Сардекбашская сельская библиотека - филиал № 33

Роза Хабибуллина "Мулла килене" повесте (2)

Дәвамы...

Ирен уятмаска тырышып, Маһинур караваттан төште. «Атнага бер рәхәтләнеп туйганчы йокласын әле!» — дип уйлады. Бу араларда Мирфәез заводтан сон гына арып кайта. Кайвакыт икешәр смена берочтан эшләгән чаклары да бар.
— Эш күп, хәрби заказлар үтибез, — ди.
Маһинур кухняга керде. Ап-ак пәрдәләрне тартып, тәрәзәләрне ачып куйды. Тәрәз челтәрләрен тибрәндереп, иртәнге саф һава бүлмәгә таралды, йокынын эзен дә калдырмыйча, яшь хатыннын йөзен, сылу гәүдәсен назлады. Шатлык тулы күнеле бүгенге кояшлы иртә кебек якты! Очарга җыенгандай, аяк очларына басып сузылды
да, текә тыгыз күкрәкләрен, нәзек билен иркәләп, сыпырып куйды: ул үзеннән бик канәгать, бик рәхмәтле! Аллаһка да, аны таза, сау-сәламәт итеп тапкан әнкәсенә дә! «Синен бар җирен дә сәламәт, бәбәй таба аласын», — диде бит доктор!
Болай да җитез Маһинур, бер басасы урынга биш басып, иртәнге эшләргә тотынды: самавыр кайнатырга куйды (керосинка өстендә чәйнектә кайнаган чәйне Мирфәез өнәми), мичкә ягып җибәрде. Ял көне генә түгел
— бүген сабан туе! Кичтән бөтен әйберне әзерләп куйды: кызыл эремчеге дә, йомырка да, йөзем белән дөгесе дә бар — гөбәдия пешерәчәк! Монда бәйрәмнәрдә Көнкүрмештәге сыман, ит бәлеше салмыйлар, гөбәдия пешерәләр. Маһинурны гөбәдия пешерергә кайнанасы өйрәтте. Остарды килене, камырлары уңа! Мич төбендә кызарып пешкән камыр ашларын өстәлгә куеп, ире ашаганны карап утырырга ярата Маһинур. Мирфәезе балаларча яратып, олы-олы кабып, тәмләп, күп итеп ашый. Тамакка нык аның Мирфәезе! Эшкә нык булган шикелле!
— Карлыгачым, бигрәк тәмле булган, син генә шулай тәмле пешерәсең!— дип мактый хатынын. Өстәл яныннан, ашка дога кылгач, хатынына рәхмәт әйтми кузгалмый. И бәхетле инде шулчак Маһинур!Әлегә гөбәдия дә, вак бәлеш тә пешмәгән, мич яна гына...
Маһинур әкрен генә җырлый:
— Зәңгәр күзең, күз керфегең
Тибрәндереп карама,
Күз карашың ук шикелле
Йөрәгемә кадала.
Әй, бөдрә чәч, зәңгәр күз, Әйтмәм, бәгърем, авыр сүз. Зәңгәр күзең охшатамын Зәңгәр таң йолдызына.
Бөдрә чәчең охшатамын
Диңгезнең дулкынына.
Әй, бөдрә чәч, зәңгәр күз, Әйтмәм, бәгърем, авыр сүз.
Мирфәез хатынының йомшак, татлы, моңлы тавышын тыңлап, җырын бүлдермәс өчен аяк очларында гына басып, тәрәз каршында зарядка ясый. Ар урманнарына барганда кавырсыны ныгымаган үсмер үсеп, ныгып, алыптай таза ир булды: көчле күкрәкле, мускуллардан-сеңерләрдән торган беләкле, гомерлек каты сөялләр белән капланган зур каты куллы. Саф урман һавасы, авыр физик эш, таза азыктан гына түгел,алар нәселдән шундый. Аталары җитмешне үтеп тә, кечерәймәгән, бөкрәймәгән, имәндәй төз.
Сиздерми генә ире килеп кочаклагач, Маһинур көлеп җибәрде:
— Әй-й! Куркыттың бит!
Мирфәез хатынының муеныннан үбеп алды. Өйләнешкәннәренә көзен дүрт ел тула, ул һаман да беренче көндәгечә хатынына гашыйк... Юк,беренче көндәгечә түгел, мәхәббәте көчәйгәннән-көчәя генә бара! Ничек Ходай аңа Маһинурны насыйп иткән? Көнкүрмешкә теләмичә генә барган иде, әтисе нык тормаса, барасы да түгел иде. Бармаган булса, Маһинурны очратмый калу ихтималы аны һаман куркыта! Ярый әле барган!
Миргаяз мулла утарының олысы-кечесе сабантуйга җыенды. Миңсылу белән Асия килендәшләре дә бәйрәмгә пешеренгәннәр, бер кулларында төенчек, икенчесе белән бала җитәкләгәннәр, ирләре кечкенә балаларын күтәргәннәр. Барысы да бәйрәмчә киенгән. Маһинур әле күптән түгел генә — Көнкүрмешкә кунакка кайтыр алдыннан тектергән күк күгәрчен төсендәге җирлеккә болын чәчәкләре — ал, сары, ак бизәкләр төшкән ефәк күлмәген, «лодочка» түфлиен киде, ак яулыгын чөеп бәйләде.
Кояшлы яшел мәйдан ерактан гөжли, шаулый, җырлый иде инде. И Сабан туе, газиз халкыбызның изге бәйрәме! Син халыкны җыясың, күрештерәсең, кыюларны мәйданга чыгарасың, көрәштерәсең, йөгертәсең, җырлатасың-биетәсең, гасырлардан
килгән, бабайлардан калган матур гадәтләрне мәйдандагы меңләгән кеше бер булып кичерә, шатланып аваз сала, йөрәкләр бердәм тибә! Нечкә бәкәлле, ефәк яллы, кызлардай матур атларың җилдәй очып килгәндә йөрәкләр җилкенә!
Бу куаныч, бу көч, бу куәт мәйдан өстендә балкыш булып, салават күпере булып, күкләргә иңәдер!...
Хөр күңелле халык өсләренә нинди афәт килгәнен әле белми... Ижауда, бөтен Татар илендә кеше күңел ача, дусларын, туганнарын сыйлый...
Кояш баешы тарафында авылларны, шәһәрләрне, йортларны, кешеләрне сытып, җимереп, яндырып, җир белән тигезләп, канга сусаган, котырган вәхшиләр кара болыт булып ябырылып, илебез күген каплап киләләр... Хисапсыз миллионнар өчен бу сугыш заман ахыры, гомерләр кыелган мәхшәр булачак. Кояшлы яланнарда яңадан тиз генә сабантуйлар булмаячак.... Мәйдан тоткан яшь,таза, асыл ирләрнең газиз башкайлары корбан булачак... Бу сугышның кайгы-газаплары гасырларга сузылачак... Тарих битләренә Бөек Ватан сугышы булып кергән бу кара көн — 1941нче елның 22нче июне иде...
— Сабантуйдан барыгыз да туры безгә кайтыгыз, чәй әзерләп торам,
— дигән иде Зәйнәп абыстай. Олы гаилә төп йортка җыелды. Кояш сүнмәде, зәңгәр күктә һаман нурларын сибә, тик дөнья башка, җаннарны тетрәндергән хәбәр бар шатлыкны, рәхәтне юып төшерде, кичәге көн белән бүгенге көн арасына упкын булып төште, кичәгедәй тормыш булмаячак...
