Сардекбашская сельская библиотека - филиал № 33

Роза Хабибуллина "Мулла килене" повесте (5)

Дәвамы...

Эре бүрәнәләрдән салынган йортның биек баскычыннан менгәндә гомергә күрмәгән, әнисе сөйләве буенча гына таныш кешеләр белән очрашу Ирекне нык дулкынландырды. Кыюлыгы әллә кая китте.Үзен уллыкка алуларын сорап килгән малайга охшатты, кире борылырга теләде. Әнисенең: «Алар әүлиядәй кешеләр, гаеп итмәсләр!» — дигән сүзләре исенә төшкәч, кыңгырау төймәсенә басты.
Беренче минутлар гына киеренке булды. Үзен каршылаган олы яшьләрдәге ирнең Искәндәр икәнен чамалады егет. Исәнләшкәч, үзенең каян килүен, кем икәнен аңлатты. Көтелмәгән яңалык Искәндәрнең яшьлеген, Маһинурның килен булып төшүләрен, олы гаиләнең бәхетле елларын исенә төшерде. Миргаяз хәзрәт вафатыннан соң Искәндәр, үз йортында кече улын калдырып, хатыны Асия белән әнисе янына күчкән иде. Искәндәр егетне күтәреп кенә алмады:
— Маһинур киленне бик яхшы хәтерлим! Ул шундый чибәр, эшчән, уңган иде! Алар Мирфәез белән бик пар килгәннәр, бик яратыштылар, сугыш кына аерды аларны... — Әйдә, энем, түрдән уз, син безгә бик кадерле кунак! Әнкәй, күр әле безгә кем килгән! — Зәңгәр кәшимир яулыклы, озын күлмәге өстеннән камзул кигән, камзул өстеннән ак мамык шәл ябынган Зәйнәп абыстай тугызынчы дистәне вакласа да, юкарып, тагын да кечерәеп калса да, күзе үткен, зиһене яхшы, мөлаем матур карчык иде. Каршысында басып торган егетне күргәч «Әстәгъфирулла!» — дип пышылдады: бу баланың бөтен килеше-килбәте, буе-сыны, дулкынланып торган коңгырт-сары чәчләре, зәңгәр күзләре аның улыныкы — Мирфәезенеке иде!
— Әнкәй, Маһинур киленнең улы Ирек бу! — диде Искәндәр. Зәйнәп абыстай: «Таныдым,» — дигәч, Искәндәр аптырап, сәерсенеп әнисенә карады.
— Саумысыз, Зәйнәп абыстай! Сезгә әнкәйдән бик күп сәлам! Менә, кечкенә генә күчтәнәч җибәрде! — дип, Ирек төенчек сузды.
— Рәхмәт, улым. — Зәйнәп әби һушын җыя алмый... — Ничек болай? Бу бала Мирфәезнеке була алмый бит югыйсә... Бичара ана каршысында утырган егет аның тормышын үзгәртәсенә,күп еллар көткән хәбәрне Аллаһы Тәгалә җибәрүенә өметләнә... Бу охшашлыкның серенә төшенергә тырыша. Ирек кыенсынып кына килүенең сәбәбен аңлатты. «Балалары булмавы Маһинур киленнән түгел икән. Ләкин ничек соң башка атадан туган бала шул тикле Мирфәеземә охшаган? Маһинур килен белән Мирфәез бигрәк нык яратышканнар иде, бәлки шуңа Маһинур киленнең карыны Мирфәезне хәтерендә саклагандыр?!» Зәйнәп карчык уйларыннан айнып бер
карарга килгәндә гәүдәсе тураеп, йөзе яктырып китте.
— Улым, Маһинур килен белән җиде ел бергә яшәп, авыр сүз ишетмәдек, кызыбыз кебек якын күрдек, сугыш булмаса хәзер дә матур итеп яшәр идек. Әниеңә бик зур рәхмәт, безне искә алганы өчен! Мин риза, Аллаһка тапшырып фатихамны бирәм, улым! Мирфәезем үзе исән булмаса да, исеме яшәр, Аллаһ боерган булса!
Ничә көннәр борчылып, икеләнеп йөргән Ирекнең иңсәләреннән авыр йөк төшкән кебек булды, яңа тормышына фатиха биргән мөлаем әби аңа бик якын, бик кадерле, үз әбисе кебек тоелды. — Бик зур рәхмәт, Зәйнәп әби! Мин ул исемгә беркайчан да тап төшермәм! — Ирекнең сүзе ант кебек яңрады. Бичара анага газиз улының исем-фамилиясен йөрткән егет Мирфәезенең истәлеге — кадерле оныгы кебек тоела башлады...
Парткомиссия картлары кире борганда җир тишегенә керердәй булган егеткә тормыш көтмәгән җирдән рәхим-шәфкать күрсәтте: Миргаяз хәзрәтнең күп санлы варислары Ирекне туганнары кебек кабул иттеләр. Бу бәйләнеш гомерлеккә дәвам итәчәк иде.
Ирек яңа паспорт алды. «Нәҗметдинев Ирек Фаизович», — дип язылган иде анда. Китегерәк тоелган тормышы тулылангандай булды. Егетнең күңелендә моңа кадәр әнисенә карата җитеп бетмәгән җылы хисләр кабынды. Миргаяз мулла гаиләсендә аның әнисен яратып, сагынып искә алдылар. Маһинур турындагы мактау сүзләре күңел өчен генә әйтелгән гадәти сүзләр түгел икәнен аңлады: әнисе монда бик кадерле, бик бәхетле булган... Шушы яшенә кадәр үзен бу дөньяга ялгыш килгән дип санап, әнисен гаепләп йөргән Ирекнең җанын үкенү хисе борчыды.
Ижауга барып кайтканнан соң, Ирек әнисе янына ешрак кайтты, хуҗалыкта булышты. Авыл җирендә эш бетәрлек мени: утынын, печәнен әзерләргә, абзар-курасын караштырып, төзәтеп торырга кирәк. Эшчән, тынгы белмәгән Маһинурның да барысына да көче җитмәле түгел.
Сизгер күңелле Маһинур улындагы үзгәрешләрне бик тиз тойды, аның һәр гамәле, һәр карашы җанын шифалы яңгыр кебек сугарды. Дөньядагы иң газиз кешесе белән рухи якынаюга Ирек урау юллар белән килде. Бәхеткә әле соң түгел иде, соң түгел! Бу якынлык тормышларына яшәү ямен өстәде!
Җитмешенче еллар Ирекнең дә, Бәхтиярның да иң күңелле яшьлек еллары иде. Ал да, ял да белмичә, дәртләнеп эшлиләр! Көчләре ташып тора! Киләчәкләре якты, ышанычлы! Иртәгәге көн бүгенгесеннән матурырак булачак! Тормышның мәгънәсе — үз илеңә, үз халкыңа тырышып хезмәт итү! Алар моңа чын күңелдән инанып яшиләр!
Бәхтияр район газетасында эшләвеннән канәгать: халык белән якыннан аралаша, газетада басылган мәкаләләре, очерклары укучыларга да, начальствога да ошый. Тик егет үзеннән канәгать түгел — әллә ялкауланды, әллә вакыты кысан, күңелендә өермә булып купкан хисләрен вакытында кәгазьгә төшерә алмый. Язарга кирәк! Республика газеталарына җибәргән шигырьләрен басып, чыгарып торалар югыйсә!
Шул турыда Иреккә зарланган иде, дусты киңәш бирде:
— Бу турыда синең белән сөйләшәсем килеп йөри иде! Бәхтияр, син монда газетада эшләп шагыйрь була алмыйсың! Казанга кит! Анда гына— язучылар, шагыйрьләр арасында, шул шартларда гына талантыңны, сәләтеңне үстерергә мөмкин! Мондагы көндәлек эш сиңа иҗат итәргә вакыт калдырмый!
