Сардекбашская сельская библиотека - филиал № 33

Роза Хабибуллина "Мулла килене" повесте (4)

И, Казан, нурлы Казан! Авыл баласынын бар хыяллары, өметләре сина бәйләнгән! Анын өчен син — Җир шарынын нәкъ үзәге! Белем эстәп килгәннәр сусауларын басарлык белем ала, матурлыкны таба, чибәрләнә, «йөргән таш» кебек шомара, биш-алты елдан сон синен белән хушлашканда бөтенләй икенче кеше була... Син, Казан, һәрберсенен мәхәббәтенә әйләнеп, күнелләренен түренә мәнгелекә кереп урнашасын!
Сентябрь урталарында Бәхтияр тулай торакка сөенеп, канатланып кайтты.
— Ирек! Бүген язучылар белән очрашу булды, безнен бүлек студентларын университетта эшли тоган «Әллүки» дигән әдәби берләшмәгә чакырдылар. Безнен шигырьләрне алып калдылар. Киләсе утырышта фикер алышулар була диделәр!
— Шә-ә-әп! Синен шигырьләрне тынлагач, исләре китәр әле! Мин бәрәнге кыздырган идем, суынды инде. Җылытырга хәзер кухняда чират, кызлар баскан.
— Шул килеш тә ярый! — Ипи кыерчыгы белән табадан гына салкын бәрәнгене сугып куйды Ирек. — Шәп булды бу, үлеп ашыйсы килә иде, рәхмәт! Беләсенме, «Әллүкигә» йөргән студентларнын шигырьләрен газета- җурналларда да чыгаргалыйлар икән.
— Гонорар да бирәләр микән?
— Белмим, ансы мөһим түгел, басылуы важно!
— Гонорары да мишәйт итмәс иде! Мин дә тарих-археология түгәрәгенә язылдым. Җәй көне безнен түгәрәк студентлары раскопкаларда катнашачак.
— Их, нинди кызык! Кайларда казынырсыз микән? Мин дә барыр идем — алсалар! Алырлар микән?
— Белмим, сөйләшеп карарга булыр. Әле җәйгә кадәр күзен күгәрер...
Ирек җәйнен тизрәк килүен көтә... Рәйсәдән башка гомер әллә ничек
— куанычсыз, кыен, бу кыенлык — күңелен кимереп торган сагыну хисе. Күңеле белән гел Рәйсә янында, мөмкин булса, уйлап та тормас, кайтып китәр иде... Казан белән Кушимән арасында хатлар киләп сара, икесе дә ул хатларны түземсезлек белән көтәләр.
— Сез бәхетле! Миңа килсен иде әле хет берәр шундый хат! Бер ел түгел, биш ел көтәргә риза булыр идем... — Бәхтиярның йөзе моңсулана, шагыйрь күңеле еракта калган Нурсинәне чынына караганда күпкә илаһирак итеп, бизәп күз алдына китерә...
— Чәчәкләр булып атканы
Юк иде берәүнең дә, Гөлләрдән башка нишләрмен, — Кал минем йөрәгемдә!..
— дип, шигырьләр язар өчен алган яңа дәфтәренә шул юлларны язып куйды.
***
Улы институтка кергәннән бирле Маһинурның күңелендә шатлык. Бу дөньяда аның өлешенә тигән шатлыклар күп булмады, тик күргән кадәрлесе күңел түрендә, җанын җылытып тора.Яшьлегендә олы мәхәббәте
— Мирфәезе насыйп булды — дүрт елга якын сөеп-сөелеп, иренең назын күреп яшәде. Хәзер шул бәхетле елларның күңелле мизгелләрен исенә төшереп барлый... Тормышта ярату бәхетен татымаган, сөеп-сөелеп яшәмәгән кешеләр азмыни? Эт чаклы кадерләре булмаганнар да бар... Шөкер, ана булу бәхетен дә татыды, улын
үстерде. Моңа чаклы баласы кешедән ким-хур булмады. Ярдәмчесез, яклаучысыз килеш тә үзенә юл ярырга өйрәнде, кеше итәгенә ябышып түгел, үз көче белән университет тикле университетка барып керде, Аллага шөкер! Моннан соң да Раббым баласын ташламасын! Әйбәт кенә укып чыгып, аякка бассын! Маһинурның бар теләге шул, аңа башка нәрсә кирәкми!
Ул тормышыннан канәгать. Ата-анасы өчен дә, туганнары өчен дә кулыннан килгәнне кылды. Маһинурның әтисе Хөснимәрдән абзый гомеренең азагына кадәр диярлек колхозда эшләде, бернәрсәдән дә зарланмады, тормышны яхшы белгәнгәдер инде, күпкә өметләнмәде, булганына риза-бәхил булды, бәлки, шуңадыр, Ходай аңа соңгы көннәрендә аз авыру, ансат үлем насыйп итте.
Маһинур Ижаудан кайтканда өй тулы кеше иде, тугыз җан яшәделәр, менә хәзер йортта өч карчык — туксанга җитеп килгән әнисе, олыгайган тутасы һәм үзе; туганнары таралышып бетте. Иреге дә үсеп чыгып китте... Чит шәһәрдә япа-ялгыз... Ярдәм итәр кешесе юк. Маһинур алай уйлап карады, болай уйлап карады, акча эшләү юлларын эзләде. Аның бит хәзер базары да юк, бетерделәр, үзеңнән өзеп булса да, маен-сөтен, йомыркасын сатып әзрәк булса да акча эшләр идең.
Кемнәрдәндер кәҗә мамыгы сатып алды...
Кич. Кабага кәҗә мамыгы бәйләнгән. Эштән яргаланган кулларда орчык бөтерелә, күңелне тынычландыра торган көй җырлый, кабадан нечкә генә булып, Маһинурның уйлары сыман, мамык җеп сузыла.. Җепне йомгакларга урап, челтәрләп-бизәп, мамыктан шәл бәйләгәндә, һәр күзен энәгә эләктереп, «лә Илаһә илла Аллаһ» дип кабатлый... Күпме шәлләр бәйләгәндер Маһинур... Ул шәлләрдә аның уйлары, теләкләре, догалары... Аларны ябынган кешеләрнең тәненә генә түгел, күңелләренә дә җылы иңгәндер...
***
Ниһаять, Ирек белән Рәйсә көткән бәхетле көннәр килде: Рәйсә дә сынауларын унышлы тапшырып, университетка укырга керде. Рәйсәнен планнары тау чаклы! Гомернен бер мизгелен дә әрәм итмичә укырга, мәгънәлерәк яшәргә, башкалада булган бөтен мөмкинлекләрдән файдаланып, һәр яктан үсәргә, камилләшергә, концерт-театрларга йөрергә, боларнын барысын да Ирек белән тормышка ашырырга.
Беренче көнне үк, үзенен лекцияләре беткәч, Ирек янына йөгерде.Бер төркем кызлар һәм берничә егет арасында торган Ирек янына килде.
— Сәлам!
— Сәлам! — диде Ирек аптырабрак. — Нәрсә бар?
— Бернәрсә дә юк. Сине сагындым! Безнен лекцияләр бетте.
Әле яна гына күгәрченнәрдәй гөрләшкән кызлар шым булдылар. Зур кызыксыну белән группаларындагы ин матур егет янына килгән таныш булмаган кызны күзәттеләр.
— Әйдә, чыгып сөйләшәбез! — диде егет.
— Нигә?
— Монда кеше арасында...
— Әллә мин килгәнгә ояласын?
— Юк, ник оялыйм...
— Әйдә, алай булгач. — Сизгер күнелле кыз Ирекнен кыенсынганын тойды. Аудиториядәгеләр алар артыннан карап калдылар.Рәйсәнен тынычлыгы жуелды: »Күренеп тора, группадагы кызлар Иреккә гашыйк булганнар, аннан күзләрен дә алмыйлар! Мине күргәч, телсез калдылар! Модно киенгәннәр!.Казан кызларыдыр инде...»