Бу кайгы бөтен илнеке, барча халыкныкы да, һәр кешенең үзенеке генә дә...
«Каһәр суккан нимес, минем малайлар үсеп җитеп, тормыш корганнарын гына көткән, имансыз! Әле тегесе туктаганга да күпме генә»... Бу афәтнең чамасыз-чиксез икәнен Миргаяз хәзрәт барысыннан да ныграк аңлый.
«Йа, Раббым! Улларымны сакла! Рәхмәтләреңнән ташлама!«— дип ялвара Зәйнәп абыстай, арысландай өч улы өчен үзәкләре өзелеп. Киленнәре кайгыдан коелып төштеләр: ирләренә үлем, балаларына ятимлек янаганын, алда ачлык-ялангачлык көткәнен белеп: »И, Ходаем, балаларымның аталарын сакла, гомер бир, рәхмәтләреңнән ташлама!«— дип телиләр, алтын баганадай ирләреннән башка яшәүләрен күз алдына да китерә алмыйча.
— Мин карт инде, мине сугышка алмаслар, — диде Хәзрәт, җаннарны таштай баскан тынлыкны җиңеп. — Сезнең өчегезне дә... Мирхафиз белән Искәндәр, сезне бүген-иртәгә чакырырлар, Мирфәезне заводтан, бәлки соңрак алырлар.
Киленнәр йөзләренә яулык почмакларын каплап, елап җибәрделәр.
— Аллаһы Тәгаләдән ярдәменнән ташламасын, дип, сорыйк, балалар! Елап утырырга вакытыгыз юк, ирләрегезгә кирәк әйберләрне хәстәрләгез.
— Карт авыр сулап куйды. — Хәтәр инде эшләр... Сугышның авырлыгы фронтта гына түгел, монда да... Иң хәтәре — ачлык. Теге сугышта халык ачлыктан сугыштагыдан ким кырылмады. Булган акчаларыгызга бүген үк азык-төлек, сабындыр-тоздыр алырга тырышыгыз, иртәгә бернәрсә дә калмаячак.
Маһинурның агарган йөзендә, күзләрендә коточкыч курку күреп, Мирфәез тынычландырырга тырышты:
— Карлыгачым, тынычлан! — дип пышылдады. — Ул кадәр үк курыкма әле! Сугышта бар кеше дә үлеп бетми бит, язган булса, озакламый исән- имин әйләнеп кайтырмын. Әйдә үзебезгә, кирәк әйберләрне юлга әзерлик! Хатынын юатса да, үз күңеле аерылышу ачысын тоеп, йөрәге парә-парә килде...
Иренең сүзләре тынычландырмады, күңелендәге курку үсә, зурая барды, «сугыш«дигән сүз йөрәген өшетте. Үз өйләренә кайткач кына, кайнатасы- кайнанасы алдында тыелып торган хатын,кычкырып елап иренен күкрәгенә капланды. Мирфәез хатынынын йөзеннән, яшьле күзләреннән үпте.
— Җаным-бәгърем, елама инде, мин исән бит әле, синен янында, түзәргә тырыш, карлыгачым, мина да бик кыен. «Ана да кыен!» — дигән уй башына килгәч, елаудан туктады, ак яулыгын салып, юеш йөзен сөртте. Мирфәезен борчыймы сон!
— Мирфәез, нәрсәләр әзерлибез сон?
— Биштәр кирәк, аннары берничә көнгә җитәрлек сохари киптерик, аз гына шикәр, тоз, шырпы, кашык-кружка. Тиз бозыла торган азыкны күп салмыйк.
Аз-азлап кына салсалар да,биштәрне шыплап тутырдылар. Маһинур биргән әйберләрнен күбесен ире читкә куя барды.
— Юлга ин кирәклеләрен генә салыйк, артык әйбер комачаулар гына.- Биштәрнен бавын бәйләп, караватларына утырдылар. Бу изге урында кавышуларына көз көне дүрт ел туласы иде... Бәхетле дүрт ел гомерләре... Бер-берсенә сыенып тын гына утыралар. Маһинур башын иренен күкрәгенә куйды. Мирфәезнен күкрәгеннән таныш, җанга якын ис килә. Кияүгә чыккан көннәрдән алып Маһинур бу хуш искә аптырый: одеколон да сөртми, вино да эчми, тир исе дә түгел, тик бу ис Маһинурны дулкынландыра... Болын чәчәкләре кебек... Әллә мәхәббәт шундый була микән?
23нче июнь көнне Миргаязнын өч улына да повестка килде. Мирхафизны, Искәндәрне, Мирфәезне озатырга тимер юл вокзалына бардылар. Китәр алдыннан Зәйнәп өч улына да догалык тапшырды:
— Улыкайларым, мин сезнен өчен Аллаһы Тәгаләдән сорармын, үзегез дә Аллаһ сүзен онытмагыз! Сорагыз! Ходай сезне дошман күзеннән сакласын! —Зәйнәп абыстай кычкырып еламады, тавышсыз яшьләрен ак кулъяулыкка сөртте. — Мин сезне шушыннан гына озатам инде, балалар. — Ана улларынын тимер вагоннарга утырып, ут эченә, канлы сугышка китүләрен күтәрә алмас, йөрәккәе ярылыр дип уйладымы, әллә йортлары бусагасыннан озатса, эшкә киткән кебек, тизрәк исән-имин кайтырлар дип өметләндеме, уллары киткәндә ишек борысына тотынып басып калды. Гөлҗимеш чәчәге төшкән алсу яулыклы, озын күлмәге өстеннән камзул кигән әниләре шулай хәтерләрендә сакланды..
Вокзал тулы халык: елыйлар, шаулыйлар, җырлыйлар-бииләр, бу тавышка, бигрәк тә җырлау-биюгә, Маһинур гаҗиз — анын иренә сыенып, аны гына ишетеп торасы килә.
— Маһинурым, мин сина хатларны гел язып торырмын. Син минем дөнядагы ин зур бәхетем! Мин сине өзелеп сөям! Мине көт! Үлгән дигән хәбәр килсә дә тагын бер ел көт!
— Мин дә сине өзелеп сөям! Беренче күрүдән үк! Безнен өйгә ишектән килеп кергәннән бирле! Син дә минем дөньядагы бердәнбер бәхетем! Үзенне сакла! Мин синсез яши алмыйм!
Сискәндереп, поезд сигнал бирде. Шунда ук: »По вагонам!» дигән команда янгырады. Маһинур, ирен җибәрергә теләмәгәндәй, чатырдатып җиннәренә ябышты:
— Мирфәез! Мирфәезкәем!
— Маһинур, карлыгачым, бәгьрем, исән бул! — Сонгы тапкыр хатынын иреннәреннән үпте. Мирфәез вагон ишегеннән кереп киткәндә аларга кул болгады. Абыйлары да кул болгыйлар иде...
— Мирфәе—е-е-ез!!! — Маһинурнын аяклары тотмас булды, җиргә тезләнде, килендәшләре тотып калмаса, егыла иде...
