Сардекбашская сельская библиотека - филиал № 33

Роза Хабибуллина "Мулла килене" повесте (3)

Дәвамы...

— Маһинур апа, сине кәнсәгә чакыралар, — дип килде бер кыз.
— Кем чакырды?
— Прсидәтел.
— Нигә чакырды?
— Белмәем.
Идарәдә өч-дүрт кеше утыра иде. Исәнләшкәч, Маһинур ни әйтерләр микән дип көтте.
— Маһинур, әйдә уз, утыр. Исән генә йөрисеиме? Хәлләреи ничек?
— Ярыйсы, Фәррах абзый. Колхоз эшенә чыгарга кушасыимы?
— Маһинур, апаем, кайгыины ишеттек. Бөтенләйгә кайткансыи икән. Күбәйде инде кайгылар... Бездә дә... Өй саен диярлек... Эш менә болайрак: сине икенче бригадага бригадир итеп куймакчы булабыз, уйладык-уйладык та сине ии кулае дип санадык.
Маһинур тиз генә җавап бирмәде.
— Син инде халык арасында завудта эшләгән кеше, кыюлыгыи да, холкыи да килә.
— Шулай ук мөшкел мени хәлләр, Фәррах абзый? Миннән башка тәҗрибәлерәк кеше юкмени? Булдыра алырмынмы сои?
— Булдырасыи, апаем! Эшли башлагач, эшнеи ничек икәнен күрерсеи. Иртәгә иртән үк нәрәткә кил, Маһинур!
Эштән курыкмый Маһинур. Ничә ел заводта, станок артында уналтышар сәгать эшләгән чаклары булды. Ләкин колхоз хәрби завод түгел,монда тәртип башкачарак, кешеләр дә башка. Ач килеш бушка бик эшлиселәре килеп тормый... Заводта күп булмаса да, эш хакын ай саен түләп торалар, ипи карточкасы бирәләр, монда бер нәрсә дә юк.
Яиа бригадир эшли башлагач та авыл халкыныи һушы китте: моилы, ягымлы тавышлы җырчы кызны алыштырганнар да куйганнар, ул бөтенләй башка кеше. Таләпчән, усал иде Маһинур, ялкауларга, боладауларга көн бетте. Беренче атнада ук аннан зарланучылар, кычкырышучылар булды.
***
Чәчүне башкарып чыгуга, печән өлгерде. Кырык дүртенче елныи язы иртә килде, көннәр җылы торды, шуиа күрә бөтен нәрсә шаулап үсте. Малларга курмы әзерләп бетерүгә игеннәр өлгерде .Атлы ике лобогрейка арыш ура башлады. Басулардагы тук башакларга карап, колхозчылар икмәк өләшүләренә өметләнделәр. Авылдагы эшкә яраклы бөтен кеше уракка чыкты.
Маһинур үз бригадасыныи эше барышын карап йөрде. Бодай басуы тоташ алтын төскә кергән. Кыйбладан искән кайнар җилдән басу диигездәй дулкынлана. Ул дулкыннардан җылы булып башак исе, камыл исе, ипи исе күтәрелә, басу өстендә рәшә булып уйный.Маһинурныи кояшта янып каралган йөзендә канәгатьлек, шатлык: »Илаһым! Бу байлыкны түкми- чәчми җыеп алырга насыйп ит! Җыеп алсак, дәүләткә дә, колхозга да, халыкка да җитәр, Аллаһы боерса!» Тыгыз тук башакларны өзеп, учында уды — бодай өлгергән, яшкелт-сары орлыклар әле йомшак, сөтле, урып чүмәләләргә салгач, бөтенләй кибеп өлгерәчәк.
Уныш турындагы уйларын өзеп, күнелендә бер кыл тибрәнде: бодай арасындагы зәнгәр чәчәкләргә күзе төште. Зәнгәр чәчәкләр... Зәнгәр күзләр... Анын күзләре.. Бодай арасында хәтер булып балкып торалар... Әле генә куанычтан елмайган йөзе монсуланды... »Җаным-бәгърем, кояшлы җәйләрне, бу басуларны күрә алмадын,
тургай җырларын ишетмәден,. Әллә кайда, Литва җирендә салкын гүрдә ятасын... Каберенне дә белмим... Мирфәезем, синнән башка мин монда да ятим, ялгыз...» Тирә-яктагы матурлык, муллык, табигатьнен тантанасы Маһинурнын мәнгелек сагышын көчәйтте генә...
Басудан кайтышлый, туры идарәгә керде. Нәрәт вакыты җиткән иде. Гадәттә, нәрәт шау-шулы була,бүген монда тып-тын.
— Нәрсә бар? Нишләп аптырашка калып утырасыз?
Җавап бирүче булмады.
— Ник эндәшмисез?— Маһинур нидер булганын тойды.
Берсе авыр сулап җавап бирде:
— Районнан милиция килде. Урактан кайтучы хатыннарны тентегәннәр. Фәррах абзыйнын Сәлимәсе дә булган.
— Әстәгы, хәзер нишлибез инде? Фәррах абзый, милиция белән сөйләштенме? Кызларны алып китмәделәрме?
— Сөйләшмәдем. Алып китмәделәр.
Чүпрәккә төргән уракларын иннәренә элеп, арып-алҗып кайтып килүче хатын-кызлар каршысына чабып килгән ат кырт туктады. Тарантастан милиционер, Көтер белән аксак Хатыйп төште. Уракчыларнын куркудан җаннары чыга язды: харап булдылар, эләктеләр, тентесәләр башлары бетә! Шулай да, алар белән колхоз рәисенен кызы булгач, бәлки тентемәсләр дип өметләнделәр.
Шүрәлегә охшаган, эчкә баткан күзле Көтер черек тешләрен күрсәтеп елмайды. Авыл халкы бу адәмгә кеше өстеннән җалу язып торган өчен «Көтер» кушаматы такты: өтерне «көтер«гә әйләндереп.
Милиционер уракчыларга каршы килеп басты.
— Дөресен әйтегез, бодай удыгызмы?
Хатыннар эндәшмәделәр.
— Тентергә мәҗбүр итмәгез, яхшы чакта үзегез бирегез!
— Яхшылыгыгыз өчен рәхмәт инде, без бодай умадык! — диде хатыннарнын берсе, милициянен авыз тутырып «яхшылык» турында сөйләнүенә хурланып. Анын җавабында каршылык тоеп «закон кешесе» ирләргә башын какты:
— Давай, абзыйлар, тикшерегез!
— Әйдә, кил, Мөхәмәттин абзый, оятын булмаса, тикшер безнен ыштан төбен! — диде өйләрендә ач балалары көтеп утырган хатыннарнын берсе.
Ветсанитар булып йөргән Көтер, колхоз рәисе Гапсаттарны сугышка алгач, анын урынына утырмакчы булган иде, тик авылдашлары якын да китермәделәр, Фәррахны сайладылар. Менә хәзер ул Фәррахтан да, авылдашларыннан да үчен алыр! Нибуч!
Кабахәт кешедә дә акыл бар шул... Көтер фикеренчә, хатыннар бодай уганда, Сәлимә дә карап тормас, аз булса да уып алыр, Сәлимәне тотсалар, аны, мужыт, Фәррах урынына прсидәтел итеп куярлар...
Иләмсез Көтер килә башлагач, Сәлимә куркудан чырылдап кычкырды, унҗиде яшьлек кыз, тәненә ирләр кулы тиюдән коты чыгып, алъяпкычына уып салган кечкенә төенчеген җиргә ыргытты да, кычкырып елый башлады. Бичара кыз, бергә урак урган хатыннар аннан читенсенмәсеннәр, бодай усыннар, дип, бер-ике уч бодай уган иде.
— Ай-яй, Сәлимә, прсидәтел кызы башын белән, син дә урлашып йөрисен мени? — диде Көтер.
— Ничек прсидәтел кызы?— дип аптырады милиционер.
— Менә бит, бодаен үзе ташлады!
Районда алдынгылардан саналган, дәүләт планын үтәгән колхоз рәисенен кызын бодай белән тоткач, мимлиционер аптырашка калды: райкомда нәрсә диярләр? Анын бу эшенә ничек карарлар?Нишләп ул кыз бодай уган? Нүжәли прсидәтел башы белән семьясын туйдыра алмый?