Рәйсәнен йөрәгенә ут капты — ул кызлар көндәшләренә әйләнделәр. Нишләргә?! Үз өстендә эшләү планыннан да катлаулырак уй төште: Ирекне теге кызлардан сакларга! Тегеләрдән ким булмаска! Шул көнне үк эшкә кереште: күлмәк итәген кисеп, кыскартып киде. Көзге алдында бөтерелде. Берничә көннән чәчен
кыскарттырып, «а-ля Мирей Матье» прическасы ясатып кайтты (Казанга француз җырчысы Мирей Матье килеп киткәннән сон ин модный прическага әйләнде).
— Ник чәченне кыскарттын? — дип аптырады егет, кызнын йөзе ничектер ят күренде.
— Әллә сина ошамый?
— Ошый. — Ирек кызны үпкәләтүдән курыкты. — Тегеләй дә килешә иде...
Рәйсә әле үсмерлегеннән чыгып бетмәгән. Үзен матурлардан санамый, шуна күрә чибәр егетенә тин булырга тырыша.Чынында, Рәйсәнен җиләктәй пешеп җитешкән чагы, барысы да үз урынында: зифа буй,тыгыз зур күкрәкләр, нәзек бил, төз матур аяклар.Матурлыкны күрә белгән кешене балкып очкынланган карашы үзенә тарта, җанга сарыла, елмайса, йөзенә нур сибелә, гөл сибелә... Сөйкемле. Ирек күнелендә ул гел шулай...
***
Килен чагыннан ук күнеккән гадәт буенча Маһинур һәр җомгада мунча яга, камыр ашы пешерә — бәйрәм итә. Мунча кереп, тәмләп чәй эчеп утырганда Ирек кайтып керде.
— Әйдә, улым, юын да, ашарга утыр, — диде әнисе. — Ничек кайтасы иттен?
— Ул турыда сонрак сөйләшербез. Ардырды да, тундырды да. Казаннан кайту берни түгел, шушы үзебезнен район үзәгеннән кайту — газап! Иртәдән бирле ашаган юк.
Әнисе пешергән күмәчкә калын итеп сөт өсте ягып, зур-зур кабып, кайнар сөтле чәйне йотлыгып эчте. Өйдәге җылыдан, кайнар чәйдән янаклары алсуланды, тирләп, бөдрә чәчләре кыйгачлап мангаена төште.
— Уф, күптән болай ашаган юк иде, тәмле булды, рәхмәт, әнкәй! — Анасынын күнеле булсын өчен, битен сыпырып, амин тотты.
— Мунча әйбәт чагында юынып кайт. — Маһинур улына тастымал бирде.
Кайнар суда мәмрәп пешкән мәтрүшкәле каен себеркесе тотып, ташка чүмеч белән кайнар су җибәргәч, ләүкәдә чабынып, кайнарланган тәненә талгын су койсан, күнеленне борчыган уйларны да, юл газапларын да йөгерек көмеш су юып төшерә, янадан тугандай буласын, рәхәтлек тә, бәхет тә хәттин аша! Авыл мунчасы — оҗмах ләззәтедер!
— Мунча шәп! Рәхмәт! — Кайтканда әнисе белән сөйләшергә шөлләбрәк тора иде, мунчадан сон хәл дә, кыюлык та керде.
Тормышта шик-шөбһәләр, чишелмәс кебек тоелган катлаулы эшләр борчып интектерсә, мунча ягып керергәдер, мөгаен, мунча тәнгә дә, җанга да шифа.
Маһинур, улынын ник кайтканын беләсе килсә дә, ашыктырмады, үзенен сөйләвен көтте. Улынын кирәксә-кирәкмәсә кайтмавын белә,ниндидер җитди эш белән кайтканын анлады.
— Әнкәй, мин синен белән кинәшергә кайттым. Без Рәйсә белән өйләнешергә булдык. Син нәрсә әйтерсен? — Ирек әнисе тузыныр дип көтте. Маһинур тынып калды. Көтелмәгән хәбәрдән аптырады. Менә кайда сизелә ялгызлык... Ире булса сөйләшерләр-кинәшерләр, авырлыкны да, җаваплылыкны да бүлешерләр, уртаклашырлар иде... Маһинурнын кинәшер кешесе юк... Ата урынына да, ана урынына да берүзе... Кеше гомерендә мондый хәлиткеч минутлар күп булмый. Нәрсә дисен? «Өйләнми тор!» дисә ни булыр? Анын сүзенә колак салырлармы? Маһинур уйланды, кырт кисмәде.
— Улым, кинәшүен өчен рәхмәт. Ата-ананын фатихасы кирәк, аннан башка ярамый. Тик нигә ашыгасыз? Сина бит әле егерме дә тулмаган, ничә ел укыйсын бар. Рәйсә дә укый гына башлаган. Мин әле син укып бетергәч кенә өйләнерсен дип уйлый идем.
— Ашыгасын дип... Без бит инде өч ел йөрибез.
— Йөрү бер хәл, тормыш кору икенче нәрсә. Ничек яшәмәкче буласыз?
— Әнкәй, быел укып бетерәбез дә, документларны читтән торып уку бүлегенә күчерәбез, киләсе сентябрь башыннан эшкә урнашабыз.
Маһинурнын борчылуы, хафалануы йөзенә чыкты, күзләре монсуланды, иреннәре кысылды.
— Минем бар хыялым — сине кеше итү, төпле белем бирү булды. Әгәр син укымый калсан, мин бу дөньяда ин бәхетсез бәндә булам! Шуны белеп тор! — Маһинурнын йөзе агарды.
— Әнкәй, беләм, беләм, борчылма! Зинһар, борчылма! Мин укуны ташламыйм! Заочныйга күчәм! Мин бит Кушимәнгә тарих укытучысы булып урнашам! Синен сырттан төшәргә вакыт! Үзеннән өзеп җибәргән акчаларга яшәргә кыенсынам!
— Мин ул акчаларны сөенә-сөенә салам!
Йөрәге кабына башлады, тынычланырга кирәк иде Маһинурга. «Язмыштан узмыш юк, насыйбы шул булса, бер нәрсә дә кылып булмас. Каршы килсәм дә, барыбер үзләренекен итәрләр, мин генә ямьсез булып калырмын», — дип уйлады ул.
— Кызнын ата-анасы беләме сон?
— Беләләрдер, Рәйсә телефоннан сөйләшәм диде.Анын зачет бирәсе бар.
Маһинур Рәйсәне дә, ата-анасын да белә. Тәрбияле гаилә. Икесе дә укытучы. Улына әйтмәсә дә, Маһинур шикләнде: ай-һай, колхозчы баласына, җитмәсә, атасыз туган егеткә кызларын бирерләр микән?
— Нишлибез сон?
— Иртәгә Ирхәт абый белән өчәүләп Рәйсәнен әтиләренә кыз сорарга барабыз!
— Аннан сон?
— Ну, аннан сон Казанда язылышабыз. — Ирек белән Рәйсә барысын да планлаштырганнар иде инде: авыл советында язылышып йөрмәячәкләр, Казанда группадашлары матур итеп студентлар туе оештырачак.
— Ә никах?
— Никах? — Алар бу турыда уйламадылар да... Кем хәзер никах белән өйләнешсен?! — Әнкәй, Фатыйх абый коммунист бит, риза булыр микән сон?
— Никахсыз минем ризалыгым юк!
— Ярар, ул турыда баргач сөйләшербез.
***
Рәйсә әти-әнисе белән сөйләшергә өлгермәгән булып чыкты. Алар өчәүләп килеп керүгә Шәмсия белән Фатыйх эшнен нәрсәдә икәнен барыбер анладылар. Әйбәт кенә каршыладылар, хәл-әхвәл сораштылар. Гадәти сүзләрдән сон, Ирхәт, кимәленә туры китереп, килүләренен максатын әйткәч, тынып калдылар. Тынлык озакка сузылды.