Поезд китеп күздән югалгач, Миргаяз хәзрәт киленнәрен, оныкларын тынычландырыр өчен ирләрчә катырак итеп:
— Җыеныгыз, кайтабыз,балалар арыды, — диде. Елаудан туктый алмый үксегән хатыннар балаларының кайсын күтәреп, кайсын җитәкләп, кайту юлына чыктылар, Минсылунын кызын күтәргән Маһинур үзенең ятимлеген, бәхетсезлеген тойды: ул япа-ялгыз, бер кеме юк... Мирфәезен яраткан кебек яратырлык улы юк. Тумыйча калды...
Вокзалдан кайткач, һушына килә алмый бик озак утырды. Кыймылдарлык та хәле юк, күзен дә ачасы килми, мәрткә киткәндәй, күзен йомып күпме утыргандыр... Ашыйсы да, эчәсе дә, яшисе дә килми... Кич якынлаша бугай...
Көтмәгәндә ишек ачылды да, кайнанасы килеп керде.— Маһинур килен, хәлен ничек? Әйдә, безгә чәй эчәргә! Монда берүзенә генә ямансудыр... Авыр вакытларда бергә булаек, балам, алай җиңелрәк! Әллә яшәргә безгә генә күчеп торасынмы? Ялгызын гына куркыныч та..
— Юк, әнкәй, рәхмәт, үзебездә торам, ничек өйне ялгыз калдырыйм? Мирфәез кайтканда өйдә булмасам нишләр?
— Ярар, кызым, үзенә кара, хәленне белергә кергәнием, ишегенне биклә, исән-сау бул!
— И, әнкәй, рәхмәт сина! — Озатырга чыккач, Маһинур иелеп, кайнанасынын кулын үпте. Бичара ана, өч улын сугышка озатып, эчендә утлар дөрләсә дә, килене турында уйлаган, хәл белергә кергән!
— Рәхмәт, әнкәй,намаз укыйм да, ятам, хуш!
— Хуш, килен, Аллаһ рәхмәтләреннән ташламасын!
— Әмин!
Намаздан сон Маһинур урын җәйде, көндәгечә икесенә дә... Мирфәезнен карават аркасына эленеп торган зәнгәрсу күлмәген иренен мендәре өстенә салды, иркәләп сыйпап куйды да, бөгәрләнеп үз урынына ятты.
***
Ижау хәрби шәһәргә әйләнде. Көнбатыштан бик күп эшчеләре белән хәрби заводлар күчеп килде. Немецлардан качып, Киевтан, Ленинградтан балалар, хатын-кызлар килде, «эвакуация» дигән сүз телдән төшмәде. Миргаяз хәзрәтнен кызы Саҗидә фашистлар тоткынлыгына аздан гына эләкми калып, ике баласы белән Донбасстан кайтып төште. Кибетләрдә берни калмады, ипине карточкага гына бирә башладылар, ана да иртән карангыдан чиратка чыгып басасы. Миргаяз хәзрәт дүрт гаиләгә бердәнбер терәк булып калды.
Бер айдан Маһинур эшләгән балалар бакчасы ябылды. Маһинур эшсез калды. Берничә көн уйланып йөрде дә, кайнатасы белән кайнанасы янына кинәшкә керде.
— Әткәй, мин Мирфәез эшләгән заводка эшкә урнашырга уйлыйм, син нинди кинәш бирәсен?
Кайнатасы Маһинурнын холкын белә — җебегәннәрдән түгел, уйлаган икән, димәк инде хәл кылган.
— Анда эш җинел түгел инде, килен. Заводта гомер-гомергә ирләр эшләде. Шулай да кеше эшләмәс эш булмас, өйрәнерсен. Аннары, эшче куллар бик кирәк ди бит. Эшчеләргә талун буенча ипине дә күбрәк бирәләр, ди. Хәзер анысы да бик мөһим.
Кырык беренче елнын көзендә Маһинур хәрби заводка эшкә керде. Кыска курслар оештырып, һөнәргә өйрәттеләр. Гудоктан — гудокка, кайвакыт уналтышар сәгать заводта, станок артында гомер үтә торды. Ижау заводы автоматлар-пулеметлар гына түгел, авыр хәрби техниканы да һәр төн эшелон-эшелон көнбатышка озатты. Күптән түгел генә гармунда уйнап, балалар белән әйлән-бәйлән җырлап йөргән Маһинур, озын толымнарын баш очына урап, яулыгын кысып бәйләп, кирза ботинка киеп, Мирфәезе эшләгән заводка килде.
«Исәнме, минем өчен кадерле сөйгәнем Маһинур! Сагынычлы кайнар сәлам белән Мирфәезен дип белерсен. Шулай ук кайнар сәлам әткәй белән әнкәйгә, туган-тумачаларга, энеләремә-сенлеләремә! Без башта Мәскәүдә формированиеда булдык.Шунда безне абыкайлардан аердылар. Минем өчен борчылма, әле без монда укып ятабыз — сугышырга өйрәтәләр, муштра үтәбез. Тамак тук, өс бөтен, дигәндәй... Ин кыены сагыну, Үзебезнен өйне, сине күз алдына китерәм дә,нинди бәхетле булганбыз, дип уйлыйм! Син бит мине бәхетле иттен! Хәзер исемә төшерәм дә, кадеренне белдем микән, дип уйлыйм. Гел исемнән чыкмыйсын. Мин сине шулкадәр яратам, мәхәббәтем мине барыбер синен янга алып кайтыр!»
Мирфәездән хат килгәнче Маһинур утка-суга төште — хаты бер айдан сон гына килде. Ул хатны Маһинур кабат-кабат укып, үзе белән йөртте, таушала башлагач, иренен мендәре астына яшерде. Мирфәезнен хатларыннан да кадерле нәрсә юк ана...
«Исәнме,кадерле сөйгәнем, карлыгачым Маһинур! — Мирфәез хатынынын исемен язды да, сөйкемле йөзен күз алдына китереп,уйларга чумды... Ул уйлар бик татлы да, сагышлы да... Ак җәймәле караватта хатыны утыра. Йоклар алдыннан тыгыз итеп үрелгән калын толымнарын сүтә. Озын куе чәчләре елкылдап, гөрләвек булып,иннәреннән агып төшә... Алсу ефәк эчке күлмәген төртеп, йомры күкрәкләре ымсындырып тора... Мирфәезнен йөрәк тибеше кызулана, сылукаен кочагына аласы килә... Монын мөмкин түгеллеге җанын телгәли. «Безне шушы араларда алгы сызыкка җибәрәчәкләр дип сөйлиләр. Әгәр миннән хатлар озак килми торса, артык борчылма, вакыт җитмәве бар. Син дә мина язмый тор, яна адресны алгач язарсын...»
Мирфәез куркаклардан түгел, тик шулай да беренче мәртәбә сугышка керү уйландыра, шомландыра, хәтта ашыктыра— ни булса да тизрәк булсын, ичмаса.. Сугышта булган кеше үзе генә белә — берәүнен дә үләсе килми,аны бу дөньяда күп нәрсә тота: газиз ата-анасы, хатыны, балалары, туган җире... Тик монда сайланып торып булмый — приказга буйсынасын. Мирфәез дә үзе өчен генә түгел, якыннары өчен дә борчыла: ул үлсә әнкәсе, атасы ничек түзәр? Маһинур нишләр?!