— Үзем дә шулай уйлыйм. Китсәм эш табылыр иде инде, редакцияләрдә байтак танышлар бар. Ничектер кыюлык җитеп бетми димме... Аннан соң әнкәйнең берүзен калдырып китәргә җәллим...
— Җае чыгар әле. Барып урнашкач, үз яныңа алырсың.
Әнисе язмышына төшкән михнәтләрдән, кайгы - хәсрәтләрдән Бәхтиярның үзәге өзелә, бу михнәтләрдә үзенең дә гаебе бардыр кебек тоела... Хөррия үсмер чагында әтисе мулла булган өчен сөргенгә сөрмәсәләр дә, яшәрлекләрен калдырмаганнар: өйләрен авылнын бер ялкау хәерчесенә биреп, мунчаларына күчәргә мәҗбүр
иткәннәр.Ничә еллар мантырга ирек бирмәгәннәр, Хөрриянен бала чагы ярлылыкта үткән. Кияүгә чыгып, тормышлары рәтләнде дигәндә, сугыш башланды. Ире Мөхәммәтхан сугыштан каты яраланып кайтып, озак та тормыйча вафат булды. Бәхтияр әтисен бик аз хәтерли, әтисе үлгәндә дүрт яшьтә генә булган.
Хөррия биш баласы белән ятим калды. Сугыштан сонгы ачлык елларда балалары бик озак туя ипи ашамадылар, балаларын җәлләп үзәкләре өзелгән чаклар мәнге истән чыгарлык түгел... Кайгылар күзгә күренә торган булсалар, Хөрриянен баш очында кара төтен булып, күкләрне каплар иде! Бәхтияр, үткәннәрне төзәтә алмаса да, хәзер әнисен бөтен кайгылардан, мәшәкатьләрдән йолып алып, картайган көнендә ана ышанычлы терәк булырга тели. Бәхтияр Казанга барып урнашкач, бер кайтуында:
— Әнкәй, минем янга киләсенме? — диде.
Хөррия тиз генә ризалашмады, авылын, иске булса да үз йортын ташлап китәргә теләмәде. Улы әнисен күндерерлек дәлил китерде:
— Килсән, икебезгә дә җайлы булыр иде, икебез ике җирдә интеккәнче...
Хөрриягә шушы сүз җитә калды: улы ялгызы интекмәсен! Барса, улынын ашарына әзер, өсте-башы караулы булыр! Бәхтияр өйләнгәнче торыр да, өйләнгәч, хатынына тапшырып, үз өенә кайтыр. Бәхтияр «интеккәнче» дигән сүзне «сагынып яшәгәнче» дигән мәгънәдә әйтсә дә, әнисе үзенчә анлады, күчәргә риза булды..
Казанга китәргә берничә көн кала Хөррия Маһинурны чакырып алды. Маһинур ана килен тиеш:Мирфәезнен әтисе Миргаяз хәзрәт Хөрриянен әтисенә кардәш иде.
— Әйдә, Маһинур, түрдән уз! — дип каршылады Хөррия.
Өстәлдә самавыр җырлап утырса да өйдә ямансу бушлык сизелә: түр тәрәзәләр арасындагы көзге дә, ак казлар кебек караватта кукыраеп утыручан мендәрләр дә,киштәдәге тастымал-эскәтерләр дә урыннарында юк — төргәкләргә төреп, алып китәргә әзерләп куелган.
— Җыенасынмы, Хөррия? — диде күнелен югалту хисе борчыган Маһинур.
— Ходайга тапшырып риза булдым инде, хәерлегә булсын! Бала сорагач, нишләмәк кирәк, шулар кулына каласы да бар бит әле...
— Шулай-ай, үз улын әле, чит кешедә булмыйсын! Бәхтияр акыллы бала, кадеренне белә..
— Киткәнче сина әйтер сүзләрем барые, шуна чакырдым, Маһинур. Мин гомер буе сине рәнҗеткәнгә үкенеп йөрдем. Синен бәхиллегенне алмай китәлмәем. Исендәдер, улын тугач, сенлем Мәрьям аркылы сүз җибәрдем. Син шуна ләм-мим сүз әйтмәден, үпкәләгәненне дә сиздермәден. Кайгы- хәсрәтләр күрсәк тә, язмыш кыйнаса да, тормышны анлап бетермәгәнмен, җүләр... Әллә янадан күрешә алабыз, әллә җук, бәхил ит, Маһинур!
Маһинурнын йөзе алсуланды, күзләре әлҗе-мөлҗе килде, яшь тыгылды. Бу мизгелдә егерме алты ел элек ишеткән авыр сүздән түгел, Хөрриянен бәхилләшүеннән яшьләре тәгәрәп төште... Маһинур ирсез бала тапкач, «Мулла нәселен пычратты!» — дигән иде Хөррия.
— И-и-и, Хөррия, ишеткән минутта авыр булгандыр булуын, анын чаклы гына авырлыклар күрдекмени? Кем ачу саклап йөрсен инде?! Мин сина тамчы да рәнҗемәдем! Дөрес сүзгә җавап юк диләр бит! ..
— Рәхмәт яхшы сүзенә! Күңелемнән авыр йөкне бушаттын! Ул чагында сине белеп бетермәгәнмен. Сынатмадын, Аллага шөкер, яманатын чыкмады. Улынны да менә дигән итеп тәрбияләдең, Ирек авылда бер акыллы бала булды, тормышы да тел тидерерлек түгел — гаиләсе күпләргә үрнәк, күз тимәсен! Бәхтиярым Ирекне туганнарыннан да якын күрә!
— Мин дә куанам инде, Аллага шөкер! Улларыбыз бергә үстеләр, бергә укып чыктылар, Ирек тә Бәхтиярны туганы кебек күрә.
Уллары турындагы җылы сүзләр күңелләренә хуш килде, самавыр янында тәмләп чәй эчтеләр. Самавыр җырлап утыра, чәйнек борыныннан хуш исләр бөркелә,тик икесенә дә ямансу: Хөррияне билгесез, таныш булмаган шәһәр тормышы шөлләтә,
Маһинур авылларыннан тагын бер якын кешесе китә, күптән түгел генә гөрләп торган йорт хуҗасыз кала дип борчыла. Авылда тәрәзәләренә такта кадакланган тагын бер йорт йөрәкне тырмап торыр...
Бәхтияр да башлы-күзле булды. Беренче мәхәббәте кияүгә чыкканын ишеткәч, ана сонгы шигырен багышлап, яшьлеге белән хушлашып, линотипист булып эшләүче ап-ак йөзле, кара чәчле, сөрмәле яшел күзле, зифа буйлы бик матур кызга, чибәрләрнең чибәре Люциягә өйләнде. Соклангыч пар булдылар алар, очраган кешеләр аларнын матурлыгына исләре китеп, борыла-борыла карыйлар. Хөррия улын килененә тапшырып кайтып китә алмады... Туган авылын, гомере үткән йортын, бәбкә үләнле ишек алдын, Куш чишмәнең шифалы суын, күршеләрен сагына-сагына, Казанда калды..