Үзе барган саен авыллардан тарантас башына ни дә булса кыстырып кайтырга
күнеккәнгә, мона ышанмады. Ул тиз генә тарантасына менеп утырды да, атын камчылап, чаптырып китеп барды. Көтер дә, ана ияргән мәнсез дә, аптырап калдылар.
Сәлимә, атасын харап итте, эшеннән алырлар, аны төрмәгә җибәрерләр дип, үкереп елый, хатыннар тынычландырырга тырышып, анын янында кайнашалар.
Милиционер киткәч, хатыннар Көтергә ябырылдылар:
— Хәсис тәре! Безне төрмәгә утыртып, балаларыбызны ятим итеп нәмә эшләмәкче булдын?!
— Кара чырай, иблис, үзеннен нәселен коргыры!
— Катмыйсын да ичмасам, кабахәт!
Хатыннар ачуларыннан кызарып, йодрыкларын төйнәп, Көтернен өстенә бара башладылар.
— Телегезне тыегыз! — Көтер шүрләде бугай, ашыгып китеп барды. Чатан Хатыйп анын артыннан титаклады.
***
Аптырап утырган Фәррахка да, идарә членнарына да Маһинурнын ачуы килде.
— И-и-и, Фәррах абзый, бигрәк... «куркак инде син!» димәкче иде, әйтеп бетермәде, — бигрәк инде син! Прсидәтел башын белән семьянны шул хәлгә төшергәнсен! Син ач торудан колхоз баеый мыни! Адәм ышанмас! Белгән булсам, үзем ярдәм иткән булырыем!
— Ач, дип инде... Кеше ничек, без дә шулай... Бәрәнге бар...
— Хәзер үк районга кит! Райкомга кер! Безнен колхозны ыстырамга калдырмасыннар! Хәзер бит кырык беренче ел түгел! Әнә бит нинди уныш үстердек! Безнен колхозчылар эше бит ул!
— Мин кеше йөзенә карарга кыенсынам...
Фәррах гомер буе колхозда төрле эшләрдә, кая кушсалар шунда эшләп йөрде, кыюсыз гына, басынкы адәмне авылдашлары эшчән, тынлаучан, намуслы булганы өчен колхоз рәисе итеп сайладылар. Ләкин рәис өчен кирәк кыюлык, катылык анда юк, начальствога каршы әйтә алмый, шуна да көзен бар ипиен алып бетерделәр, халыкка өләшергә калмады.
Хәбәр районга таралып өлгергәнче, райком секретаре белән сөйләшергә кирәк иде.
— Алайса үзем барам! — диде Маһинур. Фәррах йөри торган идарә атына утырып, берүзе юлга чыкты.
— Ничава, егерме биш чакрымны без синен белән хәзер үтәбез, әйдә, малкай! — дип, дилбегәне ныграк каккалап, атны ашыктырды. Авыл артта калды. Район үзәгенә төн уртасында барып җиттеләр.
Райком каравылчысы секретарьның өенә шалтыратырга теләмәде:
— Әле күптән түгел генә кайтып китте. Ничек кешене төн уртасында уятасын?!
Маһинурның карышкан адәмгә ачуы чыкты:
— Кара аны, үзенә ишшу да начар булмасын! Давай, хәзер үк нумерын бир, үзем шалтыратам! Мин сина тегенди-мондый гына кеше түгел! Көнкүрмешнен колхоз бригадиры! Колхоз эше белән килдем!
Маһинурның әмере ышанычлы яңгырады булса кирәк, беренче секретарьның номерын җыеп, трубканы хатынга сузды. Бераздан трубкада карлыккан тавыш ишетелде. Маһинур килүенең сәбәбе җитди икәнен әйтеп гафу үтенде. Бераздан:
— Сез ат беләнме? — дип сорады секретарь.
— Ат белән.
— Деҗурный озатып куйсын, килегез.
Кайтыр юлда, Ык күперен чыкканда, ике ай күреп, Маһинур шаккатты — берсе күктә, икенчесе Ык өстендә! Түм-түгәрәк, яп-якты, шундый якын! Бөтен таплары аермачык! Гомерендә күргәне юк иде мондый матурлыкны! Айлы төндә көзгедәй
ялтырап тын гына аккан зур елга аша чыгарга туры килмәгән икән!
Күперне чыккач, йокысын качырырга теләп, рәхәтләнеп сузылып киерелде дә,дилбегәне тарантас тимеренә бәйләп куйды. Кәефе шушы тыныч айлы төндәй, борчулары таралды, күңелендә җиңеллек — тормыштан ризалыкмы, бәләкәй генә булса да кешегә ярдәм итүдән канәгатьме, үзеннән күпкә өлкән югары начальникның аның белән әйбәт кенә сөйләшүеннәнме.......................................................
Кояш чыкканда Көнкүрмешкә якынлашып киләләр иде. Урманга кергәч, йокысын юып алгандай булды! Әнә аның яраткан имәннәре! Аларның куе яшел ябалдашлары күләгәсенә әллә ничә атлы арба сыярлык!
Август ае көзгә кереп бара, ләкин әле көз түгел, Табигатьнең иң юмарт чагы: өлгереп-тулып җиткән, хисләре белән кайнар учагында яндырырлык- көйдерерлек яшь хатын кебек, сөеп туя алмаслык чагы...
Кояш чыгып кына килгән саф иртә хатынның күңел төпкелләрендәге моңнарын, сагышларын уятты:
Идел бит ул тирән бит ул,
Тирән бит ул, киң бит ул шул,
Тирән бит ул, киң бит ул.
Караңгы төн, болытлы көн,
Без аерылган көн бит ул.
Мирфәезе үлгәннән соң беренче мәртәбә җырлавы иде Маһинурның. Моңлы талгын җырга ат йөрешен тигезләде — җыр ритмы белән атлый. Менә хайван гына диген! Акылы юк дип кара!
Атны тугарып конюшнигә кертте дә, нәрәткә хәтле черем итеп алырга уйлап, Маһинур кайтып ятты. Әллә йоклады, әллә юк, кемнеңдер елый- елый: «Маһинур апакаем, тор!» — дигән сүзенә уянып китте.
— Нәрсә бар, ни булды?
— Маһинур апа, Сәлимә асылынган!
— Исәнме?
— Җу -у -ук...
Маһинур дерелди-дерелди киенде, башы әйләнә, куллары калтырый. Килгән кыз белән Фәррахларга йөгерде. Фәррах ишек алдындагы эскәмиядә башын иеп утыра иде.
— И, Фәррах абзый! Сөйләшеп кайтканыем бит! Бернәрсә дә буласы түгелие югыйсә! Соңга калдым! Кайткач та киләсем калган!
— Барыбер өлгермәсиен, төнлә булды бу хәл...
— И —и-и, хараплар булган бала! Сөйләшәсе калган Сәлимә белән, тынычландырырга кирәгие! Ачуландыгызмы сон әллә?
— Әзрәк әйткәнием инде, алай артык ачуланмадык та...
— Хурлангандыр, җаныкаем...
Сәлимәнен кайгысыннан ангыраеп, нәрсә кылырга белмәгән әнисен җәлләп, Маһинурнын үзәге өзелде. Унҗиде яшенә кадәр үстергән газизен югалткан ананын газапларын юатыр сүзләр ничек тапмак кирәк...
— Әскияттәй, сезгә Ходай сабырлыклар бирсен! Хәлләрегезне бик анлыйм..
— Мондый кайгыны Ходай дошманына да бирмәсен! Маһинур, апаем,нәмә эшләек микән?Җирләргә рөхсәт бирерләр микән?
— Районга хәбәр итәрмен, борчылма анысы өчен, үзем оештырырмын.
Бу коточкыч хәбәр авылда тиз таралды, мәет янына карчыклар җыела, башлады. Көнкүрмеш тарихында булмаган хәл — кеше үзенә-үзе кул салган... Бу кайгы авылны тетрәндерде...
Үзен авылда сөймәгәннәрен белгән Көтергә дә куркыныч булып китте
— моны көтмәгәние...Кеше үлеме, җитмәсә яшь баланын үлеме — шикаять язу гына
түгел. Сәлимәнен үлемен ана сылтаячаклар. Көнкүрмеш халкы туры сүзле, кыю, моннан сон күзен ачырмаячаклар.
Кызын җирләгәннән сон, беркемгә дә әйтмичә, Фәррах авылдан чыгып китте. Икенче көнне генә кичке нәрәткә кайтып керде.
