Сардекбашская сельская библиотека - филиал № 33

Рәсимә Галиева Хикәя "Табылдык кыз" (1)

 

“Кызым, әниеңә сәлам әйт!” – Фагыйләнең теле әйткәнен колагы ишетми иде. Кулындагы телефонын тоткан килеш баскыч төбеннән ишегалдына, аннан урамга чыкты. Каранып-каранып та берни күрмәгәч, кире бәрәңге бакчасына әйләнеп керде.

Шомыртлар да чәчәккә бөреләнгән икән... Башы әйләнеп киткәнен дә, шунда егылганын да сизмәде ул... Күзен ачса, ак палатада ятканын гына хәтерли. 25 ел элек тә шулай түшәмгә карап яткан иде ул.

– Балаңны имезергә алып кердем, кичә дә хәлең булмады? Кәефең ничек? Ашатасыңмы? – дип дәште аңа олырак кына шәфкать туташы.
– Юк, ашатмыйм. Алып чыкмыйм мин аны
– Кит, 40тан узган карт башың белән ни уйладың? Кыз бала бит, аннан да якының булмаячак
– Ирем өйгә кертми, бу аныкы түгел!

– Булмаса, кеше чит кеше баласын да үзенә ала. Кызың юк бит, монысы кыз бала, ул бигрәк тәмле була, – диде шәфкать туташы Фагыйләне йомшартырга теләп әллә никадәр янында басып торды. Хатын селкенмәде дә. Аптыраганнан кире чыгып китәргә мәҗбүр булды. Тамагы ачкан баланың ачыргаланып кычкыруы алар ераклашканчы ишетелеп торды. 

Фагыйлә одеялын колагына каплады. Беркемне ишетәсе дә, күрәсе дә килми иде аның. Ире Илнур Себергә эшкә китте. Баштарак вахта белән йөрергә тиешле ирнең ике елга килешү төзеп китеп баруы мәгълүм булды. Фагыйлә моңа аптырап калса да дәшмәде. Кулында 3 яшьлек Данилы булганда вакытның узганы сизелмәде дә. Илнурның ай саен акчасы килеп торды. Хатын бер өлешен җыеп барды, бер өлешен кассага салды. Бер акчасын улына гына тотты. Әле Илнуры үзе дә запас акча җыйганын язды. Яшь балалы хатынның акчага интекмичә ут уйнатып яшәвенә эшләре пошучылар да күп булды. Дус кызлары булып йөрүчеләр аның янына әллә нинди ирләр алып килә башлады. 

– Ташлады бит инде сине Илнур күптән. Акча җибәрә дисең, нишлисең ул акча белән. Матур киенәсеңме-бизәнәсеңме? Көн саен ирең җибәргән үкчәле түфлиләр белән фермага йөрисеңме? – дип мыскыллауга түзәрлеге калмады аның. Өстәвенә каенанасы җанына тиде. Бер дә юкка улы Данилны рәнҗетте. Эше булганга һәм Илнурдан хатлар килеп торганга гына түзде хатын. 

Көн артыннан көн үтте. Илнур киткәнгә ике ел узып бара иде. Кайтырга исәбе дә юк ирнең. Акча эшләү аны шулкадәр мавыктырган иде. Ул алны да, ялны да онытты. Чит хатыннар кочагын татып карау теләге дә булмады ирнең. Акча җыйды да, акча җыйды. Кассага да җыйды. Хатынына да, әнкәсенә салды. Акча чире сагыну хисләрен дә басты, ахырсы. Киткәненә өченче ел китте. Кайтуны тәмам онытты Илнур. Хатын да, бала да бик еракта калдылар кебек тоела башлады аңа. 
– Элек 25 ел солдат хезмәтендә булганнарның хатыннары: “Үлмәсен дә, кайтмасын да килеп торсын акчасы”, – дип җырлаганнар әле, – дип сүз башлады беркөнне урман ягыннан кайтып килгәндә бер әбекәй. – Кара аны, иреңне югалтасың килмәсә, өеңдә генә утыр.
Шаккатырды әле бу таныш булмаган хатын. Нәрсә әйтергә теләве булды икән?! 

Фагыйләнең ике елдан сабыры сынды. Каен себеркесе җыярга урманга чыгып киткән җирдән берәүне очратты да, дөньясын онытты. Себерке сабы да, себеркеләр дә күп булды ул елны. Эчендәге авыртуга чыдый алмыйча уянгач кына, хәлләрнең нидә икәнен чамалады ул. Башыннан сыпырып яулыгын салып атты. “Узганмын, балага узганмын икән”, – дигән уйлардан кычкырып елап җибәрде. Аның тиктомалга акырып елавыннан түрдән каенанасы белән улы йөгереп чыкты. 