— Бар, кунакларга самавыр янарт, чәй әзерлә, — диде Фатыйх хатынына. Тамагын кырып куйгач, җавапны унайлырак итеп, кунакларны кимсетмичә әйтергә тырышты:
— Ирек энем, синен яхшы, тырыш егет икәненне беләбез. Без өйләнешүегезгә каршы түгел, ләкин сезгә өйләнешергә иртәрәк түгелме сон? Икегезнен дә укыйсыгыз күп. Рәйсә әле генә укый башлады.
— Без укуны ташларга җыенмыйбыз, читтән торып укуны дәвам итәчәкбез.
— Укырсыз, билгеле, анысына шикләнмим. Тик кинәшем шул: өйләнешүне берәр елга кичектереп торыгыз, Рәйсә икенче курсны тәмамласын, әзрәк уку программасын үтәсен. Читтән торып уку җинел түгел ул, гаиләгә бәйләнгәч, бигрәк тә.
Йомшак итеп әйтелсә дә, бу кире кагу иде. Ирек моны көтмәгән иде.. Маһинур ләм-мим сүз әйтмәде.Фатыйхнын сүзләрендә дөреслек булса да, башта үзе дә нәкъ шулай уйласа да, кире кагу анын горурлыгына тиде, кимсетте. Бу унайсыз хәлдән чыгарга кирәк иде.
— Мин дә шулай дип караган идем. Яшьләрнен үз сүзләре сүз бит. Ярый,
килгәнгә гаеп итмәгез, — диде Маһинур. Кунаклар кузгалдылар.
— Туктагыз, чәй кайнады, эчмичә китмәгез инде! — Шәмсия кыстаса да, эченнән сөйләшү нәтиҗәсе белән бик риза, шатлыгы йөзенә чыккан, Маһинур моны күрми калмады...
— Рәхмәт, чәйне кайткач эчәрбез.
Кире борылып китү өчесенә дә авыр булды. Ирекнен йөрәге ярсып типте. «Әтиле кешене бормаслар иде, санга сугарлар иде! Бер ел көтүнен нәрсәсе бар? Ни үзгәрер дип уйлыйлар?Кызларын әтиле кешегә бирербез дип өметләнәләрме?»
Ирхәт, үз чиратында, кире кагуларын үзенен җүнләп сөйләшә белмәвеннән, анлата алмавыннан күрде.
Маһинур улын җәлләде, хурланмасын, кимсенмәсен дип, Фатыйхнын сүзен җөпләде:
— Дөрес әйтә Фатыйх! Мин дә шулай дидем бит! Башта укып бетерегез, аннан сон өйләнешерсез!
Ирек эндәшмәде. Ул башкача уйлый...
Маһинурнын кимсенүе озакка бармады. Анын уйлавынча. улына өйләнергә чыннан да иртә, улына пар кыз Рәйсә ише генә дә түгел, фәрештәгә тин кыз булырга тиеш. Анын алтын баганадай улына кызлар табылыр...
Ирек Казанга кайтты. Әтиләренен җавабын ишеткәч, Рәйсәнен җене котырды:
— Ярар, күрсәтермен мин аларга тагын бер елны! Юләр булдым үзем кайтмыйча! Кайтабыз!
***
Шәмсия белән Фатыйх йокыга талганнар иде, ишек ачылып, кемдер «шалт!» итеп электрны кушкач, уянып киттеләр.
— Әти! Әни! Торыгыз!
— Ай Алла! Ни булды? Нәрсә бар? — диде Шәмсия, өй уртасында кызлары басып торганны күреп.
— Торыгыз, киенегез, сөйләшәсе бар!
— Нәрсә турында? — Фатыйх чалбарын эләктерә-эләктерә чаршау артыннан чыкты. Рәйсә ишекне ачып кычкырды:
— Ирек, кер, нишләп анда торасын, өйгә кер!
Егет кыенсынып кына өйгә керде. Фатыйх кызынын ни өчен кайтканын белсә дә, сорады:
— Нәрсә, әллә янып киләме? Нишләп йөрисез төн уртасында?
— Сезнен аркада! Нишләп Ирекне борып җибәрдегез ?! Ник ризалыгыгызны бирмәдегез?!
Шәмсия Ирек бар дип тормады, уйлаганын әйтте:
— Сон, кызым, ничек сине шул йортка курыкмыйча бирик? Анда бит сина өч биана! Маһинур үзе генә дә әллә ничәгә торырлык! Син анда ничек яшәмәк кирәк?! Тора алмассыз!
Фатыйх терсәге белән хатынынын кабыргасына төртте:
— Тик кенә тор! Җитте! Кызым, сез бик яшь бит әле, өлгерерсез әле өйләнешергә.
— Без бит инде тугызынчы класстан бирле йөрибез! Күпме йөрергә була!
Ата-ананын йокысы качты. Өйдә балкып ут яна, яшьләр киенгән килеш чит кешедәй басып торалар. Казан тикле Казаннан җиде төн уртасында тунып-өшеп, арып кайтканнар...
— Әйдәгез, чишенегез, хәзер самавыр куям, — диде Шәмсия.
Рәйсә белән Ирек,мөнәсәбәтләрнен йомшарганын тоеп, майлы ипи белән конфетлап чәй эчтеләр, тамаклары үлә язып ачкан иде, туралган ипи беткәч, тагын кисеп куйдылар.
Рәйсә корган план буенча, иртәгә Фатыйх белән Шәмсия аш әзерләп, Маһинур белән Ирхәт абыйсын чакырырга, берәр картны табып, никах укытырга тиешләр. Әтисе курыкмасын, беркем берни сизмәс!
Фатыйх бу сүзләрдән елмаеп куйды. Егет чагында дүрт ел сугыш утында йөреп, яраланып кайткан Фатыйх куркаклардан түгел! Теләсә кемгә курыкмыйча дөресен ярып салучан ир ул.
— Нишләп куркыйм! Курыкмыйм! Бәйләнүче булса, белмәдем, хатын укыткандыр, диярмен! Әниен коммунист түгел бит! — дип көлде Фатыйх.
Йокларга ятканда бик сон иде инде. Ирекне Көнкүрмешкә җибәрмәделәр. Булачак кияү беренче мәртәбә бабаларында калды.
Чаршау артына кереп яткач, Шәмсия иренә пышылдады:
— Син ни уйлап ризалаштын?! Кияүгә чыгу гына мени? Шул гаиләдә яшисе бар! Маһинурга чыдап торырмы? Атасы булса бер хәл ие...
— Егеткә тел тидермә! Әйбәт малай ул!
— Малае әйбәт булса, анасы авылда бер усал!
— Анын сина ни усаллыгы тиде сон? Маһинурга чыгарга җыенмый бит кызын, улына!
— Әйе, сезгә, ирләргә ул усал Маһинур түгел инде, чибәр Маһинур,
— диде хатын көнчелеге килеп.
— Җитәр, йокла, иртәгә эшләсе эшләр күп! — Фатыйх үзе тиз генә йоклап китә алмады.Кызы турында уйлады: «Кара син аны! Ут белән бер! Давылдай кайтып керде! Бер кешегә дә үзен җәберләтмәс, Маһинурга да!
***
Яшьләр оештырган туй күнелле үтте. Группаларында беренче туй булгангамы, кызлар-егетләр үз туйларын бәйрәм иткәннән ким кыланмадылар, кафе «ду!» килеп торды, барысы да бәхетле, шат, ин бәхетлеләре, билгеле, Рәйсә белән Ирек! Бу кичне Рәйсәнен бәхетенә кызыгучылар булды... Группадаш кызлары Ирек янында сыпыргаланып: «Ах, Ирек, милый, как же мы будем без тебя!»— дип шаярттылар. Шаяруы- чыны бергә булгандыр инде: «Увела нашего самого красивого парня. И не такая уж красавица, чем она его очаровала?» — дип аптырадылар.