Бу хатны ул унынчы сентябрьдә язды, унҗидесендә сугышка керде...
Хат ташучыны түземсезлек белән көтәләр дә, аны күргәч, кан калтырап- нинди хәбәр китерде микән дип, куркалар. Аһ, ул солдат хатлары! Өчпочмаклы хатны күргәч, эчкә җылы йөгерә, таныш кул белән язылган адрес бәхет, өмет алып килә!
Миргаяз хәзрәт белән Зәйнәп абыстай хәбәрдән-хәбәргә, хаттан-хатка җан атып яшиләр. Өч бала бит! Өчесе өч тарафта ут эчендә... Янган йөрәкләре намазлык өстендә газиз балаларына исәнлек теләп, Аллаһка сыгынып кына ял күрә.
Фронтта хәлләр коточкыч — фашистлар Мәскәүгә килеп җиттеләр...
Мен тугыз йөз кырык беренче елнын декабрь азагында Мәскәү өчен барган сугышларда улларынын ин өлкәне, ата-анасы белән тормыш авырлыкларын бергә күтәреп, бергә тарткан, дүрт бала атасы Мирхафиз һәлак булды... Нинди сабыр Миргаяз хәзрәт бу кайгыга биреште: күнелсезләнде, тамактан калды,гәүдәгә дә кечерәя төште — хәсрәт кешене баса, җиргә сендерә икән...
Килендәшләре арасында ин өлкәне, ин сабыры Минсылу баш калкытмый елады да елады. Бала артыннан бала алып кайтып, иргә чыкканнан бирле бер җирдә дә эшләмичә, Мирхафизы канаты астында, ышыкта яшәгән хатын, дүрт баласы белән ятим калгач, язмышына да, Ходайга да үпкәләде:
— И, Аллакаем! Нишләп бу балаларны җәлләмәден? Аларнын ни гөнаһлары бар? Ник аларны ятим иттен? Ничаклы сорадым, ялвардым, минем укыган догаларымны ишетмәгәнсен! Хәзер без нишлик?! Без дә өелеп үлик мени?!
Килендәшләре анын яныннан китмәделәр, юатырга тырыштылар, балаларын карадылар,ашаттылар.
Чыгымчы ат дуласа, тәртәсен сындыра, диләр, Минсылу намазын ташлады.
— Минем теләкләрем барыбер кабул булмый, Ходайга барып җитми...
— диде ул.
— Килендәшкәем, тәүбә диген! Яшисегез бар бит әле, балаларны үстерәсен бар!
— Тәүбә итеп ни файда?! Мирхафизны кайтарып булмый бит хәзер!..
Минсылунын уйлый-уйлый башы ката— бер нәрсәгә аптырый, анлый алмый: Аллаһнын җирдәге, күкләрдәге бар нәрсәгә кодрәте җитә, нигә ул бу сугышны булдырган? Ни өчен? Ни өчен гөнаһсыз сабыйларны җәзалый? Ни өчен шул тиклем кан коела?!
Мона чаклы бер намазын, уразасын калдырмаган хатыннын болай үзгәрүеннән шикләнделәр, акылына зәгыйфьлек килүдән курыктылар. Шулай — ана өчен ин авыры — бала кайгысы. Минсылу һәлак булган ире өчен дә, ятим калган балалары өчен дә кан-яшь түкте...
Утардагылар бигрәк тә Зәйнәп абыстай өчен борчылдылар — ничекләр күтәрер инде бу кайгыны?
Кечкенә генә, ябык кына Зәйнәп абыстай, ни хикмәттер, барысыннан да ныклырак
булып чыкты. Назлап, керфек какмый бишек янында җыр көйләп, якты өметләр баглап үстергән улын югалткан ананын бәгырен телеп-телеп, кисеп-кисеп газаплаган кайгыны анлатырлык сүз бармы сон? Шул кайгыга түзеп буламы сон?! Елады Зәйнәп, елый алу әле үзе бер файда
— күз яшьләре күнелне аз булса да сугара, кайгыны юа...
Ходай Тәгалә хатын-кызга адәмнен нәселен, ыруын саклау бурычын йөкләгән, шуна күрә җитәрлек көч тә биргән. Зәйнәп абыстайнын кайгыларын басар өчен үзе дә белмәгән шифасы бар: анын күнел җылысына, тәрбиясенә, яратуына мохтаҗ тугыз оныгы, өч килене, ике улы исән,кызы, Ходай биргән хәләл җефете Миргаяз хәзрәте бар. Олы яшькә җиткән картын йөрәк ярасыннан — кайгысыннан арындыра алмаса да, ана терәк булырга омтылды, сакларга тырышты. Миргаяз хәзрәтнен уйлары гел улларын үстергән чакларга — удмурт урманнары тирәсендә булды. Урман кискәндә Мирхафиз бүрәнәләрнен юан башыннан күтәрде, атасын авыр эшләрдән саклады, энеләренен тәрбияле, эшчән, кешелекле булып үсүләрендә анын өлеше зур булды — кече уллары абыйларыннан үрнәк алып үсте.
Нихәл итмәк кирәк, чи тире кабынмый, түзә адәм баласы. Рәхәт булса да, михнәт булса да, вакыт үтә... Миргаяз хәзрәт белән Зәйнәп абыстайнын бу дөньяда бурычлары үтәлеп бетмәгән бит әле — оныкларын үстерешәселәре бар.
Минсылу да, кайгыларын йотып, киләчәк турында да, бүгенге көн турында да уйларга мәҗбүр: кайната белән кайнанасы ярдәм итсә дә, биш тамак белән алар сыртында утыра алмый, эш эзли башлады. Исәбе ипилерәк урынга — берәр ашханәгә савыт-саба юучы булып булса да урнашу иде. «Ат аунаган урында төк кала», диләр, аш пешкән урында акмаса да тама
— нәрсә булса да әләгә. Тик анын кебек акыллы башлар андый җылы урынга күптән урнашып беткән, Минсылу бер җирдә дә эш таба алмады. Ул ярдәм эзләп сугышка кадәр ире эшләгән леспромхозга китте. И дөрес тә эшләде инде Минсылу! Ничек башына килде! Монда Мирхафизны нык ихтирам итәләр икән! Эш таптылар Минсылуга! Урман кисүчеләргә аш пешерәчәк! Үзенә дә, балаларына да өлеш чыгарачаклар! Менә бит, кайгы эчләрендә дә шатлык була исән кешегә!
— Аллаһнын рәхиме чиксез! — дип куандылар картлар. Бу шатлыктан Миргаяз хәзрәткә дә җан керде, күнеле күтәрелде. Минсылунын тагын бер куанычлы хәбәре бар иде әле:
— Сентябрь башыннан Госман улымны урманчылык буенча укырга урнаштырырбыз, анда ашау да, кием дә бушлай диделәр.
— Монысы тагын да мөһим! Бала атасы юлыннан китәр, анын һөнәрен үзләштерер, Аллаһыбыз боерган булса! — диде бабалары.
Госман — Мирхафизнын өлкән улы иде.