— Мин райкумга барып, эштән алуларын сорап гариза яздым. Үзем урынына, Маһинур, сине тәкъдим иттем. Минем фикер белән ризалаштылар. Так шту иртәгәдән вакытлыча калхуз рәисе булып каласын. Шушы арада калхузчыларнын гомуми җыелышын җыеп,рәис сайларга кирәк. Менә шул. Пичәт шкафта, менә шкаф ачкычы. Мин, ни кушсагыз, шуны эшләрмен, кулымнан килгәнчә...
Сайлау җыелышында: »Фәррах абзый үзе эшләрлек бит, нәмәгә аны җибәрәбез?» — диючегә райком вәкиле:
— Эштән аны райком чыгармый, үз гаризасын гына канәгатьләндерә,
— дип җаваплады.
Райкомда Фәррахнын гариза белән килүенә сөенделәр, чөнки булып үткән хәлләрдән сон аны урынында калдырырга ярамый иде.
Колхозчыларнын гомуми җыелышында берничә кеше Маһинур өчен тавыш бирмәде, «тоткарландылар», әмма берәү дә каршы чыкмады.
— Мина шул чаклы җаваплы эшне тапшырасыз икән, анысы өчен рәхмәт, булдыра алганча тырышырмын, түлке алдан әйтеп куям, соныннан үпкәләрлек булмасын: эшкә аяк чалучылар булса, миннән шәфкать көтмәсен! Рас сайлыйсыз икән, арттан сөйләп йөрмәгез, үземә турысын әйтегез!
Фәррах урынына рәис булып калгач, Маһинурнын эше катлауланды— колхознын бөтен тармагы буенча хәзер ул җаваплы. Уйлардан башы тубал була: бу эшнен рәтенә ничек төшенергә? Ничек очына чыгарга? Ул бит бухгалтер да, агроном да, зоотехник та түгел! Үкенгән чаклары күп: «Юньләп уйламыйча риза булдым, дивана!» — дип үзен тиргәде. Шулай да көннәр алга тәгәри торды: көзге янгырларга кадәр ашлыкны урып-җыеп бетерделәр, дәүләт планын арттырып үтәделәр, хөкүмәткә тапшырганнан сон да байтак ашлык калды. Хәзер Маһинурны борчыган бер сорау — ничек колхозчыларга хезмәт көненә ашлык өләшергә? Планнарын арттырып үтәсәләр дә, районнан өстәмә план җиткерәчәкләр — районнын үз планы бар — икмәк планын үтәмәгән колхозлар өчен алардан алачаклар. Үткән елгы кебек кырып-себереп алсалар?
Маһинурны беренче мәртәбә колхоз рәисе буларак райком бюросына чакырдылар: дәүләткә ашлык тапшыру планынын үтәлеше тикшерелергә тиеш иде. Хатын бераз дулкынланды — бу бит колхоз җыелышы гына түгел...
Бюро үтәсе залга кергәндә секретарь кыз:
— Яулыгыгызны салмыйсызмы? — дип сорады.
— Нигә?
Кыз унайсызланыбрак:
— Гадәттә яланбаш утыралар, — диде.
Маһинур эндәшмәде. Бәйрәмнәрдә генә ябына торган чуклы ак шәлъяулыгын салмады.
Җыелган колхоз рәисләре арасында хатын-кызларны күргәч, Маһинур тынычланды: алар да яулыкларын салмаганнар.
Янына гүәрдин кебек таза озын гәүдәле Газзә килеп утыргач, Маһинур сөенде — таныш кеше ятлар арасында терәк кебек тоелды. Җыелыш башланганда Газзәне президиумга чакырдылар.
— Газзә апа, синен белән кинәшәсем бар иде...
— Җыелыштан сон сөйләшербез!
Дәүләт планын үтәүчеләр исемлегендә аны да мактаганда, залдагылар борылып карагач, Маһинур комачтай кызарды...
Газзә — тәҗрибәле рәис, исеме районда гына түгел, республикада билгеле. Анын колхозы ел саен дәүләт планын йөз илле процентка үти, колхозчылары тук, ипи
ашыйлар. Базарда он сатучылар да алар. Ничек аныкылар алай яши? Югыйсә үткән ел Көнкүрмештә дә ипиләр унган, халыкка өләшергә калмаган, дәүләткә алып бетергәннәр. Газзә ничек ипи өләшә алган? Маһинур дөньяга бүген генә тумаган, бераз чамалый, төбенә төшәр өчен тәҗрибәле кеше белән сөйләшәсе килә.
— Маһинур апаем, син акыллы хатын, эшнен нәрсәдә икәнен төшенгәнсен, түлке кешеләрен ышанычлы булсын, ату башын бетәр! Басуыннан күпме арыш, күпме бодай, күпме солы чыкканын башта син дә, кладаушигын белән четаватын гына белә. Атчутны ничек төзегәнне сез өчегез генә белергә тиеш. Әйтәм бит, кешеләрен тешләре сынса да, авызында кан булса да төкермәслек булса гына эшлә.
Газзәнен үзен авыл халкы саклый — районнан килсәләр, Газзәнен кайда икәнен дә, нишләгәнен дә белүче юк. Авыл халкынын авызыннан сүз тартып алырлык түгел. Мондый бердәмлек рәис хатынга булган ышанычтан — Газзә әйтә икән— эшли, сүзендә тора, кешене авыр чакта ярдәменнән ташламый, шуна да авылда анын сүзе — закон.
***
Сугыш башланганнан бирле туя ашамаган колхозчыларнын ихатасына мондый ашлык кайтканы юк иде. Көнкүрмеш халкы бу бәхеткә ышанып бетә алмый... Маһинурнын гына җаны тыныч түгел. Унышны яшергәнне белсәләр, туп-туры төрмәгә ябачаклар, Аллам сакласын! Авыл халкы әләкләшеп йөрмәс йөрүен, менә Көтер генә...
Маһинур Көтернен идарәгә бер керүендә:
— Мөхәмәттин абзый, маллар ни хәлдә? — дип йомшак кына башлады.
— Маллармы? Маллар әйбәт!
— Маллар әйбәттер. Синен генә гадәт начар. — Маһинурнын тавышы тимердәй катыланды. — Менә нәрсә, Мөхәмәттин абзый, колхозчылар өстеннән дә, колхоз турында да җалу язып йөрүеннән тукта! Әләкләшеп кеше башына җиттен! Сәлимәнен үлемендә син гаепле! Моны кешеләр онытыр дип уйлама! Мәнге онытмаячаклар! Гафу да итмәячәкләр !Менә шушында, үзеннен алда ант итәм: әгәр янадан берәр генә әләгенне ишетсәм дә, яшәрлегенне калдырмыйм! Гаебем юк дип уйлама, гаебенне табарбыз, шундый итеп язарбыз, синеке ише генә булмас, кырык свидетель кулын куяр, башын бетәр! Исеннән чыгарма! Сәлимә өчен мин сина мәнге бәхил түгел, үлсән дә! Бар, кит!
Көтелмәгән хәлдән ветсанитар авызын ачып бер сүз әйтә алмады. Кара коелып чыгып китте. «Маһинурдан көтеп була, эшләр дә, явыз!» — дип мыгырданды.
Тагын яз килде. Көнкүрмеш инеше тулып, ярларыннан чыкты. Урман эчендәге Йомры күлгә аккошлар кайтты. Халыкнын күнеле җинү көтә
— сугышлар Германия җирләрендә бара. Көнкүрмешлеләр язгы чәчүгә чыктылар. Сабан артында хәзер шушы авыр заманда үсеп җиткән үсмерләр тора. Сугышка, ачлыкка, ятимлеккә дә карамый, үч итеп диярсен, балалар үсте, бәрәнге белән сыер сөте, ашаган урман үләннәре — кузгалаклары, кукылары, балтырган-кычытканнары саклап калды.
— Авыл ачлы-туклы.
Кырда — ачы кукы.
Агач башларында күкеләр.
Алар ничә кабат Гомерләрне санап, Очын очка ялгап үттеләр,
— дип язачак Көнкүрмешнен ятим малае, авыр балачагын искә алып...
