Сардекбашская сельская библиотека - филиал № 33

Гөлнур Айзат. Хикәя "Китмә" (1)

 

Башы...

Хәле рәтләнеп, өйгә кайткач, Миләүшә култык таяклары белән өй эчендә йөрергә өйрәнде. Үз аякларына басып, улларын кочагына алып, ирен эштән каршы алу турындагы өметләре киселсә дә, бирешмәде – тормышка теше-тырнагы белән ябышты. Идәндә шуышып йөрсә йөрде – керен дә уды, аш-суын да әзерләргә җайлашты.

Миләүшәнең күзләре бу көннәрдә гел яшьле. Бүген чәршәмбе көн. Җомга көнгә төпчек улы Булатның – никахы билгеләнгән. Ире Чыңгыз инде айдан артык никах, туй эшләре белән мәшгуль. Әле кием-салымын кайгырта, әле никах буласы мәчет, имамнарны белешеп-сөйләшеп йөри. Никахтан соң өйдә кечкенә генә булса да мәҗлес оештырырга кирәк.

Хатынына пешерер өчен кирәк-яракларны әллә кайчан мул итеп кайтарып куйды. Белә Чыңгыз: өйдәге ялгызлыкны Миләүшә камыр ризыклары пешереп, чигү чигеп тутыра. Булат белән Чыңгыз эшкә чыгып китүгә, култык таякларын диванга сөяп куя да, абалана-абалана, бүлмәләрнең идәннәрен юып чыгара. Гөлләренә су бөрки, чәчәк атканнары белән рәхәтләнеп бер сөйләшеп ала. Иренең өчпочмак яратканын белгәнгә, атнасына өч тапкыр камыр куеп, гаиләне тәмле ризыклары белән сыйлый. Җиңел бирелми бер эш тә, әмма күңелен сүрелдерми Миләүшә. Аллаһка шөкер, күзләре күрә, колаклары ишетә, матур итеп сөйләшә. Аяклары гына тыңламый менә... Егерме ике елдан артык шулай. Икенче улын тапканда, «ишиалгия» дигән диагноз куйдылар хатынга. Миләүшә бала тапканда, оча сөяге янындагы нервлары кысылып, ике айдан артык хастаханәдә аунаганнан соң гына, Булатны күкрәгенә алып кыса, сөя алды.

Артта калган гомер юлын хәтереннән инде меңенче кат уздырып, яшьле күзләрен сөртеп алды да, Миләүшә, култык таякларын биленә берничә сөлге белән уратып, ныклап бәйләп куйгач, он иләргә кереште. Никах табынына чәкчәк пешерәсе килә. Әллә нишләп тәне тыңламый. Киченнән иренең өстәл янында әйткән сүзләре бер генә минутка да уеннан чыкмый.

– Миләш, миңа рәнҗерлегең юк. Мин сине гомер буе кулымда күтәреп йөрттем. Инде улларыбыз үсеп җитте. Олысының әнә баласы туарга тора. Кечкенәбез дә менә-менә башлы-күзле булырга җыена. Күптән әйткән сүзем бар: «Төпчек улыбызны аякка бастыргач, өйләндергәч, мин Сабирәгә торырга күчәм», – дигән идем. Аз гына булса да тулы ир бәхете кичереп яшисем килә. Туйны уздырышырмын мин, әмма улыбызның никах киченнән соң, йортны улыбыз белән сиңа калдырып, Сабирә янына китәрмен. Ул да бит мине көтеп гомерен ялгызы уздырды. Хыянәт итмәде, уртак җимешебезне үстерде. Кызыбыз Айсылуга берничә көннән унсигез яшь тула. Аңла син мине, Миләш...

Он иләк тишекләреннән тузан бөртегеннән дә ваграк булып өстәлдәге куна тактасына оча... Тормыш иләге – он иләге генә түгел, әй иләп тә күрсәтте хатынны! Миләүшә онытылып кулындагы иләккә карап торды.

...Менә ак җирлеккә кара төрткеләр төшкән күлмәктән чәчләрен уйнаклаткан җил иркенә куйган шаян кыз чагы. Мәктәптәге чыгарылыш кичәсеннән соң, су буенда учак ягып кич утыру. Чыңгыз белән тәүге тапкыр йолдызлар санап уздырган кич. Ул төнне учаккка иң күп чыбык-чабык ташучы да шул Чыңгыз булгандыр. Сәбәбе дә чыгып тора. Ирен читләренә сөйкемле елмаю кундырган Миләүшәне озатасы килә. Кызның җилдә тузгыган бөдрәләрен акрын гына сыйпыйсы, колагына матур сүзләр әйтәсе килә. Дөрес, егеттән ике сыйныф түбән укыган Сабирә аңа мәхәббәт хатларын яудырып кына тора. Тик менә егетнең күңеле, нишләптер, әнә шул кара төрткеләр сибелгән ак күлмәкле Миләүшәгә тартыла. Миләүшә моны бөтен җаны-тәне белән сизә, аңа бу хис әйтеп бетергесез татлы да, газаплы да...