Язның бу кадәр дә иртә килгәне булды микән? Апрель башыннан шаулап искән җылы җилләр Көнкүрмеш инешен боздан әрчеде. Куш чишмә буендагы каеннарның толым-толым нечкә ботакларында куе-көрән алкалар чәчәк атты, алар кояш нурларында кызыл якут кебек янып тордылар. Инеш буендагы таллыкта, камышлар арасында, кыр үрдәкләре ара-тирә бакылдап сөйләшәләр — оя коралар. Наратлыкта елның елына коелган калын ылыс катламы астыннан төркем-төркем көмеш сабаклы умырзаялар калкып, кояшка күзләрен ачтылар Язның иң татлы көннәре май башына туры килде: бакчаларда алмагачлар күпереп, ап-ак чәчәккә күмелделәр, чәчәк серкәсенә буялган алтынсу бал кортлары ашыгып бал ташый башладылар, умарталарның алдында эшче кортлар бүрек кадәр сырып тордылар, ишек алларына бал исе таралды. Көнкүрмешне чолгаган урманнардан, җил каян иссә дә, күңелләрне дәртләндереп, хисләрне нечкәртеп, шомыртның хуш исе аңкыды. Күзгә күренмәгән сандугачлар мәхәббәттән шашып-шашып сайрадылар... Дөнья үзгәрде. Яңадан туды... Сабыйларча садә, сокландыргыч, куандыргыч... Нәр үлән, һәр кыяк, һәр яфрак сөтле, йомшак, нәфис. Язны ел башы дип атасаң, хак буласы икән...
***
Табигатьнең илаһи тантанасы СССР дигән олы ил халкының тантанасы белән аваздаш булды— 1975 елда Бөек Ватан сугышында фашизмны җиңүгә утыз ел тулуны зур хәзерлек белән билгеләргә җыендылар
.Утыз ел күп кебек тоеладыр, тик ул коточкыч чорны кичергән кеше өчен сугыш тупса артында гына: ирләрен югалткан хатыннар утыз ел газизләрен көтеп картаялар, улларын сагынып тилмергән аналар, өметләрен өзми, берәм-берәм мәңгелеккә китеп баралар...
Җиңүгә утыз ел тулган язда Мирфәезнең һәлак булуына утыз бер елны билгеләп, Маһинур Коръән чыкты... Алтмышын тутырган хатынга Мирфәез хәзер якын туганы, улы кебек тоела башлады. Маһинур аны һичничек алтмыш биштә итеп күз алдына китерә алмый— ул һаман пәһлевандай таза, киң җилкәле, куе бөдрә чәчле, зәңгәр күзле, утыз дүрт яшьлек Мирфәез... Элеккеге кайнар хисләр сүрелсә дә, менә шушындый җиңү көннәрен бәйрәм иткәндә Маһинурның кайгылары яңарып, үзәге өзелә: исән кайтканнар ветеран булып, орден-медальләрен тагып, халык ихтирамын тоеп, горур йөриләр. Мирфәезгә картаерга насыйп булмады... Анын орден-медальләре похоронкасы белән сандык төбендә..
Сугыш тукталганнан сон да анын куркыныч шәүләсе ил өстеннән, халык күнеленнән китмәде. 1945 елнын августында Америка Япониянен Хиросима һәм Нагасаки дигән шәһәрләренә атом юомбасы ташлап, кешеләрне, йортларны, барлык җан ияләрен яндырып, көлләрен күккә очыргач, кешеләр монарчы булмаган коточкыч афәт янаганын анлап, котлары чыгып яши башладылар. Алтмышынчы елларда монысын «салкын сугыш» дип атадылар. Күптән түгел генә фашизмга каршы бергә көрәшкән илләр дошманлашып, котырып кораллана башладылар. Самолетлар, караблар, су асты көймәләре атом кораллары белән шыплап тутырылдылар. Җир астына шахталарга атом ракеталары төшерделәр. Америка белән Советлар
Союзынын башлыкларына атом ракеталарынын кнопкасы куелган кара чемодан тоттырдылар. Кайсы алдан басарга өлгерер ул кнопкага? Бу сугышта фронт булмас, ирләр генә түгел, картлар, хатын-кызлар, балалар, кошлар, хайваннар, күбәләкләр, кырмыскалар... бар җан иясе бетәр...
Маһинур үсеп килгән улы өчен борчыла: «И Газиз Аллакаем! Сугышлар булмасын! Дөньялар имин булсын! Рәхмәтләреннән ташлама!» — дип һәр намазында ялварды.
Менә, иншалла, инде утыз ел сугышларсыз яшәп яталар. Маһинурларнын гаиләсе ишәйде: килене Рәйсә ак йөзле, зәнгәр күзле тупырдап торган малай алып кайтты. Күпләр Маһинурны кырыс холыклы дип санасалар да, катлаулы тормыш бәгырен катырмаган, шушы ике сабый — улынын балалары анын тормышын кояштай яктырттылар, җылыттылар! Үзенен дә исе китә — ничек болай яратып була икән? «И элеккеләр дөрес тә әйткәннәр инде — «баланын баласы балдан татлы» дип! Оныкларына ап-ак бәрән йоныннан курчакныкы чаклы гына кечкенә оекбашлар, бияләйләр бәйләп кидертү үзенә бер куаныч!
— Оста да инде син, әнкәй, бигрәк матур булганнар, үзләре йомшак! Рәхмәт инде сина! — дип Рәйсә кайнанасынын күнелен күрә белә.
Апрель азакларында Ирекләр Көнкүрмешкә дүртәүләп кайтып төштеләр.
— Бәрәнге утыртышырга кайттык, — диде улы.
— Иртәрәк түгелме сон әле?
Рәйсә ни өчен ашыкканнарын анлатты:
— Әнкәй, ике көннән Ирек Мәскәүгә китә, шунынчы утыртып бетерик. Иртә түгел, кешеләр утырта башлаган инде.
— Мәскәүгә ?
— Әйе! Комсомол Үзәк Комитеты Җинүнен 30 еллык юбилеена чакыра!
— И, олылаганнар! Исән-имин йөреп кайт, улым!
— Мәскәүдән сина нәрсә алып кайтсын?
Килененен соравына Маһинур аптырабырак калды.
— Нәрсә дип... Мина бер нәрсә дә кирәкми... Индийский чәй булса инде...
Ирек белән Рәйсә көлеп җибәрделәр!
— Мәскәүдә бар нәрсә дә бар инде ул, әнкәй, — диде Рәйсә. — Мин күп итеп Мәскәү конфетлары алып кайтырга куштым, һәр төрлесеннән! «Мишка на севере» дигәнен бигрәк тә! Бөтен туганнарга да күчтәнәчкә җитәрлек булсын!
Бу юлы Ирек кычкырып көлде: Рәйсәнен бертуганнарыннан башка туганнан туганнары кырык биш! Ирекнен дә аныкыннан чак кына кайтыш!
***
Татарстан делегациясен Советлар Союзынын Кораллы көчләр музеена алып килделәр.
— Иптәшләр! Сезне хәзер изге Җинү Байрагы саклана торган залга чакырабыз. Анда Бөек Ватан сугышы геройлары белән очрашырбыз, Җинү Байрагы янында фотога төшәрсез, — диде җитәкчеләре.
Байрак сакланган залга кергәч, барысы да тынып калдылар... Күзләр пыяла витрина эчендәге Җинү Байрагына төбәлде. Пулялар да вата алмаслык пыяла артында ин канлы сугыш эчендә ничә еллар йөргән, снаряд ярчыкларыннан, пулялардан тишкәләнгән, күпне күргән, немец фашистларынын рейхстагы өстендә җилфердәгән безнен илебезнен, халкыбызнын Җинү Байрагы тора...
Байракка «150 ордена Кутузова 2 ст. Идрицкая див. 79 тк 3УА 1БФ» дигән сүзләр язылган.
Тыныч диварларны янратып, күнелнен ин нечкә кылларын тибрәндереп, аркаларны чымырдатып, Левитанныкына охшаган диктор тавышы егетләрне-кызларны, һәрберсенен исемнәрен атап, Байрак янына чакырды.
