Дәвамы...
Фагыйлә кем шалтыратканын да абайламыйча калды. Редакциядән корреспондент диме? Кызы хат язганмы икән? Ничек эзләп тапканнар... Бала тудыру йортында ташлап калдырылган балаларга әниләренең адресларын бирмиләр, диделәр бит. Ул баладан үзе баш тартты.
Ник эзли? Торыр җире юкмы икән? Фагыйлә аптыравыннан әле тегендә барып кагылды, әле монда. Каян тапкан? Ишегалдында зыр әйләнеп йөри торгач, хәле киткәнен тоеп, агач бүкәнгә барып утырды. Каян белгән? Хатын җитмешкә якынлашып килгәндә, шушы хурлыкларны да күтәрәсе бар икән икәнлеген уйлап, хәле тәмам киткәнен тойды. Ничек белгәннәр аның кайда яшәгәнен?
...Капкадан гөрләшеп килеп кергән улларының тавышын ишетмәде инде ул.
– Мин кайда?
– Әни, тынычлан, өеңдә, үз урыныңда ятасың. Замир авыл фельдшерына китте. Хәзер беләбез нәрсә булганын...
– Берни дә булмады, жилетымнан даруымны алып бир, йөрәк даруын...
Фагыйләне фельдшер яхшылап карады. Авылга шушы кызны куйганнан бирле, рәхәткә тиенделәр. Атна саен бөтен җирен тикшереп чыга, кирәк икән Айгөлләре җәһәт кенә машинасына утыртып алып та бара. Район хастаханәсендә үзе йөртә, эшләре беткәч кайтарып та куя. Мондый фельдшер да була икән, диде ул беренче тапкыр Айгөл белән сөйләшкәннән соң. Бу авыл карчыклары колакларына ялгыш кергән мамыкны алмыйча да, чукрак булып яшәп үләселәр иде. Әле дә ярый шушы бала булды, ак халатлы фәрештә дими, ни диясең инде.
– Нәрсә Фагыйлә апа, иркәләнеп ятасыңмени? Улларың килгәч, болай ярамый инде, хәзер майлап җибәрәбез үзеңне... Берәр дару каптыңмы әле?
Айгөл тикшереп алганнан соң, улларына карап, аның дулкынлануын, көчле борчылуын әйтте. Тиз генә яңа машинасындагы аппаратта йөрәген тикшерттереп алды.
– Әниегезне бүген булса да, ялгыз кундырмагыз. Иртәгә тагы бер әйләнермен, – диде Данилны ымлап чакырып чыгарып. – Әниегез белән сөйләшегез әле. Ул үзен бик яхшы хис итә иде. Бәлки берәр хәл булгандыр.
Фагыйлә апа алай иркәләнеп ята торганнардан түгел. Фельдшер китүгә торып йөри дә башлады. Чәйләрен куйды. Улларына ашарга җылытты. Малайлар булышырга теләсә дә, табибның йөрергә кушуын сәбәп итеп, елмаеп җибәрде.
Бүген Данил белән Замир икесе дә бергә әнисе янында кунарга булды.
– Әни, мин бала чакта монда яшәгәнемне дә хәтерлим әле. Син юкта Һаҗәр әби дә монда килгән иде.
Фагыйләне Данилның сүзләре сагайтты. Һаҗәр әби дә килгән иде диме? Ул юк чакта...
Әниләренең кәефләре яхшы икәнлеген күреп, малайлар су буена төшеп китте. Ташу озакка сузылды быел. Әле урман суы төшә, әле басу суы. Язның болай сузылып килгәнен күптән хәтерләмиләр инде. Ташу суынннан балык тотуның үзгә бер рәхәтлеге бар. Балачакта Фагыйлә үзе дә әтиләренә ияреп балыкка йөргәнен исенә төшерде. Зур җәеннәргә кадәр алалар иде. Быел бәлки соңга да калынгандыр инде. Данил белән Замирның балык сөзәргә киткәннәрен Фагыйлә сөенеп карап калды. Тукта, аларга ияреп бер сары чәчле кыз да атлый түгелме? Кулында чиләге дә бар... Әйе, өчәү атлап китеп баралар... Фагыйлә баскыч култыксасына тотынып, тиз генә даруын эзләп алып капты. Үзен тынычландырырга тырышып, баскычка утырды.
– Бар да яхшы, бар да әйбәт. Син күрәсен башка кеше күрми?! Бар да үтә, – дип тынычландырды ул үз-үзен.
Колагында Һаҗәр карчыкның: “Менә күрерсең әле, ул сине үзе эзләп табачак. Мин әйтте диярсең”, – дигән сүзләре яңгырады. Вәт күрәзәче карчык, каян белгән, әллә чыннан да төшенә кергән булган. Фагыйлә әнисенең сандыгын ачып, аннан Һаҗәр карчык биргән кашлы йөзекне эзләп тапты. Күрешсәләр, бу әманәтне үтәргә онытмаска кирәк. Алайса Һаҗәр каенана төшеңә дә кереп, тынгылык бирмәс. Уйлары каенанасы белән узган соңгы көннәренә барып тоташты.
...Әнкәй, барысын да белгән булган, ахырсы. Өйгә чит баланы күтәреп алып кайтса да, кабул иткән булыр идеме икән әллә? Ә Илнуры алдында гаеп зур шул аның. Ул да белгәндер бәлки. Кем белә? Фагыйләгә ире ялгыш кына да бу хакта сүз катмады. Бәлкем белми дә калгандыр. Иренең үзенең соңгы вакытта бик кадерләп яшәвен күз алдына китереп, якты уйларга бирелде Фагыйлә.