Җинү язы иде бу. Совет халкынын гайре батырлыгы тантаналы бәйрәм булып тарихка кереп калачак мен тугыз йөз кырык бишенче елнын тугызынчы май көне. Өзелеп көткән хәбәр чәчү белән мәшгуль Көнкүрмеш кешеләренә басуга барып иреште. Тиздән авыл халкы идарә янына җыелды: хатын-кызлар, бала-чага, яраланып
кайткан берничә фронтовик, укытучылар, колхоз җитәкчеләре, тирләп-пешеп чәчүчеләр килеп җиттеләр. Кыска гына митинг үткәрделәр. Мәктәп мөдире митингны ачып, авылдашларын котлагач, Маһинурга сүз бирде.
— Иптәшләр... Бу көнне дә күрергә насыйп булды... Халкыбыз коточкыч афәтне — фашист илбасарларын тар-мар итте... Без җиндек. — Маһинур җыелган халыкны — авырлыклардан кечерәеп, олыгайган картларны, авыр эштән, кайгы-хәсрәтләрдән вакытсыз картайган хатыннарны, балалык бәхетеннән мәхрүм булган сабыйларны, үсмерләрне, ятимнәрне күздән кичереп, елап җибәрде. — Михнәтләрне бергәләп күтәрдек, кулыбыздан килгәнчә фронтка ярдәм иттек, тырыштык. Бу шатлыклы көнне бик күпләр күрә алмадылар, җинү өчен күпме кеше — газизләребез корбан булды. — Маһинур да, башкалар да елыйлар иде. — Безгә хәзер тагын да тырышыбрак эшләргә кирәк, кайта алмаганнар өчен дә.
Маһинур оратор түгел, гади авыл хатыны, күнелендәгесен үзенчә уйлап әйтте. Бу көн халыкнын уртак бәйрәме дә, уртак кайгысы да, Маһинур Мирфәезен уйлап елады: Көнкүрмеш урманнарындагы имән кебек нык, таза ире утыз дүрт яшендә чит җирләрдә ятып калды... Хатыннар һәлак булган ирләрен, туганнарын, улларын кызганып үкседеләр..
Июнь аенда Көнкүрмешкә район вәкиле килеп, җинүгә багышланган җыелышта колхозчыларнын бик күбесенә «За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941 — 1945 г.г.» дигән медаль тапшырды. Сталин портреты төшкән ефәк тасмадагы алтынсу медаль клубта утырганнарнын күбесенен күкрәкләрен бизәде. Сугыш башлангач та эшли башлаган үсмерләр дә алды бу хөкүмәт бүләген.
Җыелыштан сон яшьләр концерт куйдылар. Концерт дәвамында өлкәннәр гаҗәпкә калып утырдылар: сугыш башланганда бәләкәй генә булган балалар, егетләр-кызлар булып җиткәннәр! Яшьләр җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Берзаман концерт алып баручы кыз:
— Хәзер Маһинур апанын җырлавын сорарга дигән тәкъдим бар! — дип белдерде.
— Сорайбыз! Сорайбыз! Җырласын! — дип кул чапты тамашачылар.
Күптән, бик күптән, кыз чагыннан бирле сәхнәдә җырлаганы юк Маһинурнын... Аптырап торды... Кешеләр сорагач, җырламаса яхшы түгел. Халык каршысына чыгып басты.
— Җәмәгать, күптән җырлаганым юк, гаеп итмәссез. — Гармунчыга карап:
— Үскәнем, үзем башлыйм, кушылырсын, — диде. Җырларга әзерләнеп, тамагын кырып алды, сәхнә этикеты белән кулларын күкрәк астына куйды. Бармагында зәнгәр фирүзә кашлы көмеш йөзеге җемелдәде.
Күз карашың ничек уйчанланды,
Син беләсең микән, юк микән?
Син киләсе юлдан күзем алмый, Сине көтәм, иркәм, кич иртән.
Гармун әкрен генә, талгын гына җырчынын монлы тавышына кушылды.
Яратам мин, әйтмим генә аны,
Син йөрәкне күреп белмисең,
Кошлар кайтты безгә, син һаман юк, Син һаман юк, никтер кайтмыйсың.
Залда хатыннар сугышта ирен югалткан Маһинурны да, үзләрен дә кызганып елыйлар, ирләр дулкынлануларын яшереп, тамак кырып куя..
— Бакчабызда шомырт агачлары
Җәй буена сине көттеләр.
Син кайтмадың, көзге җилләр инде
Яфракларын җиргә сиптеләр.
Бу вакытлы гына юксынуым,
Дусларымның исе китмәсен, Тик ярата белгән кеше генә Сагына шулай үзенең иркәсен.
Сөю, сагыну хисләрен үзәк өзгеч мон аша бирә алган бу җыр тәэсиреннән Маһинур күзгә күренеп үзгәрде: янаклары алсуланды, конгырт күзләре очкынланды, җырга сусаган күнеле канатланды.! Бу мизгелдә тормыш авырлыклары да, кайгы-хәсрәтләр дә, көндәлек мәшәкатьләр дә әллә кая китеп югалдылар... Бары күкрәгеннән чыккан чишмә җырыдай мон һәм мөкиббән китеп, сокланып тынлаучы тамашачылар гына бар...
Кырык бишенче елнын августында Маһинурнын колхоз рәисе булып сайлануына, ел тулды. Эшенә төшенде дә, күнекте дә, тик ул үз вазыйфасын башкарды дип уйлый: беренчедән, сугыштан колхозны тартырлык, күтәрерлек элекке председатель Гапсаттар исән-имин, күкрәгенә орден- медалләр тагып кайтты, икенчедән... анысы инде үзенә генә билгеле, беркемгә дә чишмәгән күнелендәге яшерен сере...
Мирфәезен Ижау вокзалыннан сугышка озатканнан бирле ул ялгызы. Ирен уйламаган, сагынмаган көне юк. Тулып өлгергән сылу тәне, кызларныкы кебек текә күкрәкләре, зифа буе-сыны, һәр күзәнәге «Мин хатын-кыз!» дип сиздерә, кадерләнәсе, сөясе-сөеләсе, әни буласы килә. Шушы теләк йөрәген яндыра, бимазалый... Яшь гомере заяга уза... Үзен җимеш бирмәгән кысыр чәчкә кебек тоя.
Ижауда чагында авырга узмыйча борчылып йөргәндә Минсылу килендәше берчак:
— Булмаса, киртә аша сикер! — дигәние.
Маһинур башта «киртә аша сикерү» нен мәгънәсен анламаган иде, төшенгәч:
— И юләр! Аллам сакласын! Мирфәеземнән башка кешедән бала табаммы сон! Гомерлеккә баласыз калсам да аны эшләмим! — диде.
Шул вакыйга еш исенә төшә. Мирфәезе юк инде. Иренен васыятен үтәде
— үле хәбәренә ел тулып үтте. Мәрхүм иренә доктордан ишеткән сүзне дә әйтә алмый калды. Гинеколог ана: «Синен бар төшен таза, сәламәт, бала таба аласын», — дигәние. Әгәр ул сүз хак булса?! Нинди бәхет булыр иде! Нишләргә сон? Ничек табасын? Ире юк бит инде. Ана насыйбы җир астында ята... Хатын гаҗиз булып йөрде: гомер дә, яшьлек тә үтә бит... Аннан сон булыр... Уйлады-уйлады да, бер карарга килде: баланы ирсез дә табып була, кияүгә чыкмыйча да! Нинди сынаулар, кимсетүләр күрәсен белсә дә, табигать көчлерәк булып чыкты — ана булу теләге җинде. Кешеләр кимсетүе бер хәл, анысына түзәр... Аллаһ каршысында нишләр? Бала табам дип, үзен мәнгелек тәмугка дучар итсә? Никахсыз бала тапкан гөнаһны догалар укып юып булмыйдыр... Каршылыклы уйлар тынгы бирмәде, борчыды. Көтеп алган шатлыгынын күге кояшлы булмады...
Бер кеше дә сизмәде, шикләнмәде, авылда сүз дә йөрмәде, авыры алты айлык булгач, Кушимәннән фельдшер кыз килеп, кич чакырып чыгарды. Кыз унайсызланып, сүз башлый алмый торды.
— Сәрия, нәрсә бар? Ни булды?
— Ни... Маһинур апа... И, сораганга ачуланма инде, зинһар... Сине авырлы дип ишеттем...
— Шуннан?