– Басудагы чөгендерләрне эшкәртеп кайт, күрше Сәвияләр кичә үк бетергәннәр. Бакчада бәрәңгене тагы бер кат агуларга кирәк. Себерке җыйгач, җәй бетте дип уйладыңмы әллә? – Һаҗәр каенананың тавышы да, үзе дә зәһәр иде. Фагыйлә яртысын ишетте, яртысын юк. Болдырга чыгып утырды. Янәшәсенә юаш кына Данилы килеп чүмәште. Улының аркасыннан сөеп, алдына алды. Күзләреннән тынсыз гына яшьләр тәгәрәде...
Кич җитүгә шыпырт кына бер кат киемнәрен җыйнады, булган кадәре документларын алды, улының киемнәрен аерым чемоданга тутырды да карават астына яшереп куйды. 

Иртәнге таң нурлары белән хатын юлга чыкты. Исәбе – иске генә булса да әнкәсенең йортына, әнкәсе янына кайту иде. Башка районга кузгалу, юлга чыгуның әче таңнан әллә ни кыенлыгы булмады. Йөк машинасына утыруга ук, җылы кабинада икәүләшеп йокыга талдылар. Хатын шул арада саташып, төшендә әллә ниләр күреп бетерде. Кара болытларны әнисе куып тора, имеш. Шул болытлар арасыннан Фагыйлә килеп чыкты. Әнисе аларның кайтасын да белеп көтеп торган, имеш. 

Әни, нинди вакытта да әни булып кала шул. 40тан узган кызының кире туган йортына бөтенләйгә кайтуын бик сөенеп кабул итте ул. “Ире кайтканчы булса да үзем янында торып торыр”, – дип уйлады шунда ана. Тик кызына гына аны-моны сиздермәде.
– Сагынган идем, үземдә калырсың. Күпме каенанаңа хезмәт итәргә була. Кара ул күзләреңә, кара кыяфәтеңә, 60 яшьлек карчыкларга охшап калгансың!
– И, әни, шундый ардым, шундый сагындым үзеңне, – диде еламсырап Фагыйлә әнисен кочагына кереп эреп бетте. Дөрестән дә Илнурын озатканнан бирле әнисен күргәне дә юк иде шул. Ирдән башка әни йортына кайту да тыелган иде хатынга.

Фагыйләнең ардым диюе булды, әнкәй-карчык чоланда урын җәеп йокларга яткырды үзен. Ә оныгын күрү сөенеченнән әби кеше Данил белән рәхәтләнеп уйнады. Йокларга да үзе белән яткырды. Фагыйлә исә тәүлектән артык уянмыйча йоклады.

Күзләрен ачкач та шактый уйланып ятты әле. Чоландагы тәмле хуш исле үлән бәйләмнәре зиһенен җыярга комачаулады. Изрәп йоклаудан башкайлары бушап калган иде. Шулай да хатын әнисенә дөресен сөйләп бирергә ниятләде. Беркайчан да ялганлап яшәмәде. Әнисе каршында да, каенанасы алдында да моңарчы гаепсез иде. Соңгы айлардагы хәлләр генә туры сукмактан чыгарды үзен. Күрәчәге булгандыр.

– Әнкәй, бер авыр хәбәр белән кайттым мин. Бүлдермичә тыңла. Илнур исән-сау, дип беләм. Акчаны да күп салды ул безгә. Ике ел үтте, кайтмады. Кайтам дип тә әйтми. Мин ялгыштым, минем балам булачак...
– Булсын, үстерербез, кызым. Борчылма. Бу йортта калырсың. Мин дә мәңгелек түгел. Нигезне карарсың...

Фагыйлә әнисенең сүзләреннән уйланып калды. Каршы килер, ачуланыр дип курыккан иде. Әнисе исә берни булмагандай җиңел генә үткәрде дә җибәрде аның яңалыгын. Фагыйлә исә киресенчә борчыла башлады. Бала тапсам, Илнур кайтса – нишләрмен дигән уйлары күңеленә тыңгылык бирмәде. Айлар үтте, көннән-көн җаны талкынды аның. Авылда эшкә керде. Кышкы киемнән артык беленмәде корсагы хатынның. Авылда да бу хәлләрне белүче кеше булмады диярлек.
Бала табарына бер айлап вакыт калгач, Фагыйләгә хат килеп төште. Илнурның язга бөтенләйгә кайту хәбәре килгән иде. Ир аның кире авылына киткәнен белүен дә, кайту белән алырга киләчәген дә хәбәр иткән иде. 