Уйланып китеп, черем итеп алганын сизми дә калган. Төшләнеп кенә ята башлаган иде, ул арада тәрәзәгә чиерттеләр. Һәрнәрсәдән кызык ясап йөрүче Замир икән!
Фагыйлә тәрәзәдән үрелеп караганда, уллары инде бакча якта учак тергезгән. Казан асып, уха пешерергә җыенып йөри иделәр.
– Аулак кына уха ашап ятыйк әле әни янында, – диде Замир елмаеп. Аңа карап Фагыйлә дә елмаерга тырышты. Чын май ае туарга әле шактый вакыт бар. Шулай да урамда рәхәт инде. Тәмле итеп аш ашадылар. Өстәлне уллары үзләре корды, үзләре җыештырды дигәндәй. Фагыйлә үзен кунак кызы итеп хис итте. Кунак кызы... Улларына да сөйләргә туры киләчәк бит. Бәлки бүген, бәлки хәзер үк әйтергәдер.
Фагыйлә барча көчен җыеп, әйтергә җыенды.
– Сез минем янымда кунарсыз дип, урыннар әзерләп куйдым. Кереп ятырсыз. Кем кайда ятса да була
– Ярар, әни, без бераз утырабыз әле, кереп ят.
– Тыныч йокы балалар, иртәнге чәйгә коймак пешерермен.
Фагыйлә кичен берни сөйли алмады. Төнгә каршы шундый әйберләр сөйләргә дә курыкты ул. Йокысы йокы булмады. Газетадан журналистлар килеп җиткәнче, улларына сөйләргә кирәк инде.
– Балалар, сезгә әйтер бер сүзем бар, – диде ул улларына иртәнге чәйләрне ясап. – Менә коймак пешердем, ашагыз әле. Балалар, кичә миңа телефоннан шалтыраттылар бит.
– Әни, банклармы әллә, игътибар итмә. Алар бөтен кешегә дә шалтырата. Безнең бернинди бурычыбыз да юк, беркемгә дә. Ялгыш кына да риза булма аларның әйткәннәренә, балаларың белән берәр нәрсә булды дисәләр дә, ышанма, башта безгә шалтырат. Алар шулай ялганлый, – дип сөйләп китте Замир олырак яшьтәгеләрне алдаулаучы коллекторлар, мошенниклар турында.
Фагыйлә тиз кабынып, тиз суына торган Замирын сабыр гына тыңлап торды.
– Данил, Замир, минем сездән яшерен серем бар. Сезнең кыз туганыгыз бар. Берегезгә сеңел, берегезгә апа була инде ул бала. Мин аны роддомда калдырып кайттым, – диде Фагыйлә телен көчкә әйләндереп.
Тынлык урнашты. Данил да, Замир да нәрсә әйтергә белмичә тынып калды. Данил аптыраганнан йөренә башлады, Замир исә кычкырып ук җибәрде:
– Охо, без өч туган булабыз, болай булса. Бер балага артабыз икән, кайтсын, рәхәтләнеп кунак итәрбез, – диде Замир.
Фагыйлә белән Замир икәүләшеп Данилга текәлде:
– Әни, белмим, нәрсә әйтергә дә. Балачакта өзелеп калган картиналар ялганып китте кебек күз алдымда. Мин бит синең туп кадәр корсагыңа башымны куеп йоклый идем. Ул бу өйдә булды кебек. Аннан әби, аннан әти килде. Без кайтып киттек. Белмим, безгә барыбер чит була инде ул. Бергә үсмәдек ич, – диде Данил ни әйтергә белмичә. – Әни, ничек була инде, ул монда киләчәкме?
– Миңа шалтыраттылар гына, белмим, үзе белгәнме, кемдер булышканмы, ул мине үзе эзләп тапкан...
– Ярар, әни, юк өчен борчылма. Бу яшьтә аның үзенең гаиләсе бардыр инде. Килсен, күрербез, – диде Замир авыр сөйләшүне әле теге якка, әле буякка боргалып. – Ул бит әнинең кызы, барыбер әни өчен бала бит инде ул!
Данил да, Замир да үз уйларына уралып, кайтып киттеләр. Капкадан кергән фельдшерга гына, Данил:
– Барыбер белми калмассыз. Әнине роддомда калдырган кызы үзе эзләп тапкан. Шуны хәбәр итеп шалтыратканнар кичә. Бу тирәдә булганда ешрак кергәләгез әле, – диде.
Фагыйләнең кызы турындагы хәбәр авылны яшен тизлегедәй әйләнеп чыкты. Фагыйлә үзе дә сөйләмичә кала алмады.
– Кайчан гына калдырып кайткан соң, – диеште авыл халык. Аның корсаклы йөргәнен авыл халкы да белми дә калган икән.
– Менә бит, эзләп тапкан, әнисен күрәсе килгән бит кызымның, – диде ул үзенең кызлы ана булуын күз алдына китереп. Фагыйлә инде элеккечә бу хәбәрне авыр итеп кабул итми иде. Киресенчә, ниндидер бер һавалык белән сөйләп йөри башлады. Авылда Фагыйлә апаның башына бу хәбәр тәэсир итте, баш өянәге кузгалды, ахрысы дип уйладылар.