Михнәтле заманнарны күреп, запас хәзерләп яшәргә күнеккән Зәйнәп абыстайнын да сугыш алдыннан алып куйган азыклары саекты. Кибетләрдә азык-төлек бетте, корыды. Базардагы бәяләр якын килерлек түгел, шулай да Зәйнәп киленнәренә сатарлык әйберләрен ашамлыкка алмаштырырга кинәш итте:
— Сугышнын очы -кырые күренми, алда ниләр көткәнен бер Ходай үзе генә белә. Акчаны да, әйберләрне дә ашап булмый, җан сакларлык азык — он, ярма, тоз-шырпы алып куегыз.
Базарда барысы да бар.Минсылу менә дигән ефәк күлмәген дүрт стакан тары ярмасына алыштырып кайтты...
Миргаяз мулла утарындагы дүрт йортта хәзер унбиш җан. Мирхафиз белән Искәндәрнен балаларына бирелгән пособиегә яшәрлек түгел. Минсылу эшли башлагач,хәлләре бераз җинеләйде. Маһинур заводтан бирелгән талоннан килендәшләренен балаларына өлеш чыгаргалый. Кызлары Саҗидә дә Донбасстан кайткач озаклап тормады,эшкә урнашты. Дүрт кешенен эшләгәне барыбер тамак туйдырырга җитәрлек түгел. Туя ашамаган бала-чага ябыга, чирләргә бирешә башлады. Миргаяз хәзрәт оныкларын ач үлемнән саклау юлларын эзли, уйлана...
Кырык икенче елнын язында Ижауга якын авылга чыгып китте. Онга алыштырып булмасмы дип, бераз кием-салым алды. Икенче көнне саз ярып, арып-алҗып кайтса да, кәефе күтәренке иде. Алып барган әйберләреннән бер чалбар белән ике баш яулыгына бераз он алып кайтты, калган әйберләрен сата алмаган.
— Анысы мөһим түгел, сатылмаса сатылмас, үзебездән артмас, мин ул авылда хуҗалары ташлап киткән ике ихатада бәрәнге бакчалары таптым. Күршеләреннән белештем дә, колхоз идарәсенә бардым. Хәлебезне анлатып, шул бакчаларга бәрәнге утыртырга рөхсәт сорадым. Прсидәтелләре әйбәт хатын булып чыкты, үзенен дә ире сугышта икән, бәрәнге утыртырга рөхсәт итте. Аллаһ теләсә, җир бераз кипкәч, авылга барып, бәрәнге утыртабыз!
Миргаязныкыларга эш чыдыймы сон! Алар бит үзләре бер бәләкәй колхоз! Җәяү барырлыкларны алып, бәрәнгене утырттылар да, вакытында кәтмәнләп, утап-күмеп куйдылар. Ходайнын рәхмәте, көзгә бәләк-бәләк бәрәнгеләр өлгерде! Дүрт өйнен базына салып куйганнан сон, киләсе ел өчен орлыкка чиннектәге кар базына тутырдылар. Шулай итеп, ипиле булдылар! Хәзер аларга ачлык куркыныч түгел! Аллага мен шөкер! Үзләренен ихаталарында кишер-чөгендер, сугандыр, кабактыр үстерделәр. Тәҗрибәле Зәйнәп әбиләре кишердән дә, чөгендер-кабактан да киптереп чәй ясады, куе кызыл кишер чәенә сөт салып җибәргәч, эчеп туймаслык була! Миргаяз хәзрәтнен күнеле тынычланды: нәселен дәвам итүче оныкларга җил-янгыр тидермичә саклау — анын бурычы. Үзе исән чакта ятимнәрен дә, барысын да үстерер, күтәрер, Аллаһ боерса!
Кырык өченче елнын май аенда Мирфәез икенче тапкыр яраланып госпитальгә керде. «...Бу хатны госпитальдән язам, борчылма, карлыгачым, ярам куркыныч түгел, пуля тезне умырып чыгып киткән: »Сквозное пулевое ранение коленного сустава» диләр, берәр ай ятасы булыр. Мин монда ял йортында кебек:ашыйм-эчәм, тик ятам. Сине уйлыйм, сине сагынам. Син дә сагынасындыр, шуңа күрә төн саен төшләремә керәсең — анда без синең белән бергә — нәкъ өндәге кебек аермачык куеныма кочам, үбәм, төш кенә булса да мин бәхетле, синең белән! Тормышыбызның дәвамы кебек! Эх, ранага повязка салып, сезнең янга берәр атнага булса да җибәрсеннәр иде! Маһинурым, сиңа справка салам, кирәге чыгар. Әллә кайчан саласым калган.» «Справка выдана для получения льгот семье красноармейца», — диелгән иде. »Хатларыңда зарланмасаң да, тормышларыгызның авыр икәнен беләм. Ачлыктан интегеп ятма, минем киемнәрне сат яки ашамлыкка алыштыр, исән-имин кайтсам, барысын да табарбыз, Аллаһ боерса!» Маһинур иренең киемнәрен сатмады, пәлтәләре, кәчтүмнәре — бер юаныч, алар хуҗасын көтәләр, кайтуын теләп торалар сыман...
«Маһинурым, карлыгачым! Без фашистларны куып, көнбатышка барабыз. Озакламый сугыш бетәр, дошманны үз өнендә тар-мар итәрбез дә, туган илебезгә сезнең янга кайтырбыз! И сагындым да соң! Үзебезнең ишек алдындагы алма үләненең исләре сагындырды! Әнкәй пешергән ипиләр төшкә керә! Өч айдан сугышка киткәнгә өч ел тула бит, бу үзе бер гомер! Маһинурым, күпкә түзгәнне азга түзәрбез, Ходай гомер бирсә, тормышның кадерен белеп яшәрбез...»
Мирфәезнең сөйгән хатынына салган хаты 1944нче елның икенче мартында язылган иде...
»Ваш муж гвардии рядовой Назмутдинов Мирфаиз, уроженец Татарской АССР, в бою за социалистическую Родину, верный военной присяге, проявив геройство и мужество, погиб 21 марта 1944 года. Похоронен в д. Немононцы Алятушского района Литовской ССР. Командир 333 го стрелкового полка полковник Григорьев.»
Өч ел буе тормыш белән үлем арасында йөргән ире турында шушы хәбәр килүдән коты очып яшәгән хатын, Мирфәезен үтергән пуля аның йөрәгенә килеп кадалгандай тынсыз калды.Авырлык баш миеннән башлап, күкрәгенә, бөтен тәненә таралды, үлем салкыныннан кул-аяклары суынды, шул хәлдә миңгерәүләнеп таштай катты... Кисәк нидер исенә төшеп, йокы бүлмәсенә керде, ашыгып мендәр астыннан иренең соңгы
хатын алды, үлем хәбәре ялгыштыр, хаты яңа гына килгән иде бит, дип өметләнде! Хат 2 мартта язылган... Унтугыз көннән соң үтергәннәр... Маһинур ыңгырашып караватка ауды...
— Мирфәе-е-ез!
Миңсылу килендәшенең илереп елавын ишетеп, йөгереп керде. Караватта капланып яткан Маһинурның иңсәсенә кулын куйды..
— Миңсылу апа! Мирфәеземне үтергәннәр!
— И, җаныем, хәлеңне аңлыйм! Ниләр кылмак кирәк!
— И, Аллам! Мирфәеземне үтергәнче ник минем җанымны алмадың!? Ансыз мин ничек яшим?! Минем дә җанымны ал!
— Чү,җаныем,алай димә! Тәүбә диген!