Теге вакытта Һаҗәр каенана килененең бөтенләй үк киткәнен төшкә кадәр әле абайламыйча йөрде. Бакча тирәсендәдер, басу-кырдадыр дип уйлады. Төштән соң күңеленә шик төшеп, никтер бала киемнәрен, комодтагы документларын барларга булды. Кая кагылса да, кулы бушлыкка орынды. Киткәннәр... Данилның яраткан уенчыгы, яхшыракка кия торган киемнәре юклыгын сизү белән лыпылдап урындыкка барып утырды.
– Их, надан карчык. Ташлап качканнар үзеңне! Фагыйлә чыдый алмыйча качкан инде...
Үзенең яшьләрнең теңкәсен корытуын, улын да гел борчып торуын, Фәгыйләнең йөрәгенә җай чыккан саен тоз сибүен теләсә-теләмәсә дә исенә төшерде. Илнур киткәч, тагы да җене кузгалган иде карчыкның. Килен соңрак аның күзенә дә бик күренеп йөрмәскә тырышты инде. Улы Данил булмаса, бөтенләй качып утырыр иде әле. Их, күпкә түзгәнне, азга гына чыдамады килене. Илнур тиздән кайтачак, нәрсә дияр?! Хатыны белән улының юклыгын Һаҗәрдән күрәчәге көн кебек ачык иде.
Карчыкның башлары кайнады. Фәгыйләнең болай тәртәгә тибүен уйлап та карамаган иде. Соңгы вакытта хатынның иләсләнеп йөрүен дә сизми калмады калуын. Гайбәтчеләр дә нәрсәдер сөйләп маташтылар. Һаҗәр берсен дә тыңлап тормады. Аңа улының тормышы кадерле иде. Шуның хакына горур башын түбән ияргә дә әзер иде Һаҗәр карчык. Явыз кабыкка төренгән кыяфәтенең бары тик тышкы бер кабырчык булуын үзеннән башка беркем белми иде шул.
– Иргә әни түгел, хатын кирәк, – дип битәрләде үзен. – Ярар, ял итсен бераз әнкәсендә. Илнур кайтып ук җитмәсә, үзе барып алыр әле.
...Һаҗәр бермәлгә иркен сулап тәрәзәләрен ачып җибәрде. Әйтерсең, шушы килен аның тыннарын буып торган. Улы юкта ничек түзеп яшәгәнен күз алдына китереп, шаккатып куйды. “Нишләп бер тапкыр да кодагыйга кунакка җибәрмәде икән ул аны. Ул да кемнеңдер газиз баласы югыйсә”, – Һаҗәр бер уфтанды, бер гаҗәпләнде үзенә. Тагын да үзен шаккатырып, ыштан балакларын сызганып, зур чиләк белән су алып кереп, идән юа башлады.
Үзе юды, үзе елады Һаҗәр каенана. Кайчаннан шундый начар кешегә әйләнүен, явызлануын, әшәкеләнүен уйлый-уйлый идәнне ышкыды ул. Үзенең күптәннән елап идән юмаганын да искә төшерде. Ә бит шушы идәнне күпме кайнар күз яшьләренә манып юды ул.
Һаҗәрнең килен булып төшкән генә вакыты. Мингали белән никахка кадәр үк күрешеп, сөешеп-яратып килде ул. Ире дә үзе кебек чая иде. Һаҗәр дә ут уйнатып тора. Әле яшерен генә күпме очрашкан булырлар иде икән – кыз үзенең балага узганын сизеп алды. Өйдәгеләре дә аны-моны уйлаганчы, серне Мингалиенә чиште. Тегесенең авыз колакта, колагы еракта дигәндәй – куанычы эченә сыймый. Икенче көнгә үк сорарга килүен әйтеп кайтып китте. Атна үтте, егет күренмәде.
Һаҗәр ни уйларга белмичә чишмә буенда йөргәндә, Мингали атылып килеп җитте.
– Әни әле казлар суймаган, мендәрләр тутырмаган, ди.
– Суймаса-тутырмаса ни була?
– Әни ансыз килен төшермәячәк...
– Китик Мингали шәһәргә, йә Ташкентка апаларга. Мендәр түгел, минем корсак кабарачак монда. Кич кил, ябышып чыгам мин сиңа. Аннан нәрсә булса – шул булыр.
Ул кичне ничек көтеп алуларын Һаҗәр әле дә яхшы хәтерли. Әнисе белән әтисенең йокларга ятканын көтеп-көтеп тә арып беткәч, дус кызы янына барам дип ялганлап бакча артына чыкты. Кечкенә төенчеген көндез үк карлыган төбенә яшереп калдырган иде.
Һаҗәр сандугач сайратып җибәргән тавышка, барылып караса – әстәгафирулла – каршында Мингалие басып тора икән!
– Озак тордың, көтеп торалар...
– Җигүле атың дулый мәллә?
– Һаҗәр бир кулыңны, узыйк бергә бәхет юлын.
– Әниең кертерме соң?
– Кертмәсә – икәү чыгып китәрбез.
Җигүле трантас белән килгән иде Мингали. Мондый атны Һаҗәрнең үз гомерендә беренче күрүе иде. Менеп утыруы булды – очтылар гына.