Татлы: егет әнә үтә чая Сабирәне түгел, сабыр Миләүшәне сайлаган. Газаплы: бу мәхәббәт еллар сынавын узарлыкмы?!

Хуҗабикәнең уйларын телефон чылтыравы бүлде.

– Әнием, я, ташла култык таякларыңны, оныгың туды! Малай, малай!

Олы уллары Динар икән! Миләүшәнең берничә сөлге белән биленә беркетеп бәйләгән таяклары, чыннан да, кузгалып куйды. Мондый олы шатлыктан инде ничә еллар йөрмәгән аяклары кызышып, тәненә ялкын үрләде. Сул кулындагы иләге оны-ние белән бергә куна тактасына төште.

– Улым, җанкисәгем, котлыйм. Вәт зур шатлык, менә бит ә, менә бит ә! – дип әйтәсе сүзләрен дә онытып, елап җибәрде. Телефонда кабат улы тавышы ишетелде:

– Әни, әнием, я инде, син нәрсә, нинди җебеклек бу, синме бу?!

– Шатлык яшьләре бу, улым! Кем уйлаган шушы гомер яшәрмен дә сезне үстереп, оныклар күрермен дип!

Миләүшә олы улына ул-бу сиздермәде. Кичке табындагы сөйләшү бәгырен телсә дә ни актан, ни карадан Динарга бу турыда сүз кузгатмады. Киченнән иренең «китәрмен» дигән сүзен улының баласы туу сөенече күмеп китте. Я раббем, исән генә булсыннар!

– Улым, улым, Фирая ничек соң, киленнең хәле әйбәтме?

– Әйбәт, әнием, әйбәт! Баһадир тапты бит Фирая – малай төгәл биш килограмм!

Хатын кухня шкафы шүрлегендә алтын каймалы тәлинкәгә күз төшерде. Тәлинкә уртасында Динарның ике яшендәге сурәте. Чыңгыз итәгенә утырып төшкән. Ул чакта Миләүшә икенче улына йөкле иде шул. И гаиләнең бәхетле, хәсрәтсез чаклары! Чыңгызның өйдә булсын, эштә булсын, атлап түгел, йөгереп йөргән, йөгереп кенә түгел, очып йөргән чаклары! Булатын бик авыр күтәргән иде шул Миләүшә – биле туктаусыз сызып тора, аяклары тулышып, шешеп чыга, кичләрен инде бөтенләй күтәргесез булалар. Хатынның токсикозы да дүрт айга кадәр барды. Тозлы балык белән тозлы кыярдан гайре ризыкны тамагына ала алмас булды. Шуңадыр инде Булаты тозлы әйбер дигәндә үлеп китә, дөньясын онытып ашый! Кай арада аккан соң бу гомер?!

– Әнием, алло, әнием, югалдың! Мин очтым роддомга!

– Ярар, улым. Фираяга олы рәхмәтемне җиткер яме, оныгыбыз да, әнисе дә исән-сау, шатлык белән чыгарга язсын!

Хатынның тавышы калтырап китте. Булатны тапкач та, бала тудыру йортында икенче көнне генә аңга килүен, аннары айлар буе аякка баса алмыйча, хастаханә койкасында аунап, түшәмгә карап ятуларын исенә төшерде. Урыныннан кузгала алмаган яшь хатынга бүлмәдә бергә ятучылар булышты булышуын: сөте төшеп, күкрәкләре шешеп киткән Миләүшәне чиратлап саудылар, зур һәм кече йомышларын үтәргә судносын куйдылар. Күкрәк сөтен Чыңгыз термоска салып китеп, Булатка имезде. Чарасыз калган чакларында ир өчен өзгәләнеп торган Сабирә булышты. Дөрес, Чыңгызның өенә килмәде ул, ир юасы керләрне Сабирәгә үзе илтеп бирде. Кыз Динарга дигән ризыкларны пешереп, ашъяулыкка төреп җибәрер иде. Чыңгыз, кызга берни вәгъдә итми генә барды, керде, гадәти сүзләр сөйләнелде, Булатның һәр пеленкасын юылган, үтүкләп киптергән килеш алып кайтты. Әле кияүгә чыкмаган кыз шулай ирле дә, ирсез дә, балалы да баласыз да булып яши бирде. Ниндидер өмет аны язмышына карганмыйча гына көтәргә, сабыр итәргә өйрәтте.