Берничә көн үтүгә, капка төбенә кап-кара машина килеп туктады. Шуннан берничә кеше төшеп, Фагыйлә яшәгән өйгә керә башлады. Бигрәк күп болар...
– Исәнмесез, Фагыйлә апа, биредә яшиме?
– Исән әле, кемнәр буласыз?
– Без сезгә шалтыраткан идек, мин – газетадан, Илгизәр абый – “Жди меня” тапшыруыннан. Сезне эзләп табучы да ул бит! Телевизордан шундый тапшыру карыйсызмы?
– Карамыйча, карый-карый елап бетәм. Табышалар бит. Ничә елдан соң табышалар. Килгәч, керегез инде алайса, – диде Фагыйлә килүчеләргә риза булмыйча гына.
– Фагыйлә апа, хәлләрегез ничек? Авырмыйсызмы? Булып узган хәлләр, кызыгыз турында сөйләшик әле. Ничек булды бу хәлләр? – корреспондент өстәлгә телефонын, диктофонын чыгарып куйды. Язарга ручка, блокнотын әзерләде.
– Хәлем ярыйсы, шулай яшәп ятабыз. Тормышыбыз артык бай да түгел, ачка үләрлек тә түгел, – дип башлады Фагыйлә. Кызы турында сүзне нәрсәдән башларга белмәде, аннан туктый алмыйча озак сөйләде Фагыйлә. Бер тапкыр еламады. Бәгыре каткан идеме, йөрәгенә якын алмадымы бу хәлләрне? Журналист кыз аңлап та бетермәде.
– Фагыйлә апа, чит бала турында сөйләгән кебек кенә сөйлисез. Йөрәгегездә ул балага барыбер урын юкмы әллә?
– Минеке түгел бит ул, килсә, каршы алырмын, без Казанга якын торабыз. Килер, кунак булыр. Матур гына күлебез дә бар... Исеме ничек соң? Кем алган, кем үстергән? Детдомда үскәнме?
– Лена исемле кызыгыз, рус гаиләсендә тәрбияләнгән инде. Ә менә ире татар.
– Кияүгә дә чыкканмы?..
– Фагыйлә апа, кызыгызны 9, 10 яшьлек ике баласы да бар
– Шулаймени?
Ул арада булмады фотограф кереп Фагыйлә апаны фотога төшерә башлады. Өйдә караңгырак булганга, урамга чыктылар. Анда берсеннән-берсе матур кәҗә бәрәннәре белән фотосурәткә төшерергә өлгерде.
– Менә балаларына зоопарк бездә, шәһәрдә яши дисез бит... кайтсыннар.
...Фагыйләнең тавышы битараф, шулкадәр бик ерактан ишетелде. Арада калган бушлыкны, узган елларны кызы турында хәбәр алып кайткан шушы чит кешеләр генә тутыра аламы? Журналист кыз да Фагыйлә апаның халәтеннән аптырап калды. Үкенү дә, борчылу да күрмәде кебек. Әллә Фагыйләнең йөрәк җәрәхәтләре бик тирән яшерелгәнме? Ничек баласын ташлап калдырган хатынның хис-кичерешләрен белергә? 9 ай йөрәгендә йөрткән баланы ничек калдырып була? Журналист кызның сораулары бик күп иде. Ул үзен борчыган сорауларны сак кына бирергә тырышты. Ялгыз яшәүче бу апага каты кагылырга ярамаганлыкны да аңлый иде ул. Журналист бит ул язмышларны язучы гына. Героена адвокат та, прокурор да була алмый. Журналист кыз сүз азагында тагын бер соравын бирмичә кала алмады:
– Фагыйлә апа, кызыгыз белән телефоннан сөйләшәсегез киләме?
....Лена исә үз әнисе табылу хәбәреннән ни еларга,ни шатланырга белмәде.Күпме уйланды,күпме борчылды-йөрәк барыбер бу хәбәрне кабул итеп бетерә алмый икән!
Бик бәхетле яшәде бит ул әнисе Галина гаиләсендә. Әти-әнисенең яраткан газиз баласы булды. Кечкенә чакта курчак уйнаганнарын, ак бантиклар тагып беренче тапкыр мәктәпкә баруларын, әтисенең сумкасын күтәреп кайтуларын, әнисенең иртән илтеп куюларын, “үпәч-үпәч” биттән үбеп озатуларын күз алдына китерде. Бәхетле кыз бала булып үсте, әти-әнисен өзелеп яратты. Мәктәп еллары мизгел кебек узды да китте. Училищеда укыганда көтмәгәндә-уйламаганда булачак ирен очратып, яратышып йөри башладылар. Әнә шул бәхетле мизгелләрнең дәвамы булып улы Динар, кызы Алия үсеп килә. Әти-әнисе белән йортлары янәшәдә генә. Әнисенең аңа булган мәхәббәте оныкларына да күчте. Әби-бабай белән рәхәтләнеп уйныйлар. Лена балаларын теләгән вакытта ышанып, әниләренә калдырып китә ала.
Кич саен әнисенә кереп сөйләшеп тә алырга вакыт таба алар. Бу юлы әнисенең елый-елый “Жди меня” тапшыруын каравын күреп, Лена тоткарланырга булды, балаалрын әтиләре белән кайтарып җибәрде.
– Марат, мин бераз әни белән калам. Балаларны йокларга яткыра тор. Әни кәефсезрәк әле бүген...
– Яхшы, әнисе, кунып калсаң, шалтыратып әйтерсең. Әбигә корвалол булса да тамызып бир!