Очтылар. Әле Һаҗәр авылның иң усал хатыны Васфикамалга килен булып төшәсен белми иде әле. Бәхетсезлек шуннан башланды димме соң? Мингалинең әнисе киленен өйгә кертмәде. Мингали Һаҗәрне үзләреннән бер йорт аша гына торган әтисенең сеңлесенә алып кайтты. Хәмдия апа ачык йөзле, дөньяның алдын да, артын да күргән кеше буларак, яшьләргә аерым бүлмә бирде. Мингали дә, Һаҗәр дә шул йортта торып калды.
Васфикамал ачуыннан ярылырга житешеп, нәрсәләр генә эшләмәде. Корсак күтәреп килгән киленне куып та карады. Мингали әнисен дә бик хөрмәт итә иде. Ул хатынына да, әнисенә дә күтәрелеп бәрелмәде. Икесенә дә яхшы булып калырга тырышты.
– Безнең нәселдә бүселеп килгән кеше юк, төшерт балаңны! Күрше авылда бер карчык бар, шунда барып кайт. Үзеңә дә, балаңа да яшәргә ирек бирмәячәкмен. Мингалиме икән әле атасы? – дип киленне төртеп үк җибәрде.
Болай да кузгалырга куркып торган Һаҗәрнең аягы шуып та китте, очлаеп төшкән таш өстенә барып та капланды.
Хәмдия апа эзләп төшкәндә күпме ятканын ул үзе дә белмәде. Куллары белән күлмәгендәге юешне тоткалап карагач, чырулап кычкырганын сизми дә калды. Кан эчендә ята түгелме?
Мингали өяздән балта эшеннән кайтканчы, Һаҗәрнең әти-әнисе килеп тумаган баланы җирләп тә киттеләр... Бу көннәрнең караңгылыгын Һаҗәр үзе генә белә. Никадәр авыр булса да, әти-әнисенә ияреп кайтып китмәде. Мингалиен көтеп алырга булды. Ире моннан меңәр чакрым ераклыкта, хәбәр алышу өчен бернинди мөмкинлекләр дә юк иде.
– Кызым, кызым, күз нурым, Мингалием кебек шомырт кара чәчем минем! – Һаҗәрнең хәсрәтен Хәмдия апа үзенә алды. Ул еласа елады, ул көлсә көлде. Ике хатын Мингали кайтканчы исәрләнеп бетә язды. Ишектә ирнең басып торуын да алар бик авырлык белән генә кабул иттеләр. Әйтерсең, бөтенләй чит кеше басып тора иде анда.
– Нишләп утырасыз сез, төс-битләрегез качкан! Берәрсе үлмәгәндер бит?
Сөйләгән хәлләрдән Мингалинең мәгърур кыяфәте тәмам кечерәеп калды. Һаҗәрне кочагына алып кычкырып елады ир. Никадәр сакларга тырышып та, хатынын, туасы кызын саклап кала алмаганына йөрәге белән әрнеде. Кинәт Һаҗәрне җилтерәтеп алып, күрше йорт аркылы торган туган йортының ишеген тибеп ачып кереп киткәнен Хәмдия куркып карап калды.
– Без бу йортта яшәячәкбез. Бу минем өем, хатыным да, балам да шушында яшәячәк. Ә син теләсәң – чыгып китә аласың, – диде Мингали үз гомерендә беренче тапкыр анасына җикеренеп. Васфикамал булган хәлләрдән тәмам өне алынган, өтермән юлында йөртерләр дип кара кайгыларга баткан иде. Һаҗәргә дә, Мингалигә дә күтәрелеп карамыйча, бакчага чыкты.
Бер түбә астында ике гаилә яши башлады. Һаҗәр үзе пешергәнне үзе ашады. Васфикамал үзенекен. Мингали икесе пешергәнне дә ашарга җитешә иде. Яшьләр эшкә йөрде. Башка сугышмадылар, талашмадылар. Уртак мал бүлешмәделәр. Уртак сөйләшер сүзләре дә булмады.
Һаҗәр шул хәлләрдән соң ун ел авырга уза алмады. Көттереп кенә улы Илнур туды. Ул туган көнне, нәрсә әйтсәң дә вай диярсең, Васфикамал карчык дөнья куйды.
Бала табып, бераз савыга төшеп, идән юганын әле дә хәтерли ул. Күз яшьләренә чыланып юган идәнен соңгы күз яшьләренә манган иде шул чак. Шулай бәхетле тыныч көннәр улына 9 яшенә җиткәч тукталып калгандай булды бугай. Һаҗәр Мингалиен югалтты. Урманда агач төшеп, ул да китеп барды. Аннан калган тормышны Илнуры белән бергә тартты Һаҗәр. Кыенлыгы да, авырлыгы да булды инде, булды.
Кем әйтмешли, йортка чит-ят кергәнче барган тормышка, тел-теш тидерерлек түгел иде. Үҗәт тә, тырыш та булып үсте улы.
– Әни, минем ике улым булачак! Мин үзем генә үстем, алар ике ир туган булсыннар, сөйләшер туганы булсын, – диде Илнур берсендә әнисен шаккатттырып.