— Шуннан... Ни... Кичә бер хатын килде. «Маһинур корсаклы, әгәр дә Маһинур корсагын төшерсә, икегезне дә төрмәгә утыртам, башыгыз төрмәдә черер!» — диде (Ул вакытта абортлар тыелган, аны ясаган өчен җәзага тарталар иде).
Фельдшер кыз, бичара, нахак сүз сөйләп йөргән өчен Маһинур эт итеп сүгәр дип, көтте... Маһинур «нинди хатын» дип сорамады.
— Әйе, авырым бар. Курыкма, үскәнем, мин аны төшерергә җыенмыйм, үзем теләп табам. Хәзергә ярдәмен кирәкми, үземне әйбәт сизәм. Кирәк булсан,
эндәшермен, яме?! — диде тыныч кына. — Бер үтенечем бар
— кешегә бу турыда сөйләмә, акыллым, яме?!
— Юк, юк, беркемгә дә сөйләмәм, Маһинур апа, ант итеп әйтәм!
Сүзендә торды акыллы бала, беркайчан беркемгә сөйләмәде, шуна күрә Маһинурнын сере гомерлеккә сер булып калды.
Фельдшер кыз белән сөйләшкәндә үзен тыныч тотса да, урынына кереп яткач, җылына, алмады, борчылудан тәне калтырады. «Җир астыннан йөргән җыланны да сизәләр» дигән сүз дөрес икән. Икесеннән башка беркем белми дип ялгышкан. Хатыны сизгән. Каян белде микән? Маһинур үзенен һәр адымын, һәр гамәлен тикшереп, тагын бер кат күздән кичерде, ләкин кай урында саклыгын югалтканын таба алмады.» Мине, авырымны төшерттермичә, уйнаштан бала таптырып, кеше арасында хур итәм, дип уйлый инде бу... Үч алырга җыена. Тагын ниләр кыланыр, ничек итеп үч алыр микән? Минем турыда сөйләсә, ирен фаш итү була, бу анын файдасына түгел. — Алдан ук ниләр ишетәсен, ниләр күрәсен чамалап, үзен хәзерләргә тырышса да, очраган беренче каршылык авыр сынау булды, борчылды. Үзен юатырга, тынычланырга теләде: «Әлләни кыра, алмас әле! Безгә дөньяга килергә күп калмады инде, әйе бит, улым?!— Хатын ак ситсы эчке күлмәгеннән аз гына сизелеп калкып торган эчен сыйпап куйды. — Без беркемнән дә курыкмыйбыз!» Маһинур малай табасына шикләнми, анын белән бик еш сөйләшә, чөнки карынындагы сабые — бердәнбер кинәшчесе, якыны, сердәше...
Авырга узганын белгәч, и сөенде дә Маһинур!.. Бәхете йөзенә чыкты. Балага узу ана килеште: тазарды, матурланды, күкрәкләре зураеп тыгызланды, күзләрендә авырлы хатыннарга гына хас тыныч, бәхетле елмаю урнашты. Әни булырга җыенган хатыннын гүзәллеген, ни кызганыч, беркем дә күрмәде... Алай дисән, азык талымлый башлавыннан әнисе беренче аеннан ук сизенде: мичтә тәгәрәтеп пешергән бәрәнгене кабыгы-ние белән суганлап ашаганда авыз читләренә су җыела, суганны да кисеп түгел, йодрыгы белән сытып ашый. Әнисе шикле карашлар ташлаганын сизеп, әйтергә булды.
— Әнкәй, синнән яшереп торып булмас, мин бәбәй алып кайтырга җыенам, барыбер озакламый кешедән ишетерсен. Нәрсә сөйләсәләр дә, авырга алмаска тырыш. Ул баланы үзем теләп табам.
Кызы әйткән яналык аяктан егарлык иде. Авыл җирендә моннан да олы гарьлек бармы сон! Кеше арасына чыгарлыгы калмый икән Саимәнен... Адәм мәсхәрәсенә калалар икән... Саимә түтәй телгә килә алмый утыра...
— Әнкәй, нигә эндәшмисен?
— Нәрсә әйтәем сон? Мин әйтүдән узган бит инде. Хәзер әйтүдән ни файда?
— Яшь гомер тиз уза, картайган көнемдә япа-ялгыз калсам, нишләрмен? Хәзер ярый әткәй белән син бар, сез дә мәнгелек түгел бит! Картайгач, кемгә кадерем булыр?
— Үзен беләсен инде, кызым. Нишләмәк кирәк, Мирфәез кияү белән яшәгәндә бирмәде бит, Ходайнын язганы булыр.
Саимә түтәйнен үзәге өзелә — кызын да, туачак оныгын да җәлли — ирсез хатын белән ятим баланы кыерсытучылар табылыр...
Яшь хатыннын кайнар кочагын татыган ирнен теләге артканнан арта барды. Маһинур ана ияләнергә дә, яратырга да өлгермәде, тик күп еллар ир назына сусаган хатынга ул очрашулар тансык иде. Ләкин Маһинур авырга узганын белгәч тә араларын кырт кисте. Боздай салкын сүзләр белән өметен өзде:
— Мина кеше ире кирәк түгел, бала гына кирәк! Кеше тормышын җимерергә теләмим! Барысын да оныт! Мин сине файдаландым гына! Гаеп итмә, мин сине яратмыйм!
— Яратмаган кешедән бала табалар мени? Мине яратмаган кебек, аны да яратмасан, нишләрсен? Бала бит сина мине исенә төшереп кенә торачак!
— Ул бала синеке булмаячак, мин аны үзем өчен табам, минеке генә булачак!
Зинһар, бу турыда онытма: синен балан юк! Минем белән башка очрашулар эзләмә! Синен үз балаларын бар, шулар турында гына уйла!
Күпме еллар көтеп алган бәхетеннән Маһинурнын холкы да үзгәрде: ул хәзер сабыррак, кешеләргә игътибарлырак, мәрхәмәтлерәк. Бу үзгәрешне авыл халкы колхоз рәисе булып күтәрелүгә юрады.
***
Мен тугыз йөз кырык алтынчы елнын гыйнварында Маһинурнын улы туды. Тулгагы башлангач, идарә күчерен Кушимәнгә Сәрияне алырга җибәрде:
— Маһинур чакырды, диген, үзе анлар.
Больницага бармады, өйләрендә бәбәйләде. Беренче мәртәбә улын кочагына алып, сөт тулган күкрәген биргәч, тегесе сөлек кебек ябышып имәргә тотынды.
— Карале моны, үзенекен көтеп кенә яткан! — Елмайган ананын озын керфекләрендә яшь бөртекләре җемелдәде...
Көнкүрмештә дөньяга ир бала килде. Сугыш кырында, ятып калганнарнын берсенә алмашка... Әнисенен бәхетенә. Үзенен бәхетенә. Дөньяга килү бәхете барлык яралган җаннарга да насыйп булмый...
Ул әле үзенә төбәлгән әнисенен мөлдерәмә күзләрен абайламый... Маһинур улы белән таныша: кара чәчле, кыйгач кара кашлы, күзе әллә зәнгәр, әллә кара, аерырлык түгел — ниндидер зәгәрсу томан каплаган, уймак кына авыз, кечтеки генә борын. Әнисенен бәгырь кисәге... Озак көттереп килгән бәхете... Малайнын еларга вакыты юк: имә дә йоклый, имә дә йоклый. Маһинурнын сөте ташый, улынын уянуына күкрәкләренә чымырдап сөт төшкәндә хатын үзе дә анлап бетерә алмаган ләззәт тоя. Улын имезгәч бишеккә сала да, йокыга изрәгән баласына карап тора.
— Озак карама, күз тигерерсен, — ди Саимә түтәй. Маһинур бисмилла әйтеп, бишеккә бөркәвеч каплый.
Маһинур улына исем эзли. Анын өчен ин матур исем — Мирфәез... Исеме үк иркәли — Мир-фә-ез... йомшак җил искәндәй...
— Кызым, үлгән иреннен исемен бирү килешерме сон? Безнен халыкта андый гадәт юк бит. Аннары, иске, борынгы исем бит, хәзер яна исемнәр кушалар бит, — диде әнисе.
Апасы белән әнисенен сөйләшкәнен тынлап торган Әзһәр:
— Ирек дип кушаек, кыска да, матур да! — диде.