Лена үзенекеләрне озатты да, әнисе кырына килеп утырды:
– Әни, телевизордагы шоуга ник елап утырасың икән син! Кайгырып утырмачы, шуларга йөрәгеңне авырттып. Бер дә калдырмыйча карыйсың бу тапшыруны. Җиңел түгел бит аны каравы...
– И, кызым, әллә нинди язмышлар бар...
– Шундыйларны тапмасалар, тапшыруда күрсәтмәсәләр – менә шулай елап каратырлык тапшыру да төшерә алмыйлар бит инде алар. Мондый язмышларны махсус уйлап чыгаралардыр әле.
– Әнә баласын ничә елдан соң эзләп тапты бу хатын.
– Бу кыз теге апаның баласы буламени? Икенче гаиләдә тәрбияләнеп үскән, әйеме?
– Әйе, менә монысы бу кызның үз әнисе, тегесе – икенче әнисе, тәрбияләп үстергәне.
– Ә нәрсә булган соң? Ничек аерылганнар?
– Роддомда алышынган.
– Нәрсәләр генә юк.
– Кызым, синең белән шундый хәл булса, нишләр идең?
– Белмим.
Кияүгә чыкканчы Лена мондый тапшыруларны бөтенләй карый алмаган булыр иде. Хәзер дә бик исе китми. Үз балаларың булгач, ничектер икенчерәк карыйсың.
Әнисен дә яхшырак аңлый кебек ул хәзер. Бала өчен шунда ук йөрәгең авырта икән! Әнисенә ул берәү генә булган. Үзенекеләр икәү бит! Икеләтә борчыласың, икеләтә шатланасың! Лена әнисенә җавап биргәнче, әллә ниләр уйларга өлгерде.
– Әйдә, әни, чәй куям, чәй эчеп алыйк.
– Кызым, мин сине дә тәрбиягә алдым. Сине башка әни тапты...
– Әни, шаяртасыңмы? Ни сөйлисең, син?!
– Юк, шаяртмыйм! Тик мин сине бик яраттым. Син минем язмышым, бәхет кошым булдың. Әтиең белән сине үз балабыздай карап, сөеп үстердек.
– Юк, әни, ышанмыйм.
– Кызым, минем үз балам булмады. Казанга барып бала алырга уйладык. Бала тудыру йортыннан шул ук көнне бала алып кайтырбыз дип башыбызга да китермәдем. Барысы да тиз булды. Роддомда бер юрист аша барысын бик тиз хәл иттек. Сине шунда ук үз исемемә яздырып алып та кайтып киттем.
– Ничек? Роддомга кердегез дә, сөйләштегез дә, баланы кулыгызга шунда ук бирделәрдәме?
– Әйе, ул вакытта шулайрак булды. Күпләр әнә шулай балалы булып яшәп китте. Документ җыю, кайдадыр укып йөрү дә кирәк түгел иде.
– Әни, сиңа ничә яшь иде соң ул вакытта?
– Санап чыгар, 30 яшь булган!
Лена әнисе Галина белән бик озак сөйләшеп утырды. Әйтерсең, алар кемнеңдер тарихын сөйләшәләр иде. Әйтерсең, бу хәлләр аларга кагылмый! Лена әнисен өзелеп яратканга, башка әни кызы булуын бик үк чынга алып та бетермәде. Дөресрәге, артык исе дә китмәде.
Әмма башыннан бу хәлләрне тиз генә чыгара алмады. Эшкә барса да, эштән кайтса да, әнисенең әйткәннәре исенә төште. “Сине башка әни тапты...” Ничек була икән ул? Табасың да, калдырып та чыгып китәсең! Лена балаларың тиз генә өсләрен ябып килде. Әле Динар, әле Алия янына барып утырды. Күзләреннән тәгәрәп-тәгәрәп яшьләре агып төште. “Юк, балаларын калдырып чыга алмас иде ул. Әле икесен тапканда әтиләре янәшә булды. Мондый адымга бара алмас иде”, – хатынның уйлары әллә кайларга йөгерде.
– Лена, ятыйк инде. Ник ике бала арасында әйләнеп йөрисең син, уятасың бит аларны.
– Марат, минем Галина әни роддомнан кеше баласын алып кайткан. Мине башка әни тапкан икән.
– Кит, чынмы? Ышанмыйм. Сезне бер-берегездән аерып та булмый бит.
– Ышансаң – ышан, ышанмасаң – юк.
Лена иренә бу хәбәрне ике атна элек үк белүен сөйләде.
– Миңа әйтмичә ничек түзгәнсеңдер.
Реклама
– Ышанасым килмәде.
– Хәзер ышандыңмы?
– Мине аны эзләп табасым килә.
– Нәрсәгә соң ул сиңа, ул синнән баш тарткан бит инде.
– Белмим, баштарак миңа барысы да минем белән түгелдер бу хәлләр кебек тоела иде. Хәзер башкача уйлый башладым. Ни өчен баш тарткан ул миннән?
– Лена, тынычлан, сиңа башта әби белән сөйләшергә кирәк. Галина Михайловнаның әйтеп бетермәгән сүзләре калгандыр әле.
Иртәгесен Лена көннең ничек үткәнен көтә-көтә арып бетте. Эштәгеләр дә Ленаның тиз-тиз бөтен эшне эшләп куюына аптырадылар.
– Ялга китмисеңдер бит, Елена Егоровна? Атналык эшне эшләп бетердегез бугай бит инде.