Бик еракта кебек тоелган көннәр, Илнурның өйләнер хәбәрен ишеткәч сагайтты Һаҗәрне. Йортка килен төшә дигән уй хатынны бимазалый башлады.
Үзен ничек каршы алганнарын да уйлады, үзенең андый булмаячагын да күз алдына китерде. Һаҗәр улының Фагыйләсе турында өзелеп сөйләшүенә ачуы да чыккалап алды. Һаҗәр бер генә уйга килә алмады. Газиз улына каршы чыкмаячагын якты көн кебек ачык белә иде. Җиде ят җирләрдә үскән кыз баланың нинди булачагы да уйлап куйды Һаҗәр.
Фагыйләне кабул итте дә, итмәде дә. Улына хуҗа булганына ачуы да кабарды. Алайга китсә, Илнурның сайлаган яры – берни дә эшли алмыйсың. Мингалие төшенә кереп, түгәрәк ипи тоттыргач кына сагаеп калды. Һаҗәрне олылап яшәгән иренең яшьләргә юл бирергә кушуы дип кабул итте ул төшне. Шул көннән үзен тыныч тотарга, яшьләргә кысылмаска, кирәк тапсалар – булышырга тырышып яши бирде. Бик дилбегәне тарта башласа, шундык каенанасы Васфикамал төшенә керә торган булып китте. Һаҗәрнең бер дә аңарга ошыйсы килми иде. Күз яшьләренә буылып уянып киткәндә, яхшы каенана гына булачагын яхшы белә иде ул.
Фагыйлә дә үзенчәлекле килен булды. Каенана дип, артык үлеп тә тормады, читкә дә җибәрмәде. Кызыбыз туа дип көткәндә, ир бала табып куйды. Данил да кызлар кебек юаш булып үсте. Яшерен-батырын түгел, Һаҗәр ир бала тууын яратмады. Менә кыз бала туарга тиеш кебек иде аңа. Кыз бала!
...Фагыйләнең икенчегә корсаклы икәнен бик тә очраклы гына белеп алды ул. Илнур вахтадан кайтканчы дип, Һаҗәр каенана Фагыйләне алырга авылларына килде. Колонкадан су алырга чыккан киленен күреп, койма буендагы агачка посып калды. Тукта, корсаклы түгелме соң бу? Тәмам бүселеп беткән. Хатын урам уртасында корсагын сыпырып та куйгач, Һаҗәр кар өстенә чүмәште. Бала Илнурдан түгел бит! Урам башында көтеп торган машинага ничек килеп, кереп утырганын аңламый калды. Нишләргә?
Күз алдына балага узып тормышка чыккан вакытлары килде. Әле шул баласын да кабул итмәделәр. Никахсыз бала итеп кабул иттеләр. Ә бу, бу бит, бөтенләй чит бала!
Кайнады Һаҗәр карчыкның башы, тәмам кайнады. Аның туачак кызыдыр бу! Туасы җан калгандыр! Һаҗәрнең саташып ятуын белеп, күршесе Хәлимә яныннан китмәде. Бераз терелеп, хәл алгач, Һаҗәр баланы үзе алып кайтырга уйлады. Кыз бала туачак, үземнең кызым булачак! Хәлимәнең улын белешеп, Фагыйлә авылына китеп барды. Өйдә әнисен генә күреп, киленен бер бүлмәдән икенчесенә сугылып эзләп йөрде әле.
– Утыр әле, кодагый. Ялгышкан бит Фагыйлә, ялгышкан. Баланы менә калдырып кайтам, дип китте. Тиле бала, ничек калдырып була ул балаңны?
– Нәрсә? Кайсы бульнискә китте?
Фагыйләнең әнисе бәйнә-бәйнә аңлатканны да көтмичә, Һаҗәр каенана машина белән Казанга чапты. Әле ярый Хәлимәнең улы тыныч, берни сорашмый. Һаҗәрнең дә сер чишәргә теләге юк.
– Ибраһимова бәбәйләдеме? – дип сорады ул ишек төбендәге кечкенә тәрәзәдән.
– Да, У Ибрагимовой дочь, 3500.
– Аллага шөкер!
Коридорда тыз-быз йөрүчеләр болай да җитәрлек. Бер хатынның бала чүпрәкләре тотып килеп утыруын күреп тә гаҗәпләнеп калды. Ире юктыр, дус кызын алырга килгәндер. Ул арада булмады, теге хатынга язу тоттырдылар, кул куйдырттылар, колагында Ибрагимова дигән сүзләр ишетелгән кебек булды. Бар да бик тиз булды. Теге хатынга бала бирделәр. Нурлы түгәрәк кызның йөзенә Һаҗәр дә текәлде.
– Девочка моя, – диде теге хатын. Төргәген күкрәгенә кысып, чыгып та китте. Аның артыннан Һаҗәр каенана атлады. Бераздан Фагыйлә дә чыкты. Аның кулында берни дә юк иде. Миңгерәүләнеп атлаган килене артыннан бармады Һаҗәр каенана. Ә күзләре белән теге нәни кызны утырткан машинаны эзләде. Тик күзенә генә ак-кара күренмәде. Ибраһимованы алып киттеләр. Аның кызын...