— У Знамени Победы победитель социалистического соревнования Назмутдинов Ирек Фаизович! — дип белдергәч, егетебезнен йөрәге дөпелдәп,
сулышы кабынды, шул мизгелдә үзен байрак янындагы солдат кебек тойды.Яшьләрнен барысы да шул хисне кичерде: Ватан кушса, кирәк булса, алар да шушы байракны кулдан-кулга тапшырган геройлар кебек көрәшергә әзер...Комсомоллар байрак янына тезелеп баскач, диктор тагын да тантаналырак тавыш белән белдерде:
— Встает на пост у Знамени Победы генерал армии танковых войск, дважды Герой Советского Союза Лелюшенко Дмитрий Данилович!
Яшьләр янына хәрби адымнар белән төз гәүдәле, чәченә чал кунган генерал килеп басты да бик ягымлы итеп исәнләште. Барысынын да күзләре генералнын сул як күкрәгендәге Алтын Йолдызларга төште. Танк сугышларында җинү яулаган, тарихка «Курская дуга» дип кергән бәрелешләрдә фашистларнын «корыч крепость» дип саналган «тигр», «пантера»ларын тар-мар иткән данлыклы армия генералын күпләре белә иде. Генерал яшьләр белән бик дустанә якын итеп сөйләште, сорауларына җавап бирде. Советлар Союзы Герое исемен кайчан, кайсы сугышларда алганын әйтте. Генералга беренче Алтын Йолдызны 1940 елда фин сугышындагы батырлыклары өчен, икенче Йолдызны 1945 елнын 6 апрелендә Берлин өчен барган сугышларда генерал командасындагы танк армиясенен батырлыклары өчен бирәләр. Рейхстаг өстенә беренчеләрдән булып 79нчы танк корпусы сугышчылары Җинү байрагын эләләр.
— Безнен җинү халкыбызга бик кыйммәткә төште. Һәр совет гаиләсеннән күп корбаннар булды, газизләрен югалтмаган гаиләләр юктыр. Менә Сезнен гаиләдән дә сугышта катнашучылар булгандыр, — дип, янында торган Иреккә мөрәҗәгать итте.
Шул мизгелдә сандыкта саклана торган похоронка Ирекнен күз алдына килде.
— Отец погиб, — диде үзе дә сизмәстән. Унөч яшькә кадәр әтисен сугышта үлгән дип белеп, үкенеп, орден-медальләре белән горурланып йөргән ятим малайга әти шулкадәр кирәк иде, шулкадәр җитмәде ана әти... Утлар-сулар кичкән Җинү Байрагы тәэсирендә Ирек искиткеч тетрәнү кичерде: җинү өчен гомерен биргән, үзе анын исем-фамилиясен йөрткән Мирфәез ана бик кадерле кешесе, әтисе кебек тоелды...
Егерме җиденче апрель көнне ерак Литванын Немононцы дигән авылында мәктәп укучылары сугышта һәлак булган совет солдатларының каберлеген чистартып, чәчәкләр утырттылар. Батырлар хөрмәтенә куелган гади генә һәйкәл каршысына сап-сары чәчле, зәнгәр күзле, алсу йөзле кыз килеп басты да бронза белән язылган исемнәрне укый башлады. Кызнын йөзе уйчанланды: монда күмелгәннәр арасында төрле милләт кешеләре, төрле яштәгеләр бар. Кызнын карашы «Назмутдинов Фаиз Миргаязович — татарин, 1910 г.р.» дигән исемдә туктады. 1944 елнын март аенда һәлак булган. «Минем бабай белән бер яшьлек булган!» — дип уйлады бала. Бабасы белән яшьтәш икәнен белгәч, монда күмелгән солдатны чын күңеленнән кызганды.
...Язгы кояш балкыган зәнгәр биеклектә Мирфәезнең җаны шатлангандыр: анын турында бу мизгелдә рәхмәт хисләре белән Немононцы авылында гөнаһсыз сабый, Мәскәү каласында анын исемен йөрткән, әтисе урынына күргән Ирек, туган җире — чәчәкле Көнкүрмештә бердәнбер сөйгән хатыны искә алдылар... Туган илен азат итү өчен шәһит киткән Мирфәезгә бу турыда Рәхмәт фәрештәләре хәбәр биргәннәрдер...
Җинү Байрагы янында төшкән фото — «Батырлык өчен...» медале тасмасы төсендә каймаланган Комсомол Үзәк Комитеты Грамотасы иде.
«За большие успехи в социалистическом соревновании в честь 30 летия Победы в Великой Отечественной войне 1941 — 1945 г.г., за самоотверженный труд, высокое качество работы, отличную учебу тов. Назмутдинов Ирек Фаизович сфотографирован у святыни советского народа — Знамени Победы.
Центральный Комитет ВЛКСМ.
Москва, 1975г.»
Ирек өчен бу бүләк орденга тин иде...
Мәскәүдәге очрашу Ирекнен күнеленә нык тәэсир иткән, хәтеренә мәнгелеккә уелып калган, көндәлек ыгы-зыгыдан югары күтәргән,рухына көч биргән, күнелен
яктырткан, сафландырган гайре форсат булды. Музейдагы очрашудан сон Татарстан кунакларына Мәскәү буенча экскурсия оештырдылар. Кибетләрдә йөрергә вакыт аз калды.
Әнисенә нинди бүләк алырга дип Ирек күптән уйлады. Атаклы ГУМда тапты ул эзләгәнен: «Павловские платки» дигән бүлектә әкият дөньясына тап булды! Аллы-гөлле, озын чуклы кәшимир шәлләрнен кайсын сайларга белми сатучы кызны аптыратып бетерде. Әллә ничә шәлне ябындырып карады.
— Какая же у вас мама? Молодая, красивая?
— Не молодая, но красивая! А какую шаль вы купили бы себе?
— Вот эту! — Кыз күгәрчен төсендәге куе җирлеккә зәнгәр розалар, йолдызларга охшаган ак чәчәкләр төшкән шәлне инсәләренә салды, көзге каршысында әйләнеп күрсәтте. — В этом платке ваша мама будет как королева!
— Беру! Большое вам спасибо! — диде егет сөенеп.
Кадерле бүләкне ябынгач, Маһинур яшәреп китте; янаклары алсуланды, конгырт күзләре очкынланды, бәхетле көннәре хәтеренә төште: шәл Мирфәезе белән Көнкүрмешкә кунакка кайтканда тектергән күлмәгенә охшаган иде. Күгәрчен төсендәге куе җирлеккә зәнгәр чәчәкләр төшкән ефәкне ире белән икәүләп сайлап алганнар иде...
— Рәхмәт, улым, бигрәкләр дә матур шәл алгансын!
Маһинурдан да ныграк Рәйсә сөенде:
— Ирек сайлый белә ул! Ул бит художник! Вкусы бар! Бигрәк килешә, әнкәй, сандыкка салып куйма, рәхәтләнеп бәйләп йөр!
Маһинур елмайды. Мондый шәл көн саен бәйли торган түгел. Менә ашларга чакырганда бер бәйләп барсан — үзе бер гомер...
Авыл кечкенә булса да, бәлки, кечкенә булгангадыр да, коръән ашларын еш уздыралар. Андый чакта Маһинурны чакырмый калмыйлар.
Берничә ел элек булган хәлдән сон ул авылда алыштыргысыз кешегә әйләнде.
Маһинур ахшам намазын укырга җыенганда кемдер түземсезләнеп ишекне шакыды. Керә-керешкә ашыга-ашыга:
— Маһинур апа, Әсма әбинен хәле начар, сине алырга җибәрделәр. Ясин чыгарга кирәк, диделәр.