– Кызуырак эшләгәнемне сизми дә калдым. Бүген көн бигрәк озак үтә.
Эштән кайтышлый ук Елена әнисе Галина янына керде. Ире бүген балаларны бакчадан үзе алачак. Эх, өйдә бәлеш исе таралган. Галина Михайловна бәлеш пешешергә күршесе Нурия ападан өйрәнде. Аның бәлеше хәзер күршесенекеннән дә яхшырак чыга бугай. Камыр ашлары да гел уңып кына тора. Бергәләп бәлеш ашадылар.
– Балалар ник керми инде. Дәү бәлеш салдым бит, – диде әнисе.
Әтисе торып киткәч, Лена сүз катты:
– Әни, роддомда мине калдырган кешене эзләп табасым килә.
Бу сүздән соң, Галина Михайловна уңайсызланып та калды. Кемгә кирәк бу дөреслек? 25 ел саклаган серне ачып салырга ник кирәк булгандыр инде аңа. Менә күр, кызыңны тартып алырлар да, баласыз да, оныкларсыз да калырсың!
– Әни, миңа булышасыңмы?
– Кызым, нинди максат белән эзләргә уйлыйсың?
– Табасым килә, нишләп калдырганын сорыйсым килә.
– Минем бәхетемә калдырган ул сине!
– Әни, менә алганда берәр язуга кул куйганда, берәр информация күзеңә чалынмадымы? Адресы, исеме...
Галина Михайловна ул көнне һәрбер детальне яхшы хәтерли. Тик Ленаның эзләвен теләмичә, белгән кадәре белән дә уртаклашырга ашыкмады.
– Әни, берәр адрес, исеме исеңә төшәр бәлки. Әнием, күземә кара әле. Ни генә булса да, син минем өчен беренче урында булачаксың. Ә бу вакыйгага ниндидер нокта куясым килә. Бәлки таба алырбыз...
Тик Галинаның Ленага барыбер сөйлисе килмәде. Кызының кем беләндер аралашуын да теләмәде әни кеше.
...Үзенең “Жди меня” тапшыруын карарга утыруы булды, тагын елый башлады. Кызы Ленага белгән кадәрен әйтергә дә, Мәскәүгә шушы тапшыруга хат язып карарга киңәш итмәкче булды.
Галина серне үзе чишкәнен бик яхшы аңлый иде. Моңарчы туганнардан беркем дә Ленага тәрбиягә алган бала икәнлеген сиздермәде. Ә яшьләрнең берсе дә бу хакта белмәде. “Күңелеңдә таш йөртәсең, килмәдеме? Ленаның үзеңнеке түгеллеген үзен белгертергә теләдең түгелме? Әтисе Егор әйтеп-әйтеп карады бит үзеңә. Дөреслек барыбер беленер дип курыктыңмы? Кырык эш кырык елдан соң беленер дип уйладыңмы?” – Галина үз-үзен битәрләүдән гаҗәпкә калды:
– Әнисен эзләгәннән берни үзгәрмәячәк. Ул барыбер минем кызым булып кала, – диде ул өлкәнрәк туганнарына җавап кайтарып. – Лена белән безнең арада энә очы кадәр дә ялган юк. Шуңа да дөресен сөйләмичә булдыра алмадым.
– Беркем белми кала иде. Кара хәзер бөтен шәһәр, бөтен двор сөйли башлаячак. “Жди меня”га барсагыз, бөтен дөнья беләчәк, – диде әнисенең апасы Зоя.
– Белсә, белерләр инде, апа. Без капчыкта ятмый. Анда табылган очракта гына чакыралар. Табылмаса – юк. Ленаның үзенең дә эзлисе килә.
...Гадәттә ташлап калдырылган балалар үзләрен бу гаиләнеке түгеллекне сизә, диләр. Лена үзендә бернинди андый хис-кичерешләр тойганын хәтерләми. Шушы хәбәрдән соң, Галина әнисе әйткән бала тудыру йортына барып та кайтты. Эше белән Казанга барырга туры килгән иде. Әнисенә әйтеп тормады инде. 25 ел элек үзен ташлап калдырган, үзенә тормыш бүләк иткән хастаханәдә аның әйткәннәрен ишетергә дә теләмәделәр.
– Бездә бернинди мәгълүмат та юк. Архивтан эзләгез. Бала тудыру йорты монда хәбәр таратып утырмый. Монда яңа балалар туа, – диделәр аңа бик төксе генә итеп. – Архив икенче корпуста урнашкан.
–1982 елда Ибраһимова фамилияле кеше бала тудырганмы? Мин бит кеше өчен түгел, үзем өчен мәгълүмат сорыйм. Мине калдырганнар бит.
– Сине алган турында мәгълүмат бар. Алып үстергән әниең тапкан ана турында информациядән баш тарткан. Башка мәгълүмат юк. Ибраһимованы башка эзләмим. Калганы сер.
Яңа балалар туа, яңа язмышлар языла. Кемдер шушы бинадан үз әнисе белән чыгып китә. Кемдер чит-ят гаиләгә килеп керә. Әллә яңа тормыш балага бәхет кенә алып килер?! Лена роддомга карап, шактый озак басып торды әле.