Хәле рәтләнеп, өйгә кайткач, Миләүшә култык таяклары белән өй эчендә йөрергә өйрәнде. Үз аякларына басып, улларын кочагына алып, ирен эштән каршы алу турындагы өметләре киселсә дә, бирешмәде – тормышка теше-тырнагы белән ябышты. Идәндә шуышып йөрсә йөрде – керен дә уды, аш-суын да әзерләргә җайлашты. Чыңгыз заводтан китеп, төнге каравылга урнашты. Көндез хатынына улын карарга ярдәм итәр өчен, күбрәк өйдә торып эшли торган шөгыль тапты. Балта-чүкеч эшенә яшьли кулы ята иде – дусты Инсаф белән үз эшләрен ачып җибәрделәр. Инсаф агач, такта юнәтә, Чыңгыз шуларны эшкәртеп, юынып-ышкылап, бизәкләп дигәндәй, беседкалар, дача, бакча утыргычлары, гөл чүлмәкләре шүрлекләре, мунча кирәк-яраклары эшләде. Хатыны моңайган чакларда, кулларына күтәреп алыр иде дә:

– Яле, Миләшем, әйдәле бергә биеп алыйк! – дип, әллә ничә тапкыр әйләндереп, күзләрен тутырып карап торыр иде. Улларын каенсеңлесе Бәриягә калдырып, Миләүшәне Чыңгыз әллә нинди зур табибларга да, төш юраучыларга да, багучыларга да алып йөреп карады, тик файдасы гына булмады. Хатын үз аякларына басып ирне каршылый алмады. Ә уллары әрсез булды – ай үсәсен көн үстеләр, ашауга да талымсак булмадылар, әниләре ни әзерләп бирсә, шуны ялт иттереп куя торган булдылар. Динары аеруча әнисенә ярдәм итәргә ашкынып кына торды: әле таякларын китереп бирер, аш-су әзерли башласа, әнисенә бәрәңгесен-кишерен юар, табак-савытларны җыешыр. Кечкенәдән кул арасына кергән улының һәр ярдәменә хатынның түбәсе күккә тия иде.

Еллар гаиләне, ныклыкта сыный-сыный, уза торды. Бервакыт Булатлары кызамык чыгарып бик каты авырып китте. Сабыйга дүрт яшьләр тирәсе булгандыр – берни ашамый, эчми, температурасы нык күтәрелеп, авыр сулап ята. Ире төнге каравылдан кайтып җитмәгәч, Миләүшә аптырап каенсеңлесе Бәриягә шалтыратты.

– Акыллым, аптекадан дарулар гына ала чык әле, Булат авырып китте бит, кызамык чыгарды. Динарны да мәктәпкә озатасы бар. Абыең нишләптер, эштән кайтып җитә алмый. – диде.

– Кайтып җитмәс шул! Кызы туды бит аның! Вакыты юктыр, шатлыгын юадыр!

Бәрия төзеп киткән сүзләрдән Миләүшә өнсез калды. Ирен хыянәттә гаеплисе килмәүдән гаҗиз булып:

– Нинди кызы? Кайчан? Кемнең?

– Нинди-нинди, белмәгәнгә салышып маташмасана, апа, Сабирә кыз тапты!

– Кайсы Сабирә?

– Син нәрсә, мине тинтәккә саныйсыңмы? Сабирә – абыйның яраткан кызы! Шул менә кичә кыз тапкан! Безнең күрше хатыны роддомда идән юа. Ул әйтте, абый төнлә килеп хәлен дә белгән әле Сабирәнең.

Миләүшәнең өстенә кайнар су койдылармыни – бөтен тәне дөрләп яна башлады, колаклары тонды, теле бәйләнде.

– Ә-ә, – диюдән гайре сүз әйтә алмады. Ишеткән иртәнге хәбәрне колагы белән ишетсә дә, йөрәге белән ышанасы килмәде. Соң бит ире көннәр буе аның янында, бик авыр чакларда кулларына күтәреп тә йөртә, йорт эшләрендә дә булыша, аш-суын да әзерләшә. Сүгенү-фәлән түгел, алты-җиде елдан бирле «Эх!» дип бер авыз сүз дә ычкындырганы юк. Миләүшә үзенең хатын бурычын үти алмаса да, аны битәрләп бер сүз ычкындырмый, булганына килешеп яши иде бит!

Ул да түгел, уф-пуф килеп, Бәрия килеп керде.

– И, теге чакта мин әйткәнне тыңлаган булса, абый ак сакаллы карт булыр иде. Әйттем мин аңа: «Сабирәгә өйлән. Эт әрсезе, тырыш та Сабирә, ут уйната торган, синең Миләүшәң кебек салмак түгел», – дидем. Мине дә, әнине дә тыңламады! Менә хәзер нужа шулпасы чөмерә! Гомер буе хатын-кыз күрми яшәмәс бит!

Миләүшәнең таянган култык таяклары ычкынып, үзе уф килеп яткан Булаты янына ауды.

 (дәвамы бар)