Сардекбашская сельская библиотека - филиал № 33

Роза Хабибуллина "Мулла килене" повесте (1)

Зур калалардан, олы юллардан бик еракта, калкулыклар ышыгында, урманнар уртасында утырган Көнкүрмешкә көз килде. Иртә яздан бирле баш калкытмый җирдә эшләгән авыл халкы, ниһаять, билен язды. Бер караңгыдан икенчесенә кадәр тир түгеп алган нигъмәтләрне, шөкер итеп, кышка хәзерләде. Мең тугыз йөз утыз җиденче елның уңышы алдагы корылыктан, кытлыктан соң мул булды: арыш басуында ат дугасы белән кереп югала, бодай, гәүдәле ирләрнең күкрәгенә житеп, моңарчы күрмәгән уңыш бирде. Колхозчылар йөк-йөк ашлык ташып, келәт-амбарларын тутырдылар, тегермәндә тарттырып, кышка җитәрлек итеп, ларларга он салып куйдылар. Тирән чокыр уйсулыгыннан ташып, бакча артларына печән кибәннәре өйделәр. Кырпак төшкәч, иректә йөргән казлар утарларга ябылды, томанлы иртәләрдә аларның каңгылдавы авылның әле бер очында, әле икенче очында яңгырап торды. Морҗалардан сузылган төтен белән майлы таба ашларының тәмле исе аңкыды. Алда каз өмәләре, туклыкка ниятләнгән туйлар көтә иде.
Кояшлы әбиләр чуагы урнашкан көннәрнең берсендә Көнкүрмешкә таба урман юлында яңа тарантаска җигелгән атта өч юлчы күренде. Алтын учак кебек янып торган каеннар, көзгә бирешергә теләмәгән ямь-яшел йөзьяшәр имәннәр янына җиткәч, юлчыларның икесе арбадан төште. Иркендә үскән имәннең колач җитмәслек юан, кытыршы кәүсәсенә, туңган кулын мичкә терәп җылыткан кебек, юлчыларның картырагы кулларын куйды. Башын чөеп өскә, ябалдашлар очына карады. Куе яшеллекнең арасыннан көз көне генә була торган биек күкнең зәңгәрлеген күрде. Кояшлы җылы тынлыкта шып та шып гәрәбәдәй сары шома имән чикләвекләре коела... Тын гына туган туфрагын, урманның көзге моңын, монда гына була торган илаһи матурлыкны җаны белән тоеп, тыңлап торды, йөрәге кайнарланып типте... Бу йөрәк тибешендә - җирсү, туган илен сагыну, соңгы сулышына кадәр онытылмаслык мәхәббәт иде...
«Әткәң печән чапкан җирләр бу... Син яланаяк йөргән яланнар... Замананың зилзиләсе суырып алып киткәнгә кендек каның тамган туган җиреңә үпкә саклама! Син бу туфракта җиләк идең, тансык идең, кирәк идең!»
Әллә урман шулай пышылдады, әллә кеше шулай уйлады, әллә киләчәктән берәү хәбәр салды...

***
- Ижау мулласы кече улына кәләш эзләп килгән! - Куш чишмәгә суга дип төшкән кызлар бу хәбәрне сәгате-минуты белән бөтен авылга тараттылар.
- Нинди мулла?
- Элек безнең авылдан сөрелгән мулла, - ди.
- Малае да килгән микән?
- Килмичә!
- Ижауда кызлар беткән микәнни?
- Бәй, анда марҗалар да арт кызлары гынадыр.
- Мулла кеше улын марҗага өйләндермәс инде!
Кызларның уйлары хәзер гел Ижау егете турында гына: Нинди микән? Кайда эшли микән? Кемне димлиләр микән? Яшьләр генә түгел, җиткән кызларның ата-аналары да тынгысыз уйга тарыдылар: кемнең кызын юньле кешегә бирәсе килмәс? Миргаяз мулланы өлкәннәр яхшы белә: әтисе Низаметдин мулладан соң авылда мулла булып торды, мәдрәсәдә балалар укытты. Зәйнәп абыстай кызларны үзләренең өйләрендә укыта иде. Нәселләре белән укымышлы, затлы кешеләр.
Бу хәбәр егетләрне сагайтты, һәрберсе үзе күз атып йөргән кызы өчен көрәшергә әзерләнде: Көнкүрмеш егетләре үз авылларын үз биләмәләре, кызларны - үз кызлары дип саный, читләргә җибәрергә исәпләре юк!
- Безнең кызларга тиеп карасын, арт сабагын укытырбыз!
- Мулла малае дип тормабыз!
- Хәзер муллалар заманы түгел!
Туганнары авылдагы кызлар арасыннан берәүне генә Мирфәезгә тиң күрделәр:
- Ата-анасы әйбәт, тәрбияле кешеләр. Маһинур авылда бер чибәр, үде эшчән, кыю. Матур җырлай, өддереп гармунда уйнай.
Мирфәез әтисенең сүзен тыңлап килде килүен, тик исәбе танышып кайту гына, «ошаган кыз туры килсә, күз күрер», - дип уйлады. Туганнарының мактауларына да шикләнде - авыл кешесе матурлыкны үзенчә аңлый: тәнгә - таза, эшкә уңган булса, чибәр санала.

***
Ижау кунакларының кодалап киләсен белгәч, ишле гаиләдән ата-анасы белән Маһинур гына өйдә калды, бала-чагаларны чыгарып җибәрделәр. Саимә түтәй ныгытып кисәтте:
- Чакырмыйча кайтасы булмагыз, монда буталып йөрмәгез!
Ишектән башларын иебрәк кергән озын, таза гәүдәлеләрнең сакаллысы көр тавыш белән сәлам бирде:
- Әссәламәгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!
- Вәгаләйкемәссәлам! Саумысыз, түрдән узыгыз! - дип каршылады Хөснимәрдән.
Кунаклар белән күрешкәч, барысы да утырышып, йортка дога кылдылар. Шуннан соңгысын Маһинур да, Мирфәез дә ишетсәләр ишеттеләр, ишетмәсәләр юк, дулкынланудан алсуланган йөзле егет белән кыз бер-берсенә бактылар...
