Сардекбашская сельская библиотека - филиал № 33

"Хәтер бизәген кемнәр кайтарыр?"

Сәрдекбаш авыл китапханәсендә милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан"Хәтер бизәген кемнәр кайтарыр?!..." дип аталган очрашу булып узды. Очрашуның төп кунагы, милләтебез өчен җан атып гомер кичерүче бөек шәхесебез- Галимуллин Фоат Галимулла улы иде. Әлеге очрашуда милли йолаларыбыз,гореф- гадәтләребез,туган телебез язмышы белән бәйле фикерләр алышынды.  

Фоат абый төпле фикере,эшенә җаваплы карашы,моңлы тавышы, дөрес һәм матур сөйләме белән әсир итте үзенең чыгышында.

Шулай ук очрашуда гомерләрен балалар тәрбияләүгә багышлаган укытучы апаларыбыз да чыгыш ясады. Шамсутдинова Сания Вагыйз кызы, Мифтахова Гөлсөяр  Мансур кызы,Нәбиева Вәрәкыя Фатыйх кызы,Низамова Гөлзидә  Илсур кызы чыгышлары төпле һәм урынлы иде.

 Уразай авылында яшәүче,төбәгебез шагыйрәсе Сәгъдиева Наилә апа, үзенең матур шигырьләре белән уртаклашып, миллилекне тоярга ярдәм итте.

Балалар чыгышыннан башка бер бәйрәм дә матур булмас иде. “Каз өмәсе”күренеше дә,бию-шигырьләр дә очрашуның бизәге булды.

Һәр шәхес туган ягында тиешле хөрмәтне алса,ил алдында  сынатмас дип әйтә киләләр. Фоат абый туган ягы мәхәббәтен яулаган шәхес.Ул үзенең таланты белән бәхетле.Ә безнең буын аны үз күзләребез белән күреп кала алубыз белән бәхетле...

Татарстан дигән ватаным бар,
Газиз төп йортым ул - бердәнбер.
Халкын өзелеп сөйгән кеше генә,
Чын кадерен аның беләдер.