— Әйтмим! Яшисем килми!
— Сабыр бул инде.. Сабырлык сора Ходайдан! И, Аллакаем... Әйткән булам тагын... Мирхафизымның похоронкасы килгәч, үземнең дә яшисем килмәде... Елаудан башка безгә ни кала... — Яңарган кайгысыннан Миңсылу үзе дә елап җибәрде.
Өйгә кемдер керде. Йокы бүлмәсенең ишегендә Асия килендәшләре күренде.
— Маһинур, килендәшем, сиңа сабырлык сорыйм Ходайдан! Кайгыңны аңлыйм, туганым... Моннан да авыр хәсрәт юк... Әнкәйнең хәле әйбәт түгел...
— Ни булды? — Миңсылу куркып, аягына басты.
— Йөрәге...
— Дару бирдеңме?..
— Эчми...
Маһинур башын калкытты.
— Алар да беләме?
— Беләләр.
— Әткәй ничек?
— Әнкәй янында утыра.
— Әйдәгез,шунда керик, үзләрен генә калдырмыйк. — Маһинур авырлык белән генә урыныннан торды. Ачы кайгы җелекләренә үтеп, бар хәлен суырып алган иде. Салкын су белән битен юды, яулыгын рәтләп бәйләде.
Киленнәре кергәч, Миргаяз хәзрәт урыныннан торды.
— Әнкәсе, Маһинур килен килде.
Газиз улының хатынына Мирфәезнеке төсле зәңгәр күзләр инәлеп, ярдәм көткәндәй ялварып төбәлделәр: бу хәбәр дөрес түгелдер, Мирфәез исәндер, дип әйтүенә өметләнә иде бугай бичара ана... Ул караштан Маһинурның җаны кырыкка яргаланды...
— И, әнекәем... — Ул кайнанасын кочаклап елый башлады. Бер мизгелгә генә кабынган өмет чаткысы ананың күзләрендә сүнде...
Ышанасылары килмәде, Зәйнәп абыстай да, Маһинур да өметләрен өзмәделәр, һәр намазда Ходайга ялварып,исән булуын теләделәр. Бу кайнар теләкләр аларга яшәргә булыша,азга гына булса да өметләндерә — ни булмас, сугышта әллә нинди хәлләр бар...
Калын соры конвертта Мирфәезнең «Кызыл йолдыз» ордены, «Батырлык өчен» медале, солдат кенәгәсе, ике тапкыр яраланып госпитальдә ятуы турындагы справкалар арасында Маһинурның паспорт өчен төшкән кечкенә фотосы килгәч, Мирфәезе икенче кабат һәлак булгандай тоелды... Сүрелмәгән кайгысы бәгырен телгәләде, яндырды-көйдерде. Киләчәк тормышына ул икенче кешегә әйләнеп, холкы үзгәреп, усалланып керде... Аның сабыры төкәнде! Үч аласы, Мирфәезен үтергән фашистның күкрәгенә төбәп атасы килде! Күзен дә йоммас иде! Уйлый-уйлый күңеле ярсыды. Ул бит Мирфәезне атасы урынына күреп ихтирам итте, ире итеп сөйде, улы урынына иркәләде! Ул хәзер барысыннан да мәхрүм! Мирфәез өчен үлсә дә үкенмәс! Аннан башка яшәү барыбер яшәү түгел!
Бу фикерен ялгыш Миңсылуга ычкындырган иде, тегенең һушы китте:
— И, әстәгъфирулла! Ниләр генә килми башыңа! Бала-чага шикелле! Мирфәезең өчен фашистлардан үчне монда аласың ич! Синең кулың белән ясалган снарядлардан инде күпме нимес дөмеккәндер! Үлгән артыннан үлеп булмый, җаныем, бу яшеңнән үк тормыштан ваз кичмә! Аллаһы Тәгалә сиңа да бәхет насыйп итәр! Үзеңә тиңне очратырсың!
— И, сөйлисең дә инде, Миңсылу апа! Ничек телең бара?! Нинди тиң? Нинди бәхет? Минем бәхетем Мирфәеземнең гомере белән бергә өзелде! Дөньяда башка Мирфәез юк!
Маһинурны кочаклап, Миңсылу елап җибәрде. Сугыш җәберсеткән ике тол хатын кайнар яшьләрен түктеләр... Тик язмышлары аермалырак: Миңсылуның юанырга балалары бар, Маһинур аннан мәхрүм...
Мирфәезнең үлүе турындагы хәбәр килгән чорда — 1944нче елның апрелендә Көнкүрмештән хат килеп төште. Авылда хәлләр мөшкел, ата- анасы, энеләре ачлыктан җәфа чигәләр, күрше авылдагы апасы балалары белән ачлыктан шешенгән, кече улы ачлыктан үлгән. Маһинур кайнатасы- кайнанасы белән кинәшергә керсә дә, Көнкүрмешкә ата-анасы янына кайтырга карар кылган иде. Хаттагы хәбәрне анлаткач:
— Мин Көнкүрмешкә кайтырга уйлыйм, хәер-фатихагызны бирегез. Сезгә гомерем буе рәхмәт укырмын — җиде ел яшәп, авыр сүз ишетмәдем. Үз ата-анам кебек булдыгыз. — Маһинур түзә алмады, елап җибәрде. Беренче мәртәбә бәхет канатында Миргаяз мулла утарына Мирфәезе белән килеп керүе исенә төште...
Карты сүз әйткәнче, Зәйнәп абыстай өзгәләнеп:
— И, кызым, син дә китсән, без нишләрбез? Син бит Мирфәезебезнен төсе, — диде...
— Маһинур килен! Без сина берничек тә каршы килә алмыйбыз. Кайтасын килгәч, кайтырсын. Ата-ана турында кайгыртмый ярамый, ярдәм итү — синен бурычын. Ләкин шуны бел: кире кайтасын килсә, йортыгызнын ишеге ачык булыр. Аллаһы Тәгаләнен ризалыгы белән, фатихамны бирәм. Үзен дә яхшы бала булдын, безнен дә сина рәхмәттән башка сүзебез юк. — Миргаяз хәзрәт тамагын кырып куйды — ул да дулкынлана, иде — Тагын... шунысы бар — Аллаһ безнен догаларыбызны ишетеп, бәлки Мирфәез исәндер! Өметебезне өзмик! Аллаһтан сорыйк! Анын рәхмәтләре чиксез!
Маһинур барлык туганнары белән хушлашып, өенен ачкычын баскыч янындагы таш астына кыстырып, монда үткән бәхетле дә, кайгылы да елларны мәнгегә калдырып, Көнкүрмешкә юл тотты.Зәйнәп абыстай хак әйтте — Маһинур аларга улларынын хатыны, киленнәре буларак кадерле, якын. Ул киткәч, картлар тагын да ныграк моңсуландылар...
Зәйнәп абыстай өйдә үзе генә калган чакларда сырлап-бизәп ясалган кечкенә сандыгын ачып (Мирфәез үсмер чагында удмурт урманнарында ясап әнисенә бүләк иткән сандык), аннан өч ирләр күлмәге ала — өчесе өч улыныкы... Берәм-берәм күлмәкләрне йөзенә китерә, исләрен сулый... Сандыктан һаман урман исе анкый, күлмәкләрдән улларынын исе күптән очкан...