Улына бар ай булганда, Маһинур авыл советына барып, баласына туу турында таныклык яздырып кайтты: «Нәҗметдинев Ирек, 1946 нчы елнын 1 январендә туган. Әнисе Нәҗметдинова Маһинур, әтисе...» исеме урынында сызык куелды...
Иреккә әле барыбер! Ай үсәсен көн үсә! Һөнәрләре арта!
Бала исәйгән саен, Маһинурнын гаҗәпләнүе көчәя: туганда кара чәчләре тора бара аксылланды, сонрак бөдрәләнә башлады. Ә күзләре... нәк Мирфәезнеке — аяз күк кебек зәп-зәнгәр! «Ничек болай? Мирфәез баласы түгел бит югыйсә?» Моны берничек тә анлатырлык түгел иде, тик бала үскән саен Мирфәезгә ныграк охшый барды.
Маһинурнын авыры беленә башлагач, Саимә түтәйнен кеше арасында «йөзе кара, теле кыска» булды, оялды. Кызы, киресенчә, башын имәде, күзләрен яшермәде, ул мона әзер иде. Бер мәртәбә, чишмәгә суга баргач, сөйләшеп торган хатыннар, аны күреп шып туктадылар. Анын турында сөйләшкәннәрен сизеп, хатын бик тыныч кына:
— Нәрсә, мине чәйнисезме? — диде. Тегеләр ни әйтергә белмичә, ык- мык иттеләр. Маһинур, дусларча гына шаяргандай:
— Элек кысыр дип аптырадыгыз, хәзер җилдән бала тапты, дип сөйлисезме? Таптым шул! Минем дә бала табарга хакым бар! Бу баланы үзем теләп, үзем өчен таптым! Дүрт ел ир хатыны булып яшәдем, Ходай бирмәде бит. Мин гулящий хатын түгел! Мин җиде ел мулла килене булып тордым!
Маһинур мулла килене булуны олы дәрәҗәгә саный, абруйлылык,чисталык, пакьлек дип анлый.Монын чыны да шулай. Гади авыл кызы Миргаяз хәзрәт гаиләсендә зур тәрбия, белем, гыйлем алды. Бу сүзнен хикмәте бар — авылдашларына тылсым кебек тәэсир итә: Маһинурнын мулла гаиләсендә яшәве саваплы изгелек кебек тоела, шунын өчен ана авыр сүз әйтүче, гайбәт җиткерүче булмады, сөйләсәләр, сөйләгәннәрдер.
Кырык бишенче елнын көзендә Маһинур эшен Гапсаттарга тапшырды, бригадирлыкны алды. Баласы исәйгәч тә эшкә чыкты.
***
Ирек дүртенче класста укый иде. Бер көнне танавы канап, ирене ярылып кайтты.
— Абау, улым, нишләден?
Малай борынын мышкылдатты,эндәшмәде. Әнисе катырак итеп сорагач, елап җибәрде:
— Җәмил белән сугыштык...
— Нигә сугыштыгыз?
— Бәй, нигә үрти!
— Нәрсә дип үрти?
— Синен атан юк, син җилдән туган, ди.
— Ә син нәрсә диден?
— Әти сугышта үлгән, анын орден-медальләре бар! — дидем.
— Сон шулай булгач?!
— Ул синен әтиен түгел, ди.
— Шуннан?
— Шуннан... суктым. Сугыштык.
— Янадан алай итмә! Үртәлмә! Үртәлгән саен үртиләр! Елама да! Ирләргә елау килешми! Нык бул! Җебеп торма!
Әнисенен «ирләргә елау килешми» дигән сүзе катырак янгырады, малайнын миенә гомерлеккә сенеп калды — ул да бит ир кеше!
Эш монын белән генә бетмәде. Очрашкач, Мәсрүрә Маһинурга ябышты:
— Синен уйнаштан туганын минем Җәмилне эт итеп тунаган, пәлтәсенен җинен умырган! Нигә аны шулчаклы үссендерәсен?! Нигә тыймайсын?!
Ачуы кайнап чыкса да, Маһинур тыныч булырга тырышты.
— Малаен нишләгән? Хәле начармыни?
— Җылап кайтты, битләре канап беткән!
— Минем «уйнаштан туганнын» да борыны җимерелгән, ирене ярылган.
Ачуы бугазына тыгылса да, Маһинур үзен-үзе тотты, ул беркайчан кеше алдында сүгенеп ташламады, аны түбәнлеккә санады, начар сүздән сакланды.
— Син малаенны уйнашмый гына таптынмыни сон? И сөйләшкән булып торасын, Мәсрүрә! Синен кем икәненне белмиләр дип уйлыйсынмыни? Үзенне бел дә, теленне тый! Янадан минем улымны мыскыл итә күрмә, үкенерсен! Малаен синен сүзне кабатлый! — Маһинур китеп барды, Мәсрүрә баскан урынында кузгала алмыйча торды.
Үсә төшкәч, Ирек барысын да анлады.. Өйдә беркем дә юкта, яулыкка төрелгән документларны алып, җентекләп карап чыкты. Орден-медальләр янында соры конвертка салынган «извещение» дигән кәгазьдә түбәндәгеләрне укыды: «Ваш муж Назмутдинов Мирфаиз в бою за соиалистическую Родину, проявив геройство и муҗество, погиб 21 марта 1944 года. Похоронен в д. Немононцы Алятушского района Литовской ССР.»
Бер тапкыр да «әти«дип әйтмәгән Ирек үзен шушы минутта ятим калгандай, әтисен югалткандай тойды. Орден-медальләр дә анын әтисенеке түгел, Мирфәез дә әтисе түгел... Кем сон анын әтисе? Мескен бала әтисез икәнен анлады. Атасыннан ана берни калмаган...
Бу турыда әнисе белән сөйләшергә унайлырак чакны көтте...
— Әнкәй, син әйткән әти минем әти түгел бит... Ул бит 1944нче елны ук үлгән. Мин бит сугыштан сон туганмын. Дөресен әйт, кем минем әти?! Мин белергә тиеш!
Маһинур бу сорауны көтә иде инде.
— Сандыкны актардыңмы?
— Карадым...
— Әтиеннен үз гаиләсе бар. Ул юньле кеше, аның өчен оялырлык түгел. Менә шул.Янадан бу турыда сорыйсы булма! — диде коры гына. Малай әнисенен холкын белә — бу турыда беркайчан сорамады. Көтеп алган бердәнбер баласы булса да, Маһинур улын иркәләп үстермәде, каты торды. Шулай кирәк санады — якларлык, ярдәм итәрлек бер туганнары да, атасы да булмаган балага тормышта юлны үзе ярырга туры киләчәк, мәмлә кеше бәхетле була алмый.
Әтисе турында янадан сүз кузгатмаса да, бу уй башыннан чыкмады: кем микән анын әтисе? Анын дөньяда барлыгын белә микән?
Малайны борчыган сорауга әнисе ачык җавап бирмәгәч, ана белән ул арасында була торган якынлык, эчкерсез дуслык, җан җылылыгы җитеп бетмәде...
Хөснимәрдән карт оныгын һәрчак үзе тирәсендәрәк йөртте, көрәк тотарга да, балта белән эшләргә дө өйрәтте, берәр җиргә барса, Иреккә кечкенә булса да күчтәнәч алып кайтмыйча калмады. Шуна күрә малай ирләр тәрбиясе күрмәде дип булмый, тик бабай-бабай инде ул, әти — башка...