“Исәнмесез, “Жди меня” тапшыруы. Әни белән бу тапшыруны хәзер үзем дә карый башладым инде. Мин Чаллы шәһәрендә яшим. Мине тәрбиягә алып үстергәннәр. Әти-әни миңа җил-яңгыр тидермичә үстерде. 25 ел узгач, мин үземнең башка әнием бар икәнлеген белдем. Хәзер шул әнине эзлим. Аның исемен дә, торган җирен дә белмим. Моннан 25 ел элек Казанның Зур Кызыл урамындагы роддомда тапкан һәм калдырып чыккан ул мине. Әнием аның фамилиясе Ибраһимова булганын гына ишетеп калган. Бәлки бу хатны әнием дә укыр, исән булса – бер хәбәрен бирер.
Хөрмәтле, “Жди меня” тапшыруы. Әнием сезне елый-елый карый. Бәлки безгә ярдәм итәрсез? Әнине табарга булышыгыз әле. Алдан ук рәхмәт белән, Елена Низамова”, – дип язылган хат газетада басылып чыкты.
...Хатны компьютерда язганнан соң, үксеп-үксеп елап җибәрде. Ул үзен шулкадәр ташлап калдырылган кебек хис итте:
– Ни өчен, ташладың, әни! Нинди гаепләрем бар иде синең алда?!
Ул елны Казанның Зур Кызыл урамындагы бала тудыру йортында дүрт Ибраһимова бала таба. Дүртесе дә дөньяга кыз бала китерә. Илгизәрнең “Жди меня” тапшыруы өчен югалганнарны-табышканнарны беренче генә эзләве түгел. Бу очрак аны барыбер да гаҗәпкә калдырды.
Хатыны Фәридәгә дәшеп:
– Фәридә, карале, шул елларны бер үк фамилияле дүрт хатын бала таба. Шуның икесенең записьләре бер генә кабатлана, икесенеке аңлашылмый. Берсе үз баласын ташлап, кабат кире алганмы?
– Әйдә, аларның һәрберсен табып сөйләшәбез. Кайсысы баласын калдырган икән, бәлки шулай ачыкланыр? Телефон аша гына сөйләшү әллә ничек, аларның реакцияләрен дә күрәсем килә. Ничек инде үз балаңны калдырып була. Мин улымны армиядән кайтканын да көтеп бетерә алмас хәлгә килдем. Бер ел эчендә язган 73 хатын берсен дә ташламыйча җыеп бардым. Баласын ташлап калдырган хатынның җаны булмаган икән.
– Туктале Фәридә, алай гына түгел ул, ни булмас кеше тормышында...
Һәрбер эзләү барышында алар арасында гел шундый бәхәс кубып ала. Әллә кайдагы кешеләр булса да, эзләү барышында туганы кебек якыннарга әйләнәләр. Кайберләрен еллар дәвамында эзләгән вакытлары да күп: бәхәсләшәләр, бер-берсенә булышалар. Кем генә юк бу дөньяда, нинди генә гыйбрәтләр юк, диярсең. Чыннан да, нинди генә язмышлар юк! Ана кызны, ата улны белмәгән заман. Ә Илгизәр өчен эзләү эше яңалык түгел. Кемне ничек табасын, ул яхшы белә. Күпме адрес, күпме телефоннар, интернет пәрәвезеннән аралашу. Кайберләрен уйлап, йоклап та китә алмаган төннәре күп аларның.
Уйларын бүлеп кесә телефоны шалтыраганын да ишетми икән. Төнге уннан соң кем булыр бу? Юньле кеше бу вакытта шалтыратмый.
– Илгизәр абый, исәнмесез?
– Хәерле төннәр!
– Газетадан, эзләү буенча идем, берәр яңалык юкмы соң? Ленаның әнисе табылмадымы?
– Адресларны таптым. Алармы, түгелме? Ачыклыйсы бар.
– Мине дә алып барыгыз әле үзегез белән.
– Соң барырбыз, тик бер шарт бар: әлегә бу хакта язарга ярамый!
Хәзер күп нәрсәне телефоннан, интернет аша да ачыкларга була. Тик югалганнарны эзләгәндә саграк булырга кирәк. Бу хәбәр кемдер өчен бик авыр булырга мөмкин. Кешенең кәефсез чагына туры килүең бар. Бу юлы да аларның эзләү эше озакка сузылды. Ибраһимовалар янына тиз генә чыгып китә алмадылар. Бер Казанда гына өч адрес бар. Өчесе – өч якта. Башта якынрак җиргә барырга булдылар.
– Людмила Петровна, исәнмесез! Кызыгыз өйдә юкмы?
– Юк, ул тренеровкада. Спорт мастерының эше күп.
– Бу сезнең үз кызыгызмы? Сез хәзер дә Ибраһимова фамилиясендәме? Ә кызыгыз фамилиясе ничек?
– Лена – үземнең көтеп алган кызым. Безнең бер улыбыз бар иде. Аралары ун ел. Ул да спортсмен. Кызымны бик яратып үстердем. Сез ул елны кемдер ташлап калдырган дип әйтәсез. Мин хәтта үзем кебек бер фамилияле хатынны хәтерләмим дә. Безнең Лена 1981 елның азагында туды бит. Сезнең 1982 еллар дисез бит.
...Бала тудыру йортының бер бүлмәсендә 8 хатын ятабыз. Кемдер тапкан, кемдер әни булырга җыена гына әле, кемдер инде имезергә кертүләрен көтә. Берничә көн эчендә бүлмәдәш хатыннарының фамилияләрен түгел, ирен дә, гаиләсен дә белеп бетерәсең. Телефоннар алмашасың. Никадәр генә авырлык белән тапсаң да, Казан роддомнарының бер яхшы ягы бар. Баланы хәлең яхшырмыйча кертмиләр. Бала тапканнан соң кәкрәйсәң, бөкерәеп бетсәң дә бер тураясың. Рәткә килгәнче бала карап интекмисең. Имезергә алып керәләр, шуннан сабыйларны җыеп алып чыгып та китәләр. Балаңны күрсәң күреп каласың, күрмәсәң юк.