Маһинурның зур коңгырт күзләре Мирфәезнең кояшлы күк төсле зәңгәр күзләре белән очрашты. Сораулы карашларында гаҗәпләнү һәм сөенеч чаткылары кабынды. Туганнары хаклы икән! Кыз көткәннән дә гүзәлрәк! Нәфис ак йөзендә коңгырт күзләре шундый ягымлы елмаялар! Вак кына сипкелләр искиткеч сөйкемлелек өстиләр. Күз юлын турыга ачып үрелгән чем кара озын толымнары текә күкрәгеннән нәзек биленә төшеп тора. Озын керфекләрен сирпеп оялчан елмаюы Мирфәезнең һушын алды.
Маһинур бу очрашуның язмыш икәненә ышанды. Кичә генә, Ижау егете кыз күзләргә килгәнен ишеткәч, йөзе кына чәчкәсе кебек кабынып китте, күзләре очкынланды, йөрәге кош канатыдай талпынды! Гомергә күрмәгән егетнең башка бер кызга каравыннан курыкты, үзенә булуын теләде. Моңа кадәр бер егетне дә якын китермәгән кызның күңеле менә кемне көткән икән!
Гайрәтләрен күрсәтергә җыенган Көнкүрмеш егетләре иң матур кызларының Ижау егете белән никахлашканын белми дә калдылар. Никах мәҗлесеннән соң яшь кияү белән кәләш абайламадылар - өйдәгеләр шыпан-шыпан гына таралышып беттеләр, яшьләр икәүдән-икәү генә калдылар. Авыл өе зур булса да, дүрт почмаклы бер бүлмә, ишле гаилә тезелешеп барысы сәкедә, сыймаганнар идәндә йоклый. Шуңа да зөфаф кичендә яшьләрнең үзләрен генә калдыру йоласы бар. Чит күзләр, чит колаклар кирәкми...
Куш чишмәгә көянтә-чиләкле соңгы хәбәрләр килеп җитте:
- Кичә Маһинурны Ижау егетенә биргәннәр!
- Мәһәренә яшь кияү фирүзә кашлы көмеш алка, көмеш йөзек белән көмеш беләзек бүләк иткән.
- Мулла Маһинурны җырлатып та, гармунда уйнатып та тыңлаган.
- Китчәли, никах вакытында кем җырлап-уйнап утырсын инде!
- Кем сиңа никах вакытында ди әле! Аңынчы җырлаткан!
- Кияве ниндиерәк икән?
- Зрә чибәр ди.
- И-и, бәхете бар икән Маһиның! Калхуз эшеннән котыла инде!
- Әйтмә дә! Шәһәр катыны булып, лафкадан-лафкага гына йөрер инде! Мулланың акчасы бетәсе түгелдер!
- Муллага бармай ла ул! Улына чыккан!
- Улы да акчалы эштә эшләйдер, калхуз түгел бит!
Авылны шаулаткан бу вакыйга атна-ун көн телдән төшмәде. Көндәлек эшләр, мәшәкатьләр әкренләп оныттырды. Кызын озатканда Саимә түтәй елап калса да, Маһинурның тормышы көйләнде, дип тынычланды. Яшерен мәхәббәт белән янып йөргән егетләр генә сөйкемле кызны бик озак оныта алмый юксындылар...
Маһинурга әлләни булды... Авылын, ата-анасын, Куш чишмәне, урманның җиләкле аланнарын, дусларын бик җиңеллек белән, «эһ» тә димичә калдырып, Мирфәезе белән Миргаяз муллага ияреп, күрше Коба авылына гына җыенгандай, утырды да китте. Сихерләнгән кебек, аның күзенә Мирфәездән башка нәрсә күренмәде.
Ижауга килеп җиткәч, урыс капкалы зур ихатада калай белән ябылган алты почмаклы дүрт нарат йортны күреп, Маһинур аптырады. Пышылдап кына иреннән сорады:
- Бу өйләрдә кемнәр яши?
- Берсендә әткәй белән әнкәй, икесендә абыйлар гаиләләре белән яшиләр, әнә теге яңасы - безнеке.
- Кемнеке?
- Синең белән минеке.
Маһинурның болай да зур күзләре гаҗәпләнүдән тагын да зурайдылар: Мирфәез аңа бу турыда бер нәрсә дә сөйләмәгән иде. Кыз бала, күзен йомып утка кергәндәй, кемгә, кая барганын да белмичә, язмышын бер күргән кешегә тапшырды…
Телефоннар, таксилар заманы түгел иде шул әле. Зәйнәп абыстай килен каршыларга әзерләнде, тик кайчан кайтасыларын төгәл белмәде. Улы артыннан уңайсызланыбрак елмаеп кергән Маһинурны бер күрүдән ошатты. Яши-яши сыналганнан соң, яраткан килененә әйләнде.
Яшь килен белән яшь кияү төп йортка кайтып төшкәч, Миргаяз хәзрәтнең уллары, киленнәре, оныклары җыелды.

Бу гаиләнең ишлелегенә, тәрбиялелегенә Маһинурның исе китте. Өлкәннәре Мирхафиз белән Искәндәрнең хатыннары, кызлары шәригать кушканча киенгәннәр, үзләрен бик тыйнак тоталар. Яңа гаиләсе Көнкүрмеш халкыннан нык аерылып торганын, аның үзенә дә күп нәрсәне өйрәнергә кирәк булачагын аңлады ул.

Кайнанасы белән кайнатасы берничә буын мулла нәселеннән булып, балаларын да шул хакыйкатькә инандырып үстерделәр. Хәзерге көндә, Миргаяз хәзрәт утарындагы тыныч, мул тормышка юл никадәр авыр, газаплы булганын белми иде яшь килен.