Мона кадәр Маһинурны коръән укырга чакырганнары юк иде, шуна күрә бераз аптырады.
— Мәрфугаттәй юкмени?
— Ул кызларына киткән.
Маһинур дулкынланды, эченнән генә догалар укый-укый киенде, китапларын тагын бер кат төреп алды да, килгән кыз белән җаваплы юлга чыкты. Каушаудан, борчылудан ни кылырга белми торган Әсма карчыкнын улы белән килене Маһинур килгәч җинел сулыш алдылар: хәзер барысы да хәл ителер, Маһинур тәртибен анлатыр дип уйладылар. Маһинур, чишенеп, авыру янына килде.
— Беркөн килгәндә әйбәт кенә иден бит әле, ни булды Әсматти? — дип эндәште. Анын тавышына карчык күзен ачты.— Әсматти, мине таныйсынмы? — Карчык күз кабакларын ябып ачты: таныйм диюе иде. Маһинурны күргәч, карашы ачыкланыбырак китте.
— Менә бит, Аллага шөкер, таный да, ишетә дә! Лә илаһә иллә Аллаһ дип әйдәле бергә кабатлыйк, — диде Маһинур. Карчык, иреннәрен генә кыймылдатып, сүзләрне кабатлады.
— Сөбханалла! Әллә икәүләп намаз да укыйбызмы, Әсматти? Хәзер бит ахшам вакыты. — Карчык әкрен генә баш какты. Пышылдап кына намаз сүрәләрен укыды. Маһинур карчыкны мәнгелеккә әзерләргә тырышты, килеп өлгерүенә сөенде: Аллаһ ризалыгы өчен булсын, Әсматти намаз укып китә, Аллаһы Тәгалә гөнаһларын ярлыкасын, урынын җәннәттә итсен!
— Әле боерган булса, хәлен әйбәтләнеп тә китәр,— диде күнел өчен...
Коръәннен кирәк битен ачып укый башлады. Өйгә җыелганнар Маһинурнын искечә язылган китапны бик йөгерек укуына гаҗәпләнделәр. Ул төнлә карчыкны сакларга калды. Тан алдыннан Көнкүрмешнен ин өлкән кешесе — сиксән сигез яшьлек Әсмабикә әби тыныч кына китеп барды... Маһинур җеназанын ахырына кадәр ярдәм итте, озатышты.
Әсмабикә әби бар авылдашларын монга салып, сиксән сигез язлардан, сиксән сигез җәйләрдән җыелган җылыны алып китте...
Әбинен җидесенә дә, кырыгына да коръән укырга Маһинурны чакырдылар. «Маһинурнын тавышы, мәкаме бигрәк монлы, матур», — диештеләр карчыклар. Арадан яшьрәге, Маһинурнын замандашы искә алды:
— Ул бит яшь чагында безнен авылнын ин оста җырчысы иде!
Менә шушы очрактан сон Маһинурга караш нык үзгәрде, Зәйнәп абыстайдан алган сабаклары ана бик кирәк булып чыкты: авылдашлары анын гыйлемле икәненә инандылар.
***
— Әнкәй, син минем йөзгә кызыллык китерәсен бит! Синен абыстай булып йөргәненне райкомда ишетсәләр, ни диярләр? Мина яхшы булмас бит! Ул турыда уйламадынмени? — диде Ирек.
Маһинур тиз генә җавап бирмәде. Уйлап җиткермичә, капыл гына кубып бер эшкә дә тотынмаган Маһинурга сорау сөмсез, урынсыз тоелды.
— Улым, мин сиңа беркайчан каршы килмәдем, пионерга да, комсомолга да, партияга да кердең, көчләп дингә дә бастырмадым. Үз ихтыяры белән яшәсен дидем. Заманасы шулай булгач. Мин синең йөзгә кызыллык китерерлек эш эшләмим. Мин абыстай түгел! Остабикә булыр өчен бик зур гыйлем кирәк. Белгәннәремне укып, кешеләргә, авылдашларыма ярдәм генә итәм, миндә беркемнең дә эше юк! Синең дә! Әгәр бәйләнә башласалар, миңа җибәр, нәрсә әйтергә белермен! — Шулай дип кырт кисте ул.
Ирек яңадан бу турыда сүз кузгатмады. Әнисе хаклы иде.
***
Бер килешкә генә яшәп ятканда, Көнкүрмеш халкын умарта кортлары кебек гөжләткән яңалыклар булды
— Хөррия улының китабы чыккан!
— Бәхтиярның шигырьләр җыентыгы чыккан ди, каян алырга була микән?
— Маладис егет! Менәтерәк, үзебезнең субственный шагыйребез булды! Көнкүрмеш егетен бөтен Татарыстан беләчәк!
— Укыячак диген!
Авыл халкы гомер-гомергә китапны олылыклаган, борынгылар изгегә санаган. Кадерләп сакларга өйрәткәннәр. Китап язучыларны галим итеп күзаллаганнар. Мондый караш хәзер дә саклана әле, гәрчә басылган китапларның байтагы адәм баласын юлдан яздырырлык булса да...
Бәхтияр, әле китабы басылганчы ук, түзмәде, шатлыгын Ирек белән уртаклашты:
— Ирек, шигырь җыентыгын нәшриятка тапшырдым! Кечкенә булса да китап чыгачак! Алла бирса! «Яшь шагыйрьнең беренче китабы» дигән баш астында.
— Котлыйм, Бәхтияр! Синең белән мин дә бергә көттем бу көнне! Бу синең зур җиңүең! Яңадан-яңа әсәрләрең, китапларың чыгарга язсын! Бу шатлык синеке генә түгел, барыбызныкы да, бөтен Көнкүрмешнеке дә! Мәктәптә шау-шу килерләр инде! Очрашуга чакырмый калмаслар! Кайтырсың бит?
— Китап чыксын әле башта. Кулга алмыйча ышанып та булмый! Китап чыкса, беренчесе сиңа!
— Ничек дип атадың?
— «Ышаныч» дип. Йөз утыз җиде шигырь керде, элек язганнары да, хәзергеләре дә бар.
— Китабың чыккач та безгә хәбәр ит! Моны билгеләми ярамый! Рәйсә белән барабыз!
Куен кесәсенә сыярлык бу җыентыкны кулына алгач Бәхтияр моңа кадәр күрмәгән яңа хисләр, яңа бәхет тойды, түбәсе күккә тиде! Язмышына шигърият мәңгелек моң булып керүен, «адашканда нуры белән юл күрсәтеп, баш очында мәңге янар йолдыз» дип кабул итте... Мондый бәхет чын иҗат кешесенә генә хас...
«Тугры йөрәкле дустым Ирек! Киләчәктә дә бергә-бергә уртак шатлыклар белән яшәргә язсын! Ихтирам белән, Бәхтияр», — дип язып, әйткәненчә, беренче китабын Иреккә бүләк итте.
— Китабың тышына канатлы ат сүрәте ясап, рәссам киләчәгеңне юраган: ул ат сине зур, биек үрләргә алып менәр, Бәхтияр! Без моңа чын күңелдән ышанабыз!
***
Беренче яналык ни кадәр күнелле, шатлыклы булса, икенчесе Көнкүрмеш халкы өчен фаҗигале иде. Юк, берәү дә үлмәде үлүен, тик авылнын тамырына балта чаптылар...
— Ишеттенме, Маһинур, безнен имәнлекне кисәләр!. — дип төсе качкан күршесе Сәкинә килеп керде.
— Ничек инде? Кемнәр кисә?
— Безнен авылныкылар түгел, танымадым, мужыт кобалардыр.
— Безнекеләр кая? Бригадир белә микән? Хәбәр иттеләр микән? Башкалар беләме?