Фагыйлә ике йорт арасында йөри торгач арып та китте. Һаҗәр каенана йортына бәрәңге утыртсалар, үзләрендә яшелчә үстерделәр. Авылдагы бакчаның яртысына соңрак печән чәчтеләр. Аны күршеләре Хәмдия апаның уллары малларына чабып ала торган булды. Тормыш әкрен генә үз җаена дәвам итте. Малайлар да әле өйләнергә җыенмады.
– Әни, мин өйләнәм. Авылда яши башлыйм. Бүген күрше кызын сорарга барыйк әле, – дип кайтып әйтмәсә, Фагыйлә улларының башлы-күзле булуларын уйламаган да иде. Шулай да төпчегенең алдан өйләнәчәген тәгаен белде ул. Югыйсә әле солдат хезмәтеннән кайтты. Бабасы Миргали, әбисе Һаҗәр кебек ялт та йолт егет булып үсте шул Замирлары. Аның янында Данил бер мыштым егет кенә булып калды.
– Кодагый, Замир өчен кайгырма. Без бит янәшәдә генә. Үзебез күз-колак булырбыз, – диде берничә йорт аша гына яшәгән булачак кодагые Зәйнәп.
– И, исән-сау гына булсыннар инде, парлы тормышларда имин генә яшәсеннәр, – диде Фагыйлә ягымлы булырга тырышып. Үзең тәрбияләп үстергән баланы чит гаиләгә бирәсе килми икән шул. Фагыйлә әле монда улының башка гаилә белән кушылуын авыр кабул итә. Ә менә кыз баланың чит-ят кешегә килеп яшәве үзе үк бер сынаудыр ул. Кем генә сыналмаган бу тормышта! Сынатмыйча яшәп кара син!
Уйламаганда-көтмәгәндә диярсең, Фагыйләнең кечкенә улы өйләнеп әбисе яшәгән йортка кайтып китте. Киленнең әти-әниләре күршедә генә. Фагыйлә чыннан да аларга яхшылыктан башка берни теләмәде.
– Замир, Ләйсән! Яхшы гына торыгыз, начар хәбәрләрегез ишетелмәсен. Олыларга сүз әйтмәгез. Өйрәтүләр булмый калмас. Әмма минем сезгә начар каенана буласым килми. Кулдан килгән кадәр балаларыгызны карашырмын. Хәер-фатиха сезгә, балалар! Иң мөһиме – өлкәннәр янәшәдә. Иң авыр чакларда булышырлык кешеләре булса, тормыш та җиңеләеп китә. Авырлыкны бергә күтәрерлек иңнәр кирәк, – диде ул теләк теләгәндә.
Фагыйлә кунаклар таралгач, авылдагы йортның бакча уртасына чыгып басты. Уйлары белән шушы йортка килен булып төшүләре, Һаҗәр каенананың сынау арты сынау үткәрүләре күз алларына килеп китте. Баштарак Һаҗәр карчык Фагыйлә алдына әйберләр ташлап калдырды. Янәсе ул таякны алып куямы, атлап чыгып китәме? Ташлаган яулыкны күтәреп, тәртипләп алып куямы? Чишмәдән кайтканны күрсә, сулы чиләгенә пычрак балчык салулары истән чыкмас, мөгаен. Ул чакта суны да бит аргы яктагы чишмәдән алып кайтасы...
– Якындагы чишмәдән алып кайтма, ераккарак барып ал. Анысыннан чәй яхшырак чыга. Монысының суы катырак, хуҗалык кирәк-ярагына гына тотарлык. Керне түбән очтагы чишмәгә барып чайка, анда улагы әйбәт, – дип сөйләнеп озатып кала иде аны Һаҗәр карчык.
Беренче мәлләрдә кайсы чишмәнең нинди эшкә яравын Фагыйлә искә калдыра алмыйча җафаланды. Үзләре авыл башындагы өйләре белән янәшә булган чишмәдән генә кулландылар. Ашка да, чәйгә дә, кер юарга да яраклы иде суы. Мул сулы, тәмгә дә тәмле булды. Бөтен авыл халкы алар янына йөрер иде.
Килен кеше бөтенләй үзе белмәгән, күзе күрмәгән җирләргә килен булып төшә. Тормыш чишмә юлын күрсәтеп кайту гына түгел шул. Һаҗәр каенананың указларын истә калдыру да шактый кыенга туры килә иде Фагыйләгә. Тормыш итә башлагач, барысы да үз җаена кайтты тагы. Фагыйлә үзе дә чамалап алды. Бу Гайни чишмәсенең суы чәйгә тәмле икән, монысы чыннан да катырак дип уйлады ул.
Замирның никахы әнә шулай аны үткәннәргә, яшьлегенә алып кайтты. Бигрәк тә чишмәгә йөрүе үзәгенә үткән, ахырсы. Никтер шунысы беренче искә төште. Һаҗәрнең усаллыкларыннан соң, Фагыйлә үзенә әллә ничә тапкыр сүз биргәне булды: “Ул андый булмаячак. Ул андый каенана булмаячак”. Улын җиде ятлар белән бер дә бүлешәсе килмәсә дә, тормыш нәрсә эшләргә кирәклекне, нәрсә эшләмәскә икәнен үзе өйрәтте бугай.