Утызынчы елда калай түбәле йорты, ике аты, ике сыеры булган Миргаяз мулланы «кулак«дип, Көнкүрмештән сөрделәр. Авыл халкы каршы торып, яклап караса да, берни кыла алмадылар, хатыны, өч улы белән, ала алган кадәрле мөлкәтен салып, бер арбага утырып туган авылыннан чыгып китте... Калай түбәле йортның бер башын яңа оешкан колхозның идарәсе иттеләр, икенче башы «Кызыл почмак«булды.
Авылдан сөрелгән «контра«га Удмурт урманнарына урман кисәргә «предписание«тоттырдылар. Миргаяз хәзрәт тә, аралары икешәр яшь кенә булган өч улы да үзләрен ирләрчә тоттылар, борчылуларын тышка чыгармаска тырыштылар: беренчедән, кайгыдан коелып төшкән әнкәләрен борчымаска, икенчедән,үзләрен куылуга дучар иткән ятларга сер бирергә теләмәделәр. Кызлары Саҗидәнең бәхетенә, кияүгә биргәннәр иде, ул бу мәхшәрне күрмәде, ире белән Донбасска китеп урнашты. Менә Зәйнәп абыстай гына... Ул бөтенләй югалып калды... Туган авылы булмаса да,монда ул килен булып төште. Балалары монда туды, монда үсте, иң матур, бәхетле еллары шушында үтте. Җылы, бәрәкәтле тормышларын туздырдылар... Китәргә җыенганда, ары бәрелде, бире сугылды — нәрсә алырга, кайсын калдырырга белмәде. Аның кулы тимәгән әйбер бармыни монда! Барысы да кадерле, кирәк әйберләр... Арбага менеп утырганда, бичара хатын ни үле, ни тере түгел, иреннәре күгәргән, куллары калтырый, җаны телгәләнә иде...
Авылны чыккач, борылып карадылар: агачлар өстеннән мәчет манарасы гына күренеп тора... Мәсхәрәләп, кадерсезләп, талап, туган туфрагыннан куылган кешенең хәленнән дә авыррак үлем генә бардыр.

Зәйнәп абыстай озын юллар буе елады — таланган малларын җәлләүдән генә түгел, хурлыктан үзәге өзелде: ничек итеп ил картын — Миргаяз хәзрәтне, авыл мулласын, балалар мөгаллимен, беркайчан беркемгә начар гамәл кылмаган кешене урамга эт шикелле куып чыгардылар? Иренә карата булган бу гаделсезлекне күтәрә алмады, ирен кызганып елады...
— Әнисе, ул кадәрле бетеренмә әле, бу кайгы баш кайгысы түгел бит! Шөкер ит — без барыбыз да исән! Җан биргәнгә җүн бирер, Аллаһ ташламасын диген! Сабыр ит. Менә уйлап барам әле: ярый безне, Аллага шөкер, удмурт урманнарына гына җибәрделәр! Себергә сөрсәләр нишләр идек? Аннан кайтулары икеле... Удмуртлар әнә генә — безнең якларда — Әгерҗене үтсәң, удмурт авыллары башлана.
Миргаяз хәзрәт шушы кайгы эчендә дә гаиләсен юатырлык сүзләр тапты...
Билгесезлеккә, биш ел яшисе карурманга килеп җиттеләр. Леспромхоз дигән үзәктән бөтенләй читтә, берничә төзелә башлаган барак, землянкалар гына торган аланда туктадылар. Миргаяз хәзрәт оясы белән килеп төшкәч, бригадир шаккатты:
— Что это вы всем гуртом навалились? Куда я вас устрою? Бараки еше не готовы, придется җить в шалаше, в крайнем случае, в землянке.
— Ни күрсәк тә бергә күрербез, дип, гаиләмне таратмадым. Түзәрбез! Төзелешкә минем улларымны да кушыгыз, алар оста куллы, — диде хәзрәт.
— Әйберләрегезне урнаштырырга, ышыкланырга башта шалаш корыгыз, землянка да казый башлагыз,янгыр яуса шалашта торып булмый.
Ине-буе дүртәр метр чамасы итеп, җирне казып төштеләр, стеналарын бүрәнә белән ныгыта бардылар. Өске өлешен — җир өстеннән бер тәрәзә уемы калдырып, күтәрделәр. Түшәменә туфрак салдылар.
— Миче буламы сон? Мичсез ничек ашарга пешерәсен, ипи саласын?— дип хафаланды Зәйнәп абыстай.
— Мичен дә чыгарабыз, борчылма, менә кирпеч кенә табып кайтыйк,— диде ире.
Бәрәнге базына охшаган корылмада җиргә казыклар кагып, сәкеләр, өстәл ясадылар. Савыт-саба, вак-төяк куярга тәбәнәк түшәм астына шүрлекләр кактылар. Шүрлек — һәр өйдә була торган әйбер: ашъяулыкка төреп, ипине шунда саклыйлар, пакъ яулыкка төрелгән Коръән дә шүрлектә югарыда тора.
Кысан, карангы землянкада үзенне сукыр тычкан кебек тойсан да, күнелләрен әрнесә дә, баш очында түбә бар: янгыр да үтми, җил дә исми, чебен-черки дә таламый, бәләкәй генә хуш килгән ягы да бар: һәрчак нарат исе, ылыс исе анкып тора.
Биек баскычлы, иркен өйләрен искә төшермәсәләр, бу фәкыйрьлектән ул кадәр үк күнелләре кителмәс иде дә... Төшә шул искә, һич баштан чыкмый... Өстәлгә самавыр менеп утыргач кына карангы торакка әзрәк кот кергән кебек булды...
Миргаяз хәзрәт тормышта тернәкле, кыю, дөньяны анлый торган ир, улларына кинәш бирде:
— Балалар, бу Аллаһы Тәгалә җибәргән сынаудыр. Ул безне мәрхәмәтеннән ташламас. Болай итәбез: тапшырылган эшне җиренә җиткереп башкарабыз, беркемгә дә тел-теш тидермибез, артык сүз сөйләшмибез. Биш елга ничек тә түзәрбез. Тормышлар гел болай гына тормас, үзгәрер, безгә дә үз нигезебезне корып яшәргә насыйп булыр.