— И, газизкәйләрем!.. — Ана күлмәкләрне төреп, сандыкка сала да, сандыкны урынына куя. Картын борчымас өчен, гадәтенә кергән бу йоланы ана күрсәтми...
Миргаяз хәзрәткә мәчеткә килгән картлар белән аралашу, шушы авыр елларда Коръән сүзләренен адәм җанына шифа икәнен белү, кешеләргә аз булса да ярдәм итә алу канәгатьлек бирә, үз кайгысын беразга җинеләйтә.
Утлы-давыллы көннәр, айлар, еллар үтә тора... Сугыш башланганга өч ел тула, өч гасырга җитәрлек михнәтләре белән.. Язын зәнгәр күктән кангылдашып кыр казлары кайтты. Биектән, болытлар арасыннан монсу торналар очып узды.Миргаяз хәзрәтнен ике бөркете — ике улы ике җирдә, туган илләренә кайта алмыйча, ятып калды... Искәндәрләре әллә кайда, ерак-еракларда... Анын өчен җаннары ачыргалана —
күптән хәбәре юк. Хак Тәгалә! Саклый күр газизләрен!
Картлар икесе дә өйдә. Миргаяз хәзрәт күзлеген киеп китап укып утыра, Зәйнәп абыстай кич пешерергә бәрәнге әрчи иде.Өй алдыннан кычкырышып-чабышып, Искәндәрнен уртанчы улы белән кызы килеп керде.
— Әбекәй, бабакай, сөенче!
— Чүегез, балалар, әкрен. Нәрсә булды?
— Әткәйдән телеграмма!
— Телеграмма? Кем салган?
— Үзе язган! — Малай кәгазьне бабасына сузды.
«Үзе язган! Исән! Уллары исән, Аллага шөкер!»
Зәйнәпнен тез буыннары хәлсезләнде. Юеш кулларын тастымалга сөртә-сөртә ире янына килде.Миргаязнын кулындагы кәгазь дерелдәде. »Седьмого мая шестнадцать часов буду Ижевске встречайте поезд 76 вагон 13 Искандер», — дип язылган иде телеграммада.
— Әнкәсе, Искәндәребез жцдесендә кайтам дигән!
— Йа Раббым! Хак микән?! Исән-имин кайтырга насыйп ит, Аллакаем!
Оныклары алып кергән сөенечтән күнелләре тулып мөлдерәмә булган ата-ана тын гына бу хәбәрнен хаклыгына ышанырга тырышып утыра... Үзләре кебек очына-очына сөенүләрен көткән оныклары сәерсенеп тынып калдылар.
Балалары артыннан йөгереп кергән киленнәре Асия бу тынлыктан шөбһәгә төште:
— Әткәй, әнкәй, нишләп утырасыз? Хак микән бу хәбәр? Чынлап та кайта микән Искәндәр? Бөтенләйгә җибәрделәр микән? Отпускага гына микән?
— Хактыр, килен.Искәндәр үзе язган бит. Иртәгә, Аллаһ боерса, барын да белербез.Ин мөһиме — улыбыз исән, Ходайга шөкер!
Зәйнәп әбиләре һушына килеп, шкафтан алма кагына төрелгән шикәр шакмакларын сөенче өчен оныкларына бирде, тагын ике шакмакны Асия килененә сузды:
— Госман улымны сыйларсын!
Бу төнне ата — ана йоклый алмады, кайгыларны гына түгел, шатлыкларны күтәрүе дә авыр: төн буе уйланып чыктылар, улларынын бала-чакларын, үсмер елларын, Ижауга килеп яна тормыш коруларын, утардагы рәхәт елларны искә төшерделәр.
Җиденче майны көчкә көтеп алдылар. Поезд килергә әллә никадәр алдан бардылар — бала-чаганы тыярлык түгел! Ниһаять, озын эшелон парларын чыгарып, перронга килеп туктады. Вагоннан төшкән һәр кешене җентекләп карап, тын да алмый көтәләр. Күренми... Вагоннан пассажирлар төшеп бетте. Күнелләрен курку биләде...
— Әти! Әнә минем әти! — дип кычкырды бабаларыннан сөенче алган Варис.
Вагон ишегендә ике култык таягына таянган соры шинельле солдат аларны күреп, кул болгады. Барысы шунда ыргылды.Миргаяз аларны туктатты:
— Чү, туктагыз, ашыкмагыз! — Ул беренче булып вагон баскычына менде.
— Саумы, улым!
— Исәнме — саумы, әткәй! — Искәндәр таяктан кулларын ычкындырып, әтисе белән күреште. Миргаяз хәзрәт улын сак кына кочаклап, җилкәсеннән сөйде.
Күрешмәгән өч ел эчендә әтисе юкарыбрак, кечерәебрәк калган, җыйнак сакалы Торна тавындагы кылган кебек ап-ак булган, ләкин конгырт күзләре элекке кебек үк үткен, туры, акыллы карашлы, үзенне элеккечә анын янында малай гына итеп сизәсен...
Кин җилкәләре белән култык таякларына таянган, чигә чәчләренә чал кергән, мангаена тирән сырлар төшкән Искәндәр атасына тагын да үскән, калынайган, ныгыган көчле ир, ил батыры булып күренде. Аягы яралы булуы кайгы түгел, улы исән! Шул бәхетне Миргаяз хәзрәт бөтен җаны, калебе белән тоя, Раббысына рәхмәт укый!
Вагон баскычыннан төшкәч, Искәндәрне хатыны, балалары урап алды, шатлыклы авазлар янгырады, яралы аягына кагылмаска тырышып, әтиләренә сыендылар...
Абыйсы белән апасынын балалары елмаешып үзләренә чират җитүен көттеләр. Аларнын кыенсыныбрак торганнарын күреп, Искәндәр яннарына атлады.
— Ничек үскәннәр минем энеләрем-сенлеләрем, танырлык та түгел! — Балаларны кочагына алды. Өлкәннәре абыйлары белән олыларча кул биреп күрештеләр. Бу минутларда барысы да шат, бәхетле иделәр! Үсмерләр өчен сугыштан кайткан Искәндәр дошманны җинеп кайткан герой иде!
Төп йортта Зәйнәп абыстай аш әзерләп көтә. Ашы да пеште, чәе дә кайнады, һаман кайтмыйлар... Озак, бик озак тоелды көтүләре.. Әллә ничә тапкыр баскычка чыгып карады. Сабырсызлык —шайтан коткысы дип, Зәйнәп догаларын укыды. Шау-гөр килеп кайтып кергән бала-чага каршыларына килгән әбиләре белән Искәндәрнен күрешүен тын да алмый карап тордылар. Керфек какмый чыккан төннәрдән,ут йотып йөргән көннәрдән сулып, кечерәеп калган Ананын зәнгәр күзләрендә кояш кабынды, нурлар сибелде, җыерчыклары язылды:
— Улым! Улыкаем! Кайттынмы, балам!
— Исәнме-саумы, әнкәй! — Әнкәсенен кечкенә, юка гына кулын учына алды, алыптай зур гәүдәле, сакал-мыегы үсә төшкән Искәндәрнен шушы кулга, әнкәсенен куенына, бала чактагы кебек, сыенасы килде... И бу җаннарнын күргән сагышлары... Шуна да сөенечләргә сусаган гаиләнен бәхете, тантанасы күкрәкләргә сыймый! Нарат өйнен диварлары шатлык авазларыннан шынгырдап тора!