Беренче баласын районда табырга туры килгән иде Айсылуга. Үзе караватыннан тора алмый, янәшә кечкенә коляскага салып баласын кертеп куйганнар. Ул елый. Шунда ук тизрәк чыгу ягын уйлый башлыйсың. Ичмасам, өйдәгеләр булышыр иде. Өстәвенә бала таптыруга булышучы медсестраларның теләсә ни әйтүләрен дә сөйләсәң, чәчләрең үрә тора. Казан Казан инде, роддомда да тәртип. Дөньяга иң яхшы бала тапкан ана кебек кабул итәләр. Аларны шулай өйрәтәләр микән әллә биредә!
Монда да бер-ике көннән хәле яхшыра төшкәч, шунда ук өйгә кайтасы килә башлады Айсылуның.
– Ибраһимова Айсылу Наил кызы, – дип елмайды карт профессор. – Сез миңа ошамыйсыз әле. Иртәгә иртүк анализлар тапшырыгыз, аннан күз күрер. Әзрәк ял итегез. Ник ашыгасыз? Өйдә кем булыша сезгә?
Анысы да дөрес. Ире эштә, акча эшлим мин диячәк. Ирләрнең булышу уе берәр кайчан булырмы икән? Алай өйдә иркәләп торучылар юк әле. Хатын ашыгып чыгып китмәскә, куып чыгарганчы роддомда калырга булды. Чыгарасы булса, синнән сорап тормаслар-торуын, шунда ук чыгарырлар.
Айсылу бүген дә һәрберсен хәтерли. Онытылмый икән ул! Түрдә яшь студент кыз ята, бүген-иртәгә бәби алып кайтырга тиеш. Бәби алып кайту шатлыгы артык шатландырмый бугай үзен. Уртада 32 яшендә кияүгә чыгып, иренә ир бала бүләк итүче хатын ята. Шатлыгы-бәхете ташып ашкан. Тик авыр табудан йөрерлек кенә хәле юк, операциядән соң бөтенләй тора алмый. Кесеровоның бер яхшы ягы булса, мең начар ягы бар диләр шул. Күрше караватта яткан Людмиланың хәле бөтенләй начар. Башта баласын үзе тапмакчы булган. Бала аягы белән килгән. Аннан кесерово ясаганнар. Ә тәрәзә янында ятучы Резеда үзе бер тарих! 46 яшендә баласын үзе тапты. Табуга 10 минуттан ашханәгә төшеп ашап менде. Айсылу аның көн саен иртән иртүк зарядка ясаганын бер күзе белән генә карап ята иде. Ярдәм иткәндер күрәсең! Без монда корсак сыпырып кына яттык та, хәзер тора да алмыйбыз.
– Резеда, син бөтенләй героиня безнең!
– Нинди герой инде. Соңгы поездга эләгеп калдым. Әни булу поезды китеп бара иде бит.
– Тапкансың бит әле, молодец! Әнә ничек тупырдап торган кызың бар. Әтисеннән дә бәхетле кеше юктыр.
– Әтисе юк.
– Ой, авырткан урыныңа тигән булсам, ачуланма.
– Юк, Айсылу, тимәдең. Йөрәк ярасы ул минем.
– Сөйлисең килсә – сөйлә! Килмәсә – юк. Сөйләсәң – бушанып китәрсең.
– Беләсеңме, бу баланың тууы – үзе могҗиза бит!
– 46 яшьтә бала табу – үзе бер тарих инде, ул җаным. Хатын-кызның сәламәтлеге 32 дә чамалы хәзер.
– Кызыбыз-җимешебез, ул чыннан да безнең мәхәббәт җимеше. 20 еллык мәхәббәт җимеше. Яратып йөргән кешем белән кабат 20 елдан соң очраштык. Кабат очрашуыбызга, табышуыбызга шатланып бетә алмадык. Мин бит бизнесвумен. Эш, бизнес дип гомер үтте. Ришаттан соң бер ир-атны да якын китермәдем. 20 елдан соң очрашырбыз дип кем уйлаган?!
– Кабат очраша башладыгызмы?
– Очраштык, шатландык. Балага узганымны белгәч, шаклар каттым. Сөенечемне әйтергә курыктым әле. Барыбер түзмәдем. Ришатка сөйләп бирдем. Ә ул... – Резеда күз яшьләренә буылды.
– Елама, сөтеңне бетерәсең.
– Ришат бала туасын белгәч, чыгып китте.
– Кит инде, булмас.
– Шулай. Кызымны үзем генә үстерәчәкмен. Ничек кенә үстерәчәкмен әле!
Стена буенда ятучы хатынның исеме Зарина бугай. Дәшми-тынмый гына ятты да платный бүлмәгә үк чыгып китте. Әлегә аның урыны буш. Ә менә барыня-сударыня кебек ятучы тагы бер туташның бер дә йөткерүе ошамый аңа. Туберкулез булмагае... Алай дисәң, мондый общий палатага кем яткырсын инде аны. Кемнеңдер кеме бугай, диләр. Алай дисәң аерым бүлмә бирерләр иде. Зарина чыгып китте бит.