Маһинур туйга бармады. Яшьләр арасында утырырга кыенсынды. Эчү мәҗлесендә булуны гөнаһ санады. Кодалары артыннан каклаган пар каз белән тау чаклы чәк-чәк пешереп җибәрде.
***
Ирек белән Рәйсә җәйге сессияне тапшырып, читтән торып уку бүлегенә документларын күчерделәр.
...Урман юлыннан Көнкүрмешкә таба чемодан тоткан егет белән кыз килә. Сөйләшеп барган җирдән егет туктый, чемоданын җиргә куеп, урман читендәге аллы-гөлле чәчәкләрне өзеп кызга бирә дә,кочаклап үбә.. Басу капкасына якынлашканда Ирекнен йөрәге талпынып типте — авыл капкасы белән бәйләнешле шатлыклы хатирәләр балачагын искә төшерде: авылга яшь килен төшәсе булса, алар Бәхтияр белән башкалардан калышмас өчен иртүк басу капкасы төбенә баралар.Күпме яшь киленнәрне капка ачып керттеләр алар! Чибәр киленнәр сипкән конфетларнын тәме һаман тел төбендә сыман! Ул көн малайларга олы бәйрәм: конфет-прәннекләрдән башка мәзәге ни тора! Алар бит бәхетле парларны беренче булып каршы алалар!
Ирек белән Рәйсә җәяүләп басу капкасына якынлаштылар... Күңеленнән егет малайларнын капка ачуларын тели, шуна өметләнеп кесәсенә вак акчалар да салган иде. Капка ябык, малайлар юк... Аларнын кайтасыларын ишетмәгәннәр шул... Ирек чемоданын җиргә куйды да, капканы киереп
— атлы арба үтәрлек итеп ачты.
— Әйдә, «килен», төкле аягын белән рәхим ит безнен авылга! — Рәйсәне күтәреп ачык капкадан алып керде. — Бәхет капкасы бу, белеп тор! Без ачып керткән киленнәр бар да безнен авылга гомерлеккә килделәр!
Рәйсә иренен муеныннан кочаклап көлде:
— Мин дә бәхетле! Мин дә гомерлеккә дип килдем!
Кечкенә авылга килен төшү — зур вакыйга. Теләсән-теләмәсән дә, энә күзеннән үткәрәләр, яшь килен сынау үтә. Рәйсә килен булып төшкәч, күрше-күлән аеруча кызыксынып күзәтте: ни булыр микән, Маһинурга килене түзеп торыр микән? «Килен кайнана туфрагыннан ярала» дигән гыйбарә бар. Монын шулай икәнен Маһинур башта ук төшенде: килененен холкында үз чалымнарын тойды — тәвәккәл, горур, үз сүзендә торучан.
Миргаяз хәзрәт утарында яшәгәндә кайнанасы белән кайнатасынын искиткеч итагатьле, ихтирамлы булулары, Мирфәез белән Маһинурнын тормышына сак караулары исенә төште. Мулла гаиләсендә алган бу сабак ана улы белән килененә карата гадел мөнәсәбәт урнаштырырга ярдәм итте — Маһинур яшьләрнен тормышына кысылмаска тырышты. Киленен утлы табага бастырыр дип көткән кайберәүләр аптырашка калдылар — гаиләдә тавыш-гауга чыкмады.
***
Беренче сентябрь көнне улы белән килене көтүдән үк тордылар. Өч чакрымдагы Кушимәнгә беренче дәресләренә барырга хәзерләнделәр. Алар киенеп чыгып кикәндә, Маһинур «Аятел Көрсине«эченнән генә укып озатты. Бераздан, капка төбенә чыгып, артларыннан карап торды: карангы-зәнгәргә буй төшкән костюм кигән озын буйлы, кин җилкәле Ирек ана дөньядагы ин чибәр егет, кадерлесе, газизе, тормыштагы бердәнбер шатлыгы иде.
«Бозауны сатып кәчтүм алып дөрес эшләдек, кеше арасында ким булырлык түгел, «агач күрке яфрак, адәм күрке — чүпрәк» димәсләрие! Укытучы балалар каршында үрнәк булырга тиеш! Аллага шөкер! Эшләре генә унышлы була күрсен, Раббым!»
Ирек белән Рәйсә бүген мәктәпкә беренче мәртәбә яна сыйфатта— укытучы булып килделәр. Үзләрен укыткан укытучылар янында эшли башлау шүрләтә дә...
— Кыенсынып тормагыз, анлашылмаган сорауларыгыз булса сорагыз!Барыбыз да башта өлкәннәрдән өйрәнеп укыта башладык, — дип тынычландырды Сәгадәт апалары — ин яраткан, серле карашлы математика укытучылары.
Хисләр канатында йөзгән Рәйсә дә, тыныч акыл белән фикер йөрткән Ирек тә тормышларынын ин җаваплы чоры башлануын, дөнья мәшәкатьләрен иннәренә күтәреп тартканда абынмаска, ялгышмаска, башкалардан ким булмаска, йөз яктысын сакларга кирәклеген анлап, киләчәккә гел изге планнар гына кордылар: алар да Сәгадәт апалары кебек гадел, саф күнелле булырлар...
Сәгать арты сәгать, дәрес артыннан дәрес үтә, гомер дә... Әле күптәнме дулкынланып беренче дәресләрен биргәннәр иде, беренче чирек азагына якынлашкан. Ирек күнелендә йөрткән планы турында хатыны белән кинәшләште:
— Рәйсә, әгәр район мәктәбендәге кебек тарих музее оештырсак, килеп чыгар микән? Булдыра алырбызмы?
— Нигә булдырмаска! Син булдырасын аны! Рамнарны, плакатларны менә дигән итеп ясыйсын! Борынгы әйберләрне җыярга укучылар булышыр. Әйт кенә, хәзер китерә башларлар! Келәт-сарайларда, чормаларда иске- москы бетәсе түгел!
Хатынынын дәртле монологыннан Ирек рәхәтләнеп, озак итеп көлде.
— Иске-москыдан гына музей төзеп булмый! Әйдә бергәләп планын, эчтәлеген төзик.
— Әйдә! Ин башта укучылардан музей советы төзергә кирәк. Нәр бүлеккә җаваплыларны билгеләргә. Мин музейга экскурсоводлар әзерләрмен!
— И тиз дә инде син! Экскурсоводлар! Хотя... — Ирек хатынынын кин
фантазиясенә ышана, ул әллә ниләр уйлап чыгарырга мөмкин!
Директорга рөхсәт сорарга Ирек әзер план белән керде. Мондый эшлеклелек ошады булса кирәк, кызыксынып тынлады.
— Әйбәт эш башларга җыенгансын, давай, эшлә, ярдәм кирәк булса, үземә мөрәҗәгать ит.
Ирек үзе мавыктыргыч планнар белән янып йөргәнгәме, мәктәпнен бар классларына да музей чире йокты. Укучылар алып килгән әйберләр арасында тарихи яктан бәһасезләре дә, кирәкмәгәннәре дә булды. Балачага ата-аналарыннан сорап та, сорамыйча да ташый башлады, шунын аркасында бер күнелсез хәл булды.
Бер көнне директор кабинетына ачуы йөзенә чыккан хатын килеп керде.
— Ул ниткән эш? Нишләп бала-чаганы котыртып җата ул Маһинурнын уйнаштан туганы? — дип чәрелди башлады.
Нәр очракта да үзен әдәпле тотарга өйрәнгән директор:
— Ни булды, Әминә апа? Тынычланыгыз, яхшылап анлатыгыз, — диде.
— Бәй, нәмәшләп сорамай-нитмәй өйдән әйбер ташыйлар? Минем малай җон кабасын алып киткән! Бездә кешегә өләшер әйбер җук!
— Хәзер укытучыны чакыртам, анлашырбыз! — диде директор.