— Ишеткәннәр инде, халык мәктәп янына җыела.
— Әйдә, без дә шунда барыйк!
Аларны каршылаган күренеш җаннарын тетрәндерде: очлары күккә тигән меньяшәр имән гөрселдәп җиргә ауды... Сынган ботакларнын шартлавы бомба шартлавыдай йөрәкләрне өшетте...
— Нишләйсез?! Кемнән сорап безнен урманны кисәсез?
— Ничек кулыгыз бара?!
— Алладан куркыгыз! Безнен бабайлардан калган мирас бит ул! Авыл булып утырганда да имәннәргә кагылмаганнар бит!
— Мәчет манарасын кискән адәмнәргә төшкән каргыш сезгә дә төшми калмас!
Авылны һәрьяклап уратып алган, ышыклаган мен яшьлек имәннәр — бала-чаганын яратып, көнозын уйный торган урыны сугыш кырын хәтерләтә: киселгән агачларнын тамырларын бульдозерлар сөйрәп, тау-тау балчыкларны чыгарып өяләр, яна гына имән үсеп утырган урыннар бомба төшкән чокырларга охшап тора...
Халык кычкырыша башлагач, кисүчеләрнен бригадиры анлатмакчы булды:
— Колхоз прсидәтлегез төпләргә кушты, чәчүлек җирен арттыру өчен, так шту без закунный эшлибез.
— Булмас, мондый эшкә рөхсәт итмәс, башына ат типмәгән булса!
— Ансын без белмәйбез, ат типкәнме, юкмы, түлке безгә шундый указание бирделәр.
Дәресләрдән сон укучылар Кушимәннән кайтканда бу хәлне күреп котлары чыкты, кычкырып елый башладылар: имәннәрне үтергәннәр, колач җитмәс баһадирлар сугыш кырындагы корбаннар кебек сузылып яталар...
Мондый хилаф эшне халык: «Каш ясыйм дип күз чыгару» ди.
Мәнсез җитәкчеләр куркыныч, андыйлар хәтта ил башына да үрмәлиләр.
Бу вакыйгалардан сон Көнкүрмеш халкынын канаты сынгандай булды. Авылнын сакчыларыдай үсеп утырган имәннәрне юксындылар, зират янында ялгыз калган имәнне дә яшен суккач, шомландылар: Ходаем, авылга башка афәт килмәгәе...
Шәрәләнеп калган урын күз көегенә әйләнде: ул якка карасалар, үзәкләр өзелә... Халык белән кинәшмичә, шушы ахмаклыкны эшләгән колхоз рәисенә рәнҗеделәр... Бабайлардан ядкәр булып калган меньяшәр имәннәрне юкка корбан иттеләр — ул җирләргә иген дә чәчмәделәр, бакча да утыртмадылар, буш килеш ята бирде... Агач тамырларын бульдозерлар тартып чыгарган чокырлар, түмгәкләр еллар үтү белән тигезләнделәр, ләкин күпме яшәсәләр дә онытырлык түгел иде бу югалту...
1921 елгы ачлыкта берничә гаилә урманнар шаулап үскән, чишмәләр челтерәп аккан урынга килеп, яна урында бәхетлерәк, тук тормыш корырга өметләнеп, авылга нигез салганда Маһинурга җиденче яшь иде. Шул гомердән бирле, тормышлары нинди булуга да карамастан, Көнкүрмеш анын өчен дөньядагы ин газиз, ин матур җир... Җиде ел Иҗауда яшәгәннән башка, авылыннан беркайчан беркая китәргә теләмәде. Шатлыклары да, кайгылары да ата-анасынын каберләре дә шушында. Һәр Ходай бирмеш иртәдә бакча артларындагы урман өстеннән калыккан кояшны каршылап, дөньянын матурлыгын тоеп, хозурланып яши. Бирсә бирә икән Ходай бу матурлыкны, байлыкны: саф сулы чишмәләре челтерәп ага, ындыр артында гына җиләклек, урманнары элеккечә үк күкрәп үсә иде... Имәннәрне харап иттеләр... Маһинур бу вакыйганы үз югалтуы кебек кичерде... Тормышынын кадерле мизгелләре имәннәр арасыннан үткән юл белән бәйле: ул агачлар аны каршы алалар, озатып калалар, анын хыялларын, анын җырларын тынлыйлар иде... Яши-яши кеше үз гомерендә бик күп югалтулар кичерә икән, уйласан исен китәр:.. Әллә тагы тормыш гел югалтулардан гына тора? Ире, ата-анасы, күпме авылдашлары китеп бардылар... Гөрләп торган авыллары кечерәеп калды: колхозны икенче авылга кушкач, атларны алып киттеләр... Алар киткәч, тормышнын яме кимеде : яланнарда атлар кешнәп, колыннар чабып йөрмәгәч, нинди авыл була инде ул?.. Сыер фермаларын да күчерделәр, авылда эш калмады. Авылдашлар эш эзләп, унайлы тормыш эзләп бөтенләйгә күчеп китә башладылар. Авылы бетүгә юл тотамы?Шушы уйлар Маһинурга тынгы бирми, Көнкүрмешнен киләчәге өчен борчыла, гаепле кешедәй, җаваплылык тоя... Хәер, ул ни кылмак кирәк? Имәннәрне кистермәс өчен йөреп карадылар бит, районга да бардылар, сүзләре үтмәде. ***
Көзге янгырлар башлангач, бер баруында Ирекнен машинасы сазга кереп чумды. Машинасын калдырып, әнисе янына җәяүләп китте. Тракторлар ергалап бетергән юл тоташ сазлыкка, тирән чокырлар күлләвеклә әверелгән иде.
— Кобадан сон юл начарлана, безнен авыл юлын караучы юк. Көзен саз, кышын көрт, — дип зарланып алды улы. Авылда ялгызы яшәп яткан әнисенен хәлен белешергә кайтып йөргән Ирек өчен юл җәфага әйләнә.
Улы яна иркен фатирга чыккач, Маһинурны үзләренә яшәргә чакырды:
— Әнкәй, безгә торырга киләсенме әллә?! Кыш көне авылга бөтенләй юл ябыла, чистартучы юк, без синен янга хәленне белергә килә алмыйбыз. Өебез иркен, үзенә аерым бүлмә булыр. Хотя бы кыш чыгарга кил, теләсән, җәйгә авылга кайтырсын.
— Чакыруын өчен рәхмәт, улым. Үз башымнан яшәрлек чагымда авылдан купмыйм әле. Минем өчен борчылма, үз-үземне карарлык, тормышым Аллага шөкер! Нигезне ташламыйм. Кирәге чыкса, барырмын, сезгә бармый кая барыйм? Рәхмәт. Монда атна саен килеп интекмәгез, сез бит эш кешесе.
Улынын чакыруына күнеле булса да, авылыннан китүне күз алдына да китерә алмый Маһинур! Кая ди китү! Аягы-кулы йөри, күзе күрә, яшәргә менә дигән өе бар, пенсиясе дә килеп тора! Кышка утыны әзер, сарыкларына печән җитәрлек... Ул ялгыз да түгел— күршеләре белән бер- берсенен хәлләрен белешеп торалар.
***

Маһинур ниндидер яналык тоеп уянды.Әле яктырмаган, тик тәрәзәләрдән аклык ингән. «Кар яуган икән!» Пәрдәне ачып тышка карады: ишек алды, абзар түбәләре,
койма баганалары, бакчадагы агачлар мамыктай беренче кар белән капланган. Табигатьтә искиткеч тынлык, җилнен әсәре дә юк. Ни хикмәттер, җәйдән сон кыш килүне теләмичәрәк көтәсен дә, беренче кар яугач, нәрсәгәдер шатланасын, ул көн бәйрәм кебек, җиһандагы тынычлык, хозурлык күнелләргә инә. Шушы шатлык, илаһи аклык, кышнын киләсе бураннары, каты суыклары белән ризалаштыра.