Хатыннарны гына түгел, аларның балаларын көтеп алулары, ашатуларын күзәтү үзе бер кызык икән. Студент кыз башта баласын имезүдән бөтенләй баш тартты. Яшь инде, аңлап бетерми дисең. Әнә анда күрше бүлмәдә бер 40 яшьлек хатын баласын имезүдән баш тарткан, ди. Кырыкта да акыл кермәгәч, ничәдә керә икән ул?! Әллә 40та чыга ук башлый микән?
Каршы караватта яткан Земфираның баласын шулкадәр дәү. Менә Айсылуның кызы кечкенә генә булып туды.
– Иң мөһиме – тусын, кеше итәм мин аны. Менә күрерсең, иң зур кыз булып үсеп җитәчәк минем Алия Ибраһимова, – дип кочаклап алды ул баласын.
...Айсылу апаны алар мәчеттән эзләп таптылар. Дини гыйлемнәр алган, хәзер башкаларны укытып йөри икән.
Роддомдагы хәлләрне бәян иткәч, шаккатуын белдерде.
– Алия – үземнең кызым. Бала бит Аллаһ бүләге. Бала белән сату итмиләр, – диде ул. – Тукта, әле бер хатын Кадышево ягыннан булса кирәк, баласын калдырып чыгарга теләгән иде. Ире юк, студент кыз. Авыр булса, үземә кил дип тә чакырган идем. Башта баласын имезергә дә теләмәгән иде, аннан имезде бугай. Бик ачуланган идем үзен шул чак, барыбер калдырып чыккан микәнни? Аның фамилиясе Ибраһимова иде, әйе... Исемен хәтерләмим инде.
Илгизәрнең кулындагы өченче адрес та Кадышево бистәсен күрсәтә иде. Бәлки Ленаның әнисе шунда яшидер.
– Регина белән сөйләшергә буламы? – дип шакыды ул ишекне ачмагач.
– Мин – Регина
–1982 елда сез кыз бала калдырып чыктыгызмы?
– Әкрен, әйдәгез, монда сөйләшмибез. Иртәгә Мәскәү базары янындагы кафеда очрашабыз.
Ул арада булмады Регинаны дәшеп алдылар
– Хәзер киләм, – дип кычкырды ул. Китегез моннан, гафу итегез.
Икенче көнне билгеләнгән вакытка Регина соңармыйча килде. Кулында ниндидер язулар да бар иде.
– Әйе, мин кызымны калдырып чыктым
– Ник?
– Балага узганымны белсәләр, әниләр өйгә кертми иде. Калдырып чыксам, балага яхшырак булыр дип уйладым.
– Кызыгыз Лена сезне эзли.
– Юк, сез эзләгән кыз минеке түгел. Өч көннән кире барып алдым мин үз кызымны. Беркая да җибәрмәгәннәр иде. Кире бирделәр. Вера Викторовна ышанды миңа. Үзенең дә баласын авыр вакытта тапканын әйтте. Менә карагыз, фотоларны алып килдем. Бу минем кечкенә чагым, монысы кызымныкы. Копия мин бит. Ярый кайтып алганмын. Әниләр булышты, башта әйтмәгән идем. Калдырганнны белгәч, шунда ук кире барып алырга күндерделәр. Бүген әни дә, әти дә юк инде.
– Ә кемнән качтыгыз?
– Бу хәлләрне беркем белми. Белүләрен дә теләмим.
– Ә кичә нишләп сөйләшергә теләмәдегез.
– Минем бит башка балам булмады. Хәзер Венераның балаларын карарга булышам. Кичә алар миндә кунакта иделәр. Венераның бу хакта белүен теләмим. Белсә, кичермәс. Бик ярата ул мине. Нечкә күңелле игелекле бала булып чыкты.
Кичерә алмастай хаталарны ничек эшләмәскә икән?! Бала белән ана арасындагы өзелмәс җепләрне ничек саклап калырга?! Бәгыреңнән өзелеп, кырык кылың тартылып яралган баланы ничек ташлап калдырырга була. 9 ай корсакта күтәргәннән соң, иртә-кич, көне буе аның белән сөйләшеп йөргәннән соң, бу адымга барып буламы? Әллә ул балаларын ташлап калдырырга уйлаган хатыннар бер генә тапкыр булса да дәү корсакларын сыпырып куймый микән! Соңгысына никтер ышанасы килми. Юлда барганда журналист кызның ишеткәннәрдән башы тубал булды.
Уйлары белән күптән түгел барып кайткан балалар йортына кереп чыкты. Ташлап калдырылган балалар күпме! Барып карагыз әле бер! Балалар йортларында күбесе тилмереп әниләренең килүен көтә. Күке әниләр, ятим ташландык балалар – гомер юлында адашканнар, югалтышканнар күпме?! Гомер буе табалмыйча тилмереп, теге дөньяга авыр таш белән китеп баручылар да бар бит.
Дүртенче адрес Казан янындагы бер районнан иде. “Авыл апасы, ничек сак кына сөйләшергә сүзләр табасы”, –дип әйтеп куйды Илгизәр үзе дә сизмәстән. Авылга керүгә үк бер апа очрады.
– Исәнмесез, Фагыйлә апа Ибраһимова бу авылда яшиме? Аның кыз баласы бармы?
– Әнә аргы урамда тора, беренче йорт. Кызы юк аның, ике улы гына бар.
Дәвамы бар...