Бераздан бүлмәгә Ирек килеп керде. Энәдән-җептән генә чыккан модный костюм кигән озын буйлы, бөдрә чәчле егет директор янына килеп баскач, хатын бер директорга, бер Иреккә карап, телсез калды — каршысында басып торган матур, сөйкемле егеткә карата «уйнаштан туган» дигән сүзнен нинди урынсыз, мәгънәсез икәнен, үзенен вак нәрсә өчен печтәнләп йөрүенен оят икәнен анлады.
— Нигә чакырдыгыз, Рифкать Давлетович?
— Менә Әминә апанын улы сорамыйча музейга экспонат алып килгән.
— Нинди экспонат?
— Җон кабасы.
— Ә-ә, бар бугай андый әйбер. Безнен музей активы әйберләрне язып, номерлап кабул итә. Алып китегез, — диде Ирек хатынга.
Хатын инде сүрелгән, тынган, ник килгәненә үкенә дә башлаган иде.
— Җарар инде... Каба да булдымы әйбер... Калсын.
***
Авыл халкы алдында «ялгызак ана» булып йөргән Маһинурнын гаиләсе, оныгы тугач, хәзергечә әйтсәк, «яна статус» алды: беркем тел-теш тидерерлек түгел — законлы гаиләдә Ирекнен кызы туды. Шатлыкларын-кайгыларын «сандыкта» сакларга күнеккән Маһинурнын тормышы, яшәвенен мәгънәсе янаргандай тоелды — кечкенә кызчык әбисенен ин җылы, ин изге хисләрен уятты.
Гаилә тагын ишәйде: туксанны тутырган Саимә карчык, Маһинурнын олыгайган Фатыйма тутасы белән алты җан өчен мәрхүм Хөснимәрдән карт салган йорт тарайды,искерде. Заманасы да үзгәрде: авылда кешеләр ак кирпечтән йорт төзеп, түбәсен шифер белән ябалар. Андый йортлар янында Ирекләрнекенен фәкыйрьлеге күзгә төртелеп тора...
Ирекнен әле беркемгә дә чишмәгән хыялы бар: яна йорт төзисе килә. Килә дә бит... «Йорт төзүнен ние бар — мүкләсе дә чутласы!» — дип тиккә генә шаяртмаганнар! Мүкләп чутлаганчы, ай-һай күпме нәрсә кирәк! Ирек шуна да бу планын ерак киләчәккә багышлаган иде, тик, хикмәти Хода, бик нык теләсән, хыяллар да тормышка аша икән!
Эшнен башы болай булды. Кушимәнгә укытырга биш авылдан яшьләр көн саен килеп йөриләр. Җәен ярый әле — өч-биш чакрымны тиз үтәләр. Язын-көзен саз ярып, кышын кар ерып йөрү яшьләргә дә җинел түгел, дәрескә сонга калган очраклары була. Укытучыларга гына түгел, үзенә дә үтә таләпчән директорнын түземлеге бер вакыйгадан сон тәмам төкәнде.
Бер көнне,алтынчы дәрес тәмамлангач,укытучылар да укучылар да кайтып киткәч, Мөхлисәттәй парталарны бастырып куеп идән юа башлаган иде, директор килеп керде.
— Мөхлисә апа, нишлисен? Кая бөтенесе дә?
— Кемнәр?
— Укытучылар, укучылар! Әллә алтынчы дәрес булмады?
— Нәмәшләп булмасын! Дәресләр бетте бит инде!
— Ничек? Әле алтынчы дәрес башланырга гына тиеш!
Мөхлисәттәй аптырады.
— Апаем, башны катырып йөрмә әле! Дәресләр бетте! Ызбанукны алты тапкыр бирдем, алты тапкыр чыгардым! Бук ашап йөрмә, син дә кайтып кит! — Мөхлисәттәй мәктәптә үзен хуҗа итеп тота, укытучыларны да, укучыларны да бериш күрә.
Директор эндәшмәде, Мөхлисәттәйнен кинәшен тотты бугай...
Эшне сизде мәктәпнен кынгырау кагучысы, сер генә бирмәде.
— Мөртәтләр, бүген барысы да сәгать телен борганнар!
Икенче көнне Мөхлисәттәй булган хәлне укытучыларга сөйләгәч, тәгәрәшеп, хәлләре беткәнче көлделәр! Яшь укытучылар тәнәфес саен сәгать телен күчергәннәр дә, алты дәресне биш сәгатьтә укытып тайганнар!
— Чукынмышлар! Янадан сәгатькә кагыласы булмагыз! Мине эшсез калдырасыгыз киләмени! — диде Мөхлисәттәй.
Шушы очрактан сон директор барысын да җыеп кинәшмә үткәрде.
— Все, иптәшләр, мондый җавапсызлыкны бетерәбез! Кайтып-килеп йөрүләр булмаячак! Монын өчен яшь укытучыларга үзебезнен көч белән тулай торак төзибез. Мәктәпкә утынга бик шәп делянка бирделәр, менә дигән деловой агачлар бар. Шуннан сайлап кисәбез дә, эшкә тотынабыз!
Урман кисәргә баргач, Ирекнен күнел түрендәге хыялы янарды. Әнисе белән кинәшергә булды.
— Әнкәй, әллә тәвәкәлләп өйлек бура ясыйбызмы? Мәктәпнекен кискәндә, берочтан үзебезнекен дә кисәр идек. Ташырга да җайлы була — үзебезнен авыл өстендә генә — якын.
Маһинур озак уйламады, улы акыллы кинәш бирә — җае чыгып торганда нигә эшләмәскә.
Ап-ак усак бүрәнәләрдән кечкенәрәк булса да өй салып, түбәсен шифер белән ябып, яна йортка күчкәндә Ирек чиксез горур иде!
Төн чыкканчы алтын сарай салу әкиятләрдә генә була. Маһинурлар яна өйгә күчкәнче байтак вакыт үтте. Искесен сүтеп, янасын күтәргәнче, ферма йортында яшәп тордылар. Бу эшне җитәр-җитмәс акча белән үзләре генә ничек очлап чыгарлар иде микән, авылдашлар булышты — өмә ясадылар, эшне оештырыга Маһинурнын энесе Ирхәт ярдәм итте.
Яна йортта Ирек белән Рәйсә аз гына яшәп калдылар.
Укыта, башлауларына дүртенче ел киткән иде. Рәйсәне классы белән күрше авылга бәрәнге алырга җибәрделәр. Якын булса да, Рәйсә Көнкүрмешкә кайтып йөрмәде — укучыларын калдырырга курыкты — сигезенче класс бит, ни булмас, барысы өчен дә ул җаваплы. Атна буе куна-төнә яттылар, эшләрен бетермичә кайтмадылар.
Рәйсә Ләйсәне өчен тыныч — әбисе оныгына җан атып тора! Баланы вакытында ашата, юындыра, йоклата, Рәйсәнен үзеннән остарак карый.
Атна эчендә кызын өзелеп сагынды. Эшләрен бетереп кайтканда Рәйсәне яналык көтеп торган икән — Ирекне райкомолга эшкә күчергәннәр! Бу хәбәрне Рәйсә башта тыныч кына кабул итсә дә, уйлый-уйлый кабына башлады:
— Ничек инде?! Нигә мина хәбәр итмәдегез?! Нигә минем белән кинәшмәде? Бәлки, минем район үзәгенә күчәсем килмидер! Нишләп алай яшертен генә безне ташлап китеп барды?!
Маһинур киленен тынычландырырга тырышты:
— Ирек үзе дә аптырады. Бик ашыгыч кына китеп барды, сина хәбәр итәргә дә вакыты булмады. Райкумнан кеше килгән дә, утыртып алып киткән. Райкамул секретаре итеп куярга дип.Казанга җибәргәннәр, эш кабул итәргә.