Бәхтиярнын да әтисе юк. Сугышта яраланып кайткан да, Бәхтияр бәләкәй чакта үлгән. Бәхтияр аны аз гына хәтерләсә дә, бик сагына, үкенә... Ирекнен сагыныр кешесе юк... Малайлар бик якын дуслар, гел бергә, аерылышасылары килми. Аларнын яраткан урыннары — чишмә тавы, җай табып, шунда шылырга гына торалар. Куш чишмәгә төшәсен (элекке заманда ул урыннан ике чишмә янәшә аккан, аннары алар бергә кушылганнар), анда һәрчак җиләс, агачлар куелыгында карангы, сәер серле, хәтта шомлы... Чишмәне үтсән, тау. Кар эреп бетәр-бетмәс тау малайларны үзенә тарта, чакыра! Чишмә турыннан үткәндә тәпиләр туна, чөнки монда салкын саз. Тауга алдан Бәхтияр менә, анын олы эзләренә басып Ирек бара, ана рәхәт — тәпие пычранмый да, тунмый да! Тау башында ишәеп үскән камырлык куагын үтәсен, алда язгы җил җилләткән, кояш җылыткан тау бите! Монда күк йөзе якыная, авыл уч төбендәге кебек кенә күренә. Аннан ары — басу капкасы, аннан ары күрше Коба авылы... Аннан да арысын әле малайларнын күргәне юк. Бу биеклек, ерактагы офык әллә кайларга ымсындыра, күрәсе килә... Малайлар талчыбыктан бөгеп җәя, инеш буендагы камыштан ук ясап, атып уйныйлар. Үсә төшкәч, тормыш уйландыра башлагач, киләчәк турында хыяллары да шушында бөреләнде. Бәхтияр очучы булырга тели, зәнгәр күктә ак юл калдырып үткән бик биектәге очкычны кызыгып карап кала... Ирекнен күнеле сайлана: дустыннан калышмас өчен әле очучы буласы килә, әле шофер, бер караганда моряк булырга, дингезләр гизәргә тели, гәрчә тубыкны гына күмә торган инешләреннән башка елга күргәне булмаса да.
Ятимлектә, фәкыйрьлектә үткән балачак озак, бик озак тоела, тизрәк үсәсе, зур буласы, тормышны үзгәртәсе килә...
Кушимәнгә урта мәктәпкә килгәч, үсмерләрнен үзләренә карата да, кешеләргә карата да фикерләүләрендә яналыклар булды. Беренчедән, монда сигез авылдан килгән бала-чага укый, кемнен кем баласы икәнен кем белсен! Барысы бериш! Кимсенеп, ятимләнеп йөрүче юк. Икенчедән, әллә язмыш ун кабыргасын куйды, дуслар башкалар арасында аерылыбрак, калкуырак күтәрелделәр, аларнын тормыш офыклары кинәйде: мәктәп китапханәсендәге китапларны капланып укып бетерделәр диярлек. Мавыктыргыч әдәбият дөньясы аларда кызыксыну, фикерләү уятты.
Бер көнне татар теле укытучысы шигырь язып килергә кушты.
Укучыларнын шигырьләре арасында ин яхшы шигырь дип Бәхтиярныкын атады, класста кычкырып укыды.Бәхтияр эчендәге шатлыгын чыгармаска тырышса да, оялудан кып-кызыл булды. Бу дәрестә укытучы апасы ана канат куйды, күнелен кошка әйләндерде, язмышына, киләчәгенә мөһим юнәлеш юрады. Дустынын
унышын үзенеке кебек күреп сөенде Ирек.
Тугызынчы класста укыганда мәктәпләренә язучылар — Гали Хуҗи белән Атилла Расих килде. Тере язучыларны күреп, аларнын үз авызларыннан әсәрләрен ишетү Бәхтиярга тагын бер этәргеч булды — малай иҗат дәртенә чумды. Озакламый Бәхтияр бөтен кыюлыгын җыеп, берничә шигырен «Яшь ленинчы» редакиясенә җибәрде. Ирек белән икәүләп и көттеләр газетанын килүен, инде өметләре өзелде дигәндә килеп төшмәсенме гәзит! Бәхтияр мәктәпен героена әйләнде! Анын хәзер бөтен хыялы — университетка керү!
Ирекне ин кызыксындырганы— кешелек дөньясынын үткәне турындагы тарихи китаплар. Бу кызыксыну бишенче класстан, борынгы Греция мифларыннан башланды.
Әле Бәхтияр да, Ирек тә — унберенче класста. Сентябрь башында Ирекне мәктәпнен комсомол оешмасына комсорг итеп сайладылар. Сары бөдрә чәчле, зәнгәр күзле, озын буйлы ике дус егет мәктәп кызларынын уйларында иде...
***
Сонгы дәрес бетәргә биш минут кала Сәгадәт үзенен классы ишек төбенә килеп басты. Кынгырау шылтырауга, ишек күгәненә чаклы киерелеп ачылды да, класстан ургылып-бүселеп килеп чыктылар.
— Укучылар, туктагыз, бер генә минутка класска керегез, белдерү генә ясыйм!
Көн саен башка авылдан килеп укучыларнын ярты минутка да тоткарланасылары килми, чыгып чабасылары килә! Укытучы әйткәч, нишләмәк кирәк, парталарына кереп утырдылар.
— Иптәшләр, — Сәгадәт укучыларынын барысына да күз йөртеп чыкты, тик ана караган егетләр-кызлар яраткан апаларынын карашын тота алмадылар. Ул гел шулай: баш очларыннан әллә кая карый! Беркайчан тавышын күтәрми, ачуланмый, һәр дәрескә бәйрәмгә килгән кебек матур киенгән, җыйнак гәүдәле, куе кара чәчләре артка матур итеп крәндил ясап өелгән, мөлаем йөзле, серле карашлы илаһи зат кебек апаларын укучылар яраталар, дәресен су эчкән кебек тынлыйлар, шуна да математикадан классларында начар укыган кеше юк.
— Иптәшләр (ул класска шулай эндәшә), иртәгә укулар булмый, колхозга эшкә чыгабыз, бәрәнге алырга.
— Ура-а-а-а! Ура-а-а!
Җәен иркендә йөргән укучыларга кысан парта арасына кереп утыру җинелме?! Җир эше дә майлы ботка түгел, билгеле, тик авыл баласы эштән курыкмый.
— Көрәкләр, чиләкләр алып килегез. Ашарга да алыгыз. Безнен белән унынчы класслар бара.
Басу башына чыгуга Ирек янына Рәйсә килеп басты.
— Ирек, мин синен арттан чүплим, яме?!
— Ярар, кем чүпләсә дә мина барыбер, — дигән булды, эченнән бик канәгать булса да.
Иректән бер класска түбән кыз кая барса шунда күзенә чалына: тәнәфес вакытында коридорда да, җыелышларда да, комсоргларны җыйсалар да, юллары гел кисешә. Инсәләренә төшкән куе конгырт чәче адымы унаена дулкынланып җилбер-җилбер килеп тора. Гәүдәсен туры, башын югары тотып үтеп киткәндә әллә нинди дәрт, горурлык сизелә, кем диярсен! Ул үтеп киткәч, Ирекнен тагын бер борылып карыйсы килә...
Рәйсә үткән елдан бирле — тугызынчы класстан егеткә гашыйк, аны күрер өчен тәнәфестә алар классы турыннан үтеп-сүтеп йөри, быел комсорг итеп сайлангач, комсомол комитетында очрашалар. Бөдрә чәчле, зәп- зәнгәр күзле, дөньяга гаҗәпләнеп карагандай кыйгач кашлы егет уеннан чыкмый...
Ирекләр классы белән бәрәнгегә чыгасын белгәч, кыз нәрсәгәдер өметләнде — бергә эшләячәкләр бит! Басуда ашарга дип әнисе төреп биргән алма тәкәсе янына
тагын икене өстәде.
Ирек көрәген тирән батыра да, балчыкны көрәп алып, югарыга чөя, бәрәнге күмелеп калмый, ап-ак булып җир өстенә тарала.Рәйсә көчкә чүпләп өлгерә, күтәрелеп карарга да вакыты юк. Чиләген бушатып килүгә, әллә ничаклы казылган була.
— Нигә шулчаклы ашыгасын? Башкалар әнә кайда калганнар, бераз ял ит!
— Шушы рәтне чыккач, ял итәрбез.
Егет нигә ашыкканын үзе дә белми... Басу читенә камыл арасына әбәт ашарга утырдылар. Ирек белән Бәхтияр читкәрәк чөмәлделәр. Рәйсә чүпрәк сумкасыннан ике зур алма тәкәсе алып, егетләргә сузды:
— Мәгез!
— Кирәкми, безнен ашыйсы килми!
— Мәгез диләр сезгә! Кичкә кадәр эчегездә бүре улар!
Рәйсәгә бүгенге көн бәйрәм кебек, күнеле әллә кая ашкына! Әнә, зәнгәр күккә күтәрелгән Торна тавына, ак болытларга очасы килә!