...Атна-ун көн үтмәде. Данилы да өйләнергә җыенуын хәбәр итте.
– Әни, өйләнәм. Туй үткәреп тормабыз. Шул акчага берәр фатир снимать итәрбез инде. Зәринәнең аерым торасы килә.
– Бер дә сөйләгәнең юк иде. Кем ул, кайдан? Ата-анасы кем? Таныштырырга алып кайтмадың, киленне күргәнем дә юк. Замирның хатыны күз алдында үсте. Кода-кодагыйларны беләбез.
– Әни, ул бу якныкы түгел. Әти-әниләре Казанга күченеп кайткан. Зәринә шәһәр белән янәшәдә булганга безнең районга эшкә кайткан. Табиб ул.
– Улым, ашыкма әле. Никах уздырыйк. Бер җае чыгар. Район үзәгендәге шушы йортны ташлап чыгып китмиләр. Синең өчен төзелгән йорт бит бу. Әтиең дә риза булып ятмас. Ашыкма әле
– Әни, синең йорт бит бу, үзең яшә рәхәтләнеп...
Озак сөйләштеләр ул көнне Данил белән. Бала йөрәгендә гаиләдәге хәлләр, әрләшү-талашулар сеңеп кала икән.
– Әни, синең тыныч күңел белән яшәвеңне телим. Яңа кешегә ияләшү дә, кабул итү дә авыр булырга мөмкин. Без нинди генә карарга килсәк тә, ачуланма, зинһар. Кайгырма, мин һәрвакыт янәшәңдә булырмын...
Кабат никах, туй мәшәкатьләреннән араланабыз дигәндә, Фагыйләнең әнисе чирләп китте.
– Кызым, бөтенләйгә кайт минем янга. Балалар аерым яшәсен. Минем каядыр барып та йөрисем килми. Әҗәлнең кайчан киләсен белеп тә булмый. Чирләгән саен йөгереп тә кайтып җитә алмассың, – диде әнисе кырт кисеп.
Әнисе янына кире кайту карары Фагыйләгә җиңел генә бирелмәде. Шунда яшәп, шушы йортларда гомер иткәч, кире үз авылына кайтасы бик килми иде аның. Данил гаиләсенә иркенлек кирәген дә уйлады.
Каенана белән тору җиңелме? Аерым яшәсәң генә, ерактагы кояш яктырак була торгандыр. Монда көн саен тормыш мәшәкатьләре, гомер буе иңне иңгә куеп яшәү бөтенләй башка шул.
Фагыйлә шул ук көнне юк эшен бар итеп Һаҗәр каенана йортына кайтып китте. Уйларын да тәртипкә китерәсе, ныклы карарга килергә кирәклеген дә уйлады. Гомер буе аралашып яшәгән Хәмдия карчыкның да хәлен белеп чыкты. Хәмдия апа да бик нык олыгаеп киткән. Яше дә бар шул инде.
– И, Фагыйлә, сине генә уйлый идем әле. Замирың өчен рәхмәт. Әбисе урынына күрә. Ярый нигезне ташламадыгыз. Ир бала өчен нигез кирәк. Мин үзем каенана белән 40 ел тордым, хәзер килен минем белән ничә ел яши. Зарлана алмыйм, яхшы яшәдек. Килен белән икебез бер авылдан бит без. Авылның бер башыннан искә төшереп сөйләшә башлыйбыз. Икенче ягына кадәр чыгабыз инде. Төшләребезгә кадәр бер-беребезгә сөйлибез рәхәтләнеп. Ул кешеләрне икебез дә беләбез ич. Хәзер алай тормыйлар. Яшьләр башка хәзер. Бер йортта торган каенаналар белән сөйләшмиләр дә бит!
– И, Хәмдия апа, хәерле гомерләреңне биреп, өй түрләреңдә шулай утырырга язсын үзеңә. Рәхмәт үзеңә дә, игелекләрең күп булды.
– Фагыйлә, насыйп булса, бер сөйләрмен әле. Һаҗәргә дә җиңел булмады каенанасы белән. Син белмәгән хәлләр дә бар. Йә үзем белән алып китәрмен, йә бер сөйләрмен. Бүген сөйли алмыйм әле, хәлем юк. Ул сер дә түгел, әмма мин аны кешегә чәчеп йөрмәдем, – диде ул күрше килене белән саубуллашып.
Фагыйлә килен-каенана хәлләрен уйлап, су буена төште. Чишмәгә барып кайтты. Бөтен җирдә яшьлек эзләрен табарга теләде. Тик узып киткән яшьлек кенә күренмәде. Күлмәгеннән тартканга борылып караса, чордашы Тәслимә басып тора икән.
– Абау, куркыттың бит.
– Дәшәм-дәшәм, ишетмисең бит.
– Ишеттеңме әле, Рузилә килене белән сугышкан, ди.
– Юк, ишетмәдем.
– Яшь килен көне буе телефонда утыра, ди. Рузилә белән шул телефон өчен сугышканнар икән. Киленнең телефонын тартып алып идәнгә бәргән. Телефон барыбер ватылмаган, ди. Чәчләрен йолкыша-йолкыша сугышканнар, ди. Килен ашарга да телефоннан карап кына пешерә икән...
