Сардекбашская сельская библиотека - филиал № 33

Гөлнур Айзат. Хикәя "Китмә" (3)

Дәвамы...

Өй һавасы авыр, дисәм, күтәреп бакчага алып чыгар иде. Миләш чәчәге исе иснисем килә дигәч, тәрәзләр каршына пар миләш утыртты. Шулар уртасына тотынгычлы, бизәкле эскәмияләр ясады. Куллары алтын бит әтиегезнең! Күл буена барып утырсаң иде – су тавышын тыңлыйсым килә, – дидем. Әнә, әнә бит, бакчаны казып пар аккошлы күл ясап куйды. «Рәхәтләнеп көн дә утыр аккошларга карап», – ди, үзе көлә-көлә, минем өчен шатланып.

– Әни, әти нишләп нәкъ менә хәзер китәргә булган соң ул гаиләсенә? Син шул сереңне ничек гомер буе бездән яшерә алдың?

– Әтиегезне югалтудан гомер буе куркып яшәдем. Шуңа ялгыш кына да бу турыда уйларга теләмәдем, улым. Күргәли идем мин, сизгәли идем: сагына иде ул кызын. Бервакыт эшкә киткәндә, ашыгып җыенды. Курткасын кия генә башлаган иде, куртка кесәсеннән бер фото минем аяк очына ук очып төште. Фотодагы Сабирәне таныдым мин. Итәгендә зур ак бантлар куеп, ап-ак җирлеккә кара төрткеләр төшкән күлмәктән кечкенә кыз бала утырган. Сабирәдән битәр, кызга игътибар иттем – чат атагыз төсле сабый. Ә күлмәге – минеке төсле. Әтиегез мине тәүге кат озатканда, шундый күлмәктән идем мин. Сабирә юри минеке төсле материядән күлмәк тектергәндер кызына... Чыңгыз ул чакта аптырап калды. «Бу кем?» – дигән соравымны җавапсыз калдырды. «Сабирәме, кызыңмы? Кызың сиңа охшаган, Чыңгыз, матур», – дия алдым, чак телем әйләндереп. Әтиегез фотоны күкрәк кесәсенә тыкты да, берни әйтми чыгып китте ул чакта. Мин гарьләнеп еладым. Дәшмәвенә рәнҗеп еладым. Хәзер генә аңлыйм: ул кызчыкка да сезне сикерткән төсле сикертергә, иңбашларына утыртып ат-ат уйнарга үз әтисе бик кирәккәндер!

Әтиегез бигрәкләр яратты бит сезне – икегезне дә... Урам малайлары сезнең велосипедларга кызыгып карап калыр иде... Ә ял җиттеме, сезне гел үзе белән балыкка, урманга йөртте. Артыгыздан гел сокланып карап кала идем. «И Раббем, бәхетебезне китә күрмә, улларым әтиле булып үссеннәр!» –дип, инәлеп-инәлеп Аллаһыма ялвара идем... Күрәсең, теләкләремне уйламыйчарак теләгәнмен, үссеннәр дип кенә сораганмын, әтиле булып яшәсеннәр дия белмәгәнмен. Үсеп җиттегез... Әтиегез... китте.

Миләүшә итәгенә сабый бала кебек башын куйган улының Чыңгызныкы төсле кара бөдрә чәчләреннән сыйпады. Рәнҗи аламыни ул иренә?! Менә бит нинди баһадир уллар бүләк итте аларның мәхәббәте. Ничә елдан бирле тормышны тартып арыгандыр ире... Сабирәнең дә сабыры текәнгәндер... Гомер буе беркемгә карамыйча көт әле... Ялгыз хатынга тормыш тартулары, ай-һай, авыр ул!

– Әни, ә безнең никах? Әти кайтадыр бит... никахка, дим?

Миләүшә дәшмәде. Билгесезлек җанын телде. Ни дияргә дә белмәде.