Авылда эш өсте — бөтен кеше бәрәнге ала. Йорт саен утыз сутый бакча, янгырларга чаклы алып бетерергә ашыгалар. Маһинурларнын бәрәнгесе бер көрәк тә алынмаган, җитмәсә, Ирек Казанга китеп барган. Рәйсә аз булса да казый торыйм дип бакчага чыкты. Күрше ызанда Бәдрикамал карчык та берүзе чокый иде.
— Алла ярдәм бирсен, Бәдрикамалтәй! — дип исәнләште Рәйсә.
— Рәхмәт, кыдым! Нәмәшләп бер үден генә чыктын? Тегеләр кая? — «Тегеләр» диюе — өйдәге берсеннән берсе карт ике карчык та Маһинур иде.
— Өйдә.
— Кыдым, нәмәгә берүден интегәсен?
— Интекмим, Бәдрикамалтәй! Эшләмәгән эш түгел бит! Барыбер үзебезгә аласы.
— И-и-и, эшчән дә бала инде үден! Минем малайнын катыннары эшкә түдмәйләр, аерылалар да китәләр! Син дә интекмә, кыдым! Нәмәшләп тегеләр сине генә җигәләр? Эшләй дигәч тә... Син дә адәм баласы инде, ата-анана гадид... Булмаса, берад куркыт үдләрен,атаннарга китеп тор!
— Юу-у-к, Бәдрикамалтәй, мин монда китәргә дип килмәдем! Мин эштән курыкмыйм! Түзәм әле! Түзәлмәслек булса, үзләрен сидереп сидекләренә утыртырмын!
Ызанда казынган карчык «дөрес ишетәм микән?» дип аптырады, туктап Рәйсәгә карап катты: каршысында яшь килен түгел, Маһинур үзе торгандай булды.
— Болай гына әйтүем... Кеше сүләгәнгә генә...
— Нәрсә сөйлиләр? — Рәйсәнен күнеленә шик төште.
Карчык артык сүз ычкындырганын анлады бугай, сүзне бормакчы булды:
— Сүләйләр дип... Каты -кыд теленә ни килә шуны сүләй...
— Юк, Бәдрикамалтәй, бер башлагач, әйтеп бетер! Ни дип сөйлиләр?
Карчык ык-мык итмәкче иде, Рәйсә кыса башлагач, әйтергә мәҗбүр булды:
— Ирек ташлап киткән диләр...
Рәйсә көрәген җиргә ыргытты да ашыга-чаба өйләренә кереп китте.
— Әнкәй, Бәдрикамалтәй нәрсә сөйли ул? Ирек мине ташлап китте мени? Авылда шулай дип сөйлиләр икән!
— Юкны сөйләмәсеннәр! Минем улым җүнле ата баласы! Андый юләрлекне эшләмәс! Кеше сүзенә ышанма! Әйттем бит инде, Казанга ашыгыч җибәрделәр! Сабыр бул, Ирек тиздән кайтып җитәр.
Кайнанасы авызыннан чыккан «минем улым җүнле ата баласы» дигән сүз Рәйсәнен миенә барып урнашты: мона кадәр иренен кем улы икәне турында уйланмаган да иде. Атасы юк икән — юк! Менә хәзер барып җитте: кем икән сон ул «җүнле ата»? Бу сорау шундый да үткен, кызыктыргыч иде, Рәйсәнен хәтта ачуы онытылды! Тик Маһинурдан ул турыда сорарга ярамый — тыелган тема... Рәйсәгә хәтта иренен серле «җүнле ата баласы» булуы ошап та куйды...
Райкомолнын беренче секретаре Вилдановнын Мәскәүгә аспирантурага китүе сәбәпле, Ирекне тиз арада мәктәптән район комсомол комитетына алдылар. Вилданов урынына кандидатураларны тикшергәндә Ирекне ин кулай санаганнар — райкомнын беренче секретаре Кушимән мәктәбендә Ирек оештырган музейны бик ошаткан. Комсомол конференциясендәге чыгышы да унышлы булган. Шулар өстенә булачак комсомол җитәкчесенен килеше-килбәте дә исәпкә керми калмагандыр...
Казаннан кайткач, Ирек хатыны белән кызын район үзәгенә алып китте. Атна саен өчәүләп райкомолнын кызыл мотоциклына утырып Көнкүрмешкә, яна йортларына кунакка кайталар. Ишек алдына кызыл матай кунаклагач, Маһинур канәгать булып күрше-тирәләргә күз сала
— күрәләр микән анын улы кайтканын? Ирекнен райкомол җитәкчесе булып
күтәрелүен олы мәртәбә дип кабул итте, горурланды.
***
Беркөн диплом алып Бәхтияр кайтып төште. Дуслар сагынышканнар иде, кочаклашып, көрәктәй зур куллары белән аркаларыннан кагып исәнләштеләр.
— Менә, университеттан юлламаны үзебезнен районга бирделәр. Редакцияга кайттым.
— Шәп булган! Котлыйм! Безнен редактор яхшы егет! Редакциядә булдынмы сон әле?
— Ин башта шунда кердем.Редактор тизрәк эшкә чыгарга куша. Карале, син монда олы начальник икәнсен —аерым кабинет!
— Шту син! Әле райкомолга «Москвич» та бирделәр! Бүген сине җилдертеп Көнкүрмешкә алып кайтам! Хәзер безгә барып чәй эчәбез дә, Рәйсә белән Ләйсәнне алып кайтып китәбез.
Җәйге коры юлдан тузан туздырып кызыл «Москвич» чаба. Машинадан алда Бәхтиярнын уйлары йөгерә... Йөрәк кызуырак тибә... Тизрәк, тизрәк! Анда балачагы, яшьлек мәхәббәте көтәдер кебек... Һәр борылыш, урман юлындагы имәннәр, чикләвек куаклары — бар да таныш, сагындырганнар! Монда күк тә, һава да башка! Һавасы каймак кебек, баскан җирен рәхәт
— табанга йомшак...
Ул кичне Көнкүрмешнен ике йортында утлар озак янды.
Бәхтияр кайтып кергәндә әнисе нәрсә белән мәшгуль булгандыр, абайламады, бары үзенә төбәлгән зур зәнгәр күзләрдә кабынган шатлык, сөенеч җирдән күкләргә күтәргәндәй булды! Әнисенә таба атлады, очрашу сөенеченнән әнкәсен кочаклыйсы, үбәсе килде, тик базмады, һәрвакыттагыча ике куллап күреште. Борынгы кануннар канга сенгән, күрәсен, авыр тормышлы крестьян гаиләсендә балаларны үбеп-кочып үстермиләр, ана карап күнелдәге ихтирам, ярату хисе ким булмый...
— Әнкәй! Менә сина диплом алып кайттым! Бу дипломда синен өлешен күбрәк! Син теләгән «тел ачкычлары» нык ярдәм итте! Рәхмәт сина!
Бәхтияр дипломын әнисенә сузды. Куе зәнгәр төстәге каты тышлы дипломны кытыршы кулларына алып, Хөррия бәхетле елмайды.
— Тырышып алган белеменнен куанычын, рәхәтен күрергә язсын, Бер Ходаем! Үзенә бик зур рәхмәт, улым! Атана гына бу шатлыкны күрергә насыйп булмады... Анын бар теләге сина белем бирү иде. Васыять итеп әйтте: «Берүк Бәхтиярны укыт!» — диде.
Бәхтияр әтисенен икенче васыятен дә белә: ул аны гармунчы итәргә теләгән... Әле дә исендә: әнисе гармун алыр өчен бозавын саткан иде. Күптән хыялланган акча булгач, алар Хәмидә апасы белән Бакалыга барып гармун алып кайттылар. И ул вакыттагы сөенечләр!.. Гармун уйнарга үз башыннан өйрәнде. Хөрриянен биш баласы арасында ин нечкә күнеллесе дә Бәхтияр булды. Әллә өйдә биш хатын-кыз арасында бердәнбер малай булганга, аны ныграк яраттылар — иркәләделәрме, табигать анын берүзенә монны күпләп бүләк иткән... Ул мон — ачык яра кебек, һәр кичерештән сулкылдап тора... Бар кичерешләрен, шатлыкларын-сагышларын гармун телләренә салып уйный. Шул ук бетмәс мон университетта чарлаган шигырьләренә дә күчте. Яшь кенә егетнен язган әсәрләрендә бар дөньянын гаме, халык язмышы, авыл язмышы өчен монлану каян килә?