Леспромхоз һәрбер эшчегә көнлек норма җиткерә, план үтәлешенә карап түли.Беренче көнне пычкылар, балталар, баулар алып эшкә чыккач, карап сүзсез тордылар — монда наратлар, чыршылар гына түгел, Көнкүрмеш урманнарындагыдай икешәр колачлы имәннәр дә бар икән.
— Күз курка, кул эшли, диләр, бисмилланы әйтеп тотыныйк, балалар! Адәм эшләмәс эш булмас!
Эш җинел генә бирелгәннәрдән түгел... Тешләрен кысып, алмаш-тилмәш аркылы пычкыны тартып, мангайларыннан аккан тир, әчеттереп, күзләрен томалады...
— Тимердән ким түгел бу имән, тимер пычкысы кирәк мона! — диде Мирхафиз абыйлары.
— Пычкы кысылмасын өчен бау белән тарттырыйк! Хәзер очына менеп, арканны бәйлим! — Мирфәез имән башына үрмәләде.
— Аркан агач ауганда тарттырыр өчен бит, әйдә ярар, бар, бәйлә, — диде абыйсы. Көн буена баш күтәрми эшләсәләр дә, кичкә кадәр өч имән аудардылар. Имәннәр гөрселдәп ауганда, каршылыклы хисләр кичерделәр — урмандагы ин мәһабәт йөзъяшәр имәннәрнең гомере өзелде... Кисмәсән, бәлки, мен ел яшәрләр иде... Шундый агачлар үсәр өчен янадан күпме еллар кирәк...
Шулай да алар канәгать — планны үтәмәсәләр дә, авыр булса да, кулларыннан килә!
Эштән кайтуларына Зәйнәп остабикә урман аланында учак ягып, умачлы кысыр аш пешергән иде.
— Умач пешердем, балалар, ашап алыгыз. Тормыш бераз көйләнсә, токмач та пешерермен, боерган булса! Әлегә икенен берсе юк, дигәндәй...
Удмурт урманнары уртасында башта землянкада, сонрак баракта янача тормыш башлаганда ин авыры Зәйнәп остабикәгә төште: авылдан купканда ни эләкте шуны гына алганнар иде, дөресрәге, нәрсә алырга рөхсәт булса, шуны алдылар. Ике әйберне — Коръән белән самавырны баштук яшерделәр. Коръән Кәримне Миргаяз җанын алсалар да бирәсе түгел иде.Ул атасыннан калган бик борынгы китап, атасы төсе булып саклана. Язган булса, Миргаяз аны улларына калдырыр... Самавыр исә, дөнья яме, аннан башка тормышны күз алдына китереп булмый. Монда да, чишмә суы салып, муенына нарат күркәләрен тутырып кабызгач, бик тиз кайнап чыга, коры
нарат күркәләренен төтененнән тәмле булып нарат исе, сагыз исе тарала. Үз өендә яшәгәндә генә белмисен икән, вак-төяк саналган мен төрле әйбер булса гына җайлы икән!Энә белән җебен булмаса, нишләмәк кирәк? Ансыз да торып булмый. Урманда кибет тә юк, сорап торырга күрше дә...
— Атасы, мине бер барганда үзен белән леспромхозга алып бар әле, — диде Зәйнәп. Миргаяз аптырабрак калды.
— Нәрсә кирәк, әйт, үзебез алып кайтырбыз.
— Минем үз эшем бар. — Хатын сәбәбен әйтми торды.
— Ярар, алай бик җитди эшен булгач, барырсын, — дип елмайды ире.
Мона кадәр ире ышыгында дөнья көткән остабикә, биредә күп йөкне үз җилкәсенә алды, тормышларын җинеләйтү юлларын эзләде. Леспромхозда чыпта сукканнарын ишеткән иде.Шунда барырга җыенды.
Хатыны күп итеп чыпта, чыпта сугарга юкә төяп кайткач, Миргаяз көләргә дә, еларга да белмәде. Ни гомер яшәп, Зәйнәбенен шундый тәвәккәллеген белмәгән!
— Көлмә-көлмә! Гомерне бушка уздырганчы, аз булса да файдасы, акчасы тияр! Чыпта сугунын бер нәрсәсе дә юк, карап, өйрәнеп кайттым. Мина станок кына ясап бирерсез, ул да бик гади. — Әзер чыпталарны нигә алып кайтканын әйтмәде. Күл буенда кондрак йолкып киптерде дә, теге чыпталарга тутырды. Бер кичне йокларга җыенганда уллары, кабарып торган түшәкләрне күреп, көлештеләр:
— Оста да инде безнен әнкәй! Карагыз әле нинди хәйлә уйлап тапкан!
— Мин тапмадым аны, гомер-гомергә ярлылар салам тутырып түшәк ясыйлар. Сезгә андый түшәкләрдә йокларга туры килер дип кем уйлаган...
Яна урында кыш чыгулары авыр булды. Удмурт авылларыннан бәрәнге сатып алдылар. Бер баруында Миргаяз кәҗә җитәкләп кайтты.
— Карчык, менә сина бәләкәй сыер! Хәзер рәхәтләнеп сөтле чәй эчәрсен, Аллаһ боерса!
Хатыны сөенеченнән ни эшләргә белмәде.
— И-и, Аллакаем! Ничекләр башына килде. Рәхмәт яугыры!
Ул озын мөгезле ап-ак кәҗәне сыртыннан сөйде.
— Болай булгач, курмы әзерләргә кирәк!
— Курмы өчен кайгырма, урманчылыкның әллә ничә кибәне бар, кәҗәгә генә табарбыз.