Җомга көн килеп җитте. Көннең күлмәге текмәгән, аты җиккән – чаба да чаба... Гомер дә шулай. Миләүшә төнне борчылып уздырды. Ире өйдә юклыгы сиздерә. Берничә көн инде агач эшеннән гөрләп торган гараж ишеге ачылмый, «Миләшем, кара әле, матурмы, кара инде!» – дигән көр тавыш ишетелми. Чәй эчәргә чакырыр кеше юк. Ялгыз тамакка ризык үтми. Хатын никах мәҗлесенә дип әзерләгән күлмәген алам дигәндә, янәшә элгечтәге кара төрткеле ак күлмәккә күзе төште. Яшьлек истәлеге итеп саклаган күлмәктә бәхетле көннәренең төсе, исе саклана шикелле тоелды. Их шул күлмәкне киеп, бер генә минутка булса да узган көннәргә кайтып булса икән?! Тормыш та шул күлмәк төсле: ак хыяллар эчендә борчулы, сагышлы-кайгылы – кара төрткеләр җитәрлек анда! Миләүшә киенеп, шәмәхә бизәкле яулыгын уратып бәйләгән генә иде, ишек ачылды.

– Хәерле иртәләр!

Чыңгыз икән! Өйгә килеп кергән иренең йөзенә карауга, Миләүшә аның чыраенда борчулы төсмерләр күреп, кызганып куйды.

– Хәерле булсын, Чыңгыз! Киләсе иткәнсең – әйбәт булган!

– Ничек килмим? Әйттем бит, никах, туйны уздырышам мин сезгә, дидем. Өйләнәсе көнне дә йоклап ятамы әллә егетебез? Яле уятып чыгыйм, – дип, ире Булат бүлмәсенә таба атлады.

Ишек ачылды. Анда чем-кара костюмнан, ап-ак күлмәгенә кара күбәләк каптырган Булат күренде.

– Исәнме, әти!

– Улым син никахка түгел, сәхнәгә чыгарга җыенган артист кебек, булмый болай. Әйдә әле, минем киемнәр янында өр-яңа зәңгәр галстук бар, башыңа да бәрхет зәңгәр түбәтәй кияргә кирәк.

– Синең киемнәр бездәмени әле, күченеп бетмәгән идеңмени?

Улының тавышына мыскыл төсмер чыгарып әйтелгән сүзләрен ир колак артыннан уздырды. Үзләренең йокы бүлмәсендәге стенкадан матур түбәтәй белән галстук тотып чыкты да:

– Менә болар сиңа бик килешергә тиеш, – дип, улына тоттырды. Ул да түгел, урам якта машина сигналы ишетелде.

– О, безнең тагын бер яшь әти дә килеп җиткән!

Егетләр никах мәҗлесенә дигән күчтәнәчләрне җыештырып машинага чыгардылар. Кыз йортына ике машина белән барырга булдылар. Теле белән әйтмәсә дә, олы уллары әти-әнисенең бүгенге хәленә бик борчыла, икесен дә яратканга күрә, ни берсенә, ни икенчесенә авыр сүз белән кагылырга теләми.

– Әти, без Булат белән бергә утырырбыз, сез әни белән бергә барыгыз инде, бер машинада, – дип кенә сораулы карашларга нокта куйды.

Миләүшә улының теләгенә бар йөрәгеннән сөенде. И акыллы бала булды Динар гомере буе! Чыңгыз, Миләүшәне култыклап, машинага кадәр алып чыкты. Хатынның тәне калтырап куйды. Шушылай култыклашкан килеш барасы да барасы иде... Алдагы көннәрдә дә... Иренең үзе өчен никадәрле газиз, кадерле, якын булуын тагын да аңлап, күзләренә яшь бөртекләре бәреп чыкты. Хатынының бу халәтен ир сизде, үзен гаепле санапмы, әллә башка уйларга чумыпмы, аның йөзенә карамаска тырышты.

– Миләш, сиңа артта җайлырак булыр, – дип машинаның арт ишеген ачкан иде, хатыны:

– Чыңгыз, соңгы тапкыр булса да, синең белән янәшә утырып барыйм, – диде.

Ир тормышның иң авыр елларын бергә күтәргән хатынның теләгенә каршы килмәде.

– Арткы урындыкта сиңа җайлырак булыр, дигән идем, – дип кенә җаваплады.

Ун минутлык юл узган тормышларны барлап чыгар өчен бик кыска шул.