Самавыр янында ана белән ул кара-каршы утырып чәй эчтеләр. Күптән түгел генә шау-гөр килеп торган тыгыз йорт бушап калган — Бәхтиярнын өч апасы белән сенлесе, үзләренә тиеш мендәр-юрганнарны алып, туган оядан очып киттеләр. Күп михнәтләр кичергән бу өйдә бүген бәхет хөкем сөрә. Читтән күзәткән кеше ана белән улынын бер-берсенә шулкадәр нык охшашлыгына исе китәр иде: кин биек мангай, озынча йөз, зур зәнгәр күзләр...
Хатирәләргә чумып утырды Бәхтияр. Барысы да артта калды. Хәзер ул дипломлы журналист.Эшләр, әнкәсен авырлыклардан саклар, кайда яшәсә дә, әнкәсе анын белән булыр!
Улынын күнелендә нинди изге, газиз урыны барын белә микән Хөррия?!
Бәхтиярнын бүгенге кичтә туган хисләре кәгазь битенә якты нур булып төште:
Тын белән җылыталармы, Куенга салалармы - Әнкәйләрнең бәгырьләре Тулы кош балалары! Очыралар еллар буе, Озаталар берәм -берәм, Мең төрле бәла-казадан Йолачак дога белән.
***
Кала беркөнне ялгызы Буш оя, ятим оя;
Килә дә көзге болытлар, Сагышын, яшен коя.
Сулкылдый ана йөрәге:
Күшекмәделәр микән?... Җилләргә биреп җибәрә Актык җылысын бу җан... Елларга таралалармы, Егылып калалармы?
Әнкәйләрнең бәгырьләре Тулы кош балалары...
Бәхтияр редакцияда эшли башлагач, Ирекнен комсомол эшенә бермә- бер ярдәм булды — район газетасында яшьләр-комсомоллар турында мәкаләләр, очерклар еш басыла башлады. Дустынын җинел кулы белән газетада «Яшьләр меридианы» дигән яна сәхифә ачылды.
Яна эшенә күнегеп килә иде. Комсомол белән эшләү Иреккә гаять кызыклы, мавыктыргыч, эш нәтиҗәләре күзгә күренеп тора! Яшьләр колхозларда төп көч, һәр тармакта үзләре үрнәгендә әйдәп баручылар бар. Бу вакыт, мөгаен, колхозлар ныгып килгән чор булгандыр — игеннәр унган, терлекләрнен менәрләп үрчегән, колхозчыларнын кадере арткан вакыт. Районда, республикада алдынгы колхозчыларны чакырып хөрмәтлиләр, дефицит товарлар белән бүләклиләр: суыткычлар, телевизорлар, мотоцикллар, келәмнәр, резин бутыйлар, сәйлүн чәйләр — ин беренче чиратта колхозчыларга: сыер савучыларга, дунгыз караучыларга, тракторчы- комбайнчыларга, алардан артса гына башкаларга. Артмаса да, авыр эштә тырышып хезмәтен куйган җир кешесен олылауны башкалар шулай тиеш дип кабул итәләр.
Ирекне ашыгыч кына партия райкомына чакырдылар. Беренче секретарь эшне анлатты:
— Нәҗметдинов, сина җаваплы һәм почетлы эш тапшырырга ниятлибез: безнен районга Болгарияга утыз кешелек путевка бирәләр, группанын җитәкчесе буласын. Күпчелек путевкалар колхозчы яшьләргә бирелергә тиеш, яртысыннан күбесе, во всяком случае.Үзегезнен комсомол бюросында кандидатураларны сайлагыз. Список әзер булгач, мина күрсәтерсен. Обком профсоюзов белән связьга кер, условиялары белән таныш. Анлашылдымы? Ризамы?
— Анлашылды. Риза.
— Чит илгә чыгу ответственный эш, ныклап хәзерләнегез, кандидатураларыгыз надежный булсын! Болгарияга баргач, чепе чыгарлык булмасын! Әйтергә онытып торам икән — җитәкче буларак, сина путевка бесплатно.
1967 елнын июль башында Дәүләтбай туристлары Одесса портында «Үзбәкстан» дигән теплоходка утырып, Кара дингез буйлап Болгарияга юнәлделәр. Башкалар ваемсыз ял иткәндә, Ирек һәр минут сактагы солдат кебек — урысча әйтсән — «начеку»! Үзеннән башка егерме тугыз җан! Инструктаж үткәрде үткәрүен: фанер чемодан алмаска! Күн чемодан булмаса, һич югында тышларга! Аракы алмаска! Артык акчаларны Одессада саклык банкына салырга! Ирләргә берничә пар запас оекбаш алырга! Шулай ук күлмәкне дә! Баргач та, капланып магазиннарда акчаны — болгарские левы — туздырып бетермәскә! Чит ил кешеләре белән элемтәгә кермәскә!
Күпләрнен Татарстаннан ары, кайберләренен районнан ары чыкканы булмаган авыл яшьләре Болгарияга баргач, дөньяда башка төрле тормыш та барына ышандылар: Варна портына төшкәч, аларны ак лайнерларга охшаган автобуслар каршылады; кара чәчле, шомырт кара күзле гид Христина саф русча, гаҗәп мөлаем тавыш белән, дусларча якын итеп Варна шәһәре турында сөйли-сөйли алар ял итәчәк курортка юл тоттылар.
— Сез яшәячәк отель «Акация» дип атала. Ул дингездән илле метрларда гына урнашкан. Вам повезло, — дип өстәде гид.
Безнекеләрнен колагына «отель» дигән сүз дә ят янрады. Монда аларны шаккаттырырлык нәрсәләр көтә иде.
— Сезне «Кривая липа» ресторанында кичке ашка көтәләр, — диде Христина.
Дүртәр кешелек өстәлләр янына утыргач, безнекеләр «чыш-пыш» килешә башладылар: өстәл уртасында озын муенлы, шешәсе тирләгән кызыл вино, кеше санынча минерал су шешәләре, озын тәпиле бокаллар, тәлинкәләр янында пычак-чәнечкеләр... Чәнечкеләр — икәү! Әнә шул икенче чәнечке аптырашка калдырды! Анысы нәрсәгә икән? Адәм мәсхәрәсенә калмас өчен, Ирек официанткалардан белеште.
— Кечкенә чәнечке пирожный ашарга икән.!
«Мәсхәрә» дигәннән, безнен Совет туристлары турында анекдот ишеткәннәр иде. Кайсыдыр илдә безнекеләргә аш алдыннан үзбәк касәсе кебек савытларда су биргәннәр, имеш. Болар күп уйлап тормыйча, күтәреп эчеп куйганнар. Официантлар унайсызланып кына сунын кул юарга бирелгәнен анлатканнар.Нинди ил булгандыр — кеше ашарга утырганчы ук кул юарга тиеш бит югыйсә!
Дәүләтбайныкылар ким-хур булмадылар булуын, тик менә баргач та кибетләргә ябырылып, безнен илдә бик сирәк кешеләр генә кия башлаган ак нейлон күлмәкләр, шундый ук хатын-кыз блузкалары алып башлары күккә тиде, әмма акчаларын тотып бетерә яздылар. Югыйсә шул турыда кисәткән иде Ирек!
Мисбах исемле тракторчы егет «авыртмас башка тимер таяк» ка әйләнде. Экскурсиягә барырга ж,ыенганнар иде, Мисбах юк !