Карлы-буранлы кыш бүреләр улавы, кырыгар градуслы салкыннары белән үтә торды. Лампа яктысында Зәйнәп йон җегерләп, улларына, Миргаяз хәзрәткә җылы оекбашлар бәйләде. «Башына төшсә, башмакчы булырсың» дип, бабайлар белеп тә әйткәннәр инде! Миргаязныкылар эштән сон, кешеләрдән күрмәкче, кул эше белән шөгыльләнделәр: хәзер әнкәләренең уклавы да, куна тактасы да, хәтта җилпучы да бар. Кече улы Мирфәез сырлап-чәчәкләп кечкенә генә сандык та ясап бүләк итте. Мондагы халык кашыктан алып, шомартып-лаклап өстәлләр, урындыклар, кисмәкләр, кәрҗиннәр ясый, санап бетерерлек түгел!
Туган җирләреннән сөрсәләр дә, кешенен күңеленә берәү дә богау сала алмый. Баш очларында кыргый урман шаулаганда Миргаяз хәзрәт киләчәк турында уйлады, тормышларын планлаштырды. Ходайның адәм затына биргән иң зур нигъмәте — акыл. Миргаяз бу дөняда күп яшәде, күпне күрде, бик авыр чакларда да кыенлыклардан чыгу юлын тапты. Башта эшләре акрын барды, тора-бара җиңеләйтерлек ысуллар кулланып, планны йөз-йөз илле процентка үти башладылар. Леспромхоз начальствосы бу тәрбияле гаиләнең эшен күрде: эчмиләр, тартмыйлар, тырышалар.
Чит җирдә беренче язны каршыладылар: кошлар кайтты, урманда умырзаялар чәчәк атты.
— Лесхоз урман аланында солы чәчәргә җыена. Безгә дә җир сорап, бәрәңге утыртырга кирәк, — диде аталары. — Ат биреп торсалар, сабан белән сөрербез, бирмәсәләр, казырбыз.
— Мине удмурт авылына алып барыгыз әле, суган, кишер, чөгендер, кабак орлыкларын юнәтергә кирәк, — диде Зәйнәп.
Тормышлары гел Робинзон Крузоныкы кебек: мең еллар буе сөрелмәгән урман туфрагына утырткан бәрәңге дә, яшелчәләр дә, куандырып, искитмәле уңыш бирде. Болардан тыш үзләре утыртмаган-чәчмәгән байлыкны урман бирде. Җәй көне җир җиләге, кара җиләк, көзгә кергәч, беренче мәртәбә мүк җиләге җыйды Зәйнәп. Очсыз-кырыйсыз урманда берүзең йөрү куркыныч иде.
— Әнкәй, бүген мүк җиләге шәплегенә очрадык, иртәгә барасыңмы?
— диде Мирфәез.
— Сезнең яннан еракмы соң?
— Ерак түгел, безнең делянкада.
Сирәк агачлыкта, үлән белән капланган түмгәклектә туктадылар.
— Шушы тирәдә генә йөр, монда җиләк чутсыз. Курыкма,без шушы тирәдә генә. — Кәрҗинен тотып, Зәйнәп аптырап тора — бер дә җиләк күпкә охшамаган. Күренеп торган берсен өзмәкче иде, нечкә генә сабак сузылып, үлән астыннан җепкә тезелгән төймә кебек дистәләгән кып- кызыл җиләк тезмәсе килеп чыкты! Хикмәте бар икән! Эзләп йөрисе түгел
— мүк астыннан суырып өз дә өз! Зәйнәп каушап китте: кулыннан җиләге коела, йөрәге кызулый! Комсызланмас өчен һәр җиләкне «Сөбханалла! Сөбханалла!» дип җыя башлады.
Туган якларында җир җиләге, каен җиләген җыярга ярата иде. Мүк җиләгенең исе сизелер-сизелмәс кенә,авызга капсаң, җир җиләге кебек татлы түгел, әче, тик бу түмгәк араларындагы кызыл якут төсле җиләкнең файдасы сөйләп бетерерлек түгел! Күп чирләрдән дәва! «Җыегыз, файдаланыгыз, сихәтен күрегез!» — дип, Ходай биргән җимешне җыймасаң, гөнаһ булыр... Зәйнәп әллә ничә көн берочтан кәрҗинен тутырып кайтты. Үзләреннән артканын леспромхозга тапшырдылар, акчасы чәй-шикәргә җитеп торды. Аларны куенына алган урман шулай әкияттәге кебек байлыкларын ачты. Зәйнәп койган каклар, киптергән кара җиләк белән җир җиләге яфракларының чәйләрен эчеп, авырган чакларда шифа алдылар.
Михнәтле беренче ел үтеп, икенчесен сүтә башлаганда, тормышлары уңайлана төште. Сагызлары тамып торган озын юан наратларны кискәндә Мирхафиз кызыгып:
— Эх, йорт салырга нинди шәп агачлар! — диде. Искәндәр кушылды:
— Мин дә шул турыда гына уйлап торадырыем!
— Балалар, күптән уйлап йөрим, сезнең белән киңәшергә җыенадырыем, — диде аталары.
— Хезмәт хакы хисабына агач хәзерләргә рөхсәт сорыйк микән әллә? Сез ничек уйлыйсыз?
Мирхафиз әтисенең сүзен куәтләде:
— Шулай итик! Икебезнең эшләгән яшәргә җитеп торыр. Монда буралык нарат, имән, такталык чыршы хәстәрлик, кул астында барда эшләмәсәк, яңадан каян табарбыз?! Тапсаң да, бәясе биш-ун тапкырга кыйбаткарак төшәчәк!
Җыелышып, леспромхоз хуҗаларына бардылар. Үтенечләрен тыңлагач, килешү төзеделәр — Миргаяз хәзрәтнең гаиләсе ихтирам яулаган, сыналган иде. Шул көннән башлап һәммәсенең дә эчләренә җылы йөгерде: алда ымсындырып торган ирек, төзеләчәк йортлар, корыласы оялар турындагы хыяллардан җаннары күбәләктәй талпынды...
Биш ел эчендә гаиләдә үзгәрешләр булды: Зәйнәп абыстай белән Миргаяз хәзрәт күзгә күренеп олыгайдылар; уллары чыныгып, ир булдылар; Мирхафиз белән Искәндәр өйләнеп, аерым баракта яши башладылар; Миргаяз белән Зәйнәпнең оныклары туды.