Тәслимәнең сүзләрен тыңлап та бетерә алмыйча саубуллашты Фагыйлә. Сорашып, сүз болгатып, сүздән суган үреп утырмады. Кешенеке түгел, үз язмышы да җитәрлек.
...Район үзәгенә җиткәндә Фагыйлә ныклы карарга килгән иде. Төенчекләрен төйнәп куйды. Юасы керләрен барлады. Урын-җирләрен рәтләде. Кирәкмәс киемнәрен ташлады. Яңа йортка күченгән кеше кебек атна буе җыештырды. Аласы әйберләрен тартмаларга тутырды. Тутырган берсен тимер кроваты астына куя барды. Алдан шик уятып йөрисе килмәде. Фагыйлә чын-чынлап тормыш иткән шушы якларны, ире белән бәхетле яшәгән йортын калдырып, кире туган йортына кайтып китәргә җыена иде.
– Данил улым, Зәринә, сезгә әйтер сүзем бар. Бу йортны без ике улыбызның берсенә булыр дип җиткердек. Бу йортта бик бәхетле яшәдем. Үзем теләгәнчә яшәдем. Мин әниемне карарга аның янына бөтенләйгә кайтып китәм. Сагынсам килерсез. Әбиегезне ялгыз калдырып булмый. Ул монда күченеп килмәячәк, – диде Фагыйлә.
Бу көтелмәгән яңалыктан Данил да, Зәринә дә нишләргә белмәде.
– Юк, юк, зинһар берни әйтмәгез. Мин бу карарга уйлап килде. Мине туктатмагыз. Бу йортта рәхәт яшәгез. Туганың белән араны суытмагыз. Сез ике малай һәрвакыт бер-берегезгә терәк булырга тиеш, – Фагыйлә еламаска тырышып баскыч төбенә чыкты. Илнур белән бергә утырткан чия-алмагачларга күзе төште. Күз яшьләре тәгәрәп-тәгәрәп төштеләр. Фагыйлә аларны берничек тә тыя алмады. Данил әнисенең хәлен яхшы аңлый иде. Зәринәне дә чыгармыйча, тәрәзәдән сабыр гына көтеп торды.
...Фагыйлә әнисенең ишеген ачканда, өйдә беркем дә юклыкны абайлап алды.
– Әни, син өйдәме соң? Әни...
Шунда түрдә идәндә яткан кешене күреп кычкырып җибәрде. Күршеләрне чакырып, әбекәйне хастаханәгә илттеләр. Адәм сөягеннең авырлыгы, Фагыйләнең әнисенен күтәреп чыкканда куллары талды. Карчыкның бот сөяге сынган булып чыкты. Әле бераз соңласалар, нәрсәләр булып беткән булыр иде икән. Хатынның үткәннәрне уйлап еларга да, офтанырга да, сагынырга да вакыты калмады. Яшь баладай әнисен тәрбияли башлады.
– Белеп кайттың инде кызым. Синең кулыңа калдым инде менә. Аягым таеп кына китте бит. Гомер буе йөргән идән тактасы бит инде ул. Күрәчәгең булса.
– Әни, шулай буласы булган инде. Борчылма, мин сине карага кайттым бит.
– Башка чирләрем әз иде бит.
– Алай димә инде, әни. Без күрәсен кеше күрмәс. Яле ятып тор әле, менә шулай җайлап. Хәзер матур яулыкларыңны кидереп куям үзеңә.
Никадәр тырышса да, Фоат апаның бот сөяге ялганмады. Карт кешенеке шулай була, диләр. Фагыйлә бер дә офтанмыйча, зарланмыйча әнисен карады. Әни кеше дә баласын шулай бага микән? Адәм баласы 3 яшькә кадәр әнисенең ярдәменә бик тә мохтаҗ була. Фагыйлә дә әнисенең өч елга якын карады. Сөяк ялганса да, ул барыбер мөстәкыйль йөрерлек хәлгә килмәде. Дөресрәге, Фоат апа элеккеге кебек үк булмады инде. Никадәр өзелеп көтсә дә, Фагыйләсе кайтканны көтеп үк җиткерә алмады – чирләп куйды шул.
Фагыйлә әнисен дә озатты. Бу дөньяларда әнисе каршында бурычы калмаган кебек тоелса да, аны түләп бетерү мөмкин дә түгелдер. Хатын әнисен ялгыз интектермичә, кеше кулларына калып тилмертмичә карап озатуына сөенде.
Ялгыз өйдә берүзе калды Фагыйлә. Әнисе чирләп ятканда берни эшли алмады ул. Ишегалдына чыккач, тәрәзәләрне дә, түбәсен дә яңартырга кирәклеген уйлады. Төзелешкә туплаган бераз маясын санарга өйгә кергән иде. Өй телефоны шалтырый икән.
– Исәнмесез! Сез Фагыйлә апа буласызмы?
– Әйе.
– Фагыйлә апа, сезнең кызыгыз бар идеме?

Дәвамы бар...