыра иде. Бүген – Солтангалиев! Мондый болгавыр заманда бу мавыгу хәерлегә илтмәскә мөмкин ич. Ә гаеп аның үзендә булып чыга, бу китапларны үсмер бала күзеннән генә түгел, гомумән кеше-карадан да яшерергә күптән вакыт иде.

-Кил әле, яныма кил, улым, – дип, үзе янына чакырды ул Ибраһимны.

Гаепле кешедәй, кыяр-кыймас атлап әтисенә якынлашты малай.

-Белмәдем бит, әтием, башка бер вакытта да синнән рөхсәтсез алмам...

Әтисе аны иң элек аркасыннан сөеп, башыннан сыйпап куйды.

-Син әле бик яшь, улым. Бу китапларны укырга иртәрәк. Үсеп җитәрсең менә, ни теләсәң шуны укый башларсың, боерган булса... Нигә кирәк булды соң әле сиңа алар?..

-Мәктәп директоры, Мирсәет абыйны “халык дошманы” дип сөйләде бүген безгә. “Түгел, нигә ул дошман булсын?..” дип әйтәсем килде. Кыймадым. Аның бит безгә дә килгәне бар, шулай бит, әтием. Теге гимнастёркалы, күн итек киеп килгән абый шул иде бит. Сез кич буе сөйләшеп утырганда мин бар эшемне онытып, шыпырт кына чаршау артында тыңлап яткан идем.

– Олылар нәрсә сөйләшмәс, – диде Вәлиди. Тагы ни әйтсен, үзе ихлас хөрмәт иткән, олылаган фикер иясен хурларга керешсенмени?..

– Мирсәет абый дошман түгел, шулай бит, әтием...

Бала, сәясәт турында сөйләшер, фикер йөртер өчен әле шактый ук яшь булса да, әтисеннән җавап көтә иде. Туры җавап бирсә, мәктәптәге укытучыларга, рәсми газеталарга каршы куячак ул аны. Ялган да сөйли алмый.

– Юк, улым, Солтангалиев халык дошманы түгел, киресенчә, халкыбыз бәхете өчен, аның дәүләтчелеген булдыру өчен үз-үзен аямыйча көн-төн хезмәт иткән каһарман. Син шуны белеп тор әлегә, ә калганын тарих үзе күрсәтер. Әмма, кара аны, малай актыгы, бу хакта һичкем белән сүзгә кермә, бәхәсләшәсе булма, ярыймы. Килештекме... Юкса, колагыңны борырмын.

– Аңладым, әтием, килештек...

– Ә хәзер ул китапны миңа бир дә, бар, өйгә бирелгән эшләреңне эшлә.

Улы китеп баргачтын, башын чайкап, үзалдына уйлап куйды Вәлиди : “Бала дибез... Әнә ниләр белән мавыга, менә нәрсәләр белән кызыксына аның улы. Ходай кушып, исән-сау булса, үзе башлаган эшләрне улы Ибраһим дәвам итүе бик ихтимал. Хәерлегә булсын инде...”

Әтиләре өстен-башын алмаштырып, кулын юып чыккан арада гаилә тулысынча чәй өстәле артына җыелган иде. Әниләре барысы да ярата торган тәмле ризык – дучмак пешереп куйган бүген. Аның камыр һәм бәрәңге өстеннән йомырка белән ягылган йөзе, мичтән чыккач, сары көнбагыш чәчәгедәй балкып үзенә тартып тора. Өстеннән ак май белән майлап та җибәргәчтен күзеңне алырлык түгел, ә капсаң – телеңне йотарлык менә.

– Дучмакны бу тикле дә тәмле һәм матур итеп бары әниегез генә пешерә белә, – дип, мактап куя шунда әтиләре.

– Син гел шулай, нәрсә пешерсәм дә мактыйсың инде, – дип, үзен мактаганга тартына төшеп җавап кайтара әниләре. Кыюсызрак булып утырган Искәндәрнең алдына чираттагы дучмакны куя ул. – Тартынма, аша, улым. Егет кешенең ашаганда колагы селкенсен, эшләгәндә йөрәге җилкенсен, дип әйтә торган иде безнең әти, мәрхүм.

– Әниегездән үрнәк алырга кирәк, балалар. Ишеттегезме, әнә, халкыбызның нинди матур әйтемнәрен урынлы файдаланып сөйләшә ул.

– Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың, диләр бит...– дип елмайды хатын.

– Монысы да бик урынлы чыкты, аппагым, – дип хуплады Вәлиди. Һәм сүз уңае чыгудан файдаланып әйтергә кирәк санады. – Менә тиздән, боерган булса, нәшриятка халкыбызның мәкаль һәм әйтемнәрен туплаган кулъязманы тапшырырга җыенам. Бер китапка сыймас, алары да ике том булырга ошаган... Ул китапка кергән мәкальләрнең байтагын мин синең авыздан ишетеп теркәп бардым, Ләйлиҗиһаным...

– Хәерлегә булсын инде, – дип, тыйнак кына үзалдына әйтеп куйды Ләйлиҗиһан. Күңеленнән ниндидер дога да укып алган кебек булды.

Бар нәрсәне белергә, ачыкларга күнеккән Әминә сүзгә катышмый яисә сорамый каламы соң:

– Әтием, ә нәрсә була ул “мәкаль һәм әйтемнәр” дигәнең?

– Ашаганда андый сораулар белән бүлдермә әтиеңне, соңыннан аңлатыр үзеңә, – дип, кызын аркасыннан сөйде әнисе.

Ә Вәлиди кызы соравына җавапсыз кала алмады. Бала кызыксына икән, аңарга, эшең ни кадәрле тыгыз булуга да карамастан, җавап бирү кирәк, дип саный иде ул.

-Мәкаль вә әйтемнәр, кызым, халыкның гасырлар дәвамында тупланып килгән тапкырлыгы, акыл һәм фикри тәҗрибәсе җимеше. Аларны урынлы һәм үз вакытында файдалана белү сөйләүченең зирәклеген, сүзенең үтемле һәм тирән мәгьнәле булуын тәэмин итә... Аңладыңмы инде, кызым.

– Ә мин, әтием, синең ул китаплардан өйрәнеп, гел мәкаль һәм әйтемнәр белән генә сөйләшәсем килә.

– Бик яхшы, кызым. Шулай итсәң, авызыңнан чыккан һәр сүзеңне бар кеше сокланып тыңлар... Бу каян килгән акыллы кыз, кем кызы икән, дип хәйран калырлар...

– Әй, ничек яхшы. Мин аларга Җамал Вәлиди һәм Ләйлиҗиһан кызы диярмен...

Ата белән ана, үзара сүз берләшкәндәй, дәшми генә соклану катыш горурланып, кызларына карап тордылар. Ә ул сорап куйды:

-Әтием, ә син ул әйтемнәрне каян алдың, үзең уйлап чыгардыңмы?

– Кызым, әйттем кебек ич, алар төрле заманда туып, телдән-телгә күчеп шомарган һәм безгә килеп җиткән хәзинә. Алар халыкныкы.

– Ә кем җыйган аларны, кем язып алган?

– Әтием үзе! – дип, белдеклелеген күрсәтеп горур гына сүзгә кушылды Искәндәр.

– Аларны, кызым, синең кебек шәкерт чакларымнан ук кызыксынып җыя башлаган идем. Һәм кая барсам, кем белән сөйләшсәм дә, колакка чалынган һәр мәкаль-әйтемне теркәп бардым. Авылда да, Ырынбурда да, Казанда да... Бүген дә дәвам итәм бу эшне, татарлар яшәгән ерак авылларга баруым да шуның өчен.

– Менә ничек, менә ничек кызык икән, – дип, уйга бирелеп утырды кыз. – Син ул мәкальләрне җыярга барганда мине дә үзең белән алырсыңмы, әтием.

– Алырмын, кызым.

– Ә мине, -дип, Ибраһимнең сораулы карашы текәлде шунда.

– Сине дә алырбыз, улым.

– Искәндәр абыйны да, шулай бит, әтием, – дип, сүзгә Әминә кушылды тагы.

– Теләге булса Искәндәрне дә алырбыз, боерган булса.

– Йәгез, җитәр инде кызым, әтиегез эштән арып кайткан, тынычлап чәй эчәргә дә бирмисез үзенә, – дип, көтмәгәндә кузгалган бу сөйләшүне әниләре Ләйлиҗиһан йомгаклап куйды...

Дәвамы бар.