— Кайда ул ? Берәрегез күрдеме? — диде Ирек борчылып.
— Исерек ул, — диде бүлмәдәше.
— Ничек исерек? Кайда эчкән?
— Бүлмәдә. Ул чемодан тутырып аракы белән сигарет алып килгән.
Ирек йөгереп Мисбах яшәгән номерга кереп китте. Шкаф өстеннән егетнен чемоданын сөйрәп төшерде: сигаретлар арасында яткан өч яртыны алды. Караватта яткан егетне йолкып торгызды, йодрыгы белән чыраена бәрәсе килде, көчкә тыелып калды.
— Сволочь, дунгызга әйләнеп исереп ятарлык булгач, ник монда килден? Авылында ятарга иде, синен урынга берәр юньле кеше килгән булыр иде! — Ирекнен теге шешәләрне ташка бәреп ватасы килде, бөкеләрен каерып ачты да, аракысын унитазга агызды. — Әгәр янадан исергәненне күрсәм, путевканны алып, Союзга кайтарып жцбәрәм! Монда безнен илне мәсхәрәгә калдырып йөрергә ирек бирмәм!
Бу хәлдән сон Ирекнен тынычлыгы бетте: Мисбахны күздән яздырмады. Аннан башка вак-төяк борчылулар да булып кына торды: якында гына барган төзелештә эшләүче төрек егетләре безнен кызлар янында бөтерелделәр, Нәкыя исемле кызга гашыйк булган егет кияүгә чыгарга сорап чат ябышты.
Болгария безнен туристларнын күнеленә мәнгелек мәхәббәт булып урнашты. Ожмахка тин шәфталу-өрек плантацияләре,яна сауган сөт кебек җылы дингез дулкыннары, алтын комлы яр буе пляжлары, атаклы Добруджа үзәнлегендә үскән бодайнын мич төбенә — кирпеч өстенә салып пешерелгән калачынын тәме, кояшлы йөземнән сыгылган,телне камаштырырлык шәрабләре — бәхетләренә тигән олы бүләк булды. Монда күргәннәре «Мен дә бер кичә» әкияте иленнән иде...
Туристларнын программасы тыгыз булды: ил буенча сәяхәт иттеләр, Шипка
тавында рус солдатларына куелган һәйкәлне күрделәр (Болгарияне төрек басып алучыларыннан коткаручыларга), пионер лагерына балалар белән, консервы заводына эшчеләр белән очрашуга бардылар, Болгариянен Социалистик Хезмәт Геройлары белән таныштылар.
Ин дулкынландырганы Софияда Совет солдатына куелган һәйкәл булды. Болгарияне немец фашистларыннан азат иткәндә корбан булган совет солдатлары истәлегенә куелган бу һәйкәлгә болгарлар яратып Алеша дип исем биргәннәр. Биек постаментта басып торган ватандашлары сынына карап, безнен яшьләр тын калдылар: кайларда гына ятмый совет солдатлары... Кемнәрнен кадерлеләре туган илләренә кайта алмый, Карпат тауларында башларын салганнар?..
Сәяхәтнен азагында аларны Кара дингез биш баллы шторм белән сынады:
иртән торуларына бишектәге кебек селкетә, аякка бассан, ябышмыйча барып булмый, кайберәүләр авызларын тотып йөгерә... Ресторанда моряклар тозлы кыяр өләшә. Кызык! Теплоход яныннан дельфиннар йөзә!
Болгария белән хушлашу монсу булды... Хуш, роза гөлләре иле! Имин бул!
Кайтканнан сон бер-ике көн һушка килә алмый йөргәннәрдер әле — ул кадәр рәхәт тормыштан сон җин сызганып басуларга, фермаларга, комбайн штурвалына тотынырга кирәк иде. Ирек, җитәкче буларак, группа турында тулы отчет бирде. Мисбахны телгә алмады.
***
1970 ел Советлар Союзы өчен зур юбилейлар елы булды. Пролетариатнын бөек юлбашчысы Владимир Ильич Ленинга йөз яшь тулды. Бу датаны Совет халкы гына түгел, бөтен планетада зурлап билгеләп үттеләр.
Комсомол җитәкчесе буларак, Ирек бу эшләрдә йөзеп йөрде. Җитмешенче ел анын үз язмышында да истәлекле булды.
— Нәҗметдинев, партиягә керергә җыенмыйсынмы? — диде райкомнын оештыру бүлеге җитәкчесе Госманов, күзлек өстеннән Иреккә сөзеп карап. Кара-кучкыл йөзле, алгарак чыгып торган зур кара күзле, калын тавышлы орготдел җитәкчесе Госманов Ирекне үз итә, чөнки райкомга кадәр ул да мәктәптә эшләп килгән иде.
— Партиягә кергәч, комсомол секретаре булып эшли аламмы сон?
— Анысын карарбыз, — диде һәр чактагыча үзенен монда кем икәнен яхшы белгән заворготдел. —Рекомендацияләр ал, документларынны тупла. Быел Ленин юбилее унаеннан яшьләрне партияга алачакбыз. Яхшылап әзерлән!
Партия бюросына кадәр башта карт коммунистлардан торган парткомиссия анын хәзерлеген тикшерәчәк: партия уставы, халыкара хәл буенча сораячаклар. Әй яраталар инде картлар яшьләрнен тетмәсен тетәргә! Эре генә кукыраеп, үзләренен өстенлекләрен күрсәтмичә калмыйлар!
Ирекнен борчылырлыгы юк — политик яктан хәзерлекле, комиссиядән үтүенә шикләнми.
Берничә сорауларына җавап биргәннән сон, кайсыдыр көтмәгәндә:
— Атан кем? — дип сорап куйды.
Ирек баскан җирендә тынсыз калды. Ул эндәшмәгәч, сорауны кабатлады:
— Атаннын исеме ничек? Паспортында?
Сорауга җавап бирергә кирәк иде.
— Паспортымда атамнын исеме юк... Сызык.
Бүлмәдә унайсыз тынлык урнашты. Кайсыдыр тамак кырып куйды. Ирек үзен ниндидер оят эш белән тотылгандай тойды. Йөзе кызыша башлады. Менә кайда көткән аны хурлык!... Бөтенләй онытылып бетмәсә дә, борчымый иде... Ул бит инде үзе әти кеше!
Егетне бу четерекле хәлдән кыерсытмыйча гына чыгарырга кирәк иде.
— Энем, партиягә кергәндә документ тутырырга, партбилет язарга кирәк
була.Ана кадәр паспортынны рәтлә. Шунсыз сине партиягә кабул итмәячәкләр. Хәзерләнеп беткәч,тагын килерсен.
Парткомиссиядән кыйналган эт кебек чыкты...
« Москвич »ка. утырды да, ярсыган йөрәген басарга теләп, машинанын бар булган тизлеген сыгып, кар бураны туздырып Көнкүрмешкә элдерде. Мәктәпләрдә кышкы каникул башлангач, Рәйсә Ләйсәнне алып авылга кунакка кайткан иде. Капка төпләрендә машина туктаганны ишетеп, Рәйсә йөгереп чыкты.
— Ничек булды, Ирек, парткомссиядән үттеңме?
— Үтмәдем!
— Нишләп?
— Атасыз кешене алмыйлар партияга! Атамны табарга куштылар! — Ирекнең сөйләшәсе дә килмәде.
Бу хәбәрне ишеткәч, Маһинур нәрсә турындадыр озак кына уйланып йөрде. Сандыгын ачып кәгазьләр актарды. Ирекнең тынчланганын көтте.
— Улым, син озакка сузмыйча Ижауга барып кайт.Үлгән булса да минем закунный ирем бар бит! Мин бит солдат хатыны! Сиңа аның исемен биреп буладыр. Кайнанам белән кайнатам янына барып, алардан рөхсәт сорап кайт! Алар бик акыллы, тәрбияле кешеләр, рөхсәт бирми калмаслар!
***