Сардекбашская сельская библиотека - филиал № 33

Клуб по интересам "Тәмле тамак"

Сәрдекбаш авыл китапханәсенең, "Тәмле тамак" кызыксындыру клубына йөрүче балалары өчен чираттагы дәрес узды. Балалар белән бәрәңге кәтлите пешерергә өйрәндек. Әлеге ризык бик тиз һәм җайлы әзерләнә. Иң мөһиме ул тәмле. 

Моның өчен кирәкле продуктлар: пешмәгән чи бәрәңгеләр, йомырка,он,тоз,борыч кирәк булачак.Бәрәңгене кыргычтан уабыз да барысын бергә яхшылап болгатабыз.Аннан кызган майлы табада ике ягы да кызарганчы тотабыз.Яраткан соуска манып ашыйбыз. Тәмле килеп чыга! Ясап ашагыз!