Хатын иренең чәчләренә күз төшерде. Ул үлеп яраткан кара бөдрәләр шул ук, калын кашлары да үзгәрешсез – төсен җуймаган, ә мәхәббәтләре нигә төсен җуйды икән! Кайда ялгыштылар алар? Шул гомер яшәгәч, нишләп юллары аерылды әле? Миләүшәнең эчендә – утлы күмер, дулкынлануы йөзенә чыктымы, ире:

– Миләш, давлениең күтәрелмәгәндер бит, кызарып киттең, – диде.

– Менә уйлап барам, Чыңгыз, без кайда ялгыштык икән, нишләп оныклар сөеп, сөенеп яшәр вакытта гына без Сак белән Сок төсле яшәргә тиеш? Сабирә ничек кабул итте соң үзеңне? Бик бәхетеледер ул хәзер – синдәй ирләрне көндез чыра яндырып эзләсәң дә табып булмас шул!

Ире бераз дәшми барды. Аннары гына Миләүшәнең сул кулыннан алды да:

– Миләш, кичер син мине! Булышырмын мин сиңа да, бик кирәк чакларыңда шалтыратырсың, килермен. Сабирә дә гомере буе көтте бит мине... Аңла син аны да, ул да хатын-кыз бәхетенә лаек, ләбаса! – Чыңгызның тавышы калтыранып китте. – Син култык таякларына калгач та: «Чыңгыз ташла инвалид хатыныңны, күчен миңа, кызыбызны бергә үстерик», – димәде бит. Мин бит бик сирәк бардым аның янына. Хәер, аның янына дию түгел, мин күбрәк кызым янына бардым. Атнага бер күрешсәк тә, кызым бик яратты мине. Сагынып көтеп алыр иде дә, килүгә муеныма сарылыр иде. Битләремне үбә-үбә: «Әтием, мин синең киләсеңне белдем бүген, бакчадагы чыпчыклар әйтте», – дип, көлдереп куяр иде. Аңа алып кергән күчтәнәчләремне күрсәтеп, әнисе каршында әйләнеп: «Менә әтием миңа командировкадан ниләр алып кайткан!» – дип, шатланып туя алмас иде. Икенче сыйныфка кадәр ул мине шулай командировкада дип уйлап, көтеп яшәде. Бер көнне барсам, кызым минем яныма килми – әнисе дөресен әйткән. «Әтиеңнең икенче гаиләсе, уллары бар», – дигән.

Миләүшәнең бу сүзләрдән соң күзләре чыланды.

– Миләшем, син ышанмассың да, әмма ни гомер барып йөрсәм дә, Сабирә белән ир белән хатын кебек очрашмадык без. Элеккеге дуслар кебек сөйләшә, аралаша идек. Әмма беләм бит: күзләреннән күрәм – ярата ул мине... Гомер буе шулай яратып карады аның күзләре. Ә бала ? – диярсең.

Исеңдәме бер елны сине багучыга алып бардым Ул багучы инде саубуллашканда миңа: хатыныңның бер атна гомере калган, беркая алып йөрмә. Өйдә тынычлап үлсен, – дигән иде. Мин аның сүзләрен сиңа әйтергә курыктым. Үземнең уйларымнан курыктым. Сине өйгә кайтарып куйгач, төнге сменага эшкә барганда, Сабирә очрады. Синең хәлләреңне сорашты.

– Чыңгыз, әгәр ул-бу була калса, син миңа ышана аласың, мин кыз килеш тә синең улларыңа әни булырга риза, җаным, – диде. Аның бу сүзләре өзгәләнгән җанымны азрак тынычландырды. Ул тулай торакта яши иде, бүлмәсенә кадәр озатып куйдым, эшкә шалтыратып, мине алыштыруларын үтендем.

Мин Сабирәдә куна калдым. Бердәнбер тапкыр. Ул төне буе минем баш очымда тезләнеп утырды. «Кирәк булса, гомерем буе да көтәрмен, мин бары тик синеке генә, Чыңгызым!» – дип озатты иртән. Аңласаң, аңларга тырыш син мине, Миләшем, мин сиңа шул бер генә тапкыр хыянәт иттем. Улыбызның никахы белән ант итә алам.

Миләүшәнең ирен күкрәгенә кысып юатасы, яратасы килде. Шушы гөнаһлы да, гөнаһсыз да ирен кичерә алуына үзе дә сөенде.

Мәчет каршына килеп туктадылар.

(Дәвамы бар)