Ниндидер җинеллек тоеп, Маһинур көндәлек эшләренә тотынды: самавыр куйды, мичкә ягып җибәрде, сарыкларына, тавыкларына ашарга салды. Тыштагы матурлык, аклык-пакьлеккә хәйран калып, дөньясын онытты... Анын ин яратканы — ак төс бит! Акбүзгә зәнгәр чәчәкләр төшереп кофта чигеп кигән иде яшь чагында... Ак җептән үзе генә уйлап тапкан бизәкләр төшереп, күпме челтәрләр бәйләде! Ул челтәрләрдә кар бөртекләре,кынгырау чәчәкләр, розалар, йолдызлар бар, кышкы тәрәзәгә төшкән искиткеч парчаларны хәтерләтәләр! Үзен чолгаган матурлыкка мөкиббән китеп күпме торгандыр, самавыры исенә төште: чәе кайнап чыккандыр! Чәшкеләрен челтерәтеп, өстәл әзерләде. Инде чәйләп алырга җыенган иде, аптырап калды: торганнан бирле колагында дүрт юллык кына җыр кабатлана да кабатлана:
Алым жәл түгел сиңа,
Гөлем жәл түгел сиңа;
Алым түгел, гөлем түгел,
Җаным жәл түгел сиңа.
«Әстәгъфирулла!»сын әйтте. Үзе җырлый бит, үз тавышын ишетә! Хет көл, хет җыла! Шайтан вәсвәсәседер бу!
Чәй ясап, бисмилласын әйтеп, күмәч кисеп чәй эчә башлагач, теге җыр туктады. Маһинур тамакка сау, Аллага шөкер, сөтле чәй белән бер телем эпекәйне ашап, һәр иртәдә Раббысына рәхмәт укый.
Мичен томалап, кечкенә чуен белән каз итеннән дөге өйрәсе куйды.
И ул мичтә пешкән аш!! Аннан да тәмле аш юктыр! Әкрен генә кайнап пешкән өйрәнен бөтен тәме чуен эчендә саклана, капкачын ачкач, оҗмах нигъмәтедәй хуш ис тарала... Ул — бәләкәй чакнын ин мөкатдәс истәлеге...
Эшләрен бетереп, бәйләмен кулына алып тәрәзә янына килеп утырган иде, тагын теге җыр: «Алым жәл түгел сина»... Маһинур елмаеп куйды: элек тә шулай төрле җырлар колагында янрый иде. Кешенен күнеле шатлыктан гына җырлый... Анын күнеле җырга сусагандыр... Бәйләмен куйды да, стенага эленгән радионы ачты: Казаннан концерт башланган иде.
***
Маһинур сиксән җидесен тутырып, сиксән сигезенчегә чыкты. Ул үз өлешенә тигән гомереннән канәгать: язмыш ана шатлыкларны да, кайгыларны да мулдан бирде. Дөнья дигән иксез-чиксез тормышнын баллы да, әче дә җимешләрен татыды. Сизгер күнел күзе кечкенә сөенечләрдән дә тәм табарга, куанырга өйрәтте. Инде китәргә дә вакыт җитә... Туксанга якынлаша бит! Артыгы кирәкми. Раббысы аз авыру, ансат үлем бирсен! Кеше интектерми генә китәргә язсын!
Үлемнән курыкмый Маһинур, шулай да оҗмахка тин матур җиһанны калдырып китүе жәл... Нидер исенә төшеп, сандыгын ачты. Каклап төргән әйберләрен берәм-берәм бушата башлады. Аерым төенчектәге үлемтеген чишмәде, анда тәртип, барысы да бар. Хәергә өләшергә дигәннәре дә аерым төрелгән. Аларына да кагылмады. Ана кирәк әйберләр ин аста иде.
Ак яулыктагы төргәк белән агачтан ясалган кечкенә генә тартмачыкны алды. Яулыкны чишеп, андагы кәгазьләрне карады. Болар Маһинур тормышынын ин истәлекле, йөрәк түрендәге, мәнге онытылмас, үзе белән бакый дөньяга күчәчәк мизгелләрнен шаһитлары: Мирфәез белән өйләнешү турындагы таныклык, иренен
үлеме турындагы похоронка, улынын туу турындагы таныклыгы, Мирфәезнен «Кызыл Йолдыз» ордены белән «Батырлык өчен» медале, сугыш беткән елны үзенә бирелгән, бер мәртәбә дә күкрәгенә такмаган «За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941 — 1945 г. г.» дигән медале, Ижау заводында эшләгәндә бирелгән Почет грамоталары, колхозда эшләгәндә бирелгән мактау кәгазьләре,өй салганда төзелеш өчен алган әйберләрнен квитанцияләре. Бөтен гомерен эченә алган истәлекләр... Карчык яулыкны төреп, урынына куйды да, тартмачыкны ачты. Сырлап ясалган матур шкатулканы Мирфәез бүләк иткән иде. Тартмачыкта әйберләр күп түгел— әнисенен сары гәрәбәсе, никахтан сон Мирфәез бүләк иткән фирүзә кашлы көмеш беләзеге белән йөзеге. Фирүзә кашлы көмеш алкасын ул беркайчан салмады, хәзер дә колагында. Кадерле ядкәрьләрне кулына алып озак карап утырды. Беләзеге белән йөзеген кимәде дә диярлек: кулы авыр эштән бушамады, затлы, кыйммәтле әйбер киярлекмени... Алар элекке матурлыкларын, затлылыкларын саклаганнар. Маһинур уйларыннан елмаеп куйды: Ирек белән Рәйсә килеп алабыз, бераз кунак булып китәрсен дигәннәрие, беләзек белән йөзекне Ләйсәнгә бүләк итәр, бердәнбер кыз оныгына истәлек булыр. Кияр микән? Хәзерге заманда монын ишеләрне кияләр микән? Рәйсә киленнән белешермен әле, дип уйлады.
***
...Тулгагы башланган Ләйсәнне ире Алмаз бала табу йортына алып киткәч, Рәйсә үзен кая куярга белмәде. Кызы өчен борчылудан эче авырта башлады.
«Фәнисә әйткән иде аны, кызым бәбәйләгәндә үземне дә тулгак тотты, дип, мине дә тулгак тота бугай», — дип уйлады. Ирек хатынын тынычландырырга тырышты:
— Ник шулкадәр борчыласын? Барысы да әйбәт, нормально диде бит акушер-гинеколог.
Шулай дисә дә, үзенен йөрәге чабыш атыныкы кебек какты.
Рәйсә белән Ирек шулай дулкынланып беренче оныкларын көттеләр...
Бәбәйләр дөньяга килә торган бүлмәнен зур тәрәзәсе иртәнге кояшнын беренче нурларыннан алсуланды. Кояш нурлары белән бергә бала кычкырып аваз салды
— Малай! — диде акушерка. — Өч кило алты йөз грамм! Илле җиде сантиметр!
Ләйсән елмайды: «Атасына охшаса, озын буйлы булыр»... Әбисенен сүзе исенә төшеп, «Алла бирсә!» дип өстәде.
Улын имезергә керткәнне түземсезләнеп көтте... Менә ишек ачылды... Коридор тәрәзәсеннән төшкән кояш нурлары балкышында ак киемле хатын ак биләүле бала күтәреп, әнә шул алтын нурлардан ингән кебек булды... Бу илаһи, изге күренештән яшь ананын күнеле тулды: «Маһинур әбиемнен фәрештәсе!» дип уйлады зарыгып көткән Ләйсән, шатлыктан керфекләренә чык тамчылары кунды...
