Клуб по интересам "Тамле тамак"
"Тәмле тамак" кызыксындыру түгәрәгенең март башында булган дәресе. Темасы кул астында булган продуктлардан салатлар ясарга өйрәнү. Бик тәмле генә итеп ясап,сыйланып алган идек.
1 салат. "Оливье" яки "Зимний салат"ның тиз варианты:
Кирәк була: колбаса,тозлы кыяр,бәрәңге, майонез һәм бетте. Балалар арасында йомырка һәм борчак белән яратмаучылар булганга, безнең түгәрәкләрдә әлеге салат шулай ясала.Ә кишере онытылган🤭 Бик тәмле килеп чыга,шушы булган әйберләреннән дә.
2 салат. "Чипсылы салат":
Кирәк була: колбаса,кыяр,помидор,чипсы,майонез. Монысы инде яшен тизлегендә юкка чыга торган салат.Гадәттә кукуруз белән кореяча кишер салабыз,ә ул алардан башка дә шәп.
3 салат: "Калган әйберләр" яисә " Нәрсә бар" дип атадык:
Бәрәңге белән тозлы кыяр күп булу сәбәпле,аларга чипсы салып майонезладык. Шулай ук туклыклы,көндәлек ясап ашарга тәмле салат килеп чыкты.