Азатлык көне якынлашкан саен, вакыт әкренрәк үткәндәй тоелды. Авылдан куылып, бирегә килеп урнашкан көннән үк гаиләнең фикере бер — Көнкүрмешкә кайтмаячаклар! Киселгән телем ябышмый... Биш ел эчендә җыелган мөлкәтне,
төзелгән бураларны, ярдырган такталарны Ижауга күчерергә җыендылар — ул иң кулай җир: шәһәрдә эш табарга да,балаларны укытырга да җиңел булачак.
Рәхәттә яшәсәң генә вакытның үткәне сизелми. Җаның яраланып, газаплар борчыганда, якты тормыш еракта, бик еракта тоелганда, вакыт агышы әкренәя, азга гына кунак булып килгән кабатланмас газиз гомерен этә-төртә ашыктыра бичара бәндә...
Миргаязныкыларга да озак көткән якты көннәр килде... «Бетсеннәр, нәселләре корысын!» — дип сөргәннәр иде, Аллаһка мең-мең шөкер! Миргаяз хәзрәтнең нәселе корымады, бетмәде, исән! Авыр елларда ярдәм кулын сузган, киң күңелле, кешелекле удмурт халкына да рәхмәтле алар!
Ирек алырга ярты ел кала, Миргаяз хәзрәт Иҗауга барып, иске генә йорт сатып алды. Татар бистәсендәге урын матур, ихатасы бик киң иде. Әнә шулай яңа урында «Миргаяз мулла утары«дип йөртелгән утар пәйда булды. Аскы ниргәләргә имән салып буралган дүрт нарат йорт калкып чыкты. Нигез ташларын салганда укыган догалары, изге теләкләре кабул булды: ил-көн каршында балкып торган нигезе нык, һавасы саф, эчләре иркен, оныкларына җылысы җитәрлек йортларда Миргаяз мулланың нәселе гасырдан-гасырга күчеп яшәячәк иде. Биек нигезләрдә утырган йортлар янында удмурт урманнарының кунаклары — яшь агачлар яфрак ярды...
Нарат исе аңкып торган йортның ап-ак чыршы идәненә аяк баскан көннән Маһинур хыялында гына йөрткән бәхет иңде. Ул бәхет — озын буйлы, киң җилкәле,сары бөдрә чәчле, зәңгәр күзле Мирфәез. Хискә бирелүчән яшь хатын иренә шашып гашыйк булды. Бәхетенә ышанып бетә алмый, күз тияр дә, юкка чыгар дип курка. Түземсезлек белән иренең эштән кайтуын көтә. Бер күрүдән гашыйк булган Мирфәез дә ашкынып кайтып керә дә, хатынын кочагына ала: мәхәббәтне татый гына башлаган бәхетле пар бер-берсен яратып туя алмый...
— Карлыгачым, шушылай ук матур булырга ярый мени?! Әйт әле, син дә мине яратасынмы?
— Әйтмим әле менә! Йә кылтаеп китәрсен! — иренен алдында утырган Маһинур Мирфәезнен бөдрәләрен бармагына урап көлә. — Син мине ни өчен яратасын, ә?
— Нәрсә өчен булсын! Күргәч тә карашын тан нурлары булып сирпелде дә, башымны әйләндерде, шуннан бирле айный алмыйм! Нишләттен син мине, сылуым? Нинди тылсым белән? Син исемә төшсән, өйгә чыгып йөгерәсем, кайтасым килә! Мин синсез яши алмыйм, шуны бел!
Яшь хатын үзен дөньяда ин бәхетле кеше дип сизде, Мирфәезенә булган мәхәббәтенен мәнгелек икәнен анлады, хисләре тулып түгелде — бәхет тә елата икән...
Иркен, якты өйдә рәхәт сәгатьләр, көннәр үтә торды, яшь киленне барысы да ошатты. Яши башлауларына ай тулганда, Мирфәез эштән күчтәнәчләр, бүләкләр алып кайтты. Бүләкләрне, тәм-томны тыныч кына кабул итте Маһинур, ире кулына бер уч кәгазь акча тоттыргач кына әллә нишләде — сүз әйтә алмыйча торды.
— Бүген получка алдым, кирәк-яракка тотарсын, — диде Мирфәез. Мондый акчаны колхозчы гаиләсендә гомергә күргәне булмаган хатын тетрәнде, шул минутта гына үзен шушы йортнын хуҗасы итеп тойды: хатын булу — үбешү-кочышу гына түгел, тормышны бергә-бергә алып баруда икән.
Бу вакыйга Миргаяз мулла утарына килен булып төшкән көнне хәтерләтте: монда тормыш аларнын өендәгечә түгел... Маһинур ата-анасы, ишле гаиләсенен нинди фәкыйрьлектә яшәгәннәрен исенә төшерде. Аларга акча бик сирәк керә — тавык йомыркасын җыеп, май язып Әмәкәй базарында саткан акча «күзгә кырып салырлык«кына, аны әнкәсе чәйгә тота. Хезмәт көненә өләшкән ашлыкны сатсан, ач утырасын... Чабата киеп үскән Маһинур ире тапкан акчаны юкка-барга туздырмады, саклап тотты. Кибетләргә чыккач, ире ана кием алырга җыенса, коты очып каршы төшә, тик Мирфәез үзенекен итә — Маһинурны киендерергә ярата. Алар парлап үтеп киткәндә сокланмаган кеше юк — борыла-борыла карыйлар. Мирфәез канәгать,
горур! Кемнен шундый сылу хатыны бар?!
Рәхәт тормышка кеше тиз ияләшә. Көче-дәрте ташып торган Маһинур эшсез ятарга теләмәде: озын көннәр буе ничек тик ятмак кирәк? Үзләрендәге эшләр дә, кайнанасына булышулар да күп вакыт сорамый, авыл тормышындагы мәшәкатьләргә, колхознын авыр эшләренә күнеккән хатынга уен кебек кенә.
— Мирфәез, мин болай өйдә тик ятып симереп бетәрмен бит, берәр эшкә керергә иде.