Табигать бушлыкны яратмый. Оныкчыгы туарга берничә генә ай алдан киткән Маһинурга алмашка Булат исемле малай дөньяга килде. Әти- әнисенен бәхетенә... Үзенен бәхетенә... Иманлы бала булсын !
***
Көнкүрмешкә тагын җәй килде. Урман аланнарында, тау битләрендә кызарып җир җиләге пеште, урманда юкәләр чәчәк атты. Умарталы бакчалардабал исе таралды. Тормыш элеккечә дә, элеккечә дә түгел... Табигатьнең җәйләре - кышлары, таңнары-кичләре, урман шаулавы, сулар агышы шул ук, тик авылның җаны югалтулардан сыкрана... Күптән түгел тормыш кайнап, гөрләп торганавылтынып калды: башта балалар укырга, һөнәр алыргы дип чыгып киттеләр дә, кайсы кайда төпләнеп калдылар, туган авылларына кире кайтмадылар; колхоз беткәч, яшь гаиләләр кузгалдылар; Көнкүрмештә өлкәннәр генә утырып калды; иң ямансуы — мәктәпне яптылар... Нигезләрен саклаган ялгыз карчыклар өйләрен, авылларынятим калдырып, берәм-берәм китеп баралар... Маһинурны озатканнан соң күп тә тормый Казаннан Хөррияне улы мәңгелелек йортына алып кайтты... Бәхтияр бу кайгыны авыр кичерде,
үкенде, авылдан алып китмәгән булса, әнкәе үлмәгән булыр иде дип уйлады. Бер иртәдә Хөрриянең тәрәзәгә карапозак кына моңаеп торганын күреп сорады:
— Әнкәй, ни карыйсың?
— Безнең авыл кайсы якта микән дим.
— Нигә? Сагындыңмы әллә?
— Бүген бер төш күрдем... Әллә ничә оя бәбкә чыгарып үстергән ала казым кычкыра икән дим... Әй кычкыра, әй кычкыра... Үзәкләремә үтте... Авылда бер үрчем каз иде.
Хөррияне җирләгәннән соң Бәхтияр күңеленә тынычлык таба алмыйча интекте, үз гомерендә күп җәфалар, авырлыклар күреп яшәгән әнисен җәлләде. Казанга алып килеп рәхәт тормышка чыгарам дигән уен хата булган дип санады. Югалту ачысы, сөю, сагыну хисләре шигырь юллары булып агылдылар:
Син бит, әнкәй, мәңгелектә
Күпме генә кунак булдың?!
Кунак түгел— җир йөзенә Бераз күз һәм колак булдың.
Без белми дә калдык бугай — Ни ишеттең, ниләр күрдең: Бөтенесен йөрәгеңә
Төйнәдең дә — гүргә кердең.
Шулай инде, үлем үкенечсез булмый диләр... Әнкәйләр үләр дип уйламыйбыз, ул уйны ераккарак куарга тырышабыз... Ләкин алар китәләр... Безне табып үстергән әниләрнең изгелеген беребез дә түләп бетерә алмыйбыз, йөрәкләрне яндырып искә төшкән хаталарыбызны төзәтергә дә мөмкин түгел. Бары бер чара— кадерлеләребез рухына дога кылырга, үз чиратыбызда әнкәйләр-әткәйләр кебек балаларыбызны тәрбияле итеп үстерергә генә кала...
Маһинур улына васыять әйтеп калдырды:
— Улым, нигезебезне ташлама. Ирхәт абыеңны онытма, авылга кайтып, хәлен белеп тор.
Ирек район үзәгендә эшләгән җиреннән кайтмас, тик алдагысын кем белә, бәлки, пенсия яшенә җиткәч кайтыр, дип уйлады әнисе. Аның уенча, Көнкүрмештәй матур җир дөньяда сирәк. Монда яшәгәннәр ныклы, чирләмиләр, озын гомерлеләр. Маһинур үзе дә, Ходайга шөкер, тугызынчы дистәгә җитә язды, әнисе Саимә карчык йөз яшен тутырып китте; ни авыр тормышта яшәгән, кайгылар күргән Өммегөлсем карчык та туксанны тутырды. Монда һава да, эчкән сулары, ашаган ипекәйләре дә шифалы...
***
Маһинурны җирләгәннән сон беренче мәртәбә өйләренен ишеген ачып кергәч, Ирек белән Рәйсә бик озак сүзсез тордылар... Өйдә элек ничек булган, шундый тәртип: идәндә әниләре суккан палас, караватта ул бәйләгән челтәрле җәймә, юынгыч янында челтәрле тастымал. Өйдә Маһинурнын кулы тимәгән әйбер юк. Үзе дә каядыр чыккан гына кебек...
Рәйсә чиләккә су салды да, тиз генә идәннәрне юып чыкты. Газ плитәсенә чәй кайнатырга куйды. (Көнкүрмешкә газ үткәргәннәрен әйтмәгәнмен икән. Тагын бер яналык— барча өйләргә дә телефон керттеләр. Халык рәхәткә чыкты!) Тәмләп чәй эчәргә утырганнар иде, күршеләре килеп керде.
— Саумысыз! Машинагыз капка төбендә туктагач, кайтканыгызны күреп сөендем! Дөньялар ямьләнеп китте! Маһинур апа булмагач ямансу.... Җиләккә кайттыгызмы? И быел җиләкнен шәплеге! Үзе пешкән, үзе эре, чыпчык башы кадәрле! — Күрше килене чөмәләм тулы җиләкле савытны өстәлгә куйды.— Менә, әзрәк авыз итегез!
— Рәхмәт, Әлфия апа! Әйдә, чәй эчәргә утыр! — Рәйсә өстәл янына урындык
куйды.
— Рәхмәт, чәйләп утырырга вакыт юк, печәнгә китәсе бар.
— И, чәй эчкәнче генә күпме вакыт үтә! Утыр, үз күчтәнәчен белән чәй эчсән, гомерен озын булыр диләр бит!
Чәй эчкән арада күршеләре авыл яналыкларын сөйләде.
— Теге атнада Чаллыдан ирле-хатынлы берәүләр килеп, йорт белешеп йөрделәр, пенсиягә чыгып, күченеп килергә исәпләре бар бугай. Сезнен өй турында кемдер әйткән, безгә кереп, сатмыйлар микән дип сораштырдылар.
— Нәрсә дидегез сон?
— Белмибез, дидек. Сатмыйсыздыр бит?
— Юк!
— Чишмә тавы өстендәге урман яныннан бер бизнесмен әллә ничә гектар җир алган ди. Юл салдыра башлаган. Әллә курорт салдыра ди, әллә үзенә имение шунда...
***
«Безнен авылга кызыгучылар күп. Белмәссен, асфальтны авылга кадәр җәйсәләр, күчеп килүчеләр күбәер, ихтимал, яшьләр дә килер, үзебезнен авылдашлар да кайтыр», — дип уйлады Ирек. Бу анын кайнар теләге иде. Үзенен исәбе — йортны сакларга: оныклары туар, күбәерләр, алар өчен авыл искиткеч җир, менә дигән пионер лагеры! Матурлыкны читтән эзлисе юк! Ин олы тәрбияче — табигать.
Табигатьне анлый белгән, йөрәге белән тойган кеше мәрхәмәтле була. Оныгы Булат үсә төшкәч, монда алып килер, үзе уйнап үскән Куш чишмә тавына да, аккошлар килә торган йомры күлгә дә алып барыр... Оныгын күз алдына китереп елмайды, күнелен шатлык хисе биләде...