— Әй! Монда камылга кадалып утырганчы әйдәгез эскерт буена! Кем алданрак барып җитә! — Рәйсә торып йөгерде. Барысы да көлә-көлә эскерткә таба чаптылар! Ирек Рәйсәне куып китте, кыз эсерткә барып җиткәндә генә эләктерде дә, салам өстенә екты, үзе дә анын артыннан ауды. Күзләр күзгә текәлде: кызнын зәнгәр күзләрендә алтын тамчыларыдай янып торган нокталар күреп гаҗәпләнде... Күзләр серләрен ачтылар... Бер- берсенә төбәлгән карашлары ничә секундка сузылгандыр, тик ул карашлар бик тирәнгә, йөрәккә кадәр үтеп керделәр! Күпме шулай карашып торырга була!? Ирек кузгалды, Рәйсә дә торып утырды. Оегына ябышкан сырланны чүпләгән булды, нәрсәдәндер читенсенде, шушы мизгелдә дөнья үзгәрде дә куйды: ниндидер күзгә күренмәгән җепләр аларны бәйләде, якынайтты, шул хисләрне кичереп, тынып калдылар...
***
Бәхтияр да шагыйрьләрчә гашыйк булды , хәзер язган юллары чибәр Нурсинәгә генә багышланган. Кыюсыз егет бик озак читтән генә яратып йөрде.
Кыз белән анлашырга Ирек булышты:
— Очрашырга теләсән, Рәйсә чакырып чыгарыр, сөйләшерсез. Күпме йөрергә була инде?
— Чыгар микән сон?
— Рәйсә җаен табар!
Рәйсәгә бөтен осталыгын җигәргә туры килде: кыз елмаеп башын какты
— юк!
— И Нурсинә, сине ярата бит ул! Чыксан ни була? Сөйләшерсез, сине кем көчләп йөрергә куша? Ошамаса, йөрмәссен! Мәктәптә ана гашыйк кызлар күп, ул сине генә ярата! Әйдә инде, алар чишмә янында көтәләр!
Йомыкый гына оялчан кыз очрашуга чыкты чыгуын, ләкин ул беренчесе
— сонгысы булды.
Мәхәббәт — сәер нәрсә — килсә килә ул, килмәсә юк, монда матурлык та, акыллылык та әһәмиятле түгел бугай, «бакага гашыйк булсаң — күл буеннан китмәссең» диюләре дөрес, бер кем дә ни өчен яратканын әйтә алмас, яратасың — и вәссәләм! Нурсинәнең әле күңеле уянып бетмәгәнме, язмыш кушмагангамы, Бәхтиярның кайнар мәхәббәтенә җавап бирмәде. Рәйсә яңадан да аны чакырырга керде, ләкин сөйкемле кыз чыкмады.
Бәхтиярга җавапсыз мәхәббәттән янарга гына калды. Ул сылукайны бик озак оныта алмады... Бәлки гомер буенадыр...
Мәктәпне тәмамлар алдыннан, инешләр боздан арчылып, челтерәп ага башлаганда, кызыл талдагы ефәктәй елтыр «песиләр» сап-сары тамчы алкага әйләнгәч, Ирек дәрестән соңга калып кайта башлады. Сәбәбен чамаласа да, Маһинур
сорарга булды:
— Улым, нишләп болай соңга каласың?
— Ни бит... Ел азагы булгач, контроль эшләр үткәрәләр, мәктәптә бергә әзерләнәбез.
— Кемнәр белән?
— Классташлар белән.
— Алай икән...
Ирекнең соңга калып йөрүенең сәбәбен тарих китабы эченнән күренеп торган фотокарточкадан аңлады: ике кыз уртасында Ирек елмаеп басып тора. Кызларның берсе — Бәхтиярның сеңлесе, икенчесе таныш түгел. Кыска чәчле, зур күзләре җитди карашлы, Маһинурга туп -туры төбәлгән. «Шушы кыз артыннан йөри икән, кем кызы булыр бу? Кайсы авылдан?» Сәерсенде Маһинур... Улы үсеп җиткән... Улына дәрт кергән... Унҗиде ел үткән... Үзенә хәзер кырык сигез яшь... Озакламый илле тула... Маһинур ике тәрәзә арасында торган көзгегә карады — картайган...
Карашы моңсу, кашлары арасына ике җыерчык кунган, ләкин шома ак маңгаенда бер җыерчык та юк, тыгыз яңаклары алсуланып тора, күкрәгенә төшкән калын кара толымнарында бер бөртек тә чал чәч юк. «Син һаман элекке кебек матур, мин сине һаман яшь чагындагы кебек сөям!» — дияр кешесе булса, Маһинур бәхетле елмаер иде, елмайганда ак тигез тешләре җемелдәр иде... Маһинурның иреннәре кысылган... Андый иркә сүзләр әйтеп куандырыр кешесе юк... Кияүгә чыгарга тәкъдим ясаучылар күп булды, тик Маһинур берсенә дә ризалык бирмәде. Күңеле дә тартмады — ул ирләрнең берсе дә Мирфәезне аның күңеленнән кысырыклап чыгарырлык түгел иде. Җанына бигрәк тирән урнашкан Мирфәезе. Мәхәббәте гомеренең азагына кадәр бердәнбер булган икән... Маһинур улын да җәлләде, үги атадан җәберсетергә теләмәде. Әллә ялгышты инде? Әнә, улы кызлар артыннан чаба башлаган, әнисе аңа бармы-юкмы? Өйләнсә, бөтенләй хатынныкы булачак. «Хәер, шулай булырга тиеш инде ул,» — дип нәтиҗә ясады тагын. Мирфәез аны бар кешедән дә ныграк яратты.
***
Фатих белән Шәмсиянең биш баласы арасында өченче булып тугангамы, артык иркәләү дә, артык катылык та күрмичә, иркендә, үзенә-үзе хуҗа булып, бернәрсәдән курыкмыйча үскәнгәме, Рәйсә теләсә нинди эшкә тотына, үз көченә ышана һәм теләгән нәтиҗәгә ирешә. Кызның көчле рухы, мәхәббәте Ирекне чорнады, әсир итте: егет аны һәрчак тоеп яши, озаграк күрми торса, тынычсызлана, аны көтә.
Рәйсә дә борчыла башлады: Ирек белән Бәхтияр мәктәпне тәмамлыйлар, аның әле тагын бер ел укыйсы бар.Малайлар Казан университетына китәргә җыеналар — Ирек тарих бүлегенә, Бәхтияр татар теле һәм әдәбияты бүлегенә.Рәйсә тагын бер елдан гына барачак. Казанда әллә нинди чибәрләр арасында Ирек аны онытса?
— Ни сөйлисен? Нинди кызлар? Мин, керә алсам, укырга дип барам бит! Бернинди кызлар да кирәк түгел мина!Мин сине генә сөям дидем бит инде!
Егетләрнен әниләренен кайгылары башка: бераз өс-башларын карыйсы, акча хәстәрлисе... Әйтергә генә җайлы — хәстәрлисе! Ай буе колхозда тир түгеп эшләп, егерме тәнкә кулга керә... Аны нәрсәгә тотасын, җиткерәсен!? Ярый әле Хрущёв колхозчыларга хезмәт хакын акчалата түләү кертте, аз булса да ай саен кулга керә. Маһинурнын хәле чүтеки җинелрәк — бер улын ничек тә укытыр. Хөрриягә нишләргә?! Ике өлкән кызы институтта укый: берсе Казанда, икенчесе Алабугада пединститутта. Бәхтиярдан өч кенә яшкә өлкән өченче кызы Халидә, энесен укытыр өчен, уналты яшеннән райондагы май заводына эшкә урнашты. Менә хәзер Бәхтиярны озатырга җыеналар. Бер Ходай белә — ничек укытырлар Бәхтиярны, апалары стипендияга укып яталар, шул акчадан кием дә янарткан булалар! Кызлар шул, үзләре пешерәләр. Бәхтияр нишләр инде?! Ачка интегеп йөрмәсә ярарые... Биш баланын дүртесе дүрт җирдә, кече кызы белән икәү генә кала Хөррия... Раббым,
рәхмәтләреннән ташлама балаларын, начар гадәтләрдән, начар кешеләрдән сакла, Аллакаем!!
Август ае барысын да хәл итте: Ирек тә, Бәхтияр да сынаулар биреп, конкурстан үттеләр, университет студентлары булдылар! Әниләре ничек итсәләр иттеләр, улларын әзерләп озаттылар. Рәйсәгә дә кайгыдан әлләни булмады: сөйгәнен озатып, сентябрьдә унберенче класска укырга барды.
***

Дәвамы бар.