— Ник? Мин эшләгән икебезгә җитәрлек түгел мени?
— Аннан әйтмим лә! Минем бистә бикәсе булып ятасым килми!
— Карлыгачым, син анда әллә кайда әллә кемнәр янында эшләп мине онытсан? Мин бит синен минеке генә булуынны телим!
— Юләр! Ни сөйлисен? Онытты ди! Хәзер миннән котыла алмыйсын инде, үскәнкәем! — Маһинур шаярып иренен бөдрәләрен туздырды.
— Котылмыйм, котылмыйм! — Мирфәез хатынынын күзләреннән, иреннәреннән үпте.
Берничә көннән Мирфәез шатлыклы хәбәр алып кайтты:
— Маһинур, сөенчегә үп мине!
— Нинди сөенче?
— Үп башта, аннан әйтермен! — Хатыны янагыннан «пәп» итеп кенә алган иде, Мирфәез бөтереп алды да, иреннәреннән суырып үпте.
— Менә шулай үбәләр аны!
— Сөенеченне әйт инде!
— Сина менә дигән эш таптым!
— Чынмы? Кайда?
— Безгә якында гына урнашкан детсадка тәрбияче кирәк икән. Мин кереп сөйләштем, сина документларын белән килергә куштылар.
— Нинди документлар?
— Паспорт белән белем турында таныклык.
— Минем паспорт юк ла.
— Онытканбыз. Паспорт артыннан йөрисебез бар. Ул пропискага керергә дә, загслашырга да кирәк бит әле.
Колхозчыларга паспорт бирелмәгән заман иде бу — колхоз эшеннән качып китмәсеннәр, дип, паспорт бирмиләр, бичара кеше авылыннан беркая да китә алмый. Паспортсыз кая барасын? Кем сине эшкә ала, ничек укырга керәсен? Бу заманынын ин гаделсез законы булгандыр — адәм баласы үзенә хуҗа түгел, кол хәлендә, язмышы кемнендер кулында...
— Мирфәез, мин куркам, эшли алырмын микән?
— Нигә эшләмәскә? Анын нәрсәсе бар? Бала-чаганы уйнатасын да ашатасын, көндез йоклаталар бугай.
— И җинел дә икән! Әллә үзен урнашасынмы, заводта интегеп эшләгәнче? — дип көлде Маһинур. — Беләсен килсә, анда мәктәпкә караганда да авыррак.
Җиде еллык белеме (тулы булмаган урта мәктәп), гармунда уйнавы, матур җырлавын белгәч (анысын Мирфәез әйткән иде), Маһинурны ике куллап кабул иттеләр. Паспорт алганчы туу турындагы таныклыкка риза булдылар.
Маһинурга эше бик ошый: кечкенә кызчыкларны, малайларны күзәтеп, исе китә — сабыйлар гына димә, кайвакыт олы кешенен башына килмәгәнне дә сорыйлар. Маһинурны татар балалары төркеменә беркеттеләр. Ижауда татарларнын күплегенә исе китте Маһинурнын.
Иҗауга килгәненә ел тула. Олы абыйлары Мирхафизнын хатыны Минсылу белән нык дуслашты Маһинур. Килендәше күптән түгел ике улы янына өченче баласын алып кайтты. Маһинур вакыты барда килендәшенә ярдәм итә, балаларын караша, кайчак кечкенәләрне үзләренә алып чыга. Бу юлы йомшак йомгак кебек Зәйтүнәне кочагына алып сөйде. Елмаеп карап торган Минсылу сорап куйды:
— Үзеннекен көтмисенме әле?
Маһинурнын йөзе алсуланды.
— Юк шул әле... Булыр микән?
Минсылу көлеп җибәрде.
— Нигә булмасын! Булыр! Мин үзем дә буйга узмыйча елга якын йөрдем. Аннан киттеләр инде! Берсе артыннан берсе! Сине дә бала басар әле.
—Бирсен Ходай! — ди Маһинур.
Ел да үтте, ике ел да.. Килендәшләре ярышкан кебек, бала артыннан бала ташыйлар, ул гына буш... Бәхетле тормышына көя төшкән кебек, Маһинурнын тынычлыгы югалды.
— Кайгырма, карлыгачым, булыр әле! Кайбер хатыннар биш-алты елдан сон да бәбәй алып кайталар ди.
Бу сүзләр хатыннын йөрәгенә ук булып кадалдылар: «Мирфәез дә уйлый, сораштыра икән! Әткәй белән әнкәй улларынын гомере кысыр хатын белән үтә дип җәллиләр микән?»
— Мирфәез, мин бала таба алмагач, син икенче хатынга өйләнерсең микән? Атаңнар нәрсә диләр?
— Нәрсә әйтсеннәр? Әйтмиләр! Тилермә, борчылма, миңа башка бер кем дә кирәкми! Миңа бала да кирәкми! Исең китмәсен! Безгә икебезгә генә дә бер кайчан күңелсез булмас! — Мирфәезнең сүзләре күңелен бераз тынычландырдылар.
— Сез бер-берегезне артык нык яратасыз, шуңа Ходай сезгә бала бирмидер, — диде Миңсылу.
Маһинур шиккә төште: »Ул кадәр ярату әллә гөнаһ микән?»
Маһинурның да идәнендә балалар тупылдап йөри анысы: килендәшләре балаларын имидән аергач, Маһинур үзләренә алып чыга, бәләкәчләрне карый, үстерешә. Бер кичне йокларга җыенганда, Миңсылу улын алырга керде.
— Әйдә, улым, өйгә кайтабыз, әтиең алып кайтырга кушты, — дип баласын киендерә башлады. Алар чыгып киткәч, Маһинур мендәргә капланып елады... Шул баланың исен иснәп, кочаклап йоклыйсы килгән иде...
