Олуязская сельская библиотека - филиал № 28

«Хәрәкәттә-бәрәкәт!»

 1июнь-балаларны яклау көне уңаеннан Олыяз авылы китапханәсе балалар өчен «Хәрәкәттә-бәрәкәт!» исемле сабантуй бәйрәме оештырды. Бәйрәм кашык белән су ташу, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, таяк тартышу, бүләк кисү, хәрәкәтле  уеннар белән  аралашып барды. Балалар бәйрәмдә рәхәтләнеп уйнадылар, уеннарда бик теләп катнаштылар. Һәр уеннан сон  балаларга бүләкләр бирелде. Балалар канәгать калдылар. Барлыгы 13 укучы катнашты.