— Әйдәгез, балалар, бер дога кылыйк! — диде Миргаяз хәзрәт. Барысы да утырыштылар.
Өйдәгеләр исләрен җыя алмыйча, бер басасы урынга биш бастылар, эшләсе эшләрен оныттылар. Өй түрендә утырган Искәндәр аларны сокланып күзәтте. Ата-ана йортында ана бик рәхәт: нарат йортнын ниргәләреннән җылылык тоя — бу өйнен һәр бүрәнәсенә, тактасына атасынын, Мирхафиз абыйсы белән Мирфәез энесенен, Искәндәрнен үзенен кулы, көче кергән, һәрберсенен изге хыяллары, теләкләре сенгән... Үзләренен утарларын, йортларын, алар сугышка киткәндә өй артында чәчәк атып калган миләшләрен, ишек борысына тотынып, улларын баскычта озатып калган әнкәсен, ул язып биргән догалыкны Искәндәр күнел түрендә йөртте. Хәзер шушы кадерле ядъкәрләрнен барысы да ана — Искәндәргә...
Өстәл янына утырыштылар.
— Килен, ашны бүл, — диде Зәйнәп абыстай.
Әнисенен токмачлы ашын ашаганда өстәл янында абыйсы белән энесенен, Маһинур киленнәренен булмавы үзәген өзде. Мирфәезнен һәлак булуын, Маһинурнын Көнкүрмешкә кайтып китүен вокзалдан кайтканда гына белде. Туган иленә, ата-анасы, хатыны, балалары янына кайту шатлыгына ачы кайгысы кушылды...
Миргаяз хәзрәт улына күп өметләр баглый: Аллага шөкер, Искәндәр аларга картайган көннәрендә терәк булыр, утардагыларнын барысына да олы терәк: үз балаларын да, абыйсы белән апасынын ятимнәрен дә кеше итеп тәрбияләр, аякка бастырышыр, Аллаһ язган булса! Гомер буе кеше җаны, иманы турында кайгырткан Миргаяз хәзрәт Искәндәр улына изге амәнәт юрады.
***
Егерме өч яшендә авылыннан чыгып киткән кыз утыз яшендә тол хатын булып кайтып керде. Маһинурнын күзләрендәге шатлык сүнгән, ул инде мәхәббәттән канатланган көләч кыз түгел, тормышнын ачы кайгысын
күргән, ин кадерле кешесен югалткан, хыяллары, өметләре чәлпәрәмә килгән, тормышка да, язмышка да, кешеләргә дә кырысланган хатын. Холкы да нык үзгәргән: авырлыкларга бирешмәс өчен үзенә көчле, тәвәккәл булырга, сыгылмаска, җебемәскә
кирәк — тормыш ана шундый сабак бирде. Бу сабак ана киләчәктә бик кирәк булачак.
***
— Иҗаудан Маһинур аталарына кайткан...
— Ире сугышта үлгән.
— Мескен. Ярый әле баласы юк.
— Нигә алай дисен? Баласы булса, мужыт кайгысы җинелрәк булырые.
— Таптын сүз! Җәтим баланы үстерүе җайлы түгел хәзерге заманда. Болай ул янадан да кияүгә чыга ала.
— Белмәем, «Иртә унмаган кич унмас, кич унмаган һич унмас»,
— диләр.
— Сугыш булмаса аннан да бәхетле кеше булмасые! Бу сүзенне сүләмә янадан ачу китереп! Бөтен ил буе ирсез калган хатын-кыз, сугыш харап итте! Уну-унмаунын монда ни катнашы бар?!
— Анысы хак инде... — Иҗаудан биш олау әйбер апкайткан ди.
— Бардыр инде, байтак яшәде бит. Төей башласан, синеке дә биш олау җыелыр.
— Җыела, пычагым. Булганы да тузып, искереп бетте инде, янартып тормагач...
— И, сүләсе җук! Анысына түзәриен әле, монда тамак кайгысы... Озакламый бәрәнге утыртырга кирәк, ашасак, орлыкка калмай, аптыраган.
— Хатын авыр сулап, чиләкләрен көянтәсенә элде дә китеп барды. Ачлык-хәерчелек баскан авылда Маһинурнын яшьтәшләре балаларын туя ашатырлык ризык булмаудан җәфа чигәләр иде...
Авылларындагы хәерчелекне күреп, Маһинурнын һушы китте. Моннан өч ел элек кунакка кайткандагы тук, хөр күнелле авылнын бәрәкәтен сугыш себереп түккән... Ата-анасы ачлыктан өшәнгән, картайганнар. Сузылып үсеп киткән энеләре ябык, тәннәрендә карга чукырлык ит юк. Күлмәк җиннәре, ыштан балаклары кыскарган, алмаш киемнәре юк. Ашарга «күзгә кырып салырлык» оннары юк. Өйләренә фәкыйрьлек исе сенгән — әчкелтем-тәмсез ис, болай да җанын кайгы-хәсрәт кыйган хатыннын күнеленә тиде. Тәрәзәләрне ачып җилләтте, селте белән өйне, тәрәзәләрне юып чыкты. Мич астындагы ат тизәге кушып ясалган тавыклар җимен табып, чыгарып ташлады.
— Янадан бу җимне өйгә кертмәгез! Илаһым, нишләп бу хәлгә төштегез?! Колхоз бөтенләй ипи өләшмәде мени?
— Каян өләшсен! Көз көне үк кырып-себереп алып бетерделәр, Фәррах берни эшли алмады, без дә, колхоз да иписез калдык. Безнен хәл әле ярап тора, менә тутаннын хәле мөшкел: Әзһәр энен бәрәнге илтеп кайтканые, ачлыктан шешенгәннәр ди... Ире сугышта хәбәрсез югалды. Төпчек малае үлде...
Маһинурнын «биш олау» дип сөйләнгән мөлкәте сугышка кадәр алынган кием-салым, түшәк-ястык, савыт-саба, тормыштагы кирәк-ярак — бөтенесе Мирфәез тапкан мал...
— Үз мөлкәтен, — диде кайнатасы озатканда, — бер нәрсәнне дә әрәм- шәрәм итмә, өләшмә, кирәге чыгар.
Кирәге бик чыкты. Атна саен Әмәкәй базарында әйберләрен онга, бодайга, бәрәнгегә алыштырды. Бер баруында анын фирүзә кашлы көмеш алкасына он сатучы хатыннын күзе төште:
— Алкайны сат, ярты пот он бирәм!
Маһинур тетрәнеп китте, йөзе үзгәрде, әйтерсеи начар сүз белән рәнҗеттеләр. Моны сизеп, теге хатын:
— Сатмыйсыимы? — дип сорады.
— Сатмыйм. Иремнеи төсе. Кияү бүләге.
— Ә-ә-ә... Алай икән...
Сатамы сои! Җаны кебек күргән истәлек... Шундый ук йөзеге белән беләзеген
сандыгында саклый— кияр көннәр килер әле, бәлки...
Маһинур күрше авылдан өч баласы белән ачлыктан шешенгән апасын үзләренә алып кайтты. Үзеннән башка тугыз җанны үлемнән саклап калды Маһинур.

***

Дәвамы бар.