«Ачның хәлен тук белми», — диләр. Маһинурның хәлен аның кебек баласыз хатыннар гына аңлар... Тормышы кеше кызыгырлык, сөйгән иренә ул кадерле, ә менә баласы юк... Ана булу, тулган күкрәкләреңә чымырдап сөт төшкәч, кочагыңа алып бала имезүдән дә зур ләззәт юктыр! Мышный- мышный тырышып имүдән нәни борынына энҗе бөртегедәй вак кына тир бөрчекләре бәреп чыккан нарасыеңа карап күңелең нечкәрә дә, «Йа Раббым! Балама саулык-сәламәтлек, озын гомер, бәхет-тәүфыйк бир!» — дип телисең, тормышта очрыйсы куркынычлардан саклавын ялварасың. Бала
— Аллаһның хатын-кызга биргән иң зур бүләге, иң зур бәхет! Маһинур үзенең шул бәхеттән мәхрүм икәнен аңлап, кимсенә, юксына...
Күрше авылга гына барырга җыенгандай, бик җиңел генә авылын калдырып, тиз генә әйләнеп кайтырдай булып чыгып киткән Маһинур, күп бүләкләр, күчтәнәчләр алып, өч ел тулып киткәч кенә Көнкүрмешкә кунакка кайтты. Көянтә-чиләк алып, Мирфәезе белән Куш чишмәгә суга баргач кына ничек сагынганын аңлады.Агач улактан ургылып аккан көмеш суга карап: «Мин сездән башка ничек яшәдем микән?-«дип уйлады. Балачак хатирәләре исенә төште. Чиләкләренең төбе җиргә тиям — тиям дип торганнан бирле күпме су ташыды ул моннан! Нәр килгәндә тиз генә китә алмыйча, баш очында лепердәшкән усак яфракларына исе китә иде: әз генә искән җилдән дә йомры яфраклар әле бер, әле икенче якка тирбәләләр, әйтерсең, таган атыналар, елга өстендәге көмеш дулкыннар кебек йалык-йолык килеп җемелдиләр... Унөч яшендә классташ малай аның сулы чиләгенә гөлҗимеш чәчәкләре сипкән иде... Шуннан бирле Куш чишмәнең суыннан гөлҗимеш чәчәгенең хуш исе киләдер кебек...
Хатынының көянтә-чиләк күтәргән сылу гәүдәсен, илһамланган йөзен күреп,
табигатьнең бу илаһи матурлыгы, бу чишмә, бу чәчәкле тау бите Маһинурдан башка болай ук гүзәл, болай ук камил була алмас кебек тоелды. Шушы күзәтүләрдән ирнең күкрәге кайнарланды, күңеле шатлыктан мөлдерәмә булды. Ул хатынына булышмакчы иде, Маһинур кычкырып көлде:
— Кит әле, бездә ирләр су ташымыйлар, авыл тутырып сөйләрләр!
Чиләкләрен көянтәсенә элеп, тар сукмактан кайтырга чыкканда каршысына килгән хатын кычкырып җибәрде:
— Әстәгы, Маһинур, син түгелме соң бу?! Кайттыгыз мени? Исәннәрмесез!
— Хатын Маһинурны да, Мирфәезне дә кызыксынып, бөртекләп күздән кичерде.
— Исәнме, Сания! Кайттык менә.
— И-и-и, шул гомердән бирле күренгәнегез булмады!
— Үзегез ни хәлләрдә яшисез?
— Маһинуркаем, килеп утыр, иркенләп сөйләшербез, хәзер ашыгам, бәләкәй малаемны өйдә берүзен генә калдырганыем. — Сания чишмәдән чиләкләренә су тутырды да, кызы белән китеп барды. Авылдагы беренче очрашу Маһинурнын күнелендәге ярасын кузгатты — яшьтәшенен итәгенә ябышкан яланаяклы кызчыкны күргәч, үлә язып кызыкты...
Саимә түтәй кызы белән киявенен бүген генә кавышкан кебек бер-берсе өчен өзелеп торуларына сөенде, булдыра алганча сыйлады, хөрмәтләде. Тик менә һаман бәбәй алып кайтмауларына эче пошты. Анын борчылырлыгы да бар: баласы юк дип, кызын аерып җибәрсәләр, нишләмәк кирәк? Аллакаем сакласын! Тормышлары иркен, бар җирләре җиткән, нигә сузалар микән? Маһинур яшендәгеләрнен икешәр балалары бар. Бу турыда сөйләшергә кыймыйча йөрде. Кызы авыл хәлләрен сораштырганда танышларынын бәбәй үстереп ятуларына басым ясабырак сөйләде.Моны анлап, Маһинур:
— Нишлим сон, әнкәй, юк бит әле, уза алмыйм, — диде.
— Әллә үзегез ашыкмайсыз, рәхәттә җәшәп каласыгыз килә микән дигәнием, Дуктырга күренгәнен бармы сон?
— Юк әле...
— Болай көтеп кенә җатарга җарамай. Хәзер заманасы башка, дуктырга күрен, берәр кинәш бирер, дәваланырсын. Белмәем инде, нилектән болай булганын анламассын... Җугыйсә бәләкәйдән таза булып үстен, чирләгәнене дә хәтерләмәем. Нәселдә баласыз кеше җук.
Иҗауга кайткач, әнисенен кинәшен тотып, беркемгә дә әйтмичә, Маһинур докторга күренде.
— Матурым, синен бер авыруын да юк, бар җирен сау-сәламәт, бала таба аласын. Ирен белән сөйләш, ул да тикшеренү үтсен. Шуннан сон нишләргә кирәклеген уйларбыз, — диде өлкән яштәге доктор, Маһинурнын аркасыннан сөеп. Болай да оялудан кызарган йөзе шатлыктан алсу таннардай балкыды!
И Аллакаем! Ул бәбәй таба алачак! Нинди бәхет! Маһинур өйләренә очып кайткандай кайтты! Ул беркемнән ким түгел! Ул кысыр түгел!
Сөенүен сөенде, ләкин бу турыда Мирфәезгә ничек әйтергә? Ничек сүз башларга? Әйтсә, үпкәләр микән? Ире кайткач сүз башламады, җае чыканны көтәргә булды.
***

Дәвамы бар.